Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ ЯКТЫСЬИН УКЫГАЧ

Дары төтеннәре сеңгән солдат шинельләре иңнән төшә. Поход тузаннарын каккан совет кешесе төзелешкә керешә. Сугыш китергән гаять зур михнәт, кайгы-хәсрәтләр әкренләп онытыла, җимерелгән шә- һәр-авыллар урынына яңалары тор- гызыла. Авыр еллар, күп юллар үткән лирик герой иркәсенең тормышның «вактөякләр»енә ачуланып, «каш сындырып» йөрүен бер дә ошатмый: Бу тормышка бергә кердек бит без Пуля челтәрләгән ишектән, Аерылмаска вәгъдә бирдек бит без Уттан аерып алган гыйшыктан. Онытмасаң әгәр бу гыйшыкка Төбәп аткан авыр тупларны, Елмаерга тырыш син ничек тә, Борчылма син уйлап юк-барны. («Онытмасац әгәр») Шагыйрь Зәки Нуриның соңгы яңа шигырьләр һәм җырлар җыентыгының 5 беренче бүлегенә ни өчен «Бер мәхәббәт җырлары» дип исем бирүе үзеннән-үзе аңлашыла. «Авыр туплар төбәп атканда» да исән калган, ут-давыллар аша сыналган мәхәббәт аеруча күңелгә якын. Аның һәркем өчен таныш та, кадерле дә һәм һәркемне үзенчә яшьлек ялкыны белән яндыручы «татлы газабы» да бар. Бу бүлектә шагыйрь саф мәхәббәтнең көчен, аның кешедә була торган иң күркәм хис Икәнен гади һәм кечкенә детальләр ярдәмендә шактый тулы ачып бирә. Менә «Үпкәләмә» шигыре: Үпкәләмә өйдә аз була, дип, Җыелышлардан, диеп, соц кайта. Соц килгән яз җылы яз була бит, Үпкә сүзен язга кем әйтә! Шигырьне тудыручы детальнең афоризм булып китәрлек образлы әйтелеше белән органик бәйләнүе бигрәк уңышлы, һәм шушы бер строфа 5 3. Нури. «Күңел яктысы». Таткнигоиз- дат. 1957 ел. үзе генә дә укучыда тулы фикер калдыра. «Бер мәхәббәт җырлары» бүлегенә тупланган төрле шигырьләрдә үзенә күрә бер уртак эчтәлек, сюжет тоярга мөмкин. Лирик герой «уфта- нулы бер җы.р башлый» («Азаксыз җыр»), «үләрдәй гашыйк була» («Мин үзем сәер икән»), «аерылышкан көзге көн»нәрне сагына («Минем юксыну»), ул «мәхәббәтне җиңәр көчләр булмады да, юк та җирдә», ди һәм саф мәхәббәт һаман үрмәле гөл кебек чәчәк ата-ата югарыга таба үрмәли, ниһаять, «яшь йөрәкләр бергә!» («Син бул- масаң»). Лирик герой шатлыгының иге-чиге юк. Иркәсе аңа «бүләк тапшыра». Ә бүләк бик кадерле: «Парлашкан ике йөрәкнең дәвамлы тибеше ул» («Синең бүләк»). Хисләр яңгыры белән коенган лирик герой «гыйшык бакчасы»на ятлар керүен теләми. Парлашкан ике йөрәк изге «гыйшык бакчасының капкасына кисәтеп: «Юл юк, иптәш, һичбер кемгә монда», — дип язалар һәм, «Ике йөрәк хисен өч йөрәккә Бүлеп булмый! Шуны аңла син» — диләр. Бу бүлектә урнашкан 13 шигырь әнә шул бер максатка, кешенең иң күркәм һәм олы хисе — мәхәббәтне лирик герой аша гомумиләштереп күрсәтүгә юнәлдерелгән. Шагыйрь 3. Нури аны үзенчә уңышлы гына хәл иткән. Автор бер уку белән кү-_ ңелдә калырлык чагыштырулар, 120 эпитет һәм метафоралар тапкан. Гомумән, бу бүлек шагыйрьнең уңышы. Җыентыкта тагын «Очрашулар», «Авылдашларым сүзе», «Бүләкләр», «Чаян почмагы» дигән бүлекләр бар. «Очрашулар» һәм «Авылдашларым сүзе» бүлекләренә кергән шигырьләрнең күбесе тематикасы, идеясе, көннең кадагына сугуы һәм художество эшләнеше ягыннан калган ике бүлеккә караганда аерылып торалар. «Парикмахерга гашыйк мип», «Күңелле үтте табын», «Бер шагыйрьнең кунагы», «Кыскартылгач штаттан» дигән юмористик шигырьләр шагыйрьнең юморга бай һәм үткен телле булуы турында сөйлиләр. Кыскасы, «Күңел яктысы» дигән җыентыкның соңгы битен япкач, авторның уңышлары белән бергә сөенәсең, аның каләменең тагын да шомара баруын күрәсең. Шул ук вакытта, инде 1935—36 елларда ук әдәбият мәйданына аяк баскан, бай тормыш мәктәбе узган, ңистәдән артык шигырьләр һәм очерклар җыентыгы биргән шагыйрьнең акрын үсүе күңелне борчый. 20 еллык иҗат стажы бик зур тәҗрибә мәктәбе ул. Укучының хәзер шагыйрьдән күбрәк таләп итәргә хакы бар. «Менә җылытты бер йөрәк» шигыре. Кыш. Лирик герой машинада* бара. Юлга көрт салган. Шунда кулына көрәк тоткан юл көрәүче кыз очрый. Шигырь 7 строфадан тора. Аны укып чыккач та Ф. Хөснинең «Урман кызы» дигән бер битлек хикәясе искә төшә. Анда да кыш, юлга көрт салган, юлда кар көрәүче кыз очрый... «Минем юксыну», «Төнге юл» шигырьләрендә дә бернинди яңа фикер, яңа образ-табыш юк. Шул ук ак каен, шул ук күл буе! Мондый урында, һичшиксез, берәү сөйгәнен сагына. «Минем юксыну» да нәкъ шулай. 3. Нури барлык шигырьләрен дип әйтерлек арадаш рифма белән яза. Ул аның матур үрнәкләрен дә бирде. Әмма вакыт-вакыт, кайбер шигырьләрендә әле һаман да форма артыннан куу өстенлек ала. Менә сөйгән кызы — агрономны туган колхозына алып кайтырга җыенган мотоциклчы егет, кызы укып бетергәч: «Әйтте егет: «Көттем инде, җитәр!* Менә инде мотор кабына. Юл табар ул, ермакларны үтәр, Чөнки сөя, чөнки сагына». («Чөнки сөя, чөнки сагына»^ Бу сүзләрне ничек дип аңларга? Егетнең йөрәге мотоцикл кебек кабынса тупас, йөрәк мотор кебек кабынмаса, кызны егет түгел, ә мотор сагынган булып чыга. «Яратасың, беләм, яратасың, Кулың әнә әзер кочарга. Каурый койма кыю канаттан син. Канат кирәк безгә очарга» («Онытмасаң әгәр») «Каурый койма кыю канаттан син» фразасын аңлавы авыр. Менә «Көтмим инде» шигыре. Бербер артлы поездлар үтә. Егет үзенең сөйгәнен көтә... «Карыйм күрәм светофорлар яктысын һәм хәтерлим синең күзләр чаткысын». Бигрәк ямьсез, тупас чагыштыру ла бу! Егетнең сагынып көтүенә караганда кыз чибәр, мөлаем булырга тиеш. Кинәт аның күз чаткысы гына да светофор яктысы кадәр булып чыга. Светофор яктысы белән әкиятләрдә сөйләнә торган, күзләреннән ут чәчеп торучы аждаһа, дию пәриләренең күзләрен чагыштырганда ул ничектер табигый булыр һәм ышандырыр, образны тагын да ачыклый төшәр иде. «Бөтерелеп сип дә аксыл төтендәй Яннарымда ник калмыйсың бөтенләй?..» «Бөтерелеп син дә аксыл төтендәй» дигән чагыштыру образны ярлыландыра. Аксыл төтен бөтерелеп, нишләтсәң дә, бер урында кала алмый, беренче искән җил белән таралып бетә. Аксыл төтен кебек тиз таралып бетүче мәхәббәтнең, кемгә кирәге бар? Гомумән, 3. Нуриның лирик геройлары мәхәббәт хисләрен вокзал, перрон, тимер юлларда, поездларда барганда ачарга яраталар. Менә авторның «Без яшибез Иделдә», аннан соң «Чын кү ңелдән сөйләшү» җыентыкларында басылган «Поездлар» шигыре. «Мәхәббәт вокзалы алда! Аца илткән юл озын. Кайчан очратырмын анда Синең яшьлек поездын». Бөтен ягы белән «тимер юл» тәртипләренә корылган нинди мәхәббәт соң бу? Бер үк сүз, бер үк детальне художество чарасы итеп файдалану, аерым сүзләрне дөрес кулланмау кебек фактлар да очрый. Мәсәлән, шул ук поездлар: «Машина — гүя паровоз» (8 бит), «Бер-бер артлы килеп тора поездлар» (15 бит), «Бу поезд минем өчен буш килде» (16 бит), «Поезданмы әллә калырга» (32 бит), «Ак төтен бөрки паровоз» (35 бит), «Китәбез. Поезд кузгала» (37 бит), «Поезд чапсын» (43 бит) һ. б. «Шат» сүзе күп һәм урынсыз кулланыла. «Шат гимн» (11 бит), «Юлдаш булсын юлда шат хисең» (23 бит), «Атлый шат яз» (42 бит), «Килеп җиттең шат яз, вак-вак атлап» (79 бит) («Чын күңелдән сөйләшү»). «Шат яктысы күңелнең» (27 бит), «Сыймады шатлык күңелгә», «Уйласам шат көйләргә» (53 бит), «Шатлыклар ташкыны» (57 бит) һ. б. («Күңел яктысы»). «Шат хис», «Шат яктысы күңелнең» фразаларында шат сүзе, ничектер, сәер яңгырый. Поэзия ул сүз сайлауны, аны урынлы куллануны таләп итә һәм бик зур осталык сорый торган жанр. Шуңа күрә дә Белинский поэзияне сәнгатьнең иң югары төре, дип атый. Дөрес, 3. Нури бу гомуми фикерләрне үзе дә белә. Әмма ул билгеле бер идеяне ачу өчен кулланылган сүз, поэтик чаралар, бизәкләр үз урынында киләләрме, төшәләрме бу турыда уйланырга, арадаш рифма, форма артыннан куып, соңгы вакытта үзенең бер урында таптанганлыгын, лексикасының ярлылануын онытмаска һәм моннан үзенә тиешле нәтиҗә ясарга тиеш. Шул вакытта гына талантлы шагыйрь «Күңел яктысы» һәм алдагы җыентыкларында кабатланган җитди кимчелекләрне төзәтә алыр һәм укучыга совет кешесенең бөтен рухи байлыгын чагылдырган чын сәнгать әсәрләре бүләк итәр. Укучы, бүгенге көн каләм мастерларыннан шуны таләп итә.