ГАДЕЛ КУТУЙ БЕЛӘН БЕРГӘ
(Тууына 55 ел тулу уңае белән) адел Кутуй белән бергә булган көннәр миндә онытылмаслык тирән истәлекләр калдырды. Мин ул чакта «Красная Армия» исемле фронт газетасында Политуправление вәкиле булып эшли идем. 1944 нче елның яз айларында ук безнең фронтта да татарча газета чыгару хәл ителгән иде. Ләкин фронт шартларының төрле сәбәпләре белән ул көзгә кадәр чыга алмады. Шулай да аңа сотрудниклар тупланды' Тагын да берәү көтелә иде. Без инде — яңа гына фашистлардан азат ителгән Польша җирендә. Редакция урнашкан махсус поезд урман эчендә тора. Сентябрь ае. Бездә күтәренке рух, поляк халкында чиксез зур шатлык... 1944 нче елның 11 нче сентябренә каршы төндә безнең редакциягә Гадел Кутуй килеп төште. Мине аның белән язучы Гариф Галиев таныштырды. Иртә белән алар ашханәдән чыгып киләләр иде. Гадел Кутуй хакында, аны элек күрмәгәнлектән. башкачарак уйлый идем. Ә ул бик тыйнак, гади икән. Ул бик җитез, төскә яшь чырайлы, кара озын чәчле, какча яңаклы; сипкелле- сыман шат йөзендә сизелер-сизел- мәслек ниндидер бер саргылтлык бар. Анарда һәр кешене үзенә тарта, әсир итә торган яшерен бер көч бар кебек. Шуңа күрә дә яна коллективта ул үзен бик тиз танытты һәм берничә теллә чыга торган фронт газетасы редакциясенең күп милләтле сотрудниклары арасында зур ихтирам казанды; алар арасындагы язучылар, журналистлар, шагыйрьләр, Кутуйның үз сүзе белән әйткәндә, «Мәскәүдәге дуслары» булып чыктылар. Сталинград өчен батырларча сугышып, үзен таныткан һәм дан казанган җырчысугышчы, ялкынлы журналист Кутуй яңа эшкә күчкәннең икенче көнендә үк фронт газетасының махсус хәбәрчесе булып алдынгы сызыкка китте. Ул батыр совет солдатлары белән бер окопта яши, аларга шигырьләрен сөйли, газеталар укый, солдатларга һәм командирларга иң якын кеше булып китә һәм кирәкле материалларны теләгән урында үз вакытында ала белә. Тыныч минутларда солдатларга хатлар язышкан Кутуй һөҗүм вакытларында, автоматын алып, алдынгы сафта була. Ләкин ул үзенең Г 73 бу эшләрен^ берәүгә дә сөйләми, аныи. шундый куркусыз һәм батыр җурналист-сугышчы булуы турында башка иптәшләре сөйлиләр һәм аерым часть командирлары редакциягә хәбәр итәләр. Бу хәлне белеп, газета редакторы Кутуйга бераз сакланырга киңәш бирә, ләкин Кутуй: «Мин бөек Ленин партиясенең бер члены, бу исемне алдынгы сафта аклар өчен мин үзем теләп фронтка килдем», — дип җавап бирә. Аның әдәби материаллары көй саен диярлек редакциягә килеп торды һәм алар басыла бардылар. «Кызыл Армия» газетасында тик татар телендә генә аның егермедән артык хикәя, очерклары һәм дистәләгән шигырь, мәкалә, корреспоиденция- ләре басылды. Болар барысы да аның искиткеч эшчәнлеге хакында сөйлиләр. Ләкин, муеныннан эшкә күмелүенә карамастан, Гадел Кутуй иптәшләре белән ял итәргә дә вакыт таба иде; хәер, аның ял итү сәгатьләре дә иҗади эш белән үтә торган булды. Бу — аның үз эшенә «артык айнык», намус белән каравыннан, иленә булган бетмәстөкәнмәс мәхәббәтеннән килә иде. ЛАенә 1944 елның 1 нче октябре. Төшке аштан соң яки вакыт булган араларда бергәләп чәй эчү бездә гадәти төс алганлыктан, ул көнне дә бомба актарган чокыр эчендәге учакта чәй кайнады. Их, ул вакытлардагы солдат котелогында пешкән чәйнең тәмлелеге! Учакта чәй кайный, без чокыр кырыена утырып сөйләшәбез. Кайдандыр бер елан килеп чыкты. Кинәт чокыр кырыеннан ком ишелеп тә төште, елан учакка килеп тә керде. Без аңа уттан чыгарга ирек бирмәдек. Кутуй җанланып китте һәм: «Гитлерның да шулай безнең утларда көйрәр көне ерак түгел инде...» — дип куйды. Еланны керпе куып китергән икән. Бөтен җирен китереп чәй пешерүне Гариф Галиев үз өстенә алды. Алдагы көнне мин ААендзежец шәһәреннән бераз вино һәм алма алып кайткан идем. Г. Кутуйга алманың иң кызылы туры килде, ләкин ул: «Тигез булсын», — дип, алмаларны кискәләп куйды һәм борынгы грекларда алма белән бәйләнгән сугыш мифлары турында сөйләп китте. Мин башта бераз тамакларны чылатып, аннан алма белән чәй эчәргә тәкъдим ясадым. Моңа Гариф та, Гадел дә кушылдылар. Ләкин Гадел исерткеч эчемлекләрне бик аз эчә яисә бөтенләй үк эчми иде. Урманда кичке шәфәкъ җәелә башлады, учак әле- дөрли. Гариф Галиев «Буранбай», «Рәйхан» көйләрен күтәрде, без дә аңа кушылдык. Яңгырау урманга җәелде һәм, әллә кайлардан әйләнеп, кире җавап кайтарды. Чират миңа җитте, бер шигырь укыдым. Шуннан Гадел басты. Ул «Халык бара» шигырен башта татарча, соңыннан аеруча рухлы итеп рус телендә сөйләде дә, «Менә болай ярыйсы!» — дигәнсы- ман, «Я, ничек?» — дип куйды. Без кул чаптык. Ләкин ул, бераздан соң башын түбән иеп, сүрелә барган учакка карап җырлый башлады. Ул юллар минем көндәлегемдә түбәндәгечә язылып сакланганнар: ... Учак яна, учак яна, Ник мин яналмыйм икән? Янар чаклар үтте инде, Хәзер яналмыйм, иркәм!.. Урман шаулый, урман шаулый, Ник мин шауламыйм икән? Шаулар чаклар үтте инде, Хәзер шауламыйм, иркәм! Гадел бик күп шигырьләрен яттан белә һәм аларның кайберләрең, кул? ларын я артка куеп, я алга таба сузып: «Маяковский менә шулай сөйли иде». — дип укып күрсәтә иде. Шулай бер сөйләшкәндә «Тапшырылмаган хатлар»ның чит илләрдә дә басылып чыгуын искә алып, укучылар алдында үзен бик зур бурычлы сизүен әйткән иде. Безне Гадел Кутуйның ару-талуны белмәгән түземле эшчәнлеге сокландыра иде. Ул барысына да өлгерә иде. Мәкаләләре, очерклары, шигырьләре рус, татар, казакъ һәм үзбәк телләрендә чыга торган фронт газеталарында өзлексез басыла килде. Ул сугыш беткәч зур әсәрләр язу турында хыяллана иде. «Рөстәм маҗаралары»ның икенче, өченче кисәкләрен һәм совет солдатлары турында роман язу өчен ул материал туплый, сызмалар ясый иде. 74 Гадел Кутуйның шулкадәр бирелеп эшләвенә аңарда кайнаган илгә булган мәхәббәте илһам бирде. «Сагыну» әсәре өстендә эшләгәндә Гадел Кутуй күпме хыялланмады һәм йөрәгеннән нинди генә кичерешләрне үткәрмәде икән! Чит ил күге. Дошманны җиңеп алга барабыз; туып үскән җирләр, каз бәбкәләре көтеп үскәи көмеш сулы күл буйлары ераклашкан саен, йөрәкләрдә изге юксыну ялкыннары арта гына. Ә Гадел Кутуйда ул юксынулар тирән ярсу белән аралашып. илне сөюче бөек көчкә әверелә һәм ул: II туган ил, и матур ил, Калдың бездән еракта, Калсаң да бездән еракта Күңелдә син һәрчакта, — дигән, әле язылмаган шигырьнең башында өлгергән юлларын аерым җылылык белән кабатлый торган иде. Таң .беленмәгән әле. Төнге эшләрне бетереп, газета сотрудниклары ялга таралган, тик ротацион цех кына шаулый. Мин секретарь Сушконың бүлмәсенә керәм, анда Гадел утыра. Кул кысыштык, мин борчымыйм дип чыга башладым. Ул мине туктатты, түш кесәсеннән кечкенә блокнотын чыгарып, сигез юллык шигырен укыды. Ул сөю һәм сагыну хакында иде. Аннары үзенең гомерлек иптәшен саф мәхәббәт белән сөюен, балаларын чиксез яратуын һәм сагынуын, хәтта төшләрендә күрүен тирән җылылык белән сөйләп алды. Берничә көн үткәч, Гадел шул ук шигырьнең икенче вариантын укыды. Анысы күләме ягыннан зуррак һәм асылында илгә булган мәхәббәт тойгыларына багышланган иде. Гадел бу шигырь юлларын көчле дулкынлану белән укып бетергәч, анда әле үзенең илгә булган сөю хисләренең бирелеп җитә алмаганлыгын әйтте һәм: «Мин аны нәсердә биреп карыйм», — диде. Шунда ук М. Горькийиың «Давыл хәбәрчесе»н, «Лачын турындагы җыры»н, И. С. Тургеневның проза белән язылган шигырьләрен үрнәк итеп сөйләп китте. Күп көч, түземлелек белән эшләү аркасында гына «Сагыну» әсәре барлыкка килде. Ул аны үзе шулкадәр яратты ки, еш-еш безгә укый торган булды, ләкин газетада бастырырга бирмәде. «Мин әле аны шомартам»,— ди торган иде. Гадел Кутуй командировкадан кайтса, күмелеп эшли — аның буш минутларын күреп булмый. Төрле яктан килгән шигырьләргә төзәтмәләр кертә, яшь авторларга киңәшләр биреп, хатлар яза. Үзенең беренче шигырь һәм очеркларын окопларда яза башлаган Зәкәрия Әхмеровка ул зур ярдәм күрсәтте һәм аның беренче әсәрләре Кутуй булышлыгында басылдылар. ’ Фронт газетасында минем дә шигырьләрем аның ярдәмендә басылып чыктылар. «Син янымда» дигән шигырем «Совет әдәбияты»нда басылып чыккач, Гадел миңа «серне» ачты: ул аны журналда бастыру өчен Казанга җибәргән булып чыкты. • Көннәр үтте. Безнең сафлар җиңү тантанасына якынлашты. Туган яклар ераклашкан саен, үз илен сагыну, иптәшләрен юксыну Гаделдә арта гына барды. «Сагынган саен сагынасы килә» дигән сүзләрне еш кына әйтеп: И туган ил, и матур ил, Нур бирә калаларың, һәр иртә-кич сине, илем, Сагына балаларың, — дия торган булды. Ул үзе белән бергә эшләгән татар халкының күренекле язучыларын, сәнгать, культура эшлеклеләрен күрәсе килүен әйтә. М. Җәлил, К. Нәҗми, Г. Кашшаф, С. Сәйдә- шев, Ф. Туишев, Г. Бәширов, Ф. Хөсни һ. б. белән бергә булган чакларын искә ала һәм тагын да бер очрашып, Сталинград окопларыннан башлап Берлингә кадәр килгән солдат «котомкасындагы» язылачак әсәрләренең сызмаларын, башында йөргән геройларын аларга җиткерергә теләгәнлеген сөйли иде. Гадел Кутуй Варшава һәм Одер өчен барган сугышларда да солдатлар белән беррәттән катнашты, автоматын кулга алып, танкларга утырып, сугыш эченә керде... Колак төбеннән сызгырып үткән пуляларның., җирнең астын-өскә актарган бомбаларның ярчыклары үзенә тимәвенә гаҗәпсенеп, киләчәктә дә сау калачагына ышаныч белән сөйли иде ул. 75 Җинү изы килде. Без Познань шәһәрендә идек. Берлин операциясе эчен зур хәзерлек бара. Сотрудниклар, хәбәрчеләр командировкада, gу командировкага Гадел Кутуй башта китә алмады: сәламәтлеге начар булганлыктан, врачлар ана рөхсәт итмәделәр. Св. Войцех типографиясеннән ерак түгел Петрово Җияка урамындагы 39 нчы номерлы йортта татар редакциясе урнашты. Гадел командировкага китә алмавына пошына һәм: «Кайдан күрендем мин шул врачларга?» — дип борчыла иде. Ләкин ул бөтенләй эшкә чумды, күп вакытта кроватенда мендәрләргә терәлеп утыра да тезләренә куеп яза. Әйләнә-тирәсендә китаплар өелеп ята. Йорт хуҗасы ихтирамлы Юзефа Патроль үзенең бай китапханәсен Кутуй өчен ачык тота. Анда И. С. Тургеневның томнары, Короленко, Толстой әсәрләре, Чернышев- скийиың философик хезмәтләре, элекке дәреслекләр һ. б. бар. Гадел туларның барысын да укый, тарих белән кызыксына. Бервакыт ул И. С. Тургеневның проза беләп язылган шигъри әсәрләрен укып утыра иде. Мине янына чакырып: «Монда һәрбер сүз солдат кебек үз урынында тора, нинди тирән мәгънә, сөю-сөелү дә, кайгы һәм шатлык та ничек оста бирелгән һәм тормышның мәңгелек музыка тавышы ничек горур яңгырый... Менә кемнән өйрәнергә кирәк!..» — дип сөйләп китте. Икенче бер вакытта Гаделнең газеталар карап утырган чагына туры килдем. Ул миңа «Комсомольская правда» газетасының 1945 иче елның апрель урталарындагы бер санында басылган ике кечкенә шигырьне күрсәтте. «Сүзләргә саранлык, мәгънәләрнең киңлеге һәм күз алдына килеп баскан тормыш картиналарының байлыгын кара... Шигъри әсәр шулай булырга тиеш, мин аларны тәрҗемә итеп, журналга җибәрәм»,— диде дә, кайчы белән кисеп алып, түш кесәсенә салып куйды. Алар молдоваи шагыйре Буков шигырьләре иде. Мин татар газетасы редакциясе урнашкан йортның өченче катында яшим. Бергәләп чәй эчәргә мин Гаделне дәшәм. Без бүлмәнең тәрәзә төбендә утырабыз. Тышта яз. Польшада күптән инде кар юк, ләкин чәчәкләр күренми әле, йорт янында үскән карт каштаннар яңа гына бөреләнергә җыена... Гадел табигатьне күзәтеп: «Эх, безнең Россиянең шаулы язлары! Гөрләвекләр яңа гына ага башлый, ә тау битләрендә умырзая, кук чәчәкләр чыгып та өлгерә... ә юкә агачлары, берсе икенчесеннән көнләшкән кебек, куакланып чәчәкләнә, һава хуш ис белән тула, күңелгә нинди рәхәт анда!..»— дип куйды. Мин аны озата төштем, кулларны кысып хушлашканда ул: «Син инде, дус кеше, мине чакырма, миңа өченче катка менү авыррак, чәеңне генә ал да минем янга төш, миндә утырырбыз», — диде. Берлинне алу өчен барган сугышларда Г. Кутуй алгы сызыкта була алмавын авыр кичерде. «Мин Берлингә барыбер барып җитәрмен»,— дигән сүзләре, бүген генә әйтелгән кебек, һаман колагымда... Аның шул көннәрдә басылган очерклары, хикәя, мәкаләләре безнең солдатларны җиңүгә чакырды. Газетаның март ае саннарында гына да Г. Кутуйның «Г. Кутуй», «К. Га- делшин», «Р. Асадуллин» имзалары белән уннан артык материалы чыкты. Алар арасында зур күләмдә булган: «Советлар Союзына хезмәт итәм», «Оста артиллерист», «Күпер янында». «Берлин юлында очрашу», «Офицер Исхаков» кебек очерклар бар. Апрель аенда госпитальгә керер алдыннан Г. Кутуй «Т-75-781», «Иделдән — Одерга» исемле очеркларын бастырды, «Хәнҗәр» хикәясен тәмамлады һәм ул «Кызыл Армия» газетасының 1 май санында басылып чыкты. Апрель урталарында Г. Кутуй госпитальгә керде. Редакция урнашкан поезд 18 иче апрельдә Германия җирендәге Топпер станциясе янына күчте. 22 нче апрельдә миңа Поз- наньга самолетта кире очарга туры килде. Типографиядә йомыш ла р ы м - ны бетердем дә, аннан ерак оулма- ган бер бакча эчендәге Гадел яткан госпитальгә ашыктым. Озын коридордагы 7 нче бүлмәне күрсәттеләр. Керүем белән мин аның кроватена таба ашыктым, без кочаклаштык. Палатадагы башка авырулар тынып калдылар, алар барысы да эчке ак бельедан, тик Гадел генә буйлы халат-костюм нан. Мин кергәндә, ул кроватенда мендәргә сөялеп утыра иде. Кәефе күтәрелеп китте, елмаеп җибәрде. Минем кулларымны тоткан килеш, чын күңелдән шатланып, ул нәрсәләрне генә сорашмады! Берлингә барырга ашыгуын, тик врачлар гына рөхсәт итмәвенә зарланды. Без, җайлап, озын коридор буйлап бакчага чыктык, скәмьягә утырдык. Көн аяз, җылы, матур. Күктән төрле якка безнең самолетлар үтеп тора. ...Ул көнчыгышка очкан самолетларга карап, балаларча елмаю белән, миңа туган якларына һәм Галимә, Рөстәмнәр исеменә сәлам тапшырырга куша, туган илен, якыннарын, дусишләрен сагынуын сөйли... Хәзер инде Кутуйиың тавышында ниндидер басынкылык сизелә, ләкин күңеле шат. Аның ышаныч белән янган күзләре никтер түбән таба карыйлар. Ул әле генә нәрсәдер хакында сөйләп бетергәнсымаи: «Әйе», — дип тора да, әкрен генә тавыш белән: Безне озаткан сукмакларны Капламасын үләннәр, Яз кайтмасак, көз кайтырбыз, Сез көтегез, сөйгәннәр! — дигән юлларын кабатлый... Безнең янга инде сестралар килеп китте, ә без һаман утырабыз. Ул Самед Вургунның шигырьләреннән «Ах, гомер ничек кыска, ничек юл озын!» — дигән сүзләрен хәтерләп ала һәм ике-өч көннән, врачлар сүзепә карамастан, госпитальне ташлап, Берлинне алуда катнашачагын әйтә... Көн кичкә авышты, без урыннан тордык, ләкин Гадел бүлмәгә үзе керә алмады, ике кулын минем иңбашларыма салды да, мин аны кроватена кадәр күтәреп алып бардым. Ул тагын да тезләрен югары куеп, мендәренә сөялеп утырды; без, күрешкәндәге кебек, тагын кочаклаштык, тик солдат йөрәгеннән генә чыгарга мөмкин булган саф яшь бөртекләре икебезнең дә битләр буйлап тәгәрәделәр... Мин озын коридор буйлап атладым. Таш баскычка басу белән ниндидер көч мине туктатты һәм Габдулла Туканның больницада төшкән рәсемнәре күз алдыма килеп басты, мин ниндидер сизенү белән Гадел янына кире кердем дә: «...Без Берлиндә очрашырбыз, әүвәлгедәй чәйләр эчәрбез, без сине сагынабыз, көтәбез... Сине үз халкың, туган илең көтә», — дидем. Мин тышка чыкканда кояш инде батарга якынлашкан, көнбатыш күгендә ялкыннар тагын да югары күтәрелгән, туплар тагын да көчлерәк гөрелди иде. Гадел, чыннан да, 27 апрельдә автоматын ала (автоматын ул газета исеменнән командировкаларга чыкканда да калдырмый иде), үтеп баручы бер машинага утыра да, илләр язмышы хәл ителгән җиргә килә, Берлинне алу һөҗүмнәрендә катнаша һәм шунда җиңү тантанасына үзенең барлык көчен, күкрәк сулышын һәм йөрәк ялкыннарын биреш бөтенләйгә хәлдән тая... Шул вакытта Берлин өстендә җиңү байрагы җилфердәде. Гариф Галиев белән бергә рейхстагның җимерек стеналары буйлап йөргәндә, ташларга язылган меңләгән исемнәр арасында «Кутуй» дигән исемне укыдык. Аны кем язганы билгесез иде. Әмма кем генә булмасын, ул — «Без — Сталинградчылар», «Сагыну», «Тапшырылмаган хатлар» белән рухланып, халыкларны фашизмнан азат итә-итә Берлингәчә килеп җиткән совет солдаты иде. Үз Ватанының эчкерсез, турылыклы улы, батыр солдаты, сугышчан журналисты, патриот җырчысы Гадел Кутуйиың якты сурәте безнең күңел түрләребездә яши һәм халкыбыз аның әсәрләрен сөеп укый.