Логотип Казан Утлары
Романнан өзек

Җ А Ң Ы Л

Башкорт язучысы Гариф Гумәрнең «Бусагадан — түргә» исемле романы узган ел «Әдәби Башкортстан» журналында басылып чыккан иде. Автор хәзер романның икенче китабын язып бетереп килә. Романның шул икенче китабыннан өзек бирәбез.

Дүртенче көн инде мин юлда, дөя өстендә тирбәлеп барам. Еракта, тип-тигез яткан җир читеннән, талгын гына шуышып, җилпәзәдәй җәйгән кызыл нурларын сирпеп, түп-түгә- рәк кояш чыгып килә. Иртәнге көн салкынча. Актүбә өч көнлек дөя йөреше ераклыгында торып калды. Әйе, Нәүширванның кычкырышып, дим- . дәшеп мине «сатып» җибәрүенә өч көн үтеп китте. Ул үзе калды әле. «Мин иң азактан китәм», — диде. Ә мин «сатылдым». Мине сатып алган кешеләр миңа бер җир тары чәчеп, аны урып-җыеп, тарысын сатып, /акчасын бирергә тиешләр. Бер җирнең күләме билгеле түгел. Ул бер әсминник тә булырга, ике-өч таяк кына да булырга мөмкин. Аның өстәвенә, мине яллаган кешеләр миңа зәкәт, гошер һәм үлемҗитем сәдакалары бирергә тиешләр. Бер җәй яшь гомереңне сәдака өчен сату нинди хурлык! Ә кая барасың соң? Ак эш, имеш, бу! Паровоз сөртеп йөрү түгел, ә? Җидесигез дөя, аларның аркаларына шәһәрдә сатып алган азык-төлек нәрсәләре, тары, тары ярмасы, дөге, чәй-шикәр төялгән. Шул товарларсымак, мин дә төялеп китеп барам. Дөянең атлавы уңаена тирбәлеп, бер артка кыйшаям, бер алга иеләм. Мине сатып алып, хуҗа Бикесбайга илтеп тапшырырга тиеш булган кешеләрем — Төкесбай белән Яй мулла — үзләре ат өстендә. Берсе кәрванның алдыннан бара, икенчесе артыннан килә. Төкесбай — яшь кеше. Намаз-фәләндә аның эше юк. Ә Яй мулла бик фанатик казакъ булып чыкты. Өч көн инде миңа һич тынгы бирми. Көненә биш вакыт намазны һич калдырганы юк. Иртәнге, кичке салкын куе томаннарга, көндез искән көчле җилләргә карамый, чокыр-чакырга җыйналган язгы кар суларында дин кушканча тәһәрәт алып, ягъни юынып, намаз укыйбыз. Бит-кул ярылып, күшегеп бетте. Чак кына кагылдыңмы, бит очлары, иреннәр каный. Яй мулланың анда эше юк. Кайчакларны мин намаз вакытын «онытырга» тырышам. Кичләрен төнге учак янында җылынып, йокымсырыйм. Яй мулла кычкыра: — Әй, мулдакә! Әй мулдакә! Торсаңчы, әү! Ястү 1 укып алыйк! Мин ишетмим, ишетмәмешкә салышам. Ул кабатлап эндәшә: — Әй шырагым, мулдау! Биш көн үтеп, алтынчы көннең таңында Кубда буе дигән җиргә барып җиттек. Гадәттәгечә, киез өйләрдән торган зур гына авылга якынлаш 1 Ястү — кичке намаз. Д 52 кач, аннан акырып елаган, елыи-елыи җырлаган тавышлар ишетелде. Мин, аптырап, тирә-ягыма карадым. Ул арада булмый, Төкесбай юртып килеп: — Уй-бай! 1\ем кайтып калыпты?— дип Яй мулладан сорады һәм, аты өстендә алга иелә биреп, күзләрен авылга текәде. Ул гына түгел, Яй мулла үзе дә, мин дә Төкесбайның соравына җавгш эзләп, туп-туры авылга карап бардык. Бераздан авылның уртасындагы ак өйдән башы ялангач хатын-кызның килеп чыкканы күренде, елау һәм җыр тавышлары көчлерәк яңгырады. Хатын-кызның изүләренә тотынып, чәчләрен йо- лыккалавы күренде. Бара торгач, мин эшнең ни дә икәнен, «кем кайтып калыпты»ның мәгънәсенә төшендем. Авылда бер кеше үлгән икән. Тавышның зурлыгына караганда, ул кечкенә кеше дә, гади кеше дә түгел, ә өлкән һәм авылда игътибарлы кеше булырга тиеш Минем юлдашларым аттан төшү белән хатын-кызлар аларны кочаклый-кочаклый, сөрән салып еладылар. Туганнан бирле миннән аерылмый, минем иң якын юлдашым булып килгән күз яше монда да миңа хыянәт итмәде, бик мул тамып каршы алды, йөрәгем әрнеп боегып, минем дә күземдә яшьләр мөлдерәде. Ә үлгән кешенең мине яллаган хуҗам Бикесбай икәне беленгәч, мин, аптырап, бер мизгел таштай катып калдым. Менә ничек ул минем бәхет! Ярлылар: «Карасакалың кая барсаң да артыңнан калмый», дип бер дә юкка гына әйтмиләр шул. Яй мулла минем җиңемнән тотып алга сөйрәде. Киез өйгә кердек. Түргә утырдык. Яй мулла миңа нәрсәдер әйткән төсле булды. Берәр минут чамасы үткән арада өйдә елаудан тынып калган халык миңа караштырып алды. Түгәрәк йөзле чибәр генә бер кызның кара күзләрен миңа юнәлдергәнен дә күрдем. Яй мулла да миңа карап куйды. Аның аптыраган күзләре миннән нәрсәдер сорыйлар иде. Мин ирексездән: — Нәрсә? — дип сорадым. — Аять укысаңчы, мулла! Каһәр генә төшсен инде. Анысы кайдан килеп чыкты тагы? Хәл юк, яллангансың икән, иләк белән су ташырга кушсалар да, тыңла. Мин «Әл- хәм»ме шунда, нәрсәдер укып, авызга туры килгән гарәп сүзләрен мыгырдангач, өйдәге халык җәһәт кенә амин тотты. Шуннан тагы да елаш, елап җырланган җыр тавышы күтәрелде. Чәчләрен йолкып, сөрән салып елаучыларның бөтенесе дә дип әйтерлек хатын-кызлар, ирләрнең күзләрендә хәтта яшь тамчысы да юк иде. Елаучы хатыннарның да берикесенең генә чынлап елаганын күргәч, мин, бу шау-шуның, кычкырып елауларның гадәт һәм йола кушуы буенча гына эшләнә икәнен аңладым. Бикесбайның җиргә күмелгәненә дә инде унбиш көнләп үтеп, якыннарының бик әрнеп елау мизгелләре кичерелгән булу да моның шулай икәнен күрсәтә иде. Бу кычкырып елау Бикесбай авылында җәй буе дип әйтерлек дәвам итте. Аның бүтән авыллардагы дуслары, ерак җирләрдәге туган-тумачалары бертуктаусыз дип әйтерлек «бата укытырга» килә тордылар, һәм һәрбер «бата укытырга килүче» авыл читендә күренү белән өлкән ак өйдә елаш күтәрелә торган булды. Ә «бата укытырга» килүче турындагы хәбәр авылга аннан бер-ике көн элек үк килеп җитә һгм монда аларны каршы алуга хәзерлек башлана. Өлкән сабада 2 кымыз туплана башлый, нинди терлекне сую турында киңәш корыла һәм, әгәр дә килүче авторитетлырак кеше булса, кибеҗәдән 3 саклык он чыгарылып, тавык йомыркасы зурлыгы бавырсаклар да пешерелә иде. Эркет4 кайнатылып, йомарлам-йомарлам корт киптерелә. Мин килүгә Бикесбайның «дөньядан кайтып» калган булуы минем1 планнарны йөзтүбән әйләндереп ташлый язды. Өлкән хуҗа үлгән, ә ан 2 Саба — тиредән эшләнгән бик зур кымыз савыты. 3 Кибеҗә — агачтан матурлап сырлап эшләнгән сандыксыман әрҗә. 4 Эркет — корт өчен хәзерләнә торган әче катык. 53 нан калган мал-мөлкәткә биш-алты варисы хуҗа булып, минем турыда' аларның башында биш-алты гына түгел, йөзләгән фикер кайнады. Мул- дәкәгә малдан зәкәт чыгару мәсьәләсе бик авырлашты, бер җир тары да ярты җиргә әйләнергә тиеш булды. Кыскасы, якты гына өметләр белән килгән «Зариф мулдәкә» ярык тагарак алдында торып калды. Кая барырга, башны кая барып бәрергә? Мине яллап алып килгән кешеләр минем кая барып бәрелергә дә рәтем юклыгын бик яхшы беләләр иде. Алар мине авылдан чыгарып ук ташлау уена килмәделәр, әлбәттә, мин аларга кирәк идем. Шулай да аларда мине юк кына хакка күндерү теләге бик зур иде. Шуңа күрә аларның кыланышлары да, читләтеп әйткән сүзләре дә «Торасың килсә, тор. Без һич кумыйбыз», — дип әйтүгә кайтып кала иде. Юк, хәзер мине алай гына җиңеп булмас, Әхмәт Кирәй Кусбасовка барып кайту миңа бераз сабак биргән иде инде. Мин тагы торырга булдым һәм беркөнне иртә белән, куе куй катыгын эчеп алгач, аны-моны сандыгыма тутырып, юлга чыгуны аңлаткан хәрәкәтләр ясый башладым. Гадәт буенча, үлгән ире өчен кайгы белдерергә кирәк булгангадырмы, бервакытта да таралмаган кара чәчләре белән йөзен каплап утыра торган байбичә бу юлы балавыз шәменә охшаган озын бармакларын җитез хәрәкәтләндеоеп чәчләрен аерып ташлады, нурсыз сүлпән күзләре белән миңа карады: — Ә-ә, мулдакә, ул ни эшләвең? — Кайтам! — дидем. Байбичәнең күзләре шардай булды: — Уй-бай, нәрсә дисең? — Кайтам... — Астапруллау! Авызыңнан җил алсын! Нәрсә, төзәлми торган берәр авыруың бармы, я булмаса, ходай сиңа «кайтарам» дип искәрттеме? Киң дөнья тармы сиңа? Байбичәнең аптырап калуы һәм миңа шундый сораулар бирүе бик урынлы иде. Чөнки «кайтам» дигән сүз казакъча «үләм» дигән сүз. Мин моны авылга килгәндә әйтелгән «кайтып калыпты» дигән сүзләрне хәтерләп, аңлап алдым да шунда ук: — Китәм! — дип төзәттем. — Ә-ә... Юлың уң булсын! Кая? — Бәй, кая буламыни? Өйгә. Сездә балаларга иман-намаз юлларын өйрәтүче кирәкми булса кирәк. Байбичә сикереп торды. — Уй-бай, мулдакәм, торып тор! Әй, кем бар анда? Төкесбай, Аккө- мәс, килсеннәрче бире! «Дипломатик» сөйләшүләр берничә көнгә сузылды. Минем хуҗалар икәү-өчәү, хәтта бишәү булып китте. Баш хуҗаларым — байбичә һәм бу нәселнең икенче авылдагы бай кияве Жамбура иде. Мин унбиш көн монда, унбиш көн Жамбурада торырга тиеш булдым. Бу минем өчен уңай иде. Чөнки Жамбурада чакта мин Бикесбайны искә төшерәм дип, берәр савыт кымыз эчеп, ә туры килә икән, ит ашап китү теләге белән сугылган һәрбер үтүченең «аять укысаңчы» дигән боерыгын үтәүдән беразга котылып тора идем. Сөйләшүләр вакытында көзен минем бөтен «хосу- лым» (доходым) иң ким дигәндә кырык сумнан да ким булмаска тиешлеген каты шарт итеп куйдым. Хуҗалар моңа күнделәр. «Баталар», «дипломатик» сөйләшүләр белән атна-ун көн үтеп китте. Бу арада мин байтак кына казакъ сүзләренең мәгънәсенә төшендем. Мәсәлән, әдимә дигән сүз күркәм дигән сүз була икән. Кайтты — үлде, ажарлы — чибәр, кимпер — карчык, сал — карт, әйәл — хатын, ура- мал — яулык, нан — икмәк, сакса — вак тәмәке савыты дигән сүзләр икәнен белдем. Ә сөйләшүләр барган вакытта, мин кырга чыгып киткән араларда өйдә «сакса бас нугай» дигән сүзләр кулланылган икән, аны тәрҗемә итмәсәм дә укучым аңлар, дип уйлыйм. Балаларны укы 54 та башлау көне килеп җитте. Миндә җиде-сигез бала булды. Бу укыту, дөресен әйткәндә, һич кенә дә укыту түгел иде. Балалар бирелеп кенә укып утырганда. Төкесбай килеп керә дә: — Әй, Омотток! Әй, Туйдык! Барыгыз, куйларны куып кайтыгыз! — дип балаларны чыгарып җибәрә дә үзе минем яныма килеп утырып, чибәр кызлар турында сөйләргә тотына, тел астына насбай сала һәм мине дә кыстый, бергәләп күлгә су керергә барырга чакыра. Балалар куйны кайтарып, кире әйләнеп керәләр. Төкесбай, тел астына һәм уртына бармагын тыгып бутап, аннан ямь-яшел тәмәке төбе чыгарып, җиргә ташлый, төкеренә дә балаларга: — Бар, өйгә китә бирегез. Мулдәкәм capcan5 калыпты! — дип, миннән сорап та тормый, аларны таратып җибәрә иде. Мин башта моңа каршы сүз әйтә алмадым. Бай белән тарткалашып буламы? Әмма тора-бара миңа Төкесбай белән тарткалашырга туры килде. Кайвакыт, берәрсе «бата укытырга» килеп чыга. Өйдә тагын ялган елаш күтәрелә. Кызлар, яшь хатыннар җырлап-җырлап елыйлар: — Әй, күз нурым ак әкәм, син кайда, кайда китеп бардың? Нигә безне ташладың? Синнән башка бу ак дөнья ак түгел.' Синнән башка җыйган тәгам тамакка аш булып бармый. Синең менеп йөргән атың һәрвакыт сине сагынып кешни. Син басып йөргән җир көне-төне ыңгыраша, сине сагына ул! Көләч йөзле, энҗе сүзле ак әкәм, мин ялгыз хәзер. Нигә синең юмарт җылы кулларың хәзер миңа сузылмыйлар, нигә, сузмыйсың? Әй ак әкәм, мине сөеп үпкән иреннәрең хәзер салкыннар. Син киткәннән бирле күктән җиргә дүрт тапкыр шыбырдап су коелды. Юк, су түгел, ә күкнең яше иде ул. Сине сагынып елады ул зәңгәр юҗ ай-ай, минем кадерле әкәм! Синең мыегың сары ефәк иде, синең сакалың ак ефәк иде, синең чәчең кара ефәк иде, синең күзләрең күктәге йолдызлардан якты, сүзләрең конфет-кандтән 6 татлы иде. Синең ак майдай тәнеңне кара җир кочты. Нигә, нигә? Сине кочакларга безнең җылы кочагыбыз юк идемени? Тере калырга иде сиңа, ак әкәм, сине казакъ йортының иң чибәр кызлары кочар иде. Безнең кочактай кочак юк анда, казакъ кызларыдай чибәр кызлар юк анда. Караңгы, тар, салкын җир куенында бер ялгызың торып калдың, минем алтын ак әкәм! Нигә, нигә? Синең ак өең иркен иде бит, синең туган авылың иркен иде бит, туган далаң киң иде бит, ак дөнья иркен иде бит! Күп көннәр җир астында ятып, карының ачып беткәндер синең, ак әкәм! Татлы сэр ит7 юк анда, яшь кузы ите юк анда, торган кымыз юк анда, гәрәбәдәй саргылт, бал- кандтәй татлыланып катырылган эремчек юк анда, май-шикәрдә пешкән татлы нан юк анда. Бер кат юка ак керткә 8 чорналып, как җирдә торып калдың, алтын әкәм! Синең бәрхет бишмәтең, бикасап җиләнең, төлке туның юк идемени? Акыл белән тулган башың как җирдә ятып калды — төлке бүрегең юк идемени? Кардай ак аякларың ялангач калдылар — мамыктай йомшак читегең, савыр үкчәле, баскан саен шы- гыртап торган кибесең9 юк идемени? Ай-ай, алтыным, ак әкәм! Кара җир астында ятып калдың син. Өстеңә авыр таш салдылар. Нигә берьюлы кузгалып, кара җирне, авыр ташны алып ташламыйсың? Син арсландай көчле идең бит! Син җилдәй елгыр идең бит!.. Кая, кая китеп бардың, ак әкәм, әү?!. Бикесбайны юксынып җырлана торган мондый җырның азагы булмаска да мөмкин иде. Әгәр бата укытучылар өзлексез өсте-өстенә килә торсалар, җыр да шулай өзлексез дәвам итәр һәм аның сүзләре һаман 5 С а р с а п — арып-талып. 6 К а н д — шикәр. 7 Сэр ит — каклаган ит. 8 А к керт — ситсы. 9 К и б е с — кәвеш, ката. 55 үзгәрә барыр иде. Иң элек башлап өзгәләнеп, әрнеп елаучы кеше һәркай- чан да Аккөмес була иде. Аккөмес Бикесбайның сөекле сеңлесе булып, үзе дә абыйсын бик нык яраткан булса кирәк. Чәчләрен йолкып, күкрәкләрен тырнап җырлаучы бер төркем хатын-кыз арасында бары тик Аккөмес кенә чынлап елый, ул гына чын кайнар яшьләрен коя төсле тоела иде миңа. «Тоела иде» дим, чөнки баштарак мин сүзләрнең мәгънәләрен бик үк ачык төшенә алмый идем, өйдәгеләрнең туганлык дәрәҗәләрен дә аера алмый идем әле. Аккөмес бер күзенә ак салган, тирән шадралы, очлаеп чыккан какча яңаклы, җәенке борынлы, әллә ничә тармаклап үргән кара чәче тубыкларынача төшеп торган бик аз сүзле бер кыз иде. Агасын сагынып җырлаганда гына ул сүзгә байый һәм үзенчә иң матур дип тапкан сүзләрне тезеп җырлый иде. Башка халыклардагы кебек үк, казакъ халкында да табигать тарафыннан кыерсытылган кешене кызгану, аңа күбрәк игътибар, ягымлылык күрсәтү бар. Алда «әйткәнемчә, Аккөмес чәчәк белән авырып, күзенә ак төшкән, битендә тирән шадра калган. Шуңа күрәдер инде аны мәрхүм агасы Бикесбай башкалардан көчлерәк яраткан булса кирәк. Казакъ хатын-кызлары кул эшләренә бик оста булалар. Алар бау ишәләр, төрле бизәкләр төшереп, киез басалар, тире илиләр, тегү тегәләр, матур итеп, төрле төстәге йоннардан кирәгә башлары тукыйлар, ияр чуклары эшлиләр, тагы әллә никадәр бүтән эшләрне башкаралар. Ә тире иләүдә, бау ишүдә, бигрәк тә кирәгә башы тукуда Аккөмес — тиңдәше юк дип әйтерлек оста иде. Бәлки, эшкә шундый оста кыз булганга күрә дә Бикесбай агасы аны бик нык яраткандыр. Жамбура өенә күчү белән мин Бикесбай рухына бата укырга килүчеләрнең «берәр аять» дип йөдәтүләреннән беразга тынычландым. Ул гына да түгел. Бикесбай өендә үзе бернәрсә дә эшләми, гел башкаларны тәнкыйтьләп, шелтәләп утыра торган бер килмешәк хатын бар иде. Менә мин шуның бик мәгънәле күз карашларыннан да котылдым. Бите тирән шадралы, чал керә башлаган кара чәчле, юан гәүдәле бу хатын ни өчендер соңгы көннәрдә миңа якынлаша башлагандай тоела иде. Табынга утырганда да, янган учак янында җылынганда да ул минем яны- марак утырырга тырыша иде. Беркөнне мин тышта йөреп, ишектән килеп кергәндә, иңбашыма бер кул сарылды. Мин, курка төшеп, ул кулны үземнән алып ташладым. Кулның иясе: «Уй мулдәкә, бу син икәнсең гуй!» дигәч, мин аның әлеге хатын икәнен белдем дә артка чигендем. Ул үчеккәндәй миңа елыша төште, түше белән миңа терәлде дә йомшак кына итеп, битемнән сыйпады. Миңа уңайсыз да, оят та булды һәм мин, аны кискен этәреп, үз урыныма омтылдым. Иртә белән мин аңа күтәрелеп карарга кыймадым. Ул да бу юлы чәй эчкәндә минем яныма килмәде. Ихтимал, ул мине болай гына, ишек төбендә туры килгәндә генә, казакъ халкы гадәтенчә шаяртып кына иркәләргә булгандыр. Ләкин мин ул чакта әле «хәялы»-оялчан шәкерт булганга күрә, аны күтәрмәдем, хәтта ул хатынга берникадәр җирәнү белән карый башладым. Жамбурада мин иркенрәк тын алдым, аның ике-өч хатыны бар, ике- •өч өй тулы бала-чага. Савынучы хатыннар, терлек караучы гидайлар мыж килә иде. Жамбураның Кара һәм Сары исемле ике өлкән улы, миннән укый торган ике-өч баласы, тагы яңа гына аякка баскан, үрмәли башлаган һәм бишектә кычкырып елап яткан берничә сабыйлары бар иде. Балалар Жамбура белән байбичә яши торган өлкән ак өйдә укыдылар. Кымыз сабасы да, өсләренә кат-кат паласлар, киезләр, юрганнар, мендәрләр өелгән, ә эчләренә төрле кыйммәтле кием-салым тутырган кибе- җәләр һәм бизәкле калайлы сандыклар да шушы өйдә иде. Жамбура үзе күп вакытта өйдә тормый, атка атлана да кунакка китә. Балалары укыймы-юкмы, өйдә ашамлык-эчемлек бармы-юкмы — ан- сында аның эше юк. Өйдә булган чакта ул миңа тынгы бирми иде. Кояшка әледән-әле күз салып: — Әй мулдәкә, намаз вакыты җитеп кал- 56 ды гуй! -— дип, таш яуса да намаз укымый калмый торган иде. Ә намаз укый башлагач, шулкадәр ашыга, «мулдәкә, елдам укы!» дип теле белән әйтүе генә җитми, кайвакыт мине ашыктырып төртеп тә куя иде. Ләкин мине монда тагы да бер нәрсә аерата нык йөдәтте. Тегендә, Бикесбай өендә, бата укырга килүчеләр сәбәпле еш кына ит пешә торган иде. Ә монда инде итне бер дә пешермиләр иде дип әйтерлек. Бөтен азык — кымыз да куй катыгы һәм чобат < Мин чәйнәп ашардай ризыкны бик тансыкладым. Бер көнне, балаларны укытудан бушагач, далага чыгып киттем. Түгәрәк-түгәрәк күл буйларында йөрдем. Түбәләрдә кыр суганы очратып, рәхәтләнеп чәйнәп-чәйнәп ашадым. Ул шулкадәр күп ашалган, авызымнан аның исе бер чакрымга бәрелә иде булса кирәк. Чөнки авылга кайтканда Төкесбай очрады да минем авыздан «сасы* ис бәргәнне әйтеп, кулларын селтәп йөгерде, ә өйдә намаз укыганда Жамбура кинәт: — Мулла, тукта! Укыма! — дип кычкырды да яныма килде һәм эт кебек башын алга суза-суза иснәнде дә: — Ул нинди эш? Көпер 10 11 булды гуй, мулла!? — диде. — Нәрсә? — дидем мин. — Суган ашагансың лабаса. — Ашадым шул, кыр суганы. — Ярамый бит ул, мулла... Мин Жамбурага кыр суганының файдалы икәнен, аны ашау белән кешенең «көфер булуы» дини хорафат икәнен сөйләдем. Ләкин ул минем сүзләремә ышанмады, үз карашын куәтләде: — Өлкән ишан хәзрәт шулай әйтә... Әйе, син моннан соң ашама, тәүбә ит! Нә гылып ашадың аны, тамагыңа юкмы? — Их, кадерле җәкә, минем чәйнисем килә, бик чәйнисем килә. Минем тешләрехм икмәк чәйнәргә өйрәнгәннәр! Ә сездә ул юк! — дидем. — Уй-бай, шырагым-әү! Аны әллә кайчан ук әйтсәң, булмыймы? — диде Жамбура һәм шунда ук байбичәне чакырып алып, минем өчен кызыл эремчек корт хәзерләргә, тары куырып, күҗә 12 ясарга кушты. Шул көннән алып табынга минем алдыма һәрвакыт каймакка буталган эремчек һәм корт куела башлады. Минем тешләремә эш артыгы белән табылды. Чөнки кайбер вакытта ул эремчек белән корт шулкадәр каты була, аларны тегермәндә тарттырып онга әйләндерү күп яхшырак булыр иде дигән уйга киләсең. Кайчакта без өйдә Җаңыл белән икәү генә калабыз. Мин китап укыйм, я кармак жепләре белән маташам, ә Җаңыл йоннан бау ишә, яки кирәгә башы тукый. Җаңыл — Жамбураның тукалы — сөеп ташлаган хатыныннан туган уналты яшьләрдәге кыз. Башка барыр, торыр жире булмаганга күрә генә ул биредә яши төсле иде. Капкара озын чәчле, түгәрәк йөзле, бәләкәй генә борынлы, юка, кызыл иренле һәм шулай ук бәләкәй генә колаклы кыз иде ул. Аның күзләре түп-түгәрәк. Тоташ алганда аның йөзе гадәттәгедән зуррак алманы хәтерләтә иде. Ул Аккөмеснең бөтенләй киресе — бик чибәр кыз һәм бик тере иде. Җаңыл гел җырлый иде. Бик моңлы итеп җырлый. Аның җыры күбесенчә сүзсез була, ул борын эченнән генә моңлана. Шуңа күрә мин аның җырына күп вакытта колак салмыйм. Аның җырлары минем өчен ят та, чөнки мин казакъ телен бик аз белә идем бит әле. Шулай да мин беркөнне аның җырына колак салмый кала алмадым. Җаңыл ул көнне- дә, башка көннәрдәге кебек, гел басым ясый-ясый җырлаган бер үк җыр- .. ны җырлады. Минем колак аңа бераз ияләшкән иде инде. 10 Чобат — дөя сөтеннән ясалган бик куе әйрән. 11 Көпер булды — кафср булдың, диннән яздың дигән сүз. 12 Күҗә — тары өйрәсесыман ашамлык. Бер тапкыр хәзерләгәне берничә көнгә җитә, 57 Әй-әү әр бер кулда Бармак булады икен бисәү, Әй-әү син күрмәсәң, мин дә Күрмәймен әү, Синдәй нугай әлдә нишәүүү!.. Ул башка күп кенә җырларны җырлый-җырлый да ахырдан йомгак ясагандай,' шушы сүзләрне кабатлап, миңа ишеттерергә теләгән шикелле, өзек-өзек җырлап куя. Мин колак салдым һәм җырның миңа төбәлгән булуын аңлап, кызарып киттем, тәнем эсселе-суыклы булды. Кара, кара, нигә ул миңа бәйләнә? «Синдәй нугай әллә ничә», ди. Тукта, тукта: «Син күрмәсәң, мин дә күрмим...» ди бит әле ул тагын! Нигә? Мин аның «әлдә нишәүүү» дигән сүзләрне моңаеп та, шул ук вакытта кемнедер үчекләп тә сузган, очлаеп киткән бәләкәй нечкә иреннәренә карадым. Алар чак-чак кына дерелдиләр иде. Мин аның күзләрен күрергә теләдем, ләкин аларны озын кара керфекләре каплаган иде. Алар бау ишкән нечкә бармакларны күзәтәләр иде булса кирәк. Кәҗә, сарык йоннарыннан ишелә торган бау, Җаңылның куллары арасыннан түбәнгә төшкән дә, соры елансымак, бөтерелеп җиргә сузылган. Ләкин ул Җаңылның кулларыннан түбән сузылып төшми, ә җирдән югарыга күтәрелә, аның кулларын чагарга тели төсле. Мин кызга сокланып карап тора башладым. Ул башына ак ука белән чигелгән кызыл бәрхет түбәтәй кигән, унике тармак итеп үрелгән чем-кара чәч толымнары, түбәтәйнең чукларысымак булып, түбәнгә сузылып төшкәннәр, чәч үргеч очларына тагылган көмеш тәңкәләре кыз иелгән-сыгылган саен, бер-берсенә бәрелеп, чың-чың чылтырыйлар; өстенә кигән яшел бәрхет камзулы, нечкә билен, калку күкрәген ап-ачык белдереп, зифа гәүдәсенә сыланып кына тора. Ул вак итәкле ак күлмәк кигән, итәкләре очыннан биек үкчәле текләре күренә. ’«...Әлдә нишәү» диде кыз һәм, минем күзәткәнне сиздеме, кинәт миңа күтәрелеп карады, уңайсызланды, шунда ук күзләрен керфекләре каплады, алар түбән карадылар. Ул ишкән бавын ташлады да тиз-тиз атлап, саба янына килде. Миңа аркасы белән торып, кымыз пешкәкли башлады. — Кымыз эчәсеңме, мулдәкәм? Бу сүзләрне ул миңа кымыз эчерү теләге белән түгел, ә күңелемне табар өчен әйткәндәй тоелды миңа. Җырның минем турыда булганын мин аңлаган идем, минем аны аңлаган булуымны Җаңыл да төшенгән иде. Кымыз эчәсем килсә дә, мин аның соравына җавап бирмәдем. Хәтерем калган иде. Ул бизәкле савытка кымыз салып, аны ике кулы белән дә тотып, минем каршыма килде: — Эч, мулдәкәм! Хәтер калды дип ни эшлисең инде? Шулай да ул бай хуҗамның кызы бит әле, җитмәсә нинди чибәр дә. Алдымда ялынып тора. — Эч, мулдәкәм! Йөзеннән гөл, күзләреннән нур коела. — Каңгыраган башка нугай да күп бит әле ул, мулдәкәм! — диде Җаңыл савытны минем кулдан кире кайтарып алганда, үзе һаман да түбән карый-карый. — Күп шул, — дидем мин, үземнең каңгыраган нугай булмавыма шатланып. — Мулдәкә, сиңа бер сүзем бар, — дине Җаңыл бик серле итеп һәм тирән көрсенеп. — Сүзем бар, киңәшем бар иде... Ләкин мин аның киңәшен тыңлый алмадым, ишектән Төкесбай килеп керде дә мине үзләренә, бата укырга килүчеләр янына чакырды. Мин каталарымны киеп, аның белән бергә барабыздыр диеп, аны көтебрәк торганда, ул миңа кычкырып: — Тизрәк бул! — диде. Үзе Җаңылның иңбашына кулын салды. 58 Күзләремне Җаңыл белән Төкесбайдан алмый, теләр-теләмәс кенә ишеккә атладым. Гөкесбайның күзләре майланган, йөзе шат, кулы һаман Җаңылның иңбашында, ә Җаңыл боегып түбән караган иде. Жд- ңылны яклыйсым, Төкесбайның кулын аның иңбашыннан тартып алып, егетнең чикәсенә берне кундырасым килде. Ләкин мин ни, ялчы малай гына нде*м бит. Өстәвенә, мин «мулдәкә» исемен күтәргән кеше. Шунлыктан миңа егет белән кыз арасына керергә ярамый да иде. Мин инде ишектән чыгыйм дигәндә Җаңыл: — Мулдәкәм, тора тор! — диде дә Төкесбайны бер якка этәрә биреп, үзе ишек янына килде, кулы белән миңа ымлап, үзенә юл бирергә кушты. Ишектән чыкты һәм тиз-тиз атлап юл ым-өйгә 13 таба китеп барды. Бераз баргач, әйләнеп карады, Төкесбайга бармагы белән төртеп: — Мин Корманәле хатыны! Синең белән уртак төннәрем юк хәзер, мина кагыласы булма, белдеңме? Егетлегең корысын синең! — диде ачынып һәм елардай булып. Җаңыл юк булды. Бүртенгән, кызарынган Төкесбай, башындагы төлке бүреген йолкып алды, аны кулгык астына кыстырды, аннары тагын башына киде, камчысы белән кирәгәгә сукты һәм миңа кычкырды: — Нәрсә таштай катып калдың? Юлында бул! Мин бер-ике адым алга атладым да ярты чакрым чамасы ераклыкта торган авылга күз салдым. Ул Төкесбайлар авылы иде. Иң уртада утырган Шәрипәнең ак өеннән бер төркем халык чыкканы күренде. Төкесбайга әйләнеп карап: — Әй, Түкә, ул кемнәр?—дидем. Төкесбай: — А-а-уй! Инде син бармасаң да була бит. Кунаклар таралып китеп баралар. Соңладык, — диде. Ул кинәт минем җиңемнән килеп тотты да тотлыга-тотлыга сөйләп китте: — Син нәрсә... Җаңыл... Җаңыл нәрсә... Нигә ул миннән качты? Мин аңа җавап бирмәдем, бирә дә алмый идем бит. Аның нигә качканын мин кайдан белим? Мин өй янында аслы-өсле куелган иярләргә утырдым да ерак далага карый башладым. Көн тын. Күктән кояш нуры ксела. Ерактагы түбә җирләрдә җемелдәп рәшә уйный. Былтыргы аксыл кылган очлары җилферди, һаулап өргән этләр, аларны алга өндәп йөгергән балалар өркенгән куйлар арасына кереп югалдылар. Анда- санда дөяләр күренә. Аларның кайберләре озын муеннарын аска сузып, яшел үлән чемченәләр, ә кайсылары муен һәм башларын, кое сиртмәсенә охшатып, югары күтәргәннәр дә ялкау гына күшиләр. Киң дала минем уйларны әллә кайларга алып китте. Туган авылым, Орск, Оренбург шәһәрләре, Гөберле таулары, Җаек буйлары, Хәнифләр, Олын- бикәләр, Юлияләр күз алдымнан үтте. — Әй, мулда, юлың уң булсын! — диде Төкесбай. — Кайда китеп барасың? — Тик утырган кеше сиңа китеп барагандай күренәдер шул. Күзең тонган икән, балакай! — Нугайга җирдә яткан ияр өстендә утыру да җиткән, югыйсә ул атка атланып йөри аламы? — диде Төкесбай, миңа көлемсерәп карап. Минем дә көләсем килде: — Тфү! Ат өстендә уктай очкан Түкәң кулындагы кошны очырды гуй, байгошың! — Ул кошың кем булды соң? — Ә Җаңыл? — Әй әкәңә нәләт нугай! Нәрсәгә лыкылдыйсың үзең!? Сүзгә сүз өстәлеп, без Төкесбай белән чак-чак кына әрләшеп китмәдек. Кызып барган ачуымны мин басарга булдым. Чынлап та, Төкесбай 13 Юлым өй — кече ак өй. 59 ■белән кычкырышып китүдән миңа бер файда да юк иде бит. Ул үз илендә, ул бай, ул көчле, ә мин ничә әйтсәң дә анда килмешәк идем, «каңгырган» нугай идем. Төкесбай минем алга җиргә чүгәләп утырды да тел астына насбай салды һәм алгы тешләре арасыннан ямь-яшел төкереген чәчрәтеп әйтте: — Мулдакә, без синең белән икәү дус булыйк. Безнең бүлешә торган мал юк гуй. — Әйтерең бармы. — Син әйдә, тора бир. Балаларны укыт. Намаз-ниязыңны башкар. — Минем эшем шул гуй. Төкесбай зур гына яшел төкереген төкерде, тавышын акрынайтты, күзләрен хәйләкәр кыса төште: — Ә бездә кызлар күп. Әдимә киленшәкләр 14 дә бар. Кирәк икән, үземә әйт, таныштырырмын. Беркем дә белмәс тә, күрмәс тә. Мулда • булсаң да син дә яшь кеше гуй. Ә син аны куй, Җаңылны әйтәм. Аның кияве бар. Корманәле. Күрше авылдан. Ул Жамбурага Җаңыл өчен дип утыз баш мал түләгән. Тагы да ике генә баш мал бирәсе калган. Төкесбай тел астындагы насбай калдыгын бармаклары белән алып бер читкә ыргытты, төкеренде һәм тирән көрсенеп куйды. Мин аның Җаңылны яратканын, бер дә Корманәлегә җибәрәсе килмәгәнлеген аңладым. Аның бу тойгысын ачыкларга һәм үзен бераз үчекләргә теләп, мин: — Корманәле кебек шәп егеткә Җаңыл жәл түгел, — дидем. — Корманәле шәп егет?! — диде Төкесбай кычкырып көлеп. — Телең коргыры, син аны кайдан беләсең? Кайчан күрдең? — Күргәнем юк та... — Күргәнең булмагач, нәрсә лакылдыйсың? — Лакылдамыйм. «Мин Корманәле хатыны! Тотынма миңа!»—дип Җаңылың ул чибәр егетнең кочагына атылып тора лабаса. — Чибәр егет?! Бернәрсә дә белмисең син. — Төкесбай кычкырып .көлде. — Кайдан килгән ул чибәр егет? — Бәй, нигә, Корманәле картмыни? — Карттан да начар гуй. Төкесбай Корманәленең калган ике баш малын да Жамбурага түләп бетәчәген, тиздән туй булачагын сөйләде. Миннән кызга никах укымавымны үтенде: — Никәсен кыйма 15 син аның! — диде. Көннәр үтте. Миңа ике хуҗам ярты җир тары чәчтеләр. Ул заманнарда казакълар бары тик тары гына чәчәләр, ул да күп чәчелми торган иде. Мин дала тормышына акрынлап өйрәнә бардым. Бикесбай авылында да, Жамбура авылында да минем танышларым күбәйде. Бу ике авылның тирмәләре унбиш-егермедән артмый иде. Авылда унлап тирмә рәттән тезелеп утыра, урталарында бер-икесе ап-ак, бүтәннәре, күп яңгырлар астында калган кибән кебек, саргайган, каралган иде. Алар иләмсез һәм үзәктәге ак өйләргә читтән килеп елышкан төсле торалар. Чынлап та шулай ул. Аларда яшәүчеләр я байның ялчылары, савынучы- лары, көтүчеләре булып хезмәт игәләр, я алар бер-ике сыеры, берәр дөясе, берничә баш куе булган гидайлар. Аларның күбесе һөнәрчеләр: итек тегәләр, күн эшлиләр, ияр-йөгән көмешлиләр, савыт-саба ясыйлар... Боларны авылның бай хуҗасы «кызганып» кына үз авылына кушкан, үз канаты астында йөртә. Әгәр дә аларның берәрсе байның кәефен кырса, аңа каршы килсә, каршы сүз әйтә торган булса, бай аны үз авылын- ,нан аера да җибәрә. Бу мин торган авылда гына түгел, һәр җирдә 14 Әдимә киленшәкләр — чибәр киленнәр. 15 Никах укыма дигән сүз. 60 шулай иде. Мине казакъның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырган, мине үз туганыдай якын күргән итекче Сагынбай минем күз алдымда авылдан сөрелеп китә язды. Ничектер тымызык кына көннәрнең берсендә өч атлының авылга якынлашып килгәне күренде. Алар Жамбураның өй артына түгел, ә Жамбура кикерсә дә «ярхәмпкә алла» дип, аның алдында ялагайлана торган Туалбайның өе артына атларын бәйләделәр. Килүчеләрнең өс- башлары бөтен, ияр-фәләннәре ялтырый, атлары көр күренә, ләкин хуҗалар да, атлар да шактый нык йончыган иде. Аларның икесе сакаллы, башларындагы томаклары яшел бәрхет белән тышланган, өсләренә бикасап 16 җилән, аякларына байбак17 кигәннәр иде. Килүчеләрнең өченчесе сакалмыексыз; башына кызыл тышлы бүрек, өстеиә дә кызыл камзул, аягына биек үкчәле итек кигән иде. Өлкәннәре, беркемгә карамастан, ишектән эчкәре уздылар, яшь егет тирә-якка каранып, кыз-кыркынга каш сикертте, ишек төбендә торган малайның аркасына камчысы белән җиңелчә генә сугып үтте. Килүчеләр ишектә югалып та өлгермәделәр, моңарчы ал арны тында алмый дип әйтерлек күзәтеп торган кешеләр арасында пышын-пышын сүз китте: — Ерактан килгән кунаклар гуй. — Корманәле кешеләре гуй. — Юк, алар түгел. — Булыстан килгән юлаучылар гуй. — Алай да түгел. Болар — ат карагын юллап килгәннәр,— диде Кара. — Ай-й, нинди карак ул? Бу чыннан да шулай булып чыкты. Жамбура авылыннан йөз илле- ике йөз чакрым чамасы ераклыкта торган ыруның егерме биш баш елкысын куып алып киткән ике каракның берсе һәм атлар да безнең авылда ята икән. Атларның урлануына инде бишалты көн үткән булса да, аларны юллаучылар, малларның эзен югалтмыйча эзәрләп, монда килеп җиткәннәр икән. Караның сөйләвечә караганда, каракларның берсе күрше авылда, икенчесе монда, үзләре урлаган атларны Жамбураның елкы көтүенә китереп кушканнар икән. Туалбайның хатыны самовар кайнатырга кереште. Ул үзе самовар куя, үзе монда җыелган хатын-кызларга нәрсәдер кызу-кызу сөйли иде. Тиздән Туалбай өенә Жамбура, тагы да берничә ак сакал кереп китте. Бераздан анда Сагынбайны да чакыртып алдылар, ике елкы көтүчесе дә килде, Кара да бертуктаусыз шунда уралды. Ул өйгә бер керде, бер чыкты. Сөйләшү өч көнгә сузылды. Бер арада мин дә анда керергә батырчылык иттем. Каракны эзәрләп килүчеләр өй түренең бер ягында утыралар. Аларга каршы якта безнең авылныкылар аякларын бөкләп, җайлап утырганнар. Акрын гына гәпләшү — сүз алышу бара. Мөгездән ясалган насбай тартмалары кулдан кулга күчәләр. Каракны юллап килүчеләрнең чал кергән сакаллысы, кулына тоткан дисбе төймәләрен сирәксирәк кенә санап, сүзләрен дә шулай акрын гына, сүлпән генә тезә. Әйе, аларның ыруында һичбер төрле карак-фәлән юк, аларның ата- бабалары пәйгамбәр нәселенә барып тоташа икән. Алар үзләренә күрше ырулар белән бик тату торалар, кыз алышып, кыз бирешәләр. Алар бу ыруны да яхшы беләләр икән. Әйе, бу көнгә кадәр анда карак булганын ишеткәннәре-күргәннәре булмаган. Алар хәзер югалган елкы малларының шушы ыру кешесе тарафыннан алып кителгән булуына бер дә ышанмыйлар, ләкин менә атларның эзләре нәкъ шушы авылга, нәкъ 16 Бикасап — әдрәс. 17 Б а й б а к — эченә киез тегелгән итек. 1 Әринә, әбдән — әлбәттә. ’Үләң әйтү — жырлау. 16 шушы төбәккә китерәләр. Бәлки, бу урында Жамбура килгәнгә кадәр, икенче бер ыруның авылы булгандыр да елкыларны туларның кешесе урлагандыр? Юкса, Жамбура авылыннан шундый карак чыккандыр, дип әйтергә бер дә нигез юк бит? Тыңлаучылар, «шулай шул» дигәндәй, башларын кагып куялар. Сөйләүче аксакал бу авылның кешеләренә күз йөртеп чыга да сүзен дәвам иттерә: — ...Без шулай уйлыйбыз. Бу карак чын карак та түгелдер әле. Ул кеше кайдан да булса килгән чагында, аның юлында бүредәнме яки башка берәр җанварданмы өркеп, көтүдән аерылган әлеге егерме биш баш елкы тап булгандыр. Ул: «Бу мал яман кулларга эләкмәсен», — дип, үз авылына таба куалап алып киткәндер. Шүлай нкән, безнең һич тә сүзебез юк. Малларны кайтарып бирәсез дә без үз юлыбызда булабыз. Әгәр инде, ул чын карак була икән, Жамбура авылы кешеләре, гомумән бу ыру аның гөнаһысын үзенә йөкләп калырга риза булмас, дип уйлыйбыз. Малны кайтарыр, аны хөкем карамагына тапшырыр. Тапшырмый икән, мәйле, ә без малны куып, юлыбызда булырбыз. Әйтәсе сүзебез шул. Безнекеләр бу сүзләрне тыныч кына тыңлыйлар. Үз күңелләренә уңай урыннарда башларын кагып: «Әринә, әринә, әбдән» \ «әйтерең бармы» дип куялар. Шуннан безнекеләрдән берәү җайлап кына җавап бирә. Башта ул бу авылда, ыруда карак дигән сүзнең дә булмавын раслый. Әгәр шулай була торган булса, берәр карак булса, безне җир йотсын, ди. — Менә сез килеп, бик һәйбәт иткәнсез. Бөтен нәрсә ачыкланыр. Гаебе булмаган кешегә юкны ягып булмый бит инде. Кемнәрнең кайда нәрсә эшләп йөргәнен кем белә? Бәлки, бөтенләй бер чит ыру кешесе елкыны куып килеп, шушында калдырып киткәндер? Әйтмәкче, елкы егерме биш башмы икән әле? Юллаучылар яңлышмыйлармы? Бездә ни, берәр шаян малай кызык итеп куып алып китмәгән булса, ул елкыларны урлаган кеше юктыр. Бөтен кеше менә уч төбендәге кебек, күренеп, беленеп тора. Саф күңеллеләр, кешедән әйрәнне дә сорамый эчмиләр. Кайда ул ике йөз чакрым җиргә барып елкы урлау? Буш сүзләр ул. Сез, мосафирлар, бер дә юкка йөри торгансыздыр? Бая әйткәнчә, берәр шаян бала куып алып киткән булса, малларның санын исәпләп чыккач, әгәр дә аларның саны артык була калса, артыгын алып китәрсез. Безгә кеше малы кирәкми. Ләкин егерме биш баш ук түгелдер... Сүз шулай бара. Туктаусыз фикер көрәше дәвам итә. Монда елкыны эзләп килүчеләр дә, мондагылар да елкының чыннан да урланган булуын, малларның шушы авыл көтүендә икәнен бик ачык беләләр. Шулай була торып та сүз көрәше бара. Бу — гадәт, язылмаган закон. Ләкин аны гадәт дип тә булмый, ул бары тик ике ыру кешеләре арасында барган дипломатия көрәше, бер-берсен сүз белән җиңәргә, ничек тә берберсен тотарга тырышу иде. Шунысы гаҗәп һәм кызык, минем соңыннан белүемчә, елкыны урлаган каракның үзе дә шушында булып чыкты. Ул шунда каракны, ягъни үзен тикшерүгә катнашып, үз фикерен сөйләп, яклаша, каршы төшә иде. Өч көнгә сузылган сөйләшүләрдән соң килештеләр. Карак ачылмый торып калды. Авыл аны бирмәде. Егерме биш мал урынына егермене генә бирделәр. Бишәүсе адашкан-фәләндер дигән сылтау белән бу авылда, Жамбура көтүендә торып калды. Эзләп килүчеләр моны белсәләр дә эндәшмәделәр: барысы ук булмаса да, егерме баш маллары кире кайтты бит. ч Бу сөйләшүләрдә каракның да, малларның да шушы авылда икәнен ачыклауга Сагынбай күп ярдәм иткән булып чыкты. Ул елкының бөтенесе дә исән икәнен, авылдагы каракны тотып бирү кирәклеген таләп итте. Әнә шул таләбе аркасында ул Жамбураның ачуын китерде. Аның 1 62 белән каты, ачы сүзгә килеште. Ахырда ул, искереп беткән киез eew бердәнбер дөясенә аркалап, берничә баш малын, хатынын һәм бала-чагасын ияртеп, авылдан кузгалды һәм бары тик бик оста итекче булганга күрә генә Жамбура аны кире кайтартты. Мин үз туган ягыбызны, казакъ әйткәнчә «кепт» җирен үтә нык сагына идем. Шул сагыну мине кырга, очы-кырые күренмәгән далаларга сөйри. Мин чыгып китәм, шелек, тубылгы куаклары төбендә моңаеп утырам, күл буйларында булам, түбә җирләрдәге кылганнар арасында йөрим, акрын гына җырлап алам. Кычкырып җырларга кыеп булмый. Тавыш та артык күркәм түгел, җырлаганда кешеләргә дә ишеттерәсе килми. «Мулда» кеше бит: аңа «үләң әйтү» 1 килешеп бетми, Төкесбай карап кына йөри бит. берәр кыйшык адымың күрендеме, хәзер фаш итәргә тора. Аяз бер көндә, укытудан буш вакытта, авылдан ярты километр чамасындагы күл буена барып, аның сөзәк ярына кырын төшеп яттым. Кармакларымны алмаган идем, балык каптырырга теләк тә юк, кәефтә шәптән түгел иде. Мин, ярга җайлап урнашып, үз туган якларым турындагы тәмле уйларга чумып та өлгермәдем, көтмәгәндә ике ягыма ике хатын-кыз килеп утырды. Боларның берсе Җаңыл, икенчесе Караның хатыны иде. Җаңыл ак күлмәге өстеннән киң чабулы кара сатин җилән кигән, билләп тегелгән бу җилән аның нечкә билен тагы да нечкәртә төшә, ука белән чиккән түбәтәе елкылдаган кара чәченә чак-чак кына эләгеп тора. Кара хатыны — яшь кенә киленчәк — башына нык синкелә- гән ак урамал ураган. Урамалы чалмага охшап тора, чалма гына да түгел, ул каен тузыннан ясалган олы ак тубалсымак, аның башын һәм чәчен чорнаган, киң койрыгы, иңбашларын, аркасын каплап, биленәчә салынып төшкән. Бу киленчәкнең буе зифа һәм йөзе түгәрәк, ак булса да, маңгаенда, яңакларында көрәнсу тимгелләр бар иде. Ул күбесенчә сүзсез булып, көне буе диярлек эштә: бия сава, кымыз пешкәкли, самовар кайната иде. Миңа ул сүз эндәшми, ишек төпләрендә очрашканда да күтәрелеп карамый иде. Ә менә бүген ул ничектер бик кыюланып киткән. Җаңыл да, ул да җиз дагалы итек кигән аякларын алга сузып җибәреп, иркенләп, озакка чамалап утырдылар. Мин үземне шактый уңайсыз хәлдә тойдым. Урыннан торып китсәң, ничектер килешми, утырып калсаң, ике ут арасында ничек түзәсең? Алар тик кенә утырса — ярый да бит. Кайда ул? Тик утырырга бер дә уйламаганлыкларын көләч йөзләре, шаян күзләре үк әйтеп тора. Оренбург урамнарында казакъларны беренче тапкыр очраткан чакларымда алар миңа барысы да бертөсле булып күренәләр, никадәр тырышсам да аларның бер-берсе арасында аерма табу бик кыен кебек иде. Аякларына байбак, өстенә озын җиңле кәпә, башына то- мак кигән яки өчпочмаклап бөкләп яулык бәйләгән, кысык күзле, җәлпәк борынлы, ияк һәм чигәләрендә аз-маз сакал төкләре булган ирләр. Хатыннары да шул ук, тик алар башларына урамал чорнаганнар да, иякләрендә сакал-мыеклары юк. Мин аларны шулай күрә идем. Хәтта алар миңа барысы да дөягә атланган кебек булып күренәләр иде. Ә монда килгәч, аралашып тора башлагач, аларның бер-берсеииәи никадәр аерылганнарын күреп исем китте. Элек минем күземә чагылмаган чибәр кешеләр дә күп иде алар арасында. Аларның элек миңа бер генә тон булып ишетелгән сөйләшүләрендә никадәр нечкәлек, никадәр тирән мәгънә, никадәр куп төрлелек бар, иркәләү, назлау, мактау, хөрмәтләү, каргау, әрләү, яманлау сүзләре бар иде анда! Шул ук вакытта казакъ- теле — бик дипломатик тел ул. Менә әле мии ике ягымда утырган хатын-кызны күзәтәм. Аларның буйсыннарында, йөзләрендә никадәр матурлык тупланган! Алар бүген 63- бигрәк тә матур күренәләр. Гөл чәчеп торган түм-түгәрәк йөзләр, нур түгеп торган чем-кара күзләр, ал-гәлләнеп торган иреннәр. Бүген алар үзләрен шулкадәр иркен тоялар, менә-менә аккош булып, күл өстеннән; күтәрелерләр диярсең. Бүген аларда мин ничек тә мәгънә биреп бетерә алмаган бер тойгы бар, мутлык, шаянлык бар иде. Киленчәк миңа таба әйләнде дә, кулымны тотып, бик тиз генә үзенең түшен капшатты. — Мулдакә, бу нәрсә? — диде һәм шунда ук кулымны ычкындырды. Мин нәрсә дип әйтергә дә белмәдем, бик борчылып, борынымны сыпырдым: барысына шул борын гаепле диярсең. Минем өчен Җаңыл җавап бирде: — Куй! Убал 1 булды гуй сиңа, еңгәм, ә мулдакә аны белми, күргәне юк. — Нигә белмәсен ди, егет кеше?—диде киленчәк, миңа кашын сикертеп. — Беләсең бит? Мин кызларның үзләрен шулкадәр иркен тотуларына аптырап тик тордым. — Әйттем бит, белми ул аны, яшь бит әле, — диде Җаңыл, көлеп җибәрүдән чакчак тыелып. — Җавап бирсәңче инде, мулдакә, телең бардыр бит? Киленчәкнең мине балаларга тиң күреп сөйләшүеннән гарьләндем: — Шуны да белмәгәч, кит әле моннан!—дидем? — Нәрсә соң ул? — диде киленчәк һәм кулымны тагы тотты. — Ул... ул... — Мин кулымны үземә тарттым, ул җибәрмәде. — Бер йомарлам маймы?—диде Җаңыл. — Әллә йом-йомры керпеме? — Әллә бер йомарлам кармы? Тотып кара, тотып! Курыкма, чәнеч- ми ул, өшетми ул, — диде киленчәк, кулымны күтәрә биреп. Мин кулымны кискен тартып, аның кулыннан ычкындырдым: — Куй, чалт аяз көнне!.. — дидем мин һәм бу сүз авызымнан ычкынганга шунда ук үкендем. Җаңыл көлеп җибәрде: — Ул да җитмәсә, күктә кояш та бар. Мулдакәмнең кулына гына карап тора. — Ә сезнең кент җирендә аны явымлы көндә генә тоталармыни? — диде киленчәк. — Бездә, — дидем мин, шунда сөйләшергә телем ачылып, — хатын- кыз болай йөрми, битләре-башлары ябык, бөркәүле. Ирләргә күренмиләр, мескеннәр. — Нигә? Битләре бик ямьсезмени? — Юк, нишләп ямьсез булсын? Менә сездәй үк әдимә булалар бездә дә хатынкызлар. Шаригать кушмый, диләр бездә. — Анысы кем тагы? — диде Җаңыл. — Дин йоласы, муллалар. Бездә хатын-кызның ни өчен битләрен томалап йөрергә мәҗбүр ителүләрен мин кызларга аңлата алмадым. Алар минем бу дин, шәригать дигән сүзләремнән бернәрсә дә төшенмәделәр, әлбәттә. Алар бездә хатын-кызның битен-башын каплап йөрүләренә бик гаҗәпләнделәр. Чөнки зларда ислам дине тарафыннан кертелгән, хатын-кызны үтә кимсетә торган бу каһәрле йола үтәлми иде. Казакъ ишаннарының, безнең эчке Россиянең фанатик динчеләреннән күчергеч алып, бөркәнчек дигән әйберне үзләренә дә кертү юлындагы тырышлыклары бертөрле дә нәтиҗә бирми иде. Чөнки казакъ хатын-кызларының бу «бит, йөз азатлыгы» элек-электән иркен дала тормышы белән сугарылып киленгән бернәрсә • иде. Мин ике ягымда утырган яшь киленчәк белән яшь кызны күңелемнән бөркәнчек, чапан, җилән белән чормап карадым? Юк, алар анда* 1 Убал — гөнаһ. 64 сыймадылар, уралып утыра алмадылар. Иярле атка атланган килеш, кулларындагы камчыларын болгап, әллә ничә тармак нтеп үргән чәч толымнарын җилфердәтеп, чапан, бөркәнчекләрен шатыр-шотыр ертып, киң далага чыктылар. Ләкин бу «бит, йөз азатлыгының» хатын-кызга үз язмышын үзе башкаруда аз гына да көч, хокук бирмәгәилеген укучы тиздән Җаңыл язмышында күрәчәк булганлыктан, ул турыда җәелеп сөйләп торуны артык саныйм. Ә күл буенда минем Җаңыл һәм киленчәк белән очрашуым киленчәкнең тагын берничә шаян сүз әйтүләре, һәм кыланулары белән бетте. Мәсәлән, ул миңа якын ук килеп утырып, билемнән кочаклады, үзе минем фәсне киеп, Җаңылның кәләпүшен миңа кидереп карады, ике мәгънәне аңлаткан төртмәле сүзләр сөйләде. Ләкин минем «каты» күңелне берничек тә «били дә, аздыра да» алмады. Ахырда алар: — Мулдакә, безне каргама, без шаярдык кына!—дип, урыннарыннан торып китеп бардылар. Мин иркенләп тын алдым. Ләкин ничектер күңел кысылып калган төсле булды. Ә дала киң иде. Анда ниндидер бертуктаусыз чыңлагандай тавыш бар кебек. Ләкин чак кына да җил исми, күлдән талгын гына, йомшак кына бәргән дымлы һава гына минем битемне, чишеп җибәргән изүләрдән үтеп, күкрәгемне иркәли. Күл аръягындагы түбәдә җем-җем дулкынланып рәшә уйный. Шул рәшәдә дә, күпереп үсеп килгән үләннәрдә дә, күл читендәге яшел яшь камышларда да, пыяладай күл өстендә дә кояш нурлары уйный. Нурлар бай, юмарт, күп, аларны кул белән тотып булыр төсле. МинеАм су керәсем килеп китте. Аягурә торып, тирә- якка күз салдым. Беркем күренми. Миннән уң якта бер түбә бар. Аның сыртын шелек, тубылгы куаклары каплаган. Түбә аръягыннан куй-сарык мөңрәгән тавышлар ишетелә. Чишенеп, шәп-шәп атлап, күл читенә якынлаштым. Тизрәк сикереп, майдай җылы су дулкыннарында йөзәсем килде. Күл өсте көзге кебек теп-тигез иде. Анда күктәге ак болытларның шәүләләре чагыла, алар акрын гына күлнең теге ягыннан бу ягына таба йөзәләр-йөзәләр дә ярга килеп җиткәч, җир астына кереп киткән төсле булып югалалар. Минем суга кулны тыгып, ак мамыктай болыт шәүләсен тотып аласым, юлыннан туктатасым килә. Ләкин юк, ак болытлар, хыял диңгезендә йөзгән минем өметләремсымак, агалар да агалар. Ә өметләрне инде куып җитеп тә, тотып та булмый. Тоттым дигәндә, шул яр астына кереп киткән болыт шәүләләре кебек, юк булалар. Колачымны җәеп суга ташландым. Рәхәтләнеп йөзәргә керештем. Бер төпкә чумып, бер өскә калкып, үтә нык мавыгып, дулкыннар белән качышлы уйнадым, һәм... бер заман... теге як ярга карасам, исем-һушым китте генә түгел, берьюлы үлдем шикелле мин. Су өстендә торуыма карамастан, тәнем эсселе-суыклы булып китеп, шыбыр тиргә баттым бугай. Үз күзләремә үзем ышанмадым. Яр читенә аккошлар тезелгәннәр- мени? Су анасы — гүзәл күл кызларымы, зифа урман кызларымы? Әллә миф, әкият кызларымы? Миңа карап елмаеп көлеп торалар. Юк, бердә алай түгел, дала кызлары, дала чибәрләре алар. Кайдандыр арып килгәннәр дә күлдә су кергән кешенең йөзгәнен, су төбенә чумып гизгәнен күреп, исләре китеп, кызыгып карап торалар. «Шәп йөзә икән бу кеше!» диләрдер. «Их, безгә дә шулай су керәсе иде? Тиз китәрме икән бу кеше? — ди торганнардыр инде» дип уйлап та бетермәдем, алар кычкырып көлә-көлә чишенә дә, шапылдап суга сикереп төшә дә башладылар. Канатларын сирпегән аккоштай йөзәргә дә керештеләр. Алар шундый оста, ШУНДЫЙ шәп йөзәләр иде, күз ачып йомганчы күлнең уртасына килеп җиттеләр, мина якынлаштылар. Мин, уттан качкандай, ашыгып үз ярыма карап йөзә башладым. Кызлар артымнан кычкыралар: «Әй, мулдакә, тора тор!» Әй үзләре көләләр! Су өстендә чынлап хрусталь ватыламыни? «Кайда ул сезгә торып тору!» дип, мин сызам гына, малай. Ярга чыгып, тизрәк киенергә тотындым. Күлмәкләрне киеп алгач кына суга карадым. Аккошлар һаман йөзәләр, бер-берсенә су сирпешеп уйныйлар иде әле. Алар мин куркакны оныткан иделәр дә инде булса кирәк. Мин аларга карап торырга кыймыйча китә башлагач кына тагы да мина кычкырган, мине яңадан су керергә чакырган, рәхәтләнеп көлгән тавышлар ишетелде. Мин алар арасындагы кайсыбер тавышларны таныдым. Алар арасында минем белән яңа гына сөйләшеп киткән Җаңыл белән киленчәк тә бар иде. «Кара, үзләрен нинди иркен тоталар! Чак кына да тартынып тормыйлар лабаса!» дип уйладым мин. Ләкин минем үтә оялчан, хатын-кыз тирәсендә кыюсыз икәнлегемне белгән Төкесбай белән Җаңылның кызык өчен шулай эшләгәннәрен мин шунда ук төшенгән идем инде. Моны Җаңыл үзе миңа сөйләп тә бирде. — Мулдакә, син нинди сабыр кеше икәнсең, ә? — диде ул миңа кымыз биргәндә. — Шулай кызлардан качалармыни? Безнең казакъта кызларны бик яраталар. Мин аның «сабыр» дигән сүзне ялгыш кулланганын аңладым. Ул аны гарәпнең әдәпле, оялчан дигән сүзе урынында куллана иде. Шулай да мин Җаңылга болай дип җавап бирдем: — Сабыр булган яхшы. Ашыксаң, ашка пешәрсең, диләр бит. Җаңыл минем бу сүзләремә әһәмият бирмәде, үзенең баягы сүзен кабатлады: — Казакълар кызларны бик яраталар, дидем ич мин сиңа, мулдакәм! — Аларны кем генә яратмый дисең. Минем бу сүзләрем бик коры, бик җансыз булып чыктылар шикелле, Җаңыл миңа сәерсенеп карап куйды. Шунда ук: — Ә сез яратасызмы?—дип сорады, үзе ялкынлы кара күзләре белән мине тишәрдәй карады. — Бәй, яратмый! — дидем мин, баягыча һаман да коры гына һәм тирән уйламастан гына. Ә Җаңылның күзләре һаман яна иде. Аның йөзе дә гадәттәгедән алсурак, тавышы да гадәттәгедән дәртлерәк, җанлырак иде. — Казакълар кызларны бик яраталар! — диде Җаңыл өченче тапкыр.— Алар аның өчен күп мал бирәләр: әллә ничә баш елкы, дөя. сыер... куй... Ә сез, мулдакә, казакъ кызын яратасызмы? — Яратыр идем дә бит, минем әллә ничә баш малым юк шул, — дидем мин шаярып. I — Уй, маллары корып беткере! — диде Җаңыл кинәт боегып.— Мулдакә, үзең белеп торасың гуй, мине Корманәлегә бирәләр. Ә ул тинтәк гуй... ЛАулдакә, син минем никәмне кыйма — никахымны укыма! ' Мин ни дип әйтергә дә белмичә аптырап тордым. Хәер, Җаңыл миңа сүз әйтергә дә ирек бирмәде, кибеҗәгә сөялеп торган җиреннән тиз генә кузгалды да минем яныма килде, мине кочаклады: — Мулдакәем! Бармыйм мин аңа! Алып кит син мине үзеңнең кент җиреңә! Казакъның үзе әйтмешли, уй-бай! Бүген мина ничә тапкыр шабыр тиргә батарга туры килде! Кояшта бронза төсле булып янган кайнар беләкләр муеныма сарылды, күкрәгемне кабарыңкы түш кысып алды, авызыма терәлә язган итләч иреннәр матур кыймылдыйлар иде. Җаңылның сүзләре кайнар’ йөрәктән бер-бер артлы ташкын булып тышка чыгалар: — Аңа бармыйм... Ал мине син үзеңә... Кент җиренә китик! Хәзер үк’ Ярат сип мине! — Чү, бу ни эшең? Җаңыл, шырагым, я, утыр әле! Җибәр әле мине! Ни эшләвең ул? — дим мин. — Сөйләшик, болай гына, кочаклашмый гына!—дим. Үзем: «Тыштан берәрсе килеп керсә, эш харап бит!» — дип уйлап, котым очып, тирә-юньгә колак салам. — Болай гына булмый ул! Җаңыл минем «болай гына булмый» дигән сүзләремне ишетү белән үк сүрелә башлады, ул мине ычкындырды, муенымны кочаклаган матур ’ 5. „с. ә.- № 10. 65 66 беләкләр, кинәт җил бәреп сындырган камыш кебек, салынып төштеләр, хәзер генә кызу сүзләр сипкән авыз йомылды, уттай янган күзләр түбән карады. Ул, башын учлап тотып, минем янымнан китте. Яшь дала кызынып миңа болай атлыгуы нәрсәдән икәнен: бик ямьсез һәм тиле Корманәле кочагына эләгүне күз алдына китереп, бөтен җаны-тәне белән кыерсынумы, җирәнүме, шуңа күрә миңа сыенумы икәнен, әллә мине ярата башлавымы, шул сөюен кайнар йөрәге ярсынып белдерергә теләвеме икәнен мин төшенә алмадым. Ләкин һәрхәлдә мин шушылай кинәт һәм кызу кабынып киткән утның тиз сүнәчәген аңлый идем. Инде шактый сүрелгән, ак калайлы сандыкка аркасы белән терәлеп, башын бик түбән иеп утырган Җаңылга якын килдем. Ул ниндидер кул эшенә тотынган иде. — Болай капыл гына булмый бит ул, — дидем мин. — Нәрсә булмый? — диде Җаңыл, кырын күзе белән карап. «Чын, нәрсә соң ул кинәт кенә булмый?» Мин үзем дә аптырап калдым: Җаңыл әйткән «кент җиренә» китеп булмыймы, әллә Җаңылны сөеп булмыймы? — Уйларга кирәк, әйе... Җаңыл яңадан сүз дәшмәде. Урыныннан торды, кулындагы эшеи кибеҗәдәге юрган катлавына кыстырды. Шуннан, судан чыккач кагынган коштай бөтен гәүдәсе белән дерелдәп, сәер генә җилпенеп куйды. Борын эченнән генә җырлагандай моңаеп, ишек төбенә үтте: «...Синдәй нугай әлдә нишәүүү!..» Шелтәләү күзе белән миңа борылып карады да ишектән чыгып югалды. Менә сиңа! «Кинәт кенә булмыймы?» Кирәгеңне алдыңмы? «Миндәй нугай әлдә нишәү». Хәзер Җаңыл бу сүзләрне әйтергә үзенчә хаклы иде, әлбәттә. Инде үзенең сөюен ачыктан-ачык әйтеп тә, бөтен язмышын, җанын-тәнен тапшырып та ул миннән җавап ала алмады бит. «...Ал мине... китик!.. Ярат мине!» Нинди кайнар, ялкынлы сүзләр! һәм шуңа каршы: «Уйларга кирәк!» Бу сүзләр бит әллә нинди кайнар теләкләрне дә сүндерерлек, әллә нинди ярсу йөрәкләрне дә үтерерлек! Ә мин соң Җаңылның ул йөрәк ярсуына уйламый гына җавап бирә ала идемме? һәм уңай җавап бирә ала идемме? Аны кочаклап, «кент җиренә» кайтып китә ала идемме? Китә башласак, рәте, юлы табылыр иде. Бер дә булмаганда берәр төнне тасырдап, ажгырып торган атларга атланып очар идек. Алар безне бер төн эчендә әллә кайларга очырып алып китәрләр иде. Барыннан да элек минем йөрәгемдә Юлия мәхәббәте саклана иде бит әле. Кара күзле, бәрхет йөзле бу украинка-хохлушка минем күңелемнең тулы хуҗасы иде әле. Күңелемдә аннан башкага урын булмаган кебек, мәхәббәтем дигән изге нәрсәне һәркемгә өләшеп йөрергә теләгем дә юк иде. Эш бит мин ул Юлияне гомерлек юлдашым итә аламмы, юкмы, — анда түгел бит. Яшь чактагы мәхәббәт ул якны күп тикшереп тормый. Кая гына барма, алдында нинди генә каршылыклар тормасын, йөрәктә яши бирә, кайвакыт дөрләп, ә күп вакыт пыскып яна бирә һәм гомергә сакланып калучан була. Шуңа күрә, мин Юлиягә караганда җанлырак та, хәрәкәтчәнрәк тә, дәртлерәк, кайнаррак та, җитезрәк тойгылы да булган дала кызын ярата алмый идем. Кечкенә җиңел гәүдәсе белән, туры сүзе белән, җитезлеге белән ул миңа бик ошый иде. Менә шул гына. Ярый. Шуңа да юл куйыйк. Ул минем күңелемнән үзенә урын да алган булсын, ди. йөрәгем ятып, мин аны яратыйм да, ди. Монда тагы да әлеге-баягы «акыл» дигән җитәкче алга килеп баса, ягъни шул ук: «Уйларга кирәк». Җаңылның бик матур итеп күргән «кент җирендә» аңа түгел, миңа да сыешып торырлык урын, тамак туярлык, өскә-башка кеше көлмәслек кием-салым алырлык кәсеп юк иде бит әле минем. Мин бит шул бәләкәй генә теләкләрем дә үтәлмәгәнгә күрә «кент җиреннән» казакъ җиренә килгән идем дә инде. Ә хәзер мин, Җаңылча мәхәббәт 5* 67 уты белән янып, аны алып качсам, аны кая куярмын? Без аның белән кая бара алыр идек?.. Тормыш шулай ага бирде. Безнең Жамбура авылы берничә яңа җиргә күчеп өлгерде. Бикесбайның рухына әллә ничә тапкыр бата укылды; саба-саба кымыз эчелде, әллә ничә куй суелып ашалды. Бу юлы инде Жамбура белән Бикесбай авылы бер авыл булып, бер-берсенә терәлеп утырган иде. Беркөнне без Төкесбай белән тары җирләрен карарга бардык. Юл ерак иде. Шуңа күрә бәләкәй турсыкка, сусынга дип, кымыз да салып алган идек. Тирмә алларындагы учаклар тирәсендә хатын-кыз, балачага кайнашкан авылны гашлап, без сөзәк кенә түбәгә мендек. Сыртка менеп җиткәч тә Төкесбай атына камчы белән берне сузып, шәп кенә юрттырып китте. Мин дә аннан калышмадым. Аккөмес һәм бигрәк тә Җаңылның киңәше белән мин башыма, кызыл фәсем урынына, тар- тына-тартына, теләр-теләмәс кенә булса да, казакъ бүреген киеп алган идем. Карасаң, ул ат өстендә йөргәндә гаҗәп һәйбәт икән. Юрттырып барганда, бүрекнең колаклары җилфердәп, йөзеңә җил бәрә, эссе көндә бу бик рәхәт була. Шулай да мин Төкесбайдаи шактый артта калдым. Ул мине көтеп алды: — Мулдакәм, сусадыңмы? Кымыз биримме? — диде ул. һәм үзенең ияренә таккан курҗыннан савыт алып, миңа кымыз салып бирде. — Ал, мулдакәм! Көн эссе гуй. Кымыз эчтем. Төкесбай тел астына насбай салды. Савытын мина сузды: — Ала гуй, мулдакә! — диде. — Мин, теләмәвемне аңлатып, баш селектем. — Насбай убал имәс гуй, җирдә үскән ут18 бит ул, — диде Төкесбай. — Тәмәке тарту ярамый. Мин аларның икесе дә ярамаганлыгын, икесен дә яратмавымны исбат итәргә тырыштым. — Нигә? — диде Төкесбай. — Дин кушмый. — Дин дигәнең күпне кушмады гуй, мулдакәм. Аның барын да тота китсәң, адәмлектән чыгып, әнә теге таш булу кирәк. — Төкесбай камчысын селтәп, без барган сукмак кырында яткан ак ташны күрсәтте. — Әнә ул таш нәрсә дә, мулдакәм ни! — Бәй, монда минем ни катнашым бар? — дидем мин, ташка охшатудан гарьләнеп. — Ни эшләп мин таш булыйм? — Юк, мулдакә, алай имәс. Дөрес, син таш түгелсең гуй. Эш болай. Менә син, дин дип, кешеләргә намаз укытасың, ураза тоттырасың... Шулай итеп Җаңыл белән Корманәленең никахын да укыйсың бит инде, ә? Мин Төкесбайиың шундый беркатлы фикерләр йөртүеннән көлеп җибәрдем дә халыкка намаз укытмау, ураза тоттырмау, өйләнсәләр, аларга никах укымау минем ихтыярда түгел, ә ислам дине белән кертелгән бер гадәт икәнен сөйләргә керештем. Ул ачудан камчысы белән селтәнде дә, дөя авызындагы үлән-печән калдыкларын сибеп ташлагандай кыланып, авызындагы насбайны тирә-ягына төкеренде: — Былчылдамый куйсаңчы, мулдакә! — Былчылдамыйм мин. Мин монда ялланып килгәнмен. Менә хәзер үзебез карарга бара торган ярты җир тарыга, хәер-сәдакага, тире-ярыга ялланганмын. Миңа Жамбура баш, Бикесбай агаң урынына калган син баш. — Куй, мин сиңа, безне намаз укыт, ураза тоттыр, дигәнем юк. — Син булмасаң, Жамбура, авыл куша бит! — Ә син эшләмә, барыбер. Мин риза. — Ярый, 2ин риза булгач, мин эшләмим, ди. Ә менә Нуктабай, Кы 18 Насбай гөнаһ түгел, җирдә үскән үлән ул. 68 лычбайлар һәм башкалар бөтен хатын, бала-чагалары белән сезгә эшлиләр. Эшләмәсәләр, сез аларны, аш-сусыз калдырып, авылыгыздан сөреп җибәрер идегез. Ул ничек? Нигә аларның эшләмәүләренә риза булып, тиккә ашатып, киендереп кенә яткырмыйсыз? Төкесбай аптырап калгандай булды да: — Ярый, мулдакә, тартышны калдырыйк, — диде. Ул атының ян- тауларына итегенең җиз дагалары белән төрткәләп, миңа якын ук китерде. Без, аякларыбыз берберебезгә кагылып, өзәңгеләребез бер-бер- сенә шакылдап тиеп, янәшә бара башладык. — Мин Җаңылны яратам, мулдакә! Бик яратам! — Төкесбай тавышын акрынайтты: — Син анын никахын укыма! Ярыймы? — Ярый, — дидем мин, — укымыйм! Төкесбай шатланды һәм картларча әйтеп куйды: — Бәрәкалла, мулдакәм! Күп җаса! — Мин укымыйм. Бер-берсен яраткан ике яшь йөрәкне аеру гөнаһ була. Ләкин мин укымасам да башкалар укыр бит, Төке! Ул гадәт бит. Әнә шул начар гадәтләрне бетерергә, кыз өчен калым мал түләүләрне бетерергә, Нуктабайларны Төкесбайларга бушлый эшләтүләрне бетерергә кирәк иде. Менә шунда әйбәт булыр иде дә... Төкесбай минем бу сүзләрдән бер дә риза булмады: — Куй, куй, мулдакә, алар бетмәс, бетмәсен. Бетсә, начар булыр, — диде ул һәм өстәп куйды: — Тик менә Җаңыл белән Корманә- легә никах укылмасын иде... Без тары җирләренә барып җиттек. Тагарак зурлыгы кәсләре актарылып яткан, чак кына да тырмаланмаган, аркылы-торкылы китерелеп сүрелгән җир кисәкләрендә тары үсентеләрен озын үскән чүп үләннәре арасыннан бик озак эзләгәч кенә табып була иде. — Менә, мулдакә, безнең тары шушы гуй. Шушымы? Моны бит утарга кирәк, Төке! - Анысы нәрсә тагы? — Кыргый үләннәрдән тазартырга кирәк. • — Аны кем эшләсен? Син, мин, бөтен хатын-кызлар. - Куй, мулдакә, алла бирмәгәч, булмый ул. — Дөрес түгел... Хәер, бу тарыны утап та хәзер бер эш тә чыкмас инде. — Әйтерең бармы! Ярый, булмаса, көзен Актүбә шәһәреннән генә сатып алырбыз инде. Берничә кара 19 җитәр бит. — Сезгә җитә дә... Ә минем ярты җир тарым кайда? Төкесбай җавап бирмәде. «Тәс, тәс!» дип чүпелдәп, атый кайтыр якка борды. Шулай итеп, минем ярты җир тары бозга язылган көе калды. Авылга кайтып кергәндә, мин сусауның чигенә җиткән идем. Аттан төшкәч, өйгә чак-чак барып керә алдым. Кирәгә төпләреннән җиләслек бәреп торган тирмәгә барып кергәч, бераз җиңел булып китте. Ә авыз шулкадәр кипкән иде, иреннәр тешләргә тигәндә коры яфраксыман кыштырдап тора. Җаңыл мине көлеп каршы алды: — Мулдакәм сарсаган сыгар?20—диде ул, үтә ягымлылык күрсәтеп. Мин эндәшмәдем. Кирәгә буена сузылып яттым да күзләремне мөлдерәтеп кымыз сабасына карадым. Шунда гына мин саба янында савыт тотып утырган Аккөмесне күрдем. Ул: Тамагыңа ашыйсыңмы, сусадыңмы? — дип сорады. — Кой тизрәк, эчәргә, эчәргә! —дидем мин. - Уй, мулдакәм, элек тамагыңа ашасаңчы! — диде Җаңыл. 19 Кара — аяклы мал. ? Бик арыгансыңдыр. 69 Әйе, — диде Аккөмәстә. — Ашамыйча эчү начар була ул. — Әй, куегыз, кызлар!—дип, мин сабага якын килдем. — Ә, мәйлең! — диде Аккөмес, сабадан кымыз сала башлады. — Мәйлең! —дип куйды Җаңыл да, миңа борчулы караш ташлап. Менә шунда мин, юләр, үземне кызлардан сынаттым. Зур бер савыт кымызны рәхәтләнеп эчеп җибәрүем булды, эчемне борып та алды. Менә кирәкме кирәк, эчне ике уч белән угалап, җирдә тәгәрәп йөрү! — Ух, ах, үләм! — Әйтмәдекме без сезгә, мулдакә! — диләр кызлар, минем тирәмдә чәбәләнеп йөреп. — Ни булды, ни эшлим хәзер? — Әй, мулдакә, мулдакә! Шуны да белмисең мулла башың белән?— ди Җаңыл. Аккөмес минем алдыма бер савыт белән куй катыгы, майлы эремчек китереп куйды. — Ашагыз тизрәк! Мин бик яратып ашадым. Бик сусаган кебек, карыным да ачкан иде минем. Ләкин шуннан соң да эчем төзәлмәде. Минем тары җирен карарга бару сәфәрем шулай итеп бетте. Кич белән Төкесбайның дәү әнисе, безнең сәфәрнең уңышсыз беткәнен күргәч һәм чәчелгән биш-алты кисәк җирдән бер бөртектә тары алынмаячагын белгәч, сукрана-сукрана тәһарәт алды да намаз укырга кереште. Шәрифә белән Төкесбай һаман да тары чәчүнең уңышсызлыгы турында кат-кат әрнешеп сөйләнделәр. Менә бервакыт дәү әниләре намаз укудан кинәт туктады да, аларга таба килә биреп, кырыс тавыш белән җикерде: — Мин сезгә язын әйтмәдемме? Менә хәзер ходайның борынын кисеп аласыңмы? Мулдакәңә нәрсә бирербез? Күземә күренмәгез, югалыгыз моннан! Шәрифә белән Төкесбай тиз генә ычкындылар. Мин дә алар артыннан калмадым. Ләкин мин карчыкның бу сүзләреннән аның яз көне тары чәчүтурында ни әйткәнен, тары җире начар булган өченме, әллә тарыны үстермәгән өченме ходайның борынын кисәргә кирәклеген төшенмәдем,. Шунысы ачык, аннан миңа бер җиңеллек тә юк иде. һәм шунысы да ачык: мин ярты җир тарыдан колак каккан идем. Байлар аның хакын бирерләрме, юкмы? Менә монысы чыннан да алла кулында иде шикелле. Атамның бик озак вакытлар адашып йөргән хаты килеп төште, һәрвакыттагы кебек, бу хатта да бөтен агай-энеләрдән, күрше-күләннәрдән күп-күп сәлам язылган, авыл хәлләре турында сөйләнгән. Таныш-белеш- ләрдәи кайберсенең үлеп китүләре турында күңелсез хәбәрләр бар иде. Ә иң күңелсезе безнең тирәләрдә яңгырлар булмау, көннәрнең корыга китүе турындагы хәбәр иде. «Бездә җәй бик эссе, улым, корылык. Яздан бирле җиргә бер тамчы да дым төшкәне юк. Авыр кытлык булыр ахрысы, алла үз бәндәләренә ярдәм итсен инде. Үзең ни хәлдә генә торасың? Ул якларда яңгырлар бармы? Иген-тару яхшымы? Без‘дә арыш-бодай басуларында алабута гына үсте. Борчак белән тары чыкмый җирдә ятып калды. Җилле көннәрдә анда кара буран оча. Алла үзе сакласын инде бәла-казаларыннан... Хәлләнебрәк кайтырга тырыш, улым. Акчаңны юкка-барга тотма...» Кулга керсә, анысын тота белер идек тә белүен, әткәй, тик менә кулга төшүе ничек булыр? Җаңыл иың никахын укыган өчен Жамбураның ике куй бирергә сөйләнгән булуын мин күптән ишеткән идем инде. Туйда бер дөя, бер елкы малы һәм әллә никадәр вак мал суячагы турында ул һәр көн дип әйтерлек сөйли иде. Бу малларның тиреләреннән миңа 70 да өлеш чыгуы бш< мөмкин иде. Кыскасы, миңа бераз хосул-доход килергә тора иде. Туй якынлашып килә иде инде. Корманәле калган ике баш малны да куып китереп биргән, бөтен җәйләүләргә яр салып туй ясап, ашап-эчә се, күңел ачасы, яшьҗилкенчәкне шатландырасы гына калган иде. Җам- бураның өендә саба-саба кымыз да хәзерләнә башлады. Туй дигән нәрсә ул һәркем өчен дә күңелле. Картлар өчен дә, яшьләр өчен дә, ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә, байлар өчен дә, фәкыйрьләр өчен дә. Туйда бит һәркемгә бераз ит, бер савыт булса да кымыз авыз итәргә туры килә. Туй яшьләр өчен бигрәк тә күңелле. Алар уен-көлке белән үткәрәләр бит аны. Әйе, күңелле булачак иде Җаңыл кызның туе. Ләкин Җаңыл өчен түгел. Атасы Җамбураның тирмәләре тирәсендә туй хәзерлеге шәбәеп, хәрәкәт җанлана барган саен, Җаңылиың чырае боега, хәрәкәте акрыная барды. Тирә-якка: «Фәлән-фәлән көндә Җаңыл кызның туе» дигән хәбәрләр дә таралды инде. Хәзер Җаңыл миңа күтәрелеп тә карамый иде. Юлларыбыз туры килеп, очрашкан вакытларда, ул миңа әллә кайдан ук юл биреп, бер читтән үтә иде. Бервакыт мин ишек төбендә аның белән очраштым. — Җаңыл кыз, синең миңа үпкәң бар, күрәсең? — дип сорадым. — Юк!—диде Җаңыл, кырт кисеп, яңадан миңа авыз ачарга да юл калдырмаган төсле. — Бер гаеп тә юк бит миндә. — Юк, мулдакә, юк. йөрәге җитмәгән кешене ничек гаеплисең, ди... — Юк, Җаңыл... — Юл бир, мулдакә! — диде Җаңыл, ишеккә аркылырак басып торган мине терсәге белән этәреп җибәреп. — Тукта, Җаңыл, тыңла мине! — Я, җитез бул! — Синең бит таяна торган кешең бар, Төкесбай сине ярата. — Ы-ы... Сөйләнүеңне куйсана, мулдакә! Төкесбайга минем кирәгем анау торган биягә үркәчиең кирәге кадәр генә гуй. Аның да миңа кирәге шулкадәр генә. Яратмыйм мин аны. Ә... юлымнан китсәңче инде!.. Вакыйгам, соңгы көннәрдә Төкесбайның Җаңыл га булган «мәхәббәте» сүрелгән төсле йөри иде. Бу сүрелүне Төкесбай кебек җилкуар табигатьле кешедән күптән үк көтәргә кирәк иде һәм ул сүрелү бигрәк тә Кормапәледән мал килеп беткәч ныграк сизелде. Мин бер арада ул сүрелү турында сорагач, Төкесбай: — Дөньяда ни бар да ни юк, мулдакә! Үзең әйтмешли, мин ул әллә кайчаннан килгән гадәтне үзгәртә аламмы?.. Аннам, Җаңыл кыз кебек кызлар күп гуй. Әйтмәкче, минем үземә ярәшелгән хатыным Көмөсай кыз да үсеп буйга җитәмен дип тора. Хәзер олы кыз яшенә килеп җитте гуй. — дип сөйләп алып китте. Көнчыгыштагы күп кенә ил халыкларында булган кебек, казакъ халкы арасында да бишектәге балаларны бер-берсеиә әйттерү: бишектәге кыз баланы буй җиткән иргә һәм, киресенчә, бишектәге ир балага буй җиткән кызны ярәшү гадәте бар иде. Төкесбай әнә шул рәвештә ярәшелгән «хатыны»ның буйга үсеп җитүе турында сөйләде. Оят, тартыну турында чак кына да уйламыйча, ул: «Бүген барып, Көмөсай кызны!..» — дип, телен шартлатып куйды. Туйга чакырылган кунаклар килә башлады. Аксакаллар түргә узды- лар, башкалар ишек төбеннән урын алдылар. Туктаусыз кымыз, чәй эчелде. Туйда ашалырга тиеш булган маллар суелып, бөтен җәйләү казаннарында дип әйтерлек ит пешерелә башлады, һәр җирдә уен-көлке, думбыра кагып, үләң әйтү яңгырый. Яшь егетләр алып-биреп көрәштеләр, егетләр дә, кызлар ла атларга атланып ярыштылар. 71 Бик дәртле җырлар белән беррәттән: Әй авылыбыз күчеп барады Ак бакандыга, Кызлар ак тияде ак сакалдыга!.. — дигәндәй җырлар да яңгырый иде. — Ыы-ы-ы, мулдакә, Җаңылдың никәсен кыясың гуй, — диде Җам- бура минем яныма килеп кереп. Баш авырту сылтавы белән Бикесбай тирмәсендә ялкауланып аунап ята идем мин. — Юк, миннән булмый, җәкә, — дидем мин ике кулым белән башымны учлап тотып. — һы, син безнең яллап тоткан мулла түгелсеңме? — диде Жамбура. — Рас әйтәсең, җәкә. Иллә мәгәр мин указлы мулла түгелмен, ә никах укыр өчен указлы мулла булу кирәк!—дидем мин, яңа гына башыма килеп төшкән бу хәйләле фикергә шатланып. — һы... Анысы нәрсә була тагы? — Указмы? — Әйе, указ дигәне. — Законный муллаларга бирелә торган патша кәгазе. — һы, дала җирендә кеАм аны тикшереп торыр дисең? — Патша фәрманына каршы барып буламы, җәкә? Казагым аптырап калгандай булды. Ләкин акыллы һәм хәйләкәр кеше иде ул. Минем никах укырга теләмәвем указсыз булганым өчен генә түгел икәнен тиз аңлады ул. Шуңа күрә минем җаемны табарга тырышты: — Ал, мулдакә, хезмәтең өчен ике куй түгел, дүрт куй бирәм! «Дүрт куй! Кызыктыргыч кына җим бит бу!» дип уйладым мин. «Ә Җаңылга биргән вәгъдә? Ә миннән башка берәү укый алмыймыни ул никахны? Мәсәлән, күршедәге Сәрсәбай авылында «мулдакә» булып торган татар шәкерте. Шулай булгач, үзем уку да яхшы булмасмы? Дүрт куй бит!» — Юк, булмый, утагасы!—дидем мин, әйтелгән хакның азлыгын аңлаткансымак. — Ал, тагы да бер куй өстим, тәкъсир!—диде Жамбура утырган җиреннән авыр гына кузгалып тора башлап. Никах укыр өчен указ кирәкме, юкмы икәнен мин белми идем, әлбәттә. Ләкин аның монда кирәкмәгәнен, далада кемнең дә булса аны тикшереп тормаячагын белә идем. Шунда да мин бераз ул яктан да шүрләп куйдым: «Ә указлы булу тиеш булса, мине тикшерү китсә? Бигрәк тә шунысы бар: Җаңыл миңа ничек карар? «Уй, алдакчы нугай!» — дияр бит ул миңа». Менә шушы ике сәбәп минем икеләнүемне җийде. — Кыстама, утагасы, минем указым юк!—дидем мин, Жамбурага туп-туры карап. — Миннән булмый. Җаңылның яше дә җитмәгән тү- * гелме соң әле? — Ыы... Яшь, яшь!.. Калдыр, тәкъсир! Минем дә бүз егет чакларым бар иде гуй. Әнә байбичәне беләсеңдер гуй үзең. Ун яшендә чакта аның куйныпа кергәнмен. Ә хәзер дөядәй булып йөри. Җаңыл унбиш яшькә чыгып калды гуй. Әйдә, мулда кәм, биш КҮЙНЫ ал да эшен бетер. Биш куй аз түгел гуй синдәй кент кешесенә! Намусыма кагыла торган бу сүзләр минем ачуымны китерде. — Биш куй дип. башны тамугка салыргамы? — дидем мин, шактый кырыс тавыш белән. — Мәйлең, тәкъсир! — диде Жамбура һәм чыгып китте. Кирәгә тирәсеннән үткәнендә мин аның: «Әкәңә нәләт, нугай», — дигән каргау сүзләрен ишеттем. Ул чыгып киткәч, миңа рәхәт булып калды. Җиләнемне киеп, тышка чыктым. 72 Чынлап та, Җаңылның башын ашар кеше табылган иде. Ул баш инде күптән ашалган булса да, шулап да никах укылмау белән аңа ниндидер котылу юлы бар төсле тоела иде әле. Никах өчен Жамбура күрше Сәрсәмбәй мулласын чакыртып та җибәрмәгән. «Аның да указсыз булуы мөмкин бит». Үзләренең «әлепие таяк дип тә белмәгән» Яп муллалары укырга риза булган булып чыкты никахны. Туй ыгы-зыгысы белән мавыгып, беркем дә күрмәгән дә, белмәгән дә, кияве Корманәле килеп, кызны барлый башлагач, Жаңыл югалган булып чыкты. Шау-шу күтәрелеп, ул якка да, бу якка да атлылар китте. Сигез яшьләрдәге бер бала: — Мин аны иртә белән күрдем, бәләкәй генә төенчек тотып, әнә теге якка карап китеп бара иде, — дип, вак-вак күлләр җәелеп яткан якка төртеп күрсәтте. Корманәле авызына насбай тутырып, ике уртын кабартып, боегып кына түр башында утыра бирде. Бер караганда, ул бер дә кайгырмый төсле иде. Ләкин аның борчылганы күренеп тора иде. Ул берничә тапкыр инде: «Кызны табыгыз, кызны табыгыз!» — дип сүздә кушып куйды. Бөтен кеше дә кызның әллә кая китмәгәнлегенә, тиздән табылачагына ышанып йөргән төсле күренгәч, ул да бик үк борчылмый иде. Ә тун дәвам итте. Эчәсе кымыз эчелде, ашыйсы итләр ашалды, әйтәсе сүзләр әйтелде. Көн дә кичегә барды. Җаңыл һаман юк иде. — Бүре тотып ашагандыр. — Күлгә батып һәлак булгандыр, — дигән сүзләр дә ишетелгәләп калды. Кояш баер алдыннан гына ияр артына йөзтүбән яткырып бәйләнгән Җаңылны Жамбураның тирмәсе алдына китерделәр. Аның тузган чәче ат корсагы астынача сузылып төшкән. Кул-аяк пары да, түбән салынып төшеп, сөяк-буынсыз ит кисәгесымак, чайкалып киләләр. Аркасына качын көпе ябылган. Хатын-кыз яман тавыш күтәрде: - Дөньядан кайтып калыпты? 21 Уй-бай, уй-бай! Ирләр: — л и-байламый куйсаңларчы!—дип кычкырдылар. — Кача алмады!—диде каты тавыш. — Юл буйлап китеп барганда тотып алдык!.. Аягын-кулын бәйләп өйгә алып килдек.-. Мин бу тавышны ишетеп, хәйран калдым. Төкесбай иде ул. Җаңыл- иы бәйләгән бауларны чиштеләр. Мескенне аягына бастырырга теләделәр. Ләкин ул үтә хәлсез иде. Аяк-кулы, кырау суккан яфрактай, сэл- берәп тора, кара чәче тузгып төшеп битен каплаган, чәч араларыннан канлы бите ямьсез кызарып күренә. Агалары Кара белән Сары сеңелләрен күтәреп, юлым-өйгә алып кереп киттеләр. Халык исе китеп, таштай катып карап калды. Кияүнең хәле дә бик үк кызыгырлык түгел иде. Ул камчысы белән җир кыйнап, үз арбасының күчерендә утыра һәм Җамбурага үпкәләү сүзләрен сөйли, тегесе башын түбән иеп аны тыңлый. Ә бала-чага, яшь-җилкенчәк, һәркайдагы һәм һәрвакыттагы кебек, үзенең шаянлыгын белә: — Кәрәкә туйлар котлы булсын! Яшь кәләш кочагы кайнармы? — Әнә, арба күчәренә кунган бит үзе!.. — Ә аңа кыз ни дә, күчәр ни... һич булмаса күчәрне кочар... Мин бер уңай җаен китереп, бер читтәрәк уйга батыбрак торган Төкесбай янына бардым: — Төке, бу ип эшең? — дип ачынып сорадым. — Үз юлында булсаңчы, нугай! — диде ул. — Кичә яратып йөргән тамырыңны 22 бүген канга батырдыңмы? — Ул минем тамырым түгел! 21Кайтып калыпты? — үлгәнме? 22 Т а м ы р — дус. 73 — Күптәнме? — Әй, ары китсәңче, мулла! — диде Төкесбай һәм камчысын кизәнеп куйды. — Ыы-ыы... Мине дә кыйнамакчы буласыңмы әллә? Батыр икәнсең үзең, ә?.. — Кыйнарга булыр иде. — Кыйна! Юк, кулың кыска, балам! Мин Җаңыл түгел. Камчыңны каерып алырмын да үзеңә бер-икене сыдырырмын, — дидем мин, үзем дә көтмәгәнчә гайрәтләнеп китеп һәм Төкесбайга якын барып. Ул, аптырабрак, чигенә төште: — Гуй, мулда кә. Мин шаярдым гына бит. Сез олы кеше. Сезгә каршы кул күтәрәләрмени. Без аның белән шактый озак кына әрепләшеп сөйләштек. Ләкин мин бу әрепләшүне артык кискенләштерергә теләмәдем. Минем өчен аның бер файдасы да юк иде. Жамбура белән дә сүзгә килешкән идек бит әле без. Байлар белән араны кискенләштерү яхшы булмас иде. Төкесбай ачылып бетмәгән булса да, бу сөйләшүләрдән мин шуны аңладым: аның белән Җаңыл арасында күптән түгел бәрелеш булган булса кирәк. Җаңыл Төкесбайның сүзен тыңламаган, теләген үтәмәгән, күрәсең. Моны Төкесбай кызып-кызып сөйләгән вакытында., уйламастан үзе үк әйтеп куйды: «Күктән төшмәгән бит! Очраган бер хатын да бар... Ә ул бөтен җәйләүгә уй-бай сала язды.»—диде. Кыскасы, бүген ул Җаңылдан үч алган иде һәм бу үч аның үзе көтмәгәнчәрәк барып чыккан иде. Артыграк булып киткән иде, чигеннән үткән иде. Аның бая унга батыбрак торуы да шуннан иде. Шулай итеп, Җаңыл кызның туе сүлпән һәм кайгылы үтте, шатлык урынына дала үләннәренә аның яше түгелде, аның каны дала кылганнарын сугарды, һәм туй көнне, хәтта аннан күп элегрәк Җаңылиың йөрәген ашый башлаган кайгы туйдан соң да дәвам итте, көчәя төште. Мин белмим, бәлки, икенче көнне таң башка җирләрдә бик матур булып тугандыр, кояшның нурлары бөтен җиргә шатлык сибеп, җылы сибеп торгандыр. Ә безнең җәйләү өстенә бу таң күңелсезлек чәчеп туды. Тип-тигез дала читеннән, җир белән күкнең чикләре бергә тоташкан. урында куерып торган томан эченнән килеп чыккан кояшның нурлары ’ кичәге көннең кайгысын яңарткан төсле булды. Җәйләүдәге куй тавышлары да, елкы кешнәүләре дә, сыер мөңрәүләре дә бүген ничектер күңелсез иде. Бәлки, ул миңа гына шулай тоелгандыр. Ничек тә мин Җаңылның кичәге бәхетсез көнен авыр кичердем. Әрнүем бүген дә кичәге кебек тирән һәм ачы иде. Җаңылның шул кызганыч хәлгә төшүенә мин дә гаепле идем бит. Әйе, гаепле идем. Аның теге чактагы өзелеп әйткән үтенечен кире какканым өчен генә түгел, Жамбура, Корманәлеләрнен, Төкесбайларның җайсызлыгын, кансызлыгын читтән генә күзәтүче булып торуым белән дә мин гаепле идем. Ләкин мин ни эшли ала идем? Менә бүген дә әле мин аларның вәхшилеген читтән күзәтүче генә булып торудан күп ары китә алмадым. Таң туып, кояш чыгу белән Корманәле озын арбасына атын җигеп, кызны көтә башлады. Кызны җйһазы-пие белән төяп алып китәпгәдер инде, ул озын арба җигеп килгән иде. Бу шулай булып чыкты да. Хатын- кыз Җаңылиың артыннан барырга тиеш булган нәрсәләрне чыгарып, арбага төйи башладылар. Бу эш бетте, һушыннан язган Җаңылны җитәкләп чыгардылар. Арбага утыртып, як-ягыниан киез белән урап, баулар белән бәйләргә генә торганда, ул һушына килде, үзен тоткан кулларны этәреп җибәрде, арбадан шуып төште, шактый җир үрмәләп барып, атасы алдына тезләнде: — Әкәм, җәкәм, мин бармыйм! — диде ул, ялынулы тавыш белән. — Корманәле, алып кит моннан хатыныңны!—дип кычкырды Жамбура Җаңылның эченә тибеп. Каты җил сындыоган камыштай бөгелеп 74 гөшкән Җаңылның янына анасы йөгереп килде, кочаклап, күкрәгенә кысты: — Шырагым-ау, барсацчы инде! — диде ул, кызның тузган чәчләрен рәтләп. — Бу кара чәчләрен нәкыс 23 кеше булса да Корманәлегә бәйләнгән гуй; ходай шулай кушкан гуй. Бар, шырагым, бар! Корманәле, кыяр-кыймас атлап килеп, Җаңылның кулыннан тотты: — Барсацчы, Җаңыл-ау!—диде, сәер генә кыланып. — Катырак булсаңчы! — дип акырды Жамбура. Җаңыл Корманәле кулыннан ычкынды, ары атлады, бире атлады да ике аягын аера биреп басып, тын калды. Чәчләре тузган, ап-ак агарынган битенә кан таплары сызылган, зур кара күзләрен тутырып ачкан бу кыяфәтендә Җаңыл теләсә генә нинди һөҗүмне дә кире кагарга хәзерләнгән көрәшче шикелле тора иде. Атасы: — Кара, Сары! — дип кычкырып, ике улын чакырды. Ләкин алар юк иде. — Әкәңә нәләт, кая китеп олакканнар? — Ул шунда торган бер-ике ирнең кулларыннан тотып, үзенә булышырга чакырды да Җацыл- га килеп ябышты: — Алыгыз, сөйрәгез! — Әткәй!.. Әткәй!—диде Жамбураның аягы астында сөйрәлеп килгән Җаңыл, ялынып, өзгәләнеп. Ул үлән сабакларына тотынды. Жамбура аның кулы белән бергә үләннәрне йолкып чыгарды. Кан тамган тырнакларын 'Җаңыл җиргә батырды, Жамбура аларны җир белән бергә куптарды. Үзе һаман кызны кыйнады. Кызның күлмәге тетелеп бетте, тез башлары ялангачланды. «Әткәй, әткәй!» — диде һаман Җаңыл һәм ул хәзер үзен-үзе дә белми тартыша иде шикелле. Мин, арага кысылырга теләп, берничә тапкыр: «Җәкә, куй» дисәм дә ул мине күрмәде дә, белмәде дә, кулын селтәп-селтәп җибәрде. Кайдандыр Сагынбай килеп чыкты һәм бер кулы белән Җаңылны тотып, икенчесе белән Жамбураиы бер якка этәреп җибәрде: — Бу ни эш? Качкыр? — Ыы-ыы...Ары торсаңчы!—дип, Жамбура янә кызына ташланырга омтылды. Сагынбайның ябык, ләкин олы куллары аңа кузгалырга да ирек бирмәделәр: — Куй, җәкә, акылыңа кил. Кечкенә чебендәй балаң белән сугышу сиңа килешми гуй! Оят! — Уй, акылыңны үзеңдә калдырсаңчы, мин синдәй байгышның акылына мохтаҗ түгелмен. Кит ары! Үтерәм мин ул явызны! — Миндәй байгышның акылы синдәй лачын кошка менә шул, тыңла!— диде Сагынбай. — Син балаңны үтерә аласың, әлбәттә. Аңа көчеи җитә. Мондый үгездәй пәһлеван шушындый кыр кәҗәсен җиңми буламы? Тик кызыңны үтерә калсаң, аның калын малын Корманәлегә кем кайтарып бирер икән? — Ыы-ыы... Мал сорап сиңа барырбыз! —дип, Жамбура кычкырып көлде. Шулай да Сагынбайның сүзләре аңа тәэсирсез калмады. Ул, басыла төшеп, үзен яклаучы эзләгәндәй, тирә-ягыиа әйләнеп карады. Моңарчы Жамбура га сүз әйтергә куркышын торган халык аңа таба кузгалып куйды. Күпләрнең күзендә ачу, йөзендә кызгану галәмәтләре күренә иде. Моны күреп, ул: «Ыы... ыы...»— диде, ярсыган аттай, аягын '«ыпырдатып тибеп куйды. Шунда ук:—Алсыниарчы бу баланы!—дип акырды ул, янә дә тирә-ягына карап. — Сары белән Кара кайда, йөзе каралар?"— дип кычкырды. Битендәге тирен озын күлмәк җиңе белән сөртә-сөртә: 23 Н ә к ы с — кимчелекле кеше. 75 — Нәрсә катып торасың? — диде аннары баш бармагын имеп торган Корманәлегә. каты ачу белән җикеренеп. Берьюлы аны да кыйнап ташларга теләгәндәй, кизәнә-кизәнә, аңа таба атлады һәм җиз дагалы авыр итеге белән җирдә хәлдән таеп яткан кызының күкрәгенә басты. Җаңыл: — Әткәй бәгърем... Үтер мине... Берьюлы...—дип ыңгырашып куйды. Жамбура аяк астына карады һәм, ерткыч кош тырнаклары белән канга батырылып ташланган күгәрчендәй яткан кызны күреп, артка чайкалды, башын учлап тотып, тынып калды. Җаңылны күтәреп арбага илттеләр. Арбага яткырып салдылар да тагы бәйләделәр. Хәзер инде качып китә күрмәсен дип түгел, ә төшеп калмасын дип бәйләделәр булса кирәк. — Җәкә, — дидем мин, — үз балаң гуй. Шулай итеп -кияүгә озату буламы? — Син, мулдакә, үз эшең булмаган нәрсәгә кысылмый куйсаңчы. Бар, балаларны укыт, әиә. — Шулкадәр көчләү, шулкадәр кансызлык булырмы? — Мулдакә, син безнең казакъның гореф-гадәтен белмисең гуй. Мин кызымны Корманәле нәселенә биргәнмен. Ул анда булырга тиеш. Җаңылны түгел икән, Жамбура нәселе Корманәлегә нинди дә булса башка бер хатын бирергә, ул бездән бер хатын алып китәргә тиеш, вәссәләм! Башка юл юк! — Әй, мулдакә, күр инде безнең казакъның бу мәнсез гадәтен! Җиләктәй кызны, аягын-кулын бәйләп, бер юләргә тоттырып биреп җибәрәләр,— диде Сагынбай, минем яныма килеп. — Корманәле акылдан язган кешеме? — дип сорадым мин, бик гаҗәпләнеп. — Акылдан язган түгел дә, шулай да исәр инде, ярты акыл, — диде Сагынбай. Менә шуннан соң гына мин Җаңылны арбага утыртырга тырышып, аның белән канлы көрәш барганда, Корманәленең урыннан да кузгалмый бик тәмләп баш бармагын имеп торуының мәгънәсен аңладым. Дөньяда Җаңыл дигән матур кыз бармы, юкмы, ул Корманәлегә хатын булып килергә телиме, юкмы, — аның өчен барыбер иде. Кызны арбага утыртырга тырышып, аны кыйнашу Корманәле өчен кирәкми иде. Кирәкми иде генә түгел, ә куркыныч иде. «Нигә аның ачуын китерергә?» Корманәле атын кузгатты, йөк төягән озын арбаның тәгәрмәч күчәрләре шыгырдап, алга тәгәрәделәр. Жамбура тирәсенә җыелган авыл халкы баскан җиреннән кузгалмыйча, һичбер сүзсез, озын арбаны озатып калды, һәм шундый күңелсез, үзәкне өзгеч булды: әйтерсең лә, авылдан - үлек чыгып китте... Минем көннәр акрынлап үтә бнрде. Балалар укыдылар. Җаңылга никах укымавым турында Жамбура белән, Җаңылга булган мәхәббәтен аяк астына салып таптавы турында Төкесбай белән безнең арада яңадан бер генә сүз дә сөйләнмәде. Мин авыз ачмадым, ә алар, үч алыр вакытны көткәндәй, шулай ук сүз кузгатмадылар. Хәтта үпкә-мазар да күрсәтмәделәр. Ураза ае якынлашып килә иде. һәм мин ул ураза тотылып бетеп, гает дигән нәрсәне укыр вакыт җиткәнче моннан китү ягын кузгата башладым. Байлар гает укырга кыстаячаклар, ә мин аны укый белмим һәм теләми дә идем. Теләк булса, берәр рәте табылыр, сүзләрен апнанмоннан йолкыштырып, гаеттә сөйләнә торган хөтбә дигән нәрсәне дә төзеп булыр иде. Шулай да бу юлы да указ юклыкка сылтанып торып булмаячак иде бит инде. Бу арада Җаңыл мескенкәем үз авылына ике тапкыр качып кайтып, ике тапкыр арбага бәйләп салып озатылды. Аның бу кадәр чаялыгына, шул чаялыгы була торып та һаман да шул авылына, мәрхәмәтсез атасы өенә әйләнеп кайтуына мин аптырый идем. Минемчә, аңа кая булса да бер якка башын алып китәргә кирәк төсле тоела иде. Ә кая бара ала иде соң ул? 76 Уразага кадәр мин, нәрсәдер өмет нтеп, үземнең тары жирен тагы да бер тапкыр күреп кайтырга булдым. Миңа юаш кына атны иярләп бирделәр. Күңелле генә юрттырып киң далаларга, вак-вак түбәләргә карап киттем. Тирә-ягым чиксез дала, чиксез киң далада сансыз күп авыллар сибелгән, әллә ничәшәр меңләгән елкы мал мыжгып йөри. Исәпсез байлык. Әйе, далада чиксез киңлек, ләкин иркенлек түгел; исәпсез-сансыз байлык, ләкин һәркем өчен дә түгел. Аида һәрбер авылда бер-ике байга йөзләгән гидайлар туры килә. Алар гомер буйларына байдан калган ачы әйрәнне эчеп, байның түрдән ыргыткан сөяген кимереп яшиләр. Ачтан, ялангачлыктан үлмәс өчен, байның бөтен эшен эшләргә әзер торалар. Менә бу киң далада, чиксез байлык булган җирдә кайдандыр килгән нугай да аптырап йөри. Сөрелмәгән жирдә мул тары уңышы өмет итеп, шуны эзләп йөргән мулдакә дә бар. Анда, шул кин далада, меңәрмеңәр баш аяклы малга ия булган Жамбураның бердәнбер кызы, бәләкәй буйлы Җаңыл, Жамбураның үзенчә әйтсәк, «бәрештәләй» баласы, иркенләп утырыр урын таба алмый. Юк, киң, ләкин иркен түгел иде ул дала. Үземнең ачы язмышымны уйлап, Җаңылның берничә тапкыр инде арбага бәйләп озатылуын күз алдыма китереп, атымны җай гына атлатып китеп барганда, ул, өркеп китеп, мин чак-чак кына ияр өстеннән очып төшмәдем. Бер үк вакытта канатларын лап-лап кагып, ашыкмый гына олы бөркет күккә күтәрелде. Аның тырнаклары арасында канга тузган лакмы, кузымы 24 күренде. Шунда ук еракта түгел чинашып бүреләр талашкан тавышлар ишетелде. Алар шактый зур гына бер малны өзгәлиләр иде. Атым, минем каулаганны да көтмичә, алга омтылды. Минем дә куркудан дөрселдәп типкән йөрәгем алда мал көткән көтүчеләр күренгәч кенә тынды. Тиздән көтүчеләрнең пыр тузып: «Бүре, бүре!»—дип кычкырган тавышлары ишетелде, һәм мин киң далада малларны бугазлаган бүреләр белән Жамбуралар арасында ниндидер уртаклык булганын күрдем. Бу уртаклык — ерткычлыкта уртаклык иде. Ә төбендә Жамбуралар бүредән дә ерткычрак иде. Бүреләр бит үз балаларына түгел, ә куй-сарыкка бары тик ачлыктан ташланалар иде, ә Жамбуралар исә комсызлыктан үз балаларына ташланалар, үз балаларының башын ашыйлар иде. Тары жиренә килеп җиттем. Анда күкрәп үскән чүп үләннәре арасында. әлбәттә, берәм-сәрән күренгән нечкә сабаклы тары үсентеләре бар иде. Ләкин аларның да башын чыпчыклар чүпләгән, буш калган тары чачаклары җилгә җилфердәп утыралар иде. Менә безнең бәхет, мулдакә бәхете! Атымны кайтыр якка бордым. Баягы бүре талашына туры килмәс өчен икенче юлдан киттем. Сөзәк кенә түбәгә күтәрелдем. Аңа менеп житкәч, куе яшел үләнле күл читенә үк терәлеп утырган авыл күренде. Авыл зур түгел, унлап тирмә бер-берсенә ябышып дигәндәй утырганнар. Күлгә якын гына киртәләргә бияләр бәйләш ән. ә күлнең аръягында сыер маллары тупланган. Күлгә якын бер жирдә бер төркем халык җыелган, этләр амалашып талашалар иде. «Бу авылга төшеп, кымызмы, әйрәнме эчеп чыкканда яхшы булыр иде» дип уйлап, тирмәләр яныннан үтеп барам. Авылы да җыйнак кына, матур гына күле дә бар икән. Колагыма: — Мулдакә, әй мулдакә!—дигәндәй тавыш чалынды. Нечкә генә, йомшак кына, күл ягыннан искән җилдәй генә. «Мине монда кем белә? Ишетелгәисымак кына булгандыр»—дип уйладым да, кайсы өйгә тукталганда яхшырак булыр икән, дип, өйләрне тикшереп карый башладым. — Мулдакәм, әй мулдакәм, бире карасаңчы! Тавыш килгән якка әйләнеп карадым. Савым чиләген тоткан Җаңыл зур кара күзләрен миңа текәгән иде. 24 Лак — кәҗә бәтие, к у з ы — куй бәрәне. ’ И а у к а с — чир, авыру. 77 — Җаңыл!—дидем мин аптырап һәм атымны туктаттым. — Монда нәрсә эзләп йөрисең? Минеме?—диде Җаңыл шаярып һәм һаман да миңа үпкәле тавыш белән. — Юк ла,— дидем мин һәм башка әйтер сүз тапмагач, күл читендә җыйналган халык ягына камчы белән селтәп: — Анда нишлиләр? — дип сорадым. — Бүре гуй... Бер өер бүре малларга ташланып, өч баш сыерны яралаганнар. — Бүреме? — дип сорап куйдым мин, баягы бүре төркемен күз алдыма китереп. — Әйе,— диде Җаңыл,— хәзер шуның бүредән үлми калган берсен туныйлар. — Сезнекеме әллә? — Әйе,— диде Җаңыл һәм көлемсерәп өстәп куйды,— минем баем да шунда йөри... «Аның бае? Ә-ә-ә, ире турында әйтә бит. Күрәсең, әйбәт кенә тора башлаганнар хәзер» дип уйладым мин. — 3vp каза килгән гуй сезгә. — Уй, миңа ни зыян аннан?—диде Җаңыл. — Миңа үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын... Мин аңа үземнең ни эш белән йөргәнемне кыска гына сөйләп бирдем. Җаңыл минем тарым юклыгы турында зарланып сөйләвемә чак кына да теләктәшлек күрсәтмәде, киресенчә, «шулай кирәк сиңа» дигәндәй төс белән тыңлады да: — Арыгансыңдыр, сусагансыңдыр, безгә кер!—диде. — Чынын әйткәндә, бик сусадым,— дидем мин.— Чакыруыңны бик яратып кабул итәм. •Җаңылның башында укалы кәләпүш түгел, әллә ничә тармаклап үргән чәче дә хәзер күренми. Ул башына урамал (чалмасымак катлап уралган ак яулык) кигән иде. Өстендә чабуларына тәңкәләр таккан кызыл бәрхет камзул, аягында итек, камзул чабуларыннан түбәндә алсу күлмәгенең итәкләре бик матур гармоньланып күренеп тора. Йөзендә элеккеге кебек алсулыкның эзе дә юк, ул нык тартылган, суырылган, күзләре боек карыйлар. Мин, атымны өй артындагы тарантас арбага бәйләгәч, башыма «керергәме, юкмы?» дигән уй килеп, байтак вакыт икеләнеп тордым. Әлбәттә, үзем һаман да атымны бәйләү белән булышкандай күренергә тырыштым. — Мулдакә, ни нәрсәң өзелеп калган? — дип кычкырды Җаңыл, тирмәнең артына чыгып.— Берәр бавың өзелгән булса, бәйләп бирерләр әле. Әйдә кер инде! Өйгә кердем. Бай гына җиһазлы иде бу өй. һәрбер бай казакъ өендә булган кебек, монда да калайлы сандыклар, кибеҗәләр өстенә кат-кат киез, юрганнар, мендәрләр өелгән. Уртадагы учактан ерак түгел кымьв сабасы тора. Җаңыл аны пешкәклипешкәкли: — Мулдакә, эчәсеңме, тамагыңа ашыйсыңмы? — дип көлеп куйды.— Әй, теге чакта булган хәлне онытмагансыңдыр әле? Ул вакытта да тары җире карап килгән идең бит. Бу тары дигәнең кешегә наукастан 1 башка нәрсә бирми икән. Җаңыл, ләгән-комгаи тотып килеп, минем кулларымны юындырды. Шуннан алдыма урамал-ашъяулык җәйде, поднос китерде, бер савыт куе катык, каймакка буталган кызыл эремчек, зур савыт белән кымыз китереп куйды: — Менә, ашагыз, эчегез. 78 Kvc катыкны чөмерә-чөмерә, мин эремчек ашарга керештем. Җаңыл бер өйгә кереп, бер тышка чыгып, нәрсәдер эшләп йөргәндәй күренде. Аның ире кереп, минем белән исәнләште дә: — Юл булсын! — диде. — Тары жирен карап кайтып килә идем. — Я» тары бармы икән? — Юк,— дидем мин. Корманәле минем яныма килеп, җайлап утырып, сөйләшергә керешкән иде. Җаңыл аңа озак утырырга ирек бирмәде: — Корәкәм, фәлән нтсәңче, төгән итсәңче!—дип, аны бер дә кирәкмәгәнгә вактөяк йомышларга йөртеп торды. Бик сирәк сакаллы, табактай киң битле, җәлпәк борынлы, кысык күзле бу кеше өстенә бикасап җилән, аягына читек-ката кигән иде, киң штан балаклары читеге өстенә чыгып, җилфердәп йөриләр. Аның изүе ачык, биленә ярты ай, йолдызсымак итеп эшләнгән көмеш сырлар белән бизәлгән киң билбау буган. Бу кием-салымы, төскыяфәте белән һәм әледән-әле уң кулының баш бармагын имүе белән ул миндә «чынлап та бу тиле икән» дигән ышанычны ныгытты. Имә торгач, аның баш бармагы ап-ак һәм нәп-нәзек булып калган иде. Ул юләр, ләкин усал юләр түгел иде. Бер сүз белән әйткәндә, аны «килде-киттеле» дияргә була. Аның каравы хәзер Җаңыл элекке садәлеген, беркатлылыгын шактый югалткан иде. Ул хәзер Корманәленең үзен дә, бөтен байлыгын һәм хуҗалыгын да идарә итәсыман тоелды миңа. Бу мине тынычландырды. Югыйсә Җаңылның язмышы сирәк-сирәк булса да мине борчый, ә бүгенге көтелмәгән очрашу ул борчылуны көчәйтә төшкән иде. «Кара син аны, барын да кулына алып, ирен дә үз теләгенә буйсындыра лабаса бу кыз! Бай, матур, акыллы хатынга әйләнгән» дип уйладым мин. Ләкин һич көтмәгәндә Җаңылның: — Мине кент җиренә алып китсәңче инде, мулдакә! — дигән сүзләре минем бу уемның астын-өскә китерде. Мин шаярадыр бу дип уйлап: — Хәзер алып киткәндә дә була, байбичәгә әйләнгәнсең, — дидем. — Яратмасаң, яратма, мәйлең, — дип сүзендә дәвам итте Җаңыл,— бары тик ияртеп кенә алып кит. Ярата башламагансыңдыр бит мине?. Юктыр, егет кеше хатын кешене нишләп яратсын? Минем өчен бу мәсьәлә күптән хәл ителгән иде инде. Аны ярата алмый идем мин, яратсам да авылыма алып кайтып, аның белән тора алмый идем. — Юктыр, — дип кабатлады Җаңыл, минем бу уемны үзе үк ныгытып. — Анда чибәр кент кызлары күп гуй. Инде яраткан кызың бармы, мулда? Мин аның бу соравына җавап бирмәдем. — Син, Җаңыл, үз акылыңдамы? Шушындый шарауаны 25 ташлап китәме икән кеше? — дидем. — Шарауасы корысын! — Корманәле сине ярата булса кирәк, бөтен әмереңә хәзер булып тора. — Яратуы корсын аның. Шушы көнгә кадәр яныма якын китергәнем юк. — Ирле-хатынлы тору шулай буламы? — Мыскылламый торсаңчы, мулда! — Аны яратмасаң да бөтен бу байлыкка үзен хуҗа гуй, байбичә. — Уй, бөтенләй алай түгел. Бу өйгә, мондагы байлыкка, миңа, Кор- манәлегә, алай гына да түгел, бу авылга — барысына баш булган икенче бер хуҗа бар гуй. 25 Ш а р а у а — хуҗалык, көнкүреш. Мин, гаҗәпләнеп: — Ул кем? — дип сорап та бетермәдем, ишектән юан гәүдәле бер хатын килеп кереп: — Бияләрне мин савыйммы? Ә син бу ходай бәндәсе белән, — ул юан кыска бармагы белән мине төртеп күрсәтте, — монда тел чәйнәп утыр! — дип акырды. Җаңыл тиз генә савым чиләген кулына алды да: — Шушы өйнең бусагасыннан мәңге эчкәре атламаска бер чыгып китәрмен китүед,— диде. Шуннан нәрсәдер көткәндәй миңа карады. Ярсынган тавыш белән: — Хуш, мулдакә, исән-сау бул! — дип, тиз генә атлап чыгып китте. Мин дә урынымнан кузгалдым. Юан хатын: — Монда нәрсә эшләп йөрисең, нугай баласы? — диде. — Менә, юл төшеп, хәл-әхвәлне белеп чыгыйм, дигән идем. — Ыы-ыы... Доктормы идең үзең?—диде хатын, мыскыллап. — Доктор түгелмен, байбичә, мин Жамбураның мулласы бит. — Ыы-ыы... Ходай юлдашың булсын, Җам бур аңа китә бир! — Китәбез гуй... Атыма атланып, җай гына китеп барганда, бия саварга дип чыккан Җаңылның, чиләген аяк очына куеп, миңа карап торганын күрдем. Ул боек иде. Ул без әле генә чыгып киткән тирмәгә төртеп күрсәтеп, шуннан үзенең башына йодрыгы белән төеп, нәрсәдер аңлатырга теләде һәм кинәт чиләген алды да бияләренә таба китте. Ул яңадан миңа карамады. Бу минем Җаңылны далада соңгы тапкыр күрүем булды. Бер атнадан мин Җаңылның югалганын ишеттем. Ул, мин аларда булганның икенче көнендәме, теге юан хатын белән каты сүзгә килешкән, шул көнне үк юк булган, һәм шул көнне үк Корманәленең елкы өереннән иң шәп юртак та юкка чыккан. Шуның белән бергә юан хатынның кибеҗә төбендә яткан күп кенә акчасы да тайган дип сөйләделәр. Ә ул хатын, минем соңыннан белүемчә, Корманәленең апасы булып чыкты. Үз ире үлгәч, аның малына хуҗа булып калган һәм Корманәленең кече энесе үлеп, аның малы, хатыны, бала-чагасы «ярты акыл» дип йөртелгән Кор- манәле карамагына торып калгач, бөтен мал-туарлары белән аларга хуҗа булган бу хатын үзенең бәләкәй авылында әби патша кебек яши башлаган. Энесе үлгәч, аның хатыны гадәт буенча Корманәлегә тигән булса да, аның апасы моның белән канәгатьләнмәгән. Ул чибәр Җаңылны үзенә китерткән һәм аны үз хезмәтенә йөгертергә керешкән икән. Ә Җаңыл, иркенлеккә омтылган дала кызы Җаңыл, хәзер аннан киткән иде. Кайда икән ул хәзер? Шәп юртагы өстендә һаман иксез-чиксез далада гизәме, әллә үзе бик яраткан «кент җире»ндәме икән?