КАЗАКЪ ШИГЫРЕНЕҢ РИТМИКАСЫ
Ритмик төзелеш — телнең аерылгысыз табигый үзлекләреннән берсе, үлчәүле шигъри сөйләмдә ул аеруча әһәмияткә ия булып тора. Прозаик сөйләм белән чагыштырганда, поэтик сөйләм үзенең эчтәлеге белән шактый аерыла, шуңа бәйләнешле рәвештә, шигырь үзенә хас ритмик төзелеш ала. Шигырьнең ритмик төзелеше чиксез күп төрле бай интонацион яңгыраш мөмкинлекләре тудыра. Шигырь, сөйләмнең үзенә махсус формасы буларак, гомуми тел чаралары нигезендә төзелә. Шигырь формалары, телнең гомум кабул ителгән законнарына һәм нормаларына тулысынча яраклаштырып, матур әдәбият практикасында барлыкка китерелә һәм камилләштерелә. Аларның ирекле сөйләм таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләнгәннәре генә халык тарафыннан кабул ителә һәм тиешле бәяне ала. Шигырь үлчәве сөйләмнең ритмын бозмый, бәлки аны оештыра, тәртипкә сала, характеры ягыннан бик күп төрле булган интонацияләрне чагылдыруга мөмкинлек ача. Шигырьнең ритмик яктан төзелү принциплары телнең гомуми законнарына, аның фонетик структурасына буйсына. Телнең фонетик система сьГ белән тыгыз бәйләнештә торган шигырь төзелеше үзенең ныклыгы һәм бик озак вакытлар буена саклану сәләтенә ия булуы ягыннан аерылып тора. Барлык шигырь системаларында да ритмны билгеләүче беренче күрсәткеч булып сулыш алу процессларының ритмы белән шартланган иҗекләр тора. Ләкин төрле системага кергән телләрдә иҗекләрнең үзенчәлекләре бердәй түгел, шунлыктан шигырьне ритмик яктан оештыручы материал сыйфатында алардан файдалану да төрлечә була. Билгеле булганча, сузык авазлар озын һәм кыска әйтелә торган телләрдә шигъри ритм озын һәм кыска әйтелешле иҗекләрнең төрлечә урнашулары, аралашып килүләре нигезендә барлыкка килә. Ә басымлы иҗекләр басымсыз иҗекләрдән үзләренең көче һәм киеренкелеге белән аерылып торган телләрдәге силлаботоник һәм тоник шигырьләрдә ритм басымлы һәм басымсыз иҗекләрнең билгеле тәртиптә килүләре (силлаботоник) яки шигырь юлларында басымлы иҗек саннарының бертигез булу принцибыннан чыгып ясала (тоник шигырь), һәм, ниһаять, шигырьнең ритмик төзелешендә сузыкларның озынлыгы яисә кыскалыгы артык мөһим булмаган, ә басым һәрвакыт диярлек билгеле урынга төшә торган телләргә силлабик, ягъни иҗек санына нигезләнгән шигырь төзелеше хас. Соңгысында иҗекләрнең басымлы яки басымсыз, озын яки кыска булуы түгел, бәлки аларның саны бертигез булу принцибы төп рольне үти. Казакъ шигыренә силлабик төзелеш хас. Гомумән силлабик системага корылган шигырьләр өчен характерлы булган иҗек саннарының тигезлеге казакъ шигырьләренең дә төп үзенчәлеге булып тора. Ләкин шуны искәртергә кирәк, иҗек саннарының тигез булу принцибы силлабик системадагы шигырь Р 101 ләр белән генә чикләнми. Мәсәлән, ул силлабо-тоник системага керә торган рус шигырьләрендә дә булырга мөмкин. Аида ул басымлы һәм басымсыз иҗекләрнең тәртипле аралашуы кебек ритм ясаучы фактор белән бергә килә. Моннан чыгып, казакъ шигыренең юлларындагы ритмик төзелеш билгеле бер закончалыклар йогынтысы белән бәйләнми һәм, шигырь юлларындагы иҗек саннарының тигез булуыннан тыш, ритмны барлыкка китерүдә башка принциплар катнашмый икән дип раслау дөрес булмас иде. Әгәр дә без мондый карашта торсак, казакъ шигыре прозаик сөйләмнән тик юлларга бүленүе, шигъри үлчәүләр бер-берсеннән мәгълүм иҗек составлары булган төрле озынлыктагы юлларга бүленүе белән генә аерыла дигән ялгыш фикергә килер идек. Аннары, юлларда иҗек саннары бертигез булган шартта, ритмик структурасы ягыннан шигырь үлчәүләренең ни өчен төрле-төрле булуын да аңлатып булмас иде. Шуның белән бергә, кагыйдә буларак, казакъ шигыре үз эченә дүрт иҗектән артык булган сүзләрне сыйдыра алмавын да дәлилли алмас идек. Менә боларның барысы да казакъ шигырендә, төп күрсәткеч буларак, иҗек саннарының тигез булу принцибы белән бергә, ритмны барлыкка китерүдә башка принципларның да катнашуы турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Казакъ шигыренең ритмикасы турында күп төрле, хәтта бер-берсенә капма-каршы фикерләр булуы билгеле. Күп кенә әдәбият белгечләре казакъ шигырь юлларында ритмны билгели торган ритмик кисәкләр булуын тапыйлар. Ләкин алар казакъ шигырь төзелеше турындагы мәсьәләне төрле күзлектән карап хәл иткәнлектән, шигырь юлларындагы бу ритмик кисәкләрнең функцияләрен Дә төрлечә аңлатырга тырышалар. Әнә шундый төрле фикерләргә караганда, казакъ шигырьләре силлабик та, силлабо-тоник та, тоник системада да төзелергә мөмкин булып чыга. Кайбер әдәбиятчылар казакъ шигырьләрендә, кагыйдә буларак, цезураның киң кулланылуын раслыйлар. Шуның белән бергә, казакъ шигыренә карата стопа төшенчәсен дә алырга омтылулар булды. Аларча, казакъ шигырьләрендә стопалар — ике, өч, дүрт иҗеклеләре дә — бер үк типта, ягъни басымнары соңгы иҗектә була. Бу карашлар турында шуны әйтергә кирәк: шигырьдә барысының да басымнары соңгы иҗектә килгән бер үк төрле стопалар кулланылса (әгәр алар чыннан да казакъ шигырендә бар икән), төрле үлчәүдәге шигырьләрнең ритмикасы бер-берсеннән аерылмас иде. Аннары, бер үк шигырьдә төрле сандагы иҗек килү үзе үк стопа төшенчәсенең шигырь ритмының ныклы берәмлеге булуын инкарь итә. Силлабо-тоник шигырь төзелешенә хас стопа төшенчәсен механик рәвештә казакъ шигырь төзелешенә күчерүче белгечләр казакъ телендәге басым үзенчәлеге белән исәпләшмиләр. Мәгълүм булганча, казакъ телендәге басым рус телендәге басым үтәгән функцияләрнең барысын да башкармый. Казакъ телендә басым рус телендәге басым шикелле көчле, интенсив булып ачык сизелеп тормый, басымлы иҗек башкаларыннан кискен аерылмый, барлык иҗекләр дә тигез, бердәй диярлек әйтелешле. Казакъ телендә басымлы һәм басымсыз иҗекләрнең аралашып килүләре ритмны оештыручы төп күрсәткеч функциясен үтәми, ләкин без моннан казакъ шигыренең ритмикасы өчен басымның әһәмияте бөтенләй юк икән дигән нәтиҗә ясарга ашыкмыйбыз. Болардаи тыш шуны да онытмаска кирәк, казакъ телендә басым һәрвакытта да сүзнең соңгы иҗегенә төшми. Бу кагыйдәдән күп кенә чигенүләр барлыгы билгеле. Шуның белән бергә, казакъның җанлы сөйләмендә сүз басымы белән беррәттән еш кына очракларда фраза басымы да зур гына урын ала. Бер-берсе белән тыгыз бәйләнешкә кергән сүзләр төркеме бер фраза басымы ас- 102 тына тупланып, аерым сүзләрнең басымы йомшарырга яки бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. «Баяиауыл» дигән халык җыры унбер ижекле юллардан төзелгән. Бу — халыкның иң яраткан һәм киң куллана торган җыр үлчәве: Баянауылы басынам булыт кетпес, Кыядагы^ түлк1ге суксым жетпес. Акбоз үйдщ артынан аттандырып, Кош, агатай, дегенщ естен кетпес. Монда төп, үзәкләштергеч басымнарның төрлечә урнашулары сәбәпле, дөрес стопалар бөтенләй килеп чыкмый. Симметрик төзелештәге өч кисәктән торган унбер ижекле юлны сузып әйткәндә (гадәттә, ул шулай әйтелә дә), ритмик яктан соңгы ижекнең сузынкы чыгуы гына ялгышлык белән акцент булып аңлашылырга мөмкин. Ләкин сузып әйтелгән ижекнең ритмик яктан мондый төс алуы, беренче чиратта, музыкаль күренеш булып тора, һәм ул күп вакытта сүз яки фраза басымы белән туры килешми. Алты ижекле юлдан торган шигырьләр турында да шуны ук әйтергә кирәк. "Ритмик яктан соңгы иҗек- не калкурак һәм озынрак итеп сузып әйткәндә, басым һәрвакыт өченче һәм алтынчы иҗеккә төшкәндәй була. Дөресендә исә Абайның «Кө- 31мшң карасы» тибындагы шигырьләрендә басым өченче һәм алтынчы иҗекләргә генә түгел, бәлки башка иҗекләргә дә төшә, мәсәлән: Җүректен кбзгайын, Әдептен озбайын. Өз1 де бһпмей ме, Көп сөйлеп созбайын. Унбер ижекле шигырь юлындагы ритмик кисәкләрнең соңгы иҗекләрен сузып һәм башкаларыннан калкурак итеп әйтү һәрбер ритмик кисәктән соң пауза ясалу белән дә ныгытыла. Шушы факттан чыгып, кайбер белгечләр унбер юллы казакъ шигыренең һәр юлында ике цезура — пауза бар дигән ялгыш нәтиҗә ясыйлар. Ләкин, әгәр дә без унбер иҗектән торган шигырь юлы бер бөтен итеп каралырга тиешлекне күздә тотсак, шигырьне ритмик яктан мөстәкыйль кисәкләргә, ягъни шигырь юлларын аерым-аерым шигырьчекләргә, бүлгәләүче чара буларак цезуралардан (без биредә цезураны пауза мәгънәсендә алабыз, ритмик кисәкләр аралыгы мәгънәсендә түгел) файдалану мөмкинлеге юкка чыга. Шушы ук сәбәпләр аркасында, цезуралар алты, җиде һәм сигез юллы шигырьләрдә дә булмый. Паузаларга килгәндә исә, ритмик кисәкләр арасында алар еш кына’! булмаска да мөмкин. Паузаның яса1 луясалмавы янәшә килгән ике рит-1 мик кисәкнең фраза буларак бер бөтен тәшкил итү-итмәвенә, ягъни үзара тыгыз мөнәсәбәттәш сүзләр төркеме булып оешуоешмавына бәйләнгән. Беренче очракта пауза ясалмаска, икенчесендә мәҗбүри рәвештә ясалырга тиеш. Мисал өчен югарыда китерелгән «Баянауыл» җырының текстын алып карыйк. Бу текстның дүрт юлында да тик берәр генә пауза ясала. Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Әгәр дә шигырьнең ритмик төзелеше һәр юлда ике мәҗбүри пауза ясалуны таләп итсә һәм гадәти укылышта унбер иҗекле юл һәр өч яки дүрт сүздән соң паузалар белән бүлгәләнсә, бу һич тә табигый яңгырамас иде. Болай булган очракта, шигырьнең ритмы ясалма чыгар һәм ялыктыргыч бер тонда укылыр иде. Өстәвенә, аерым-аерым вак кисәкләргә бүлгәләнгән юллар ритмик бөтенлеген югалтып таркалыр иде. Шул ук сәбәпләр җирлегендә, алты, җиде, сигез иҗектән торган юллы шигырьләрдә паузалар мәгълүм дәрәҗәдә ирекле урнашалар; башлыча, алар ритмик кисәкләр арасына туры киләләр, ләкин барлык очракларда да түгел, кайвакыт бөтенләй дә булмаска мөмкин. Болай булгач, шигырь юлларының ритмик кисәкләргә бүлгәләнешен нинди күрсәткеч билгели соң? Дөрестән дә, паузалар ясалу-ясалмауга карамастан, шигырь юллары ритмик кисәкләргә бүлгәләнә бит. Унбер иҗектән торган юллар шигырьләрдә ритмик кисәкләрнең чикләре һәрвакыт сүзләр арасында 103 гы чикләр белән туры килешәләр. Сүзләр арасындагы чикләр цезура- паузалардаи аермалы буларак, һәрвакыт булалар. Сүзләр арасындагы чикләр шигырьдәге ритмик кисәкнең эчендә дә булырга мөмкин, ләкин бу хәл сүз чикләренең ритмик кисәкләрне билгеләүче фактор булуын инкарь итми. Мәсьәлә шунда, ритмик кисәкләр эчендә сүзләр арасындагы чикләрнең булуы мәҗбүри түгел, әгәр булсалар да, алар ирекле төстә урнашалар, билгеле бер урынга беркетелмиләр. Ә ритмик кисәкләрне күрсәтүче сүз арасы чикләре һәрбер шигырь юлында кабатлана һәм мәҗбүри, даими төс ала. Андый сүз чикләре унбер иҗекле һәм башка үлчәүдәге шигырь юлларында да була. Казакъ халык поэзиясендә киң таралган җиде-сигез үлчәвендәге җырларда сүзләр арасындагы чикләр һәр юлның соңгы өч иҗеген аера; шушы мәҗбүри чиктән соң килгән соңгы сүз яки сүз тезмәсе, кагыйдә буларак, өч иҗекле группа тәшкил итә һәм шул юл белән сөйләмнең җиңел, йөгерек укылышы саклана. Әгәр дә юлның ахырында, мәсәлән, дүрт иҗекле сүз яки сүз тезмәсе килсә, шигырьнең ритмы бозылыр иде. Әгәр дә җыр юлының башында ике иҗекле сүз яки бер иҗекле ике сүз килсә, шуннан соң торган сүзнең иҗекләре бервакытта да икедән, ә тулы юл җиде иҗектән артмый. Әгәр дә шигырь юлы сигез иҗекле булса, юл башында өч иҗекле сүз яки сүз тезмәсе килә. Бу очракта да чираттагы сүзнең иҗек саны ике генә була. Юкса юлдагы иҗекләрнең гомуми саны сигездән артып китәр иде, чөнки, әйткәнебезчә, юлның ахырында мәҗбүри рәвештә өч иҗекле сүз яки сүз тезмәсе торырга тиеш. Даими була торган сүз чикләре еш кына очракларда пауза белән тәңгәл киләләр. Симметрик төзелешле һәм чагыштырмача тигез, тыныч ритмлы унбер иҗектән торган юллы шигырьләрдә бу хәл ешрак, ә тиз, йөгерек темп белән укылышлы, җидесигез иҗектән торган юллы шигырьләрдә сирәгрәк очрый. Казакъ шигыренә хас даими сүз чикләре башка телләрдә (мәсәлән, рус телендә) шигырь ритмын барлыкка китергән төп фактор ролен дә — көчле басым функциясен дә башкара. Казакъ телендәге көчсез, ачык сизелеп тормаган басым шигырь ритмын оештыручы күрсәткеч була алмавына карамастан, иң күп очракта ритмик кисәкнең соңгы иҗегенә төшкәнлектән, билгеле дәрәҗәдә казакъ шигыре ритмикасын билгеләүгә ярдәм итә. Кайбер очракларда басымның сүздәге соңгы иҗеккә, димәк, шигырьнең ритмик кисәгенә туры килмәве артык сизелми, чөнки ул басым көчсез була һәм барлык иҗекләр дә якынча бер үк төрле итеп әйтелә. Барлык шигырь юлларының билгеле иҗекләре арасына даими сүз чикләре туры килү иҗекләрнең төркемнәргә берләшүләре, төркемнәрнең билгеле тәртиптә тезелүләре турында сөйли. Күләм ягыннан шигырь никадәр генә зур булмасын, бу тәртип азакка чаклы саклана. Шигырьдә иҗек төркемнәре сүзләр шикелле үк оешалар: иҗек төркеме аерым сүзне кисәкләргә бүлгәләми, бәлки бөтен сүзне яки сүз тезмәсен эченә ала. Даими сүз чикләре иҗек төркемнәре арасына туры киләләр. Ә иҗекләрнең аерылгысыз тыгыз төркемнәр булып берләшүләре казакъ теленең фонетик законнары йогынтысы астында була. С. Муканов әйткәнчә, казакъ шигыре, кагыйдә буларак, дүрт иҗектән артык булган сүзләрне сыйдырмый. Искәрмә рәвешендә, шигырь текстына басымы урта бер иҗеккә төшкән рус сүзләрен генә’ күрсәтергә мөмкин, һәркемгә мәгълүм булганча, агглютинатив телләр системасына кергән казакъ теленең сүзлек составында дүрт һәм аннан да артык иҗекле сүзләр тулып ята. Ни өчен соң алар шигъри сөйләмгә кертелә алмыйлар? Эш менә нәрсәдә: казакъ телендә күп иҗекле сүзләрнең урта иҗекләре көчле акцентка ия булмыйлар һәм шигырьнең төгәл ритмын тәэмин итмиләр, шуңа күрә биш һәм күбрәк иҗекле сүзләр ши 104 гырьне авырайталар, аның ритмын йомшарталар. Шигырьнең ритмик кисәкләре ике, өч, дүрт, биш төркемнән гыйбарәт була ала. Шигырь юлы составлары ягыннан тигез сандагы һәм төрле сандагы ижек төркемнәреннән торган ритмик кисәкләрне дә үз эченә алырга мөмкин. Шунысы характерлы, юлы унбер ижектән торган шигырьләрдә һәм жидесигез ижектән торган жырлар- да соңгы ритмик кисәкләрнең ижек составы һәрвакыт үзгәрешсез, даими була. Юлы жиде-сигез ижекле жыр- да ул — өч ижекле төркемнән, ә юлның башындагы ритмик кисәк ирекле рәвештә дүрт яисә биш ижекле төркемнән тора. Юлы унбер ижекле бер шигырьдә соңгы ритмик кисәкнең ижек төркеме я өч ижекле, я дүрт ижекле генә була. Ижекләрнең мәгълүм тәртиптә төркемләнү принцибы казакъ шигырь ритмикасына хас универсаль закон булып тора, бу исә шигырьнең төп билгесе — юллардагы иячекләрнең бер үк санда булуы белән тыгыз бәйләнгән. Шигырь юлларындагы ижекләрнең саны белән беррәттән, аларның төркемләнү принципларын исәпкә алганда гына, шигырь ритмикасының үзенчәлекләрен дөрес аңларга, ни өчен юллары бер үк сандагы ижек- ләрдән торган шигырь төрләренең кайчагында ритмик яктан бер-бер- сеннән аерылуларын төшенергә һәм казакъ шигыренә эзлекле һәм дөрес классификация ясарга мөмкин. Шигырь юлларындагы ижекләрне санаганда, казакъ телендә ижек ясалу үзенчәлекләрен дә күз алдында тотарга кирәк: сүзләр чигендәге ике сузык авазның берсе йотылырга (төшеп калырга), мәсәлән, ерск, бер1к, тыныш, көк1рек, жапырак тибындагы сүзләрдә i, ы кебек ярым сузыклар төшеп калу сәбәпле, аларның ижек составлары үзгәрергә мөмкин. Шулай ук рахмет, рахат, лай, лак, рас тибындагы сүзләр, сөйләү теленә охшатып, шигъри сөйләмдә дә ырахмет, ырахмат, ылай, ылак, ырас формасында әйтелү, яки ярым- сузык «ы» төшеп калу аркасында, аларның ижек составлары да үзгәрә. Ике сузыгы янәшә килгән кебек сүзләрне шигырьнең ритм таләбе буенча кыскартып та (йөгерек итеп), тулы итеп тә укырга мөмкин, шунлыктан алар шигырьдә ике ижекле булып та, өч иялекле булып та килә алалар. * Казакъ халык поэзиясендә иң киң таралган шигырь формаларының юллары жиде-сигез ижектән торган ж.ыр һәм унбер ижекле юллан торган шигырьләр булуын белгечләр күптән таныганнар. Җиде-снгез иялекле жыр үзенең жлңеллеге, хәрәкәтчәнлеге, поэтик сөйләм таләпләренә тулы жавап би- рүчәнлеге һәм импровизацияләү үзенчәлекләренә ярашлы булуы белән аерылып тора. Шигырь ритмының сыгылмалыгы, хәрәкәтчәнлеге ижек саннарының ирекле рәвештә үзгәрә алуы белән дә көчәйтелә. Шул ук вакытта бу үзгәрүчәнлек (иялекләрнең жидедән ким, сигездән артык булмавы) сил- лабизм принцибы таләпләре куйган ныклы рамкалардай читкә чыкмый. һәр юлы унбер ижектән торган шигырь формасы — интонацион яктан киң диапазонлы үлчәү. Бу үлчәү белән кечкенә күләмле жырлардан, шигырьләрдән башлап эпик пландагы зур поэмаларга чаклы гаять күп төрле әсәрләр ижат ителә. Җырлар төрле көйләргә жырлана, шигырьләр һәм поэмалар гадәттә билгеле көйләргә салынып, шуның өстенә еш кына думбрага ияреп тә башкарылалар. һәр юлы унбер ижектән торган шигырьләрдәге ритмик төзелешнең ачыктан-ачык симметрик төстә һәм андагы һәрбер юлның (яки ике юлның) гадәттә төгәлләнгән мәгънәгә ия булуы (икенче юлга күчмәве) әнә шул көйгә салынганлык белән аңлатыла да. Бу шигырь формасының декламация формасында укылуы безнең көннәр поэзиясендә генә практикага керде (С. Сәйфуллин һәм С. Мукаиовның кайбер әсәрләре бу яктан характерлы). Унбер ижекле шигырь үлчәве белән еш кына очракта В. В. Маяковский әсәрләрен казакъ теленә тәр 105 җемә итәләр. Шул ук вакытта, В. В. Маяковский шигырьләренә охшатырга тырышып, шагыйрьләр шигырь юлларын бүлгәлиләр һәм баскычлап тезәләр. Өч кисәктән торган шигырь юлын ансат бүлгәләп була, ләкин бу хәл үзе генә әле артык әһәмиятле түгел. Шигырьнең декламацион интонациясен тәэмин иткән очракта гына, юлларны бүлгәләү аклана ала. Моңа ирешү өчен шигырьләрдә иҗекләрне төркемләү принцибын нык сакларга туры килә, юкса ритм үлчәве җимерелә һәм шигырьнең нәсергә әверелү куркынычы туа. Тоник системадагы шигырь төзелешендә эш бөтенләй башкача. Анда ирекле рәвештә үзгәрергә сәләтле төрле сандагы иҗекләрдән торган шигырь юлын көчле, ачык беленмәле басым берләштерә, ныгыта. Ләкин казакъ шигыренең тоник системада булмыйча, силлабик системага керүе В. В. Маяковский шигырьләрен казакъ теленә тәрҗемә итәргә мөмкинлек бирми дигән нәтиҗә ясау һич тә дөрес булмас. Тәрҗемә иткәндә оригиналның үлчәвен саклау мәҗбүри түгел. «Әгәр дә шулай булса, француз шигырьләрен силлабик үлчәү белән, ә гарәпнекен — бездә хәтта атамасы да булмаган үлчәү белән тәрҗемә итәргә туры килер иде. Хәрефкә-хә- реф тәрҗемә итү — якынлык түгел, бары тик аңлашылмаучылык кына» ’,— дип язды бу турыда Н. Г. Чернышевский. В. В. Маяковский шигырьләрен тәрҗемә иткәндә, барыннан да бигрәк, казакъ текстында рус шигыренең интонациясен мөмкин чаклы тулырак бирү әһәмиятле. Унбер иҗекле үлчәүдәге шигырь формаларын сөйләү теленә һәм декламациягә хас интонацияләр белән баетканда, казакъ телендә В. В. Маяковский шигырьләренең ритмикасын тулырак, төгәлрәк чагылдыру мөмкинлекләре артыр иде. Мәсәлән, моңа, мәгълүм дәрәҗәңә, ритмик кисәкләр арасындагы мәҗбүри сүз чикләре белән тәңгәл килми торган паузаларны көчәйтү һәм шигырь аза1 Н. Г. Ч е р н ы ш е в с к и й. Әсәрләрнең тулы җыелмасы, II т., 55 бит. гында торган фразаны өзү, ягъни аның бер өлешен икенче юлга яки строфага күчерү алымы ярдәмендә ирешергә мөмкин. Әлбәттә, андый мөмкинлекләр болар белән генә чикләнми. Шигырь өлкәсендә казакъларның сәләтле булулары, аларның үлчәүгә салынган ритмик сөйләмне яратулары, казакълар арасында импровизация сәнгатенең гаять киң җәелүе турында күп кенә тикшеренүчеләр революциягә чаклы ук язып калдырганнар. Дөрестән дә, әдәби әсәрләрне һәм халыкның сөйләү телен күзәтү казакъ сөйләмендә ритмик теземнәрнең күп таралуын, аларның рифмаларга, авазлар кабатланышына бай булуын, әйтем һәм афоризмнарның киң кулланылышын ачык күрсәтәләр. Казакъ мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклары һәм хикмәтле сүзләре, афоризмнары ритмик төзелешкә тартым булалар, күбесе рифмалашалар һәм билгеле үлчәү- ле булалар. Казакъ язма әдәбиятында Абайдан башлап, бигрәк тә, хәзерге поэзиядә, җиде-сигез иҗекле дүрт юллы шигырь үлчәве һәм, башлыча, җиде, сигез иҗекле строфадан төзелгән башка күп төрле үлчәүдәге шигырь формалары киң кулланышка керделәр. Җиде-сигез иҗекле үлчәүдәге шигырьләр арасында бигрәк тә менә мондый типтагы шигырь бик характерлы: Хуп б1лемп!, С1зге жакпас Еск1 жара б!ятелеу. Ак журепц енд! үнатпас, Aleari-ni жок кай медеу. Абайның дүрт юллык бу шигыре, традицион төзелештәге җиде-сигез иҗекле үлчәүдәге шигырьләрдән аермалы буларак, беренче һәм өченче строфаларның азагында дүрт иҗекле (өч түгел) төркем килүе белән аерылып тора. Үзенең ритмик төзелеше һәм интонацион яңгырашының тигезлеге белән бу шигырь руслардагы җиде-сигез иҗекле хорей системасындагы үлчәүгә якын тора. Ләкин бу якынлык төгәллек дигән сүз түгел, бәлки силлабик һәм силлабо-тоник систе маларга караган нке шигырьнең азмыкүпме туры килешүләре генә. Строфа төзелеше белән рус шигыренә охшаган казакъ шигырендә ритм басымлы һәм басымсыз илчекләрнең чиратлашулары нигезендә түгел, бәлки, беренче чиратта, шигырь юлында иллекләрнең төркемләнүе белән аерылып тора. Җиде-сигез илчекле үлчәүдәге шигырьнең аерым бер төре итеп ике өлешле дүрт юллык строфадан гыйбарәт булган сигез иҗекле шигырь формасын күрсәтергә мөмкин. Мондый шигырьләрдәге юлларны бергә кушу нәтиҗәсендә, казакъ поэзиясендә унбиш һәм уналты илчекле озын үлчәүдәге шигырьләр иҗат ителде. Хәзерге поэзиядә ике өлештән торган алты иҗекле үлчәүдәге шигырь формасы киң кулланыш алды. А\оңа мисал итеп Абайның «Көз1м- н[ң карасы» шигырен күрсәтергә мөмкин. Бу үлчәү шулай ук мәкаль һәм әйтемнәрдә дә очрый. Мәсәлән: Күданың күдасы, Балыктың сорпасы. Болардан тыш тагын ике иҗекле ритмик төркемнәрдән торган алты иҗекле үлчәүдәге шигырьләр дә була: Бака, бака, балпак, Басың неден жалпак? Көзең неден тостак? Бүтың неден талтак? Абай казакъ поэзиясенә һәр юлы өчәр иҗектән торган ике ритмик кисәкле, ягъни һәр юлы алты иҗекле шигырь формасын кертте. Бу форма үзенең ритмик структурасы белән русның алты иҗекле анапест төрендәге шигырь үлчәвенә якын тора (ләкин тәңгәл килми). Кайбер очракларда безнең шагыйрьләр өч кисәктән торган тугыз иҗекле һәм дүрт кисәктән торган унике иҗекле үлчәүдәге шигырьләр дә язалар. Абай керткән сигезле үлчәүнең үзенчәлекле үстерелеше сыйфатында һәр юлы ике тапкыр бишәр иҗектән торган ун иҗекле шигырь формасын күрсәтергә мөмкин. Бу мәкаләдә без Абайдан башлап хәзерге язма әдәбиятка чаклы дә- < вер эчендә киң кулланылышка кергән барлык шигырь формаларына анализ ясауны бурыч итеп куймадык. Китерелгән мисаллар гына да киләчәктә казакъ шигырь төзелешенең үсүе, камилләшүе өчен гаять бай мөмкинлекләр булуын ачык раслыйлар. Хәзерге поэзиядә казакъ шигыренең ритмикасын баету, теге я бу үлчәүдәге шигырьләрнең интонацион бизәкләрен киңәйтү, строфаларның яңа формаларын табу, яңа шигырь үлчәүләре барлыкка китерү тенденциясе бик көчәйде. Поэзия өлкәсендәге өметле яңалыкларны хуплап каршы алырга кирәк, чөнки алар телдәге ритмик сыйфатларны ачарга һәм тулырак файдаланырга юл күрсәтәләр. Поэзиябезнең сурәтләү чаралары тулылана, байый барган саен, ул халыкның уй-тойгыларын, хисләрен тирәнрәк чагылдыра алачак. Әдәбиятыбызның эчтәлеге, идея сафлыгы өчен көрәш аның формаларын да туктаусыз камилләштерү, алга үстерү белән аерылгысыз бәйләнгән. Казакъ поэзиясенең үсеш тәжри- бәсен җентекләп өйрәнү һәм гомумиләштерү нигезендә, шигырь төзелешенә кагылышлы мәсьәләләрне теоретик күзлектән карап яктырту бу өлкәдәге осталыкны күтәрүгә һәм поэзиядә милли форманың чәчәк атуына актив ярдәм итәргә тиеш.