Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨНЬЯК КЫЗЫ

Комсомол путевкасы беләк Себер төзелешенә киткән замандашым Маринага. ZZ/палларга ятып бормаланды яшел вагоннар.. Ә паровоз борылышларда артка карангалый, Манма тиргә баткан биленнән. Яшь каеннар иелеп-сыгылып калалар, Поезд түгел, безнең җырлар җиленнән. Төнге Мәскәү артта калды җырлап, Җырлап калды, бизәлеп утларга. Хәерле төн телисең син, Марина, Мин теләмим әле йокларга. Шаулатып суга төнге курантлар, Башланыр тиздән һәркемгә дә кадерле көн. Төньяк кызы, әйдә, бергә телик: «Иркен сулыш алган җирем, Хәерле төн сиңа, хәерле төн!» Ай нурында коенып йоклый кырлар,. Утлар диңгезе, Әкиятләрдәге кара төн кая? Вагон шүрлегендә күзләрен йомган Марина,. Күкрәген тирбәтеп, кемгәдер елмая. Күренәдер, бәлки, Барнаул Кунак өе булып, Белмидер әле Себернең кырыс җилләрен... Нишләр икән бу нәфис бармаклар — Шаулатучы клавишаларда Тик «Аккош күл»ләрен?! Шулай да чыккан ул әнисе куеныннан.. Яшьлек бит — дәрт кайнар, көчледер теләге. Сугара зиһенен яңа караш белән Ак кофта астында комсомол йөрәге. Айкыйдыр бу минут Сөзеп ерак йолдызларны Әтисенең телескобы Пулково күген... Яңа дөньяны ачучы уртак юлларда Аның кызы да тирбәлә бүген. ЕЛЛАР ТҮРЕНӘ УЗГАНДА Себердә мәңгелеккә ятып калган чит ил революционерларына. Тормыш шулай, аның үз гадәте: Җәйне куып көзләр ашыга; Күзләреннән бәхет чаткылатып, Яшел язлар йөгерә каршыга. Язлар белән мин дә сезгә дәшәм, Салкын ташлар тыңлап яталар. Күрсәгез лә, әй сез, каһарманнар, Таңнар ничек сызылып аталар! Уяныгыз, ирек корбаннары, Бер карагыз кырыс Себергә — Богау эзе калган сукмакларга Заман килә гөлләр сибәргә. Азия җырлый яңа тавыш белән, Кушылалар таулар, үзәннәр: «Ул мәңгелек — сезнең поход юлы, Дәвам итә җирдә исәннәр...» Еллар түренә ашыгып узып барам, Тыныч йокы сезгә, туганнар — Җиде диңгез артларыннан килеп, Безнең өчен корбан булганнар.