Логотип Казан Утлары
Очерк

КӨЗГЕ ЭТЮДЛАР

1. КАЗЛАР гене җыелган басуларда, анда да, монда да, зур-зур салам эскертләре. Бер якта тигез рәт белән чәчелгән һәм инде хәтфәдәй яшәрергә өлгергән көзге уҗымнар җәелеп кала. Тагын беравык баргач, без әле генә туңга сөрелеп, күпереп ятучы басулар буеннан элдертә башлыйбыз. Урыны-урыны белән кирәгеннән артык тырышлык күрсәтеп юлны да ерттыргалап узгалаганнар, колхозның «ГАЗ-69» маркалы һәм Минзәлә районындагы колхозларда иң карт машиналардан берсе исәпләнә торган машинасы сөртенгәләп чаба, ләкин чаба... Тирәбездә барысы да «Корыч» колхозының биләмәләре: иген басулары, болынлыклары, көтүлекләре һәм әрәмәлекләре... Безне каршы ала килгән колхоз председателе Харис иптәш Суфиев, хуҗа кеше буларак, безгә сабыр гына аңлатып бара: дүрт мең гектарга якын чәчү мәйданнары гына. Җиде кырчылык бригадасы. Кайбер басулары авылдан егерме километр ераклыкта. Бар, боларны машинасыз җиңеп кара син... һәм соңга табарак, колхоз белән якыннанрак танышкач, без барысын да үз күзләребез белән күрдек, колхозда күп көч сорый торган эшләрнең күбесен машина башкара. Трактор, комбайн, чәчкеч, культиватор, кукуруз турагыч, ике ташлы тегермән, өрдергеч, йон тетү машинасы, биш йөк машинасы, бер җиңел машина, автомат үлчәү, двигатель, кыскасы, күбесендә машина, һәм бөтенесендә авылның үз кешеләре. Барлык башка бригадалар янына соңгы елда тагын бер яңа бригада — кырык кешедән торган механизаторлар бригадасы өстәлгән. Болар белән без соңыннанрак таныштык, хәзергә без бит әле барабыз гына. Менә безнең аддыбызда Ык суы буена җәелеп утырган зур авыл — Бикбау авылы җәелеп күренде. «Җәелеп» дип без моны сүз җае туры килгәнгә генә әйтәбез. Җәелеп кенә түгел, сузылып та утырган Бикбау авылы. — Авылның озынлыгы өч километрдан артык, — ди Суфиев. Аннары тагын колхозы белән якыннанрак таныштырырга тырышып, безгә әле теге каралтыны, әле бу корылманы күрсәтә башлый. Без ул күрсәткәннәрне, әлбәттә, күрдек... Шуның белән бергә, без ул күрсәтмәгәннәрне дә күрергә тырыштык. Беренче башлап, менә басу капкасы. Кайчандыр бер ачылып, шуннан ябылмыйча калган һәм, әкренләп кыйшая-кыйшая, бөтенләй чалкан әйләнеп төшкән «капка үләксәсе» түгел бу, чын капка. Шыгырдап ачыла, шыгырдап ябыла торган капка. Мондый капкадан инде син сәлам бирмичә генә узып китәрмен димә. Оеп утырып барган җиреңнән селкенеп кузгалырга, төшеп ачарга һәм, машина үткәннән соң, әлбәттә, ябып китәргә кирәк. Барыбыз да берьюлы диярлек селкенә башлаган идек тә, И 54 күрәсең, без кунак кешеләр буларак — теләр-теләмәсрәк селкенгәнбез, безгә кадәр хуҗа үзе төшеп капка ачып өлгерде. Хәер, моңа без әллә ни каршы килеп тормадык тагын, «һай, капкагыз да, капкагыз!» дип, колхоз адресына мактау сүзләре яудырып, тиз генә узып киттек. Дөресен әйткәндә, мактарлык^түгелмени: күпме генә колхозларда басу капкаларын, кыр коймаларын болай яхшы итеп карап торалар әле бездә? Капканың эчке ягына үткәч, байтак кына җир колхозның хуҗалык каралтылары буеннан бара: пекарня, автомат үлчәү, пилорама, складлар, двигатель... һәм шуннан ерак түгел, беренче карашка нәрсә икәнлеген дә әйтеп булмый торган, тагын бер зур гына нәмәстәкәй. Бүрәнәләренә онмы, тузанмы кунып, мүкләрен сырып алган, үзе бөтен саны белән дигәндәй дерелдәп тора. Капкасы шыр ачык, шул ачык капкада каш- керфекләрен ак тузан сырган бер бәндә күренә. Капка алдындагы мәйданчыкта, алгы арбасы төшерелеп, печәнгә кушылган атлар... Җил тегермәне дип әйтер идең, канатлары ник юк? Су тегермәне дисәң, суы кайдан керә? Хәлбуки, колхоз булгач сусыз да, җилсез дә эшли торган тегермәннәр ясап була икән, әй. Бу үзалдына һаман дер селкенеп торган нәмәстәкәй ут тегермәне булып чыкты. Ике ташы да ажгырып эшли. Мөшке- ләргә сала торалар, күз иярмәслек тизлек белән зырылдап әйләнә торган ташлар ашлыкны «чәйни» тора, улактан ларга җылы он ага тора... йөкләр килә арыш белән, йөкләр китә он булып. Менә сезгә колхоз көзенең бер күренеше... Тагын икенчесе безнең баш очыбыздан гына очып китте. Сез тагын әллә нәрсә уйлый күрмәгез, без бу юлы, ниһаять, казлар турында сөй- ләмәкче булабыз. Кем казлары икәнлеген берәү дә әйтә алмады, хәер, өч километрга сузылып, Ык буенда утырган авылда кем казлары булмас. Мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда: симергәннәр, хәерсезләр. Безгә — кала кешеләренә — сәлам дә биреп тормадылар, зур бүксәләрен һавада җиңел генә чайкаштыргалап, каз телендә үзара нидер каңгылдый-каңгылдый, өйләр һәм бакчалар өстеннән каядыр Ыкка таба очтылар да киттеләр. Менә сезгә тагын бер көз галәмәте. Казлар һәм кош-корт темасына күчкәч, тагын бер әкәмәт нәрсә сөйләп ташлыйк әле. Хәер, бусын үзебез күрмәдек, кешедән ишеткәнне сөйлибез. Күпмегә алдым, шул бәясенә сатам, ди халык мондый чакта. Бәлки чындыр, бәлки ялгандыр, без үзебез чын дип ышандык, әмма бүтәннәрне ышанырга һич тә мәҗбүр итмибез. Ничек кенә булмасын, чынга бик охшый, шайтан алгыры! Авылда, әллә кайдагы авылда түгел, шушы Бикбау авылында, өе Ык ярына терәлеп үк салынган бер кешенең хатыны быел җәй, аллага тапшырып дигәндәй, утырган тавык астына өч үрдәк күкәе дә сала. Чыкса — чыгар, чыкмаса — юк, дигәндәй, өч күкәй кайдан килеп кая китмәгән. Әгәр чыга калса, кызыгы ни тора! Игелекле бит ул колхоз җире, барысы да тупырдашып чыга, әй. Чыгалар, әнкәсе — «курт» та «курт>, чебешләрне иң элек җим чүпләргә, аннары түтәл бакчасына керергә, кәбестә-кыяр чукырга өйрәтә. Бу соңгы эшкә хуҗадан бик алай рөхсәт булмагач, үпкәләгәнсыман булып, чебешләрен ияртә дә бәрәңге бакчасына чыга. Ә бәрәңге бакчасы Ык белән рәттән үк. Тавык дигәнең радио тыңлап үскән нәрсәме соң ул, культура җитешми — анысы факт. Бер кызып киткәч болар, оялары белән дигәндәй тибенә-тибенә, Ык ярына ук төшеп китәләр. Төшеп җитүләре була, әлеге теге тавык астында чыккан өч үрдәк бәбкәсенең суга йөзеп кереп китүе була. Тавык мескен яр буенда тәмам шашып кала. Суга керер иде, аның һөнәре түгел. Кермичә, ташлап китсә, бәбкәләре кызганыч. Бу аптыраган тавык янына бераздан хуҗа хатын үзе дә килеп, ул да аптырап калган, имеш. Шулай да яр буенда аптырап калган бу бер тавык белән бер хатын кыйссасының нәрсә белән беткәнлеген без белә алмадык. Әмма бер нәрсә 55 мәгълүм: «Корыч» колхозы, дәүләт алдындагы башка йөкләмәләрен үз вакытында һәм арттырып үтәгәне кебек, йомырка тапшыру заданиесен дә, районда беренчеләрнең берсе булып, 105 процентка үтәп чыккан. Тагын шул чаклысы да бар: болай шаяртып, уен-көлке кыстырып сөйләүләрне, әгәр телисез икән, шул ук мул көз галәмәтләренең берсе дип аңларга мөмкин түгелмени! 28 сентябрь. 2. КУКУРУЗ Аннары без, колхозның әлеге шул күпне .күргән карт «ГАЗ»ына утырып, кукуруз басуына киттек. Кырач болын белән иген басуын аерып торган тигез, озын юл. Резина җәеп куйган кебек йомшак, машина тәгәрмәченнән сырланып эз кала, шуларның бөтенесе өстенә болыт арасыннан кояш чыгып, юлны ялтыратып җибәрде, энә төшсә энә күренерлек. Колхозның ике йөк машинасы шуннан, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, кукуруз комбайныннан силос траншеяларына туралган кукуруз массасы ташыйлар. Бер алып кайталар, ике алып кайталар, ун алып кайталар, иртәдән кичкә кадәр алып кайталар. Комбайн кукурузны чәйнәп, әллә ниткән эләктергеч-тарткычлары аркылы үткәреп тора. Машина кузовына тутыра тора, тулганын икенчесе, бушатып килгәне, алыштыра тора. Хәер, егетләре дә сер сыната торган түгелләр. Комбайнда — узган ел гына шахтадан кайтып, җиң сызганып колхоз эшенә керешкән Муллагалим Вәлиев. Силос ташучы машиналарның берсендә — инде унике елдан бирле шофер булып эшләүче Хәсәнша Гаделшии, икенчесендә— стажы белән дә, каты куллы булуы ягыннан да беренчесеннән күп калышмый торган Зәкәрия Ибраһимов... Күп сөйләшергә яратмыйлар, хәер, сөйләшеп торырга аларга вакыт та тими. Көнлек заданиене йөз кырыгышар, йөз иллешәр процентка үтәсәләр дә, әле урылып бетмәгән кукуруз кыры ничектер җилкәдә басып ята кебек. Радио якын көннәрдә кыраулар булачагын әйтә, шаулап утырган кукурузны кырауга бирмәс өчен ничек тә ашыгырга, тизрәк йөрергә, йөрергә генә түгел, чабарга кирәк. Һәм машиналар чабалар, чабалар... юл тигез, иркен, як-якта баганалар, чәчелгән көзлекләр, сыер көтүләре кала... Сыер дигәнең ничә әйтсәң дә сыер инде ул, кешеләрнең алар өчен чабуын белми, көтүгә буй бирмәс кайбер юньсезләре, нәкъ менә юл уртасына чыгып, мөгерәп торалар. Мондый чакта сыер белән шофер арасында кыска гына конфликт туып ала, шофер ачуланып кычкырта, машина гудогы коры салкында әллә кайларга кадәр яңгырап китә. Хәер, сыер да шоферның уйнап кычкыртмаганлыгын, ниһаять, аңлый булса кирәк, койрыгын чәнчеп юлдан читкәрәк тайпыла... Ә «Корыч» колхозының кукурузы чынлап та уңган икән быел. Инде менә ун көн буена җыялар, силослыйлар, ә шаулап утырганы һаман да бар әле. Без аның янына ук барып бастык, без аның шаулавына колак салдык: «Өлгердек, өлгердек... җыегыз, ашыгыгыз!» дигән кебек кыштырдый. Минем иптәшем, әллә шаяртып, әллә хуҗаларның күңелен күрергә теләп инде, урылмаган кукуруз арасына ук кереп китте, аны үз буена куеп үлчәп карады, аннары уйный-көлә әйткән булып әйтте: — Кукуруз дигәннәрен болай якыннан ук күргәнем юк иде, булса да була икән, малай. Үлчәп каравы берни дә түгел, әйдә, өйрәнәм ди икән тормышны, өйрәнә бирсен. Әмма бер кызып киткәч, моның белән генә дә калмады бу, өлгергәнрәк бер чәкәнне сайлап алып, ашый ук башлады. Колхоз кешеләре күрмәгәндә генә мин моңа ишарәлим: янәсе, бик комагайланып тотындың әле син, дус кеше, бу бичаралар шәһәрдән бөтенләй ачыгып килгәннәр икән, димәсеннәр. 56 Шулай димәкче булам, иптәшем мыек астыннан көлемсери генә, һәм кулын җәеп, урылмаган кукуруз кырына күрсәтә: ничего, монда җитәрлек әле, янәсе. Җитмәсә тагын, кич белән кайткач, табынга — ашарга килмичә йөдәтте. — Кукуруз ашап үтләнелгән... бер дә ашыйсым килми, малай,— дигән була. Кыскасы, колхозның кукурузын күреп кайтудан без барыбыз да бик канәгать идек. Шулай булмасак, чынлап башлаган сүзне болай шаяртып бетереп булыр идемени соң! 30 сентябрь. 3. ИРЕ КАЙТКАЧ Ашлыклары да күп, хезмәт көннәренә дә ярыйсы гына биргәннәр, дәүләт алдындагы йөкләмәләрен дә тутырып һәм арттырып үтәгәннәр, тегермәннәре дә шәп эшли, яңа өйләр салып керүчеләр дә байтак, Октябрь бәйрәменә туры китереп туйлар да булырга тора, бу «Корыч» колхозының бер дә түгәрәкләнмәгән җире юктыр дип уйлаган идем мин. Әмма өстәнрәк уйлаган икәнмен. Дөнья булгач, төрле хәлләр, төрле кешеләр булалар икән, әй... Без, әлеге дә баягы ару-талуны белмәс «ГАЗ» машинасына утырып, кичкырынлатып балыкчылар бригадасына — Ык буена дип чыгып бара идек, авыл башына җитәрәк, бер хатын урам уртасына чыгып һәм кулын күтәреп безнең машинабызны туктатты. Өй арасында эшләп йөргән җиреннән иде бугай, бер дә ясалмалык юк, хәтта кершән урынына битенә җиңелчә генә корым да тигән иде. Анысы инде учак тирәсендә йөргәндә тиеп калгандыр, гел генә көзгегә карап торасыңмыни! Аннары тагын бу хатынның эше көзгегә барып терәлмәгән дә иде бугай, ул хәтәр бер ыргылу белән машинаның алгы кабинасына — колхоз председателе Суфиев утырган якка сугылды. Машинада ят кешеләр булганны күреп, кинәт басылды, хәтта җиңелчә генә кызып та куйды. — Синдә иде, Харис, йомышым. Чак кына чыгып керсәңче... Алар машинадан читкәрәк тайпылып сөйләшеп торган арада мин ул хатын чабып чыккан өйне, аларның каралты-кураларын күздән үткәрдем. Бөтен нәрсәдән нык кул исе аңкып тора. Әле күптән түгел генә салынган такта түбәле яңа өй, тәрәзәдә гөлләр, челтәрле пәрдәләр... Каралты-кура керәшә оясыдай, ишек алды себерелгән, хәтта шунда, себерелгән ишек алды уртасында, бер ягы яньчелә башлаган җиз комганына чаклы муенын кәкрәйтеп утыра. Мин әлеге хатынның гаҗизләнгән чыраен,-яхшы ук теткәләнгән өс-башын йорт һәм каралты-кура тирәсендәге пөхтәлек белән бергә куша алмыйча аптырабрак торганда, Суфиев тиз генә машинага кереп утырды да, кискен бер кул хәрәкәте ясап, шоферга кузгалырга кушты. Хатын белән сөйләшеп алудан аның кәефе кырылганлыгы әллә кайдан сизелеп тора иде. Бераз җир сүзсез барганнан соң, шулай да сорамыйча булдыра алмадым: — Нинди хатын булды ул? Әллә берәр ашыгыч эш төшкәнме башына? — һәй, сөйли шунда юкны,—дип өзеп куйды председатель. Артык сорашып торырга урын калмаганлыгы күренеп тора иде. Хәер, бераз җир киткәч, ахрысы хуҗаның ачуы басыла төште булса кирәк, үзе үк сөйләп китте: _ Ире колхоз эшеннән качып, күрше-тирә авылларда балта остасы булып йөри. Акча эшли, икенче төрле әйткәндә. Ә бусы минем алда артистланып маташа: янәсе, ялгыз башы өч бала белән... Иртәгә колхоз, бәрәңгесен алырга әйткәннәр дә, йортымны, балаларымны ташлап бара алмыйм, ди. Сүзен дә тапкан: яки иремне табып кайтарыгыз, яки кая булса да якындарак берәр эшкә куегыз, дип чапалана. — Нәрсә әйттегез соң? — Нәрсә әйтим: «Ярар, иртәгә чаклы колхозның бәрәңге кырын сезнең абзар артыгызга күчереп куярмын», — дидем. Председатель Суфиев, иронияле рәвештә көлемсерәп, тынып калды. Аның әлеге хатынга нәрсә дип әйткәнлеген шушы көлемсерәүдән чама белән белеп була иде инде. Кунак булсаң, тыйнак бул, дигән халык мәкален искә төшереп, без бу турыда артык сүз кузгатмадык. Кичке аштан соң яңадан колхоз идарәсенә җыелып, аны-моны сораш- калап, сөйләшеп утырдык. Суфиевның көндезге кырыслыгы югалган, ул бер дә иренмичә безне колхозның эшләре һәм кешеләре белән таныштырып утырды. Иртәгә дигән нарядлар инде бирелеп беткән, сорашасы сорашылган, сәгать унберенче китеп бара, колхозчы апаның җылы өендә рәхәтләнеп соңгы хәбәрләр тыңлыйсы килә, хуҗалар үзләре «Кайтыйк!» дип әйтмәгәч яхшы түгел түгелен дә, шулай да, шаяртып әйткән булып, кайту турында сүз ачтык. Җае бик яхшы туры килде, шунда беррәттән, әлеге теге ирен югалткан хатынны да искә төшердек: — Кара әле, кем, Харис туган, бик озак утырып калмадыкмы без? Әле бит сез иртәгә чаклы колхозның бәрәңге бакчасын ... теге хатынның өе тирәсенә күчереп куярга тиешсез. Суфиев, бөтен бите белән дип әйтерлек җәелеп, рәхәтләнеп бер көлеп куйды. — Ә сез әле аны онытмаган икәнсез. Гыйльминур турында әйтә,— дип ул сүзнең ни турында барганлыгын шундагы кешеләргә белдереп куйды. — Иремне кайтара алмыйсыз, өемне, өч баламны калдырып бәрәңге алырга бара алмыйм, ди. Ультиматум куя... Хәер, безнең бу әңгәмә озак сузылмады, шундагы берәү, бездән соң булган яңалыкны хәбәр итеп, бөтен мәсьәләгә ачыклык кертте. Кыскасы, колхоз бәрәңгесен Гыйльминурларның абзар артына күчереп мәшәкатьләнергә туры килмәде, шул кичне аның буйдаклыкта йөргән ире кайткан булып чыкты. Күз алдыгызга китерегез икенче көнге Гыйльминурны! Өстенә җыйнак кына киенеп алган, яңагында корым табы да юк, авыз колакка җиткән, колхозның ерак басудагы бәрәңге җиренә иң элек килеп басучы кем булды дисәгез, Гильминур булды. Башын күтәрмичә эшли, җитмәсә тагын тора торгач өенең җылылыгы, иренең шуклыгы, бала-чагаларының җитезлеге турында сөйләп җибәрә. Менә бит нинди кызык ул дөнья дигәнең. Ире кайтып бер кич куну белән Гыйльминурыбыз бөтенләй икенче кеше. Ә ире, юләр саткан нәрсә, колхозын һәм Гыйльминурын ташлап, әллә кайларда буталып йөргән була. Дөресен генә әйткәндә, иртәгесен без алар авылында озак юанмадык. Ире кайткач, Гыйльминурның ни төсле булганлыгын без үзебез дә күрмәдек. Без моны үз башыбыздан чыгарып, шулай булгандыр, шулай булуы да бик мөмкин ич, дип әйтәбез. Чөнки безнең аларны нәкъ шулай итеп күрәсебез килә. Шулай булганда, аларның үзләренә дә, безгә дә күңеллерәк булыр иде кебек. 2 октябрь, 1958 ел.