Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

АЗИЯ ЬЭМ АФРИКА ИЛЛӘРЕ ЯЗУЧЫЛАРЫ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 7—13 октябрьләрдә Үзбәкстан ССРныц башкаласы Ташкентта Азия һәм Африка илләре язучыларының конференциясе булып үтте. Япония, Корея һәм Кытайдан алып Мисыр, Гана һәм Алжирга кадәр, Урта Азиядән Индонезиягә, Тын океаннан Атлантика океанына чаклы җәелгән бу зур ике континентның әдәбиятчылары ассамблеясенә илледән артык илдән: Кытайдан, һиндстан- нан, Индонезиядән, Кореядан, Бирмадан, Вьетнамнан, Берләшкән Гарәп Республикасыннан, Цейлоннан, Япониядән, Кипрдан, Таиландтан, Гыйрактан, Камеруннан, Ганадан, Алжирдан, Сенегалдан, Мадагаскардан, Суданнан, тугандаш Совет республикаларыннан һ. б. җирләрдән вәкилләр, АКШтан, Чилидән, Чехословакнядән, Италиядән, Польшадан, Германия Демократик Республикасыннан һ. б. илләрдән кунаклар килгән иде. Конференциянең максаты Азия һәм Африка илләре язучылары каршында торган һәм гомумән бөтен дөнья әдәбияты алдындагы мөһим бурычларны тикшерү, үзара дуслык һәм бердәмлек элемтәләрен ныгыту иде. Конференция трибунасыннан үзләрен гади кешеләрнең бәхете һәм гуманизм өчен көрәшкә багышлаган Азия һәм Африка илләре әдипләренең көчле тавышы яңгырады. Алар колониализмга һәм расачылыкка каршы, азатлык һәм тынычлык өчен, хезмәт ияләренең бәхете өчен көрәштә әдәбиятның бөек максаты турында сөйләделәр, бөтен дөнья прогрессив язучыларын бердәмлеккә, халык тормышы белән тыгыз бәйләнгән сәнгать әсәрләре иҗат итәргә өндәделәр. Шушы изге бурыч өчен көрәшкә өндәп, конференция бөтен дөнья язучыларына мөрәҗәгать кабул итте. Бик күп делегатларның теләкләре нигезендә Азия һәм Африка илләре язучыларының даими бюросын төзү турында карар кабул ителде. Татарстаннан конференциядә Афзал Шамов һәм Мөхәммәт Гайнуллин катнаштылар. МУСА ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ ЧЕХ ТЕЛЕНДӘ Чехословакия язучылары союзы органы «Литерарни новины» журналы хәбәренә караганда, Чехословакия—Совет дуслыгы җәмгыяте нәшрияты Прагада герой шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре> исемле шигырьләр җыентыгын чех телендә басып чыгарган. Чехословакия хезмәт ияләре татар шагыйре Муса Җәлил әсәрләрен яратып укыйлар. Аның шигырьләре газета һәм журнал битләрендә әледән-әле басылып тора. «Прага—Мәскәү» журналында Ярослав Кабнчекның Муса Җәлил иҗатына багышланган зур гына мәкаләсе урнашты- Р ылг.». ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА Татарстан язучылары союзы идарәсенең чираттагы утырышында драматург,, шагыйрь һәм прозаик Әхмәт Фәйзинең юкаг мирасын җыю һәм өйрәнү буенча комиссия төзелде. Комиссиягә Н. Исәнбәт, Ә. Еники, А. Гумеров (председатель), Р. Нәфынков- һәм язучының сеңелесе Зәйнәп Фәйзи кертелде. ПОЭЗИЯ КИЧӘСЕ 9 октябрьдә Татарстан шагыйрьләре өл- кәара партия мәктәбе укучылары белән очраштылар. Язучылар союзы идарәсе секретаре 3. Нури РСФСР язучыларының Беренче учредительный съездына Татарстан язучыларының хәзерлеге турында сөйләде. Ахырдан шагыйрьләр С. Баттал, Г. Хуҗи, М. Садри, Г. Латыйп, Г. Паушкнн, Б. Железнов, Н. Дәүли үзләренең шигырьләрен укыдылар. Яшь шагыйрь В. Ганиев Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган берничә шигырен үз тәрҗемәсендә рус телендә укыды. Композитор А. Ключарев шагыйрьләр белән берлектә ничек яңа җырлар язуы турында сөйләде һәм пианинода үзенең яңа көйләрен башкарды. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Драматурглар секциясенең 30 сентябрьдә үткәрелгән утырышында драматург Ш. Зәйнинең «Хәят» исемле драмасын тикшерү һәм аның иҗаты турында фикер алышу булды. Утырышка А. Әхмәт, Р. Ишморат, Б. Гыйззәт, 10. Әминев, К. Тумашева һ. б. катнаштылар. Чыгып сөйләүче иптәшләр, Ш. Зәйнинең яңа драмасын һәм башка әсәрләрен конкрет тикшергәннән сон, аның иҗатына уңай бәя бирделәр. А. А. МЕЛУЗНИКОВ Озакка сузылган каты авырудан соң, 5 ноябрьдә СССР язучылары члены, шагыйрь Анатолий Александрович Мелузни- ков үлде. А. А. Мелузников 1909 елда Иваново өлкәсенең Кинешма шәһәрендә туган. Яшьлек елларында ул Төньяк Кавказ краеның Нефтегорск шәһәрендә шофер булып эшли. 1932 елда Казанга килеп, шәһәрдәге яңа төзелешләргә эшкә урнаша. Биредә эшләгән вакытында ул газеталарга шигырьләр һәм хәбәрләр яза башлый. 1933 елда аны, актив хәбәрче буларак, «Красная Татария» газетасы редакциясенә эшкә алалар, Бөек Ватан сугышы елларында Анатолий Александрович Мелузников Совет Армиясендә хезмәт итә, шунда Советлар Союзы Коммунистлар партиясе сафына керә. Сугыштан соң ул, Казанга кайтып, «Советская Татария» һәм «Комсомолец Татарии» газеталары редакцияләрендә эшли. Соңгы елларда А. А. Мелузников «Чаян» журналы редколлегиясенең члены иде. Ул тормыштагы яраксыз күренешләрне камчылый торган, үткен тел белән язылган байтак кына сатирик әсәрләр иҗат итте. 1955 елда аның «Таныштырырга рөхсәт итегез» исемле мәсәлләр һәм фельетоннар җыентыгы басылып чыкты. Күптән түгел «Мәсәлләр һәм фельетоннар» дигән исемдә яңа сатирик әсәрләре басылды. А. А. Мелузнпков балалар өчен дә ма- турматур шигырьләр һәм әкиятләр язды. Аның нәни укучыларны табигать дөньясы белән таныштыра торган «Кошлар, хайваннар һәм җәнлекләр» исемле яңа китабы басылып чыгарга әзерләнә. А. А. Мелузников каләмдәш татар язучылары белән иҗади бәйләнештә яшәде, аларның күп кенә әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итте.