ПЕТР ПАТША
КУЯН ФЕДЬКА
Мәйданда тугарылган чаналар һәм Алешка белән Алексашка гына калды. Менә кыйнап ташланган посад кешесе чанадан күтәрелде, йомылырга җитеп шешенгән күзләре белән як-ягына карап алды да озаклап борынын сеңгерде. — Абзый кеше, без сине өеңә кайтарып куйыйк, без сине кызганабыз,— диде аңар Алексаша, үзе Алешкага күз кысты. Посад кешесе аңгы-миңге иде әле. Малайлар култыклап алып китә башлагач, нидер мыгырдады, сөртенде. Кинәт: «Тукта!» дип, малайларны этәреп җибәрде, кемгәдер янады, су эчеп күбенгән киез итеге белән җиргә тибеп куйды. Алар өчәүләп елга аръягына, Серпухов капкасына таба киттеләр. Малайлар юлда аның исемен белделәр: Куян Федька. Посадта тора икән. Өе, капкалары яңа, ә ишек алды зур түгел, бакчасында каргалар оялаган ялгыз агач үсеп утыра. Куян, үз ишек алдын күргәч, шатланып: «Менә кая ул минем пирогларым, калачларым, менә кая ул минем баллы күмәчләрем, шулар яшәтә мине...»—диде. Капканы сыңар күзле шадра хатын ачты. Куян аны этеп җибәрде. Алексашка белән Алешка Куян артыннан кереп киттеләр. Куян аларга: «Сез кая барасыз? Ник килдегез?» дип кычкыра башлаган иде дә, кулын гына селтәде һәм өенә кереп китте. Яна чыпта ябылган ян сәкегә килеп утырып, өстен-башын карарга тотынды, — бөтен киеме ертылып беткән... Куян Федька башын селкеп торды да елап җибәрде. — Кыйнадылар мине. Кем, ни өчен кыйнагандыр — хәтерләмим. Чиста күлмәк-штан бир, — диде ул сыңар күзле хатынга, һәм кинәт сәкегә сугып: — Мунча як, боерык бирәм мин сиңа, сукыр әнчек!—дип кычкырды. Хатын борынын тартып куйды да чыгып китте. Малайлар ярты өйне алып торган мич янынарак елыштылар. Куян сөйләнеп куйды: — Сез мине коткардыгыз, малайлар. Хәзер—теләгәнегезне сорагыз... Минем бөтен тәнем кыйналып беткән, бер кабыргам бөтенләй сынган... Мин хәзер кая барыйм, әрҗә асып сату итәргә чыга аламмы мин хәзер? Харап булдым шул. Ә эти бит көтеп тормый... Алексаша тагын Алешкага күз кысып куйды да Куянга: — Безгә бернинди бүләк кирәкми, кундырып кына чыгар,—диде. Куян өстерәлеп мунчага киткәч, малайлар мич башына менделәр. — Иртәгә аның урынына пирог сатарга чыгабыз,..— диде Алексаша, пышылдап. — Әйтәм бит, минем белән хур булмыйсың дпп... 1 Бөек рус язучысы Алексей То.тстойныц тууына 75 ел тулу унае белән басыла. з* 35 Сыңар күзле хатын яктырыр-яктырмас торып пәрәмәч, левашник һәм шишкалар пешерде, аннан борчак, шалкан пирогы, тозлаган гөмбә, куян, ит, токмач пироглары пешерергә кереште. Куян Федька ян сәкедә толып астында ыңгырашып ятты, бер генә әгъзасын да хәрәкәтләндерә алмый иде ул. Алексашка идәнне себерде, йөгереп кенә ишек алдыннан су алып керде, аннары утын кертте, помой чиләген чыгарып түкте, көл ташлап керде. Алешкапы Куянның терлекләрен сугарып кайтырга җибәрде: малайның кулында эш уйнап тора; ул бөтен эшне уенкөлке белән башкара иде. -- Җитез егет,—диде Куян, ыңгырашып.—Ох, мин сине базарга пирог сатарга чыгарыр идем дә... Кире кайтмассың шул... Акчаны алып качарсың... Бигрәк елгыр бит... Алексашка, урламаска ант итеп, муенындагы тәресен үпте. Стенадагы кырык изге рәсемен алып үпте. Бернишләр хәл юк, — Куян ышанды- Хатыны ике әрҗәгә ике йөз пирог салып, өсләрен иске киемнәр белән томалады. Алексашка белән Алешка алларына альяпкыч бәйләделәр, бияләйләрен билбауларына кыстырдылар да, әрҗәләрен муеннарына асып, сату итәргә чыгып киттеләр. Алексашка, юлда очраган кешеләргә карый-карый, каты тавыш белән: — Пирог сатам, кемгә кирәк, алып калыгыз тизрәк, ярты акча икесе, баллысы бар, итлесе...—дип кычкырып барды. Юлда басып торган бер төркем стрелецны күреп, бии-бии болай диде: «Әй, абыйлар, килегез, беткәнче алып калыгыз; патша пироглары бар, бояр пироглары бар, Кремльдә дә алдылар, муенга берне салдылар, Нарышкиниар да ашады, эчләре авырта башлады...» Стрелецлар көлешә-көлешә пирогларны алып бетерделәр. Алешка да шулай такмаклап кычкырды. Пирогларын елга буена төшеп җиткәнче үк сатып бетереп, яңаларын алырга кайттылар. Куян Федька, гаҗәпләнеп: — Егетләр, сезне миңа алла үзе җибәргән икән, — диде. ПАТША КЫЗЫ Патша кызы Софья көндезге гыйбадәттән арып кайтты. Ул бүген чиркәүдә ике тапкыр булды. Ураза чак 1 иде, арыш ипие белән кәбестә генә ашады, аны да бик аз гына капкалады. Әтисенең чит илдән китерткән урындыгына утырды да чиккән яулыкка төрелгән чиркәү икмәген тезләренә куйды. Бу урындыкны аның боерыгы белән күптән түгел генә Грановит палатадан2 китереп куйганнар иде. Ә патшаның тол хатыны Наталья, бу турыда ишеткәч: «Ул Софья тиздән тәхетне дә үз бүлмәсенә китертеп куйдырыр әле...» дип ачуланып кычкырган иде. Кычкыра бирсен... Кечкенә генә ике тәрәзәнең төрле төстәге пыялалары аша бүлмәгә март кояшының җылы нурлары төшкән. Бүлмә чиста, иркен, кипкән үлән исләре аңкып тора. Стеналары монах бүлмәсенеке кебек ап-ак. Чынаяк кирпечтән ятаклап эшләнгән миче кызу итеп ягылган. Яп сәкегә, өстәл һәм бөтен җиһазларга киндер ябылган. Идәндәге зур сәгатьнең гөлчәчәк рәсемнәре төшерелгән циферблаты әкрен генә әйләнә. Китап шкафына пәрдә корылган: ураза чак—китап уку, күңел ачу вакыты түгел. Софья постау башмаклы аякларын кечкенә скамьяга куйды да, күзләрен йомар-йоммас йокымсырап, чайкалып утыра башлады. 1 Православие динен тотучылар ураза чакта ит, май, сөт кебек ашамлыкларны ашамыйлар -Грановит палат а— Мәскәү Кремлендәге Грановит палата, 1491 нче елда салынып беткән. Анда патша тәхете торган, тантаналы жыелышлар шунда уздырылган. 7 36 Бүлмәдә тып-тын, бары сәгать теле генә текелди. Биредә күз яше күп түгелде. Софья бу стеналар эчендә ничәмә-ничә тапкыр ялгыз калып өзгәләнде... Ләкин кычкырсаң да, кулыңны чәйнәсәң дә — гомер уза, яшьлек чәчәге коела. Патша кызы Софья кара бүрек кияргә дучар ителгән... Бу бүлмәнең ишеге бер генә — ул монастырьга чыга, кабергә чыга... Баскыч шыгырдады. Софья, ачуланып, күзләрен ишеккә текәде. Иреннәре дерелдәп китте- Яңадан урындыкның бәрхет тоткаларына таянып, битен учына куйды. Тәбәнәк ишек башына бәрелмәс өчен иелә төшеп, Василий Васильевич Голицын килеп керде. — Софья,—диде ул, — Иван Михайлович белән Иван Андреевич Хованский сиңа зур хәбәрләр алып килгәннәр. Аста көтеп торалар. Чык әле, бик ашыгыч эш... — Әйдә, киттек. ЛАИЛОСЛАВСКИЙЛАР яки НАРЫШКИННАР Аста. Грановит палатада, тәрәзә янында, Софьяның агасы Иван Михайлович Милославский белән Хованский басып тора. Озын бүрекләре ярым түгәрәк түшәмгә тигән. Милославский — кысык күзле, киң битле, шадра кеше. Өстендә бүләккә алган яңа тун. Симезлектән һәм дулкынланудан бөтен бите кызарган, тирләп чыккан. Софья тиз генә килде дә монашкаларча итеп баш иде. Иван Михайловичка туны һәм корсагына кысып тоткан бүрке сузылырга комачаулый иде, сакалы белән иреннәрен булдыра алган кадәр сузып пышылдап кына әйтте: — Матвеев Троицада инде. (Софьяның яшькелт күзләре салкын гына киңәеп китте.) Монахлар аны патша каршылаган кебек каршылыйлар икән... Уникенче майда Мәскәүдә көтәргә кирәк. Әле генә Троицадан абыйның улы Петр Толстой килде... Матвеев көндезге гыйбадәттән соң бөтен халык алдында безне, ЛАилославскийларны, сүгеп, мәсхәрә иткән икән: «Патша казнасына козгыннар кунды, — дип әйтә икән. — Стрелец сөнгеләренә таянып, сарайга сикермәкче булалар... Ләкин анысы булачак түгел... Фетнәне бастырачакмын, стрелец полкларын шәһәрләргә һәм чик буйларына олактырачакмын, өлкән боярларның канатларын сындырачакмын, ди икән. Петр патша өчен тәре үбәм, ә аның яшь булуы сәбәпле әнисе Наталья Кирилловна идарә итеп торсын,—ди икән.— Шуларны гамәлгә ашырмый торып үләсем юк...» — ди икән... Софьяның чырае караңгыланып китте. Ул, башын, кулларын салындырып, тик басып торды. Бары мөгезле таҗы һәм аркасындагы калын чәч толымы гына дерелди иде. Василий Васильевич читтәрәк, күләгә җирдә иде; ә Хованский караңгы чырай белән идәнгә карап тора иде. Ул, башын кисәк югары күтәреп: — Гамәлгә ашар ашуын, ләкин ул әйткәннәр түгел... Матвеевны Мәскәүгә аяк бастырмыйбыз...— диде. Милославский тагы да ашыгыбрак пышылдарга кереште: — Моннан да начаррагы бар әле, Василий Васильевичны сүккән: «Васька Голицын, янәсе, патша таҗына кул суза, башы өзеләчәк аның...» дигән. Софья әкрен генә борылды. Карашы Василий Васильевич күзләре белән очрашты. Голицын көлемсерәп куйды, авыз читендә зәгыйфь һәм кызганыч бер җыерчык чагылып китте. Софья Голицынның тормышы хәл кылынгапын, сүз аның башы турында барганын анлап алды... Шул җыерчык өчен Софья хәзер бөтен Мәскәүне яндырыр иде. Ул, дулкынлануын яшереп, сорау бирде: — Ә стрелецлар нәрсә диләр соң? Милославский мышный башлады. Василий Васильевич ишекләрдән карый-карый, йомшак кына атлап йөреп килде һәм Софья артына бас- 37 ты. Софья түземен җуйды, сөйләргә керешкән Хованскийның сүзен бүлдереп: — Патша хатыны Наталья Кирилловна канга сусаган...—диде.— Нәрсәдән икән? Симерүдәнме? Әллә әле һаман да үзенең затсыз нәселдән икәнен оныта алмыймы? Кыз чагында чабата киеп йөрде... Бөтен кеше белә: Матвеев аны кызганып сарайга китерткәндә, алмашка күлмәге дә юк иде. Гүрнәчә дигән нәрсәне гомерендә күргәне булмаган аның. Мужиклар белән бергә утырып аракы эчкән кыз бит ул. (Софьяның энҗеле якасы кысып торган муены ачудан кызарып, яңаклары тимгелләнеп чыкты.) Патша хатыны булып киткәч, гомерен күңелле итеп уздырды. Әти мәрхүм белән дә, Никон патриарх белән дә әз шаярмады... Без, гүрнәчәдә торучылар, барысын да беләбез... Минем энем, патшабыз Петрушка — үзе бер хикмәт, могҗиза. Төсе-бите, кнлеше-килбәте белән нәкъ Никои бит ул... Аны энем дияргә телем әйләнми... — Софья йөзеген йөзеккә бәреп, кулларын йодрыклап, күкрәгенә кысты.—Мин — кыз кеше, миңа сезнең белән дәүләт эшләре турында сөйләшү килешми дә... Ә инде Наталья Кирилловна канга сусаган икән, — кан күрер ул. Яки сезнең барыгызның да башларыгызны чабып өзәрләр, ә мин коега ташланырмын... — Күңелле, сезнең авыздай мондый сүзләр ишетү күңелле,—диде Василий Васильевич. — Син, киязь Иван Андреевич, патша кызына полктагы хәлләрне сөйлә әле... — Стремян полкыннан башка полклар барысы да синең якта, Софья Алексеевна, — диде Хованский. — Кеше җыела торган өйләр янында көн саен стрелецлар күп була. Тәрәзәләргә ташлар, таяклар ыргыталар, полковникларны атааналары белән сүгәләр... (Кыз кеше алдында бу сүзне әйтеп ташлагач, Милославский «эһем» дип йөткереп куйды, Василий Васильевич, куркып, күзен йомып алды, ә Софьяның, ичмаса, кашы да селкенмәде.) Стрелецлар полковник Бухвостовны, аннан сотник Боборы- кпнны, үзләре белән каты сөйләшкән өчен һәм ирек бирмәгән өчен, чиркәү манарасына алып менеп җиргә ташлаганнар, артларыннан: «шәп, шәп!..» дип кычкырганнар. Алар хәзер боерыкларны да тыңламыйлар; бистәләрдә, Ак шәһәрдә, Кытай шәһәрендә берничәсе бергә җыелалар да, базарга чыгып, халыкны котыртып йөриләр, мунчалар янына килеп: «Нарышкпниар белән Матвеевның идарә итүен теләмибез. Без аларныц муеннарын борып ташлыйбыз...» дип кычкыралар. — Кычкырырга дигәндә батыр алар. Ләкин безгә аларның зур эшләре кирәк. — Софья аяк очларына басып, күтәрелде, ачудан кашларын җыерды. — Стрелецлар Артамон Матвеевны, Языковны, Лихачевны — минем дошманнарымны сөнге очына элүдән курыкмасыннар. Нарышкин- нарның бөтен семьясын... малайны, алар көчеген, тәхеттән бәреп төшерүдән курыкмасыннар... Үги әни, үги әни... Каһәр суккан җан... Мә, ал...— Софья бармакларындагы йөзекләрен берьюлы салып, учына кысып тотып Хованскийга сузды...— Җибәр үзләренә... Әйт: ни сорасалар, шуны бирермен... Эш хакы да, җир дә, ирек тә... Кирәк чакта куркып калмасыннар... Әйт үзләренә: мине патша итеп кычкырсыннар. Куркуга төшкән Милославскийның бар белгәне Софьяга кулын селкеп тору булды. Хованский, ачуы кабарып, тешен шыкырдата башлады... Василий Васильевич учы белән күзләрен томалады. Ник томалагандыр: бәлкем, үзенең тәкәббер йөзен күрсәтәсе килмәгәндер... БУНТ Алексашка белән Алешка, яз буе пирог ашап ятып, симереп беттеләр. Шушыннан яхшы тормышның кирәге дә юк аларга... Куян да симерде, ялкауланып китте: «Кулымнан килгән кадәр эшләдем инде, малайлар, минем өчен хәзер сез эшләгез», — диде. Ул көн озын баскычта тавыклар 3s га, чыпчыкларга карап утыра. Чикләвек ашарга өйрәнеп китте. Ялкауланып. симереп ята-ята: «Малайлар акча яшереп калмыйлар микән? Аз булса ла урлап кала торганнардыр әле» дигән уй килде аның башына. 1\нч белән ул малайларның пирог сатып кайткан акчаларын санаганда сораша, бәйләнә башлады. Яшереп калганнардыр дип, кесәләрен актарды, авызларын ачтырып карады. «Кеше акча янында кайнаша икән, урларга тиеш», — дип уйлый-уйлый, төннәрен йоклый алмый башлады. Бер генә чара: малайларны гел куркытып тору гына кала. Бер тапкыр Алексашка белән Алешка кичке аш өлгергәндә кайтып керделәр. Күңелләре күтәренке иде, акчаны Куянга бирделәр. Куян са- надысанады да: — Бер тиен җитми... Урлагансыз! Кая куйдыгыз? — дип бәйләнергә тотынды. Малайларны чигә чәчләреннән өстерәп китерде дә иртән кисеп кертел куйган чи чыбык белән кыйный башлады. «Алексашкага бер, Алешкага ике...» — дип сөйләнә-сөйләнә кыйнады ул. Кыйнап туйгач, табып әзерләргә кушты. — .Менә шулай, — диде ул, борычлы, серкәле дерелдекне авызына тутыра-тутыра,— хәзер бер кыйналганга кыйналмаганны икене бирәләр... Кеше итәм мин сезне, эт борчалары, соңыннан үзегез дә рәхмәт әйтерсез. Куян дуңгыз ите салып пешерелгән щи, имбир күмәче белән баллы 1авык бүтәкәсе, тавык ите белән пешерелгән токмач, кыздырылган ит ашады. Сөт белән ботка тыгынды. Соңыннан кашыгын эскәтерсез өстәлгә куйды да нечкә тавыш белән кикерде. Күп ашаудан аның яңаклары дерелдәп тора, күзләрен май баскан иде. Ул чалбар төймәләрен чишеп җибәрде дә: —Әй, газиз улларым, соңыннан минем өчен аллага гыйбадәт кылырсыз әле... Мин юмарт кеше... Ашагыз, эчегез... Мине әтиегез урынына күрегез... — диде. Алексашка эндәшмәде, авызын турсайтып тик торды. Куянга күтәрелеп тә карамады. Ә аштан соң Алешкага: — Мин әтидән кыйнаганга күрә качтым, ә моңардан качам да качам. Хәзер ул безне гел кыйнап торачак, симез дуңгыз, — диде. Алешка тук тормышны ташлап китүдән бик курыкты. Әлбәттә, кыйнамасалар әйбәтрәк булыр иде. Ләкин бу дөньяда андый урынны каян табасың соң? — Бөтен җирдә кыйныйлар. Ул мич башында Алексашага сиздермичә генә елап ятты. Иптәштән аерылып булмый бит инде... Иртә белән малайлар әрҗәләренә пирог тутырдылар да урамга чыктылар. Май иртәсе салкынча иде. Аяк астында тонык зәңгәр сулар җыелып тора. Каеннар хуш исле яфрак ярган. Башларын кояшка таба сузып, сыерчыклар сайраша. Капка төпләрендә эшләргә иренгән шаян кызлар басып тора. Кайберсе ялан аяк, өстендә бер киндер күлмәк кенә, башында каен тузыннан ясалган такыя, чәч толымнарында—тасмалар. Күзләре кыргый. Өй түбәләренә кунган сыерчыклар сандугачлар кебек сайрашалар, урман буйларын, яшел болыннарны искә төшереп, кызларның күңелләрен җилкендерәләр. Их. язы — яз гына түгел!.. Алексашка: «Баллы пирог кемгә кирәк?..» дип кычкырды да: Менә Куян безнең акча алып кайтканны көтеп ятсын инде хәзер, — дип көлеп куйды. — Ой, Алексашка, талап китү була бит бу. Авыл юләре сип. Ә ул җен безгә эш хакы түләдеме соң? Аньш нчеп ике ай буена бер тиеисезгә бөкреләребезне чыгарып, сатып йөрдек түгелме соң?.. Әп, стрелец, куян пирогы алып җибәр!.. Мичтән генә чыккан, икесе ярты тиен... 39 . Барган саен капка төпләрендә хатыннар, кызлар күбрәк очрады, урам, чатларында төркем-төркем кешеләр кайнаша иде. Менә тутыккан бер- дышларын 3 зеңгелдәтеп, стрелецлар йөгереп үтте. Халык, куркып, алар- га юл биреп калды. Мәскәү елгасы аша салынган Всехсвятский күперенә якынайган саен стрелецлар да, халык та күбәя барды. Бөтен яр буен чебен урынына халык сарган. Бар да Кремльгә карау өчен тирес өемнәренә менәләр. Тыныч кына булып, сизелерсизелмәс тирбәлеп аккан көзгедәй су өстендә түбәле манаралар, кирпеч стеналарның тешләре һәм Кремльдәге эре- ле-ваклы җитмеш чиркәүнең алтын гөмбәзләре чагыла. Ләкин халык авызындагы сүзләр алай тыныч түгел. Нык стеналар артында, бояр йортлары белән патша сараеның матур бизәкле түбәләре күренеп торган җирдә ниндидер ярамаган эшләр эшләнә. Ә нәрсә эшләнә соң? — Тәгаен белүче юк. Стрелецлар, күпер аша чыкмыйча, шаулашып торалар. -Чөнки күперне Кремль ягыннан ике туп белән саклыйлар. Ул якта атлы, җәяүле кешеләр — патша сараенда хезмәт итүче бояр уллары күренә. Өсләрендә ак кафтан, җилкәләренә җиз дугалы аккош канатлары такканнар. Алар күп түгел; Балчук ягыннан күпергә таба меңнәрчә кеше ! агылганны куркып карап торалар. Алексаша күпер янында шайтан кебек бөтерелеп йөри. Алешка белән алар пирогларын бик тиз сатып бетереп, әрҗәләрен ташлап кал дырдылар. Хәзер сатуда кайгы юк. Куркыныч та, күңелле дә. Менә төркемнең әле бер, әле икенче җирендә кешеләр кычкыра башладылар, һәркемнең каны кыза. Бу тормыш туйдырып бетерде... Бар да зарлана, Кремль манараларына йодрык күрсәтә. Бер посад карты чүп өеменә менеп баскан да, пеләш башыннан бүркеи салып, ашыкмыйча гына болан ди: — Мәрхүм Алексей Михайлович заманында да халык шулай күтәрелгән иде... Ипи булмады, тоз булмады, акчаның кыйммәте калмады, көмеш тәнкә урынына казна бакыр акча сугып чыгарды... Комсыз боярлар халык камын эчтеләр. Халык ачудан Алексей Михайловичны ат өстеннән өстерәп төшереп, тунын өзгәләп бетерде... Күп кенә бояр йортларын җимереп, яндырып бетерделәр, әллә ничаклы боярны кыйнап үтерделәр... Халык арасыннан Разин дигән зур йөрәкле казак күтәрелеп чыкты... Ирекле, иркен тормыш булачак иде... Юк, Разинга булышлык күрсәтелмәде... Халык йомшак бездә... Акырырга гына булдыра, бала чагыннан ук куркып яшәргә өйрәнгән... Хәзер дә бердәмлек булмый икән, — балта белән дар агачын көт тә тор... Бояр халкы сезне җиңәчәк... Картны авыз ачып, күзләрен дә йоммыйча тыңлап тордылар. Тагын да буталчыграк, тагын да куркынычрак булып китте. Бары бер нәрсәне: Кремльдә власть юк икәнен, гасырлар буе килгән патшалыкны какшатыр өчен хәзер уңай вакыт икәнен аңладылар. Ләкин ничек какшатырга? Икенче бер урыннан бер стрелец, атылып чыгып, халыкка: — Нәрсә көтәсез тагы? Бояр Матвеев бүген таң белән Мәскәүгә кайтып керде. Әллә Матвеевның кем икәнен белмисезме? Кремльдә боярлар булганда, алар берберсе белән талашып ятканда яшәргә була иде әле... ә хәзер чын патша булды, ул дилбегәне кысып тотар... Ясагын, налогын барыбызга да шундый итеп салыр, борыла да алмассың... Бунтны бүген күтәрергә кирәк, иртәгә соң булачак...—диде. Бу сүзләрдән кешеләрнең башлары чоңгылдагы кебек әйләнде. Иртәгә соң булачак... Күзләрне кан басты. Елга суында тонык кына чагылган чал Кремль — хыянәтчел, алтынга күмелгән Кремль—ацлаеш- сыз караңгы бернәрсә булып күренде. Стенасындагы туплар янында 3 Б с р д ы in — нөзс урак кебек кәкрәеп килгән озын саплы балта — стрелецлар коралы. 40 ник бер тупчы булсын! Әйтерсең, бөтен Кремль үлгән. Кремль өстендә, бик югарыда тилгәннәр оча... Кинәт Кремль янында канатлы кешеләр ыгы-зыгы килә башлады. Зәгыйфь тавышлар ишетелгәләп китте. Алар арасында бер атлы пәйда булды. Аты кардай ак, аяклары нечкә, бер дә тик тормый. Атлы узып китмәкче иде дә, кешеләр, киң йөзле бердышлар белән селтәнеп, аның юлына каршы төштеләр. Атлы кеше кешеләрне кысрыклап килде-кил- де дә, атый үрә бастырып, бәреп чыгып китте. Бүрке төшеп калды, һәм йөзмә күпер буйлап бик каты чаптырып китеп барды. Такта араларыннан су чәчрәде, атның яллары күңелле җилфердәде. А1еңнәрчә халык тынып калды. Кремль ягыннан атлы кешегә төзәп мылтык аттылар. Тимәде. Атлы кеше төркем эченә килеп керде дә өзәңгеләренә басып күтәрелде. Аның пәке белән кырганнан соң күкселләнеп торган баш тиресе дерелди, атын каты чаптырып килүдән, тыны кысылган, озын борынлы озынча яшь йөзе янып чыккай, күмер белән каралтылгандай киң кара кашлары астында коңгыр кара күзләре ялтырый иде. Аны танып кычкыра башладылар: — Толстой... Петр Андреевич... Милославскийның бертуганының улы... Ул безнең яклы... Аның сүзләрен тыңлап карыйк әле... Петр Андреевич нечкә тавыш белән бүленә-бүленә кычкырды: — Халык... Стрелецлар... Бәхетсезлек... Матвеев белән Нарышкин-; нар әле генә патша улы Иванны буып үтерделәр... Күрми дә калырсыз— Петрны да буарлар... Тизрәк Кремльгә бәреп керегез, юкса соң булыр... Халык мыгырдана, шаулаша, кычкыра башлады һәм акырып-бакы- рып күпергә ташланды. Меңнәрчә башлар селкенде, Толстойның аты кешеләр арасында бөтерелеп калды. Күпер шытырдап сынып, сыгылып төште, — кешеләр тез тиңентен су эченнән йөгерделәр. Ерткычланган стрелецлар, халыкны аралап, йөзәре бергә тавыш-тынсыз гына Кремльгә таба узып тордылар. Кайдадыр доң-доң, доң-доң итеп чаң сугылды... Чаң торган саен ешрак, тәшвишлерәк булып яңгырады. Аңар чиркәү чаңнары кушылды, Мәскәүдәге бөтен чиркәүләр чаң сугарга керештеләр... Тын Кремльдә, кояш нурларын уйнатып, бер-бер артлы тәрәзәләр ябылды. КРЕМЛЬДӘ Түземнәре калмаган стрелецлар, полкка-полк аралашып, Грановит палатага йөгереп килеп җиттеләр. Күбесе юлда туктап калып, бояр йортларының таза капкаларын бәреп керделәр, чиркәү манараларына менеп чаң суктылар. Бөек Иван чиркәвенең мең потлы кыңгыравы коточкыч калын тавыш белән гүелдәде, йортлар, таш монастырьлар арасыннан, тәрәзәләре елгага караган приказлар бинасының сары стеналары арасыннан үткән тар тыкрыкларда үлгән кешеләр аунап ята, ыңгы- раша-ыңгыраша, яраланган бояр хезмәтчеләре шуыша, берничә иярле ат өркеп, чабып йөри, кешеләр көлешәкөлешә аларны куып йөриләр. Кычкыра-кычкыра тәрәзәләрне таш белән бәреп ваталар. Стрелецлар, халык, көтү-көтү малай Кремль мәйданының чиреген алып торган чуар бизәкле патша сараена карап торалар. Билгеле, Алексашка белән Алешка да шунда. Кайсы таштай, кайсы агачтан салынган палаталар, биек гүрнәчәләр, тәбәнәк өйләр, яшел, кызыл, зәңгәр төсләргә бизәлгән эрелеваклы агач манаралар — бер-берсеиә бик күп баскычлар, басмалар белән тоташып беткәннәр. Кайсы дүрт чатлы чатыр, кайсы гөмбәз формасындагы йөзләрчә искиткеч матур түбәләр- 41 • нең алтын-көмеш буяулары ялтырый. Биредә җирнең хуҗасы, алладан кала беренче кеше яши... • Ни әйтсәң дә, куркыныч бераз, элек гади кешегә корал тотып монда 1 килү кая ул! Боярлар да, капка төбенә җиткәч, атларыннан төшеп, бү1 рекләрен салып, пычрак изә-изә патша тәрәзәләренә кырыйдан гына карап торалар иде... Баш күтәрүчеләр дә башта тик карап тордылар. Бөек Иван чиркәвенең йөрәк әрнеткеч тавышы күкрәкләргә килеп бәрелә. Кешеләр каушый башладылар. Шул чакта төркем алдына үткен генә берничә кеше килеп чыкты: — Нәрсә карап каттыгыз, егетләр? Патша улы Иванны буып үтерделәр, алар хәзер, бәлкем, патшабыз Петрны да буып ята торганнардыр. Әйдә, баскычларны куй, ишекләрне бәреп кер! Әллә ничә мең кеше төркеме гөр килде. Барабаннар кискен тавыш белән дыңгырдый башлады. Берничә кыргый тавыш: «Әйдә, әйдә!» дип акырды. Егермеләп стрелец, атылып барып, рәшәткә аша эчкә керделәр, кәкре кылычларын кыныларыннан тартып алып, кызыл болдырга йөгереп менделәр. Җиз ишекне дөбердәттеләр, иңнәре белән эттеләр. Төркем эченнән: «Әйдә, әйдә, әйдә!» дип үкергән тавыш яңгырап үтте. Халык өстендә кайдандыр өстерәп алып килгән баскычлар чайкалды. Ал арны Грановит палата тәрәзәләренә һәм болдырның ян култыксаларына сөяп куйдылар. Менделәр. Тешләрен шыкырдатып: «Китерегез монда Матвеевны, Нарышкиннарны китерегез!»—дип кычкырдылар. ПАТША САРАЕНДА — Үтерәләр бит, үтерәләр... Нишлибез инде, Артамоп Сергеевич?.. — Алланың рәхмәте киң, царица L Хәзер чыгып, үзләре белән сөйләшәм... Әй, патриархны алырга кеше җибәрдегезме? Тагын берәрегез йөгерсен... — Артамоп Сергеевич, бу — шулар, шулар, минем дошманнарым... Языков үзе күргән, — араларында ике Милославский да бар, өс-башларын алыштырып кигәннәр... — Син хатын кеше, гыйбадәтең кыл, Наталья Кирилловна. Өйалдыннан: — Килә, килә! — дип кычкырдылар. Имән идәнгә очлы таягын кадый-кадый, патриарх Иоким килеп керде. Аның эчкә баткан ярсу күзләре түгәрәк түшәм астындагы тәбәнәк тәрәзәләргә текәлде. Тыш яктан тәрәзәләрнең төрле төстәге пыялаларына баскычларга баскан стрелецларның башлары тиеп тора иде. Патриарх сөяккә калган кулын күтәреп бармак янады. Стрелецлар башларын тәрәзәләрдән алдылар. Наталья Кирилловна патриархка ташланды. Аның тулы йөзе кара төлке бүрке астыннан бәйләнгән ак яулыгы төсле иде. Ул, патриархның боз кебек суык кулына ябышып, еш-еш үбеп: — Коткар, боеручым, коткар...—диде. Артамоп Сергеевич кырыс бер тавыш белән: — Эшләр начар, боеручым,— диде. Патриарх киңәеп киткән күз карасын аңа таба борды. Матвеев чуар-чал шакмак сакалын селкеп куйды; — Заговор, чын мәгънәсендә бунт... нәрсә кычкырганнарын үзләре дә белмиләр... Бөркет күзле, юка борынлы, борынгы иконаларга охшаган Матвеев тыныч иде: ул үз гомерендә күпне күрде, төрлесен күрде, әллә 1 Царица — патша хатыны. Биредә Петр белән Иванның әнисе, Наталья Кирилловна. 42 ничә тапкыр үлгәннән калды, ә властька омтылу тойгысыннан оеркай-, чап да туктамады. Ул, җыерчыклы күз кабакларын дерелдәтеп торган ачуын тыеп: —Кремльдән генә чыгарып җибәрик, ә аннан нишләтергә белербез... — диде. Тәрәзә төбендә кычкырган, бәргән-суккан тавышлар тагын да куркынычрак булып ишетелә башлады. Палата буенча, аяк очларына гына басып, патша хатынының энесе Иван Кириллович НарыШкин үтеп китте. Егерме дүрт яшендә генә булуына карамастан, бояр дәрәҗәсенә күтәрелгән, әйтүләренә караганда, имештер, патша таҗын башына киеп караган бу матур купшы егетне стрелецлар шайтаннан да битәр яратмыйлар иде. Ул моны үзе дә белә. Әйтерсең, үзенең иртәгә баш кисә торган урында алачак җәзасын һәм газаплы үлемен күреп тора — йөзе яшелләнгән, матур кара мыеклары ирененә ябыштырып куелган ят бер әйбер кебек күренә иде. Ул полякча тегелгән киеменең җиңнәрен селки-селки: —Софья килде!—дип кычкырды да тиз генә бер ишектән чыгып i китте. Аннан соң палатага, кәкре аякларын авыр өстерәп, сабый бала чаклы гына бер кәрлә мәзәкче килеп керде. Гүя ул да иртәгә үзенең хуҗасына хыянәт итәчәген сизенгән кебек, башындагы калфагын тотып, бөтен җыерчыклы битен җыерып елый иде. Палатага тиз генә Софья, Василий Васильевич Голицын һәм Хованский килеп керде. Софья бит алмаларына куе итеп иннек сөрткән, баштанаяк алтын парча кигән, башында энҗеле биек таҗ иде. Кулларын күкрәгенә куеп, патша хатынына һәм патриархка түбәнчелек белән баш иде. Наталья Кирилловна аңардан, еланнан качкан кебек, читкә тайпылды, күзләрен җемелдәткәләп алды, — дәшмәде. — Халыкның ачуы кабарган, күрәсең, урыйсыз түгел, — диде Софья, кычкырып. — Син, Наталья Кирилловна Иван белән Петрны алып, халык алдына чыгар идең... Андагы кешеләрнең ни дип кычкырганын алла гына белсен: балаларны үтергәннәр, диләр... Тынычландыр үзләрен, рәхим-шәфкать вәгъдә ит... юкса сарайга бәреп керүләре бар... Үзе шулай диде, ә тешләре тешкә бәрелеп, яшел күзләре шатлыклы дулкынлану белән җемелди башлады. Матвеев аңар таба атлады: — Хатын-кызга бер-береннән ачу ала торган чак түгел. — Алайса, халык алдына син чык... — Үлемнән курыкмыйм, Софья Алексеевна. — Туктагыз. — диде патриарх, таягын тукылдатып... — Бүтәнчә эшләргә кирәк... Сез аларга балаларны, Иван белән Петрны, алып чыгып күрсәтегез... Наталья Кирилловна, чигәләрен тотып, кычкырып җибәрде: — Юк. — диде ул. — Рөхсәт итмим, боеручым... куркам мин... Патриарх: — Балаларны кызыл болдырга алып чыгыгыз,—дип кабатлады. СӨНГЕ ОЧЛАРЫНА Кызыл болдырга чыга торган җиз ишекнең йозагы ^челтерәп ачылды. Халык алгарак килде, бар да тынып калды. Барабаннар да тынды. Алексашка болдырның юан корсаклы самовар шикелле баганасына шуышып менде дә, кул-аяклары белән ябышып, карап тора башлады. Алешка, этелеп-төртелеп йөргәндә бүрегенең колакларын өздерсә дә, иптәшеннән калмады, гел аның тирәсендә булды. Мужикларның 43 кышкы кичләрдә, чыра яктысында эч пошканнан сөйли торган әкиятләренең берсен хәзер үз күзләре белән күргәндәй булып, авызын ачып карап тора башлады. Ишек ачылып китте. Халык алдына патша хатыны чыгып басты. Ул тол хатыннарча кара кием кигән, иңнәренә алтын кушып тукылган ефәк мантия салган иде. Үзенә текәлгән меңнәрчә комсыз күзләргә күтәрелеп карагач, чайкалып куйды. Мантиясе иңнәреннән шуып төште. Кемнеңдер куллары аңар тар гына чуар кафтан кигән бер малайны суздылар. Патша хатыны, эченә терәп көч-хәл белән малайны күтәреп алды да. болдыр култыксасына бастырды. Малайның мономах бүрке 1 колагына шуып төште, кыркылган кара чәчләре күренде. Түгәрәк битле, тупа борынлы малай муенын алга сузды. Күзләре — тычкан күзләре кебек түгәрәк, ә кечкенә авызы куркудан ябылган иде. Патша хатыны нидер әйтергә теләп алгарак чыкты, башын югары күтәрде. Аның алдына Матвеев чыгып басты. Халык үкереп куйды... Матвеев дәүрәк икенче бер малай җитәкләгән, монысының иреннәре салынып төшкән, йөзе ябык һәм гамьсез иде. Матвеев, чал кашларын җимереп, картларча, ләкин көчле тавыш белән: — Кем ялганлады сезгә?—диде.—Петр патшаны һәм аның абыйсын буып үтергәннәр, дип кем ялганлады? Күрегез, патшабыз Петр Алексеевич үзенең әнкәсе кулында... Исән-сау, күңеле көр... Менә монысы патша улы Иван, — диде Матвеев һәм гамьсез малайны югары күтәреп, халыкка күрсәтте. — Алланың рәхмәте белән икесе дә исән-саулар... {Кешеләр, бер-берсенә карашып, сөйләнеп, алдылар: «Шулар үзләре, бернинди ялган юк...») —Стрелецлар! Тыныч кына өйләрегезгә кайтып китегез. Әгәр берәр нәрсә кирәк булса, — үтенечләрегез, шикаятьләрегез булса, — кеше җибәрегез... Болдырдан халык янына Хованский белән Василий Васильевич төште. Алар стрелец һәм гади кешеләрнең иңнәренә кулларын салып, көлебрәк әйткән кебек, таралышырга өндәделәр. Тынычланып киткән төркем эченнән тагын усал авазлар яңгырады: — Исән булсалар соң... — Исән икәннәрен үзебез дә күрәбез... — Кремльдән барыбер чыкмыйбыз... Сезнең тәмле сүзләрегезне күп ишеткән... Аннан соң җәза йортына куып кертеп, кирәкне бирер идегез бугай... — Безгә Матвеевлар белән Парышкнннарны тотып бирегез... — Иван Кириллович Нарышкиины... Ул патша таҗын башына киеп караган... — Кан эчүче боярлар... Безгә Языковны тотып бирегез... Долгору- кийны... Кешеләр, үзләре дошман күргән боярларның исемнәрен әйтә-әйтә, торган саен катырак кычкырдылар. Наталья Кирилловна тагын агарынып китте, улын кочып тотты. Петр түгәрәк башын боргалап, унлы-суллы каранып тора иде. Кемдер көлеп: — Күр әле, нәкъ ата мәче төсле! — дип кычкырды. Ал хәтфәдән һәм кеш тиресеннән тегелгән кафтанлы берәү, коралларын зеңгелдәтеп, болдырдан йөгереп төште. Күрер күзгә тәкәббер һәм бик иркә булып күренгән бу кеше — стрелецлар начальнигының улы князь Михаил Долгорукий иде. Ул, камчысы белән селтәнә-селтә- нә, стрелецларга: —Әти авырып ятканга шатландыгызмы, эт балалары! йолкышлар. Югалыгыз моннан, холоплар!.. — дип кычкырды. Мономах бүрке — патшадан патшага калып килгән таж. Кешеләр сызгырып торган камчыдан тиз генә артка чигенделәр... Ләкин андый заманнар үтте шул инде, — алай сөйләнергә кирәкми иде... Кешеләр тирән сулап, мышнап Долгорукнйга таба атладылар: — Ә синец чиркәү манарасыннан мәтәлеп төшкәнең юкмыни әле? Син кем безгә, эт баласы? Бирегез кирәген, егетләр!.. Кылыч каешыннан эләктереп алдылар да хәтфә кафтанын йолкып алып, өзгәләп ташладылар. Михаил Долгорукий, кылычын кыныннан алып, артка чнгә-чнгә кизәнеп, болдырга менде. Стрелецлар, сөнгелә- рен төбәп, аның артыннан ташландылар. Менә тотып алдылар. Патша хатыны кыргый тавыш белән чыелдап җибәрде. Долгорукийның гәүдәсе халык аяк астына очып барып төште. Аны шунда ук таптарга, изәргә керештеләр. Матвеев белән патша хатыны ишеккә таба чигенделәр. Ләкин соң иде инде: Грановит палата өйалдыннан Иван Милославский яшереп яткырган Овсей Ржов белән аның иптәшләре атылып килеп чыктылар. — Матвеевны кыйнагыз!—дип кычкырдылар алар. — Кирәк, кирәк!—дип акырды халык. Овсей Ржов Матвеевны арттан эләктереп алды. Патша хатыны, җиңнәре белән селтәнгәләп, Артамон Сергеевичка килеп сыенды. Патша улы Иван этелеп китеп идәнгә егылды һәм елап җибәрде. Петрның түгәрәк йөзе үзгәрде, кыйшаеп, ямьсезләнеп китте. Ул АҮатвеевның чуар сакалына ике куллап ябышты. Стрелецлар, сөнгеләрен югары күтәреп: — Өстерәп төшер, курыкма, өзгәләп ташла үзен, монда ыргыт! — дип кычкырдылар. Кемдер патша хатынын бер читкә өстерәп алып китте, Петрны да мәче баласы урынына төртеп җибәрде. Матвеевның зур гәүдәсен кинәт югары күтәреп алдылар, ул, күн итекләре белән болдыр тоткасына эләгеп, үзенә таба төбәлеп торган сөнге очларына әйләнеп барып төште. Стрелецлар, халык, алар белән бергә Алексашка һәм Алешка сарайга барып керделәр һәм йөзләрчә бүлмәләргә сибелделәр. Аңын җуярга җиткән патша хатыны үзенең ике улы белән әле һаман да болдырда басып тора иде. Мәйданда калганнар янына тагын Хованский белән Голицын килде. Шуннан соң төркемдәгеләр кычкырырга тотындылар: — Безгә Иван патша булсын... Икесе дә... Софья патша булсын... Әйе, әйе... Кызыл мәйданга бүгенге көннең билгесе итеп багана утыртылсын, кулыбыздагы ирекнең мәңгелек булуын телибез...
Г. Гобәй тәрҗемәсе