Логотип Казан Утлары
Роман

ҖӘЯҮЛЕ КЕШЕ СУКМАГЫ

 Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгына багышлана.

Автор

Беренче бүлек

I

Кичке ашны ашап утырганда Корбангали абзый һич тә көтелмәгән бер вакытта: — Быел, алла боерса, сине дә алып барам, Сәфәргали, аягыңны киенә тор, — дип куйды. Сәфәргали, зур агач табакка бите белән кереп ялмана торган җиреннән калкынып чыгып, бер мәртәбә «ә» диде дә тагын табакка чумды. Аның болай кыска гына тавыш биреп куюы сөенүен дә, аптырап калуын да күрсәтми, бу — бары тик исәнлек-саулык сиздереп, коры бер аваз бирү генә иде. Корбангали абзыйның хатыны Асылбикә түти, иренең бу сүзеннән аптырабрак калып, авызына китерә башлаган кашыгын кире куйды, ни әйтергә дә белмичә, иренә бер тын карап торды. Асылбикә түтинең бу карашыннан «бала җәптәш кенә сабак укып килгәндә, таптың инде син дә» дигән мәгънә аңлашылып тора иде. Тик ул шулай да иренең үзсүзлелеген, тешләгән җиреннән өзәргә яратуын белгәнгә күрә, аңа каршы килеп ни дә булса әйтергә ашыкмады. Корбангали абзый, хатынының күңелендә туган аптыраулы уйларны шунда ук сизеп алгандай, өстәде: — Укып мулла, чукып карга булмас. Бар укыганы җитәр. Кулы ата-бабасының үнәренә өйрәнә торсын. Үзе күңеленнән ни турындадыр хыяллана иде булса кирәк, күзләрендә кинәт өмет чаткылары кабынып китте: — Быел, алла боерган булса, атка тырышып карарга кирәк,—>дип куйды, соңыннан өстәп. Аның болай сөйләнүе һәр көз диярлек, тегүгә киткән саен, кабатланганга һәм ул һәр яз саен пычракка-кергә катып җәяүләп кайтып керә торган булганга, Асылбикә түти ул сүзләргә әлләни әһәмият бирмәде. Кыскасы, алар аш табыны яныннан ачык бер карар белән, ягъни быел инде Сәфәргалине дә тегүче итеп карау нияте белән куптылар. Сәфәргали кичтән моңа әлләни әһәмият бирмичә йоклап китсә дә, иртән, йокыдан уянгач, бу турыда чынлабрак уйламыйча булдыра алмады. Алай булгач, быел инде Сәфәргали дә әтисе белән тегүгә китә 7 булып чыга. Аның күзенә кинәт өйнең почмагында чөйдә эленеп торган бокчасы чалынды. Әнә, калынаеп киләдер иде бит бокча! Шуның янына тагын, әиә, әнисе. Ничек шыпырт кына басып йөри ул. Аларның стеналары каралып беткән иске өенә, чит-читләре чуар конфет кәгазьләре белән ябыштырып тутырылган шкафларына, чыпталы ишеккә, ишек ачык калган саен өйгә кереп йөри торган чуар тавыкка — барысына да, барысына да ничек килешеп тора әнә аның әнисе. Ә тиздән менә шулариың барысын да калдырып, чит-ят җирләргә китәргә туры киләчәк. Сәфәргалигә кинәт әллә ничек, чак кына моңсу булып китте, Әнисе агарткан мич, мичнең сырлары, аның кырында җылынып утыра торган пеСи аңа кызганыч булып күренә, шул ук вакытта аның бу ярлы өйдән китәсе дә килә иде. Кайдадыр еракта аны билгесез дөнья көтә, анда күңеллерәк тә, матуррак та булыр кебек тоела иде. Шуның өсте- нә тагын язга ат та алып кайтып куйсалар, сабан туена бер хәтфә кәләпүш белән яңа камзул да эләксә, шуның өстенә тагын иптәш малайлары алдында «без әти белән фәлән-фәлән авылда тегү теккән чакта...» дип мактанып сөйләрлек әкәмәтләр дә очраса... Кыскасы, китәргә бул* гач китәргә! Малай аякны әллә кайчан киенеп куйган. Яткан урыныннан торып, кәҗәгә ашарга салу, мичкә ягу өчен лапастан утын ваклап алып керү кебек эшләрне башкарганнан соң, җәлт кенә ике бәрәңгене эләктереп, Чишмә тавына шугалакка чыкканда, малай инде аны-моны оныткан, иске чабаталы, ертык бүрекле гади бер авыл малае булып калган һәм шул хәлендә, барлык хыял бизгәгеннән .арынып, нәкъ шул көй, шул минут белән яшәүче кеше валчы.- гына әверелеп калган иде. Шулай да иптәш малайлары янына килгәч: — Мин быел сабак укымыйм. Мин быел әти белән тегүгә китәм, —■ дип мактанмыйча булдыра алмады. Хәер, һәрберсе үзенчә мәйханә килүче авыл малайлары Сәфәргалинең бу сүзләренә колак та салмадылар. Сәфәргали үзе дә бу турыда шундук онытты. Үзүзеңне сөю, дөньяны, уенны сөю, онытылып, мавыгып китү, ваемсызлык, берни белән дә исәпләшмичә яши белү һәм шул ук вакытта эчкерсезлек, җан сафлыгы — балаларда аеруча көчле була торган һәм балачакны кеше гомеренең иң якты бер сәхифәсе итүче бу матур сыйфатлар безнең Мәтәскә авылы малайларында гына ким булгандыр дип уйларга минем йөрәгем җитми. Я булмаса безнең Мәтәскә малайларын бу сыйфатларга артык төреп, бизәп күрсәтергә дә җыйналмыйм мин. Алар үзләренең бу балалык сыйфатларында бүтәннәрдән, күрше авыл малайларыннан һәм дөньяның барлык башка малайларыннан артыкта, ким дә түгел иделәр. Әгәр биредә мин башка авыл малайлары турында язмыйча, нәкъ безнең Мәтәскә авылы малайлары турында язам икән, бу нәрсә аларның минем кендегемә береккән булуларыннан түгел, киресенчә, минем үз кендегем аларга нык берек* кән булудан гына килә. Әйе, Сәфәргалинең яңа хәбәренә малайлар, ичмасам, колак читләрен дә салмадылар, хәер, Сәфәргали үзе дә аптырап калмады. Ул үзен бу авылдан, иптәш малайларыннан беркайчан да аерылмас кебек сизеп, алар арасында чатыр чабып уйнап йөрде. Кем белә, бәлки, ул көннәр аларның, гамьсез балачактан аерылып, уйчан үсмерчак бусагасына атлау көннәре булгандыр һәм алар, балачакта рәхәтләнеп уйный да белмәдек, дип соңыннан үкенергә урын калдырмас өчен шулай нык бирелеп чапканнардыр. Дөресен әйткәндә, чабуга караганда, күбрәк шуып уйнадылар алар. Элек Чишмә тавында, су сибеп катырган шугалакта уйнадылар. Чанасы булганы — чана белән, чанасы булмаганы — кабык кисәге табып, кабыгы да булмаганы — бишмәт итәгенә утырып шуды һәм тауда уйнаучы бала-чаганың күңелле шау-шуы, шатлыклы туй кыңгыравы кебек, авыл өстендә яңгырап торды. Аннары, шугалакта уйнап туйгач, тегермән 8 буасына барып, әле кичә генә пыяладай ялтырап каткан һәм кар белән капланырга өлгермәгән боз өстендә агачаяк шуарга тотындылар. Боэ бик юка, урыны-урыны белән чатнап та киткәләгән иде. Тагын да арырак — өстенә кеше баскач сыгылып тирбәлеп тора торган хәтәр төше дә бар иде. Малайлар, күпме генә таш башлы булмасыннар, боз астына китеп батып үлүгә караганда, бозның өстендә шуып йөрүне артыграк күрәләр, шуңа күрә әлеге хәтәр төшкә якын бармыйча, аны уратып узалар иде. Тик аларга бозның иң шомасы, иң әйбәте дә — нәкъ әнә шул хәтәр төш булып күренә иде. Бозның үзеннән дә бигрәк, анда, ул юка боз астында, чук-чук булып төрле чәчәк рәсемнәре, әллә нинди бизәкләр ясалганнар, берсен ничек кирәк алай карап өлгермисең, янәшәдәгесе тагын да матуррак булып күренә, кыскасы, алар безнең Сәфәргалинең башын- күзен тәмам иләсләндерәләр. Бүтәннәр агачаяк, хәтта астына чиләк бавы куеп ясаган тимерле агачаяклар белән дә ул юка боз өстенә керергә батыраймыйча, аны тирәли уратып йөргәндә, безнең Сәфәргали тузып мыеклары чыга башлаган чабатасы белән әлеге шул челтәрле-чел- тәрле юка боз өстенә керде дә китте. Борылып карарлык та вакыт узмагандыр, малайлар арасында ыгы- зыгы, чырчу купты. Алар, бау белән тартып китерелгән уенчык солдатлар кебек, «ә» дигәнче җыелып җитеп, түгәрәкләнеп тә алдылар. Ә бу түгәрәкнең уртасында баштанаяк суга манылган һәм инде юеш киемнәре бозланып ката башлаган Сәфәргали селкенгәләп тора иде. Шунда бер читтә умырылып ватылган боз, аның тирәсендәге колга һәм бау кисәкләре Сәфәргалинең әле яңарак кына боз асты дөньясы белән танышып чыкканлыгы турында сөйли һәм, әгәр иптәшләре иптәш булмаса, Корбангали абзый быел тегүгә, ихтимал, бөтенләй икенче бер малай ияртеп чыгарга мәҗбүр булган булыр иде. Сәфәргалинең, туңудан, теше-тешкә бәрелеп дерелди башлаган, тик ул шулай да өйгә йөгерү ягын карарга ашыкмый, чөнки бу хәлендә- кайтып керсә, өйдә ничек каршы алачакларын сизенә, шуңа күрә өс- башы җилләгәнче шушы тирәдә чуалуны артыграк күрә иде. Әмма, җилләү урынына, бишмәт итәге минуттан-минутка шакаеп ката бара, өстәвенә тагын малайлар да котырта башладылар: — Ничек соң, Сәпәр, рәхәтме боз астында?—диләр берәүләре. — Күрәсең ич, теше белән ничек итеп әргән уйный, боз астын күрмәгәч, без беребез дә алай уйный белмибез, — дип тешләрен ыржайталар икенчеләре. Сәфәргали үзен сырып алган малайлар арасында селкенгәләп торды-торды да, ахырда, җавабын тапты: — Исем киткән ие бик. Әллә мин туңып дерелдимме? Бишмәтем- кипсен дип дерелдим!.. һәм бүтән сүз ишеткәнче сыпырт өй ягына таба! II Каты гына суыклар башланып, инеш бозланганга инде байтак вакытлар узса да, әле кар күрсәткәне юк һәм бу хәл көздән чәчеп калдырылган уҗым басулары өчен авыл халкын борчуга салган иде. Корбангали тегүченең юлы уңарга булсын, кичә кичтән ишеп кар явып китте. Ашау-эчү әйберләрен, машина, үтүк, аршын, кайчы, балавыз, акбур кебек кирәкяракларны барысын да урыны-урыны белән салып, Корбангали абзый бәләкәй чанасын кичтән үк хәстәрләп, хатынына әйтәсе киңәшләрен әйтеп куйган иде. Иртәгесен алар, таң атмас борын ук торып, ут белән ашап-эчтеләр дә, тагын бер кат тиешле киңәш-табышны кылышканнан соң, сәке йөзлегенә дога кылырга утырдылар. Берничә кыш авыл мәдрәсәсендә чуалып йөрүе аркасында Сәфәргали кыска-кыс-- 9 ка гына берничә доганы яттан җырмачлап чыга алса да, юлга чыкканда нинди дога укырга кирәк икәнне белми иде. Шунлыктан, дога кылган булып, бармаклары арасыннан әнисенә карап утырды. Әиә аның әнисе ничек ихлас күңелдән бирелеп укый догасын. Кешегә ишеттерергә тырышып «пыш-пыш» килми, хәтта аның иреннәре дә селкенмәгән кебек, аның каравы ул, ничектер, тоташы белән изге нияткә чумган, әнә маңгай җыерчыклары да, әнә яулык читеннән күренеп торган юка гына чал чәче дә, әнә учак арасында йөргәндә яңагына тиеп калган корым эзе дә, хәтта әнә алъяпкыч бәйләренә, күлмәк сәдәфенә чаклы — барысы да, барысы да теләктә һәм бу дога, башка бөтен догалардан үзгәрәк булып, Сәфәргалинең күңелен йомшарта, еласын китерә иде. Менә дога бетте, алар урыннарыннан куптылар. Асылбикә түти мич кырына кибәргә куйган җирдән улының бияләйләрен китереп бирде, нәрсә әйтергә дә белмәгәч, бер үк минут эчендә Сәфәргалидән кат-кат: «Аягыңны кысмыймы?» дип сорады, кабат-кабат: «Карагыз аны, хатыгызны еш языгыз» дип исләренә төшерә торды. Инде эш бетте, инде чыгып китәргә генә дигәндә, өстенә тоз сипкән бер телем икмәк алып килеп: «Мә, улым, авылны чыкканда берәр эткә бирерсең, юл садакасы булыр», дип малаена тоттырды. Инде сөйләнмәгән бер сүз дә, киңәшләшмәгән бер киңәш тә калмагандыр дип торганда, .ул, исенә келт итеп яңа нәрсә төшергән кебек, ашыгып-ашыгып өстенә бишмәтен кия, шәлен эзли башлады. Үзе, каударлануы өчен картыннан гафу үтенгән кебек, «Шундый чакта башым әйләнә шул» дип берөзлексез тәкърарлый иде. Корбангали абзыйның: «Бар инде, кайт» диюенә дә карамастан, һаман: «Тукта, чак кына барыйм инде», «Әнә тегендә хәтле генә» дия- дия, авылдан чыккач та хәтсез генә җир килде ул. Ә үзенең барлык сүзләре кичәдән бирле инде күп тапкырлар кабатланган «Кеше арасында әтиеңнең йөзен кызартма, балам», «Кеше әйберенә тия күрмә»,. «Аягың ипсез түгелме?» «Армассыңмы икән инде?» кебек үгет һәм кайгырту сүзләре булдылар. — Әйдә, күп иркәләмә, ундүрт яшьлек егет инде ул хәзер. Аның кебек вакытта без җәяүләп башкорт ягына йөри идек,—дип куйды Корбангали абзый. Ниһаять, менә алар түбәгә менеп җиттеләр һәм тукталып калдылар. Чынлап та, аерылышыр вакыт җиткән иде. Корбангали абзый, ирләрчә өзеп: «Ярый, бар кайт инде» диде. Сәфәргали, анасын беренче кат күргән кебек итеп, күзләрен тутырып күтәрелеп карады һәм менә ак кар белән капланган бу киң ялан уртасында төенчек кадәр генә булып басып калган анасы аңа, моңа чаклы һичбер вакытта да күренмәгәнчә, сөйкемле, үз булып, зур булып күренде. Әгәр ул дигәнчә булса, Сәфәргали аны яныннан бер дә җибәрмәс иде. Гел шулай, «Аягың ипсез түгелме?», «Кулың туңмыймы?» дип, алар янында сөйләнгәләп барсын иде. Дөресен әйткәндә, Сәфәргалигә әнисенең, әле бу бияләйләр, оекбашлар турында кайгыртудан башка, тагын ниндидер зур бер сүзе бардыр кебек тоела иде. Ул әнә шул сүзне юл буе көтеп килде. Ләкин эш ул көткәнчә булып чыкмады, Корбангали абзыйның боерык тоны белән әйткән сүзләреннән соң, Асылбикә түти, гади генә иттереп: «Ярый, хәерле юл инде алайса» диде дә, кырт борылып, авыл ягына таба кайтып китте. Моннан соң Сәфәргали беравык җир әтисенә эчтән ачуланып барды. Әнисенең әйтергә теләп тә әйтә алмыйча калган сүзе өчен ул күңеленнән нәкъ менә әтисен гаепли иде. Хәер, ни генә булмасын, өзеләсе эш өзелгән, алар инде аерылганнар, Сәфәргали кабат-кабат борылып караса да, авыл ягында инде берәү дә күренми, әнисе түбәнең теге ягына, авылга, болар бу ягына китеп, берсен-берсе күздән югалтканнар иде... Урманга кергәч, Корбангали абзый сәнәк кебек ике җәйле таяк сыйдырып алып, малайга шул таяк белән чананы арттан этеп барырга кушты. Берсе тартып, икенчесе арттан этеп бара башлагач, кечкенә чана1 10 җиңелрәк китте һәм, моны күреп, Сәфәргали үзендә эчке канәгатьләнү, кул арасына керә башлавын сизүдән туган яшерен горурлык тойды. Әле яңарак кына әтисен каты күңеллелектә, әнисен куып җибәрүдә гаепләп барган малай хәзер инде аны аңлый башлаган һәм әтисенең йөген уртаклашу белән бергә, корылыгын да уртаклашырга әзер иде. Хәтта ул байтак кына җир үзе дә, әтисе кебек буласы килеп, сөйләшмичә генә барып карады. Ләкин табигать аны үзгәрәк итеп яраткан иде, ул тора- торгач, бу ялган горурлыкны югалтып, нәкъ үзенчә сайрарга кереште: — Әти, эш әйбәт туры килеп, акча төшерә аЛсак, миңа Вәлиәхмәтнеке төсле кәләпүш алырбызмы?—дни сорап куйды. — Алырбыз, улым, бәхетеңнән эшләр генә уң туры килсен, — дип малайның сүзен җүпләде Корбангали абзый. Шуннан соң алар хәтсез генә җирне тагын сүзсез бардылар. Корбангали абзый үзенең алдагы эшләре: ничек итеп акча төшерү, атлы булу, алты почмаклап өй салдырып җибәрү турында уйланып барса, малае Сәфәргали инде хәтфә кәләпүш турында да бөтенләй онытып, әйбәтләп бер ашап алу турында баш вата башлаган иде. Хәзергә чаклы бу турыда сүз кузгатмыйча чыдап барган икән, бу аның тамак дигән нәрсәне онытуыннан түгел, ә бәлки әтисе алдында бу турыда сүз кузгатырга кыеп бетермәвеннән генә иде. Юлга чыгу алдыннан Корбангали абзый, үзенең базарын күтәреп, берничә тапкыр төче күмәч салдырып ашап бетерде, шунлыктан, аларның капчык төпләре бик такырайган, Асылбикә түти байтактан бирле инде ару азык оны юклыктан сукыранып йөри башлаган иде. Шуның өстенә тагын Сәфәргали, уен белән мавыгып, кичә әнисенең юлга нәрсә әзер- ләвен абайламыйчарак калды. Ә шулай да ашыйсы килү көчле, малай кечкенә чанадагы ашамлык капчыгына әледән-әле күзләрен тутырыптутырып карап ала, җитмәсә тагы әтисенең ләм-мим эндәшми баруы да малайның эчен пошыра иде. Болан тып-тын барудан Сәфәргали ниһаять сабырлыгын югалтты, теленә килгән беренче сүз итеп: — Әти, синең өстенә киндер орлыгы сибеп пешергән төче күмәч ашаганың бармы?—дип сорап куйды. — Кайдан исеңә төште әле ул киндер орлыгы сибеп пешергән төче күмәч?— диде Корбангали абзый, коры гына итеп. — Безнең авылның Галләм Шәяхмәте малае мәдрәсәгә гел шундый күмәч алып килә торган иде... — Юкка башыңны ватма, алар байлар,— дип малайның авызын томалады Корбангали абзый. Сәфәргали, әтисенең бу җавабыннан соң да, байтак кына вакыт гел шул турыда уйланып барды. Аңа әтисе ул әйткәнне аңлап бетермәде төсле күренде, югыйсә ул әле «Тегү теккән җиребездә безгә дә шундый күмәч ашатырлармы икән?» дип тә сорамакчы иде, ә менә «юкка баш вата» булып чыкты. Ашыйсы килгәч, кем дә баш ватар. Кыскасы, «өстенә киндер орлыгы сибеп пешерелгән күмәч» юк нәрсә булып чыкты. Ә менә Сәфәргалинең кечкенә чана этеп тегүгә китеп баруы бар нәрсә. Чөнки тегүгә бармасалар, аларның акчалары булмый. Акчалары булмаса, ат ала алмыйлар. Ат булмаса, иген игелми. Иген икмәсәң, ачка үләсең... Шуның өстенә тагын Сәфәргалинең әнисе Асылбикә түти өйдә, Сәфәргалидән аерылып калды. Ул инде моннан соң кич ятканда Сәфәргалинең башын кашып, өсте ачылса өстенә ябып яткызмас. Шуның өстенә тагын менә алда сузылып яткан кышкы юл бар. Ул озын, очсыз-кырыйсыз озын. Елгага төшә, аннан сузылып чыга. Урманга керә, аннан чыгып, тагын алга таба сузыла, һәм Сәфәргалигә алар бу озын юлның башына беркайчан да барып җитә алмаслар кебек булып күренә иде. Шулай итеп, Сәфәргали «юк кына» нәрсәдән тотынып, җитди уйлануларга чумып барды: димәк, дөньяда ашау, көн күрү, яшәү кебек нәрсәләр бар. Бу нәрсәләр, берәүләр өчен җәяү йөрү, ару-талчыгу, азап чигү белән бәйләнгән икән. Шул ук вакытта 11 -тагын дөньяда «өстенә киндер орлыгы сибеп пешерелгән төче күмәч» кебек тәмле әйберләр дә бар. Икенче берәүләр өчен әнә ул тәмле әйберләр, агач башында үскән кебек, ансат табыла икән! Ә Корбангали абзый, чананың бавын элмәк ясап муенына кигән килеш, урталай бөгелә биреп, һаман бара да бара, артына таба, ичмасам, борылып та карамый иде. Әтисенең берсүзсез һаман шулай зур-зур атлап баруына, юлның бер дә очыкырые күренмәвенә Сәфәргалинең ачуы килә башлады. Ләкин ачуланып бернәрсә дә кыра алмаслыгын да төшенә иде. «Әти күрмәгәндә генә әллә капчыкка тыгылып, йөкне бераз җиңеләйтеп алыргамы?» дип уйлап барды ул. Чөнки чана һаман авырая барган кебек иде. Бу җор уй аңа файда итте, ул арыганлыгын һәм үзен күмеп бара торган бәйләнчек уйларны вакытлыча булса да онытып, чана артыннан җәһәтрәк атлап бара башлады. Унбиш, егерме чакрымлап киткәч, алар, чәй эчеп чыгарга дип, бер •рус авылына фатир керделәр. Анда башка юлчылар да бар иде, олы кешеләр арасында сүз теге турыда да, бу турыда да барды. Сүз арасында •әллә кайдан ярты штоф аракы табып алып, аны да салгач, юлчылар яхшы ук кәефләнә төштеләр. Сәфәргали, аларның сүзләренә игътибар итмичә, самовар утлыгына карап утырды. Чөнки аның самоварны тизрәк кайнатып чыгарасы, тизрәк ашарга утырасы килә иде. Менә бер заман чиләкле самовар аҗгырып өстәлгә килеп утырды. Юлчылар ашамлык капчыкларын, эскәтерләрен актара башладылар. Корбангали абзый да шакмаклы ашъяулыкка төрелгән зур гына төенчек •күтәреп керде — Сәфәргали өчен хәзергә иң кызыклысы менә шушысы иде. Кинәт аның авызы колакларына җиткән кебек булды. Хәзер инде ул ‘Өстенә киндер орлыгы сибеп пешергән төче күмәч дими, хәзер инде ул ипигә дә бик риза. Чөнки малайның түбән авыл көчекләре чынлап ук •өрә башлаганнар иде. Әтисе ашъяулыкны чишеп җибәргәч, аннан майсыз көлчәдән, бер түтәрәм алаша итеннән һәм бушаган шырпы тартмасына тутырылган эре •бөртекле саргылт тоздан бүтән бер әйбер дә чыкмады. Шулай да бу ашамлык әйберләре барысы да Сәфәргалинең әнисе кулы белән әзерләнгән, әнисе суккан киндер ашъяулыкка төрелгән, шунлыктан, алар барысы да малайга әнисен хәтерләтеп тора иде. Кинәт ашыйсы килү бөтенләй онытылды, күз алдына өй һәм әни килеп басты, малайның күңеле йомшаганиан-йомшый бара иде: әле кайчан гына, әле бүген иртә •белән генә яңагына учак корымы тигән ул әни аның тирәсендә бөтерелеп йөри иде. Бөтенләй күз алдында. Менә ул аның каршында «Җылы килеш тизрәк ки» дип, оекбаш тотып тора. Менә ул сәке буенда дога кылып утыра. Менә ул, «Тукта, чак кына барыйм инде» дия-дия, аларны озата килә. Ә хәзер исә, әтисеннән башкалары, бөтенесе ят кешеләр. Хәер, авыр юлдан соң, әтисе үзе дә салкын, ят кебек күренә иде. Шуңа күрә Сәфәргали, инде байтактан бирле ризыкка теш кайрап килгән малай, өйдә артык кала алмыйча, йөгереп ишек алдына чыгып китте. Аннан тезмәгә, печәнлеккә менеп, коры печән өстенә йөзе белән капланды да, әнисен сагынып, тавышсыз гына елап җибәрде. Бу аның үз гомерендә беренче мәртәбә шулай яшеренеп елавы булды һәм моннан соң без аның яшьле күзләрен я күрербез, я юк. Хәер, нигә алдан күрәзәлек кылып торырга, ансын әле киләчәк күрсәтер. III Юлда берничә төн кунып килә торгач, ниһаять, алар Кама аръягындагы зур гына татар авылларыннан берсенә—«Т.» авылында тукталырга булдылар. Дөресен әйткәндә, бу авылда тукталып калуның сәбәп- 12 чесе шул ук Сәфәргали булды. Кечкенә чана артыннан тырык-тырык җәяүләп килеп, ул нык кына арыган иде, тукталу—малайның үзенә дә ярады, ичмасам, туйганчы бер йокладылар, ашадылар. Шуның белән бергә, бүтән кызыклар да булмады түгел. Корбангали абзый, малайны капка төбендә чана каравылларга калдырып, үзе олы юл өстендәге кибеткә кереп киткән иде. Шул чагында Сәфәргали янына берничә малай килеп, боларның нишләп йөрүләрен сораштыра, ә Сәфәргали ләммим сүз әйтмәгәч, аны үрти-котырта башладылар. — Ә айгырыгыз кайда соң, айгырыгыз? — диде арадан бер кара тутлы малай. — Күрмисеңмени, айгыры кибеткә клиндерик ашарга кереп киткән ич, — дип икенчесе иптәшен үстереп җибәрде. Сәфәргали, аларга каршы килеп, бер сүз дә әйтмәде. Шуннан соң малайлар, тагын да каешлана төшеп, Сәфәргалигә якын ук килделәр, кайсы — чана үрәчәсеннән, кайсы — бишмәт чабуыннан тарткалый башладылар. Сәфәргалигә ике юл — яки кычкырып елап җибәрү, яки, бу малайларның берсен эләктереп алып, ипи шүрлегенә менеп төшү юлы гына калды. Өченче көн, фатирга кергән җирдә, тезмәдә елап утырып, әнисе тыгып җибәргән ит түтәрәменнән колак кага язгач, ул инде бүтәнчә балавыз сыгып маташмаска дип ант иткән иде. Шулай булгач нәрсә кала? Әлбәттә, теге малайның ипи шүрлегенә менеп төшү кала дигән сүз. Андый-мондый хәл булса дип, ул, малайларга бер күз ташлап, кулга җайлырак килердәен чамалап та куйды. Ләкин шулай да аның сугышасы килми, әтисе кибеттән чыкса, бәлагә батканчы бу тирәдән тизрәк сыпыртасы иде югыйсә, Әмма әтисе чыгып өлгерми калды, малайларның берсе Сәфәргалинең бүреген эләктереп, чабарга ук тотынды. Артык түземлеге калмады Сәфәргалинең. Нәрсә булса — шул дип, теге малайны куып тотты да, күтәреп алып, җиргә сузып салды. Хәер, бер тотынгач, моның белән генә дә калмады. Бүтән малайлар, моны күреп, әлеге теге җебегән малайдан бот чабып көлә башладылар. Сәфәргали яңадан чанасы янына килеп басты. Ә теге кыен ашаган малай, хурлануыннан «пышык-пышык» елап, өенә кайтып китте. Шуның белән эш бетте, дип уйлаган иде Сәфәргали, ләкин чынлыкта шуның белән эш бетмәгән, киресенчә, шуның белән эш башланып кына киткән икән. Көрәш вакытында, нәрсәгәдер эләгеп, ул малайның, бишмәте аерылган булган икән, бер заман чатыр чабып малайның анасы килеп җитте. Тик аның белән сөйләшергә Сәфәргалигә туры килмәде. Кибеттән Корбангали абзый чыккан һәм ул шактый ук кәефләнеп чыккан иде. Хатын белән Корбангали абзый арасында мондыйрак сүз ялганып китте: — Сез кем буласыз?—дип сорады хатын,ч ачуланып. — Без тегүчеләр булабыз, — дип җавап кайтарды Корбангали абзый, бер дә ачуланмыйча гына. — Сез шулай элек аерып, соңыннан бөтәйтеп йөрисезмени?—диде хатын, кызгаинан-кыза биреп. — Элек бөтәйтеп, аннары аерып бирергә дә була, әгәренки сез шуны телисез икән,—дип җавап кайтарды Корбангали абзый, хатынның ни турында бәйләнүенә төшенә алмыйча. йөргән таш шомара, диләр. Корбангали абзый хатын-кызлар белән сөйләшкәндә шактый ук шомарган таш булып та кылана белә, хәтта аны яшь чагында мут кеше булган дип әйтүчеләр дә бар иде. Хәер, хәзер инде аның ул борынгы мутлыгыннан уң кулының чәнчә бармагындагы фирәзә кашлы йөзеге һәм, холкы килгәндә, хатын-кызлар арасында уй- нап-көлеп сөйләшә белү осталыгы гына калган иде. 13 Сәфәргали бер читтә, әтисе алып чыгып биргән каеш крепдилне кү- •ши-күши, көлеп карап торды. Хатын белән Корбангали абзый шактый озак әйткәләштеләр. Берсе — телгә, икенчесе — җавапка оста булып чыкты. Ниһаять, Корбангали абзый хатынның чәрелдәвеннән улы Сәфәргалинең егетлеге турында төшенеп алгач, бөтенләй кәефе килде һәм малаеның тәвәккәллеген куәтләп, аңа кесәсеннән янә бер креидил чыгарып атты. Хатын, пыр туздырып кычкырышты-кычкырышты да, һич тә көтмәгәндә рәхиме килеп: — Сез чынлап та тегүчеме соң, әй, кара әле, абзый кеше?—дип сорап куйды. — Без чынлап та тегүче. Шулай булып тудык, шулай булып гүргә дә керсәк иде, — дип, теленә салынып җавап кайтарды Корбангали абзый. Хатын үз нужасын үзе алып бара торган тол бер тутакай булып чыкты һәм, өстәвенә, кинә саклый торган яман гадәте дә юк икән. — Әйдәгез алай булгач, абзый кеше. Миңа кереп, берәр көн эшләп китегез. Малаема сары тун тектерәсем бар иде,—дип куйды ул, шунда ук юма телгә күчеп. Корбангали абзый, гадәттә, әле тегеләй, әле болай дигән булып, бераз кыстатырга, шуның белән эшнең бәясен күтәрергә өйрәнгән хәйләкәр кеше булса да, бу тол хатынның үзләренә ясаган дәгъвасын искә алып һәм шуның янына тагын хатынның мөлдерәп карап торуына һич тә каршылык күрсәтә алмыйча, бик кыска тотты: — Бүген бер тавык пешерерсең, калганы турында иртәгә сөйләшербез. Әйдә, Сәпәр, бор тәртәне, — диде. Хатынның өе җылы, түр башы йомшак иде. Ә тегүчегә, барыннан да элек, әнә шулары кадерле. Дөрес, шуның белән бергә, тегүче, әлбәттә, тамакны да онытып бетерми. Хатынның малае, әлеге теге кибет янында Сәфәргали тарафыннан шәп кенә тукмалган малай, кунакларның болай дуамал гына өйнең түренә үк үтүләрен күреп, гаҗәпләнүдән шаккатып калды. Ләкин үзе, нәкъ әнисе кебек, күңелендә кер саклый белми торган кеше икән, берни дә булмагандай, шунда ук Сәфәргалигә карап көлеп җибәрде. Инде боларның тегүчеләр икәнлеген һәм үзенә тун тегәргә килгәнлекләреи белгәч, бөтенләй балкып йөри башлады. Озак та үтмәде, ул ике малай, инде әллә кайчангы дуслар кебек, чү- кердәшергә тотындылар. Корбангали абзый ян тәрәзәдән ишек алдына күз төшергән иде, малайларның анда пыр тузып тавык куып йөрүләрен күрде. «Алма — агачының төбенә төшкән. Әле эш күрсәткән юк, ә тавык куганда, кара син аны, ничек тырышып йөгерә» дип, мыек астыннан көлеп куйды. Г iv Кичтән бөтен эш тавык ите ашаудан, малайга тунга дигән кәҗә тиреләрен әле тегеләй, әле болай тарткалап селкеп караудан, көздән чикләвек сатып әзерләп куйган бишмәтлек бәзне беләккә чамалап тарткалаудан һәм, әлбәттә, боларның барысын да эшлекле кыяфәт саклап, әллә и и дә бер: «Бик җитенкерәп бетмәс бетүен дә, шулай да тырышып карарбыз инде» дигән сүзләр кыстыргалап җибәрүдән узмады. Мондый сүзләрне кыстыргалаудан тегүче ике яклап файда итә: беренчедән, ул шулай әйткәләп хуҗаны чак кына куркытып куя, ә хуҗаның «Җитәрме икән? Җитмәсме икән?» дип дер калтырап торуы һәрхәлдә тегүченең зарарына булмый. Икенчедән, шулай куркытып алып, соңыннан киемне «кәртинкә ясап кую» тегүчегә үзенең данын күтәрү өчен кирәк. Ә кайчакларда эш, дан күтәрү белән генә дә чикләнеп калмыйча, бәя күтәрүгә чаклы килеп җитә. Шулай да безнең Корбангали абзыйны алай кычкыртып талаучылар рәтенә куеп булмый, бигрәк тә ярлы-ябагай, тол хатыннар тирәсендә ул үзен әдәпле тота, әлбәттә, бу «әдәпле тоту» дигәнебез һичбер вакытта да хәттан ашып китми иде. 14 Шуннан соц ул кичке чәй янында хуҗа хатыннан аның ничек көн күрүен, илатның ничек торуын сораштырып, сөйләшеп утырды. Хуҗа хатын, болан үзе зарланырга яратмаса да, сүз арасында үзенең нужасын сиздермичә кала алмады: — Картым урынына үзем җир астына кереп ятардай минутларым була кайчакларда. Бигрәк тә яз, җәй көннәрендә аптырыйм. Иген чәчим дисәң — аты юк, чәчмәсәң — ачтан аяк сузмак кирәк. Бер имана җир, уртагына чәчтерә башласаң, үзеңә чүбе-чары гына тия. Быел җәй улымны, әлеге шул Яхиямны, Зиннур байларга җәйлеккә биргән булган идем, анда да шул өс-баш туздыру гына булды... Шулай гәпләшеп утыра-утыра байтак вакытны уздыргач һәм хуҗа хатын еш кына авылда «кәрәчин юклыкны» искә төшерә башлагач, Корбангали абзый, гәрчә әле сөйләшеп туймаган, булса да, бүгенгә шуның белән канәгатьләнергә уйлап, «иртәгә, алла боерса, иртәрәк торырга кирәк булыр» дип сузып куйды. Хуҗа хатын исә, бу ишарәне нәкъ вакытында эләктереп алып, Корбангали абзый белән Сәфәргалигә түр як сәкегә, үзләренә почмакка урын җәйде. Ә бераздан инде дөмкараңгы өйдә бары тик чикерткә тавышы гына ишетелә иде. Әлеге шул чикерткә тавышына эреп йокыга китеп барганда, кинәт кенә килеп өйалды ишеген җан-фәрман шакылдата башламасыннармы! Караңгыда абынасөртенә чыгып киткән хуҗа хатын, озак та үтмәде, «Алла ормады бу Шакирҗанны да. Төн тишегеннән адәм бимазалама- са, иртәгә әллә мине авылдан чыгып качар дип курыктымы икән?» дигән сүзләр белән сукрана-сукрана әйләнеп керде һәм, шунда ук өстенә- башына нидер эләктереп, өйдән чыгып та китте. Нинди хәл булды бу? Корбангали абзый хәтсез генә вакыт шул хакта уйланып ятты, ләкин уйларының очына чыга алмады, ниһаять, «Әй, минем ни катышым бар соң монда. Миңа синең җылы түрең исән булса, шул җиткән!» дип, үзен тынычландырып, йокыга китте. Хәлбуки, аның да катнашы булган икән шул бу эштә. Өенә берыолы ике тегүче — аталы-уллы ике әрәм тамак кертеп, тун тектерергә уйлавы һәм кичә ике малайның дөнья бетереп тавык куып йөрүләре минуты-секунды белән авыл башлыгы Шакирҗан старостага барып ишетелгән. Бу вакыйгадан һәм бигрәк тә тавык итеннән читтә калган Шакирҗан староста, үзенең «түрә — көндез дә, төнлә дә күрә» икәнлеген күрсәтергә теләп, десятник аркылы хатынны үзенә чакыртып алдырган һәм аннан узган елгы имана недоимкасын тыкырдатып таптыра башлаган: «Рас, өеңә тегүче кертеп, әйбер тектерерлек чамаң бар, казнага бирәчәк бурычыңны түләргә дә чама табарга тиешсең. Бетте-китте, вәссәлам». Иртәгесен хуҗа хатын бу турыда елардай дәрәҗәгә җитеп сөйләп биргәч, Корбангали абзыйның күңеле кинәт йомшарып китте. Кичтән: «Тун чыгарып булырмы икән бу кештәкләрдән?» дип селкеп утырган кәҗә тиреләреннән ул бүген малайга бик иркен туи һәм шуның өстенә әле колакчын бүрек тә чыгарырга булып, шуның белән хуҗа хатынның бераз кәефен китереп, тизрәк түр башына кунаклады. Иң элек үзе кунаклады, соңра Сәфәргалине чакырып алды. Колагына үлчәүлек җепләрен асып, түшенә энәләр кадап, янына кайчысын, акбурын, уймагын алып, иләгән тиреләр арасына кереп утыргач, ул инде дөнья хәлләрен бөтенләй < онытып, яңадан «сайра, сандугач»ка әверелеп калган. Аның әллә нидә бер: Агыйделнең, ай-һай, аръягында Атлар утлап йөри чабында, — дип, Зиләйлүк көенә сызып җибәрүе кечкенә генә авыл өен тутырырга җитә кала иде. Сәфәргалинең беренче эше бик әйбәтләп машина сөртү булды. Аннан соң ул энәгә җеп саплап, кискәндә тире башы тотып, әтисенә булыша башлады. Өйдә үзләре генә калган чакларда Корбангали 15 абзый аңа: «Син, малай актыгы, күпкә тыгылма, әтиең эшләгәнне борын очыңа чорный утыр, сүтә башларга вакыт җиткәч, мин үзем әйтермен» дип акыл биргәләп куя иде. Шулай да сәгатьләр буена әтисенең ничек эшләвеи карап утыру, я булмаса җеп балавызлау, тире башы тотып тору, эчәсе килгәндә әтисенә кисмәктән чүмеч белән су, тәмәке кабызыр өчен соскычка салып утлы күмер ташулар гына Сәфәргалинең тыпырдап торган дәртле йөрәген баса алмый. Аның үзенең дә тизрәк, әтисе кебек, колагына җепләр асып, түр башында чын тегүче булып утырасы килә иде. Бик чытлыклана торгач ахырында ул чабу такталарын берсен икенчесенә куеп, типчеп чыгарга рөхсәт алды. Шулай итеп, менә инде безнең Сәфәргали кулында да энә ялтырап йөри башлады. Бу эшен әтисе яратып кабул иткәч, малайның борын тагын да үсеп китте, ул хәзер: «Тегеп тә карыйм» дип, бәйләнергә тотынды. Корбангали абзый аңа: «Тукта, ашыкма» дип берничә кат әйтеп караса да, Сәфәргали, шукланып, әле ансына, әле монсына сузылгалап куя иде. Әйтеп-әйтеп тә булмагач, ахырында Корбангали абзый, озын җеп сапланган юан гына энәнең җепле очыннан тотып, Сәфәргалинең кулына берне чиртеп җибәрде. Без моны үз кешеләр арасында булганга күрә генә шулай йомшартып, «чиртеп җибәрде» дип кенә әйтәбез, ә болан ул үзе чибәр генә төште, һәрхәлдә моны тегүчеләрдә малайлыкта йөргән кешеләр белә булырлар. Бу җепле энә Сәфәргалигә дә ярап куйды булса кирәк, ул, көннең икенче яртысында, кирәккә-кирәкмәскә тыгылмыйча, әтисе кушканнарны сабыр гына эшләп утырды. Шулай да аның шук җаны вакыт- вакыт ярсып куя һәм андый минутларда малай әледән-әле тәрәзәгә күз салып ала иде. V Ул авылда айдан артык эшләп, Сәфәргалинең үзе өчен алып бара торган кара исәбе буенча, эресе-вагы барысы биш тире тун, өч җиңсез камзул, ике кәзәки, алты бишмәт, бер чалбар тектеләр — ә акча ягына килгәндә, ансының исәбен Корбангали абзый үзе алып бара иде. Ул һәр кичне, кешеләр йоклап беткәч, җыелган акчасын кабат бер санап куя, ләкин соңыннан аның: «Тегермән тартам — оны чак, сарык асрыйм — йоны чак» дип көйләп-көйләп сукрануына караганда, кесәне әлләии калыная дип әйтеп булмый иде. Малай бу турыда әнисенә хат та язды, «Әссәламегаләйкем вә галә милләзәйкем»нәрдәи һәм күрше-күләнне, тугантумачаны, белгән-күргәние барысын да кертеп, мәрҗән урынына сәлам тезеп чыкканнан соң, ул, колак артын кашыштыргалап, бераз аптырап утырды да әтисеннән ишетеп калган сүзләрне өстәп куйды: «Тегермән тартам — оны чак, сарык асрыйм — йоны чак. Шулай да әти әйтә: атлык акча булмаса, өйгә кайтасым юк, ди. Инде үземнең хәл-әхвәлгә килсәк, мин тиредән төймә ясарга өйрәндем. Кесә тегәм, типчим, тыштан өйгә кергәч, машина сөртәм. Әни, әти акча чак төшкәнгә ачуланып, һаман эчә. Мин әйткәч, миңа: «Син тик тор, син көчек әле, капка астыннан йөрүеңне бел, дип кенә җибәрә». Эшкә, авылга, малайларга, әтисенең ачуланып чеметеп алуларына, ниһаять, акча аз төшүгә ияләшеп килгәндә генә бу авылдан китәргә туры килде. Чөнки, Корбангали абзыйның үз сүзләре белән әйткәндә, «иләк белән якты ташып өйне яктыртып булмый» иде. Кыскасы, кечкенә чананы тартып, бу авылдан чыгып китәргә вакыт җиткән дигән сүз иде. 1 һәм алар шулай эшләделәр дә. Корбангали абзый чананың элмәген тагын муенына киде, Сәфәргали Мәтәскә урманыннан ук сындырып алган ике япьле таягын янә кулына алып, тагын шулай чананы ’ арттан 16 этеп бара башлады. Менә алда тагын юл, юл... Баганалар кала, салам маяклар утырып калалар, җил тегермәннәре, печән кибәннәре кала, чокырларга качып утырган һәм салам көле исе аңкыган кечкенә-кечкенә авыллар кала, ә Корбангали абзый белән Сәфәргали, чананы өстерәп, һаман баралар да баралар. Ике арада тагын сәгатьләр буена сузылган эчпошыргыч сүзсезлек башлана, Сәфәргалинең күңелендә тагын шулай кызыклы да, моңлы да, шомлы да булган уйлар кузгалалар һәм ул, бу бәйләнчек уйлардан котылып, тизрәк тормыш өермәсенә ташлану өчен, алда зуррак авыл күренгән саен, күзләрен йөртеп андагы калай түбәле өйләрне санап чыга. Чөнки аның үз исәбе: калай түбәле өйләр күбрәк булса, димәк, байлар күп. Байлар күп булса, димәк, тегәргә эш булачак. Аларның менә болай бөкрәеп чана тартып баруларына чик куелачак. Ә Корбангали абзыйның — үз исәбе. Ул кая кадәр баруы һәм нишләп болай озак баруы турында Сәфәргалигә ләм-мим сүз әйтмичә, чак кына алга ава төшеп, һаман шулай атлый да атлый. Гомумән, Корбангали абзый. юлга чыккач, сизелерлек дәрәҗәдә сүзсезләнә, аның чыраена сүрән караңгылык, җитдилек йөгерә, ахырысы ул тормышның җиңел булмавы турында да шушында, тын кырлар кочагында калган чагында гына уйлый ала иде булса кирәк. Төштән соң көнне болыт басып, сирәк-сирәк кенә карлар очкалый башлады. «Буран чыга ахырысы» диде Корбангали абзый, Сәфәргалигә күтәрелеп карамыйча гына. Үзе тагын шулай алга ава төшеп атлый бирде. Сәфәргали тирә-якка карангалап, күзәтеп барды. Менә көн кинәт күзгә күренеп дип әйтерлек томаланды, тирә-яктагы әйберләр элек соры куелыкка төренеп, үзләренең чикләрен, рәвешләрен югалттылар, соңра үзләре дә шул тоташ сорылыкка күмелеп, берсе артыннан икенчесе күздән югала бардылар. Инде кар бөртекләре алай иренеп, «төшик микән, юк микән?» дип түгел, инде алар куыша-куыша, уйпый-уйный очалар иде. Юлны, кырларны, бөтен дөньяны ишелеп-ишелеп ява торган кар каплап китте. Сәфәргали элек бу кар буранына сокланып, басарга кыймыйча барган кебек килгән булса, соңга таба ул бөтенләй күзләрен ача алмас булды. Ә аның әтисе, күңелсез чырайлы Корбангали абзый, берсүзсез, J һаман шулай атлый да атлый, бара да бара, нигәдер ирешергә, каядыр барып җитәргә тырыша иде. Кинәт дөньяны әллә нинди моңсу кабер тынлыгы басып китте. Бер җирдә бернинди «шылт» иткән аваз ишетелми, бер җирдә берни күренми, тоташ сорылык, җан өшеткеч куе сорылык эчендә, «Без хәзер үзебез генә калдык!» дигән кебек, кар күбәләкләрле уйныйлар. Алар инде очмыйлар, алар уйныйлар, шашынып котырыналар, бәйрәм итәләр иде. Бер караганда, алар күктән җиргә төшешли генә түгел, ә бәлки җиргә килеп кунганнан соң да, аның тынлыгына риза булмыйча, киредән кубып китеп, җир белән күк арасында котырынырга тотыналар кебек иде. Юк, юк, башта күренгәнчә юаш һәм йомшак түгел иде бу тынлык. Гүяки бу тынлык артыннан әкрен генә басып җир өстенә ниндидер могъҗиза килә, гүяки бу кар бураны әнә шул сихерле могъҗизаның алдан уйнала торган туе, гүяки тиздән Сәфәргали үзе дә, аның әтисе дә, кар бөртекләре кебек, һавада очып йөри башлаячаклар. Ә буран минуттан-минутка көчәя барды. Ул арада, «әле мин дә бар!» | дигән кебек, җир өстенә караңгылык төште. Юл да, маяклар да күренми башладылар. Кар бөртекләре үзләре дә, кыланып-кыланып уйнашуларыннан туктап, ярым куркынган, ярым аптырашкан кебек, тизрәк җиргә кунып калырга ашыгалар кебек иде. Хәер, аларны инде хәзер күз белән күреп тә булмый, дөньяны баскан тоташ караңгылык, тоташ тынлык эчендә буранның әле һаман котыруын бары тик биткә, күзгә, керфекләргә килеп кунган «салкын күбәләкләр»дән генә белергә мөмкин иде. Караңгылык төшү белән тынлык та үзгәреп китте, һич тә уйланмаган бер вакытта бүре улагандай, ялгыз бала елап җибәргәндәй 2. -C. Ә.“Х? 1. 17 өзек-өзек тавышлар ишетелеп киткәндәй була, кайда икәнлеген шәйләп өлгермисең, дөньяны тагын куркыныч тынлык баса иде. Пошыну Корбангали абзыйны яхшы ук басып китте булса кирәк, ул әледән-әле тукталып кала, авыз эченнән ниләрдер укына, тагын атлап китә, озак та бармый, тагын туктап кала иде. — Инде нишлибез? — диде ул әнә шундый туктап калуларының берсендә. Аның тавышы калтыранып чыкты, Сәфәргалигә бу минутта әтисе чак кына кызганыч, чак кына куркыныч булып күренде. — Әти, утыр, — диде ул, әтисенә чананы күрсәтеп. Корбангали абзый, андый вакытта утырып торырга ярамый, дип күп тапкырлар ишеткән булгапга, утырырга ашыкмады, барлык көченә алга омтылып, чананы тагын өстери башлады. Тик озак та үтмәде: — Булмый, җеп өзәр хәлем калмады, — дип, муеныннан элмәген дә салмыйча, зур гәүдәсе белән чанага авып төште. Алар туктап, ял итеп, азрак тамак ялгап алдылар. — Адашкан кешеләр менә шулай үлеп кала торганнардыр инде. Иртәгесен, я булмаса бер атнадан соң әйтерләр, фәлән-фәлән җирдә аталы-уллы ике кеше катып үлгән, диярләр... Бу аның күңеленә генә килеп узган кебек иде, чынлыкта исә карт тегүче моны, үзе дә сизмәстән, телдән үк ычкындырган икән. Әтисе* нең һич тә бәйләнешсез чыккан бу сүзләреннән соң Сәфәргалигә бөтенләй әллә ничек, уңайсыз булып калды. Малайда булган тормыш дәрте берьюлы баш күтәргәндәй булды. — Әле бит безнең ат аласыбыз бар, әти, — дип куйды ул, кыяр-* кыймас кына. Әллә азрак тамак ялгаудан, әллә шушындый өшеп калган минутта малайның өметле тавыш белән кыңгырау кебек чыңлап куюыннан, Корбангали абзый үзендә кинәт яңа бер җилкенү сизде, сикереп торып, тагын чанасын кузгатып алып китте. — Үзем тартам, — дип, бауны әтисенең кулыннан алды Сәфәргали, һәм, юлны сизүдән бигрәк, чамалау көче белән, шактый ук тиз-тиз атлап бара башлады. Шул ук вакытта ул, авыз эченнән ниләрдер мы- гырдана-мыгырдана арттан атлап килүче әтисен дә онытып бетерми, әледән-әле борылып аңа карап ала, әтисе аягында булгач һәм бая сөйләнгән коточыргыч сүзләрен кабатламагач, тынычланып, тагын атлый башлый иде. Тырышкан табар, диләр, менә Сәфәргалинең үткен күзләре еракта- еракта әкияттәге төн чәчәкләре кебек җемелдәүче берничә ут күреп алды. Ул арада Корбангали абзый да: — Этләр өргән тавыш ишеткән кебек булдым, — дип, балаларча шатланып, кычкырып җибәрде. Юлчылар, утлар җемелдәп күренгән якка таба карап, тубыктан кар ерып бара башладылар. Инде алар юлны эзләп тә карамыйлар, әлеге шул утларга таба турылап һәм дларны күздән ычкындырмаска тырышып, көчләре җиткәнче атлый гына бирәләр иде. Бәхеткә каршы, авыл шактый ук якын булып чыкты. Менә эт тавышлары якыная, ешая барды, утлар да күбәйделәр, җанга ягымлы моң түгеп, гармонь тавышы ишетелеп китте һәм менә, үзенең киртә почмаклары, ындырлары, салам көлтәләреннән төрелгән кечкенә-кеч- кенә тәрәзәләре белән, безнең катып үлә язып калган юлчыларыбызны җылы авыл каршы алды. — Иа алла! Бу көнне дә күрәсебез бар икән, — дип куйды Корбангали абзый, җиңел сулап. Әти, кунарга мичбашлы өйгә керик, яме, — дип, шулай ук Сәфәргали дә үзенең тавышын ишеттерде. Чынлап та, малай менә хәзер генә сизә башлады: ул бик туңган һәм 6v минутта аның өчен дөньяның бөтен ләззәте — җылы мичбашлы өй иде. 18 VI Буранда адашып йөргәннән соң килеп кергәч, бу авылның зурлыгын, калай түбәләрен санап торырга туры килмәгән иде Сәфәргалигә. Чынлыкта ул ике мәхәлләле зур гына авыл булып чыкты. Бу авылда Чистай, Спасс якларының иген, мал-туар байлыкларын үзләре аркылы үткәреп, Казанга, Сембергә икмәк, тире-яры куеп торучы һәм шуның өстенә берничә урында кызыл мал кибетләре тотучы Пнче гильдия купең Вилдановлар кебек данлыклы байлар булганы кебек, кәҗә савып кына көн итүче ярлы-ябагай да җитәрлек иде. Кыскасы, Корбангали абзый белән Сәфәргалигә бу авылда эш табылды. Җитмәсә тагын безнең Сәфәргалигә кайбер өстәмә эшләр дә килеп чыкты. Бер көнне шулай бер кешенең сәке түрендә әтисе белән пкәүдән- икәү генә калып, тегү тегеп утырганда ачык капкадан ишек алдына, койрык чөеп чабып, бер бозау килеп керде. Ишек алдына карый торган ян тәрәзә бер генә катлы, бозау бик җиңел сөякле, шулай ук Сәфәргали дә йокымсырап утырмый иде. Ул, башын күтәреп, тәрәзәгә күз салмыйча булдыра алмады. Бозау, арт аякларын чөя биреп һәм башын як-якка ташлый-ташлый пыр тузып, ишек алдын бер әйләнеп чыкты. Капкадан чабып чыгып китмәкче булган иде дә өлгерә алмый калды, кече капкада кулына бау тоткан, унөч-ундүрт яшь чамалы бер кыз күренде. Кыз кулындагы бау белән бозауның муеныннан эләктермәкче булып карады, тик хайванның бауга башын тыгасы килмәде булса кирәк, кар бураннары уйнатып янә чабып китте. Кыз бер мизгел вакыт ишек алды уртасында аптырап калды. Ул инде монда килеп кергәнче дә байтак кына йөгергән иде булса кирәк, аның, эсселәп, бит алмалары кызарган, әйтәсе сүзе бар кебек авызы ачылып калган иде. Көләргә дә, елап җибәрергә дә белмәгәндәй, мөлдерәп бозауга карап тора башлады ул, ә үзенең ачык авызыннан ап-ак булып тешләре күренеп тора иде. Болай булгач, өйдә утырып кала аламы соң инде безнең Сәфәргали! Әллә җиңел аяклы бозауны күреп, әллә бозауны тота алмыйча аптырап торган кыздан — моны аерып әйтүе кыен — ләкин малайның кәеф килгән, авыз ерык иде. «Тукта, үзем!» диде ул, кодрәтләнеп. Чөйдән тиз генә бүреген эләктерде дә йөгереп ишек алдына чыгып китте. Кыз әле һаман, нишләргә дә белмичә, баскан урынында авызын ачып басып тора иде. Сәфәргалине күргәч, чак кына бер якка тайпылды да, сәерсенеп, озын керфекләре астыннан аңа карап алды. — Бир әле бавыңны үземә, — диде Сәфәргали, әтәчләнеп. Бауга сузылыйм дигәндә аның күз карашы кызда азрак тукталып калды. Кыз, бауны бирергә дә, бирмәскә дә белмичә, малайга гаҗәпләнеп карап тора, үзе ни әйтергә дә белми, авызы һаман ачык, тешләре һаман ап-ак булып күренеп тора, керфекләре бәсәреп калган, ак керфекле кызга әверелгән. Күзләрендә чак кына сәерсенү, чак кына кирелек* һәм, шуның өстенә тагын, балаларга хас булмаган ниндидер яшереп моңсулык уйнап тора иде. — Әти дә тота алмый аны, син түгел, — дип куйды кыз, малайга ышанып җитмәгән бер төс белән. Әмма үзе шулай да кулындагы бавын Сәфәргалигә сузган иде инде. Кызның тавышыннан үзенә бертөрле җылы тоныклык, басынкылык ишетелеп калды. Хәер, тавышыннан гына да түгел, тыйнаклык, мөлаем кыюсызлык аның бөтен җиреннән сирпелеп тора иде. — Син аны капкага таба җибәрми тор, мин, арттай килеп, муеныннан эләктереп алам,—диде Сәфәргали, бу юлы инде эшкә бөтенләй егетләрчә керешеп. Сиздермичә генә барып, бозауның муенышшн эләктермәкче булды. Ләкин кыз дөрес әйткән икән, бозау үткен хайван булып чыкты, малайның борыны төбендә койрыгын уйнатып, аты 19 лып-бәрелеп янә чабып китте. Җәй җәйләгән, шуның өстенә тагын көзге уҗымнарда йөреп симергән, инде башмак танага әверелеп килә башлаган бу бозау, күренеп тора, шактый ук көч җыйган, һәрхәлдә тегүче Сәфәргали кулына, аны элек бераз үртәмичә, бирелергә һич кенә дә исәбе күренми иде. Кыз, өскә чабып килгән бозаудан куркынып, бер якка тайпылды һәм Сәфәргали белән икенче тапкыр очрашкач, үзенең куркаклыгы өчен оялган кебек, аңа туры карамаска тырышып, каядыр читкә таба карап калды. — Сез аны усал өйрәткәнсез, — диде Сәфәргали, кыз яныннан узганда. Бозауны тота алмавын аклау өчен аңа нәрсә булса да бер сүз уйлап табарга кирәк иде һәм, гомумән, эндәшмичә кала алмады ул. Кыз, һаман шулай читкә карап торган килеш: — Әни ич, — дип авыз эченнән мыгырданып калды. Сәфәргалинең кинәт, бозауны бөтенләй онытып торып, читкә карап катып калган бу оялчан кыз белән нәрсә турында булса да сөйләшәсе килә башлады. Ләкин аның, нишләптер, тел очына сүз килми, ахрысы, бозауны тота алмаудан чак кына куырылып калды булса кирәк. Шулай да малай кеше бит, бозауга бөтенләй исе китмәгән бер төс белән, кызга якынрак килеп басты һәм аның каршында, егетләрчә кукыраеп, кулындагы бауны селкеп тора башлады. — Сезнең өегез кайда? — Моннан өч өй аркылы безнең өй, — диде кыз, һаман да шулай Сәфәргалигә күтәрелеп карамыйча гына. Аннары борылып һәм һич тә көтелүе мөмкин булмаган бер батырлык белән малайга туп-туры карап, кызык кына итеп көлеп җибәрде. «Миннән көлә, бозауны тота алмаган өчен» дип, тиз генә уйлап куйды Сәфәргали. Ләкин, ни генә булмасын, аңа бу кыз янында басып тору бозау артыннан мышкылдап йөгерүгә караганда рәхәтрәк иде. Көлгән чакта кызның бит урталары чокыраеп китте. Сәфәргали моны күреп калды һәм шуның өстенә тагын Сәфәргали ул кызның киң генә, ак кына маңгаен да күреп тора иде. Гомумән, гәрчә тел әйләндереп сүзен әйтә алмаса да, рәхәт булып китте безнең кечкенә чуар йөрәккә. Яшереп торасы юк, аның үзенең дә, бозау кебек, ишек алды бетереп йөгереп йөрисе килә иде. Ул үзенең .аякларын, гәүдәсенең авырлыгын, өстендә бишмәте юклыкны онытып: — Бозаунымы? Тотам дисәм, артыннан куып та тотам мин аны,— дип, тагын әтәчләнергә тотынды. Менә алар икесе ике яктан бозауны тагын куып йөри башладылар. Сәфәргали шәп йөгерә, ләкин шул ук вакытта кыз да аннан калышмый иде. Бозау, мескен, тәмам алҗыды, тик безнең кечкенә геройларыбыз үзләре дә яхшы ук әлсерәп өлгергәннәр иде инде. Ахырында бозау чыдамады, утый лапасына кереп, ике әрдәнә арасына барып кысылды. Ә Сәфәргалигә шул гына кирәк тә. Атылып килеп, бозауның муеныннан кочаклап алды, икенче кулы белән аның тырпаеп торган яшь мөгезләренә бауны эләктерде. Инде хәзер, «Менә абзац нишләтә!» дип, кыз алдында чак кына мактанып алырга да була иде. Хәер, мактанышып торырлык рәтләре калмаган иде аларның, ике-* сеиең дә сулышлары кысылган, сүзләрен әйтә алмас булганнар иде. Берсе бозауның теге ягында, икенчесе бу якта — бер сүз дә әйтә алмыйча, әлсерәшеп, күзгә-күз карашып тик басып торалар. Эшләнгән эштән икесе дә канәгать, икесе дә арыган, икесенең дә сүзләре юк, икесенә дә кызык, шул ук вакытта икесе дә берьюлы ничектер уңайсызланып калганнар иде. — Син кем малае? — дип сорап куйды кызчык, кинәт телгә килеп. — Тегүче Корбангали малае мин. Үзем дә тегәм. Әти белән шулай тегү тегеп йөрибез,—дип, зурларчарак күренергә тырышып, җавап 2t кайтарды Сәфәргали, һәм шуның артыннан ук, нәрсәдер бик кирәкле нәрсәне хәбәр иткән төс белән: — Мин Сәфәргали атлы, —дип исемен әйтеп бирергә дә өлгерде. Аннары ул кыздан да аның ни исемле икәнлеген сорамакчы булган иде дә, өлгерә алмый калды. Әлеге теге хәйләкәр бозау, барсын да чамалап торган диярсең, аларпың кул асларыннан чабып чыгып китте. Болар күтәрелеп караганда, ул инде койрыкны тагын утыртып өлгергән, тагын шулай, ишек алдын бер итеп, чабарга тотынган иде. Ул арада җил кече капканы төбенә чаклы ачып җибәрде һәм бозау, кергәндә ничек койрык чәнчеп чабып кергән булса, чыкканда аннан да яманрак гайрәт күрсәтеп, атылып-бәрелеп урамга чапты. Бозавы артыннан кыз үзе дә чабып чыгып китте. Менә бусын инде Сәфәргали бер дә көтмәгән иде. Ичмасам, исемен дә әйтми китте ич. Кыскасы, малайның ачуы килде кызга. Шул ук вакытта ул чак кына егетләнеп гә калган һәм аңа ул кыздан башка чак кына күңелсез дә иде. Торды-торды да, җиңел генә кузгалып, үзе дә капкадан урамга атлады. Нәрсәдер аны һаман урамга тарта, нилектәндер һаман очынасы килеп тора иде. Урамда, тубыктан кар ерып, әлеге кыз һаман әле бозау куып йөри иде. — Мин җибәрми торам. Капкага ку, Зәйтүнә, капкага ку, — дип кычкырды бозауны каршылый чыккан олы яшьтәге бер кеше. Сәфәргали ул агайга карап һәм кызның «өебез моннан өч өй аркылы» дигән сүзләрен искә төшереп, үзеннән-үзе канәгатьләнгән төс белән сөйләнеп куйды: — Өйләре әнә шул икән. Үзе Зәйтүнә атлы икән. Әйтмәгән булган ие, барыбер белдем. Әйе, бик тиз чыгып китүе өчен кызга аның ачуы килә, «Тота алмыйсың. Барыбер тота алмыйсың!» дип күңеленнән аны үчекләп тора, шул ук вакытта аңа кызык, рәхәт, исерек кеше кебек, гел көләсе килеп тора, гел шаулыйсы килеп тора, гел җырлыйсы килеп тора. Нәрсә булды соң әле бу? Әллә бозау артыннан йөгерәйөгерә үзе дә бозауга әйләнә башлады инде! VII Зәйтүнәнең моңы күз карашында яки тавышында гына түгел, барыннан да бигрәк җанында иде. Моннан ике ел элек, кызчыкка унбер тулып уникенче китеп барганда, аның әнисе үлде. Зәйтүнә башта тыела алмыйча елады. Аны әнисеннән калган күлмәкләр, әнисенең кыз чагыннан ук сакланып килгән чулпысы белән кызыктырып, менә болар барысы да сиңа булыр, дип юатып карадылар. Тик боларның берсе дә кызчыкның күзенә күренмәде. Җылы күңелле, бала җанлы аиа үзе юк, өй эче буш, күңелсез иде. Әнисе йөргән юллардан, аның кулы кагылган савыт-сабалардан ана җылысы табарга теләгән кебек, өйдәге әйберләрне берәмберәм капшап, күздән үткәреп йөрде ул. Тагын да бераздан, ахрысы, ана кайгысы эчкә үтеп кереп, инде мәңгегә катып калгач, Зәйтүнәнең елавы беркадәр басылды, кыз тыйнаклана төште, ләкин аның күзгә күренми үзгәрә, сүзсезләнә, үз эчеиә бикләнә баруын барысы да күреп торалар иде. Ул, еш кына хәлләрдә, олыларча, бер ноктага озак-озак текәлеп тора, әйткән сүзне тиз генә ишетми һәм иң хәвефлесе, — торып-торып, балалар аңына бер дә сыймаслык әллә нинди сәер сораулар биреп куя торган булып китте. Мәсәлән, бер көнне ул тора торгач әтисеннән: «Әти, син яшь хатын алсаң, аннары безгә әнинең җаны күбәләк булып очып кайтмый башлыймыни?» дип сорап куйды. Кызның тавышында алдан ук хәвефләнү сизелеп тора иде, әтисе Габдулла агай: 21 — Кем әйтте моны? Кайдан башыңа килеп тора? — дип, кызны нык кына шелтәләп алды. — Халисә әйтте. Аның бабасы шуңа күрә өйләнмәгән. Җомга көннәрдә әбисе янына зиратка барып, аның күбәләге белән сөйләшеп кайта икән, — диде Зәйтүнә, үзе әйткәннәргә чын күңеленнән ышанып. Әйтеп үк бетермәсә дә, кызның тавышыннан, күз карашыннан әтисенә үпкә, «Ә син зиратка барып та карамыйсың» дип әйтергә теләү сизелеп тора иде. Габдулла агай, бераз йомшый төшеп, кызын юатырга тотынды, аңа мондый юк-бар нәрсә турында уйламаска кушты, зиратка бар- галап йөргәнлеген, язга чыгып көннәр матурайгач, Зәйтүнәне дә алып барачагын әйтеп, кызны тынычландырырга тырышты. Кызчык инде өйнең бушлыгына, ятимлегенә, әнисенең кайтмавына һәм мәңге кайтмаячак икәнлегенә билгеле бер дәрәҗәдә күнегеп килгәндә, аның әтисе, көннәрдәй бер көнне, һичбер киңәш-табышсыз, өйгә яңа әни алып кайтты. Балалар, бигрәк тә Зәйтүнә, бу эш белән һич тә килешә алмыйча, әтиләренә үпкәләп йөрделәр. Дөрес, аларның яңа әниләре алай алама хатын түгел. Ул балаларга карата йомшак күңелле булырга, аларны үз итәргә тырыша. Башка бик күп үги аналар кебек, балаларның юк гаепләрен бар итеп әтиләренә әләкләп, әтиләрен балалардан биздерергә тырышмый. Ләкин — ничек кенә булмасын — үги ана үги ана инде ул, аның мәрхәмәтле булып күренергә тырышуларында ук ниндидер бер ясалма назлылык бар, бу ясалма наз- лылыкның каты өне балаларны һәрвакыт өркетеп тора иде. Вакыт үтү белән Зәйтүнә бу әнисенә дә, әлбәттә, ияләшә төште. Йомыш кушып каршы әйтмәгәч, әллә нинди юк бәлаләрне бар итеп, әтисе белән ике араны бозарга тырышмагач һәм кулыннан килгән эшне пөхтә итеп, ялтыратып эшләп куя торган булгач, яшь әнкә үзе дә Зәйтүнәне бик ул чаклы кырын какмый иде. Яңа мөнәсәбәтләрнең шулай урнаша, ныгый баруларын күреп, Габдулла абзый эченнән шатланып йөри. Дөрес, ул моны берсенә дә сиздерми, сиздермәскә тырыша, ләкин Зәйтүнә, сизгер балалык инстинкты белән, әтисенең бу халәтен ачык сизә һәм аның саен тынычрак күренергә тырыша, ә үзе эчендә, кайдадыр бик еракта, үз әнисе турында булган җылы моңны саклап асрый, үз әнисе турында еш-еш уйлана һәм, берәүгә дә күрсәтмичә, яшеренеп-яшеренеп елый иде. Бу хәлләр барысы да Зәйтүнәдә кечкенәдән үк катлаулы эчке хисләр, каршылыклы уйланулар кузгаттылар һәм — иң әһәмиятлесе — алар аны үз тойгылары белән идарә итә белергә өйрәттеләр. Шулай ук тегүче малае турында да Зәйтүнә берни дә уйланмый, уйламаска тырыша. Хәер, бер караганда, аның нәрсәсе турында уйлыйсың. Баскан урынында тик тора алмый торган бер кыбырсык шунда. Әллә кайдан килгән, әллә кая китәчәк, бер сүзенең рәте-башы юк. җитмәсә тагын үзе һаман көлгән була... Шул ук вакытта Зәйтүнә аны күз алдыннан җибәрә дә алмый иде. Җиңел гәүдәсе, яңгыраулы тавышы, ерылып көлеп торуы белән ул. кызны үчекләгән кебек, һаман аның күз алдында басып тора кебек иде. Аннары тагын Зәйтүнәгә кинәт кенә дөньядагы барлык әйберләрнең төсләре үзгәреп киткән кебек булды. Ничектер, ул берьюлы бик күп төсләр, бизәкләр, салават күперләре күрә башлаган кебек тоя һәм үзе, яшүсмер авыл кызы, шул бизәкләр арасында рәхәт кенә тирбәлеп очып йөри кебек иде. Әнә шундый тәмле төшләр, матур-матур бизәкләр белән тулган йокысыннан бер көнне Зәйтүнә, бишектәге бала кебек, көлеп уянды. Аңа уянгач та рәхәт, тиз генә торып китәсе килми иде. Ул арада Сәфәргалинең кичә лыкылдап калган сүзләре искә төшеп куйды, кыска-» сы, бик бәйләнчек малай булып чыкты әле ул! 22 Сабактан кайткач, аның беренче эше абзардагы бозауны карау булды. Тегүче малае турында ул ничек кенә онытырга тырышмасын, шулай да, күңеленең кай почмагы беләпдер, бозауның бүген тагын шулай чыгын китүен, тагын шулай аларның ишек алларына барып керүен тели, ләкин юк, бозау бүген абзарга бик нык ябылып куелган иде. Абзар коймасы буенда Зәйтүнәнең, беркадәр аптырый төшеп, басып торуын күреп, аның янына әтисе килде һәм ата белән кыз арасында кызык кына сөйләшү булып алды. — Нишләп монда катып торасың син, кызый? — диде әтисе, коры гына итеп. Үз уйларына күмелеп калган кыз, әтисенең соравын ишетер-ишет- мәс, башка вакытта аннан көтелүе дә мөмкин булмаган бер кыюлык белән, сәер генә итеп әйтеп куйды: — Әти, авылга тегүчеләр килгән... — Килсә, уйлашырбыз, карарбыз, — диде әтисе, бераз йомшый төшеп. Габдулла абзый, кызының күзләреннән нәрсәдер күреп, анда ниндидер эчке көчнең уянганлыгын сизеп алган кебек булды. «Тагын шулай әнисен исенә төшереп, балавыз сыгарга йөри торгандыр» дип нәтиҗә ясады ул. Шуңа күрә бу юлы инде булдыра алган чаклы җылы, йомшак тавыш белән: — Алла насыйп итсә, без дә кертербез ул тегүчеләрне. Сиңа бишмәт тектерербез, кызым, — дип куйды. Ләкин кыз аның бу сүзләреннән артык куанмады. «Бозау чыгып китә күрмәсен тагын» дигән булып, абзар капкасы тирәсендә чуалды да, йөгереп өйгә кереп китте. Үги әнисе өйдә юк иде, шуннан файдаланып, Зәйтүнә, кыз балаларга хас бер мавыгу белән, әнисеннән калган сандыкны актарырга кереште. Кайтып кергәннән соң үги ана, кызның тора торгач сандык актарып ташлавын ошатмыйча, кырынкырын карап йөрсә дә, Зәйтүнә бүген аңа аеруча бер эчкерсезлек белән: «Әни!», «Әни, моны шулай эшләсәм, ничек булыр икән?» дип киңәшләшеп торгач, авыз ачып сүз кузгата алмады. Ә Зәйтүнә сандык янында бөтерелде дә бөтерелде: әнисеннән калган күлмәкләрне иңенә салып-салып карады, әнисенең мәһәр калфагын чәченә әле тегеләй, әле болай кадап, купшыланып маташты, үзе әледән-әле үги әнисенең каршысына килеп: «Әни, килешәме?», «Менә болай итеп кисәм ничегрәк була?» дип, аның фикерен алып китә иде. Үги .ана баштарак тегеләй куйса да «килешә», болай куйса да «килешә» дип салкын гына котылып калса да, кызның риясызлыгы, күтәренке күңел белән очынып йөрүе соңга таба аны да эретте, ул игътибар итмәс җиреннән Зәйтүнә белән мавыга, тәкәббер горурлык катнаш кызыксыну белән аңа карап-карап ала башлады. Ә Зәйтүнә исә, яңа бер күлмәк кигән саен, тылсым ярдәме белән үзгәрә барган әкият кызы кебек яңара, чәчәк ата бара һәм, иң кызыклысы, — ни генә кимәсен, аңа бөтенесе килешеп тора иде. Менә ул сөлге, ашъяулыклар астыннан бер бәйләм аллы-зәңгәрле тасмалар тартып чыгарды — әнисе бу тасмаларны кырык тартмачыдан сатып алып, үсә төшкәч кызыма булыр, дип, сандык төбенә салып куй- 'аи иде. Менә хәзер инде ул үзе юк, ә аның Зәйтүнәсе, банкыда үскән кына гөле төсле, үсеп килә, һәм ана мәхәббәтен сеңдергән ул тасмалар кызга, такмас борын ук, килешеп торалар иде. — Әни төсе болар, — диде ул, аллы-зәңгәрле тасмаларны барысңш да берьюлы селкеп. Шуннан башканы әйтә алмады, күзенә яшь килеп тыгылды һәм Зәйтүнә, тасмаларга йөзе белән капланып, .тынып калды. — Менә шулай була шул ул, — дип мыгырданып куйды яшь әнңә. Бизәкле чүпчарлар өстеиә сыгылып төшкән бу яшь гөл аңа кызганыч тоелды һәм ул, эшен ташлап, Зәйтүнәнең янына килеп утырды. t 23 Зәйтүнә, йомшак кулга, җылы сүзгә сусаган булганлыктан, һич тә кыргыйланмыйча, башын салып аның янында утыра бирде. Яшь әнкәсе аның чәчләрен тарап, зәңгәр тасма белән үреп куйды. — Инде көзгегә кара, — диде ул, Зәйтүнәгә көзге кыйпылчыгы биреп. Зәйтүнә көзге кисәгендә үзенең тын күлгә төшкән тонык ай шәүләсе кебек моңлы чагылышын күреп: — Гел шулай йөрер идем, әгәр әти ачуланмаса, — дип куйды. — Ни атна, пи бәйрәм, килешми ул, — диде үги әнисе, кызның бу купшылыгын ошатып җиткермичә. Ә кем белә, бәлки, Зәйтүнәнең бәйрәме, киләчәктә күз яшьләренә чыланачак һәм бозлы яңгырлар белән коендырылачак бәйрәме нәкъ менә шул көннәрдә башлана башлагандыр? Хәер, кемнең бәйрәме нинди булачагын һәм кайчан башланачагын безнең кайсыбыз гына соң алдан әйтеп бирә ала? VIII Иң элек хәзрәткә килеп фатиха алырга, аның белән киңәш-табыш кылырга, әгәр анда эш булса, әввәлән килеп аның догалы йортындагы эшне бетерергә кирәк иде, дип авылның Садыйк мулла дигән бик тәкәббер мулласы кеше аркылы сүз ишеттергәч, Корбангали абзый башта: «Мулла фатихасыннан тун тегеп киясем юк, акчасы булса, эшен әзерли торсын, барып җитәрбез» дип һавалы гына җавап кайтарса да, соңыннан бу турыда чынлабрак уйламыйча булдыра алмады. Мулла сүзе тун тегәргә ярамаса да, эшне сүтәргә ярап куюы бар. Шулай уйлап, көннәрдән бер көнне малае Сәфәргалигә әйтте: — Син, малай, ул Садыйк мулла дигәннәренә барып, белешеп кайт, җайлары туры килсә, моннан чыккач, аларга китәрбез. Ә Сәфәргалигә килгәндә, ул, Садыйк мулланы түгел, Зәйтүнәләр ягын каера иде. Нишләмәк кирәк, әти барырга кушкач, бармыйча да булмый шул инде. Ләкин үзләре барасы килмәгән якка җибәрелгән малайларның ничек барганлыгын үзегез беләсез инде: я кырын-кырын, я бик акрын. Я булмаса барып җитәм дигәндә генә икенче якка — әти кушмаган якка. Сәфәргали дә туктала-туктала, атлар-атламас кына барды. Башта ул Зәйтүнәләр турында туктап, аларның коймаларына сөялеп торды. Ничектер шунда кинәт кенә әлеге теге башын селкеп чаба торган бозау килеп чыгар төсле тоела иде. Бозау чыкмыйча, Зәйтүнә үзе килеп чыкса — анысы инде бигрәк яхшы. Ләкин, үч иткән кебек, капка ичмасам җил белән дә ачылмады. Шулай да малайның бу тирәдән китәсе килми иде. Капка ачылмый икән, ак карга басып, өйләрне, кешеләрне күздән үткәреп, коймага сөялеп тору үзе ни тора. Бөтенесе күз алдында. Менә морҗалардан борыла-сарыла төтен чыга. «Болары бөккән пешерә торганнардыр, әнә тегеләре бәрәңге белән генә маташалардыр» дип, һәр төтенгә карата күңеленнән үзенең нәтиҗәсен ясый торды малай, һәрвакыттагы кебек, бу минутта да, ашау-эчү әйберләре турында уйлагач, аның кәефе бераз ачылып китте. Җитмәсә тагын кояшы да әйбәт кенә кыздырып тора нде һәм, гомумән, Зәйтүнәләр коймасы иде бу! Ул арада, келт итеп, әтисе кушкан йомышны искә төшерде һәм тиз- тиз атлап Садыйк муллалар ягына таба китте. Мулла белән ничек сөйләшергә, ничек сүз башларга икән, дип хәтсез генә җир баш ватып барды. Дөрес, безнең Сәфәргали алай төшеп калганнардан түгел, мәдрәсәсен дә күргән, тәртип-низам турында да ишеткән. Әлбәттә, бусагадан атлау белән «әссәламегаләйкем» дип, кычкырып сәлам бирергә туры киләчәк. Мулла «вәгаләйкемәссәлам» ди. Аннары түргә. Чәй эчкән чаклары булса, чәйгә чакырулары бар. Аска киез-фәлән салса- 24 лар — янә бер дога. Шуннан менә сүз башларга кирәк булачак. Ә сүзне ничек башларга? Мужик-мунтагайда булса, коры тотасың аны, «әти әйтте, иртәгә сезгә керәбез, диде, түр башларын җылытып, коймакларын пешереп куйсыннар диде», дип кенә җибәрәсең. Ә монда теге дә бу, китап сүзләре кыстырып, тәжвитләп, тамак кыргалап сөйләшергә кирәктер әле, хәерсез. Сәфәргали әнә шулар турында баш вата-вата адымнарын сирәгәйт- кәннәнсирәгәйтте, соцга таба «Атлыйммы икән? Атламыйммы икән?» дигәндәй генә бара башлады. Ә тагын да бераздан ул инде шып итеп туктап ук калды. Чөнки кайдандыр, якыннан гына, бик моңлы булып гармонь тавышы ишетелә иде. Кинәт бөтен хәсрәтен берьюлы онытып жибәрде малай. Хәтта аңа Зәйтүнәләрнең коймаларына сөялеп торуга караганда да рәхәтрәк булып китте. Ник дисәң, бу гармонь тавышы аңа Зәйтүнә турында да, инде сагындыра башлаган Мәтәскә авылы турында да, әнисе Асылбикә түти турында да берьюлы сөйләп торган кебек иде. Аны-моны уйламыйча, туп-туры шунда, гармонь тавышы килгән якка ашыкты Сәфәргали. Әгәр «Ник килдең?» дип сорасалар, мужик халкы — үз халык, нәрсә булса да бер жае чыгар, һич тә бул- маса, «Иртәгә сезгә керәбез, авызыгызны ачып тормагыз» дип әйтергә була. Хәер, «Ник килдең?» дип сорау бирүче булмады. Гармонь төзәтүче Әпти карт үз гомерендә Сәфәргали ише ерык авызларны күп күргән булса кирәк, малайның ишектән кереп, бусага төбендә басып калуына хәтта игътибар да итмәде. Чүк-чүк чүкүен белде, ябыштырды, сылады- майлады, аннары, гармоньның мехы беткәнче тартып, тагын уйнап җибәрде. Гармонь тавышыннан тәмам исерүе җиткән Сәфәргали, үзен-үзе дә тоештырмастан: — Шәп чыга ич, абый, ә!—дип сүз кыстырып куйды. Шуннан соң инде Әпти карт та күтәрелеп карамыйча булдыра алмады, һәм шунда гармонь-остасы Әпти карт белән безнең Сәфәргали арасында түбәндәгечә сөйләшү булып алды: — Син соң кем малае буласың, тишек борын? — диде гармонь остасы. — Мин Сәпәр булам, тегүче Корбангали малае, — диде Сәфәргали. — Алай икән, — диде карт һәм бераз тынып, гармонь яңагын чүкеп утырганнан соң өстәде: — Ә, минемчә, син тегүче малае гына түгел, син яртылаш шайтан да. Безнең авылның Садыйк мулла әйтә: әргәнне уйнаган кеше бөтен шайтан булса, тыңлаган кеше ярты шайтан була, ди. Шулай булгач, менә мин бөтен шайтан, ә син ярты шайтан буласың, энекәш. Карт, үз сүзләреннән үзе хозурланып, кеткелдәп көлеп куйды, шулай ук безнең Сәфәргалинең дә кәеф начар түгел иде. Ә кәефе яхшы чакта ул инде сүзгә әҗәткә керми: — Мин дә бөтен шайтан булыр идем, әгәр була алсам, — дип шаулап әйтеп куйды ул. Ә үзе — тоташ ачык авыз — картның күзләренә мөлдерәп карап тора бирде. Кыскасы, ике һөнәрче — алар мәсьәләне коры тоттылар. Сәфәргали,, буш вакытларында Әпти карт янына килгәләп гармонь өйрәнергә, ә тегесе, шуның бәрабәренә, алардан бушлай бер туи тектереп алырга булды. Әле җитмәсә, дуслык билгесе итеп, ул карт Сәфәргалигә җиз. телле бер кубыз да тоттырып җибәрде. Менә инде Сәфәргали тагын урам буенча бара башлады — кесәсендә җиз телле кубыз, ә башында тагын шул әлеге мәсьәлә: «Ничек итеп Садыйк мулла белән шома гына сөйләшеп чыгарга?» Сөйләшү булды — әмма бик шома булды дип әйтеп булмый. Иң элек мулланың капкасы бикле туры килде. Ике кагу белән генә чык* 25 мадылар. Кече-кечедән үз кадерен үзе белеп үскән Сәфәргали өченче тапкыр кагып тормады, турыдан-туры койма өстенә сикереп менде. Ул койма аркылы сикереп төшмәкче иде дә планы барып чыкмады. Хәзрәтнең кечкенә генә ишек алды сарыклар һәм абыстайга сабак укырга килгән чыр-чулы кызлар белән тулган иде (капканы юкка гына бикләп куймаганнар икән). Кызлар ишек алдында, чыпчык көтүе кебек үзара чөкердәшеп, салам көлтәлиләр иде. һич тә көтмәгәндә койма өстендә яшүсмер егет пәйда булгач, алар тагын да ныграк чыркылдаша башладылар. Арада телгә үткеннәре дә бар икән, безнең Сәфәргалине бер тын сүз белән коендырып алдылар: — Капкадан йөриләр безнең авылда,—диде берсе. — Әллә ул капкасыз авылдан килгәндер, — диде икенчесе. — Кара әле, кара! Аягын селкеп, шайтан чакырып утыра,—диде өченчесе. — Мулла абзый күрсә, кирәген бирер әле,—дип куркытып куйды дүртенчесе. Сәфәргали кызларның бу сүзләрен үз бакчасына атылган таш дип кабул итте, әмма ләкин ул үзе аларга таш белән бәрергә һич тә җыенмый иде. Ник дисәң, кызлары бик күңеллеләр иде, шайтан алгырлары. Бөтенесен берьюлы кояш нурыннан әвәләп ясаганиармыни,— көләчләр, күзләре—берсенеке зәңгәр төймә, икенчесенеке — кара карлыган. Җитмәсә тагын Зәйтүнә дә алар арасында иде. Дөрес, Зәйтүнә чыр-чуга кушылмады, ул бары тик карап кына торды, әмма шул карап торуы белән генә дә кешене аптыратып калдырырлык иде — бишмәтле күбәләк. Хәер, Сәфәргали үзе дә ярамаслык егет түгел иде: урамда озак йөрүдән аның битләре кызарган, күзләре елтырап тора, аяклары тыпырдый, йөрәге дә йоклап ятмый иде булса кирәк. Кызлар, эшләреннән туктап, көтүләре белән койма буена килеп бастылар һәм Сәфәргалине тагын сүз яңгыры белән коендыра башладылар: — Төш безнең янга. Тешләмибез ич без,—диде бер кыз. — Әйтмә. Күрәсең ичд куркудан болай да дер калтырап утыра, — диде икенчесе. Койма өстеннән карап торганда, бу кызларның туктарга да, эшкә тотынырга да исәпләре күренми иде. Болай булгач, Сәфәргалигә дә диңгез тубыктан, кесәсеннән тиз генә җиз телле кубызын чыгарды. Шунда, койма өстендә көйгә генә, «тыз-быз» китереп уйнап җибәрде. Ул йөрәксеп-йөрәксеп һәм әйбәт итеп уйнады, ярты шайтан. Хәер, бу килештән аңа бөтен шайтан булырга да күп калмаган, тик менә Садыйк мулла, күреп, койма өстеннән сыртын гына ярып төшермәсен. Телен тотып кала алмады Сәфәргали, әллә кайчангы таныш кешесенә эндәшкән кебек, Зәйтүнәгә туп-туры карап, яңгыратып сорау бирде: — Нишләп сезнең бозавыгыз бер дә урамга чыкмый? Бу сүздән соң кызлар элек бер-берсенә, аннары Зәйтүнәгә карашып алдылар. Зәйтүнә үзе, оялудан, колакларына чаклы кызарды. Кыскасы, койманың өстендәге кешегә дә, якындагыларга да уңайсыз булып китте. Бу яшь чыпчыкларны әнә шул уңайсыз хәлдән коткарырга ашыккандай, җилән чабуларын җилдә уйнатып, ул арада мулла үзе кайтып керде. Кызлар тузгып таралыштылар, Сәфәргали кубызын кесәсенә яшерде. — Син, иблис төкереге, чәнчелеп төшмичә, нишләп анда койма өстендә утырасың? — диде мулла. — Мин сине көтеп утырам, мулла абзый, — диде Сәфәргали, куй бәрәне кебек юаш күренергә тырышып. Шайтан баласы минем күңелемә вәсвәсә сала алмас, сала алмас, — дип кабатлый-кабатлый, таягын һавада уйнатып, Сәфәргалинең 26 өстенә килә башлады мулла. Эшнең болайга әйләнүен күргәч, хәер, Сәфәргали дә ачык авыз булып калмады. Шайтан баласы икән — шайтан баласы, ялт итеп урам якка сикереп төште дә, хәзрәтнең догалы таягы башына килеп эләккәнче, тизрәк сыпырту ягын карады. Соңыннан сорашып бу малайның тегүче Корбангали малае булганлыгын белгәч, мулла: «Теге хәсис үзенең бу көчеге артыннан әллә сә- дака-фәлән җибәрткән булдымы икән?» дип, көпнең-көн буе хафага батып йөрде. I IX Кайтканда ул тизрәк кайтмакчы иде дә, дөнья хәлләрен алдан белеп бетереп буламыни! һич тә көтмәгәндә тагын бер зур мәшәкать килеп чыкты. Авылның старостасы, писарь, берничә дисәтник һәм берничә куштан, атлар белән, урам буйлап халык өстендәге недоимка- ларны җыеп йөриләр иде. Юл уңаеннан аларга безнең Сәфәргали дә иярде. Эшнең асылына төшенүдән дә бигрәк, малайны бу чуар төркем үзе, чанага ничек эләксә шулай ташланган әйберләр, һәрберсе үз телендә акырып-бакырып ятучы йорт хайваннары кызыктыра иде. Әнә алдагы чанада, тышсыз ястык өстендә аякларын бәйләп салган кәҗә ята. Ястык күргән нәрсәме соң ул, торып-торып, шырылдап кычкырып җибәрә. Җитмәсә тагын мөгезе белән айкап, әнә. ястыкның сүрүен дә аерды. Дөньяга тавык йоны бураны күтәрелде. Шул йон бураны арасында, койрыгы пешкән мәче кебек, арлы-бирле йөгереп йөрүче карсак буйлы, чәрелдек тавышлы староста Сәфәргалине үзенә караткан иде. Башта Сәфәргали старостаның тавышын чанага бәйләп салынган әлеге теге кәҗә тавышыннан аера алмый интекте. Бу чаклы бер-берсенә охшаган тавыш булыр икән! Ә староста үзе бәйләп салынган ул кәҗәдән бик нык аерыла иде: беренчедән, ул бәйләнеп салынмаган, киресенчә, үзен авылның хуҗасы санап, түшен киереп йөри. Икенчедән, буйга тәбәнәк булса да, аркылыга шактый җәелгән. Өченчедән, кулына ; таяк тоткан. Дүртенчедән, кемнең өстендә күпме недоимка калганлыгын кенәгәгә карамыйча да әйтеп бирә ала һәм, бишенчедән, түшенә, ике башлы бөркет сурәте төшкән зур гына сары калай аскан иде. Бу калайның мәгънәсен ул үзе бөтен кешегә караганда да яхшырак белә иде булса кирәк,- чөнки күкрәген калкыта биреп, төркемнең башында йөрүче кеше ул иде. Ә менә писарь турында моны әйтеп булмый. Писарь, кенәгәсен култык астына кыстырып, башын бер якка кыңгыр салып, артка калыбрак атлый һәм, берәүгә дә бер сүз дә кушмыйча, «артта тагын берәр недоимкалы кеше калмадымы икән?» дип баш ватып бара кебек иде. Сәфәргалинең «недоимка» дигән сүзне ишеткәне юк иде. Төркем артыннан ияреп бара торгач, хәзер ул бу сүзнең мәгънәсенә төшенә башлады. Недоимка дигәне — әнә теге чанага бәйләнеп салынган кәҗә, аның астындагы тышсыз ястык икән! Ә андый өй әйберләре, йорт хайваннары, төркем алга хәрәкәт иткән саен, ишәя барды. Соңга таба бу ике йөкле ат янына янә бер җигүле ат өстәлде, кешеләр дә күбәя төштеләр, староста артыннан такмаклап елап баручы бер хатын Сәфәргали- I не бөтенләй аптырашта калдырды. Төркем авылның яхшырак йортлы баерак кешеләре янында тукталып та тормый, гадәти кешеләрдә дә сирәк була, ә инде каралты-курасы җимерелеп беткән, өе өстенә ишелергә торган ярлы кешеләр турында озаклап тукталып тора һәм, аннан нинди булса да бер әйбер йолкып алып чыгып чанага атмый торып, кузгалып китми иде. Кинәт әллә ничек, тәне эсселе-суыклы булып алгандай булды Сәфәргалинең. Җитмәсә тагын, әнә аның каршында гына кыегы белән җиргә төртелгән, 27 берничә җиреннән терәү салынган, җил капкасын яртылаш ачык килеш кар басып киткән ярлы бер өй тора, һәм бу өйнең карындыклар корылган, иске мендәрләр тыгылган ике тәрәзәсе, недоимка җыючылардан куркынган кебек, бу якка таба тир белән мөлдерәп карап тора иде. Сәфәргали ул ярлы өйне, янына барып җитмәс борын ук, кызганып куйды. Юк, башта күренгәнчә мәзәк эш түгел иде бу! «Бу Калай түшкә ияреп йөреп ни бар соң» дип, үзенә-үзе ачуланып куйды Сәфәргали. Шул ук вакытта өйгә дә кайтасы килми иде. Шуннан соң ул, төркемнән шактый алгарак йөгереп, кечкенә өйле ярлы кешеләргә керә-керә, «Сезнең Калай түшкә бирәсе иедоимкагыз бармы? Әгәр булса, карагыз аны, әнә киләләр... /Мендәрегезне, сарык- кәҗәгезне яшереп куегыз» дип, аларпы кисәтә барды. Кайгыртыр кешесе булмаган һәм бу күңелсез хәбәрдән кинәт аптырашып калган тол хатыннарга ул шундук ярдәмен дә күрсәтә: кәҗәсен кая булса да тизрәк куып чыгара. Түшәк-ястык, самовар-комгаи ише әйберләрен чормага менгезеп ата. Аның шулай алдан кисәтеп баруы аркасында күп кенә кешеләр үзләренең юклы-барлы мөлкәтләрен Калай түштән саклап калдылар һәм соңыннан бу билгесез егетне рәхмәт хисе белән искә алучылар да, әлбәттә, булгандыр. Ниһаять, менә ул Габдулла агайларга килеп җитте. Искерәк булса да урыс капка, капка өстендә калайдан кисеп ясалган яшел әтәч тә бар. Келәт, бакча, каракаршы ике өй — берсе салам, икенчесе такта түбәле, шул ике өйнең берсендә нәкъ менә шушы минутта тып-тып басып Зәйтүнә йөри торгандыр инде. Шулай булгач, ничек итеп начар уйлый алсын Сәфәргали бу йорт турында! Әйе, хәлле кеше Зәйтүнәнең әтисе Габдулла агай, дөресрәге, урта хәлле кеше. Кеше рәтеннән төтене чыга, кеше рәтеннән игенен игә. Ләкин шул ук вакытта Габдулла агайның гомер буена күңелендә саклап асрый торган татлы бер хыялы да бар: ничек итеп булса да... ничек кенә итеп булса да күрше-күләннән арттырыбрак җибәреп бул- .мае идеме икән? Нәкъ әнә шул күрше-күләннән арттырыбрак җибәрү нияте белән, бер .язны ул алпавыт Демидовның управляющиеңа барып, аның бусагасы төбендә бүреген култык астына кыстырып ике-өч сәгать басып торганнан соң, ниһаять, хозурына килеп һәм уртагына чабып-эшләп бирү шарты белән, арендага өч десятина печәнлек болын да алып караган иде. Ләкин хәйләкәр управляющий ул аренда белән Габдулла агайны шундый тозакка утыртты, бичара карт уттай эш өстендә, Демидовларның сигез чакрымдагы экономияләренә печән ташый-ташый тәмам чиләнеп чыкты. Үз өлешенә тигән печәне кибеп-саргаеп бетте, эстәвенә тагын игенен дә вакытында җыя алмады. Кыскасы, «күрше- күләннән арттырыбрак җибәрү» нияте белән йөреп, ул җәйне ул чак кына ыштансыз калмады. «Калай түш» сөреп алып килә торган әлеге теге төркемнең Габдулла агайлар турында тукталмый китүе дә бик ихтимал иде, әлбәттә. Ләкин авылдагы барлык капкалардан сөйкемлерәк күренгән бу капка яныннан Сәфәргали кермичә узып китә аламы соң! Капканың эчке ягында, белмәссең, Зәйтүнә очрап куюы бар. Аннары тагын, кем белә, бәлки, тектерерлек әйберләре бардыр. Кыскасы, недоимка турында белешү сылтавы белән Сәфәргали, үзен бик батыр тотып, капкадан эчкә кереп китте. Габдулла абзый үзе, кулына балта тотып, лапас астында нидер юнышып маташа иде. Сәфәргалинең өйдән бер урап чыгарга исәбе булса да, хуҗаны узып өйгә кереп китә алмады. ШҮЛ ук вакытта ҮЛ, бу өлкән агай белән ни дип сүз башлап җибәрергә дә белмичә, бераз аптырабрак та калды. Ишек алдыңа килеп кергәч, бер сүз дә әйтмичә 28 басып торып булмый бит инде. Артык чыдар чамасы калмагач, ул дуамал гына итеп: — Кәҗә җыючылар килә, артык кәҗәләрегез булса, яшерегез, — дип әйтеп куйды. Габдулла агай, балтасын бүкәнгә чабып, бу ят егеткә якынрак килә төште. Ник дисәң, Сәфәргали аңа, беренче караштан укг кай ягы беләндер ошап куйган иде. Сөйләшә торгач, алар аңлаштылар. Габдулла абзый, үзенең казна алдында бурычы юклыкны белдереп: — Юк бездә андый эшләр, — дин кенә җибәрде. Инде чыгып китәргә дә була иде, тик Сәфәргали бу ишек алдыннан алай тиз чыгып китә алмады. — Сезгә тегүче кирәк түгелме алайса? — диде ул, Габдулла абзыйга туры карарга бик кыймыйча. Бу малайның тегүче малае икәнлеген белгәч, Габдулла абзый аның белән җайлабрак сөйләшергә тотынды. — Сез бит эшләгән өчен акча сорый торгансыз? — диде ул, малай белән шаяртырга теләп. Эш болай шаяртып сөйләшүгә күчкәч, хәер, Сәфәргали дә сынатмады. — Юк, эшен эшләгәч, акчаны безгә сорамыйча гына бирәләр,—диде ул. чатылдап. Үзе, әлләни ялынып торырга теләмәгәнлеген күрсәтеп, шундук капкага борылды. Габдулла агай дөнья күргән кеше иде, бу яшүсмер егет аңа, чынлап та, тегүчедер төсле булып күренде. Чөнки ул тегүчеләрнең сүзгә оста булганлыгын яхшы белә иде. Капка янына килеп җиткәч, алар тагын бер сөйләшеп алдылар һәм бусы өзеп сөйләшү булды. Иртәгә әтисен ияртеп Габдулла агайларга килергә сүз биреп, Сәфәргали кайтып китте. Шулай да ул эчтән тыныч түгел, чөнки иртәгә әтисен алып килә алуына бик үк ышанмый иде. Кайтышлый ул колакка керерлек берәр ялган оештырырга тырышып баш ватып кайтты. — Әти, Садыйк мулланың остабикәсе чирләп тора икән әле бу арада, нишлибез соң? — диде ул ишектән керү белән. — Үзе чирләсә бер хәер иде, остабикәсе чирләгәч, булмый, бара алмыйбыз, — диде Корбангали абзый, сүзне артык сузмыйча. Шулай итеп, безнең Сәфәргали үзенең ул көнге маҗараларыннан имин генә котылып калды, шуның белән бергә иртәгә Зәйтүнәләргә күчәргә юл да ачылды. X Менә инде бүген Корбангали абзый белән Сәфәргали Зәйтүнәләр өендә утыралар. Беренче башлап Зәйтүнәгә бишмәт кисәргә булдылар. Үлчәү алыр өчен кызның үзен чакырып китерде Корбангали абзый.. Моңа чаклы читтәчиттә генә әйләнгәләп, бары тик чокырлы бит алмаларын гына күрсәтеп йөргән ул кыз менә хәзер аларның алдына ук килеп басты. Ләкин бер дә әлләни мактаныр җире юк, ичмасам: күлмәкчән хәлендә ул кыз шундый юка, шундый чандыр, әйтерсең, болында төшеп калган каз каурые. Шул ук вакытта күз карашы бу юкалыкның нәкъ киресе: тирән, олысымак җитди, хәтта беркадәр төрпә күренә иде. — Билең бөтенләй юк икән синең, кызым, — диде Корбангали абзый, үлчәү тасмасын аның биленнән алып, һәм шунда ук: — Бу билең, белән әтиеңә ничек эшкә ярарсың син,—дип тә өстәде. Әмма соңыннан шул нечкә билле чандыр кызның өй арасында, терекөмеш тамчысы кебек, тәгәрәп эшләп йөрүен күреп, аңа сокланып бетә алмады. Су китерүме кирәк, хайваннар караумы, идән себерүме, утын кертүме — бөтенесенә шул кызый йөгерә. Үзе шул арада, бокчасын күтәреп, абыстайга сабакка барып килергә дә өлгерә иде. Бервакытны ул аш өенең, кече ягында чәчен тарап, әлеге теге әнисеннән калган тасмалар белән i 29 чәч үреп утырганда, бияләйләрен мич буена кибәргә куярга дип Сәфәргали дә аның янына керде. Зәйтүнә аллы-зәңгәрле тасмаларын кочаклап, ялан баш килеш, нишләргә белмичә, аптырап басып калды. Куе кара чәче иңенә таралып төшкәч һәм, шуның өстенә, оялып кызарып та калгач, җитмәсә тагын аллы-зәңгәрле тасмалар арасында ул бөтенләй күбәләккә әйләнгән кебек күренә иде, купшы кыланчык. Ничаклы гына тел бистәсе булмасын, бу минутта хәтта Сәфәргали дә берсүзсез катып калды. ДАенә алар икесе ике читтә басып торалар, бер-берсенә күтәрелеп тә карамыйлар, икесенең дә телләре бәйләнгән, шул ук вакытта икесенә дә күңелле, икесе дә күзгә күренеп кызарганнан-кызара баралар иде. Ахырында, Сәфәргали чыдамады, килешеп-килешмәве турында уйлап тормыйча, теленә килгән беренче сүзне көч-хәл белән генә әвәләп: — Менә йөри-йөри бияләйләрем тишелеп бетте, — дип куйды. — Әллә син бияләеңне аягыңа киеп йөрисеңме? — дип көлеп сорады кыз һәм шундук үзенең гадәттәге җитдилегенә күчеп: — Бездә озак торсагыз, мин сиңа яңа бияләй бәйләп бирермен, мин бәйли беләм, — дип өстәде. Ул бөтенләй риясыз, саф күңелле, шул ук вакытта кызларга хас кыланчыклык дигән нәрсәне дә әле үзләштереп җиткермәгән, Сәфәргалигә ул туганнарча якын итеп карый, аңа булган җылы мөнәсәбәте, җәйге таң кебек, табигый уяну белән уянып .кына килә иде. Алар бияләй турындагы шул бер-ике авыз сүздән бүтән берни дә ■сөйләшә алмадылар. Сөйләшү түгел, шуннан соң алар хәтта бергә кала да алмадылар. Гаҗәп хәл, әле кайчан гына Сәфәргали бу кыз янында үзен бик батыр тота, теләгәнчә сайрый ала иде. Ә хәзер менә ике авыз сүздән теле тотлыга башлагандай. Бу чандыр кызның күз карашларыннан сирпелеп торган өлкән уйчанлык, аның үтә җитдилеге Сәфәргалинең канат очларын бәйләгән кебек була иде. Ә китеп аз гына торыр хәле юк, малайның тагын ул кызны күрәсе, аның янында буласы, аңа нидер әйтәсе, юатасы, һич тә булмаса, аның янында бернинди сүзсез басып торасы килә башлый иде. Ахырысы, безнең шук җанлы Сәфәргали, үзе дә сизмәстән, зур диңгезнең ярына килеп басты бугай. Аны моңа кадәр очырып йөрткән җиңел канатлары гына моннан соң очырып йөри алмаслар, юк, алмаслар. Әгәр бу диңгездә ачулы дулкыннар астында калып тончыгып үлмим дисә, аңа яңа канатлар, һич югында ишкәкле һәм җилкәнле көймә кирәк булыр. Кайчагында, бәлки, чит-ят кешеләрнең көймәләренә эләгеп барырга туры килер... Ләкин шулай да... шулай да без аңа, авыр юлга чыкканда, үзенең җиңел канатларын да ала чыгарга киңәш бирик. Алда әле юл озын, җилле-давыл- лы көннәр булганы кебек, кояшлы һәм чыклы иртәләр дә күп булыр. Әнә шундый бәхетле иртәләрдә без аны нәкъ әнә шул җиңел канатлары белән күрергә теләр идек. Әгәр дә аның ул канатлары, каты җил-давылда чыныга төшеп, аны юлда очраган бәлаләрдән исән-имин алып чыкса, бусы тагын да шәбрәк. Зәйтүнә өй белән ишек алды арасында, туп кебек тәгәрәп, төрле йорт эшләре эшләп йөрде дә соңыннан кинәт юкка чыкты — ахырысы, аны берәр йомыш белән җибәрделәр булса кирәк. Сәфәргалигә өй эче кинәт бушап, күңелсезләнеп калган төсле булды. Ул, ишек ачылган саен, «Кайтмадымы?» дигән кебек, ишеккә карангалап утырды. Бераздан почмакта хуҗа хатынның: — һич йомышка җибәрер хәл юк, бата, — дип сукрануы ишетелеп калды. Бу шелтәле сүзнең Зәйтүнә турында әйтелүен сизеп, Сәфәргали түрдә утырган җирдән почмактагы зәһәр телле хатынны күңеленнән ачуланып, ә Зәйтүнәне яклап утырды. Ләкин, дөреслектә, Зәйтүнәнең киткән җирендә болан озак торуына ул үзе дә риза түгел иде. Кайткач, үги ана, чыш-пыш килеп, кызны нык кына тиргәп алды Аның, тиргәү сүзләре түр якка ишетелерлек булмадылар, шул ук вакытта бу чыжылдауны колак яныннан эндәшми генә уздыру да мөмкин түгел иде. — Бик ачулана, әллә апаның кече учагына ут капкан инде?—дип тавыш биреп куйды Сәфәргали. Бу аның ничек булса да арага керергә теләве, Зәйтүнәне яклавы иде. Хәтта ул моның белән генә дә калмыйча, Зәйтүнә сарык бәрәннәрен абзарга, әнкәләре янына имезергә алып чыгып киткәч, үзе дә аның янына чыкты. — Нигә ул шулай тирги? — Сәфәргалинең беренче соравы әнә шул булды. Зәйтүнә аңа маңгай астыннан гына бер карап алды: — Тиргәсә... Синең ни эшең бар анда. Әтн-әни тиргәмичә буламыни. Аның бу җавабы Сәфәргалигә бер дә ошамады. — Минем әни бер дә алай ата каз кебек ыжылдап тормый. Кирәк икән, уклау белән берне кундыра да ала. — Аннары син, шыр акырып, урамга чыгып йөгерәсеңме? — Нигә? Әллә берне эләктергәч, икенчесен дә көтеп торыргамы, синеңчә? — Әллә тагын... Минем әни үлгәнгә ике елдан артык инде, — дип куйды Зәйтүнә һәм бүтән бер сүз дә әйтмичә, ике култыгына ике бәрәнне кочаклап, йөгереп өйгә кереп китте. Бернигә дә төшенә алмыйча, аптырап басып калды Сәфәргали. Абзардагы сарыклар аның янына килеп, кулына сузыла, ялмана башладылар. Андый аптыраган чакта берәр һөнәрең булса да ярап куя икән. Сәфәргали, үзе дә сизмәстән, кесәсеннән җиз телле кубызын алып, чирттереп уйнап җибәрде. Абзардагы сарыклар, куркышып, бер читкә тайпылдылар, аннары әкренләп тагын җыела, башларын суза, гаҗәпсенеп карап тора башладылар. Ул чын-чынлап аптырап калган иде — безнең Сәфәргали. Ләкин шул аптыраган хәлендә дә, дөньяны рәтләп белмәгән хәлендә дә, бичара хәлендә дә, ул әле ярый торган егет иде. Хәер, белмәгәнен өйгә кер-* гәч әтисе аңа шәп кенә итеп өйрәтеп бирде. — Кирәк чакта әллә кайда йөрисең, кил әле монда, җеп очы тотып тор, — дип чакырып алды әтисе, Сәфәргали ишектә күренүгә. Ачуланып та әйтмәгән кебек иде югыйсә. Әмма Сәфәргали сәкегә килеп утыргач, ул аның беләгеннән шундый борып чеметеп алды, җитмәсә тагын шундый тавыш-тынсыз... Эшне болай оста йөртер өчен, күрәсең, анадан ук тегүче булып туарга кирәктер. Әле шунсы ярый, Зәйтүнә кече якта иде, күрмичә калды, һәрхәлдә,, икенче тапкыр эш ташлап, абзарда сарыкларга концерт биреп йөрергә ярамаганлыкны аңлатты малайга.

(Дәвамы бар.)