СОРАР ИДЕМ
Күзгә төртсәң күренмәслек төндә, һәр атлаган саен сөртенеп, Яр буена килеп аудым комга, Башым белән ташка төртелеп. Маңгаема тиеп үтә сулар, Хәл юк ләкин үрелеп эчәргә... Ә отрядка кайтып җитәсе бар, Ә елганы кирәк кичәргә. Беркем дә юк ярда, ярда — бер мин. Күрмим уңны, күрмим сулны мин. Пышылдыйммы, ыңгырашаммы — белмим, Кычкырам дип уйлыйм шуны мин. Нишлимендер, белмим... Ләкин барыбер Теге ярдан кемдер ишетә. Тар көймәгә салып китә кемдер, Тирбәткәндәй тар бер бишектә. Кемдер сөйли—тыңлап тибә йөрәк, Кемдер бәйли авыр яраны. Мин бу төндә ялгыз түгел, димәк, Юлда миңа юлдаш бар әле! ...Кара төндә ничек кичүемне Шул елганың салкын киңлеген, Разведкадан кайтып җитүемне Хәтерләдем нигә мин бүген? Карап, иркәм, кара күзләреңә, Чын йөрәктән килде сорыйсым, — Син җавап бир минем сүзләремә, Тартынмыйча сөйлә турысын: Тормышта без чыктык ерак юлга, Тормыш ташлар төрле якларга... Көч-хәл бетеп шулай аяк-кулда, Кара төндә калган чакларда, Син көймәчем була алырсыңмы Ярдан ярга алып чыгарга, Тавышымны минем танырсыңмы Колак салып бары шуңарга?! НӘҖИП МАДЪЯРОВ * Таралды томан... Балкый җир. Чумдым татлы хыялларга; Якты кадерен белү өчен Кирәк икән томаннар да. «Бер күрүгә гашыйк булды», — дисең, Син ашыгып түкмә хисеңне. Югалучан була андый гыйшык Төштә тапкан акча шикелле. Үтеп китте кырын карап кына, Сынатмаска ахры уйлады. Гүя миңа шушы минутларда Матурлыгы бетте дөньяның. Матурлыгы бетте, Яме китте, Күңелемне сагыш-моң баса. Төсе ямьсез, суы тәмсез була — Чишмә дә бит әгәр болганса. 1957.