Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ҖЫЕНТЫК

С еренче җыентыгын 27 чыгарган ^яшь шагыйрь Р. Әхмәтҗанов- ның тормыш тәҗрибәсе әлегә әллә ни зур түгел. «Егерменче яз»ын гына каршылаган автор (дөресрәге лирик герой) тормыштагы зур вакыйгаларны кичерергә өлгермәгән әле. Шуңа күрә, ахрысы, яшь авторның кайбер шигырьләре, мәсәлән, «Диңгезгә чыктым» исемлесе, моңа кадәр язылган күп кенә шигырьләрдән үзенчәлекле яңа фикер, яңа күзәтүләр белән аерылмый. Безнең яшь шагыйрьләребезнең байтагысы мәхәббәт дигән булып, вак «хис»ләрне, очрашу-аерылулар- ны җырлаудан уза алмыйлар. Ә чын лирика, кешенең рухи байлыгын чагылдырган лирика алардан шактый ерак тора. Р. Әхмәтҗанов та башта шушы тар сукмактан барып карый һәм, билгеле, уңышка ирешә алмый. Исеңдәме, иркәм, җиләккә дип Без урманга бардык бергәләп. Шагыйрьнең «Давылда» исемле парчасы шулай башлана. Нәрсә белән очланган соң ул «вакыйга»? Җил-давыл чыккан. Сүзсез генә шулчак аңлаштык без, Оныттык та җиләк-җимешен. Давыл шулай, аңлап гыйшыкларны, Берләштерде йөрәк тибешен. «Давыл» исемле икенче шигырьдә шома язылган күп кенә матур юлларны табарга була, әмма аңарда олы хисләр күрүе кыен. Лирик герой тормыш 27 Р. Әхмәтҗанов. «Егерменче яз». Татарстан китап нәшрияты. 1958 ел. 48 бит. Бәясе 60 тиен. давылларыннан бик еракта яши, давыл дигәне дә яшенле гади яңгыр гына булып чыга. Р. Әхмәтҗанов тар сукмактан олы юлга чыгарга омтыла. «Кыен сүз» исемле шигырьдә лирик герой турында болан диелә: Үзе һаман кызлар күзенә туры Карый алмый күпме яшәп тә. Менә бу юллар инде, безнеңчә, чын лирика дөньясына алып керәләр. Лирик геройның кичерешләре тормышчанракка әйләнә, без аның үзен дә беркадәр конкретрак төсмерли башлыйбыз. Сигез яшьтән тырма тырмалады, Утын кисте, таш һәм боз ватты,— ди автор лирик герое турында. Р. Әхмәтҗановның «Таш елады», «Мисыр күгәрченнәре», «Коммунарлар кайта» исемле шигырьләре актуальлекләре белән үзләренә тартып торалар. Ләкин бу шигырьләрдә берничек тә акланмаган сыкранулар бар (моңлырак язу теләге тудырган җимешләр түгелме икән алар?): Менә шуңа сыкрый күңел, Сызланулар юкка түгел... Әмма шул ук шигырьнең башка юлларында шактый тирән фикер һәм хис тупланган: Дөньяның бер чите яна,— Чын мәгънәсе нокта түгел. Хөрмәләрне ялый ялкын, Бәгырьләрне талый ялкын. Нинди кайгы, нинди нәфрәт Биләп алган Мисыр халкын,— дип, автор ирек һәм тынычлык яулаучы Мисыр халкына үзенең теләктәшлеген белдереп («Мисыр күгәрченнәре» исемле шигырь Мисырга инглиз-француз һәм израиль интервентлары ут яудырган вакытта язылган). «Коммунарлар кайта» исемле шигырендә автор безнең көннәрдә Париж урамнарын тутырып, «йод рыкларына нәфрәт төйнәп» демонстрация ясаучы француз пролетарийларын 1871 елның мәңге үлмәс коммунарлары итеп күз алдына китерә: Нәфрәт килә, данлы коммунарлар йодрыгына ныклы төйнәлеп... Үлмәделәр алар, Хәл алдылар Стенага, гүя сөялеп. Шагыйрь коммунизмның үлемсезлеген әнә шулай раслый һәм, бер дә күпертмичә әйткәндә, сәнгать чаралары белән раслый. «Таш елады» исемле шигырьдә япон балыкчылары кичергән фаҗига — Хиросима фаҗигасы тасвирлана. Хезмәт ияләренә — гади япон балыкчыларына булган самими мәхәббәт бу шигырьнең һәр юлындз тоела. «Давыл» кебек шигырьләргә караганда, бу шигырь хискә дә, фикергә дә бай. Роберт Әхмәтҗанов соңгы елларда яза башлаган сәләтле яшь шагыйрьләребезнең берсе. Яшьләр күңелендә булган тойгыларны һәм кичерешләрне ул аларга хас рух белән, образлы итеп җиткерә ала. Р. Әхмәтҗанов шигырьләрендә тормышны, яшәүне тоя белү күренә. Шунысы да шатлыклы — Р. Әхмәтҗанов үзенчә язарга омтыла. Ул туктаусыз эзләнә, һәм бу мөһим сыйфат аның киләчәктәге уңышларының да нигезе булыр дип ышанасың.