Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАРА АЛТЫН ИЛЕНДӘ

Татарстан китап нәшрияты күптән түгел генә басып чыгарган очерклар җыентыгына әнә шундый исем бирелгән. Чыннан да, безнек Татарстан хәзер кара алтын иленә әверелде шул. Республикабыз хәзер бөтен илебезне нефть белән туендырып тора; Татарстан — Икенче Ба- куның кара алтынга иң бай, иң перспективалы районы..- Аның инде Т 119 хәзер бөтен илебезгә данлыклы нефть осталары да күп кенә. Нефтьчеләрнең язучыларыбызга әледән-әле үпкә белдереп торулары, ягъни кара алтын чыгаручы алдынгы кешеләрнең данлы эшләре, көнкүрешләре, кичерешләре турында бик аз язулары турындагы сүзләре бик урынлы. Шул ук вакытта бу өлкәдә соңгы елларда бераз үзгәреш булуын да әйтмәү дөрес булмас иде. Шушы бер-ике ел эчендә Татарстанның нефть районнарына күп кенә язучы- ларыбыз барып кайтты һәм, әллә ни куп булмаса да, роман, повесть, поэма, пьесалар, хикәяләр, җырлар, шигырьләр һәм очерклар да язылды. Нефть районына бөтенләй күчеп китеп, шунда яшәүче яшь язучы Гариф Ахунов төзегән җыентык та бу өлкәдә җанлану башлануы турында сөйли. «Кара алтын илендә» исемле бу җыентыкка сигез авторның унике очергы тупланган. Аларда ике мең метр җир астыннан бораулап кара алтын чыгаручылар турында да, промыселчылар турында да, шулай ук эшчеләргә яшәр өчен жылы, якты, уңайлы йортлар салучы унган кызлар турында да языла. Чупай ташчыларының катлаулы, авыр, ләкин данлы эшләре дә, Карабаш диңгезен ясаучылар да күрсәтелә. Нефть районнарындагы олы юлда көп-төн машиналар дилбегәсен тотучы шофер егетләр дә телгә алына. Иҗади хезмәт белән янган, илебезне баету теләге белән дәртләнгән төрле һөнәр кешеләре турында язу үзе генә дә мактаулы эш. Җыентык Г. Ахуновның «Нефть шәһәреннән хатлар» исемле юл язмалары белән ачыла. Автор үзе сурәтли торган тормышны һәм кешеләрен яхшы белеп яза. Шуңа күрә дә аның юл язмаларын укыганда, күз алдына шома асфальт юллар, яулык болгап озаткан кебек, акрын искән җилдә җилфердәп торган газ факеллары килә. Очерк авторларының барысын да диярлек республикабызның көньяккөнчыгышында искиткеч тизлек белән төзелеп килгән яңа нефть шәһәрләре җәлеп итә. Г. Ахунов та юл язмаларын «Әлмәт утлары» белән башлап җибәрә һәм шул яңа шәһәрнең әкияттәге тизлек белән үсүенә, күтәрелүенә яшьләрчә бер самимилек, үзенчә беркатлылык белән соклана. «Әлмәттә яңа йортлар салынуга шулкадәр күнеккәннәр, алар аны иң гади күренеш итеп карыйлар. Чөнки салынып ята торган яңа йортлар монда урам саен, ялгыз-ялгыз гына да түгел, кварталыкварталы белән. Бер-ике төзек квартал узып, биредә кешеләр яшәвенең матур бер билгесе булган ал, яшел абажурларга, ак челтәрле тәрәзә пәрдәләренә куанырга өлгермисең, тагын кварталы- кварталы белән таш тартмалар килеп чыга» (4 нче бит), —дип яза ул. Г. Ахунов, кайбер авторлар кебек, тышкы күренешләргә генә кызыгып, «дөньясын онытып җибәрми». Ул әнә шул яңа шәһәрләрне тудыручылар, җир астында тирәндә яшеренеп яткан девон нефтен чыгаручы кыю, чыдам энтузиастларны да онытмый. Карт мастер Закир Гариповның катлаулы тормыш юлы турында да һәм аның данлы эшләре, үсү юлындагы кайбер кыенлыклары турында да сөйли. Мастерның «карчыгы» Сәрби апа әйтмешли, «чегән төсле гомер буе күченеп йөрүче» Закир абзый ишле гаиләсе, ыбырчыбыры белән Куйбышев ягыннан Татарстанга килеп чыга һәм монда инде төпләнеп кала, данлы нефтьчегә әйләнә. Күптән түгел биредә кызыклы бер дата булып узды. Мастерга 50 яшь тулганда, аның бригадасы 50 мең метр җир бораулап аннан нефть чыгарды... Г. Ахунов хатларында башка күп кенә бораулаучы һәм төзүчеләр турында да мәгълүматлар бар. Сүз уңаенда шуны әйтеп китәсе килә. Соңгы вакытта без, бигрәк тә нефтьчеләр турында, сюжетлы итеп, конкрет кешеләрнең эшләрен, кичерешләрен тирән күрсәтү урынына, үтеп барышлый, юл язмалары яки хатлар дип печать басып «һәркай- сыинан да аз-аз гына» языштыру белән мавыга башладык. Бу Ахунов хат ларында да үзен беркадәр сиздертә. Ләкин шунысы күңелле, югарыда әйткәнебезчә, Г. Ахунов хатларында тормыш пафосы һәм шул пафосны тудыручы җанлы кешеләрнең булуы һәм аларның хезмәттә янып-көюләре 120 ышандырырлык итеп күрсәтелә. Искиткеч катлаулы яңа техника белән эш итүче нефтьчеләрне кыска гына вакытка барып, озатучы кеше белән «Победа»да гына йөреп, сюжетлы, мавыктыргыч әсәр язуы кыен. Г. Кашшафның «Яңа шәһәрдә» исемле очеркы да менә шулай- рак язылган. Аның сюжеты таркау. Дөрес, автор Лениногорск шәһәре, аның урамнары, утлары, юллары турында шома, әдәби яктан матур эшләнгән тел белән яза, үсеп баручы яңа шәһәрнең аерым күренешләрен тасвирлый, шәһәрнең үсеш перспективасына һәм анда яшәүче халыкның культура ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә игътибар юнәлтә торган кызыклы гына фикерләр әйтә. Шулай да очеркта тормышны тирән итеп чагылдыру җитми, шул шәһәрнең җанлы кешеләрен күреп булмый. Өстәвенә, нефть районнарына беренче тапкыр килгән язучының бөтен очергын «мин», «миңа», «мине» кебек сүзләр белән чуарлавы, ничектер, килешми. Менә аларның үтә кычкырып торганнары: — Мин Лениногорск шәһәренә барам. — Мин инде үземне шигъри болытлар өстеннән йөзеп барган кебек сизә идем. — Мин төн уртасында торып өйдән чыктым. — 18 сентябрьдә миңа Ютазы вокзалына барырга һәм иптәшемне каршы алырга кирәк булды. — Мин баскычның баганаларын эзләп табам. Мин аңа тотынып торам. — Миңа атның яхшысын, акыллы- сын бирделәр. — Мин ат җиктереп вокзалга киттем. — Камил мине Тимәшкә алып килгән иде, мин кунакчыл Фатих абзыйларда куна калдым. — Мин Хәй Вильданов кабинетында. — Мин төзүчеләр мәктәбендә дә булдым. Очеркта әллә ни әһәмияте булмаган детальләр, мәсьәләләр белән мавыгу да сизелә. Мәсәлән, беркөнне гостиница буфетында эшләүче хатын авырып эшкә килә алмаган. Нәкъ шул көнне кафеда санитар көне булган икән. Автор бу «проблемами китапка да керткән. Ул нигә кирәк?.. Чөнки буфетта эшләүче хатын күптән терелгән, ә санитар көне, очерктагыча, өч көн буе түгел, ә бер генә көн була бит... Урынсыз үпкә бит бу. Яшь язучылардай Фазыл Моста- фии, Әдип Маликов һәм Шамил Бикчурин иптәшләрнең очерклары, башкаларга караганда, үзләренең тормышчан булулары, каләмне нигездә кешеләргә, аларның хезмәткә мөнәсәбәтләрен күрсәтүгә юнәлтүләре, бүгенге нефтьчеләрне яхшы белеп язулары белән аерылып торалар. Ни өчен? Чөнки, бу иптәшләр үзләре яза торган кешеләр, геройлар белән бергә яшиләр, бергә сулыйлар. Аларның очеркларында әһәмиятле бер объект, бер вакыйга алына һәм алар конкрет образлар аша биреләләр. Алар очеркта да булырга тиешле булган сюжетка корылганнар. Әйбәт бу, бик әйбәт. Яшь язучыларның үсүләрен күрсәтә торган матур факт бу!.. Ш. Бикчурин очеркы Чупай тавындагы җаваплы, данлы эш турында сөйли. Үзенең кыйммәтле ташларын Татарстандагы бөтен төзелешләргә биреп тора бу тау. Автор мондагы эшнең катлаулылыгын, башта техника җитмәү аркасында туган к ы е н л ы к л а р н ы ы ш а н д ы р ы р л ы к итеп бирә алган. Бигрәк тә тау инженеры Әскәр Гушанов һәм карьерның өлкән механигы Наил Насыйбуллин образлары уңышлы күрсәтелгән. Автор аларның үсеш юлларын, гадәттә, без очеркларда күрсәтергә ярата торган тизлек, җиңеллек белән бирми, ә кыенлыкларны эш. хезмәт процессында, җиңүче итеп тасвир итә. Очерк мавыктыргыч итеп язылган. Әдип Маликов исә промыселдагы алдынгы оператор кызларның (Нина һәм Люба) катлаулы техниканы үзләштерүләре турында яза. Очерк җыйнак кына. Теле дә әйбәт, гади. М. Шәймпнец «Төзүчеләр» исемле күләме белән зур булмаган очеркы төзүчеләр бригадасы, бигрәк тә аның тынгысыз бригадиры Әһлиуллинага багышланган. Шунысы әйбәт, автор бу эшлекле хатынның характерын да 121 күрсәтергә тырышкан. Мәсәлән, мастер Юдин авызыннан без мондый сүзләр ишетәбез: «Барлык бригадирлар да шундый булсалармы. Теле әче әчесен, шулай да уңганлыгы ни тора», — ди ул Әһлиуллина турында. Әһлиуллииа бригадасын «интернациональ бригада» дип йөртәләр. Бригадир хатын үз бригадасындагы рус, белорус, татар, башкорт, чуваш, мордва кызларын тату, бердәм, эшчән итеп тәрбияли алган. Җыентык журналист Бари Корбановның ике язмасы белән ябыла. «Яңа фонтан» очеркында автор Татарстанның Кама буенда ачылган яңа бай нефть катламнары табылу турында сөйли. Камадан еракта булган беренче буровойда су кытлыгы кыенлыкларын җиңүдә нефтьчеләрнең көрәшен чагылдыра. Ә инде «Карабаш якларында» исемле язмасында ул Карабаш диңгезе турында яза. Корбанов язмалары очерк булып җитмәгәннәр әле. Биредә өстән-өстән күзәтү, ашыгып эшләнгәнлек сизелә. Җыентыкка урнаштырылган әсәрләрнең теле гомумән шома, җанлы, матур яңгырый. Ләкин аларның һәр- кайсында да авыр аңлаешлы, ятышсыз җөмләләр, урынсыз яисә кирәкмәгән артык сүзләр еш очрыйлар, бер үк фигыльләрне бер-бер артлы күп кулланулар да бар. Урынсыз рус сүзләре кыстырулар да юк түгел. Кайбер мисаллар китереп үтик. «Шәһәрдән утыз-кырык чакрым ары урнашкан ерак буровойлар...» (Г. Ахунов). «Ары» сүзе булгач, «ерак» сүзе нигә кирәктер инде?.. Шул ук Г. Ахунов язмасында: — Кичә төнлә шулай төнге вахтадан кайтып кердем. — Күзләрен бәгрәйтеп нефть көтәләр. — Җай гына ком тавына иелә, oifaii гына күтәрелә. Чәк тәлгәшен кул сырты белән җай гына сыпырып куя. — Назлы кызсыман көязләнеп яткан нефтьне җир өстенә шушында күтәрәләр. Назлы кыз һәм көяз нефть — әллә ничек яңгырый. Ахунов иптәш «иде» сүзен урынлы да, урынсыз да кулланырга ярата. Бу җыентыкка кергән очеркында да күп алар. 10 нчы биттә генә дә «иде»ләр дистәгә тула. Фазыл Мостафин сүзләр белән сак, уйлап эш итә. Ләкин аңарда да менә мондый җөмләләр очраштыр- галый: «Январь бик каты тотты» (?)» «Февральдә көнне бераз сындырды»^), «Чынлап уянган девон тирә- якны хәрәкәткә китерде» (?), «Күңелгә авыр таш булып үпкә урнашты»— бернәрсә дә аңлашылмый. Бари иптәш Корбанов әсәрендә аңлаешсыз, авыр, ямьсез җөмләләр күбрәк очрый. «...Җитез хәрәкәтле бу иптәш, дүртме-бишме калын корыч каклагычлар белән бикләнгән җир асты трубасы башына төртеп күрсәтте дә: — Яиа алтын чишмәсе! — диде. — Су өстенең күләме алты-җиде километрга сузылачак». Бу җөмлә, безнеңчә, менә болай язылса, татарча булыр иде: «Су алты-җиде километрга оуәеләчәк». Яшь каләмнәр рус сүзләрен урынлы да, урынсыз да кулланырга яраталар. Г. Ахуновта: «брезентовка», «ковбойка», «секретный йозак», «купшы тирадалар», «өченче прораблыкта», «грхнтлап», «почет грамотасы», «помбур» кебек сүзләр очрый. Ә Ф. Мостафин «помбур» сүзен «бораулаучы ярдәмчесе» дип ала һәм дөрес эшли. Ләкин тау токымын «породы» дип яисә автор сүзләрендә: «просто җавап бирмәделәр» дип язып, үзе дә еш кына рус сүзләрен урынсыз кулланып җибәрә. Күп кенә очерклар бер үк стильдә, бер үк форма белән язылганнар. Бу, бәлки, җиңелрәк юлдыр, ә, бәлки, кайбер очракта, авторларның нефть районнарында аз гына вакыт булулары, үтеп барышлый гына язуларыннан киләдер. Бу авторлар без фәлән җиргә килеп җиттек, без төгән нәрсә эшләдек дигән кебегрәк стиль белән язалар. Мәсәлән: — Без Әлмәтнең үзәк урамы — Ленин проспекты буйлап барабыз. — Без арырак китәбез. — Без сөйләшеп китәбез. (Г. Ахунов.) — Без Чулманның икенче ягына юл алдык. — Без Мурзиха пристанена килеп туктыйбыз. — Кинәт без электр белән балкыган мәйданга килеп чыктык. (Г. Каш- шаф.) — Нефть эшли торган урыннарга иртә белән килеп җиттек. — Унбишенче буровойның янына ук барып җиттек. (Б. Корбанов.) Соңгы вакытларда язылган очеркларда тагын бер гомуми кимчелек күзгә ташлана. Монысы инде, югарыда әйтелгәннәргә караганда, тагын да җитдирәк. Безнең очеркларда производство һәм колхоз кырлары кешеләре күп вакыт берьяклы күрсәтеләләр. Без аларның янып-көеп эшләп йөрүләрен күрәбез. Ләкин, производство алдынгылары да гади кешеләр бит. Аларның да дөньяга карашлары, шатлыклары, яллары, кайгылары, кичерешләре, гаиләләре, ә яшьләрнең мәхәббәтләре бар. Менә шушы яклар безнең очеркларда онытыла да китә. Ә бит шуларсыз кешеләр тулы канлы, тормыштагы чын кеше булып безнең алдыбызга килеп баса алмыйлар. «Кара алтын илендә» җыентыгына кертелгән очеркларның фәкать Ә. Маликов, М. Шәйми һәм Г. Ахунов иптәшләрнең әсәрләрендә генә оператор кыз, бригадир хатынның мәхәббәтләре һәм бурилыцикның көнкүреше турында аз гына кагылып үтелә. Анда да әле кагылып кына үтелә. Ә башка очеркларда геройлар гел буровойда, гел ташлы тауда... Кайда аларның башка дөньялары?!. Бүгенгенең алдынгы кеше образын тудыру өчен аның эштә, хезмәттә дә, кешеләргә булган мөнәсәбәттә дә, гаиләдә дә һәм мәхәббәт кичерешләрендә дә күрсәтергә кирәк. Совет кешеләренең белемнәрен ’ арттыру, культура дәрәҗәләрен күтәрүдәге эшләрен, җәмәгать эшенә катнашуларын ник онытабыз?!. Аннары газета-журнал битләрендә бер тапкыр басылып чыккан хикәя һәм очеркларны аерым китап итеп яңадан чыгарган вакытта алар- ны инде бик нык сайлап алырга, ныклап эшкәртеп кенә чыгарырга кирәк иде. Күп вакыт аларның кайберләре (хәтта нефть кешеләре турында язылган булса да) китапка керергә хаклары булмый. Чөнки, бердән, аларның эчтәлекләре искергән була яисә әдәби эшләнеше китапка керерлек дәрәҗәдә булмый. Шундый әсәрләрнең бу җыентыкта да булуын әйткән идек. Җыентык төзүчеләр дә, редакторлар да, билгеле, бу якка нык игътибар бирергә тиешләр...