Поэзия
М. ФӘЙЗУЛЛИНА КАЙЧАКЛАРДА -Каиләдә тормыш иткән чакта Нинди генә вакыт булмый соң? Шуңар күрә кайчак күзләремдә Мөлдери яшь белән кайгы, моң. Шул чакларда балам күрмәсен дип, Яулык белән каплыйм йөземне, Сиздермичә, аңың каршысында Артист кебек тотам үземне... Яшерен-мәшерен түгел, һәрбер ана Кайчакларда сыга балавыз... Тик белегез шуны, сизендеме, Уйнавыннан туктар балагыз... КЫЗЫМ АВЫРГАНДА алмый мине, мин уйланам Күзләремне текәп түшәмгә... Күз өстенә салам кулларымны Шомлы уйлар искә төшкәнгә. Ә атасы шиңгән гөл шикелле Түбән таба башын игән дә, Куенына кочып авыру кызын Арлы-бирле йөри идәндә... Күңел күген каплый куе томан, Югалалар айлар, йолдызлар... Сикереп торам яткан урынымнан, Бу томаннар, димен, тизме узар? Атасыннан алып күз нурымны Ипләп башын салам җилкәмә, Өмет җиңәр кебек, ә шулай да Әллә ниләр уйлап шикләнәм. Шуңардырмы, сирень чәчәкләре Тәрәзә аша мине юата: — Кышлар үткәч без дә чәчәк аттык, Өметеңне, аг.а, югалтма! ЗӘЕТ мәҗитов КАР АСТЫНДА КАЛГАН ЧИШМӘ Аилде кыш. Ачы буранлы. Чокырларга ятты кар. Тау астында гөрләп аккан Чишмә өстен япты кар. О, ничек йөгерә иде ул Шаярып, сикереп, көлеп! Сары түшле яшь сандугач Су эчә иде килеп... Карыйм да синең йөзеңә, Әй, күпне күргән апам, Нигәдер синең йөрәкне Шул чишмәгә ошатам. Мин уйлыйм күңел языңның Сугышта күмелгәнен. Мин уйлыйм хис гөлләреңне Кайгылар көйдергәнен. Шул вакыт иренең читендә Моң гына, сүрән генә Бер үпкә китә чагылып, Бер шелтә сизәм гүя. Ни өчен? Нинди үпкә бу? Уйланам кинәт шунда. Күмелгән чишмә моңын мин Ишетәм күк тавышыңда. Ә чишмә соң кар астында Ьаман да акмыймыни? Кыш узгач, аның ямьнәре Яңадан кайтмыймыни? Кичер, кичер мине, апам, Мин ялгыш, ялгыш синең Иң изге һәм иң кадерле Йөрәк кылыңа тидем. Синең бит күңелең чишмәсе Тынмаган ул, тынмаган. 6. .с. ә.-х? J0. 81 Иң изге сөю хисләрең Ага ул, ага һаман. Икеләтә назлап ага Ике ятим гөлеңне, Терелтеп ерак җирләрдә Югалган сөеклеңне. УНИВЕРСИТЕТ .Мөмкин сине бал кортлары бертуктаусыз Йөреп торган умартага охшатырга. Тик кортларың ташымыйлар сиңа балны, Яратасың үзең биреп озатырга. б« 83 ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ЛИРИК ШИГЫРЬЛӘР -без икәүләп яккан учак Янар әле, сүнмәс әле, Күңел суыта торган җилләр Арабызга кермәс әле. Эчкерсезлек чишмәләре Кипмәс әле, кипмәс әле. Без үстергән зәңгәр гөлләр Үсәр әле, шиңмәс әле. Ап-ак кырау тузаннары Өмет гөленә төшмәс әле. Саф мәхәббәт ефәк җебен Сүтмәс әле, сүтмәс әле. Җылы язлар, алсу таңнар, Матур көннәр үтмәс әле. Яшьлек безгә: «Хушыгыз!» дип, Кулын болгап китмәс әле. Чынаякларда бәхет балы Бетмәс әле, бетмәс әле!.. РУШАНЙОЛДЫЗ ^семеңне йөртәм Йөрәк түремдә. Син — рушан йолдыз Хыял күгемдә. Баскан эзләрем Җуелыр болында, Ә синең исемең Калыр җырымда. Яшәү шәмемне Кабат яндырдың, Өмет кошымны Канатландырдың. Ал чәчәкләре Төсле гөлләрнең Гомер юлымны Ямьләп җибәрдең. Йолдызлар сүнәр Һава түрендә, Ә мин сүндермәм Сине күңелемдә. Син бар дөньяда, Шуңа сөенәм. Саф җырларымны Юлыңа сибәм!.. 8! МӘҖИТ РӘФИКОВ ТАҢНАР АТА, АГЫЛА ТОМАННАР... £ аңнар ата, агыла томаннар, Кырга чыга дуслар, туганнар, Шук егетләр, көләч йөзле кызлар, Машиналар йөртә торганнар. Таңнар ата, агыла томаннар... Авыл уртасында мәйдан бар, Мәйдан уртасында һәйкәл бар, Таш астында ята арысланнар, Октябрьда корбан булганнар... Авыл уртасында һәйкәл бар. Чыга алмый кырга корбаннар, Кызыл байрак тотып барганнар, Безнең бәхет өчен көрәшләрдә Җанын-тәнен фида кылганнар... Чыга алмый кырга корбаннар. Ә кырларда шундый күңелле! Яшел дөнья нурга күмелде, Җиң сызганып, нурга коенып эшләү Үзе чиксез бәхет түгелме! Их, кырларда шундый күңелле!.. ... Кырга чыга дуслар, туганнар, Эшне каерып эшли торганнар. Авыл түбәсендә — Кызыл байрак, Күңел түрләрендә — корбаннар. Таңнар ата, агыла томаннар... ЧУЕРТАШ (Әсирлектән к1йткан берәүнец сүзләреннән) -о- өн. Кара төн. Брест тынган иде, Тик фашистлар өере һәм этләр, Теш ыржайтып, күзләр ялтыратып, Мал кугандай арттан килделәр... Рельсларга абына-сөртенә барып, Тар вагонга кергән чагымда Җирдән иелеп бер чуерташ алдым — Истәлеккә Илем ягыннан. «Аны да күп аяк басып үткән Һәм күп тояк,— дидем,—таптаган, Ә ул әле чакмага да ярар, Дошманга да ярар атмага...» Фашист өне, фашист богавында Күп татыдым аяк-таякны. Качкан саен тотып таптадылар, Сындырдылар тибеп сөякне. Җиде үлем өскә килеп басты, Кабер казыды дошман көрәге... Бирешмәдем, Чуерташтай булып, Ныгый гына барган йөрәгем. Туган җиргә баскач, уйга калдым: Ничек кайттым? Ничек түздем? Ничек сынмадым?.. Бәхетемнән шул чак туган җирнең Чуерташын тотып еладым. * * * Әхмәт Фәйзи истәлегенә ^Ьайгы салды башка—радионың Олы шагыйрь үлү хәбәре. ... Чыгып киттем. Кояш үксеп байый, Авыр болыт килә кабарып... Кич караңгы. Күңел ятимсыман. Юлдан язган сукыр кешедәй, Йөрим, йөрим... Кайгы дәваларын Алып булмый кереп күршедән. Шул чак кинәт, күңелгә нур биреп, Яз аңкытып бер моң ярала: «Умырзая» җырын җырлап, яшьләр Урамнарга клубтан тарала. ИСЛАМ БЕЛЯЕВ БАРАМ, БАРАМ... ■“өрәгемә ялганды ут Еллар яшьнәп күкрәгәндә; Юлга чыктым... Барам, барам, Чор балкышы күкрәгемдә. Ил ашкына алга, алга, Давылларда тормыш кора. Йөрәк җырлый, яшенли дә Көзге кырдай бушап тора; Тик бу кырга сары төшми, Кыш юрганын япмый аңа: Илдә һаман сабан өсте, Илдә һаман урак бара; Тынармы дип бу ашкыну Офтанырлык түгел бер дә, Ил утыннан ялкынланып Гомер җырга әверелә.