Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

РАХМАН ИЛЬЯС (Тууына 50 ел) Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган талантлы татар совет язучысы Рахман Ильясның тууына 50 ел тулды. Р. Ильяс 1908 елда элекке Зөя өязе, хәзерге Татарстан республикасы, Кайбыч районы, Карамасар авылында туа. Сигез яшеннән көтү көтә. Бөек Октябрь революциясеннән соң әтисе Вәли абзый бөтен семьясы белән Грозный нефть промысло- сына күчеп китә. Рахман яңа ачылган совет мәктәбенә йөри, аннары эшкә керә. Зирәк акыллы, һәрнәрсә белән кызыксыну- чан егет бик җентекләп эшчеләр тормышын өйрәнә башлый. Соңыннан аның «Горизонт», «Фонтан» кебек танылган әсәрләре туры- дан-туры эшчеләр белән аралашу, алар тормышында кайнау тәэсирендә туалар. Рахман Грозныйда чакта промыслода эшләү белән бергә белемен күтәрү өчен дә нык тырыша. Ләкин ул киң тормыш агышын, бөтен ил буйлап җәелгән үзгәртеп коруларны үз күзе белән күрергә тели, шул ният белән Уралга барып чыга, әмма ул анда озак тормый. Көньяк кояшының җылы нурлары, нефть-мазут исе аның күңелен бертуктаусыз үзенә тарта, һәм Рахман яңадан Грозныйга кайтып, клубта эшли башлый. 1929 елны Рахман Ильяс Коммунистлар партиясе сафына керә һәм марксизм- ленинизм тәгълиматын ныклап өйрәнергә керешә. Белемгә сусаган бу тырыш егетне партия Казанга, Коммунистик университетка укырга җибәрә. Казанда укыган чагында Р. Ильяс исеме газетажурнал битләрендә еш күренә башлый. Грозныйга кайтып беркадәр газетада эшләгәннән соң, ул кабат Казанга килә һәм әдәби әсәрләр язу өстендә ныклап эшли башлый. Колхоз тормышына багышлап «Әндәр карт» исемле пьесасын яза. Әмма аның бу әсәре үзенең художество эшләнеше, тип-характерларның бирелеше белән уңышсызлыкка очрый. Шул ук елны аның «Таулар арасында» исемле җыентыгы басылып чыга. Р. Ильяс бу китабында үзен үткер күзле, сәләтле язучы итеп таныта. Шул уңыштан канатланып, язучы бер-бер артлы «Горизонт» повестен, «Зәй- нуш дускай» һәм «Фонтан» драмаларын яза. Р. Ильяс татар эшчеләренең социализм төзүдәге героик хезмәтләрен тулырак күрсәткән зур эпик әсәр язу өчен материаллар туплый башлый. Ләкин немец-фашист илбасарлары аның бу планын өзәләр. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк үзе теләп фронтка китә, үзенең ротасы белән (ул рота командиры була) күп сугышларда катнаша. Ут эчендә дә язучы иҗат эшен ташламый. 1942 елны аның «Бабай» исемле бер хикәя һәм бер пьесадан торган җыентыгы басылып чыга. Ул, буш калган һәр минутын файдаланып, яңа әсәрләр өстендә эш ләвен дәвам итә. Пьеса язу турында хыяллана. Харьков шәһәрен штурмлау алдыннан җибәргән бер хатында Р. Ильяс: «Пьесаларга конкурс ачканнар икән, берәр нәрсә язсаң, бик шәп булыр иде», — дип яза. Язучы, Украина далаларында дошман пулясыннан авыр яраланып, 1943 елның 23 августында үлә. Аның турында фронттан килгән соңгы хәбәрдә батырларча көрәшеп һәлак булган рота командиры Габдрахман Ильясовка Кызыл Байрак ордены бирү турында языла. Р. Ильясның иҗат гомере кыска булды. Ләкин ул үзенең эшчеләр тормышын сурәтләгән әсәрләре белән татар әдәбияты тарихында күренекле урын алды. Аның «Таулар арасында» повестенда укучы татар әдәбияты өчен бөтенләй яңа тема, яңа тип образлар белән очраша. Язучы бу әсәрендә Кавказ халыкларының гореф-гадәтләрен, көнкүреш һәм характер үзенчәлекләрен шактый тулы итеп сурәтли. Бөек Ватан сугышы елларында язылган «Танышлар» хикәясендә Р. Ильяс талантының тагын бер ягы ачылды: лирик җылылык муллыгы, эмоциональ көч бу хикәяне поэзия югарылыгына күтәрә. Р. Ильясның татар совет әдәбиятына куйган хезмәте зур. Ул үзенең кыска гына иҗат гомерендә дә дистәләрчә проза пәм драма әсәрләре биреп калдырды. Бөтен гомерен халык бәхете өчен көрәшкә биргән коммунист язучының якты истәлеге халык күңелендә сакланыр. 126 ИВАН ПЕТРОВИЧ ЗАБОТИН (Тууына 50 ел) Иван Петрович Заботин — Татарстанда иҗат иткән күренекле рус язучысы. Ул 1908 елның 9 октябрендә Ленинградта, зур шәһәргә эш эзләп килгән крестьян семьясында туа. _ 1919 елны И. П. Заботинның әтисе, Кызыл Армия сафларыннан кайткач, семьясы белән Казанда урнашып яши башлый. Булачак язучы И. П. Заботин 1925 елны мәктәпне тәмамлагач, Казан урман техникасы институтына укырга керә. 1931 елны укуын тәмамлап, инженертөзүче дипломы алгач, ул гидротехник корылышка прораб булып билгеләнә һәм 1947 елга тикле төзү оешмаларында җаваплы эшләр башкара. 1947 елдан башлап ул Татарстан язучылары союзында әдәби консультант булып эшли һәм рус язучылары секциясенә җитәкчелек итә. Инженер И. Заботин барлык буш вакытын әдәбиятка багышлый. Күп укый, үзе дә иҗат эшен башлый. 1943 елны ул «Инженерлар» дигән зур күләмле әсәр язарга уйлый. Анда ул илне индустрияләштерү чорын чагылдырырга тели. Бу романы өчен И. Заботин тормыштан гаять күп фактик материал туплый, көн саен үзенең күзәтүләрен, уй-фикерләрен язып җыя бара. Шул ук вакытта Заботин бөек рус галиме Н. И. Лобачевский турында тарихи, биографик материаллар җыя башлый, архивларда тикшеренә, геометрия фәненең кайбер өлкәләрен тирәнтен өйрәнеп чыга. Ниһаять, беренче романын куеп торып, Лобачевский турында роман яза башлый. И. Заботин иҗат эшендә ару-талуны белми. Аның балаларга багышланган «Безнең балалар бакчасы» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1952 елда, «Бөркетләр турында әкият» исемле җыентыгы 1953 елда басылып чыга. Шуның белән бергә ул татар әдәбияты әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү буенча да актив эшли. Ул А. Әхмәтнең «Үги кыз», «Серләр» исемле пьесаларын, М. Әмирнен «Миңлекамал» исемле пьесасын, Ф. Хөснинең хикәяләрен, Ш. Камалның «Акчарлаклар»ын, Мәҗит Гафури хикәяләрен тәрҗемә итә. И. П. Заботинның бөтен Союзда танылган әсәре — 1953 елда басылып чыккан «Лобачевский» исемле тарихи романы. Язучы бу романда бөек рус галиме математик Николай Иванович Ло- бачевскийның фәнни һәм иҗтимагый эш- чәнлеген, галимнәр арасындагы идеологии көрәш һәм бәрелешләрне XIX йөзнең беренче яртысындагы крепостной Россиядәге тирән социаль каршылыклар белән бәйләп, ил, халык тормышы һәм гомумән чор фонында сәнгатьчә оста итеп тасвирлый. Совет тарихи романы жанрында шактый уңышлы гына булып чыккан бу әсәр матбугатта уңай бәя алды. И. П. Заботин озак һәм каты авырудан соң 1955 елның 17 мартында үлде. И. П. Заботинның тууына 50 яшь тулуын Татарстан язучылары тирән ихтирам бе< лән 28 К. Маркс, Ф. Энгельс. Әсәрләр., XIV т., 17 бит. билгеләп үттеләр. ДЕНИ ДИДРО (1713—1784) (Тууына 245 ел) Ирек, тигезлек, туганлык! XVIII гасырда яшәгән Вольтер, Монтескье, Дидро, Руссо, Гельвеций, Гольбах кебек бөек француз мәгърифәтчеләренең эшчәнлегенә менә шушы демократик лозунг программа булып хезмәт итте. Алар феодализмны, абсолют монархия тәртипләрен җәмгыять үсеше өчен зарарлы дип игълан иттеләр. «Дин, табигатькә караш, иҗтимагый тормыш, дәүләт — болар барысы да алар тарафыннан каты тәнкыйть ителде... үзләренең кирәклеген, зарурлыгын хакыйкать каршында исбат итә алмаган барлык иске ышанулар кире кагылды»28. К. Маркс, Ф. Энгельс француз мәгърифәтчеләренең эшчәнлеген менә шулай характерладылар. Д. Дидро француз мәгърифәтчеләре арасында иң эзлеклесе, иң алдынгысы булды. Аның эшчәнлеге, барыннан да элек, үзенең күп яклы булуы беләь күзгә ташлана. Ул — философиядә материалистик карашларны алга сөрүче, ул — эстетика өлкәсендә реализм принципларына нигез ташы салучы. Ул табигать белеме, этика, сәнгать, матур әдәбият буенча да тирән эчтәлекле хезмәтләр язып калдырды. Д. Дидро үз заманы күтәргән барлык актуаль мәсьәләләргә тавыш бирә барды. Европада фикер үсешенә йомгак ясарга кирәклек мәсьәләсе көн тәртибенә куелу белән, ул «Энциклопедия» чыгару эшенә кереште. Дини карашларны фаш итеп, ул үзенең «Сукырлар турында хат»ын язды. «Сынлы сәнгать турында»гы теоретик хезмәте, -«Гаилә башлыгым, «Үги малай» кебек драмалары, «Тыйнаксыз хәзинә», «Аккош», «Жак-фаталист» исемле романнары, «Рамо- ның энесе» исемле философик диалогы шулай ук үз чорындагы тормыш таләпләренә җавап буларак тудылар. Бу әсәрләрнең пафосы — хезмәт кешесен ярату, яктылыкка, яңалыкка омтылу, тигезлеккә, татулыкка нигезләнгән тормышны хуплау һәм зурлаудан гыйбарәт. Бөек материалистның мирасы бүген дә прогрессив кешелек дөньясына хезмәт итә. Шуңа күрә дә Дени Дидроның тууына 245 ел тулу көнен быел барлык илләрнең хезмәт ияләре тирән хөрмәт белән билгеләп үтәләр.