Логотип Казан Утлары
Очерк

ЯҢА ШӘҺӘРДӘ СОҢГЫ КҮРЕНЕШЛӘР

 Мин Лениногорск шәһәренә барам. Бу — яңа шәһәр һәлг анда әле язучылардан аяк баскан кеше бик аз шикелле. Нефть ургылып чыга торган башка районнарда безнең язучылар күп булдылар һәм бер нәрсә гадәткә кереп китте: кем генә бармасын — ул яктагы юлны мактамый калмады. Бәлки бу традицияне бозарга инде вакыт та җиткәндер, ләкин юл — юл инде, ул уйландырмый калмый. Әллә шагыйрьләрнең романтик пафослары миңа бик нык йоккан иде, әллә инде юлдашым шундый туры килде, мин инде үземне шигъри болытлар өстеннән йөзеп барган кебек сизә идем. Машина шәп, юл тигез, иптәшем күп сүзле түгел... Без Казаннан караңгыда ук чыгып киттек. Юлдашым Камил, бүген мине таң тишегеннән уятып, «Победаясы- на утыртып алып китте. Ул шофер янында, мин түрдә. Бу юлдан минем элек тә узганым бар, ләкин көн артлы көн туа, һәр көн яңалык алып килә, һәм без, шул яңалыкларга карап, уйланып барабыз. Ара- тирә Камил: — Күрәсеңме? — дип сорап куя. Сүзне озынга сузмый гына мин: — Күрәм, — дим. Күргән нәрсәбез я яңа салынган күпер, яки яңа йорт була. Шуннан соң без бик озак сөйләшми барабыз. Менә таң яктылыгы белән бергә уң якта сөтле рәшә күтәрелгән кебек була. Ныклабрак карагач, еракта-еракта күксел тау шәүләсе сузылып киткәнен аера башлыйсың. Әйе, ул Иделнең уң як яры, ничек җәелгән Идел, ә... — Күрәсеңме? — ди Камил, яңадан миңа борылып. — Күрәм, — дим мин һәм тагын үз уйларыма чумам. Машина алга барган саен күренешләр үзгәрә тора, аның саен минем уйлар куера төшә. Уйланмаслык түгел бит. Совет кешесенең акыл көчен, күкрәк көчен һәр адым саен ныграк сизеп барасың. Идел — кошлар очып чыга алмаслык киңлеккә җәелгән, ул, үзән җирләрдән капшанып килә торгач, менә бу авылның уртасына килеп кергән. Әнә бер бабай, көймәсен җайлаштырып, балыкка утырырга ашыга бугай. Яна йокыларыннан уянган ишле каз оялары, күңелле генә гәпләшеп, авыл уртасындагы диңгез култыгына төшеп баралар. Машина дуңгыз, сарык көтүен икегә ярып, җайлап кына алга тәгәри... Тау менгәч, яңа күренешләр, яңа манзаралар китә. Әле кайчан гына Куйбышев ГЭСын төзи башлау турында'хөкүмәг карары басылып чыккан иде. Хәтеремдә, без ул карарны бер якын иптәшем белән бергә дача поездында укып бардык. Безне төзелешнең 4S зурлыгы, кыюлыгы тац калдырган иде һәм аның бик аз вакыт эчендә (биш елда) төзелеп бетәргә тиешлеге исебезне китәргән иде. Шул ук вакытта, ул әкияттәгечә мавыктыруы белән ерак бернәрсә булып тоела, төзелешнең тәмамлануын ишетү могҗиза булып күренер шикелле була иде. Төзелеш ничек башлангандыр, белмим, нинди батырлыклар күрсәтеп төзү эшләре җәелгән һәм ГЭС эшли башлаган — бу турыда без әле бер генә китап укымабыз. Ә менә хәзер Казанның чал Кремль стеналарына диңгез дулкыннары килеп бәрелә. Куйбышев төзелеше ерак, без аны барып күрә алмадык, ләкин аның сулышы Казанда һәр секунд сизелә иде. Шәһәрне кыршаулап алган дамбаларны Казан халкы салды ич! Яңа ңүперләрне дә алар эшләде! Казанка елгасына яңа эз салучылар?!. Порт төзүчеләр?!. Әйе, без аларны көн саен күреп килдек, ике дамба арасына ком юдырганда, күзгә күренеп тау өелүенә сокланып йөри торган идек. Хәзер барысы да су астында, элекке сазлык та, тиреслек тә... Менә шулай итеп, ерак төзелеш 1957 елда Казан халкына әйтеп бетергесез шатлык, юаныч китерде, ул аңа ял бирде, тормышын бизәде... Борынгы Казан бик күпкә яшәрде, матурайды... Иделнең сул як ярыннан килә торгач, без элек караеп, кучкылланып ага торган, кырыс табигатьле борынгы Чулманга (Кама) терәлдек. Кояш офыктан әле яңа күтәрелеп килә һәм салкын, кызыл нурларын Кама өстепә ташлап, андагы сыек томаннарны куа башлады. Чулман! Аның икенче як яры бөтенләй күренми, бәлки ул томан эченә йотылгандыр? Юк, ярны күрсәтми торган куе томан юк бүген. — Ай-ай-ай!—дип куйдык без Камил белән. Паром туктый торган дебаркадер өстеннән икенче якка карыйбыз, бераздан ерактан бер буксир күренә башлады. Ул безнең якка килә икән... Ә бу якта аны көтеп торучы автомашиналар тезелде. Алар күп, бер очы дебаркадерда, икенче очы тау башында—өстә, авыл урамы буйлап сузылган. Бервакыт зур, мәһабәт паромны култыклап буксир килеп туктады. Буксир, чыннан да, паромны уң як кабыргасына беркеткән иде... Оядан чыгып йөгергән чебешләр кебек, паромдагы машиналар берәм-берәм чыгып, пырылдап тауга очтылар, аннан соң паромга ярдагы машиналар төялде. Бик күп төялделәр... һәм без Чулманның икенче ягына юл алдык. Элекке елларда да минем бу җирдән идел ашканым бар. Кечкенә генә, сиздермичә акрын йөзә торган паром сине 10—15 минут эчендә икенче якка чыгарып куя иде. Ә хәзер... Тиз йөрешле буксир ун минут бара, тагын ун минут бара, тагын ун минут үтә... син артыңа әйләнеп карыйсың — Шураи яры бик еракта калган инде, ә икенче як ярны әле һаман күрмисең. Дөрес, әнә анда яшел тасма булып әрәмәлек сузылып ята. Ләкин ул яр түгел, ул элекке тугайлыктагы калкулыкның су күмеп бетерә алмаган сырты. Анда агачлар үсеп утыра. Күп кенә тал куаклары су астыннан башларын чыгарганнар. Вакыт уза, тагын бер ун минут үтә, тагын, тагын... Инде ярдан кузгалып киткәнгә дә бер сәгать булды, кояш югарыга ңүтәрелде, тын гына яткан Чулманны җил айкый башлады, ә безнең әле һаман икенче як ярга терәлгән юк. Ниһаять, без бер сәгать 20 минуттан соң Мурзиха пристанена килеп туктыйбыз! Менә ул хәзер борынгы Чулманның киңлеге ничек! Язгы ташкын суы да кешене шулай сокландыра, уйландыра, ә бу — табигать кушуы белән килгән су түгел ич, кеше үзе җыйган, үзе тотып тора! йөзләрчә чакрымнарга сузылган ясалма диңгезнең нәкъ безнең республикадагы иңе урыны белән 40 километрга җитә. Шул мәйдандагы су, дулкыннар күтәреп, ярларга, буага ташлана, ул ыргый, ярсый, ачулана, шомландыра, вакыт-вакыт күк белән тоташып, яшенле яңгырлар көче белән дә һөҗүм итеп карый. Шулай да җиңә алмый, совет кешесе аның көчен кыршаулаган, ул аны хәзер үзенә буйсындыра. Хәзер бу дәһшәтле диңгез, ил куәте булып, меңнәрчә километрларга сузылган тимер чыбыклар буйлап ага. Хәзер бу куәтне кайда гына сизмиләр! Ул Мәс- кәүдә балкый, меңнәрчә предприятиеләргә җан бирә, безнең республиканың нефть районнарына да барып җитә... Нефть районнарына баргач, мин бу куәтнең күләмен ачыграк сизенгәндәй булдым. ТӨПСЕЗ КАРАҢГЫЛЫК ҺӘМ МӘҢГЕЛЕК УТ... Сугыш елларында һәм сугыштан соң мин бу якларда бик еш була идем. Ихтыярсыз кылт итеп төнге бер вакыйга искә төште. 1945 елның көзендә иде бу. Ул миңа шулкадәр тәэсир иткән иде, мин аиы көне-сәга- те белән хәтерлим. Әйе, 18 сентябрьдә миңа Ютазы вокзалына барырга һәм иптәшемне каршы алырга кирәк булды. Мин төн уртасында торып өйдән чыктым... Авылда йолдызлар бик якты булалар; киек каз юлы да аерым ачык сызылып, күк гөмбәзен урталай бүлеп тора. Кичә йолдызлар аеруча күңелле җемелдиләр һәм, җирнең матурлыгына сокланган кебек, күзләрен киң итеп ачканнар иде. Ә менә бүген инә күзе чаклы бер ут елтырасынчы! Яңгыр яумый, шулай да бөтен күк йөзе калын караңгы болытлар белән капланган, алар башыңа ишелергә торалар. Мин ишектән чыккач та верандада тукталып калдым, әле күз ияләшеп бетмәгән — шуңа күрә берни дә күренми дип уйлый идем. Җиргә төшә торган баскыч башындагы веранда баганалары да күренми, әйтерсең дөнья юк, бары төпсез караңгылык кына. Бу караңгыга күз ияләшергә тиеш иде инде, ләкин кая ул! Капшана торгач, мин баскычның баганаларын эзләп табам. Мин аңа тотынып торам, ләкин багананы күрмим. Шуны да әйтергә кирәк, без инде сугыш елларында, яктылыкны томалап, караңгыда йөрергә өйрәнгән идек. Ләкин сугыш елларында да мин мондый караңгылыкны күрмәдем. Менә шундый төнне мин, ат җиктереп, вокзалга киттем. Миңа атның яхшысын, акыллысын бирделәр, эшне чыбыркыга җибәрми... Җитмәсә, дилбегәне ат караучы үзе тотты. Менә без тау башына килеп җиттек. Бу биек, текә тауны төшмичә, вокзалга бару юлы юк. Тау башына килеп тә җиттек, туры алаша шып итеп . туктап та куйды. Нәрсә генә эшләмик, аны кузгатып булмады. Атның башыннан да җитәклибез, чыбыркылап та карыйбыз... Ат селкенми. Ул билгесез бушлыкка басарга курка, шушы тау башында туып-үскән ат булса да, бүгенге караңгылык аны да шомландыра иде. Тау түбәненә таба басу— төпсез бушлыкка, караңгылыкка атылу кебек иде. Мин беләм — бу тау башыннан Башкортстаидагы таулар, тнрә-як- тагы авыллар күренә. Ык буйларындагы тугайлыклар җәйрәп ята. Бүген мин бөтен тнрә-якка күз ташласам да, ни ерактан, ни якыннан бер очкын ялтырап күренмәде. Еракка карадыңни, күккә сузылдыңни, җиргә текәлдеңни! һични күренми, әйтерсең, менә шушы караңгылык эченнән шуышасың... Безгә ул төнне атыбызны кирегә борырга һәм кайтып фонарь яндырып чыгарга туры килде. Ат караучы фонарьны ат алдыннан тотып барды. Ат шул яктылык астында җир барлыгына ышангач кына алга атлый иде.., Мин шул төнге маҗараларны, Тпмәш авылына килгәч, яналам исемә төшердем. Камил мине Тимәшкә алып кергән иде, мин кунакчыл Фатих абзыйларда куна калдым. Лениногорскига моннан ике генә километр, иртәгә дә барырга була!.. Менә, авыл төне... Ләкин элекке җәһәннәм базы караңгылыгы бөрки торган авыллар инде мәңгелеккә артта калган. Аны хәзер шомлы әкият итеп кенә сөйләргә мөмкин. 4. „с. ә.- X» I. 50 Әкият дигәннән минем хәтергә икенче бер легенда килеп төште, һәм ул бүгенге Лениногорскига да, Ютазыга да, Баулыга да бик нык бәйле шикелле. Борынгы дини китапларда мең ел янган уттан бер кош яратылуы турында әкият бар... Мең елдан соң нинди кош яралыр, ләкин Тимәш тавы битендә инде 1948 елдан бирле ажгырып ут янып ята. Татарстанда беренче тапкыр девон нефте менә шушы вышкадан бәреп чыккан. Ул әле дә нефть ургылдырып тора, насоска күчәргә исәбе дә юк. Аның газын 1948 елда кабызганнар, ул зур факел булган. Хәзер дә ул бик көчле һәм ажгырып-ажгырып янып ята. Бу утны җил-давыл да, яңгыр сулары да, кар өермәләре дә сүндерә алмый... Ләкин мең елдан соң аңардан кош яралырмы, юкмы, анысын 2948 елда яшәүчеләр күрерләр, ә менә хәзер ул коштан кыйммәтлерәк нәрсә бирә: анда көн-төн известь яндыралар. Безнең төзелешләргә известь шул кадәр күп кирәк, аны шул факелда яндырып торалар, алып китеп торалар... Көнчыгышта күк йөзен алсу кызыллык каплаган, ләкин бу — факеллар яктысы гына түгел. Анда зур шәһәр барлыгы сизелә, анда — электр утлары диңгезе... Болар бит элек юк иде. 1947 елдан соң миңа бу якларга килергә туры килмәде, ләкин ул елда ук инде шул ук Ютазы тавы башыннан караңгы төндә дә, якты көндә дә озын телле факелларның бөтен тирә-якта балкуын күрергә мөмкин иде. Без әле ул чакта бу факелларны шигъри бизәк итеп файдалана идек, аның әрәмгә януына борчыла белми идек. Хәзер нефть районнарында йөзләрчә, меңнәрчә факеллар эшкә кушылганнар: аларны кирәкле җиргә юнәлдереп, совет халкының тормышына хезмәт иттерәләр. Ләкин әрәмгә янган факеллар да шактый әле. Бу хакта мин соңыннан Лениногорск шәһәре Советы председателе урынбасары Хәй Вилданов иптәш белән дә сөйләштем. Ул да бик ачынып, газга җитди караш җитмәве, строймонтаж кешеләренең авыр сөякле булулары турында әйтте. Анысы дөрес. Ләкин бу әрәм яна торган факелларны, аеруча, Иделебез мул итеп бирә башлаган электр көчен нәкъ менә шушы яклардагы авыл хуҗалыгын күтәрүгә таба да юнәлдерәсе иде. Беркемгә дә сер түгел, безнең республикада авыл хуҗалыгы эшләре шактый артта әле, аны югары күтәрүдә нефть абзыйлары бик күп эшли алалар бит! ЗУР ШӘҺӘР Зур шәһәрнең якынлыгын әллә каян белеп була. Телеграмм баганаларының ешлыгы да, электр чыбыкларының ишле һәм калын булуы да, машиналар хәрәкәтенең күплеге дә — тиздән шәһәр дип кычкырып торалар. Нефть шәһәренә якынлашканда башка билгеләр дә була икән. Бөтен басуны ярып киткән тирән-тирән канаулар, куе урманны аркылы-торкылы кисеп эз салган юллар, юл читендә аунап яткан буровой шәмнәре, юан, нечкә чуен көпшәләр, без исемен белми торган машина кисәкләре, эштән чыгарылып ташланган грузовик шиннары... Әнә урман араларыннан, тау битләреннән борыла-сырыла яңа тимер юл уза, берничә ел гына элек ул юк иде әле. Ниһаять, менә нефть шәһәре Лениногорск! Ул зур һәм матур шәһәр, төньяктагы урманлы тау башыннан карасаң, аның барлык кварталлары уч төбендәге кебек күренә. Хәер, сөзәк өстендә яңа кварталлар калкырга тора икән әле. Әнә Бөгелмә ягына таба тагын бер өем йортлар үсеп чыккан. Салынып ята торган яңа кварталлар бик күп. Әкияттәге кебек, шәһәр күзгә күренеп үсә. Бүген тәрәзәләре куелмаган 4* 51 йортлар — иртәгә яңа хуҗаларны балкыган утлары белән каршы алалар. Бүген яңгыр суы тулган зур чокырга — иртәгә бетон, кирпеч салына, ул арада әйләнеп карарга өлгермисең, — инде стеналары калкып чыга. Кичә синең ботинкаңны суырып калган җирдә бүгеи асфальт түшәлә... Мин «Нефтяник» гостиницасына туктадым. Икенче каттагы иркен генә бүлмәнең тәрәзәләре көньякка караганнар, аннан шәһәрнең үзәге— горком күренеп тора. Мин бүлмәгә урнашканда, тәрәзә каршында ниндидер бер сарай бар иде, икенче көнне иртә белән аны сүтә башладылар, кич белән яңа төзелеш өчен ул төштә урын әзерләнә башланды һәм шундук төзү өчен кирәкле материаллар агылырга тотынды. Шулай да бик кызык төзелә икән бу шәһәр. Башка шәһәрләр кебек, ул үзәгеннән төзелә башламаган, бер як кырыйдан төзелеп киткән. Хәзер исә шәһәрнең үзәге әрем үсеп утыра торган, казлар, кәҗәләр көтүләп йөри торган шәрә ялан. Дөрес, анда шәһәр партия комитетының мәһабәт йорты калкып тора, аның тирәсендә әле күпереп, купшыланып китәргә өлгермәгән бакчасы да бар. Ләкин шулай да ул ялгыз... Бу хәл озакка бармаячак, әнә инде Культура сарае калка башлаган, башка төзелешләрнең дә урыны билгеле. Шәһәр Советында мин Лени- ногорскиның генеральный планын карадым. Шәһәр шул оста эшләнгән план буенча төзелеп килә. Әйе, яхшы планлаштырылган, төзек урамлы, яңа тип шәһәр бу. Шәһәр белән ни кадәр якынрак танышсаң, шул чаклы аның матурлыгын күрәсең, совет кешеләренең хезмәт җимешләренә сокланасың. Партиянең шәһәр Комитеты секретаре иптәш Калинина миңа Вил- дановны күрергә киңәш бирде һәм шундук телефонга сузылды. — Сез хәзер үк аңа барыгыз,— диде иптәш Калинина. — Вилданов безнең шәһәрнең беренче казыгын каккан кеше, ул Лениногорскпны сала башлаучы... Мин Хәй Вилданов кабинетында. Бу — киң маңгайлы, сабыр йөзле, йомшак кара чәчле һәм кара күзле кеше белән мин беренче тапкыр танышам һәм аның нефть шәһәренең патриоты булуын беренче сүзеннән үк сизеп алам. Ул ашыкмый гына сөйли, шәһәрнең туган көннәрен дә, бүгенгесен дә, иртәгесен дә бик ачык күз алдында тота. Аңарда шул киләчәк өчен борчылу да бар, ул ашкына да төсле, тик үзе һаман салмак һәм тыныч калырга тырыша. Вилданов кара кителе кесәсеннән карандаш алып өстәлдәге шәһәр планы өстеннән йөртә .башлады. — Әйе, зурайды хәзер безнең шәһәр, — ди Хәй Вилданов. — Әле кичә генә шәһәр Советы сессиясе булды. Сессия газ кермәгән яңа йортларны төзүчеләрдән кабул итеп алмаска, дип карар чыгарды. Мин Вилдановны бүлдерәм. Суы булмаса да, газы янып тормаса да квартираларга керергә ашкынучылар юкмыни?! Булмаган кая, бик күп икән, депутатлар арасында да кызу гына бәхәс булып алган, янәсе газ кермәгән дип, өлгергән квартираларны буш тотарга ярамый! Газны соңыннан да уздырып була ич! Су юк, имеш! Ләкин күпчелек башкачарак уйлаган: калган эшкә кар ява, дип караганнар һәм суы, газы эшләнеп бетмичә, йортларга яңа квартирантлар җибәрмәскә булганнар! Әйдә, төзү оешмалары җәһәтрәк кыймылдасыннар! Юкса алар мондый калган «вак» эшләрне еллар буе сузып йөртергә күнегеп китәләр. Төзүчеләрнең эшен җиңеләйтә торган уңайлык та бар: йортларның берсе бер урында, икенчесе шәһәрнең икенче төбәгендә түгел, яңа йортлар кварталлары белән шундук салынып баралар ич! Шәһәрнең салына башлау тарңхы бик кызык: ул бездәге нефть байлыгы һәм аны чыгаруның гөрләп үсүе турында сөйли торган факт. 52 Әле 1948 елда гына шушы Яңа Пнсмән авылы төбәгендә нефтьнең беренче скважинасы борауланган. 1949 елның җәй айларында тагы ике скважина өлгереп җиткән. Бары өч скважина... һәм шул нигездә июль башыннан промысел оештырып җибәрәләр. Бу — бик сирәк очрый торган хәл: бервакытта да өч кенә скважинадан промысел төзелгәне юк. Менә монда. Яңа Писмәннең бодай, солылары үсеп утырган җирдә, куаклар белән куерып утырган мәһабәт урманлыкта эшли башлаган беренче скважина бу тирәдә нефть запасының искиткеч байлыгы турында сөйләгән. Мондагы байлыкның киләчәген күз алдына басгыру да кыен булган ул чакта. Өч скважина белән промысел оештырырга кыюлыгы житкән абзыйлар да бу җирдә зур шәһәр үсеп чыгар, нефть шәһәре төзелә башлар дип уйламаганнар. Алар Яна Пнсмән авылы янындагы урман буенда тау астына алты йорт сала башлаганнар. Бу әле бер катлы, берәр генә квартиралы агач йортлар — фин йортлары булган һәм промысел кешеләренә билгеләнгән. Ләкин 1949 елның ахырына таба йортлар саны ишәя башлый. 1950 елда әле шәһәр салу мәсьәләсе көн тәртибендә тормый ләкин җир астыннан бәргән нефть фонтаны шулкадәр үз көчен күрсәтә — аның белән исәпләшмичә мөмкин булмый. Менә эшчеләр поселогы сала башлыйлар һәм ул поселокны, Зәй суына якын дип, Писмәннән Бөгелмәгә таба сузарга булалар. Теләк яхшы, тик таулы, чокырлы җиргә зур поселок салып булмый бит. Поселок 15 мең кешелек итеп уйлана. Яңадан салына торган йортларны көнбатышка каратып сузарга туры килә. Нефть чыгару көннән-көн арта бара, разведчиклар кая төртсәләр — шуннан кара алтын фонтаны ургыла. Инде эшчеләр поселогы тар булыр кебек күренә башлый һәм 1951 елда чын мәгънәсендә шәһәр салырга керешәләр. Шәһәр үскән саен судан ераклаша һәм аның промышленность базасы (авто, бораулау һ. б.) шәһәр уртасында кала. 1952 елда шәһәр төзелеше каршына яңа мәсьәлә килеп баса. Әгерҗе — Пронино — Сургут тимер юлы салыну эше тормышка аша башлагач, шәһәрне тимер юл белән тоташтыру бурычы көн тәртибенә баса. Шулай итеп, илебезнең гигант төзелешләре әледән әле шәһәр салу планына төзәтмә кертеп торалар. Эшчеләр поселогы булып түгел, Лениногорск шәһәре булып үсәргә тиеш дигән мәсьәлә хәл ителү белән бер катлы йортлар салу туктала, икешәр катлы йортлар сала башлыйлар, хәзер исә анда өч-дүрт катлы йортларга юнәлеш алынган һәм 1959 елдан башлап яңа салына торган йортлар өч катлыдан да ким булмаячак. Хәер, 1957 елда ук инде өлгергән торак йортлары өч катлылар. Шәһәр Советы йорты 1951 елның җәендә салына башлаган. Ул урында бик матур булып, дулкынланып солы үсеп утыра икән. Солы төзүчеләрнең теңкәләренә тиеп беткән, алар ашыгалар, ә солы, яңгыр яуган саен көлшәләнеп, ямь-яшел килеш үсеп утыра. Солының өлгергәнен көтә-көтә бик күп көннәр уза, ниһаять, чыдамлык бетә, солы яшел килеш мал азыгына чабып алына. Кино-театр бинасы өчен билгеләнгән урынга бодай чәчкән булганнар. Бодай өлгергәнен дә көтәргә туры килгән. Торак йортларын салу эше дә шулай тоткарланып торган. Промышленность җәелә, ул яңа- дап-яца эшчеләр төркемен үзенә тарта, аларга торак йортлары кирәк, ә йорт урыннарында колхоз ашлыгы үсеп утыра. Кешеләр палаткаларда яшиләр. 1951 һәм 1952 елларда китапханә, кино өчен билгеләнгән йортлар да яңа шәһәрнең эшче семьялары белән тутырыла. Нишлисең бит, халык әдәбиятында: йорт салунын ние бар, Мүклисе дә, чүк лисе, 53 Кыз алуның вне бар, Кочаклыйсы да йоклыйсы! — дип әйтелсә дә, торак йортлар салу кәләш алу кебек үк җиңел эш булмый. Хәзер инде шәһәр төзелешенең, иң авыр көннәре артта калган. Дөрес, әле бик күп эшлисе бар, бик күп төзисе бар. Шулай да палаткаларда торучылар да, китапханәләрдә түшәлеп ятучылар да юк хәзер. Шәһәр генераль план буенча төзелеп ятмакта һәм сәгать саен үсмә ктә. Без ул төзелешләрне әйләнеп чыктык, монда кайберсен искә алып китәсе килә. Әнә, бодай үскән җиргә салынган кино-театр бинасы хәзер яңа план буенча киңәйтелде. Аны 1957 елда зурайттылар, сәхнәсен дә киңәйттеләр, фойесын да. Республиканың нефтьчеләр киңәшмәсе нәкъ әнә шул клубта уза инде. Бу кинодан чыгуга тауга карасаң, культура һәм ял паркын күрәсең. Хәер, без анда керми китмәбез әле... 1955 елда Культура йорты салына башлаган. Өч катлы поликлиника, өч катлы больница корпусы, ике балалар яслесе, балалар бакчасы салынып яталар. Шәһәрдәге клублар саны хәзер уннан артык, китапханәләр бар. Күптәй түгел генә 5 мең том китап белән шәһәр китапханәсе эшли башлады һәм ел ахырында аның китаплары ун меңгә җиткерелә. Нефтьчеләр клубы каршындагы китапханә 1951 елдан бирле эшли. Шәһәрдә стадион төзелеп ята һәм 1958 елда стадион парк белән тоташып китәчәк. Мин шәһәрдә вакытта ук инде зур шәһәр базары төзелеп бетеп килә иде. Мәктәпләр сигезгә җиткән. Алты урта мәктәп бар, 1958 елда яңадан ике мәктәп өлгерә. Шәһәрдә хәзер төзүчеләр мәктәбе, техника училищесы, нефть техникумы (кичке бүлек), нефть институтының кичке бүлек филиалы, курсларның өч комбинаты. Шәһәрдә ике катлы зур мунча, беренче разрядлы мода ательесы һ. б. бар. 1959 елда шәһәрнең үз телевизор үзәге төзелергә тиеш. Әле биш- алты ел элек кенә салына башлаган шәһәр хәзер шундый үскән, шундый җәелгән. Син аны җәяүләп түгел, машинага утырып та барлык урамнарын бер генә көндә әйләнеп чыга алмассың... ШӘҺӘР БУЙЛАП Шулай да мин күпме өлгерә алсам, шул кадәр йөрермен дип, шәһәр урамнарына чыгып киттем. Киң урамнарның бер башы көньякка таба сөзәкләп төшеп, тауга килеп терәлә. Тау күпереп торган агачлар белән капланган. Урамның икенче ягы еракка сузылган — ул очы шулай ук урманга барып тоташа икән. Анда да урам тауга килеп төртелә. Урамнар күп, кварталлары зур, йортлары яңа. Ләкин нефть шәһәре булса да сез монда, әлбәттә, вышкаларны күрмисез. Нефть шәһәре икәнлеген белдерә торган икенче төрле билгеләр бар монда. Бетоп мичкәләргә охшашлы, җирдән әз генә күтәрелеп торган түгәрәк нәмәр сәкәйләр бар. Астан, күрәсең, трубалар уза. Шундый урыннарга «газ» дип язып куйганнар. Анысы: бу тирәдә шырпы сызып тәмәке тартып йөрүдән сак булыгыз!—дигән сүз. Юл уңаенда мин берничә өйгә дә кереп чыктым. Дөрес, ул өйләрдә минем таныш-белешләрем юк иде, шулай да һәркайда бик җылы каршыладылар һәм үзләренең шатлыклы тормышлары турында аз-маз сөйләп алдылар. Никель кровать һәм күпереп торган калын мендәрләр, челтәрле пәрдә, балавызлаган кебек, сап-сары итеп юган идән, тәрәзә төбе тулы төрле гөл чүлмәкләре, радиоалгыч, Чистай шәһәреннән килгән стена сәгате, тегү машинасы, саны аз булса да китап-брошюра 54 кебек нәрсәләр миңа аларның бай” тормышы турында күбрәк сөйләде. Хуҗалар үзләре тыйнаграк иде һәм зарланганнары: — Фатир кысанрак шул,—дигән сүз булды. Мин эшчеләр барагында яшәүче Зиннур Мөхәммәдиевкә дә кереп утырдым. Ул үзе верховой булып эшли, кызы Флюра — кирпеч заводында. Бер зур гына бүлмәдә алар бер семья булып торалар һәм яңа йортларның өлгергәнен көтәләр. Аның энесе Хаҗи да минем арттан килеп кергән иде. Ул алдынгы бригадаларның берсендә бораулаучы булып эшли икән. Хәзер семьясы белән яңа квартирада тора һәм бик канәгать яши. Абыйсын да тынычландырып куя: — Мәскәүдә мондый бүлмәләрне ике-өчкә бүләләр. Күрдем инде мин, — ди ул. — Монда әле зарланырлык нәрсә юк. Бүлсәң, ике бүлмә чыга ич моннан. Инде ун ел буе нефтьтә эшләүче бу ачык йөзле, көр күңелле бораулаучы бик күп нәрсә белән кызыксынучан булып чыкты. Мин аларның эше, тормышлары турында сорашам, ә ул миннән язучылар турында, яңа китаплар турында сөйләвемне үтенә. •— Ничек языла соң ул китаплар?!. — ди ул, мәктәп балалары кебек гади генә итеп. — Менәрсез соң ничек җирне тишәсез?—дим мин аңа. — Эшлибез инде... без дип, машина эшли аны, менә без быелгы планны сигез айда төгәллибез! — Бурмастерыгыз кем? Хаҗи инженер Газизов турында бик хөрмәт белән сөйли. Газизов бурмастер икән. Икенче көнне мин помбур Гәрәев Заһит исемле егет белән очраштым. Ул да шул ук Газизов бригадасында эшли. Әле ике ел гына элек Кәрәкәшледән нефтькә килгән бу егет тә мастер-инже- нерны бик яратып сөйләде. Гомумән, бригада членнары бер-берсен бик хөрмәт итәләр, бәлки алдынгылыкның сере дә шундадыр?! Береңне берең аңламасаң, ерак китә алмыйсың бит! — Эш шулкадәр күңелле, эшлисе килеп тора, — ди Заһит. Мин аның әле генә сменадан кайтканын беләм. Ул бик тырышып юынган, чистарынган, яңа күлмәк кигән, чәчен бик спай итеп тараган. Аңардан көч, яшьлек, дәртлелек бөркелеп тора, тормыштан, хезмәттән риза булуы сизелә, шул ук вакытта булганы белән канәгатьләнеп калмыйча, югарырак, өскәрәк омтылуы да аңлашылып кала. Күренә, егет помбур булып калмаячак, аның укырга, үсәргә нияте зур, ә тормыш аңа бөтен мөмкинлекләрне биргән. Югарыда искә алынган кичке техникумнарда нәкъ шундый егетләр укый бит! Мин төзүчеләр мәктәбендә дә булдым. Практикадан кайтып, столо- войда ашап чыккан яшүсмерләр — кызлар, малайлар — танца мәйданына җыйналдылар. Мин алар белән беседа үткәрдем. Мәктәпнең замполиты Савельев Волхов фронтында көрәшкән егет булып чыкты. Ул Муса Җәлилнең нәкъ шул фронтта сугышуын ишеткәч, андагы хәлнен авырлыгы турында, истәлеге белән уртаклашты. Без тау башында диярлек, тирә-якка карап торабыз. Савельев миңа укучыларның эшләре турында сөйли. Нәкъ каршыда гына сөзәктә бер йортның аскы канаты сынып төшкән. Мин шаяртып кына: — Сезнең укучылар салган йорттыр инде бу?—дим. — Бала-чага эшедер? — Киресенчә, — ди Савельев, — безнең укучылар салган йортлар нык була. Бу — кыш төзелгән, җәйгә чыгып җир эрегәч, җир шуышкан... Шул чаклы колач җитмәслек төзелештә бер йортның кителеп төшүе әллә ни искиткеч түгел инде югыйсә, шулай да күңелле түгел. ФЗӨ яшьләре чыннан да яхшы төзүчеләр булып җитешәләр икән, аларның эшен хуплап алалар. 55 Шунысын әйтергә кирәк, кайда гына карама, төзү эшендә яшь кызлар күбрәк. Ирләр нефть чыгарсалар, хатын-кыз алар өчен йортлар сала. Семьяларда да шул ук — әтисе нефтьтә, әнисе төзелештә, кызы кирпечтә, яки кызы асфальт җәя, әнисе йорт сала. Сиңа берәр урамны табарга кирәк булса, шул кызларга барып эндәш. Алар белми калмас, чөнки шәһәр аларның нәни, нәфис куллары белән салынган. Асфальтны алар түшәп киткәннәр, кирпечне алар салганнар, урам исемнәрен язган такталарны да алар кадаклаган. Шәһәр урамнарында йөргәндә, аларның хезмәтен тәкъдир итүдән минем күңелем тулып китте. Нинди генә җылы сүз әйтим икән? — дидем мин үз-үземә. Комбинезон кигән, яулыкларын өч почмаклап бәйләгән кара кашлы, үткен күзле, алсу йөзле бу кызлар чыннан да мактауга лаеклылар. Шундый пычрак эштә кайнашалар алар, аның каравы күңелләре саф, йөрәкләре чиста. Колак эченә, чәч арасына балчык кермәсен, измә тамчысы таммасын өчен яулыкны ничек тырышып бәйләгәннәр. Үзләре шундый кешелекле, кече күңелле һәм сиңа ярдәм итәргә ашкынып торалар икән тагын. — Әй, абый, зинһар ул урамнан китмәгез инде сез! Ни өчен дисәгез, ул кварталда әле төзелеш бара, канауларны чыгу уңайсыз булыр... Менә болан китегез!.. йөри торгач, иске авылга да барып чыктым... Әйе, сугыш елларында мин бу Писмәндә дә булган идем. Район үзәге булган бу авыл ул чакта шактый зур һәм бай кебек күренә иде. Хәзер ул Лениногорск кырыенда калган. Урамга буй һәм аркылы салынган йортлар инде миңа мескен булып күренделәр. Кызыл кашларын бәсрәйтеп торган текә таулар да (әйтерсең, аларны кемдер бик шома итеп кисеп алган) ул йортларга кимсетеп карый шикелле. Ләкин Лениногорск шәһәре — социалистик шәһәр — үзенең мәрхәмәтеннән авылны ташламаган. Ул авылны үзе артыннан алып бара, аңа хезмәт күрсәтә, автобусларын йөртә, һәм берничә ел узуга — бу җирләр шәһәр кебек гөрләп торырлар. Шулай да мин шәһәр төзелешенең бер серенә төшенә алмадым. Әнә шул эшлекле кызлар булдыклы куллары белән уенчык шикелле йортлар салып китәләр. Шул ук кызлар урам уртасыннан асфальт җәеп төшәләр. Юлы әйбәт, шома, ләкин ул юлның беркайда да тармагы-бо- тагы булмый, ул бер генә капкага да сузылмый, бер генә йортка да сукмак салмый. Шәһәрнең асфальт юллары бар — шәһәрнең бернинди тротуары юк. Яңгырдан соң асфальттан барып була, ләкин юлдан өеңә керү авыр мәсьәлә, өй белән юл арасындагы тротуарда синең батып калуың мөмкин! Тротуар сазлыкларында дуңгызлар да мыркылдап ята, казлар да коена. — Шәһәрдә көчле юл төзү оешмасы юк шул,—диде миңа Вилда нов. Юк икән шул, ләкин бик кирәк оешма ич ул! Шәһәр үзәгендә батып йөрү килешми инде. Кимчелекле якларны кузгаткач, тагын әйтергә кирәк. Бәлки Лениногорск җитәкчеләре үзләре сизмиләр булыр. Шәһәргә яңа килгән кеше моны бик тиз татый: шәһәрдә тамак туйдырырлык ашханә табу читен. Парикмахерский да мунча эчендә генә икән. Менә дигән гостиница бар, көн-төн кайнар су әзер, буфет ишеге дә юк түгел. Ләкин кирәк бит шундый очраклылык. Буфетта эшләүче авырган, ә инде гостиницадан ике километрлап ераклыктагы бердәнбер кафэ санитар көннәре уздыру өчен өч көнгә ябылган. Килгән кешегә бер генә нәрсә кала: азык-төлек белән тулган иркен магазиннарга кереп, туңдырылган итләргә, кош-кортларга карап йөрисең... Ашамлык әйберләре бик күп, бик мул, Казанда да аларның күбесе һәрвакыт булып тормый. 56 Ләкин монысы әле кечкенә мәсьәлә. Без киткәч, оусреття я итләүче терелгәндер, кафэ да эшли башлагандыр. Тик безнең икенче нәрсәгә исебез китте. Яңа ачылган алты мәктәпнең берсе дә татар мәктәбе түгел диделәр безгә. Шуннан соң мин шәһәр халкын күзәтебрәк йөри башладым: урам тулы татар, канда гына барып керсәң дә татарча сөйләшәләр. Нефть тирә-як татар авылларыннан менә дигән батыр егетләрне, сылу кызларны үзенә чакырып китергән... һәм бу хәл кешеләрнең аралашуларына үзенчәлекле бер төс керткән. Горкомда, мәсәлән, минем белән татарча сөйләштеләр. Мин соңыннан гына ул сөйләшүче иптәшнең татар түгеллеген белдем. Ә менә шул ук горкомда секретарьларның берсе минем татарча соравыма русча җавап кайтарды. Горкомның икенче секретаре Фаварис Мирсаяф улы Тукаевныц татарча сөйләшмәвенә нефть бораулаучы таза ирләр дә аптырыйлар икән. — Ул татармы соң? — дип сорадылар миннән. — Беркайчан да ул, буровойга килеп, татарча сөйләшкәне юк, ә әйтәсе сүзләр бар безнең... Ничә еллар буенча аның җитәкчелеге астында эшләүче эшчеләр массасы секретарьның татармы, армы, русмы икәнен белмиләр, татарча эндәшсәң дә русча гына сөйләшә диләр. Шуңа күрә миңа Конституция нигезендә эш итүче Совет башкармасы җитәкчесе Хәй Вилда- повның да нефтьчеләр өчен бары тик рус телендә генә марш булдырырга янып йөрүе гаҗәпләндермәде. Алар инде бөек рус культурасын ахырынача чөмереп бетергәннәр, күрәсең, ана телендә массага якынаю, ана телендә аларны тәрбияләү безнең эшебез түгел инде ул, дип карыйлар булса кирәк. Алдагы елда тагын берничә яңа мәктәп өлгерер, алары да аның бәлки татарча укытмаслар... Ихтыярсыз рәвештә В. И. Ленинның сүзләре искә төшә, ул рус булмаган халыкларның руслашкан вәкилләре милли мәсьәләне танымаска тырышулары өчен ачынып язган. ЯШЬЛЕК ҖЫР СОРЫЙ Яшьлек кайда да бер. Ул чәчәк ярата, романтикага бирелә, мәхәббәт белән исерә, уен-көлке белән мавыга. Яшьлек сөйгәне белән ялгыз гына калырга да тели,- компание белән шаулашып җырларга һәм бөтерелеп биергә ашкынып тора. Шомырт төсле кара үткен күзләр ялт-йолт эзләнә башлый, кая юл тотарга икән? Парккамы, әллә танца мәйданынамы? Аның алсу йөзендә дәртлелек, шаянлык балкый, ул мәхәббәт ялкынына кызарган һәм шашынып ашкынуын чагылдыра. Көдрә чәчләр йомшак кына ап-ак муенны иркәлиләр, яхшы материядән тегелгән чәчәкле күлмәк, бөтен гәүдәнең нәфислегенә, җиңеллегенә тиң килгән, ә кыйммәтле босоножкалар кигән аяклар теләсә нинди вальска бөтерелеп китәргә торалар. Ул үзенең егетен көтә, шундый ук яшь һәм шундый ук таза егет әнә шул урамнан киң адымнар белән йөгерә-атлап монда килә. Сез бу кызны мәхәббәт белән исергән гимназистка дип уйламагыз. Юк, түгел. Ул без көндез күреп узган төзүче кызларның берсе. Сез хәзер аны танымыйсыз, ул инде балчык табына чуарланган комбинезонда түгел, баштагы яулык та салып ташланган, аяктагы зур резин итекләр дә юк хәзер.. Егет исә шулай ук моннан 25—30 километрдагы (үз телләре белән әйтсәк, «бик якындагы гына») буровойдан сменасын тутырып кайткан һәм сез аның да инде нефть белән каешланган комбинезонын күрмисез. Ул арада шундый ук кул тимәгән, тузан кунмаган сөт өсте кебек сылу яшьләр белән урам ямьләнә башлады, һәм киенеп, ясанып чыккан төзүче кызлар, нефтьче егетләр ял итәргә киттеләр. 57 Без бу яшьләр төркеменә иярмәдек, шулай да асфальт юлны тутырып түбән таба төшеп баручы төркем артыннан бик озак карап тордык. Әнә аста электр утлары балкып китте, якты лампалар белән чорналган каен капка күренде. Ап-ак каен агачларыннан триумфаль ук булмаса да тантаналы гына капка эшләгәннәр. Урам асфальты шушы капкага кадәр сузылган. Капка ачык, рәхим итегез! һәм сез шәһәр белән бергә тоташкан табигый паркка килеп керәсез. Аста кечкенә елга агып ята, күпердән чыккач — парк башлана. Бу кечкенә елганы түбәнрәк буып куйганнар икән, шәһәр астында зур күл ясалган! Паркка килеп керүчене һәркемгә таныш скульптура каршылый, яшь Горький басып тора. Ул Россиянең киңлеген иңләп алырга омтылган бөркет кебек карашын еракка ташлаган. Сул якка китсәң — усаклык аллеясе. Теләсәң — имәнлек, каенлык аллеяләре бар. Болариың берсен дә кеше кулы белән утыртмаганнар— алар үзләре үскән. Лениногорск эшчеләре табигый урманны үзләренә уңайлы рәвештә парк итеп корганнар, юллар салынган, аңа вак ташлар сибелгән, скамьялар ясалган. Паркны төрле скульптура белән бизәгәннәр. Мондагы чәчәк төрләрен санап бетерерлек түгел. Үз вакытында җиләкләр тәгәрәшеп үсә икән монда. Парк зур, аның икенче як чиге тауны ашып китә. Ял итү өчен шулкадәр уңайлы, шулкадәр яхшы, саф һавалы урын бу — шәһәр халкы бу паркны бик ярата, халык аннан кичен дә, көндезен дә чыкмый. Паркның бер як почмагы бөтенләй балаларга бирелгән. /Монда нәрсә генә юк: фил дә, крокодил да әкияттәгечә матур итеп ясап куелган. Монда — селкенмәләр һ. б. ш. кебек балалар өчен уен корылмалары... Радио, җыр, музыка яңгырап тора, төнгә кадәр монда — уен, көлке, шаяру, күңел ачу, ял итү... Бер көнне мин бу паркка иртүк барып кердем. Төнге яңгырдан соң һава саф, чәчәкләрнең, агач яфракларының хуш исләре бөркелеп тора иде. Кошлар сайрый. Радио сөйли. Кайдадыр бик киң күкрәк белән иркенләп көлгән тавыш ишетелә. Ул арада булмый, икенче яктан «Сарман» көе яңгырый. Әнә тау башыидарак кемнәрдер сөйләшеп утыралар, шундук бер төркем бала-чага гөрләшеп узып китә һәм агач арасына сибелә. Чыннан да күңелле монда, китәсе дә килми хәтта. Под лесистою горой Протекает река Зам. Не зови меня красивой И домой не провожай. Бу җыр нәкъ шушы паркта туган булса кирәк. Аны Лениногорск яшьләре бик еш җырлыйлар икән. Ләкин бу җыр Хәй Вилдановның эчен пошыра. — Нефтьчеләр мондый частушкалардан матуррак җыр ишетергә лаеклы кешеләр, — ди Вилданов. Әйе, шаулап, гөрләп тора торган җыр кирәк. Яшь шәһәр — җырсыз шәһәр, имеш, ничек инде яшьлек җырдан башка булсын. Җыр бирегез, шагыйрьләр, композиторлар! Җыр турында сүз кузгалгач, Вилдановның тавышында үпкә, рәнҗү авазлары ишетелә башлады. Лениногорскига миңа кадәре дә язучылар кереп чыккалаганнар икән. Мөхәммәт Садри монда булып киткән. Композитор Җәүдәт Фәйзи дә кунак булган. Вилданов үзенең зарын аларга да сөйләгән. Ничек инде җырсыз яшәргә мөмкин?! — Безгә марш кирәк. Обязательно марш булсын!—ди Вилданов. Ул үзенең марш тудыру өчен бик тырышып эшләвен дә сөйләп китә. — Менә шушындыйрак характерда булса ничек? В недрах глубоких татарской земли Чудесная жидкость таится. Покорная воле советских людей, Пенясь, на поверхность струится. Мы нефтяники, мы строители Крепко спаяны целью одной, Больше нефти, больше газа Отчизне родной! Бу текстны Хәй Вилданов Җәүдәт Фәйзигә дә күрсәткән. Композитор нинди җавап биргәндер, белмим, тик ничек кенә булмасын, шагыйрьләр, композиторлар, иҗади берләшеп, шушы гүзәл шәһәр яшьләре өчен маршлар, лирик җырлар, шаян частушкалар, бию такмаклары бирергә тиешләр! Алар бик көтәләр! Русча да, татарча да яңа җырлар сорыйлар! Бу — хак сүз! Бер кичне мин бурильщик Мөхәммәдиевләрдә бик озак утырдым, агалыэнеле нефть кавалерлары гостиницага кадәр мине озатырга булдылар. Без шәһәрнең көньяк читеннән әйләнеп кайтырга уйладык. Ләкин караңгыда йөрүе бик үк уңайлы түгел икән. Без үзебез дә сизмәстән төзеләчәк яңа квартал мәйданына килеп кергәнбез. Тиз генә шәһәр үзәгенә таба борылдык, аннан музыка яңгырап ишетелә. Кинәт без электр белән балкыган ачык мәйданга килеп чыктык. Озын багана башыннан вальс сибелә, скамьялар белән чолганып алынган асфальт мәйдан биюче яшьләр белән тулган. Күңелле уза алариың кичләре. Ял итә беләләр нефть яшьләре. Кинәт радиола туктады. Вакыт соң иде инде. Аларның таң белән эшкә китәселәре бар. Таралыша башладылар. Без дә үз юлыбызга киттек.. Кемдер шаян гына тавыш белән: Под лесистою горой Протекает река Зай... дип такмаклый башлады. Бу җырның сүзләре дә, көе дә гостиницага кайтып яткач та әле колагымда чыңлый иде. Мин ул җыр аша Лени- ногорск яшьләрен күрдем, үз якларын сөйгән, нефть елгалары белән дан алган Зәй буйларына гашыйк яшьләрнең дәрте ташыганын сиздем, һәм ул җыр менә киң тавышка күчәр— табигатьне җиңгән яшьләрнең рухи сыйфатларын девон тирәнлегеннән казып чыгарыр төсле тоелды. Шашкын йөрәкләргә яңа канатлар бирәчәк героик җырның туасына ышанасы килде. Туар ул җыр!

Казан — Лениногорск, 1957