Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАНЫШ ХИСЛӘР |

Пушы көннәрдә Татарстан ки- тап нәшрияты Кәшфи Ба- сыйровның «Танышлар» исемле җыентыгын бастырып чыгарды L Кәшфи Басыйровның иҗади эш- чәнлеге утызынчы елларда башланып китә. ААатбугат битләрендә аның берничә проза әсәре басылып чыга. Ләкин язучының иҗаты бөтен киңлеге белән җәелеп китәр вакытта, немец фашистлары илебезгә юлбасарларча басып керделәр, Ба- сыйров та кулына корал алып илебезне саклау өчен көрәш сафына басты. Бу көрәштә язучы батырларча һәлак булды. Ул үзенең уенда, хисләрендә йөрткән бик матур омтылышларын, фикерләрен киң катлау укучылар массасына тулысы белән белдерә алмый калды. Ләкин К. Басыйровның язып калдырган берничә хикәясе дә аның кеше йөрәгенең иң яшерен серләрен түкми-чәчми образга туплый алучы, темпераментлы язучы булуын күрсәтте. «Танышлар» җыентыгы «Ликвидатор» хикәясе белән башланып китә. Хикәянең баш каһарманы Гали өч- дүрт ел буена наданлыкны бетерүдә актив катнашып йөри. Ләкин соңгы вакытта бу эшне ул бөтенләй ташлаган. Шуның өстенә Гали соңгы вакытта туган-тумачаларының хаҗәтләренә күбрәк игътибар итә башлаган. Гали эченнән бу кыйланышлары өчен үз-үзен тирги, моннан соң бу 1 К- Басы й ров. «Танышлар». Татарстан кнтап нәшрияты. 1958 ел, 114 бит. Бәясе 2 сум 95 тиен. йомшаклыкларга бирелмәскә карар кыла. Укучы кыска гына хикәядән Галинең беренче уңышлары һәм шул уңышлардан туган хисләр белән дә танышырга өлгерә. Язучының үзенчәлеге аңлаешлы булсын өчен тагын бер хикәя белән танышыйк. «Күтәрелү»дә яңа гына технорук булып билгеләнгән Гәрәйнең беренче борчылу хисләренә мәхәббәтендәге билгесезлек тә, дусты Җамайның бер дә урынсызга аңа үпкәләве дә өстәлә. Ләкин эшендәге уңышлы нәтиҗәләр ул хисләрне җиңү шатлыгы,, эчке канәгатьләнү тойгылары белән алмаштыра. Җәмилә белән дә мөнәсәбәт яхшыра, Җамай да гафу үтенеп хат яза. Бу ике хикәядә, иң элек, конфликтның җиңел чишелеше, вакыйгалар агышы— шул вакыйгаларның каһарман күңелендә калдырган тәэсире аша бирелүе, ягъни субъектив элементның гаять дәрәҗәдә күп булуы күзгә ташлана. Характер ачуда иң зарур чаралар булган сюжет, конфликт кискенлеге җитешмәвен автор үз каһарманының һәрбер хәрәкәтенә катнашып, аңар бәя һәм аңлатмалар бирү белән тулыландыра. Язучы төрле профессия кешеләренең хезмәттәге уңышларын сурәтли. Алар арасында авыл Советы секретаре да («Секретарь»), очучы да («Күрше хатыны Саша»), колхоз председателе дә («Портрет»), шахтер да, артист та («Шахтер һәм артист») бар. Алар укучыга эчке дөньялары белән ачылалар. Язучы турыдан-туры шул гади кешеләрнең күңел түрләренә- үтеп керә, андагы катлаулы хисләр белән укучыны та 122 ныштыра башлый. Шулай итеп бөтен хикәяне җылы лирика, шатлык хисе белән бизәкли. Каһарманның йөзен күргәнче үк укучы аның яхшы иптәш, беркатлы, яхшы күңелле кеше икәнлеген белеп ала. Бик табигый рәвештә ул яңа таныш белән сөйләшәсе, серләрне уртаклашасы килә. Ә Басыйровның каһарманнары аз сүзле, йомык кешеләр түгел. Алар шунда ук җанлы әңгәмә башлап җибәрәләр һәм үз хәлләрен ачыктан- ачык. чын күңелдән сөйләп бирәләр. Хикәя агышына үзеңнәнүзең бирелеп китәсең, чөнки сөйләүче як уртак борчылулар, уртак шатлыклар турында сүз алып бара. «Секретарь» хикәясенә тукталыйк. Бу хикәянең дә сюжеты төп каһарманның уйларына, тойгыларына шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, аиы аерып карау Басыйров хикәяләренә генә хас лирик сюжетның бөтен эчке җылысын югалта. Гали Камәрне ярата, ләкин Камәрнең ничек җавап бирәсен белми. Эштән өенә кайтып барганда Камәрнең утлы карашын күрә, ягымлы сүзләрен ишетә. Бөтен «сюжет» шуннан гыйбарәт. Ләкин бер карауда хикәя өчен бөтенләй сын була алмаган вакыйганы язучы каһарманының бай фантазиясе, көчле хисләре белән шулкадәр мул баета ки, укучының игътибары үзеннән-үзе каһарман уйларының агышына иярә. Хикәянең беренче юлларыннан ук башланып киткән лирика аны тулысы белән каһарманның рухи халәте тәэсиренә буйсындыра, хикәядәге күтәренке пафос укучыны да биләп ала. Шулай итеп, язучы хикәянең беренче юлла-, рыннан ук укучыны каһарманның уйлары эченә кертә: «Гаҗәп кеше бу председатель. «Я кайт инде, Гали,у ял алды көнне вакытында кайт,- әниең тәмле ашлар да пешергәндер»,— диде ул Галигә. Тәмле ашлар шикелле үк тәмле уйлар да булганын белмиме икәнни соң?..» Тәрәзәдән ишетелгән Бәдәр тавышы Галинең уйларына оеткы өстәп җибәрә. Бәдәр бит Камәрнең анасы. Язучы, Галинең уйларын куерта- куерта, аның турында укучыга шактый мәгълүматлар бирә. Гали күптәнге таныш, үз кешегә әйләнә. Егет мәхәббәтенең нәтиҗәсен, хисләренен очын күрәсе килү теләге туа. Хикәя соңында автор каһарманны, ике кызның (шуларның берсе Камәр) үзенә карата мәхәббәтен белеп, дусты Яхъядан килгән хат тәэсирендә бетмәс-төкәнмәс шатлык хисе эчендә чәчәк аткан чырае белән утырган килеш калдыра. Бөтен хикәядән җылы лирика, яңа совет чынбарлыгы, хезмәт белән шатлыкны бер төшенчәгә бәйләгән күңелле, якты тормыш һавасы бәреп тора. Хикәянең кыйммәте дә әнә шунда. Оптимистик фон, күтәренке пафос Басыйровның бөтен иҗатына хас. Җыентыкка кергән хикәяләрнең шундый үзенчәлеге 30 еллардагы татар хикәяләре торышына күз салсак аңлашыла төшә. Татар әдәбиятында социалистик революция тудырган геронк романтика пафосы (М. ЛАаксуд, сәнрак Ф- Әсгать һәм башкаларның нәсерләре) 30 нчы елларда беренче бишьеллыклар җирлегендә яңгыравында дәвам итте. Нәсер жанры очеркка якыная төште. Хикәядә социализм төзүче конкрет кешеләрнең эчке дөньясы, аларның рухи байлыгы һәм матурлыгы тирәнрәк һәм ачыграк күренә башлады. Басыйров хикәяләрендә без шушы хәлнең чагылышын күрәбез. Ул хикәяләрдә нәсернең дә, очеркның да жанр буларак көчле яклары белән бергә кайбер зәгыйфь моментлары да күренде. Нәсердәге шашкын хисләр очерк материалына нигезләнделәр. Ләкин нәсер очеркның сюжетын гадиләштерде. Шул сәбәпле Басыйров хикәяләре, характерлар ачу ягыннан шактый бирешсәләр дә, заман тойгысының иң вак оттенок- ларын аерып күрсәтә алу ягы белән шактый уңышлылар. Басыйровның каһарманнары гадәттән тыш батырлыклары белән дә, галәмәт бер дәрт, хис кешеләре булулары белән дә аерылып тормыйлар. Автор, бер яктан, гади кешеләрнең якты хисләрен — аларның үз кул көчләре белән яңа тормыш төзүдәге уңышлары һәм шул эш процессында үзләренең рухи үсешләрен сизү нәтиҗәсе итеп күрсәтсә, икенче яктан, 123 шул гади кешеләрнең горурлык һәм шатлыкларын яңа чор тудырган гүзәл һәм олы хисләрнең берсе итеп саный. Басыйров тормышта көн саен туып торган яңалыкның кеше күңелендәге эстетик чагылышын эзләү һәм тапкан бөртекләрен укучыга түкми-чәчми җиткерүне үзенә иҗади максат итеп алган иде. Шуның өчен зур хисләр тупланган бу кечкенә генә китапның әһә- | мияте бүген дә зур. Ул — 30 елларда | әдәбият мәйданында үскән хуш исле чәчәкләрдән укучыларга бүләк ителгән иң матур букетларның берсе.