Мин АВЫЛНЫ ЯРАТАМ
БЕРЕНЧЕ ХАТ
афа дус! Сиңа бу хатымны иркенрәк вакыт санлап һәм гадәттәге хатларыма караганда озынрак итеп язарга булдым. Син. җәй көннәрендә үзебезнең Ык буйларын аеруча нык сагынам, дип язган идеи, бугай соцгы хатларыңның берсендә. Әйе, кушылам мпп сиңа, дөрестән дә, сагынырлык шул безнең бу якларны! Мин әлс менә яна гына, кичкырын гына Ык буйлап берничә километр җир йөреп кайттым һәм бу хатымны Ык буеның бүгенге матурлыкларын язудан башлыйсым килә. Минем шушы юлларымны укып, безнең бу тирәнен быелгы матурлыкларын һәм быелгы байлыкларын аз гына булса да күз алдыңа китерә алсаң, мин бу хатымны язудан бик канәгать булыр идем. Менә Ыкның буеннан-буена дистәләрчә километрларга сузылып киткән кызгылт кабыргалы горур, текә таулар. Шул таулар өстеннән карасу-яшел урманнар белән аралаш аксыл арыш басулары, сап-сары булып җәелеп киткән бодай чәчүлекләре, көннең эсселеге белән пешеп ята торган пар җирләре, тау араларына кереп утырган кечкенә-кеч- кенә авыллар күренә. Шул авыллар турысыннан һавага зәңгәрсу төтеннәр күтәрелә. Иге-чиге күренмәгән, әле яңа гына печәне чабылып, эскертләргә өелгән типтигез болын өстендә көтү-көтү булып казлар йөри, җиргә тияр-тимәс кенә биеклектә сыерчыклар төркеме оча. Анда-санда са- рык-сыер көтүләре утлый, кайдадыр бытбылдык һәм тәкәрлек тавышлары ишетелә. Печән эскертләрс өстендә сәер бер тынлык белән чәүкәләр утыра. Түмгәклекләрдән кинәт олы канатларын җилпеп ниндидер зур кошлар күтәрелеп китә. Син беләсең инде, безнең бу тирәдә җәй көне урак өсләрендә кояш Урсам белән Сукаеш авыллары арасында байый. Меиә шул вакыт әлеге текә таулар арасына кичен озын күләгәләр төшә ҺӘХМ гомер-го- мергә якын, янәшә, ләкин берберсеипән мәңге аерым торган бу биек таулар шушы күләгәләр аркасында берберсе белән кушылалар. Го- мер-гомергә тауның яки башында яки кабыргасында үсеп утырган карт имәннәр дә кич булу белән үзләренең озын күләгәләрен Ыкка таба, тау итәкләренә сузалар... Бөтен яр буйларын каплап алган карлыган, балан куаклары, шомырт агачлары һәм таллыклар һәммәсе дә кичке тынлыкка буйсынып калганнар. Шушы куаклыклар арасында сирәк-сирәк кенә ялгыз-ял- гыз тирәкләр күренә. Алар карлыганлыклар, шомыртлыклар арасында үзләренә бертөрле урын алып, гүяки кичке тынлыкны саклаучы бер көч булып утыралар, һәм аларның шәүләләре-күләгәләре кояш тәмам батканнан соң да беркадәр вакыт шул килеш кала. Менә бөтен әрәмәлекләрне һәм тау буйларын яңгыратып кичке салкын белән кемнеңдер көймә сорап яр буеннан кычкырганы ишетелә: — Сафиулла-а-а!!! Көймә кирә-ә-әк!! Шунда ук чыбыркы шартлаткан тавыш яңгырап китә һәм көтүченең: — һау-у-у-у!—дип терлекләр әйдәгәне кабатлана. Вакыт-вакыт тирә-юньдәге авыллардан ат кешнәгән, эт өргән һәм балта чапкан тавышлар ишетелеп китә. Менә Мәскәү, Казан һәм Уфа радиостанцияләренең кичке тапшырулары башлана. Авыл урамнарына куелган көчле репродукторлардан бөтен Ык буйларын яңгыратып борынгы һәм хәзерге рус көйләре, татар-башкорт моңнары ишетелә. Әгәр мин композитор булсам, шушы бик күп төрле тавышлардан, шушы бик күп төрле моңнардан бик нык үзенчәлекле яңа бер көй чыгарыр идем һәм аны «Безнең Ык дулкыннары» дип атар идем, һәм әгәр мин шагыйрь булсам, шушы көйгә салырлык бик матур җырлар язар идем... Кояш инде үзенең соңгы нурлары белән болыт артларын кызартып офыкка бата. Ләкин мәңгегә түгел, ул иртәгә тагы таң белән яңадан кызарып чыгу һәм бөтен дөньяны яңадан нурга ману, бөтен нәрсәгә яңадан яшәү көче бирү өчен бата. Бөтен Ык буе һәм шул исәптән Ык елгасы үзе дә хәрәкәтсез кала, хәтта аның кайсы якка акканы да беленми. Тик сирәк-сирәк кенә аның өстендә балыклар уйнап ала. Озак та үтми, Ыкның төбенә тулган айның шәүләсе төшеп, ул җай гына, акрын гына тирбәлә башлый. — Нигә бу кадәр матур икән безнең бу Ык буйлары!—дип, озак вакытлар аптырап уйга калып торасың һәм башта бер-бер артлы сораулар туа, кайчандыр бу дөньяга килеп, яшәп киткән кешеләрне искә төшерәсең. Кемнәр генә бу тигез болыннарда печән чапмагандыр, кемнәр генә бу киң Ыкны киң колач белән йөзеп чыкмагандыр, кемнәр генә бу әрәмәлекләрдә җәйге кыска төннәрдә ат саклап, учак якмагандыр, кемнәр генә биредә курай тартмагандыр, кемнәр генә җыр җырламагандыр!.. Шул кешеләрне яңадан дөньяга кайтарасы иде дә, Ык буеның югарыда язылган күренешләренә өстәлгән хәзерге пейзажлары, хәзерге үзгәрешләре белән таныштырасы иде. Бу яңа күренешләр, хәзерге бу үзгәрешләр бөтенесе дә соңгы өчдүрт елда, ягъни син читкә чыгып киткәннән соң гына барлыкка килделәр. Шулай булгач, мин сине әнә шул үзгәрешләр белән дә таныштырып үтим, аларны белү синең акылыңны уятыр, зиһенеңне ачар, күңелеңне күтәрер. Ләкин бик арыгаилыгымнан, хатымны бүген дәвам итә алмыйм, ул турыда сиңа иртәгә язармын... Сафа! Сиңа кичә яза башлаган хатымны бүген дәвам итәм. Иң элек нефть турында берничә сүз әйтеп үтим. Шөгер, Ромашкино, Бөгелмә, Баулы һәм Әлмәт якларында берничә еллардан бирле инде нефть чыга башлавы сиңа күптән мәгълүм. Хәзер илебездәге һәрбер дүрт автомашинаның өчесе безнең Татарстан нефте белән йөргәнлеген дә син, шаять, яхшы белә торгансыңдыр. Җир астыннан алына торган бу байлык алтын белән бер һәм аны тиккә генә «кара алтын» димиләр. Менә шушы «кара алтын» чыгарыла башлау безнең республикага бөтенләй башка төс бирде. Аның йөзен танымаслык итеп үзгәртте. Аның йогынтысы Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы якларында бигрәк тә зур булды. Ул тирәләрдә нефть вышкалары, югары вольтлы 7. .с. ә.- № ю. 97 98 электр челтәрләре, газ-бензин заводлары, шәһәрләр, эшчеләр поселоклары үсеп чыкты. Ләкин без яши торган Тымытык, Мөслим тирәләрендә нефть әле хәзергә бик үк күп табылмаганлыктаи, әллә нинди зур үзгәрешләр сизелмәде. Без, бу тирәдә яшәүчеләр, Ык буеның бу тирәләреннән нефтьнең күп табылмавына берничә ел буе кимсенебрәк тә яшәдек. Ләкин соңгы елларда нефтьне яңача, су басымы ярдәме белән чыгару башланды. Моның нинди метод икәнлегенә мин тукталып тормыйм, ул кадәресен газеталардан, брошюралардан һәм техник китаплардан укып белерсең. Мин бары тик шуны гына әйтеп үтәм, бу метод белән нефть чыгару өчен тәүлек саен йөз меңнәрчә кубометр’' су кирәк булачагы мәгълүм булды. Шушы яңа методны куллану аркасында безнең бу тирәләр дә нефть промышленносте районнары территориясенә тоташтылар. Моңа безнең Ык елгасы сәбәп булды. Ике кыш. ике җәй тикшерделәр инженерлар һәм геологлар Ык һәм аның тирәсендәге су катлауларының калынлыгын һәм алар нефтьне катлам басымы ярдәме белән чыгару өчен кирәкле суны безнең шушы тирәнең жир астыннан суыртып, аны Азнакай, Актүбә, Әлмәт, Павловка якларына кудырырга булдылар. Икенче төрле итеп әйткәндә, безнең Ык буеннан алынган суны Азнакай, Актүбә биеклекләренә кадәр күтәрү, бу суны үргә таба... агызу мәсьәләсе куелды. Кайчан да булса элек, су үргә таба... ага дисәләр, мин дә һәм син дә ышанмас идең. Ләкин ага икән шул, Сафа дус. Шулай итеп, безнең Ык буеның бу тирәләрендә нефть катламнарына су кудыра торган корылмалар төзелә башланды. Син инде, ниндирәк соң ул корылмалар, диярсең. Хәзер мин сиңа шулар турында һәм аларның безнең тормышыбызга нинди үзгәрешләр кертүе турында кыскача гына язып үтим. Ык буенда мондый ясалма биеклекләргә ңемент белән катырып салынган бу текә корылмалар элек юк иде! Хәзер бар. һәрберсендә гаять дәрәҗәдә көчле дүртәр-бишәр моторлар әйләнеп утырган бу бик катлаулы корылмаларны насос станцияләре дип атыйлар һәм безнең бу тирәдә аларны номерлар белән саныйлар. Безнең Күк тәкә һәм Тымытык авыллары янында гына да шундый жиде-сигез станция эшли. Элек ишетелми иде бу якларда мондый сәер һәм яңа тавышлар! Хәзер ишетеләләр. Гел бертөрле ритм белән «чур-р-р, чур-р-р» итеп көйләп утырган бу тавышларны насос станцияләренең мотор тавышлары диләр һәм алар биредә бик күп төрле кош тавышлары .белән бергә тәүлек буе яңгырап торалар. Элек биредә — жир астында—кочак җитмәслек мондый юан трубалар юк иде. Хәзер бар. Аларны насос станцияләренең су кудыру трубалары дип атыйлар һәм урыны-урыны белән Ык елгасының төбеннән аркылы үткән һәм урыны-урыны белән аның ярлары буйлап тармак-тармак булып сузылган бу трубаларның гомуми озынлыгы ике йөз километрга җитә. Юк иде элек Ык буенда мондый зур чуен капкачлы бетон коелар. Хәзер бар. Аларны скважиналар дип атыйлар һәм җир астына күмелгән коллекторлар менә шушы йөзәрләгән скважиналардан көмеш кебек саф суны суырып, үзәк су юлына биреп торалар. Элек юк иде Ык ярларында мондый ялгыз-ялгыз янып торган электр фонарьлары. Хәзер бар. Аларны насос станциясе утлары диләр һәм бу утларның шәүләләре, хисапсыз күп йолдызлар белән бергә, Ыкның төбенә төшеп җай гына тирбәләләр. Элек юк иде мотор белән йөри торган мондый ак көймәләр. Хәзер бар. Аларны насос станцияләре көймәләре дип йөртәләр һәм барлык машинистлар да, шулай ук җирле халыкта шушы көймәләргә утырып Ык елгасын кичәләр. 7* 99 Элек бу тирәләрдә чуер таш белән капланган мондый төзек юллар юк иде. Хәзер бар. Аларны насос станцияләре юллары дип атыйлар һәм бу юллардан сәгать саен уннарча, йөзләрчә тракторлар, бульдозерлар, автомашиналар, мотоцикллар һәм велосипедлар үтеп торалар. Элек биредә, Ык буендагы болыннар уртасында, Күк тәкә белән Тымытык арасында бернинди дә торак йортлар юк иде. Хәзер бар. Бу йортлар арткаинаи-арта баралар һәм аларны эшчеләр поселогы дип атыйлар. һәм, ниһаять, элек биредә һәртөрле механизаторлар шактый күп булса да, җир астыннан су кудыра торган мондый яңа машинистлар юк иде. Хәзер бар. Аларны насос станциясендә эшләүче машинистлар дип атыйлар. Бу машинистлар бөтенесе дә яшьләр һәм алар җир астындагы «кара алтын»ны өскә бәрдереп чыгару өчен тәүлек саен илле мең кубометр суны Сәпәй насос станциясе аркылы Азнакай һәм Әлмәт нефть промыселларына озатып торалар. Бу промыселларның Актүбә, Габдрахман һәм Павловка мәйданнарында тугыз урындагы куст-насос станцияләре бөтенесе дә үзләренә кирәкле суларны Ык буендагы насос станцияләреннән алалар. Бу суларны куст-насос станцияләре исә яңадан җир астына, нефть катламына куып кертәләр. Менә шулай, безнең бу якларның халкы бер үк вакытта игенче дә һәм нефтьче дә булып китте. Син инде, Сафа, әлбәттә, үзең буразнада туып-үскән кеше булганлыктан, авыл турында, игеннәр турында күбрәк кызыксынырсың. Ләкин бу турыда мин сиңа иртәгә язармын... Сафа! Хатымны бүген яңадан дәвам итәм. Син киткәннән бирле авыл хуҗалыгында да бик күп үзгәрешләр булды. Игеннәрне аеры урып-җыю эше бик киң урын алды, машина-трактор станцияләре үзгәртеп корылды, дәүләткә мәҗбүри ашлык тапшыруның элекке тәртибе бөтенләй башка тәртипкә — ирекле рәвештә сатуга алышынды һәм аның бәяләре күтәрелде, җәй айларында һәрбер сыердан тәүлек саен бер пот сөт савып алу мәсьәләләре алга куелды һ. б. Без, авыл кешеләре, партия һәм хөкүмәтебезнең авыл тормышына менә шушындый зур үзгәрешләр кертүләрен куанып каршы алдык. Чөнки болар һәммәсе дә яхшы якка таба үзгәрү бит. Моның шулай икәнлеген без быел үз күзебез белән күрдек. Ул тарихи карарлар быел ук инде үзләренең җимешләрен бирделәр. Әй, Сафа, күрсәң иде быел игеннәрнең уңганлыгын! Теге Сукаеш буе дип йөртелә торган басудагы арышның гектарыннан уртача 18— 20 центнер уңыш чыга. Тирән Күл буендагы солы җиргә сыймыйча шаулап утыра, аны бүген ура башлыйлар. Урсай юлы өстендәге бодайның һәрбер гектары унҗиде-унсигез центнер бирә. Умарталыкка башы белән китереп кырык гектар чамасы карабодай чәчкән идек, ул билдән булып үскән һәм катык кебек ап-ак чәчкәдә утыра. Мин бүген озак вакытлар шуңа карап, хәйран калып тордым. Аның өстендә туктаусыз бал кортлары оча, алар өзлексез табыш җыялар. Шушы ап-ак карабодай җирен икегә ярып басу юлы үтә. Мин карап торганда шушы юлдан башына зәңгәр яулык бәйләгән, өстенә саргылт күлмәк кигән бик сылу гәүдәле бер хатын-кыз үтеп китте. Ул үзенең матур һәм җитез хәрәкәте белән бу карабодай басуына җан кертте, аңа яңа бер парча булып өстәлде. Белмим, берничек тә әйтә алмыйм, бу ак чәчәкләр диңгезенә аның көтелмәгәндә шулай килеп керүе очраклы хәл идеме, әллә бу табигатьнең җиңелчә генә шаярып, синең белән минем кебек йомшак күңелле кешеләрне матурлык белән исертүе идеме?.. 103 Гукта әле, мин шагыйрьләребезчә, артык хискә бирелеп, реаль дөньядан аерылып, болыт артына киттем түгелме? Болай ярамый, мәсьәләгә кайтыйк. Шушы карабодай басуы белән янәшә генә йөз илле гектар көнбагыш чәчкән идек. Кайчан гына килмә, ул һәнүз үзенең кус-сары эшләпәләре белән кояшка каран утыра. Иртә белән килсәм дә, көндез килсәм дә, кич килсәм дә мин аны шулай күрәм. Әллә ул кояшка карый, әллә аңа кояш карый... Аның чачаклы-чачаклы сары читле эшләпәләренең уртасында һәрвакыт бал кортлары була. Алар шул эшләпәләрдән үзләренә кирәкле табышны алалар да ашыга-ашыга умарталыкка очын китәләр. Авылдан озак вакытлар аерылып торган кешеләр арасында быелгы иген уңышын ел килешенә генә кайтарып калдыручыларны очратырга туры килә. Моны, бәлки, син дә шулай уйларсың. Ләкин болан уйлау бер генә яклы булыр иде. Ел бик яхшы килгәндә дә уңышны бу кадәр мул алуыбызны мин хәтерли алмыйм. Билгеле, елның әйбәт килүе иген уңышына, һичшиксез, бик зур йогынты ясый. Ләкин мәсьәлә анда гына түгел. Мәсьәлә җирне яхшы эшкәртүдә һәм чәчүне кыска тотуда. Быел без җиде трактор, дүрт комбайн сатып алдык һәм җирләрне үзебезнең машиналарыбыз белән сөреп чәчтек. Элекке еллардагы кебек МТС машиналары килгәнне көтеп тормадык. Син болай дигәч тә, мине МТСларны кага икән дип уйлама. Бу турыда мин үземнең фикеремне ачыграк итеп әйтеп үтим әле. Машина-трактор станцияләре! Өч сүздән торган бу дәүләт предприятиеләре безнең илебезнең авыл хуҗалыгын социалистик яңа баштан коруда гаять дәрәҗәдә зур роль уйнадылар. Колхозлашуның аеруча беренче елларында—җирне атка җигүле сабаннар белән сөреп, агач тырмалар белән тырмалаган чакларда, чабагач белән ашлык сугып, таган уртасына асылган түгәрәк иләк белән иген иләгән чорларда һәм, ниһаять, әле аннан соң да шактый күп еллар буе МТСлар үзләренең мактаулы бурычларын үтәп килделәр. Ләкин һәрнәрсәнең, һәрбер чараның үзенең вакыты булган кебек, ?\1ТСларның да үзләренең чоры бар иде. һәм бу чор үтеп китте инде. Алар инде авыл хуҗалыгын социалистик яңа баштан коруда үзләренең эшләрен эшләделәр. Үзләренең өсләренә төшкән бурычларын үтәделәр. һәм хәзер инде колхозлар да ул замандагы колхозлар түгел, аның кешеләре дә ул заман кешеләре түгел. Син уйлап кара, элек, ягъни әле колхозлашуның беренче елларында, авылда бер яки ике төрәнле тимер сабанны да көйли белүчеләр бик аз иде бит. Ул чакларда авыл хуҗалыгы ширкәтләре аркылы безнең ындырларыбызга беренче тапкыр кергән алты тешле бик гади сугу машиналарын көйләп эшләтү бик аз кешеләрнең генә кулларыннан килә иде. Ә хәзер авылда кемнәр генә, нинди генә механизаторлар юк. Алар нинди генә катлаулы машиналарны идарә итмиләр. Бу яна кешеләрне, бу яңа техник интеллигенция кадрларын һәммәсен дә МТСлар хәзерләде бит. Бу беркем дә инкарь итә алмый торган хакыйкать. Ләкин колхозларның экономик һәм политик яктан аеруча соңгы елларда шактый нык аякка басулары, кешеләрнең үсүләре авылга техник ярдәм күрсәтүдә МТСлар йөзендәге хәзерге форманың искергәнлеген һәм МТСларны үзгәртеп хору кирәклекне китереп чыгарды. Хәзер инде колхозлар МТСларга гына карап тора алмый башладылар. Аларның эш масштаблары, хуҗалык тармаклары киңәебрәк китте, һәм менә нәкъ, Н. С. Хрущев әйткәнчә, бер үк җирдә ике хуҗа барлыкка килде. Бу хәлнең кире яклары күзгә шактый нык бәрелә башлады. Әйтик, бу яки теге колхозга тракторның иң кирәк чагы. Ә МТС бу колхоздагы тракторны көтмә 101 гәндә алып, аны икенче бер хуҗалыкка күчерә дә куя. Шулай итеп, әлеге колхоз уттай кыр эшләре вакытында ике кулсыз кала. Менә шуңа күрә дә илебезнең, шул исәптән безнең Татарстан республикасының да алдынгы колхозлары соңгы елларда үзләре трактор сатып ала һәм бер үк вакытта комплекслы трактор-кырчылык бригадалары оештыра башлаганнар иде. Бу чаралар колхозлар белән ЛТГСлар арасында туган уңайсыз хәлдән котылу өчен юл эзләп карау иде. Безнең партиябез бу хәлне бик тиз күреп алды һәм «Колхоз строен тагын да үстерү һәм машина-трактор станцияләрен үзгәртеп кору турында» махсус карар чыгарып, бу мәсьәләне бөтен халык алдына киңәшкә куйды. Бу турыда һәркемнең үз фикерен әйтергә тулы хокукы бар иде һәм инде бу фикерләр матбугат битләрендә көчле ташкын булып агылдылар. һәрбер яз үзенә генә хас үзенчәлек белән килгән шикелле быелгы яз да үзенә бертөрле яңалык белән килде. Бу яңалык шунда иде ки, быел колхоз кырларында машиналар, элекке еллардагы кебек вакытлы рәвештә эшләп китү өчен генә түгел, ә китмәскә, бөтенләйгә килделәр. Тамчылары тама, кошлары сайрый башлаган быелгы яздан алып бу катлаулы машиналарга колхозлар үзләре хуҗа булдылар һәм алар бу машиналардан быел үзләре теләгәнчә файдалана башладылар. Бу хәл барлык колхозларда да, шул исәптән безнең бу тирәдәге авылларда да иген уңышының күтәрелүенә көчле йогынты ясады. Аннары уңышны күп алуның бер сәбәбе барлык бөртекле ашлыкны аеры урып җыю булды. Соңгы ике-өч ел эчендә генә килеп чыккан бу методның нәрсәдән гыйбарәт икәнен бәлки син ныклап белми торгансыңдыр. Нәрсә соң ул аеры уру? Син авылда чакта игеннәрне турыдан-туры комбайн белән урып- җыя идек. Икенче төрле итеп әйткәндә, игеннәрне бер үк вакытта урдырып та һәм суктырып та бара идек. Ә аеры уру методын кулланганда лафетлы ургычлар яки башка төр урак машиналары белән элек игеннәрне егып чыгабыз, ягъни чабып теземнәргә салабыз. Иген шул килеш өч-дүрт көн ята. Аннары инде аңа җыйгычлы комбайн кертеп, теземнәрдәге кипкән игеннәрне суктырабыз. Без быел барлык бөртекле ашлыкларны шушы яңа метод белән урып-җыя быз. Моны куллану безгә нәрсә бирә соң? Бердән, игениәрнең-зур мәйданнарда өлгереп җитүен көтмичә, бөртекләр сөтсыман-балавызсыман хәлгә керү белән, ягъни уракны гадәттәгедән берничә көнгә иртәрәк башладык. Ә инде ике-өч көннән соң, бөртек теземнәрдә тәмам өлгереп җиткәч, комбайн белән суктырдык. Шулай итеп, ашлык коелуга һәм башкача югалтуларга бернинди дә юл калмады. Орлык бик коры булганлыктан, аны зернопульт аркылы үткәрү җитте һәм ул шунда ук дәүләткә озатылды. Күрәсең, турыдан-туры комбайн белән урып-җыйгандагы кебек ашлыкны сушилка һәм һәртөрле чистарту машиналары аркылы үткәреп, өстәмә рәвештә эшкәртергә туры килмәде. Бер үк вакытта салам да бик коры булды, ул эскертләргә өйгәч кызарлык, бозылырлык булмады. Аны җирдән иртәрәк җыеп алырга мөмкин булды. Шуның аркасында туңга сөрүне дә иртә башладык. Аеры уру методын кулланганда бер үк мәйданны машина белән ике тапкыр, башта урдырып үтәсең, аннары суктырып үтәсең, һәм ягулык та, кул көче дә күбрәк китә шикелле. Ләкин бу беренче карауга гына шулай тоела. Чынлыкта исә бу расходлар берничә тапкыр капланалар. Игеннәрне менә шулай урып-җыю аркасында без һәр гектардан бик аз исәпләп тә икешәр центнер өстәмә уңыш алдык. Ә без- 102 нец өч мен гектардан артык чәчүлегебез бар. Гектардан икешәр центнердан күпме өстәмә уңыш алынган була? Алты мең центнер түгелме? Менә шулай, Сафа, җирне үзебезчә эшләп, игеннәрне яңача урып- җыю аркасында без быел гаять зур дәрәҗәдә мул уңыш алдык. Син уйлап кара, бүгенге көнгә дәүләткә генә дә 63 мең пот ашлык саттык. Әле шушы көннәрдә генә колхозчыларның һәр хезмәт көненә аванс төсендә берәр килограмм бодай һәм берәр килограмм арыш өләштек. Быел безнең бер «Авангард» кына түгел, ә Ык буендагы — безнен тирәдәге колхозларның бөтенесе дә игенгә бик бай. Мәсәлән, безнен күршеләребездән «Маркс» колхозы дәүләткә 81 мең пот, «Коммуна» — 78 мең, «Марат» 51 мең пот ашлык саттылар. Син инде бу юлларны укыгач бәлки мине беркадәр мактанып та алган икән диярсең. Минемчә, мондый мактарлык эшләр белән мактансаң да ярый. Ләкин бездә бөтен эш тә мактарлык куелмаган шул, Сафа. Бездә бик аяныч һәм бик тирән уйларга калдыра торган чатаклыклар да аз түгел. Син инде тәмлесен капкач, әчесен дә авыз ит дигәндәй, бездәге кайбер күңелсезлекләр турында да тыңла. Ләкин бүгенгә шуның белән җитәр, алар турында мин сиңа иртәгә язармын. Сафа! Хатымны дәвам итәм. Бездәге кайбер чатаклыклар, җитешсезлекләр нәрсәдән гыйбарәт соң? Мин аларның иң элек беренче карауга кечкенә кебек күренгәннәренә тукталып китим. Син инде үзең, шушында туып-үскән кеше булганлыктан, яхшы беләсең. Безнең бу тирәдәге авылларда татар халкына гына хас булган карлыган кагы кою гадәте бар бит. Аның өчен иң кирәк нәрсә — юкә иләк. Менә шул кечкенә генә юкә иләк юк безнең магазиннарда. Аннары крестьян тормышында тимер сәнәктән дә кирәгрәк нәрсә бар микән? Ләкин менә шушы кул коралының безнең магазиныбызда булганын мин хәтерли алмыйм. Чалгы, януч, сандал- чүкеч эзләп тә интегеп бетәбез без. Озакламый менә сарыкларның көзге йонын алу вакыты җитә. Ләкин йон кырку өчен бездә кайчы табып булмый, чөнки юк ул магазиннарда. Чынаяк-чәйнек турында әйтеп тә тормыйм инде. Син, шундый зур корылмалар, катлаулы машиналар, бай техника булып та ничек инде юкә иләк, тимер сәнәк булмасын дип гаҗәпләнерсең, ләкин нишлисең, факт. Без, әлбәттә, игенгә бик бай. Ләкин гел игенгә генә карап тору ярамый бит. Бездә яшелчәчелек, җиләк-җимеш бакчачылыгы, кошчылык бик начар. Бу уңай белән мин үзебезнең колхозны һәм күрше колхозларны безгә Ык аркылы гына булган Башкортстан республикасының К. Маркс исемендәге (Бакалы районы) колхозы белән чагыштырып карыйм да аптырап калам. Мәсәлән, аларның 80 гектардан артык җиләкҗимеш бакчалары бар, ә бездә бер төп алмагач та юк. Анда, хәтта, виноград та үстерәләр, ә бездә кыяр табуы да кыен. Анда колхоз фермасы һәм колхозчы хуҗалыклар асрый торган казларның бөтенесен бергә кушсаң, аларның саны 12 мең баштан артып китә, ә бездә Ыкның бу ягындагы дүрт-биш колхозныкын бергә алсаң да, ике-өч мең баштан артмый. Алар да Ык буенда, без дә шул ук Ык буенда яшибез, югыйсә. Ал арда һәр ун көн саен «Үрнәк» исемле басма газета чыга, ә бездә стена газеталары да рәтләп чыга алмый. Шуңа күрә дә, Сафа дус, безгә Ыкның теге ягына, үзебез белән ярышучы республиканың алдынгы колхозларына ешрак күз салырга кирәк. Ярый, бүгенгә шушының белән җитәр, хатымны иртәгә тәмам итәрмен. Сафа! Гадәттә мин хат язуымны кич белән дәвам итә идем. Бүген аның ахырын иртәнге якта тәмамларга булдым. Менә инде җәйге таң атып килә. Мин әле һаман да нокта куя алмаган шушы хатымның соңгы юлларын язам. Бу хатны тәмам иткәндә, мин үзебезнең туган Ык буенда гел бер^ көйгә генә чүр-чүр итеп торган насос станцияләренең тавышлары белән бергә басуларда хәрәкәт итүче лафетлы ургыч һәм җыйгычлы комбайн тавышларын һәм авыл буендагы ындыр табагында шуларга кушылып зернопульт гөрләгәнне, ашлык төяп дәүләт юлына чыгып баручы машиналарның гудок бирүләрен ишетеп утырам, һәм бу тавышларны мин тыңлап туя алмыйм. Мәңгегә шулай гөрләп торсын иде безнең Ык буйлары, дим. Чынлап та, яратам мин авылны, Сафа, бик яратам. Сиңа да гел генә читтә йөрмәскә, бер кайтып күренергә иде. Ә бер кайтсаң, бәлки яңадан китмәс тә идең. Үзем синең белән бер елны техникумны тәмам итеп чыкканнан бирле һаман агроном булып эшлим. Гаиләм сау-сәламәт. Сәлам белән — Хәйдәр Хәмзин.