Әбүлхәсән Рудәки
Таҗик халкының бөек шагыйре Әбүлхәсән Рудәки аҗик халкының бөек шагыйре Әбүлхәсән Рудәкинең гүзәл шигъри җәүһәрләре) бөтен дөнья укучыларына яхшы таныш. Күптән түгел совет җәмәгатьчелеге Рудәкинең тууына 1100 ел тулу юбилеен киң рәвештә билгеләп үтте. Әлегә кадәр Рудәкинең туган җире һәм рәсеме-портреты билгеле түгел иде. Таҗик язучысы-галиме Садретдин Айниның бу өлкәдәге уңышлы эзләнүләре Рудәкинең тормыш юлына һәм иҗатына караган күп нәрсәләрне ачыкларга ярдәм итте. Әбүлхәсән Рудәкинең Таҗикстан республикасы, Пәнҗекент районындагы Рудәк кышлагында тууы һәм шунда ук үлүе билгеле булды. Күренекле галим М. М. Герасимов 1957 елны Рудәкинең каберен табып, аның сөякләре буенча портретын һәм скульптурасын ясады. Рудәкинең туган елы да, үлгән елы да ачык билгеле түгел. Ул IX гасыр ахыры, X гасыр башларында яшәгән. Ярлы семьяда туган. Бик яшьләй үк төрле музыка коралларында оста итеп уйнарга өйрәнгән һәм күңеленнән җырлар, шигырьләр иҗат итә торган булган. Халык арасында аның музыкант шагыйрь дигән мактаулы даны таралган. Рудәки үзенең озын гомере дәвамында күп санда шигырьләр һәм эпик әсәрләр язган. Үзенең замандашларының язуына караганда, Рудәкинең йөзгә якын шигырьләр җыентыгы булган. Кызганычка каршы, ул әсәрләрнең тик аерым үрнәкләре генә безнең көннәргәчә сакланган. Рудәкинең шигырьләре образлар байлыгы, фикер тирәнлеге белән таҗик әдәбияты тарихында аерым бер урын алып торалар. Ул хаклы рәвештә таҗик һәм фарсы әдәбиятларына нигез салучы булып санала. Рудәкинең иҗаты кешеләргә, дөньяви тормышка тирән мәхәббәт белән сугарылган. Ул гади хезмәт ияләрен үзенә якын күрә, үз язмышын аларның авыр язмышы белән бер итеп сурәтли. Мәсәлән, шул заманнарда фәкыйрь игенченең иңенә бертуктаусыз төшеп торган салымнардан гаҗиз булып, бөлгенлектә яшәве, аның аһ-зарлары турында болай ди: Бөлгенлеккә МӘРГӨ дучар ителгән без, Күз яшьләре белән тулган безнең йөрәк, Т 38 Бу дөньяда авыр кайгы-хәсрәттән тыш һичбер нөрсә бирелмәгән безгә, димәк... Рудәки халыкларның тынычлыгын бозган сугышларга каршы чыга. Аның: Хәким кеше тынычлыкка өнди һәрчак, Сугышларга, ызгышларга чакра ахмак,— дигән сүзләре бүгенге көнгә дә аваздаш яңгырый. Үткән авыр һәм караңгы заманнарда да кешеләрне бәхетле итү теләге белән янган бөек Рудәкинең талантлы, бай иҗат мирасына совет халкы зур ихтирам белән карый. хуш ис чәчәкләрдән җиһанга килде яз, шатлык белән балкып карый җиргә кояш. Картларың да яшь егетләрдәй язын көч-хәл җыйган, Чал чәчен яшереп кабат япь-яшь булып киткән җиһан! Күк йөзе гаскәр җыйган, җилгә биреп юлбашчылык, Атлы гаскәрләрсыман чабыша болытлар ашкынып. Чалт итеп китә яшен һәм күкри күк, җир селкенә, Әйтегез, соң кайсы яуда шундый көч булган менә? Кайгылы кеше елагандай болыт күз яшь коя, Күк күкрәү — гашыйк кешенең хәсрәте, зары гүя. Кайвакыт болыт аша кояш карап, балкыта нур, Әллә кальгадан1 карап торучы бер солдатмы ул? Кайгы-хәсрәткә чумып яткан иде җир кышта гел, Язгы ясминнең шифасыннан савыкты ул хәзер. Койды яңгыр, койды яңгыр төрле хуш исләр белән, Каплый иде бар агачларны кичен ап-ак келәм... Кар китә, җир чоп-чуар чәчәк, хуш исләр бөркелә, Туп-тулып ага инешләр, шарлавыклар гөр килә. Тал-тирәктә сайрый сандугач сөю, бәхет данын, Кәм сыерчык кушылып аңа каршылый бу яз таңын. Яшәгез шатлык белән эчеп шәраблардан бераз, Бар гашыйкларны хәзер кавыштырам, дип килде яз!.. Бар шундыйлар — тәмле ашлар тулып тора өстәлендә, Ә бик күпләр таба алмый үзенә арпа икмәген дә. * * * Күрсә ачны тук кеше аңа карап: «Ахмак», ди, «син». Нәкъ шуның күк сау кеше һич белмидер авыру хәлен. 1 К а л ь г а — крепость. Аңкытып Мең кабат 39 һәрбер яңа әверелә искелеккә Бик күп еллар үтеп киткәч тагын аннан, Алмашына ул искелек яңа белән, Яшәп килә бу киң дөнья шулай һаман... Шатлыклы бул һәм янып сөй гүзәлеңне. Дөнья бит ул нәкъ бер аккан инеш кебек, Үткәннәрне оныт, яшә өмет белән, Тору яхшы бу дөньяда уйнап-көлеп. Бу галәмне урап алган пәрдә аша Син күз белән күрә алмыйсың тормыш серен, Фйрән йөрәк күзе белән күрергә син Бу дөньяның яшерен серле барлык җирен. Тыңлыйсың һәркөн хозурланып Матур җыр моңнарын, Тик ишетмисең фәкыйрьләрнең Йөрәк аһ-зарларын. Инде күптән кара җирдә син ятасың, Кабердә дә икмәк гамен кайгыртасың. Юк дөньяда зуррак шатлык, бәхет һәм дә Дуслар белән бергә тату яшәүдән дә. Бу дөньяда юктыр авыр кайгы, аһ-зар Сездән аерым торудан да, якын дуслар. Урлагансың син кызыл гөлнең төсен һәм хуш исен: Ал төсен — алсу йөзеңә, хуш исен — чәчең өчен. Алсу гөл төсен ала су — син битең китсәң юып, Аңкыта чәчең хуш исләр нәкъ җофар кебек булып. Акыл күзе белән кара дөньяга син, Элеккечә син аңарга йөрмә карап! Дөнья бит ул — диңгез. Әгәр йөзәм дисәң, Йөз син, әйдә, изге эштән ясап кораб. Ел эчендә бер генә бәйрәм була, тик бер генә, Күз карашың — мәңге бәйрәм, нур сибәдер күңелемә. Ел эчендә гөл чәчәге бер генә тапкыр ата. Син, гүзәлем — гел чәчәк атып торучы гөл генә. Елда бер генә бизи нәркиз гөле җир күкрәген. Күзләреңнең нәркизе — балкып торадыр гел генә. Ул кара нәркиз — уян дисә, кабат нурын чәчә, Бакчадагы нәркизем — шиңсә, терелми һич кенә. Торса да гүзәл кипарис — мәңге яшел, төз булып, Ул синең зифа буеңа тиңләшә алмый бер генә! Мин сине сөям, гүзәл кыз, һәрвакыт уйлап янам. Ач йөзеңне Рудәкигә, бер сөенсен ичмасам! Бик кыенмы шулкадәр сиңа мине үбеп алу? Бик җиңелмени үземне мәңгелек утка салу!? Миңа җиңел булган эш — күренә сиңа авыр кебек. Мин кыен дим — шул чагында елмаясың син көлеп. Калмады сабырым хәзер, акылым тәмам бетте янып, Ташлап ул киткәч мине — акыл, йөрәк соң ник кирәк?! Кайгы-хәсрәтем хәзер алдымда Каф тавы кебек. Таш кыяның нәкъ үзе күк ул гүзәлемдә йөрәк. М. Н о гм а н тәржемәләре»