Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

А. АЛИШНЫ ИСКӘ АЛУ 19 сентябрьдә күренекле татар балалар язучысы, М. Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алишка 50 яшь тулды. Шул уңай белән Г. Тукай исемендәге клубта (Матбугат йорты) язучыны искә алу кичәсе булды. А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты турында Ләбибә Ихсанова доклад ясады. Язучының каләмдәш дуслары А. Әхмәт, Ә. Бнкчәнтәева, сеңелесс Илсөяр Сункише- ва, фашистлар кулында Алиш белән бергә тоткынлыкта булган Гасыйм Габделка- дыйров язучы турында истәлекләр сөйләделәр. Кичәнең икенче бүлегендә артистлар һә.ч .мәктәп балалары көче белән концерт куелды, язучының хикәяләре һәм шигырьләре укылды. ДРАМАТУРГ М. Н. ЕЛИЗАРОВА ЮБИЛЕЕ Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубында 8 сентябрьдә Казандагы рус драматургы Мария Николаевна Елнзарованың тууына 50 яшь, әдәби эш- чәнлегенә 35 ел тулу уңае белән юбилей кичәсе булып үтте. Драматургның тормыш юлы һәм иҗаты турында язучы Р. Ишморат доклад ясады. Кичәдә юбилярга Татарстан язучылары союзы, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы, Казандагы М. Горький музее һ. б. оешмалар исеменнән котлау адреслары тапшырылды. РСФСР һәм Мәскәү язучылары оешмалары Мария Ннколаевнаны иҗат юбилее белән котлап телеграммалар җибәргәннәр иде. Кичәнең икенче өлешендә Казан артистлары, пионерлар һәм үзешчән сәнгать коллективлары көче белән концерт куелды. ӘДӘБИ ҖОМГАДА 26 сентябрьдә Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубында Татарстан халык хуҗалыгы советы председателе А. Т. Шмаревның язучылар һәм журналистлар белән очрашуы булды. Иптәш Шмарев үзенең чыгышында республикадагы халык хуҗалыгының һәр тармагына аерым-аерым тукталып, аның бүгенге торышы һәм киләчәктәге перспективалары турында сөйләде. Соңыннан А. Т. Шмарев күп кенә сорауларга җавап бирде һәм үзенең быел Бельгиягә барып, бөтен дөнья күләмендәге промышленность күргәзмәсеннән алып кайткан тәэсирләрен уртаклашты. ЧУВАШ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ V СЪЕЗДЫ 24—26 сентябрьдә Чабаксарда чуваш язучыларының V нче съезды булып үтте. Съездга Татарстаннан барган кунаклар— Афзал Шамов, Шәрәф Мөдәррис, Ләбибә Ихсанова, Василий Юдин, Константин Петров, Исак Скворцов, Петр Петров, Алексей Афанасьев иптәшләр катнаштылар. Чувашстан Верховный Советы Президиумы 26 сентябрьдә чыккан указы нигезендә татар язучылары Гомәр Бәшировны һәм Шәрәф Мөдәррисне Мактау язуы белән бүләкләде. ТУГАНДАШ ЯЗУЧЫЛАРДА КУНАКТА Август-сентябрь айларында Татарстанның күп кенә язучылары тугандаш республикалар язучыларында кунакта булып кайттылар. Г. Бәширов Бурят-Монголиягә, Н. Исәнбәт Латвиягә, X. Туфан, А. Расих, Г. Паушкин, Б. Гыйззәт Удмуртия, Мордва, Мари республикаларына бардылар һәм шул республикаларның язучылары съездларына катнашып, әдәби дуслык элемтәләрен ныгыту турында чыгышлар ясадылар ___ . __ _______________ _________ _ ______ \у/ «МОАБИТ ТОТКЫНЫ» Герой шагыйрь Муса Җәлил образы ;СССР халыклары әдәбиятында елдан-сл .киңрәк урын ала. Быел калмык шагыйре Давыт Күгүлтинов Муса Җәлилгә багышланган «Моабит тоткыны» исемле поэмасын язды. КПССның Калмык Өлкә Комитеты секретаре Б. Җимбинов әсәргә бәя биреп: «Теленең образлылыгы һәм әдәби осталыгы ягыннан Д. Күгүлтиновның «Моабит тоткыны» поэмасы калмык сорвет поэзиясенең иң күренекле әсәрләреннән берсе», — ди («Литература и жизнь» газетасының быелгы 20 август саныннан).