Логотип Казан Утлары
Публицистика

САТИРА ФАЙДАСЫНА БЕРНИЧӘ СҮЗ

Тормышта шулай да була: бик әһәмиятле мәсьәлә читләтелеп үтелә, тиешле игътибар бирелми кала. Татарстан язучыл арының IV съездында да шундыйрак бер хәл булды. Татар әдәбияты үсешенең бик күп һәм бик әһәмиятле мәсьәләләрен тикшергәндә, аның үсеш юлларын билгеләгәндә, аерым жанрларның артта калуына ачынып бетә алмаганда, сатира-юмор жанры читләтеп үтелде. Аның турында ләм-мим әйтелмәде дисәк тә ялгыш булмастыр. Бәлкем, бездә хәзер юмор һәм сатира жанры тиешле югарылыктадыр, ул турыда сөйләшүнең инде кирәге юктыр? Киресенчә. Сөйләшергә, бик җитди сөйләшергә кирәк. Гази Каш- шаф «Бүгенге драматургия һәм тормышчан конфликт турында» дигән мәкаләсендә «Бездә комедияләр бар, ләкин сатира юк дәрәҗәсендә» дип язды. Бу сүзләр, драматургиябезгә карата гына әйтелгән булсалар да, әдәбиятыбызның башка жанрларына карата да хаклыкны чагылдыралар. Соңгы вакытта бездә зур полотнолы, тулы канлы сатирик хикәяләр дә (романнар һәм повестьларны әйтмибез дә инде), поэмалар да дөньяга килгәне юк. Пародия белән памфлетны бөтенләй оныттык, бугай. Хәзергә, башлыча, «Чаян» журналында басылып килә торган кыска хикәяләр, шигырьләр һәм скетчлар белән генә канәгатьләнергә туры килә. Ләкин аларның да, шактый уңышлылары белән беррәттән, билгеле бер өлеше гади хикәя яки шигырь яныннан чак- чак орынып узып киткән, юмор һәм сатира баскычына күтәрелеп җитмәгән булалар. Андый хикәяләрне яки шигырьләрне укыган вакытта ирексездән Чичиковның Плюшкин белән очрашу вакытын искә төшерәсең. Чичиков беренче тапкыр Плюшкинны күргәч аптырап кала: нинди җенестән икән соң бу, ир затыннанмы, әллә хатын-кыз затыннанмы? «Озакламый, — дип яза Гоголь, — Чичиков каралтыларның берсе янында ниндидер бер кеше фигурасын күрде һәм ул фигура әле генә кергән мужик белән талашырга тотынды. Чичиков аның кайсы җенестән икәнен ачык аера алмый торды. «Хатын бу!» дип уйлап алды Чичиков. Ләкин шунда ук: «Юк, хатын түгел!» дип өстәде. «Әлбәттә хатыи!» диде ахырда, текәлебрәк карагач». Иптәшләрнең: — Алайса, мондый әсәрләр журнал битендә ни өчен урый алалар соң? — дип сораулары мөмкин. Бик урынлы сорау. Ләкин редакциянең хәленә дә керергә кирәк. Әгәр без «чыкылдап торган» юмор-сатира әсәрләре генә көтеп ятсак, юмор һәм сатира чаткылары күренеп кенә киткән әсәрләрне читкә кагып торсак, бу инде үзең утырган ботакны үзең кисү кебегрәк бернәрсә булыр иде. Шуны да искә алырга кирәк, безнең фельетон өлкәсендәге бүгенге хәлебез дә юморсатира жанры хәленнән әйбәт түгел. Дөреслекнең күзенә карап, тайчанмыйча әйткәндә, безнең үз Ильфләребез белән Петровларыбыз да, Михаил Кольцовыбыз да юк, Заславский белән Нариньяни кебек фельетончылар да безнең матбугат мәйданында үсеп чыкмады әле. Т 109 Каләмнәре шомарган, тормышта бай тәҗрибә туплаган өлкән яшьтәге язучыларыбыз, ни өчендер, хәзергә юморсатира жанрында бөтенләй диярлек эшләмиләр. «Чаян» журналының Бөек Ватан сугышыннан соң яңадан чыга башлавын язучыларыбыздаи кайсысы гына көтеп алмады икән? Ә менә чыга башлагач, сатира жанрын үстерүдә шушы трибунадан кирәгенчә файдаланмыйбыз. 1952 елдан башлап журнал редакциясе иң яхшы сатира әсәрләренә ике тапкыр конкурс оештырды. Язучылар бу конкурсларга ничек катнаштылар соң? Моңа бер сүз белән генә җавап бирергә мөмкин: начар. Сиксәнгә якын язучыдан соңгы конкурста җиде генә язучының катнашуы әнә шуны күрсәтә түгелме! Журналның яңадан чыга башлаганнан бирле нигездә башлап язучылар һәм яшь язучылар иҗаты белән ризыкланып баруы безнең карт гвардиябезнең иң сугышчан, иң тәэсирле жанрдан читтә яшәве турында сөйли. Ә бит безнең олы тарихлы әдәбиятыбызның сатира өлкәсендә дә бай традициясе бар. Борынгы җырларыбыз, бәетләребез, әкиятләребез халыкны изүчеләргә каршы сатира элементлары белән сугарылганнар. Сатирик әсәрләр әдәбиятта да бик ерактан киләләр. Әсәрләре мистика, су- фыйчылык идеологиясе белән сугарылуга карамастан, Утыз Имәни XIX гасырда ук ялагайлыкка, комсызлыкка, көнчелеккә һәм башка шундый мораль кимчелекләргә каршы чыга. Габделҗәббар Кандалый, Яков Емельянов, Заһир Бигиев һ. б. әдипләребезнең иҗатларында да сатира элементлары ялтырап-ялтырап китәләр. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Шакир Мөхәммә- дев иҗатларында сатира-юмор жанры яңа югарылыкка күтәрелә. Һади Такташ, Муса Җәлил, Мирсәй Әмир, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Исхак, Габ- драхман Минский, Әхмәт Фәйзи, Шәрәф Мөдәррис, Әмирхан Еники, Салих Баттал кебек язучыларыбызның иҗатларында әлеге чаткы тагы да ныграк кабынды. Бездә үзебезнең әдәби мирасыбызны өйрәнеп, шул нигездә сатира теориясе эшләнгәнме соң? Юк, әлбәттә юк. Бу юмор-сатира жанрының үсүенә һичшиксез комачаулый. Сатираның тарихы турында да шуны ук әГь тергә кирәк. Татар сатирасының тарихын эзлекле бер җепкә тезгән, өстән генә булса да күзәтеп чыккан берәр әдәби хезмәт бармы соң бездә? Юк, әлбәттә. Яшерен-батырын түгел, күп санлы язучыларыбызның иҗатларын берәмберәм бизмәнгә салып үлчәп чыгып, теге яки бу язучыда кайсы жанрның, әйтик, сатираның нинди урын тотуын кайсыбыз гына ялгышмыйча әйтеп бирә алыр икән. Мин инде аерым сатирик әсәрләргә анализ ясалган фәнни хезмәтләрнең юклыгы турында әйтеп тә тормыйм. Узган ел Бөек Октябрьның кырык еллыгын каршы алганда «Чаян» журналы «Уклар», «Яшен», «Карчыга», «Чүкеч», «Ялт-Йолт» журналларыннан алып сәхифәләр бирде. Әлеге сәхифәләрдә урнаштырылган сатирик парчаларны күргәч (ачыктаи-ачык әйтик, беренче тапкыр күргәч), кайсыбыз өчен бу ачыш булмады? Күптән, бик күптән үк инде, безнең Шакир Мөхәммәдев кебек сатира өлкәсендә эшләүче әдипләребез дә, шул ук Мөхәммәдев һәм Тимерша Соловьев шикелле мөхәррирләребез дә, Лотфулла Мостафин ‘шикелле карикатура ясаучыларыбыз да булган икән ләбаса! Ә без болармы бөтенләй диярлек белмәгәнбез. Ә эзләнсәң, архивларда казынсаң, күпме энҗе бөртекләре табып булыр иде! Дөрес, Мөхәммәт иптәш Гайнуллин докторлык диссертациясе язган вакытта бу күтәрелмәгән чирәм янына барып чыккан. Үзенең әйтүенә караганда, бу журналлар турында беркадәр язган эшләре дә бар, ләкин бик өзелеп көтсәк тә әле ул хезмәтне уку бәхетенә ирешә алганыбыз юк. Аның бер бөтен булып дөньяга чыгуына кадәр тагын күпме вакыт үтәр, монысы безгә мәгълүм түгел. Ләкин бер карлыгач беләи генә җәй булмый, диләр бит әле. Ә сүз тулы канлы тәнкыйть мәкаләләре, әдәбифәнни хезмәтләр турында бара. Журналлардан башка бездә сатира һәм юмор әсәрләре азмыни. Габдулла Тукайның бай сатира мирасы, аның үзенчәлекләре нинди хезмәттә 110 яктыртыла? Галиәсгар Камалның сатирик комедияләре тәнкыйтьчеләребез өчен азык түгелмени? Мирсәи Әмир иҗаты фәнни эшче өчен материал була алмыймыни? Әхмәт Исхак мәсәлләре ни өчен игътибардан читтә калуларында дәвам итәләр? Муса Җәлил, Габдрахмаи Минский, Фатих Хөсни, Шәрәф Мөдәрриснең юмор һәм сатира әсәрләре азмыни? Шундый бай җирлек булуга карамастан, бездә үз хәзинәбездән чыгып, сатираның тарихын, теориясен һәм аерым проблематик мәсьәләләрен эшләү хәзергә кул тимәгән өлкә булып кала бирә. Болар гынамы соң? Соңгы елларда «Чаян» журналында шактый санда сатирик әсәрләр басылып чыкты. Алариың бер өлеше «Чаян китапхаиәсе»иә тупланып, дүрт китап итеп чыгарылды. Соңгы алты-җиде ел эчендә шушы әсәрләр турында берәр сүз әйтелсәче,—ләм-мим. Моннан ике ел элек Мирсәй Әмирнең «Кысыр хәсрәт», Шәрәф Мөдәрриснең «Көлке түгел» исемле юмор һәм сатирик җы е нт ы к л а р ы дөнья күрделәр. Аларны инде Казандагы китап магазиннарыннан шәм яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Шулай булуга карамастан, әлеге язучыларның сатира жанры өлкәсендәге эшчәнлеклә- ренә йомгак ясаган шушы җыентыкларга карата фәнни-тикшеренү рухында язылган бер генә мәкалә булса да күзгә күренмәде. «Көлке тү- гел»гә исә күзәтү дә булмады. Г. Минскийның «Мәхәббәт хикәялә- ре»иә кергән сатира әсәрләрен дә, бәлкем, шундый ук язмыш көтә торгандыр. Атилла Расихның «Кәһәр суккан тел» дигән сатирик хикәясен «Чаян» журналына урнаштырганда аның тирәсендә зур бәхәсләр булыр, дип уйланылгаи иде. Ләкин матбугатта хикәя турында уңай фикер дә, кире фикер дә ишетеп булмады. Болан авызга су кабып яшәү сатира жанрын үстерүгә уңайлы шартлар тудырмый гына түгел, кире йогынты ясый. Сатира һәм юмор әсәрләрен бастыруга карата булган игътибарсызлыкка да чик куярга вакыт. Классикларыбызның һәм хәзерге заман язучыларыбызның сатира-юмор әсәрләрен бергә туплап, аерым җыентыклар чыгарсак та зарар итмәс иде. Сүз арасында шуны да әйтергә кирәк, үз вакытында «Чаян» журналында басылган һәм яхшырак дип табылган әсәрләрне туплап, елга ике тапкыр, «Крокодил» журналы үрнәгендә, «Чаян китапханәсе» чыгарыла башланган иде. Моның сатира жанрын үстерүдә уңышлы йогынтысын исбат итеп торуның кирәге юктыр. Ләкин менә китап нәшриятында акыллы баш табылды. Мәхмүт Хөсәен матур әдәбият секторында редактор булып эшләгәндә, әй, сезнең ул нәмәрсәгез сатылмый ята икән, дигән булып, планнан төшереп калдыруга иреште, ә хәзерләп бирелгән бишенче номерлы «китапханә»иең кулъязмаларын бөтенләй югалтты. Җайлы гына башланып киткән традиция әнә шулай өзелеп калды. Хәзер «Чаян ки- тапхәнәсе» ел саен нәшрият планыннан төшереп калдырыла. Башка милләтләрнең юмор-сатира үрнәкләрен бастырып чыгаруга да, ни өчендер, бармак аша карала. Бүгенге сатирабызны үстерүгә һәм аңа яшь кадрларны тартуга комачаулаучы сәбәпләрнең тагын берсе— Язучылар союзы идарәсенең әлегәчә бу жанрга тиешле игътибарны биреп җиткермәвендә дип әйтмичә булмый. Союз каршында юмор һәм сатира секциясе оештыру кирәклеге турында бер тапкыр гына сөйләшенмәде. Әмма сүз чыккан саен, андый секция оештыру болай да таркау булган көчләрне тагын да таркатачак, дигән сылтау белән һаман саен кире кагылып киленде. Киләчәктә дә моның белән килешеп яшәп булмастыр, чөнки сатира жанрын үстерүнең актуальлеге әнә шуны таләп иткәнлеге көниән-көи ачыклана бара. Тагын шуны да әйтергә кирәк. РСФСР һәм СССР язучыларының булачак съездларына хәзерлек уңае белән Мәскәү шәһәре язучылары җыелышып сатира турында бик нык сөйләшеп алдылар. Безгә дә җыелып бер сөйләшәсе, үткән ел балалар әдәбияты турында сөйләшкән төсле, төпле итеп сөйләшәсе иде. Күренгәнчә, бездә сатираның үсешенә киртә булып торучы кайбер сә- 111 бәпләр бар. Ләкин теләгәндә сатирага яшел урам ачуы бик үк читен эш түгел. Шушы уңай белән мин тагын бер нәрсәгә, сатираны иҗат итүчеләргә, ягъни язучылар коллективының потенциаль мөмкинлекләренә тукталырга уйлыйм. Бусы иң мөһиме. Безнең язучыларыбыз арасында чын мәгънәсендә юмор-сатира әсәрләре тудыра алырлык иптәшләр шактый күп. Теге яки бу язучының әсәрләрен алып карасаң, алар юмор һәм сатира элементлары белән шактый гына сугарылганнар. Моны без Гомәр Бәширов әсәрләрендә дә, Фатих Хөсни әсәрләрендә дә, Габдрахмаи Әпсәләмов, Әмирхан Еники әсәрләрендә дә күрәбез. Мин соңгы вакытта Әпсәләмовиың «Сүнмәс утлар» романын укыганда моңа аеруча игътибар иттем. Идмас һәм Зонтик Шәмсия линиясе сатира белән сугарылмаганмыни? Гөлчирә театрга әзерләнгән вакытта сеңелесе Нуриянең апасы белән төрттереп, үчекләп, киная белән сөйләшү моментлары, автор үзе әйтергә яратканча, «тетрәтерлек» итеп язылмаганмыни? Романның төп герое Мортазии автор тарафыннан рәхимсез сатира уты астына алынмаганмыни? Фатих Хөснинең «Жәяүле кеше сукмагы» җылы юмор белән сугарылмаган дип кем әйтә алыр? Яки Мирсәй Әмирне алып карыйк. Бүген безнең арада Мирсәйдән дә юморга баерак булган икенче бер язучы бармы икән? Язучыга илле яшь тулу кичәсендә Академия театры сәхнәсендә аның әсәрләре башкарылды. Шул чакта, шүрәле кытыклаган кебек, залның туктаусыз рәхәтләнеп көлеп утыруып анда катнашкан иптәшләр әле дә хәтерлиләрдер. Мирсәй үзенчәлекле әдип. Ул баш-аягы белән юморист. Ләкин Мирсәйдәге юмор, кирәк чагында, көчле сатира белән аерылгысыз үрелеп бара. «Тыр-тыр Зариф бригадасы», «Ашмасов», «Хуҗа Насретдин колхозда» шикелле әсәрләр моның ачык мисалы булып торалар. Әхмәт Исхак иҗаты да сатирага бик бай. Салих Баттал, Шәрәф Мөдәррис, Нәкый Исәнбәт, Ибраһим Гази, Зыя Мансур, Атилла Расих иптәшләр, сатирик әсәрләр тудыра алмаслар, дип икеләнергә кайсыбызның хакы бар? «Чаян» журналы битләрендә үзләренең юмор-сатира әсәрләрен еш кына бастырып килә торган Шәүкәт Галиев, Маннур Саттаров, Аяз Гыйла- җев, Гамил Афзал, Газиз Мөхәмет- шин кебек яшьләребез үзләренә зур ө м ет б а гл атм ы й л а р м ы н и ? Теге яки бу иптәш моңача сатирик әсәрләр язарга кулына каләм алмаган икән, бу — сатирага һаман «бәләкәй форма», «мөмкинлекләре аз жанр» дигән тар карашта торудан гына түгелме икән? Теге яки бу иптәшнең моңарчы язган кайбер сатирик әсәрләре уңышсыз чыккалаган икән, бу — аның тормышны тирән белмәве, сатирик жанрның теориясен, традициясен, мөмкинлекләрен ныклап өйрәнеп язарга керешмәве белән генә аңлатылмыймы икән? һичшиксез шулай дип әйтү өчен безнең нигезләребез җитәрлек. Сүз дә юк, язучы өчен сатира иң читен, четерекле жанрларның берсе. Рус сатира әдәбиятын өйрәнү һәм аның теориясен эшләү белән озак еллар шөгыльләнүче Я. Эльсбергның бер фикере бик кызыклы. «Сатирик булып тумыйлар, киресенчә, сатирик булып җитешәләр, — ди ул. — Менә дигән лирик әсәрләрне яшь шагыйрьләр дә язганнар, ә менә яшьтән үк әдәбиятның алгы сызыгына чыга алган атаклы сатирикларны атап әйтүе бик кыен. Бик әһәмиятле, зур көчкә ия булган, югары идеаллар белән рухландырылгаи сатира тудыру өчен әдәбиятның бу төрен ярату, сәләткә ия булу гына җитми, моның өчен, болар дан тыш, гаять зур тормыш тәҗрибәсе туплау белән бергә, политик яктан да, идея ягыннан да, әдәби осталыкны үстерү ягыннан да бай тәҗрибәгә ия булырга кирәк. Сервантес, Свифт, Дидро, Вольтер. Гоголь, Щедрин, Герцен, Маяковский үзләренең иҗатларының чәчәк аткан вакытында гына бөек сатириклар булып өлгерделәр». Әгәр мәсьәлә шулай тора икән, бездә үзләренең иҗатларында юмор-сатира элементлары тулып яткан һәм инде бай тормыш тәҗрибәсе туплаган Гомәр Бәширов, Афзал Шамов. Гариф Гобәй, Габдрахмаи Әпсәләмов, Шәйхи Маннур, Сибгать Хә- ким, Риза Ишморат кебек күренекле язучыларыбыздап (ара-тирә язып сәләтләрен күрсәтүчеләр турында әйтеп тә тормыйбыз инде) без юмор- сатира әсәрләре көтәргә хаклы булып чыгабыз түгелме соң? Сатира жанры авыр жанр, дидек. Шуның белән бергә, ул бик әһәмиятле һәм бик кирәкле дә. Карл Маркс, кешелек дөньясы үзенең үткәне белән көлә-көлә саубуллашсын өчен комедия кирәк, дигән фикерне әйтә. Ә без яңа җәмгыять — коммунистик җәмгыять төзибез, капиталистик җәмгыять белән, аның кешеләр аңындагы калдыклары белән бөтенләйгә аерылышу өчен армыйталмый көрәш алып барабыз. Безнең алга баруыбызга комачаулык итүче һәртөрле искелек калдыкларына каршы рәхимсез сугышта сатира, юмор, комедия, башка жанрлар белән бергә, алгы сафта баралар. Менә ни өчен безне татар совет әдәбиятында сатира жанрының бүгенге торышы канәгатьләндерми. Менә ни өчен безгә тулы канлы, фаш итүчән, югары идеяле һәм художестволы зур полотнолы сатирик әсәрләр кирәк. Моның өчен безгә, зур юлга чыгар алдыннан, канатларыбызны турайтырга, бер җилпенеп алырга һәм сатира әдбиятыиың иксез-чиксез киңлегенә кыю омтылырга кирәк.