Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСЕМДӘ КАЛГАННАР

Фашистлар Германиясендә герой шагыйрь Муса Җәлил тарафыннан төзелгән яшерен оешманың актив члены Рушат Хисаметдинов быел июль аенда Кыргызстаннан Казанга кунакка килгән иде. Язучылар белән очрашуында Хисаметдинов иптәш үзе катнашкан яшерен оешманың эше, көрәштәш иптәшләре турында истәлекләрен сөйләде. Журналыбызның бу санында аның шул истәлекләрен урнаштырабыз. уса Җәлилне мин элек белми идем. Аны беренче тапкыр хәрби әсирләр лагеренда күрдем һәм шуннан соң яшерен оешмада бергә эшләгән вакыттан алып ныклап белә башладым. Мин үзем 1941 елның көзендә Урта Азиядән 79 нчы аерым кавалерия дивизиясе составында Көньяк-көнчыгыш фронтына җиберелгән идем. Мин ветеринария хезмәтендәге өлкән лейтенант идем. 1942 елның башларында беренче тапкыр сугышка катнаштым. Шуннан соң төрле фронтларда: Миллерово, Сталинград, Кавказ тирәләрендә булдым. 1942 елның җәендә Миллерово станциясе тирәсендә безнең частьләр чолганышка эләкте. Көч ягыннан күп өстен булган дошман белән тигезсез каты сугышлардан соң исән калучылар, кечкенәкечкенә төркемнәргә бүленеп, ничек булса да Кызыл Армиягә кушылырга тырыштылар. Шундыйлардан без тугыз кеше, ач көе, ашарга ни туры килсә, шуның белән ризыкланып, урманда егерме көн уздырдык. Шунда мин җиңелчә генә яраландым да. 14 июль көнне Миллерово станциясе тирәсендә бер ярдан елгага төшеп барганда без, абайламый калып, немецлар палаткасы янына килеп чыктык. Немецлар безне чолгап алдылар... Шуннан соң инде безне фашистлар, кулларында нәрсә бар, шуның белән'кыйный-кыйный, биш километр ераклыктагы бер җиргә — тирәли чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган лагерьга китерделәр. Лагерьда әсирләр бик күп иде. Сигез иптәшем белән мине дә шул әсирләр арасына кертеп җибәрделәр. Шушы гомуми әсирләр лагереннан безне Ямки дигән җирдәге (Украинада) вакытлы бер лагерьга китерделәр. Әсирләрне Польшага һәм Германиягә озата торган җир иде бу. Бирегә килгәннән соң мин үзем белән бергә булган иптәшләремне югалттым. Янымда котелогым да, кружкам да юк иде. Бервакытны шулай, әсирләр арасыннан чыгып, читкәрәк китсәм, җирдә бер кеше ята. Бөтен битен сакал-мыек баскан, өстен салам белән каплаганнар. Бу кеше, кулына нидер тотып, шуңа карап ята иде. Карап тора торгач, ул кешене мин татарга охшаттым. Ул кем булу М 59 ымны сорады. Үземнең кем, нинди кеше икәнемне әйттем. Бу кешенең янына якын килерлек түгел — сасы бер ис бәреп тора иде. Саламны ачып карасам — аягында гангрена, бөтен тәнен корт баскан. Фашистлар аңа медицина ярдәме күрсәтү турында уйлап та карамаганнар, ул шунда сасып ята иде. Кулындагы әйбергә ишарәләп: —Каян алдың бу коръәнне? — дип сорадым. —Таптым инде... бирделәр,—диде бу кеше бик хәлсез тавыш белән, кипшенгән иреннәрен ялый-ялый. Шуннан соң ул миңа: — Бик эчәсем килә, бераз су китермәссезме? — диде. Биленә бәйләп куйган кон- серва савытын чишеп бирде дә, әнә тегендә дип, кайдан су алып килергә икәнен күрсәтте. Анда кухня икән. Мин кухняга килгәндә бер немец полицае зур чүмеч белән су бушатып ята иде. Мин янынарак килеп: «Су алырга мөмкинме?» дип кенә сораган идем, полицай чүмеч белән башыма салып җибәрде, күземнән утлар күренеп, миңгерәп киттем. Кухняда бер рус повары да бар икән, ул миннән: — Ни булды, нәрсә кирәк? — дип сорады. —Мин врач кеше. Әнә тегендә бер авыру ята, шуңа су эчертергә кирәк иде, — дидем мин. Повар: — О, мин аны күптән беләм инде, берничә көннән бирле ята инде ул анда, — дип куйды һәм котелогымны алып су тутырып бирде. Минем үземнең дә бик эчәсем килә иде. Шулай да иң элек суны теге авыруга бирдем, аннары калганын үзем эчтем. Минем нишләгәнне повар карап торган икән. Суны эчеп бетерүгә сызгырган тавыш ишетелде. Карасам: теге повар бармагы белән ымлап мине үз янына чакыра иде. Бардым. —Карап торам: молодец кеше икәнсең. Ул авыру янына баручы кеше бик сирәк, — диде повар һәм, кулымнан консерва савытын алып, тары боткасы салып бирде. Шуннан соң мин әлеге авыру янына яңадан бардым. Аның шешләре бераз кайта төшкән иде инде. Бераздан ул бик нык сузылып, киерелеп китте дә җан бирде. Мин аның өстен салам белән каплап куйдым. Бу кешедән миңа теге котелок шикелле нәрсә калды. Шуннан соң аның үлгәнлеген поварга барып әйттем. —Котылган икән мескен, — диде повар. — Я, ярар, син шушында кухня тирәсендә булышкалап йөрерсең. Утын ярырсың, тамагың тук булыр,— диде ул миңа. Мин риза булдым. Минем сакал-мыегым бик җиткән иде. Повар миңа карап әйтә куйды: —Этапка эләгеп булса да, моннан тизрәк ычкынырга кирәк, эт тормышы да моннан күп мәртәбә яхшырактыр. һәр минут саен үлем исе аңкып торган бу «җәһәннәм»нән һәркем качарга тырыша иде. Бу лагерьда ике-өч көн булганнан соң, мин, этапка эләгеп, Польша җиренә киттем. Безне Висла елгасы буена Екатерина II заманында ук салынган, бик зур хәрби ныгытма булган Демблин крепостена китерделәр. Крепость биек таш койма белән әйләндереп алынган, койма өстеннән чәнечкеле тимер чыбык тартылган. Капкага кергәндә канал шикелле тирән чокыр казылган, аның эчендә су. Койманың эчке ягыннан да чәнечкеле тимер чыбыклар сузылган. Лагерь территориясендә таш йортлар да, вакытлыча салынган бараклар да бар иде. Бу лагерьдагы тормышны искә алганда ирексездән Җәлилнең «Серле йомгак» дигән шигыре хәтергә төшә: Кая гына аяк атласаң да, Саклый монда дию тозагы, һәр тыкрыкта үлем күләгәсе, һәр ишектә коллык йозагы... 60 Никадәр кешенең гомере киселгән үлем лагерьларыннан берсе иде бу. Минем ишетүемчә, биредә, без килгәнче үк, туксан биш мең кеше үтерелгән булган. Бу лагерьга килгәндә 1942 елның ахырлары иде. Янымда һичбер танышым юк. Мин ары атладым, бире сугылдым. Кая гына барма, так- ток, так-ток иткән тавышлар ишетелә. Аякларына агач башмак кигән әсирләр төркем-төркем булып әле бер якка, әле икенче якка узып торалар. Кайберләренең башмаклары ярылып беткән, аркылыторкылы итеп бау белән бәйләп куйганнар. Ул кешеләрне эшкә алып китәләрме шунда— бертуктаусыз узып торалар. Лагерьга килеп кергән көнне үк аягымдагы итекләрне салдырып алдылар. Яхшырак киемле кешеләрнең киемнәрен дә алдылар. Минем аякка да үкчәле агач башмак кидерделәр. Әнә шундый агач башмаклар кидертеп, полицейскийлар әсирләрне эшкә, байларның эшләрен эшләргә алып китәләр иде. Әсирләргә төрле ташландык азыктан пешерелгән аш — баланда бирәләр иде. Бер-ике көн шулай баланда белән тукланып йөрдем. Аннары,, берәр рәт чыкмасмы дип, санчастька киттем. Санчастьта кыяфәте белән врачка охшаган бер карт кына кеше утыра иде. — Специальностем буенча мин врач. Сез миңа ярдәм итә алмассызмы? — дидем. — И-и, мин үзем дә специальностем буенча гыйльми работник, ә санитар булып эшлим. Үз өлешемне бирә алмыйм, ул чакта мин ачтан үләчәкмен. Сиңа киңәш кенә итә алам. Әнә тегендә дизентерия белән авыручылар ята. Аларга көн саен йөзәр грамм сохари бирәләр. Менә шул авырулар арасында үлүчеләр күп. Ләкин анда барсаң сак бул, немецлар күзенә күренмә, алар гел тикшереп торалар, — диде. Шуннан мин дизентерия белән авыручылар барагына киттем. Читтән үк ыңгырашулар, «Су!», «Су!» дип кычкырулар ишетелә. Ишектән барып керүгә борынга сасы ис килеп бәрелде. Мин кергәч тә, авырулар төрлесе төрле яктан: «Туганкай, су бирче», дип кулларын суза, кайберләре: «Тартасым килә, зинһар тәмәке бирче» дип кычкыра башладылар. Немецлар бу авыруларны карамыйча, үз язмышларына тапшырганнар иде. Барак эчендә бер кисмәк тора икән, янында кружка да бар иде. Шул кружка белән авыруларга берәм-берәм су эчертә башладым. Шуннан берсе: «Мә, сохари аша» дип, рәхмәт йөзеннән миңа аяк чолгавыннан бер кечкенә кисәк сохари алып бирде. Болар арасында одессалы Валентин дигән бер егет тә бар иде. Шул егет миңа әйтә: «Рәхмәт, туганкай, ди, тик немецлар күзенә күренә күрмә. Аеруча Дәҗҗалдан саклан. Ул ара-тирә безнең янга кергәли, ди (Тәртип саклаучы немец ефрейторын кансызлыгы, явызлыгы өчен әсирләр шулай «Дәҗҗал, Газраил» дип атыйлар иде). Күрсә, бер сүзсез атып үтерер. Иртәгә син барлык үлекләрне карап чык. Кайсының сохарие аяк чолгавы эчендә, кайсыныкы култык астында булыр, — ди. Фашистлар авыруларны дәвалау турында уйлап та карамыйлар иде. Көтмәгәндә бер көнне әлеге дә баягы «Газраил» килеп керде. Автоматын төзәп, атарга җыенганда гына, Валентин немецчә нәрсәдер сөйли башлады ҺӘхМ мине кочаклап алды. Ефрейтор кулын селкеде дә чыгып китте. Теге егетебез мине үзенең сугышта үлде дип хисаплаган, менә лагерьда яңа очраткан абыйсы дип әйткән икән. Шулай итеп, Валентин аркасында мин «Газраил»дән котылып, үлемнән исән калдым. Инде авыруларга ныграк булыша башладым. Бераздан соң миңа хәл керде, шешләр дә кайта башлады. Йөри алырлык хәлгә килдем. Шулай йөри торгач, мин Гайнан Курмашев белән танышып киттем. Озын борынлы, кара кашлы, тәбәнәгрәк буйлы, егерме өч-егерме дүрт яшьләрендәге чибәр генә егет иде ул. Телгә дә оста булып, матур итеп шигырьләр сөйли иде. Ашханәдә поварларга булышкалап 61 йөри иде ул. Буш вакытларында икәү сөйләшеп утыра идек. «Мин Казан университетында әдәбият факультетында укыдым. Тормышыбыз авыр булу сәбәпле, укып бетерергә туры килмәде. Укуны ташлагач, бер әсәр язып, Уфада бастырган идем. Күпмедер акча да алган идем. Шуннан сон Актүбәгә барып, мәктәптә завуч булып эшләдем. Әнием, сеңелем бар», дип сөйләгән иде ул үзе турында. Габдулла Баттал белән дә таныштым. Башына кубанка, өстенә иске шинель, аягына башмак кигән сипкелле битле бер егет иде ул. Аның аяк бармаклары юк, шуңа күрә аксабрак йөри иде. Үзен ул язучы дип йөртә иде. Шулай да Гайнан Курмашның әйтүеннән мин аның язучы булмавын белдем. Соңыннан Габдулла Баттал үзе дә: «Мин үзем язучы түгел, минем абыем язучы, авиация офицеры», — диде. Габдулла Баттал туган илгә җапытәне белән бирелгән чын патриот иде. Кешегә ышанучан гади бер егет иде ул/ Бу лагерьда мин башка иптәшләр белән дә таныштым. Көннәрдән бер көнне, шулай сөйләшеп утырганда, Гайнан Курмашев миңа үзебездән читтәрәк басып торган бер кешене күрсәтеп: — Әнә теге кешене беләсеңме? — дип сорады. Ул кешенең башында тузган пилотка, өстендә таушалып беткән шинель, бер ягында противогаз асылынып тора, битләре ничектер шешен- гәнсымак күренә. Уйчан бер төс белән ул Вислага карап тора иде. — Юк, белмим, — дидем мин. — Ул бит безнең татар халкының зур язучысы Муса Җәлил, — диде Гайнан. — Мин бит татар язучыларының күбесен белмим. Бик танылган Кәрим Тинчурин шикеллеләрен генә беләм, — дидем мин аңа. Муса Җәлил бу лагерьда үзен Гумеров дип йөртә иде. Исемен хәтерләмим. Шуннан соң күп тә үтмәде, 1942 елның ахырында Демблиндә чакта мин аның «Вислага» дигән шигырен ишеттем. Муса аны үзе сөйләп бирде. Бу шигырьне мин язып та алдым, күңелемә дә ятладым: Висла, Висла! Көчле агымыңны Борып булса иде кирегә, Дулкыныңа төреп бу гәүдәмне Илтер идең туган илемә. Мин уйладым тормыш дулкынында Колач җәеп иркен йөзәргә, Тик чикләнде гомерем коллык белән, Бу хурлыкка ничек түзәргә? Мин үкенмим илгә кайтып үлсәм, Җир яшерә туган баласын... Шигырьнең калган өлешен хәтерләмим. Муса күп газаплар күргән кеше шикелле бик боек, уйланып йөри иде. Аның белән без беренче, тапкыр менә шунда — Висла буенда таныштык. Безне, сиксән кешене, терлекләр йөртә торган вагоннарга төяп, тагын каядыр алып киттеләр. Юлда барабыз. Ашарга да, эчәргә дә бирмиләр. Әллә нинди станцияләргә туктыйбыз. Икенче тәүлек үтеп китте. Ашарга бирүче юк. Юлда үлеп калучылар да күп булды. Өч тәүлектән соң без илле кеше генә исән калган идек. Вагонда барганда утыз кеше үлде. Ниндидер бер станциягә туктагач, безгә төшәргә куштылар. Үлекләрне дә вагоннан төшердек. Шуннан соң бездән җир казытып, үлгән әсирләрне күмдерттеләр. Бу — Швейцария чиге тирәсендәге Ротвайль дигән урын иде. Бу лагерьда мин 1943 елның апреленә хәтле булдым. Монда төрле милләт кешеләре: руслар да, татарлар да, французлар да, инглизләр дә һ. б. лар да бар иде... 62 Хәзер Муса безнең белән түгел иде инде. Немецлар аның зур татар язучысы икәнен белгәч, мәкерле максатлар белән үз эшләрендә файдаланырга тырышканнар. Бу вакытларда фашистларда хәрби әсирләрдән аерым милли хәрби частьләр төзү фикере туа. һәр милләт кешеләреннән: руслардан, әзербәйҗаннардан, татарлардан һ. б. лардан аерым-аерым частьлар төзергә керешәләр. Татар, башкорт, мари һәм чувашларны бер ж.иргә — Польшада Радом янындагы Едлино дигән ачык лагерьга туплый башладылар. «Идел—Урал» легионының башлыгы итеп Идел буе халыклары буенча белгеч саналган фон Зикендорф исемле немец куелган иде. «Идел—Урал хөкүмәте» дигән курчак хөкүмәтенең башында Октябрь революциясеннән соң чит илгә качкан Шәфи Алмаз исемле татар эмигранты тора иде. Совет властен ул бик дошман күрә иде. Политик яктан шактый тар карашлы булса да, спекуляция ягыннан батыр гына кеше иде. Берлиндә аның алты катлы бик зур йорты, хатыны, ике кызы бар иде. Муса концлагерьдан әсирләрне чыгартуда, аларны яшерен оешма эшенә тартуда аның исеме белән файдаланды. Мусаның әсирләр арасында авторитеты зур иде. Аның Шәфи Алмаз аркылы чакыртуы буенча бер көнне мине дә этап белән Едлинога алып киттеләр. Муса бу вакытта Берлиндә пропаганда бүлегендә эшли иде. Әсирләр арасындагы яшерен оешманың Берлин группасында җитәкче составта Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Фоат Булатов бар иде. Боларның Мусадан башкалары «Идел — Урал» газетасы редакциясендә эшлиләр иде. Алар чыгарган газета бүтән лагерьларда да — Крушинода, Познаньда, Дрезденда һ. б. җирләрдә дә тарала иде. Газета эшеннән файдаланып, бу иптәшләр яшерен листовкалар басалар һәм аларны легионда, эшче командаларда тараталар иде... Мин Едлинога килгән вакытта 825 нче (беренче) батальон төзелгән иде инде. Легиондагыларга иске немец армиясе формасын кигезгәннәр, җиңнәренә «Урал» дип язылган эмблема такканнар иде. Төп офицерлар составы, взвод командирыннан алып батальон командирына кадәр, немецлардан иде. Мин монда килеп төшкәч тә, бирегә татар әсирләрен җыюларын күреп, күңелдә шик туды. «Нигә кирәк икән бу?» — дип борчыла калдым. Шуннан соң штабка кереп, ни өчен бирегә китерүләрен сорадым. Миңа: «Сез ветврач икәнсез, безнең атлар бар, шуларны дәвалап торырсыз», диделәр. Мине шунда куйдылар. Баракта берничә музыкант бар икән, шунда барып, алар белән таныштым. Боларның берсе Маликов Гариф дигән егет, элек судья булып эшләгән кеше. Икенчесе Хожаев Кәрим, Астрахань егете, скрипкада уйный иде. Аннары кечкенә генә буйлы Сабиров дигән бер егет бар. Бусы биюче булып йөри. Ул да Астраханьнан иде. Тагын Әмирханов дигән чибәр генә бер егет тә бар иде. Көннәрдән бер көнне Берлиннән, матур гына кара тут йөзле Солтан дигән бер кеше килде. Башында фетр эшләпә, өстендә кыйммәтле костюм, кулында плащы бар. Ул Шәфи Алмазның ышанычлы кешесе булып санала" икән. Мин музыкантлар арасында утыра идем. Шул кеше безнең янга килеп кереп: «Нихәл, егетләр?» дип, безнең хәлләрне сораша башлады. «Музыкантларыбыз да, артистларыбыз да юк», — дидек без. «Анысын беләм мин. Миңа аны Гумеров әйтте. Демблин крепостенда татар артистлары, татар музыкантлары бар икән. Шуларны бирегә алып килербез»,— диде Солтан. Мин дә: «Бар шул, мин аларны беләм»,—дидем. Муса аннан Гайнан Курмашевны, Габдулла Батталны һәм башка егетләрне алып килергә кушкан икән. Бу вакытта әле лагерьда яшерен оешма төзелмәгән иде, ахры. Солтан минем белән Галимов дигән егеткә (соңыннан аны легионда фашистларга каршы агитация алып барган өчен, өстенә концлагерь киеме кигезеп, лагерьга җибәрделәр): «Сез Демблингә барып музыкантларны алып килерсез», — диде. Шуннан соң без җыенып киттек. Безне бер унтер-офицер конвой белән алып китте. 63 Демблин крепостена килдек. Кергәч тә Гайнан һәм Габдулла белән кочаклашып күрештек. Үзара хәлләрне сорашып беркадәр сөйләшкәннән сон, мин Гайнанга: «Хәзер китәбез. Муса Берлиндә. Аның әйтүе буенча, Едлинога легионга барабыз», — дидем. Шундук сөйләшеп, легионга китәргә тиешле кешеләрнең исемлеген төзергә керештек. Гайнанны шагыйрь итеп, Зиннәт Хәсәновны шагыйрь-җырчы итеп яздык. Хәсәнов — Совет Армиясендә лейтенант булып хезмәт иткән кеше. Татарстанда туып үскәнлеген, анда әтисе барлыгын сөйләве хәтеремдә. Урта гына буйлы кеше иде ул. Гайнан аңа: «Син дә шагыйрь булырсың»,— диде. Габдулла Баттал күптәннән шагыйрь булып йөри инде. Фәрит Солтановны музыкант итеп яздык. Ул кайсыдыр вузда физика- математика факультетын тәмамлаган, югары белемле, акыллы гына егет иде. Гарәф Фәхретдиновны җырчы итеп, Казан филармониясенең солисты дип яздык. Безнең арада Борис исемле бер яһүд егете бар иде. Исемен «Бари»га үзгәртеп, аны да татар егете итеп алып чыктык. Ул дөрестән дә чын җырчы иде, бик яхшы җырлый торган иде. Без аны татарча җырларга өйрәттек. Борис «Урман кызы»н бик матур итеп башкара иде. Яшерен оешма эшенә ул катнашмады. Шулай итеп без, Демблин крепостенда биш көн булганнан соң, уни- ке-унөч артистмузыкант җыелып, легионга килдек. Гайнан әдәбият белән таныш кеше иде. Матур итеп сөйләп тә бирә, җырлап та җибәрә, Мусаның шигырьләрен күңелдән укый иде. Мин инде атлар тирәсендә йөрим. Безнең эшче команданың мунчасы бар иде. Мин шул мунчада ятам, ә үзем еракта калган туган ил турында, якын кешеләрем, гаиләм, дус-ишләр турында уйланам. Ничек кенә булса да моннан качып китәргә төрле планнар корам. Ялгыз качарга шикләнәм, берәр дус кирәк. Качкынга тәүлекнең күп өлешен урман араларыннан барырга туры киләчәк. Шул рәвешчә качып китеп, партизаннарга кушылу мөмкинлеге бар иде. Бер көнне Гайнан белән икәү генә сөйләшеп утырганда аңар: «Беләсеңме, Гайнан, мөмкинлек барында моннан качыйк без», — дидем. «Ашыкма әле син, ашарга барында бераз корсакларны тутырыйк», — диде Гайнан. Шуннан соң Курмашев белән Хәсәнов Берлинга газеталар алырга киттеләр. Кайткач, Гайнан миңа: «Качу турында Мусага әйттем, аның бик кәефе китте, шундый ризасызлык күрсәтте... «Ялгыз качу уңай ул, безгә берәмләп-берәмләп качарга ярамый, бөтен легионны качырырга кирәк. Безнең максат үзең генә качу түгел», дип әйтте»,—ди. Шуннан мин үзем дә ялгыз качу фикеренең дөрес түеллеген аңладым. Кечкенәдән үк комсомол тәрбиясе күреп үскән, Совет Армиясе сафында булган кешегә, азатлыкның кадерен белгән совет кешесенә хәтта дошман тоткынлыгында да, үзеңне ерткыч оясында хис иткәндә дә зуррак эшләр башкарырга да мөмкин бит. Мин Муса фикере белән килештем. Гайнан миңа: «Муса әйтте: Хисаметдинов Радомдагы (легиондагы) музыкаль капелланың җитәкчесе булырга һәм шунда үзебезнең як өчен эшләргә тиеш. Анда төрле кеше бар. Аларны совет рухында тәрбияләргә кирәк. Юкса немецлар совет әсирләре арасына муллалар да куя башладылар, дип әйтте», — диде. Шулай итеп, яшерен оешманың кушуы буенча мин капелланың җитәкчесе булып киттем. Егетләр дә минем үзләренең башлыклары булуымны ошаттылар. Легион командиры фон Зиккендорф русча яхшы белә, элеккеге империалистик сугыш вакытында Россиядә булган икән; үзе бик мәкерле кеше иде. Әсәрләр арасында ул үзенә һәм немецларга карата яхшы мөнәсәбәт тудырырга тырыша иде. Әмма безнең туган ил алдындагы бурыч бер минут та истән чыкмый иде. Без башкача уйлый, башкача эшли идек. Шул беренче батальонда фашистларга каршы агитация эшен җәелдереп җибәрдек. Моңарчы ук Мусадан килгән листовка- 64 лар төрле кешеләр тарафыннан таратылган иде инде. Бу эшкә безнең капелла да тартылды. Бу көннәрдә беренче батальонны беренче тапкыр туган илгә каршы сугышу өчен фронтка җибәрделәр. Калинин фронтында батальондагы бер меңнән артык солдат фронтка килү белән, батальон командиры фон Зекне һ. б. немец офицерларын үтереп, барлык кораллары белән Совет Армиясе ягына чыкканнар. Зиккендорфның бөтен тырышулары, вәгазьләре бушка китте: Туган иленә — Совет Ватанына каршы мылтык аткан бер генә кеше дә булмаган. Фашистлар өчен бу көтелмәгән удар, ә безнең өчен зур шатлык булды. Бу эштә, әлбәттә, яшерен оешманың, аеруча Муса Җәлилнең оештыру роле зур булды. Көннәрдән бер көнне безнең капелланы экскурсиягә дип Берлингә чакырттылар. Берлиндә безне Муса каршы алды. Бу юлы инде аның төсе, кыяфәте бөтенләй башка иде. Элекке күрүемдә ул бик йончыган, шешенгән кыяфәттә булса, хәзер ул беркадәр әйбәтрәк киенгән: кара костюм, чиста гына күлмәк кигән, муенына пөхтә генә итеп галстук та бәйләп куйган иде. Безне ул елмаеп каршы алды. Ул аерым квартирда, Алишлар белән бер тирәдә тора икән. Шуннан без Тиргартенга экскурсиягә киттек. Монда бик зур зоопарк — бөтен дөньядан җыелган җәнлекләр бакчасы бар иде. Биредәге җәнлекләр, ерткычларга яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган иде. Без Гайнан белән арттан гына барабыз. Оберст Унгляуб белән Солтан экскурсоводконсультант булып йөриләр. Шулай зоопаркта маймыллар карап йөргәндә, төркемнән арткарак калгач, Гайнан белән минем янга Муса килде дә: «Күзләрегез маймылларга карасын, колакларыгыз белән мин сөйләгәнне тыңлагыз,— диде. — Фронт хәлләрен белә торгансыздыр инде. Совет Армиясе һөҗүмгә күчкән. Немецлар хәзер актив рәвештә легионнар төзергә керештеләр, совет кешеләреннән армия төзеп туган илебезгә каршы сугыштырырга тырышалар. Хәзергә кадәр безнең максат аерым-аерым көрәш алып бару булса, бүгеннән соң без оешкан төстә көрәшергә тиешбез. Хәзер сез Радомга кайтып, актив рәвештә яшерен оешма төзергә керешегез»,— диде. Яшерен оешмага нинди кешеләрне тартырга, оешманы артык зурайтмаска кирәклеген, группада өч-дүрт кенә кеше булырга, группа эчендәге членнар бары башлыкны гына белергә, бер-берсен белмәскә тиешлеген әйтте, конспирация юлларын күрсәтте. Аннары: «Яхшы егетләр күп бездә, ышанычлы кешеләргә генә таянып, немецлар пропагандасына каршы актив рәвештә үз пропагандабызны алып барырга тиешбез»,— дип куйды. Без, Гайнан белән, хәрби задание алган кебек шатланып, моңа җаныбыз-тәнебез белән керешәбез, — дидек, ант иттек. Муса сүзен бетергәч, әлеге үзебез белән килгән кешеләрне куып җитеп, аквариум янына бардык... Икенче көнне кайтыр алдыннан Муса, безнең янга килеп, Гайнан белән миңа рус телендә машинкада басылган ике пачка листовка бирде. Листовка болай дип башланган иде: «Товарищи красноармейцы! Под страхом голодной смерти, обманным путем фашисты принуждают нас идти в легионы, батальоны, чтобы идти против отцов, матерей, братьев и сестер. Поверните это оружие против своих врагов — фашистов...» Листовканың астына «4 нче комитет» дип куелган иде. Соңыннан инде листовкаларның «Патриот» дип кул куелганнары да булды. Без, Радомга кайткач, Гайнан белән, үзебездә яшерен оешма төзи башладык. Иң ышанычлы кешеләр: Габдулла Баттал, Хәсәнов, Мичурин, Сәйфелмөлеков, Омаров, Әхметов, Гарәф Фәхретдинов, Әмиров һ. б.’ иптәшләр акрынлап яшерен оешмага тартылдылар. Без капелла белән төрле җирләргә барып концертлар бирә идек. Бервакытны шулай Дрезденда булдык. Муса да безнең белән иде. Ул шулай йөргәндә кирәкле кешеләр белән сөйләшеп ала иде. Дрезденда җнде-сигез сәгать чамасы булдык, концерт бирдек. Аннары ял итү урыны кебек бер шәһәргә — Узидомга киттек. Бирегә Шәфи Алмаз, аныц Хәдичә атлы хатыны һәм профессор фон Менде килде. Узидомда берничә көн булдык, анда да концерт бирдек, листовкалар тараттык. Легионга кайтканда инде егетләргә дәрт кергән, рухлары күтәрелеп киткән иде. Безнең артистлар, музыкантлар группасы тарафыннан нигездә Салих Сәйдәшев музыкасы башкарыла, Кәрим Тинчурин әсәрләре куела иде. Капелла яшерен оешманың эшен алып баручы төп группа иде. Бер Радомда гына түгел, эшче лагерьларда, татарлар җыйналган һәммә жирдә, хәтта егерме-утыз татар булган җирдә дә капелла кешеләре аша яшерен оешма листовкалары таратыла иде. Муса еш кына үзе безнең белән йөри, ул үзе безгә бернәрсә дә сөйләми, әсәр язган кебек, һәрвакыт уйланып, алдындагы кәгазьгә карап утыра иде. Муса бөтен көчен шул яшерен оешма эшенә биргән бер кеше иде. Ул «Шүрәле» исемле пьеса яза иде. Пьесада татарның гореф-гадәтләре, кызлар жыры, егетләр җыры, илнең матурлыгын күрсәтә торган урыннар хәтердә калган. Шулай бер көнне Муса белән икәү сөйләшеп торганда, яныбыздан легион командиры фон Зиккендорф узып китте. Ул Муса белән исәнләште дә: «Коммунистларга каршы яза торган пьесагызны кайчан бетерәсез инде?» дип сорады. Мусаның бу вакыт төсләре үзгәреп китте. Аннары ул, тыштан салкын канлы булырга тырышып: «Әле бетмәде» дип җавап кайтарды. Зиккендорф аңа ашыгырга кушты, озак көттерүе өчен әрләп алды. Ул киткәч, Муса: «Юкка көтә фашист эте, мин ул теләгәнчә гомеремдә язачак түгелмен. Миннән алар андый әсәр ала алмаслар. Коммунист йөрәге, совет кешесе вөҗданы ничек кушса, мин шулай гына язачакмын, — диде. — Син, — ди, — Г итлерныц «Минем көрәшем» дигән китабын укыдыңмы?» — ди. Мии: «Юк», — дидем. «Син шуны укы әле.—ди.—Болар бит безне кешегә дә санамыйлар, алар- ныц төп максатлары башка милләтләрне кол итү», — дип, фашист идеологиясенең череклеге, кешелексезлеге турында кызып сөйләп китте. Шуннан без баракка кердек. Анда кергәч мин Мусадан шигырь сөй- ләвен сорадым. Ул үзенең соңгы вакытта язган берничә шигырен укып күрсәтте. Ул шигырьләрдә дә фашистларга шундый ук нәфрәт, туган илгә чиксез мәхәббәт чагыла иде. һәр юлы күңелгә, җанга якын. Шуңадыр ахры, Мусаның шигырьләре бик тиз хәтергә сеңә, бер уку белән истә кала иде. Шигырьләрен тыңлагач, һич тә тыныч кала алмыйсың: уйландыра, нәфрәт уята, көлдерә, елата иде аның сүзләре. Бу юлы да шулай булды. Туган ил, андагы бәхетле тормыш, балаларым, хатыным җанлы булып күз алдыма бастылар. Мин Мусадан үземнең өйдә калган улым турында шигырь язуын үтендем. Ул минем кайдан икәнлегемне, тормышымны сорашты. Мин үземнең кайда туганымны, семьям турында, җәйләүләрне, кымыз эчүләрне — барын да сөйләп бирдем. Муса язгалап утырды. Шуннан мин сөйләп бетерүгә, ул: «Менә, булды», дип шигырьне укый да башлады. «Урман кызы» көенә җырлана торган бу шигырьнең бер өлеше болай иде: Җыерчыклар кереп, чал керсә дә, Мактанырлык минем юлым бар, Биек күксел таулар күкрәгендә Арсландай минем улым бар... Хәзер инде без яшерен киңәшмәләргә дә җыела идек. Муса бездән отчетлар да таләп итә иде. Фашистлар: «Тәртип бозулар күренә, пропагандистлар билгеләп куярга кирәк», дип сөйләнә башладылар. Шуннан соң Муса безгә: «Үзебезнең яшерен оешмада эшләүче иптәшләрне проs. ,с. Ә‘. № п. 65 пагандист итеп куярга кирәк», диде. Без ул эшкә Сәйфелмөлеков белән Мичуринны (Корбановны) куйдык. Яшерен эш алып бару өстенә без радио аша концертлар да бирәбез. Бу вакытта инде безнең яшерен пропаганда эше бик көчле бара иде. Минем группада радист Омаров эшли. Кирәк чагында ул радиодан Совинформбюро хәбәрләрен дә тотып ала. Без Совет Армиясенең нинди уңышларга ирешүен радио аша белеп торабыз. Бу хәлләр безнең кулга алынуыбыз алдыннан иде. Бу вакытта гестапо да активлаша төште. Радом га Едлинога Муса белән бер егет килде,— фамилиясен хәзер хәтерләмим, — үзе немец формасы кигән иде. Аның белән дүрт-биш егет качып киттеләр. Алар Муса кушуы буенча партизаннар белән, Совет Армиясе белән бәйләнеш тоту өчен киттеләр. Муса безгә эшнең бөтен ягын да әйтеп бетерми иде. Мин анын белән күп кенә кешеләрнең аерым-аерым сөйләшүләрен хәтерлим. Ул сөйләшүләр шул яшерен оешма эшләре турында булырга тиеш. 9 август көнне булган бер яшерен киңәшмәдә «Совет армиясе белән, партизаннар белән бәйләнеш тоту хәл ителде», дигән сүзләрне мин Мусаның үз авызыннан ишеттем. Шуннан соң аерым команда булачагы, кораллы восстаниедә часовойларны үтерү мәсьәләсе хәл кылынып куелган иде. 14 августта кораллы восстание булачагы әйтелмәгән иде. Мин аны соңыннан гына белдем. Восстание ясап, бөтен легионны партизаннарга, аннан Совет Армиясенә алып китү эше яшерен оешма тарафыннан хәзерләнеп беткән иде инде. Габдулла Баттал, Хәсәнов һәм Сәйфелмөлеков яшерен оешманың типографиясендә басылган листовкаларны редакциядән алып кайталар иде. Листовкалар күбесенчә рус телендә язылган була, татарча листовкалар да бар иде. 11 августта Радом лагереннан Муса кинәт юкка чыкты. Шуннан соң инде мин Мусаны күрмәдем, һичкемгә белдермичә 10 августта немецлар аны кулга алганнар. Без аны кулга алтайлыкларын белми дә калдык. Безнең капелланы, «Шүрәле» пьесасын тикшерергә дигән булып, «Солдатенхайм»га—ашханәгә чакырып керттеләр. Анда Линке дигән немец офицеры үзенең автоматчылары белән безне кулга ала башлады. «Гайнан Курмашев, ишеккә!.. Хисаметдинов, Хәсәнов, ишеккә!» дип, автоматчылар безне берәм-берәм алып чыгып киттеләр. Чыгу белән үк: «Кулларыгызны күтәрегез!» дип, тенти дә башладылар, һәр- беребезнең каршыбызга берәр автоматчы баскан иде. Шуннан соң: «Боларның күбесе дошманнар» дип безне һәрберебезне легиондагы аерым-аерым изоляторларга яптылар. Сорау алганда миннән, теге листовкаларны күрсәтеп: «Сез бу листовкаларны беләсезме?» дип сорадылар. Мусаның дәфтәре, пьесалары баракта, Хәсәнов мендәрендә булган икән. Листовкалар да аңарда булган. Немецлар аларны шуннан алганнар. Шуннан соң инде безне, төркем-төркем бүлеп, Варшава төрмәсенә алып киттеләр. Бу — зур, биек койма белән әйләндереп алынган ике катлы хәрби төрмә иде. Койма өстеннән кат-кат чәнечкеле тимер чыбык тарттырып чыгылган. Капкадан кергәч, прогулка мәйданчыгы. Уң яктан коридор сузылып, ул икенче катка менеп китә. Сулда астагы катка керә торган ишек. Шуның эчендә төрмә. Без монда ялгызлар камераларында утырдык. Төрмәдәге тоткыннар арасында немецлар да бар, бер-ике генә рус кешесе, күбесе Радом группасындагы татарлар иде. Капка алдында Мусаны, башкаларга гыйбрәт булсын дип, бик каты кыйнаганнар. Моны безгә соңыннан сөйләделәр. Яшерен оешманың эшен тикшерү 1943 елның 25 октябренә чаклы дәвам итте. Кыйнау, җәзалауларның иң катысын без Варшава төрмәсендә күрдек. Миннән дә күп тапкырлар сорау алдылар. Миңа әйтәләр: «Листовкалар турында беләсезме сез? Иптәшләрегез ул турыда белүләрен әйттеләр инде», диләр. Әйтмәгән өчен мине җәзаладылар, резин 66 5* 67 таяк белән суктырдылар. Шунда мин алты тапкыр сугуларын хәтерлим, алтыга хәтле санаганнарың ишетеп яттым, калганнарын белмим инде, аңымны җуйганмын... Мин камерада гына аңыма килдем. Күземне ачып җибәрсәм, янымда тәрҗемәче унтерофицер басып тора. «Мин сезне бик кызганам, әйтегез, үзегезгә җиңел булыр», ди бу. Сорауны немец офицеры Хайс ала иде. Ул немецчә әйтә, тегесе мина русчага тәрҗемә итеп бара иде. Мин аңа: «Мин сезгә әйттем инде, яшерен оешманың булуы турында мин бернәрсә дә белмим, листовкалар хакында да берни белмим. Немец милләте цивилизацияле милләтләрнең берсе. Сез аңларсыз дип уйлыйм: кошны читлектән очырсаң, ул үз оясына таба оча, җәнлек тә үз өненә кача. Мин дә әсирлектән качарга җыенган идем. Сезне яратмавым, күрә алмавым да дөрес. Моның өчен мине атсагыз атыгыз, әмма шуннан башка мин бер нәрсә дә белмим», дидем. Бу безгә Муса тарафыннан бирелгән установка иде. «Ни сорасалар да белмимнән яхшысы юк. Беләм дисәң, нәрсә белүең турында әйтергә кирәк. Белмим дисәң, сүз шуның белән бетә», дип өйрәтә иде ул безне. Шуннан соң мин унтерофицерга яңадан әйттем: «Мин бернәрсә дә белмим. Үтенәм сездән — атыгыз мине. Минем моңарчы күргәннәрем дә җиткән», дидем. «Ә иптәшләрегез сезнең барысын да белүегезне әйттеләр», диде унтер- офицер. Мин берничә тапкыр һаман бер үк нәрсәне кабатладым: «Мин яшерен оешманы белмим, листовкаларны күргәнем дә юк, — дидем.— Качарга җыенуым дөрес, шуның өчен мине атыгыз. Әгәр мин, ач-ялангач торып та, сезне яратам дип әйтсәм, бу дөрес тә булмас, сез ышанмас та идегез», дидем. Тагын кыйнаулар, суктырулар дәвам итте. Безнең капеллада калын тавыш белән бик матур итеп җырлый торган Әмиров дигән егет бар иде. Мин инде йөрәк әрнегәннән, эч пошканнан, шул егет җырласа гына ярар иде дип ята идем. Менә ул күрше камерадан җырлап җибәрде, ләкин җырлап бетерә алмады, аны кыйнап туктаттылар... Варшава төрмәсендә ике ай газаплаганнан соң, безне — Габдулла Батталны, Зиннәт Хәсәновны, Гайнан Курмашны, Фәрит Солта- новны һәм мине — Берлингә алып киттеләр. Юлда сөйләшергә рөхсәт итмәделәр. Без ике ай буена бер-беребезне күрмәгән идек, прогулкага чыкканда да безне бергә чыгармыйлар иде. Кергәндә-чыкканда гына бер-беребезне күреп кала идек. Бер көнне часовойларның төшке аш вакыты булгандырмы, Габдулла Баттал кеше-кара югында гына миңа әйтте: «Листовкалар хакында мин Мәхмүт Җамалетдиновка ышанып әйткән идем, безне ул саткан», — диде. Берлингә килеп җиткәч, безне, ябык машинага төяп, Моабит төрмәсенә алып киттеләр. Моабитның камераларын әле хәзер дә хәтерлим: озын коридор сузылып киткән иде. Шунда безне өч-дүрт сәгатькә утыртып калдырдылар. Килгәч тә әле камераларга бүлмәделәр. Өчдүрт сәгатьтән соң безне, яңадан ябык машинага утыртып, Тегель төрмәсенә (Вейдельштрассе, 39) алып киттеләр. Германия Коммунистлар партиясенең җитәкчесе Эрнст Тельман да шул төрмәдә утырган. Аның утыруы турында соңыннан миңа Александр Дмитриевич Русанов дигән кеше сөйләде... Төрмә бинасы тәре рәвешендә бер-берсенә аркылы итеп ике буйга- салынган. Коридор уртасы ачык. Шул ачыклыкта аска челтәр куелган. Төрмәдәге тоткын үз-үзеп юк итәргә уйлап ташланса да беркая китә алмый, әлеге челтәр өстенә генә төшә. Монда меңләгән аерым-аерым камералар бар, ерак түгел мунчасы да бар. Төрмәнең бер башында, өченче катта, минем камера иде. Безнең камералар бер-берсеннән ерак, без берберебезне прогулкага чыкканда гына күреп кала идек. Камералар кечкенә. Стена " буена ятак шикелле нәрсә каплап куелган, киемнәреңне салып скәмьягә куясың. 68 Ашарга иртә белән бер кисәк ипи, төшкә баланда бирәләр, сеткага салып өч-дүрт бәрәңге ташлап китәләр иде. Безнец хәлләр бик начар иде. Габдулла Баттал Варшава төрмәсендә үк шешенде, ашаганы үтми башлады. Бу төрмәдә безне тагын да ныграк җәзалый башладылар, аерым камераларга яптылар. Бер көнне шулай камерада утыра идем, өстән шытыр-шытыр иткән тавыш ишетелде. Карасам, бауга бәйләнгән бер шырпы тартмасы төшеп килә. Тәрәзәдән тартманы тартып алдым. Язу немецчә язылган, тәмәке сораганнар иде. Миндә тартырга бернәрсә дә юк иде. Моннан күреп мин дә үземнең одеялдан берничә җеп суырып алып бау ясадым да язуны аска төшереп җибәрдем. Минем соравыма каршы аннан ярты бит чамасы бер кәгазь менде. Бу кәгазьнең өске уң як почмагында совет самолеты, түбәнрәк янып яткан немец самолеты ясап куелган, димәк, совет самолеты бу немец самолетын бәреп төшергән итеп ясалган иде. Мин шуннан, түбәндә художник утыра икән, дигән уйга килдем. Кәгазь янында тартмада ике сигарет, ике шырпы да бар иде. Мин сигаретларны бүлеп, югарыдан тагып язу төшмәсме дип көттем, ләкин аннан бүтән төшмәде. Атканиардырмы аны, белмим, аның өлешен немец политик тоткынына бирдем. 1944 елны Англия, Америка самолетлары Берлинны бик каты бомбага тота башладылар. Шундый чакларда төрмә эче гүләп тора иде. Бер тапкыр бомбага тоту вакытында мин, куркудан койканы күтәреп, башымны шунда тыгып кереп утырганмын. Тешем-тешкә бәрелә иде. Шуннан соң бераздан дәртләнебрәк китеп, үземне-үзем сүгә башладым: «Кара син, мәйтәм, кемнән куркасың? Сине берәү дә бомбага тотмый, ә фашистларны дөмбәслиләр бит, немецлар курыксын», дип сөенеп, поскан урынымнан чыктым. Шул вакыттагы күренешне берәр художник карап торып рәсемгә төшерсә, шаккаткыч бер нәрсә килеп чыгар иде: фашистларның үзәге булган бөтен Берлин ут эчендә калган кебек яна иде. Самолетлар гүләгәндә надзирательләр тизрәк качарга ашыгалар иде. Алар китүгә тоткыннар сөйләшә башлыйлар, һәр милләт үз телендә сөйләшә. Шулар арасында миң дә: «Габдулла, Гайнан!» дип кычкырып куям. Ләкин бернинди дә җавап бирүче юк, татар телендә сөйләшү ишетелми. Бер көнне «Синий платочек» көенә сызгырган тавыш ишетелде. Бу кеше көйнең яртысын сызгырып бетерүгә, икенче яртысын мин дәвам иттердем. Шуннан сон: «Кем сызгыра?» дип сорадым. «Я,—дип кычкырды бер кеше.—Я — Александр Русанов, капитан государственной безопасности, личный адъютант генерала Строкача, начальника штаба партизанского движения Советского Союза», ди. «Прогулкага чыкканда мине күреп кал», ди. Шуннан ул «Широка страна моя родная...» җырын кычкырып җырлап җибәрде. Мин аңар: «Ничек курыкмыйсын син?» дидем. «Мине үлем җәзасына хөкем иттеләр инде. Миңа бернәрсә дә куркыныч түгел. Синең мине күрәсең килсә, әйтим: мине француз офицеры белән прогулкага алып чыгалар», диде Русанов. Мин, прогулкага чыккач, аны күреп кул болгадым. Сөйләшеп булмый иде. Ул да, мин сине күрдем, дигәндәй, кул болгап китте. Соңыннан берничә айлар утыргач, без аның белән бераз сөйләшеп тә алдык. Бер көнне бездән кемнең нәрсә укырга теләвен сорадылар. Мин: «Рус телендә китап укырга мөмкинме?» дидем. Монда Пушкин, Толстой китаплары да бар иде. Фашистлар үзләренә калса кешелекле булып күренергә тырышалар иде. Миңа бер газета китерделәр. Карасам, газетага хәрби киемнән, совет погоннары таккан килеш Русаковның рәсемен басканнар. Мин бер бомбага тоту вакытында Александрга: «Саша, газетада синең хәрби киемнән төшкән рәсемеңне күрдем»,— дип кычкырдым. «Син шуңа ышанасыңмыни?»—ди Русанов. Мин әй- тәм: «Белмим», дим. Шул сүзләрдән соң ул тынып калды. Иртәгесен 69 ул үзе мина эндәшеп: «Син шуңа ышанасыңмыни?», дип кабат сорады. Мин: «Ышанмыйм», дидем. «Менә монысы өчен мин сине яратам, — диде Русанов. — Мине үлем җәзасына хөкем иттеләр. Газетада язылганнарның барысы да ялган», диде. Төрмәдәге башка тоткыннар безне «Җәлилчеләр» дип Русанов аркылы белгәннәр ахры. Бер сөйләшү вакытында Русанов миңа: «Җәлилчеләр биредә утыралар, мин аларны күрдем» дигән иде. Бу төрмәдә мин 1943 елның октябреннән алып 1944 елның апреленә чаклы утырдым. Русанов мин чыкканда да анда калды... Төрмәдә авыр газап, кыйналу, түбәнлекләр күргән чакта да совет патриотлары ныклык, чыдамлылык күрсәттеләр. Муса батырларча көрәшен дәвам иттерә, фашистларга нәфрәт белән сугарылган шигырьләрен яза иде. Тоткыннар арасында Мусаның шигырьләре, аерым кәгазьләргә язылып, кешедәнкешегә күчеп йөри иде. Прогулкага чыккач, кулыңны артка куеп торасың да, яныңнан узган чакта кулыңа кәгазь төртеп китәләр иде. Аннары җае белән бу кәгазьне укып, шулай ук башка кешеләргә бирәсең. Шул рәвешчә, кайбер аерым язулар тиешле кешесенә барып җиткәнче, айлар үтә иде. Шул юл белән минем кулга Мусаның бернйчә шигыре: «Ана бәйрәме», «Юату» һ. б. килеп керде. Шигырьләр 1943 елның декабреннан алып 1944 елның апрель айларына кадәр килеп торды. Аның төрмәдә язган күп кенә шигырьләрен һәм җырларын яттан да белә идем. Басылып чыкмаган шигырьләреннән «Төн. Төрмә» исем- лесе хәтеремдә: Төн. Төрмә. Тирән тынлык. Бер тавыш юк бүлмә эчендә. Тик тыштагы төнге часовойның Аяк тавышы гына ишетелә. Йокы килми, төрле уйлар килә, Әнә анам, балам, сеңелләр, Ә иркәмнең соңгы язган хатын Тагын бер кат укыйм күңелдән. «Хатларыңны алдым, җаным, Рәхмәт сиңа. Онытмыйсың әле иркәңне. Эчелеп сагынам сине, өзелеп, өзелеп, Кавышыр көннәр тагы җитәрме?» Мин шатланып сиңа кайтыр идем, Иркем булса иде кулымда. Булса иде билдә үткен кылыч һәм алсу таң барыр юлымда. Ачы тормыш җиле кире исте. Кылыч та юк миндә, мылтык та, Ә йөрәгем әле һаман тибә Ишетәмен төнге тынлыкта. Төн. Төрмә. Тирән тынлык, Бер тавыш юк бүлмә эчендә. Тик тыштагы төнге часовойның Аяк тавышы гына ишетелә. 1944 елның февралендә мине чакырып чыгардылар да, Солтанов Фәрит, Шәрипов (Шәриповны элек белми идем, ул да яшерен оешмада эшләгән булса кирәк) һәм мине конвой белән алып киттеләр. Фәритне юлда төшереп калдырдылар. Поезддан ул хушлашып төшеп калды. Безне конвой белән алып китеп барганда әлеге төрмәдә йөргән унтер- 70 офицердан мин: «Башка иптәшләрнең язмышы ничек?» дип сорадым. Ул башка тоткыннарның җәзалап үтерелүләрен әйтте. Безне Франциягә, легион урнашкан Ле-Пыо лагерена алып килделәр. Мин бик хәлсез идем, аягымда басып торырлык та көчем юк иде.. Иптәшләрем, яшерен оешманың кулга алынмый калган членнары, мине лазаретка урнаштырырга ярдәм иттеләр. Мин аларга Муса турында, төрмә хәлләре турында сөйләп бирдем. Аның күңелемә ятлаган шигырьләрен сөйләдем... Мин лагерьга килгәндә, немецлар берничә татар егетен, яшерен оешманың эшен дәвам иттереп, партизаннар белән элемтә тоткан өчен гыйбрәт булсын дип, әсирләр алдында асканнар иде. Лагерьга килеп урнашкач та мин: «Элек капеллада эшләүчеләрдән кем дә булса бармы хәзер?» дип сорадым. Миңа: «Бар», диделәр. Шунда Гарәф Фәхретдннов килеп чыгып мине кочаклап алды. Маликов белән 1 әрәев килеп, мине үз бүлмәләренә алып киттеләр һәм, артык сүз сөйләшергә ярамый, дип миңа күз кыстылар. Монда хәзер чын музыкантлар һәм шымчылар куелган иде. Гәрәев, Фәхретдинов, Маликов миңа лагерьдагы хәлләрне сөйләп бирделәр. Мин Мусаның төрмәдән җибәргән иң соңгы әсәрен — «Соңгы сүз» шигырен сөйләдем. Гарәф миңа: «Без унсигезендә качабыз», диде. Бу июнь ае иде. Мин әйтәм Гарәфкә: «Мине дә алып китегез», дим. «Кая алып китәсең сине, бераз рәтлән, савык, адәм рәтенә кер, аннары башка группалар белән качарсың», ди Гарәф... Соңыннан аларның унсигез кеше качканын белдем. Шушы беренче качудан соң немецлар афишалар кадакладылар, качуга каршы бик каты чаралар күрә башладылар. Шулай да тоткыннарда бу үлем почмагыннан качу уе сүрелмәде. Минем янда Гәрәев белән Маликов бар иде. Бер көнне мин аларга качу турында тәкъдим ясадым. Франциядә өч төркемдәге партизаннар хәрәкәте бар иде: «ФТП — коммунистлар җитәкчелегендә, ФФИ— де гольчылар һәм АС — монархистлар җитәкчелегендә. Яшерен оешманың калган членнары Маликов аша «ФТП» партизаннары отрядының командиры Цегель белән бәйләнеш тота, партизаннарга легионда ничә немец, күпме корал барлыгын хәбәр итеп торалар иде. 30 июнь көнне, больницада ятканда, ике автоматчы килеп, мине тагын кулга алдылар. Мине Ле-Пыо төрмәсенә алып киттеләр. Тагын сорау алу, газаплау башланды. Шуннан соң бу төрмәдән мине французлар белән бергә бер машинага утыртып, баулар белән бәйләп, Лион төрмәсенә китерделәр. Башка машиналарда татар, рус егетләре дә бар иде. Безне, утыз кешене, бер подвалга китереп керттеләр. Бер көн, бер төн шул подвалда яттык. Аннары безне сигезәр кеше итеп камераларга бүлделәр. Тоткыннарның күбесе французлар булып, руслар да, башка милләт кешеләре дә бар иде. 24 августта эвакуация башланды. Куллары богауланган бер меңнән артык кешене, унар-унар итеп зур бер колоннага тезеп, станциягә алып киттеләр. Яннан өч рәт немец конвое бара иде. Ике генә урам узуга, югарыдан тыр-тыр ата башладылар. Без җиргә яттык. Партизаннар йортлардан немец конвойларына атканнар икән. Вокзалга килгәч, безне товар вагоннарына утырттылар. Уң якта унбиш кеше, сул якта унбиш кеше, уртада ком тутырылган капчыклар тора. Конвойлар белән китеп барабыз. Шалон һәм Манон шәһәрләре арасындагы Турнус дигән җирдә, Крузилский таулары буенда самолет гүләгәне ишетелде. Бомба шартлаган тавыш яңгырау белән эшелон туктады. Конвойлар җиргә төшүгә, таулардан аларга партизаннар ата башладылар. Минем кулымдагы богау бер француз тоткыны кулындагы богауга беркетелгән иде. Бер-беребезгә сыена-сыена качмакчы булабыз. Шул рәвешчә мүкәләп ишек төбенә килдек. Карыйм: аста — берничә метр гына җирдә немецлар тезелеп ятканнар, француз партизаннары Тау башыннан аталар. Шуннан без, шуыша-шуыша китеп, виноград куаклары арасына кереп качтык. Немецлар киткәнче чокырда яттык. Безнең икебезнең дә хәл беткән иде. Чокырда ятабыз. Мин французча, ул русча бер сүз дә белмибез... Күпме ятканбыздыр, хәтерләмим. Кич җитеп, караңгыланып килгәндә, безнең тирәдә кемнеңдер качып барганын, аны кемдер куганын һәм ату тавышын ишеттек. Бераздан соң безнең өстә дә качучы тоткыннарны эзләгән тавышлар ишетелде. Фашистлар чокыр эченә автоматлардан ата башладылар. Ләкин безгә эләкмәде, без туфрак белән күмелгән идек, шуңа күрмәделәр дә. Бераздан инде китеп баручы паровоз тавышы ишетелде. Без шатлыктан бер-беребезне кочаклап алдык, чокырдан чыгып авылга юнәлдек. Юлда бер каравылчыны очраттык. Озын гына буйлы, өстенә куртка, башына беретка кигән бер кеше иде ул. Без аңардан партизаннар янына илтүен сорадык, ул үзе белән ияртеп безне партизаннар янына алып китте. Минем иптәш француз теге картка нидер сөйли дә сөйли, минем турыда «рус-рус» ди. Французлар партизаннарны макизар — «урман кошлары» дип атыйлар икән. Ниһаять, без партизаннар арасында. Безне әйбәт итеп сыйладылар. Кулымдагы богауны игәүләп чишүләрен генә хәгерлим, арудан, хәлсезлектән йоклап киткәнмен. Икенче көнне без машина белән Шато дигән француз замогына килдек. Монда партизаннар бригадасының штабы икән. Капкадан керү белән безнең кулларны артка куйдырып алып киттеләр. Менә безнең икебезне ике бүлмәгә алып кереп, сорау ала башладылар. Тәрҗемәче бер поляк иде. Үзем турында мин, шундый-шундый рус офицеры, әсирлектә булдым, дип сөйләп бирдем. Кулларны тагын артка куйдырып, безне караңгы бер подвалга китереп яптылар. Монда бик күп кеше бар, хатын-кызлар тавышы да, немецчә сөйләшкән тавышлар да ишетелеп китә иде. Партизаннар үзләренә эләккән әсирләрне шунда ябалар икән. Минем инде качып та яңадан элекке хәлгә төшүемә, җитмәсә фашистлар белән бергә ябып куюларына ачуым кайный башлады. Таң аткач, тагын сорау алырга алып киттеләр. Мин аларның бу эшенә протест белдердем. Шуннан соң гына безне подвалдан чардакка күчерделәр. Шунда мин күпмедер йоклаганмын. Уянсам, янымда бик күп кеше, татар егетләре дә бар иде. Берсе шунда: «Арагызда коммунист барлыгын әйтә күрмәгез. Алар (де гольчылар) коммунистларны яратмыйлар» диде. Шунда гына мин де гольчылар кулына килеп эләгүемне белдем. Франция фашистлардан азат ителде. 15 декабрьда без Париждагы Совет консуллыгына хат яздык. «Без фашистлар тоткынлыгыннан качып, француз партизаннарына килеп кушылган совет кешеләре, безне туган илебезгә кайтаруыгызны сорыйбыз», дидек. Унбиш көннән соң Совет консуллыгыннан хәбәр килде һәм Лион шәһәрендә җыелу пунктлары хәзерләнә башлады. Мин шунда иң элек батальон командирының политик агарту эше буенча урынбасары, аннары батальон командиры булып эшләдем. Франциядә без 1945 елның 15 ноябренә чаклы яшәдек. Сугыш беткәч, Ле-Пыога барып чыктык. Элекке легиончылар барысы да диярлек фашистлардан качып, партизан булып киткәннәр һәм Франция хөкүмәте тарафыннан орденнар, медальләр белән бүләкләнгәннәр иде. Партизаннар отрядында алар барысы да батырлыклар күрсәткәннәр. Татар егетләре безне шундый сөенеп, яхшы итеп каршы алдылар. Шунда без онытылмас дустыбыз Мусаның һәм дошманнан курыкмый көрәшеп үлеп калган башка иптәшләребезпең язмышын белдек һәм аларны тирән хөрмәт белән искә алдык.