ИЖАТ ЧИШМӘСЕ —ХАЛЫК ТОРМЫШЫНДА
4 Быел безнең әдәби тормышыбызда гаҗәеп зур ике вакыйга булды. Беренчесе — Мәскәүдә узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы. Декадага олы язучылар белән бер- рәттән яшь язучылар да катнашты. Мәскәүле иптәшләр татар совет әдәбиятының уңышларын билгеләгәндә аңа талантлы яшь язучыларның һаман саен өстәлеп торуын әйттеләр. Чыннан да, әдәбиятка яшьләр килеп тормаса, ул бик тиз сүнәр, корыр иде. Шуңа күрә дә декада, барыннан да элек, яшьләрне дәртләндерде, яшьләрне илһамландырды дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Декада яшьләргә зур бурычлар да йөкләде. Аларны шушы декада да ирешелгән мәгълүм баскычтан торып югары таба атларга чакырды. Нинди баскыч соң ул? Билгеле ки, беренче декадага без Г. Ибра- һимов, К. Нәҗми. М. Җәлил һәм башка күп кенә язучыларның күренекле әсәрләрен, татар поэзиясе антологиясен алып бардык. Бу әсәрләрнең татар әдәбиятын нинди югары баскычка күтәргәнлеге билгеле. Менә шул баскычтан кыю рәвештә югары менеп китәргә кирәк. Икенче зур вакыйга — монысы инде бөтен совет әдәбияты өчен зур вакыйга — иптәш Н. Хрущевның әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә караган чыгышларының матбугатта игълан ителүе. XX съезддан һәм шәхес культын тәнкыйть итүдән соң кайбер язучылар, алардан да бигрәк әдәбият тирәсендә чуалып йөрүчеләр, әдәбият өлкәсендә моңарчы иҗат ителгән бөтен нәрсәне яңа баштан карап чыгарга вакыт җитте дип ком бураны кузгаттылар. Алар совет әдәбиятының төп методы булган социалистик реализмга ревизия ясарга 4 Яшь язучыларның республика семинарында сөйләнгән докладтан кыскартып алынды. Ред. кирәк дип сөйләнә башладылар, әдәбиятта партиялелек, халыкчанлык принципларын шик астына алдылар, язучыларны тормышның тискәре якларын күрсәтергә чакырдылар һәм шуны «тормыш дөреслеген чагылдыру» дип атадылар. Мондый буталчыкларның әдәбиятка әйтеп бетергесез зыян китерүе мөмкин иде. Коммунистлар партиясе бик вакытлы рәвештә әлеге ком бураннарын туздырып, сафсата кибәкләрен җилгә очыртып, язучыларга халыкка хезмәт итүнең бердәнбер дөрес юлын күрсәтте. Халык белән Коммунистлар партиясенең интереслары һәрвакыт бер булуын тирәнтен төшендереп, халык өчен эшләнгән һәр эшнең партияле икәнлеген аңлатты. Миңа күп кенә яшьләрдән хатлар килә. Алар язучы булырга теләүләре турында язалар һәм шул язучылык серен хат аркылы тиз генә белмәкче булалар. Монда, көлүдән бигрәк, уйландыра торган нәрсә бар. Яшьләрнең әдәбиятка омтылулары, врач, инженер, агроном булырга теләгән кебек үк, шагыйрь, драматург, язучы булырга теләүләре бик табигый. Нәкъ менә яшь чакта, дөнья сиңа үзенең матурлыгын бөтен колачы белән ачканда, синең күңелеңдә киләчәккә 91 чикләнмәгән дәрт, өмет ташыганда •өздереп язасы килә. Син шундый хисләр кичерәсең, ул хисләрне синнән башка берәү дә кичермидер кебек, син шундый серләрне беләсең, ул серләрне башкаларга сөйләсәң, алар таң калырлар кебек. Син язганнар дөньяда иң гүзәл әсәрләрдер кебек, ул Тукаең, ул Дәрдемәндең, ул Ибраһимовың, ул Такташың, Җәлилең бер якта торсын! Әмма яшь язучы бер нәрсәне төшенми әле: ул Иделдән бер чүмеч су чөмереп ала да шул бер чүмеч суда зур Иделнең бөтен матурлыгы бар дип уйлый. Ул әле әдәбият язучыдан никадәр зур хезмәт, белем, тырышлык һәм түземлелек таләп итүен бөтен тирәнлеге белән күз алдына китерми. Ул моны хат аркылы гына белеп була торган җиңел бер эш дип уйлый. Билгеле, шагыйрь, ‘язучы булырга теләгән кеше илһам турында да кызыксына. Кайчан килә ул, ничек килә? Аның килгәнен күпме көтәргә кирәк? Кайберәүләр, алданып, ул илһамны гомер буе көтәләр һәм илһам күрми үлеп тә китәләр. Чөнки шагыйрьгә гүзәл әсәр тудырырга ярдәм итә торган ниндидер бер илаһи көч, ак фәрештә мәгънәсендә илһам дөньяда юк, булмаган һәм булмас та. Язучының илһамы — халыкка хезмәт итүнең нәрсә икәнен аңлаудан туган хезмәт, зур һәм авыр хезмәт. Бу хезмәтнең күләмен аз гына булса да күз алдына китерү өчен Л. Толстойның 90 томлык, М. Горькийның 30 томлык әсәрләрен. Бальзакның 97 романын кулыгызга алыгыз да шуңа күпме хезмәт, күпме йөрәк җылысы һәм йөрәк ачысы кергәнлеген чамалап карагыз. Я булмаса Г. Ибраһимов, Г. Тукай иҗатлары белән ныграк танышыгыз. Тукайның шулкадәр кыска иҗат гомерендә шулкадәр күп нәрсәләр яза алуына таң калырсыз. Ләкин бит бу олы язучылар әсәрләрен бер генә тапкыр язу белән чикләнмәгәннәр, алар әсәрләрен кат-кат күчергәннәр, безнең кайбер яшь язучылар кебек язылып бетәр-бетмәс көе матбугатка илтеп- тапшырмаганнар. Аларда тизрәк бастырырга ашыгу чире булмаган. Ләкин тырышып, кат-кат күчереп язу ул мәсьәләнең бер ягы гына әле. Язарга утырудан элек нәрсә язасыңны белергә кирәк. Үзең белмәгәнне башкаларга өйрәтеп булмый. Нәрсә белергә тиеш соң язучы буласы кеше? Күп нәрсә белергә тиеш ул. Барыннан да элек, әдәбиятны белергә тиеш. Үз халкының һәм башка халыкларның әдәбиятларын, олы сүз художникларының тәҗрибәләрен биш бармагы кебек белергә тиеш. Әдәбият кыюлар һәм куркусызлар эше. Кыенлыклардан курыккан яшь язучылар һәрвакыт әдәбияттан төшеп калганнар һәм калалар. Моннан тыш язучы буласы кеше— музыканы, рәсем сәнгатен, архитектураны һәм тагын бик күп нәрсәләрне белергә, аңларга тиеш. Телләр белү аеруча кирәк. Хәзер безнең яшьләр ике телне — татар, рус телләрен бик яхшы беләләр. Ләкин язучы өчен бу аз. Безнең Тукай дүрт-биш телдә рәхәтләнеп сөйләшә алган бит! Тормышны белү язучы өчен иң мөһиме. Ләкин тормышны белү нәрсә соң ул? Тукай исән булса моңа болай җавап бирер иде: «Мин коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә». Тормышны белү, әнә шул Тукай әйткәнчә, киң планда булырга тиеш. Совет язучысы тормыш күренешләрен марксизм-ленинизм күзлегеннән чыгып аңлый һәм аңлата белергә һәм шуны бөтен катлаулыгы белән иҗатына күчерә белергә тиеш. Ком өстенә салынган Вавилон башнясы әллә кайчан авып юк булды. Әмма нык нигезгә салынган Мисыр пирамидалары дүрт мең ел үткәннән соң да һаман торалар һәм бик озак торачаклар әле. Әдәбиятта да шулай. Иҗатларын нык нигезгә корган язучылар зур әсәрләр тудыралар, комга корганнары бик тиз ишелеп төшәләр. Яшьлеккә мин беләмлек бик хас. Әле күптән түгел генә бер җыелышта чал чәчле артист П. Якушенко чыгыш ясаган иде. Ул яшь чагымда мин 92 барысын да белом дип йөрдем, ә хәзер, 60 яшьтә, әйләнеп карыйм да бик аз нәрсә белгәнмен икән дигән фикергә киләм, диде. Ул яшь чагында аз нәрсә белеп калуы өчен үкенгәнлеген әйтте. Чыннан да вакыт узса, аны берничек тә кайтарып алып булмый бит. «Үткән гомер, аккан сулар, сатып алыйм дисәң дә табылмый», дип җырда да тикмәгә генә җырламаганнар. Кайчакта бик күп кулъязмалар укыйсың һәм сине бер төрлелек йөдәтә, алҗыта башлый. Ләкин көтмәгәндә кайсыдыр ягы белән ялтырап чыккан бер хикәяме, шигырьме, пьесамы синең барлык алҗуларыңны оныттыра. Ул әле камил дә түгел, жеп очлары да тәжрибәле күзгә ап-ачык күренә, телендә дә астына сызмыйча үтеп китеп булмый торган кытыршылыклар еш очрый. Шулай да әсәр сине үз эченә тартып ала, дулкынландыра. М. Батыршинаның «Дустымның көндәлегеннән» исемле хикәясен укыганда нәкъ менә шундый хисләр кузгала. М. Батыршина сугыш елларында Ерак Көнчыгышта, армиядә, санитар булып хезмәт иткән бер татар кызы һәм аның башланыр- башланмас мәхәббәте турында яза. Сугыш елларында Ерак Көнчыгыштагы армия үзенә бер төрле тормыш белән яшәде һәм менә шул үзенчәлек хикәядә бик матур бирелгән. Икенче яктан, хикәянең сюжеты отышлы төзелгән. Күп вакытта яшь язучылар, шулай ук олылар да, сюжетны бер туры сызык буенча алып баралар. Бу исә укучыга кызык түгел. М. Батыршина алай итми. Аның героинясы Рәисә фронтка китәргә хыяллана. Әмма аны җибәрмиләр, Гайнанов дигән икенче бер санитарны җибәрергә булалар. Гайнанов Рәисә алдында мактана: ул фронтка китә! Әмма ахыр минутта Гайнановны түгел, Рәисәне фронтка җибәрәләр. Гайнанов аңа бик ачы записка яза. Фронтта да командирлар тирәсендә ныграк бөтерел, уңышка ирешерсең кебек дорфа сүзләр әйтә. Саф күңелле Рәисәнең бу сүзләрдән әйтеп бетергесез рәвештә хәтере кала. Эшелон фронтка киткәч, минем кызыксынуым югала башлады. Әһә, Рәисә фронтка бара, батырлык күрсәтә икән дип торам. Юк, алай булып чыкмады! Рәисәне ярты юлдан бер авыру солдат белән яңадан үз частена кайтарып җибәрәләр. Ул бары тик япон самурайларына каршы сугышларда гына катнаша ала. Ләкин бу сюжетның бер планы гына. Икенче план — капитан Хәсәнов белән Рәисә арасында мәхәббәт сызыгы. Бу сызык үзе бик матур һәм бездә кабатланмаганча итеп алып барыла һәм шул ике сызык бергә кушылып хикәянең бөтен сюжетын тудыралар. Менә икенче бер яшь язучының, кинопленка фабрикасы технигы Радик Тимерхановның хикәясе. «Яңадан эшли башлагач» дип атала ул. Бу иптәш тормышны — ягъни фабрика тормышын шәп белә. Фабриканың үзенчәлеге турында ул күп яза, әмма сюжетка бәйли алмаганга бу үзенчәлек хәтердә калмый. Хикәядә Рәшат исемле егет, армиядән кайтып, фабрикага эшкә керә. Бераздан фабрикада янгын чыга. Рәшат янгынны сүндерә, ләкин куллары пешә, аны больницага озаталар. Директор аңа рәхмәт белдерә. Күрәсез, туп-туры бер сызык. Фабрикадагы янгын да Рәшатка батырлык күрсәтергә кирәк булган өчен генә чыккандыр төсле тоела. Укуы кызык түгел мондый хикәяне. Ә авторның безгә бөтенләй яңа бер дөнья ачарга мөмкинлеге булган. Чөнки кинопленкалар җитештерү производствосы гаҗәеп бер нәрсә ул. Р. Тимерхановның теле турында да әйтеп китәргә кирәк. Аның хикәясендә мәсәлән мондый җөмләләр бар: «Сизелерсизелмәс кенә идәнне дерелдәтеп, салмак кына чорнау машинасы эшли». Яки «ул йомшак, чая тавыш белән көлемсерәп булса кирәк...» Әгәр Р. Тимерханов үз-үзенә таләпчәнрәк булса, сүзләрнең урыннарын бик җиңел алмаштыра алыр иде, тавыш белән көлемсерәргә мөмкин түгеллеген дә күрер иде. Олы Тархан егете Фәрит Хәбибуллинның «Каплы таң» хикәясендә вакыйга 20 нче еллардагы авыл ком- 93 сомолсцлары тормышыннан алынган. Хикәянең сюжеты бар, әмма композициясе бик йомшак. Башта төп геройның кем икәнлеген дә белмисең. Ахырга таба гына Гөлназ икәнлеге беленә, хикәянең исеме дә аның фаҗигале үлеме белән аталган икән. Әмма хикәядә Гөлназга баш геройга кирәк кадәрле «торак урын» бирелмәгән. Аңа дигән урынны башкалар биләп алган. Укучы Гөлназ турында, аның кичерешләре турында берни белми кала. Аның үз әтисе кулыннан үтерелүе дә ничектер очраклы рәвештә генә килеп чыга. Шуңа күрә бу үлем очраклы бер фаҗига булып кала, социаль гомумиләштерүгә «канлы таң»га барып җитми. Күрәсез, сюжетның төзелешенә, ягъни композициясенә игътибарсыз булу хикәянең идея эчтәлегенә дә зыян китергән. Яшь язучының тормыш детальләренә игътибарлы булмавы хикәянең сыйфатын тагын да киметә. Менә бер мисал. Гариф бай, әлеге Гөлназның әтисе, ялчы малай Сәлимне чакыра да: « — Бар әле, кара айгырны тарантаска җик, — ди гадәттәге каты, бое- ручан тавыш белән.—Кушкаеига барабыз, Гөлназны алырга. Хәйрулла байны да чакырып кайтасы бар. Тагын бер атнадан Гөлназга 18 яшь тула. Туган көнен үткәрми булмас». Бай ялчы малайга нишләп боларны сөйләп торсын, ди. һич сөйләмәс. Моны фәкать тәҗрибәсез яшь язучы гына бай авызыннан әйттерә ала. Детальләргә игътибарлы булу ягыннан мин Шәүкәт Ногмаиов иптәшнең «Шифалы дару» исемле кечкенә генә бер хикәясен телгә алып китәр идем. Көннәрдән бер көйне балаларның укытучы апалары авырып китә. Балалар, әниләреннән сорап, аңа «шифалы дару» илтәләр: берсе бал, мәтрүшкә, икенчесе как, лимон, өченчесе тавык шулпасы алып бара. Бу кадәресе яңа нәрсә түгел. Әмма хикәянең ахыры матур — укытучы апалары терелеп чыкканнан соң әлеге «дару» илткән балалар комиең даруы шифалы булды дип үзара бәхәсләшә башлыйлар. Менә шунда инде балаларның балалыгы ачыла. Автор бу моментны бик оста тотып алган. Менә шушы нәрсә хикәяне хикәя иткән. Мөдәррис Хөсәеновиың «Авылдашлар» исемле бер пәрдәлек пьесасы болай әйбәт кенә. Ләкин саксыз кулланылган бер деталь бөтен пьесаны шик астына куя. Вакыйга безнең көннәрдә бара, ди автор. Фазыл исемле егет белән авыл хуҗалыгы механизаторлары мәктәбе директоры фронтта бергә сугышып йөргәннәр икән. Хәзер Фазыл Гөлиар исемле бер кызны ярата. Пьесада Фазыл 18—20 яшьлек егет кебек кылана. Ә чынында аңа ничә яшь? Исәпләп карасак — кырыкка суга. 18 яшьлек егет кебек сөешеп йөрү өчен әзрәк картаймаганмы Фазыл? Буа районы газетасында эшләүче Барлас Камаловиың «Якташлар» исемле хикәясен укыганда мин яшь язучыларыбызның кеше хисләрен сурәтләүдәге кимчелекләренә һәм уңышларына игътибар иттем. Сугыш еллары. Көннәрдән бер көнне Рәшитләргә әтисенең үлгән хәбәре килә. Аиа, ул, карт бабай — өчәүләп елашып утыралар. Автор бу турыда җәелмичә, әмма йөрәккә җитәрлек итеп яза. Хәер, мондый тасвирлаулар безнең әдәбиятта күп булды. Яшь автор моңа яңа нәрсә өсти: шушы кайгы минутында аларның бусагасыннан балалар йортында тәрбияләнүче ятим рус малае Тимка килеп керә. Ятим бала күренгәч, елап утыручыларның күңелләре тагын да нечкәрә төшә. — Горе, сынок, горе, — ди бабай, яшенә тыгылып. Ә Рәшит кайгы-хәс- рәт сүзенең русча «горе» дип аталуын мин беренче тапкыр шунда күңелемә сеңдердем шикелле, ди. Бу сүзләр гомуми картинаны төгәлли. Яхшы бу. Димәк, яшь язучының күзе очлы. Икенче эпизод. Рәшит белән Тимка озак еллардан соң Мәскәүдә, фестивальдә очрашалар. Автор моны ничек сурәтли? Әлбәттә, ул алариы кочаклаттыра. Аннары Тимка: — Я, сөйлә, Рәшит, Күлледэ хәлләр ничек? Мәрхәмәтле бабай исәнме? Әниең ничек? — дип сорый. Автор дәвам итә: «Тик әңгәмә тиз генә эзенә төшмәде. Көтмәгәндә оч 94 рашу шулайрак була торгандыр, күрәсең», ди. Менә бөтен тасвирлау шул. Коры, җансыз, суык. Беренче очракта: «горе, сынок, горе», дип әйтелгән сүзләр йөрәккә үтсә, икенче очрактагы: «Мәрхәмәтле бабай исәнме?» дип сорау шул хәтле зәвыксыз, мин ул «мәрхәмәтле» дигән сүзне өч-дүрт тапкыр «Мөхәммәтша бабай исәнме?» дип укыдым. Күренә ки, җиң сызганып язганда безнең яшь язучылар художестволы итеп яза алалар. Бәлки, яшь автор моны үзе дә сизмәгәндер. Шулай икән, олырак язучылар, тәнкыйтьчеләр. аның көчле ягын күрсәтеп биреп, менә шулай язарга тырыш, дип әйтергә тиешләр. Кеше күңеленең нечкә тибрәнешләрен бирү ягыннан миңа Әлмәт укытучысы Энҗе Мөэминованың «Әткәй чүкеченең тавышы» исемле кыска поэмасы ошады. Үпкәләмә, әткәй, сөйгән кызын Кабереңә чәчәк сипмәгәч, Онытты дип мине бөтенләйгә Туфрагыңа яшем түкмәгәч, — ди ул. Бу юлларда ата-анага булган гүзәл мәхәббәтнең сафлыгы, тирәнлеге яңгырый. Шул ук вакытта автор карт тимерченең кызы күңелендә генә түгел, халык күңелендә дә онытылмавын бик матур иттереп әйтеп бирә: Күрек басып сез кабызган утлар Девон факелына тоташты. Образлы әйтелгән, киң сулыш белән әйтелгән. Яшь шагыйрә киләчәктә дә шулай образлы итеп язуын дәвам иттерсен иде. Югыйсә коры риторикадан, лозунглардан торган шигырьләр. шулай ук гражданлык хисеннән бөтенләй ераклашкан, интим лирик шигырьләр туйдыра башлады. Кеше хисләренең хәрәкәтен сурәтләгәндә кечкенә генә фальшь та күп нәрсәне җимерә. Моны мин мәхәббәт, сагыну кебек аерата нечкә хисләрне тасвирлауга гына кайтарып калдырмыйча, кешенең гомумән психикасын, уй-торышын, дөньяга карашын сурәтләүгә дә кагыла торган итеп, киң планда алам. Р. Ишморатованың «Габдрахман авылында» исемле хикәясендә яшь врач кызны авылга эшкә җибәрәләр. Менә ул концерт тыңлаган, Казанны сагынган, елап утыра. — «Әй бабай, — диде Диләра, — үзең уйлап кара, минем әтием дә, әнием дә Казанда туып, Казанда үскән кешеләр. Үзем дә шулай. Чернышевский урамында дүрт бүлмәле квартирабыз бар. Минем үземә аерым бүлмә. Телевизор, радиоприемник, пальма гөлләре. Дус-ишләрем бар да Казанда. Әмин ни өчен авылда эшләргә тиеш? Нәрсә бар соң монда? Ни кешеләр, ни тормыш. Мин бит уналты ел укыдым, шушы авылда эшләр өченме?» Менә шушы кыз, Фәйзулла бабай аңа Габдрахман авылының тарихын сөйләп, аклар тарафыннан үтерелгән укытучы Габдрахманның каберен күрсәткәч, бөтенләй үзгәрә, авылда эшләргә кала. Диләра шундый кыз икән, аның рухы мещанлык белән шулкадәр тирән агуланган икән, аны инде тылсымлы чыбык күрсәтү белән генә төзәтеп, яңа кеше итеп булмый. Бигрәк тә берничә сәгать эчендә төзәтеп булмый аны. Бу кызның киләчәктә төзәлүе, әлбәттә, мөмкин. Ләкин моның өчен вакыт, зур сынау һәм аны коммунистик рухта тәрбияләүче кешеләрнең гаять зур эшчәнлеге кирәк. Безнең әдәбиятта шартлы кешеләр, исемнәре булып та җисемнәре булмаган җансыз сурәтләр еш очрый. Сурәт кешеләрне, теләгән якка борып була, аларны яман итәргә дә, яхшы итәргә дә күп көч кирәкми. Әмма җанлы кеше, автор аның белән саксыз кылана башласа, разбой сала, аңа буйсынмый. Яшь язучыларның моның белән исәпләшмәве нәрсәдән килә соң? Тормышны белмәүдән. Өйдәй чыкмый язудан. Менә шуңа күрә, партия язучыларны халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә булырга чакыра да бит. Р. Ишморатованың бу хикәясе повестьның беренче главасы кебек. Минемчә, Ишморатова хикәясен ташламасын иде, Диләрага тормыштагыча хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирсен иде, үзе дә тормышка чумсын иде һәм, шуннан соң, бәлки, матур гына бер повесть яки озынрак хикәя килеп туар иде. 95 Төмән егете, укытучы Газиз Мөхәммәтшинның «Балта остасы» исемле хикәясе, Магнитогорск егете Рафик Фаизовиың «Беренче адымнар» хикәясе, Сарман районыннан Әзһәр Габидинен, «Аңлаштылар» исемле хикәясе өчесе бер темага багышланганнар. Алар унынчы классны тәмамлаган яшьләрнең авылда, производствода эшкә калуларын сурәтлиләр. Безнең көннәр өчен бик актуаль һәм дулкынландыргыч тема. Ел саен меңнәрчә яшьләрнең алдына килеп баса торган авыр, кайчак- та хәтта фаҗигале проблема. Бу бит кешенең тормыш юлы башлануы. Кыскасы, җитди мәсьәлә. Ә яшь язучылар моны ничек хәл итәләр? Әзһәр Габиди бик җиңел чишә: аның Гөлсеме авылда сыер савучы булып калырга тели. Әти-әнисе моңа каршы, алар аның укуын телиләр. Гөлсем, автор теле белән әйткәндә, «теорияне практикага бәйләп алынган белем ныклырак булуын» әтисенә төшендерә, аннары иптәш Н. С. Хрущев реченнән бер цитата китерә дә моңарчы капмакаршы фикердә булган ата белән кыз аңлашалар. Хикәя шуның белән бетә. Әмма укучы үзен дулкынландырган сорауга нинди җавап алды? Бернинди җавап алмады. Бу — актуаль теманы шаблон хәл итүнең бер үрнәге. Газиз Мөхәммәтшин бу проблеманы җитдирәк итеп, хезмәткә бәйләп хәл итәргә тырыша. Аның ун классны тәмамлаган герое авылда калырга уйламый да. Аның инженер буласы килә. Ләкин соңыннан балта остасы эше белән мавыгып китеп, шул эшне яратып, . авылда эшләргә кала һәм читтән торып укый башлый. Ләкин бу әйбәт кенә хикәядә соңгы вакытта әдәбиятта туа башлаган яңа бер схема үзен бик нык сиздерә. Хәтерлисездер, элегрәк елларда безнең барлык алдынгы яшьләр укырга китәләр иде. Хәзер барлык алдынгы яшьләр авылда, шәһәрдә эшкә калалар. Алай гына да түгел, укырга керергә теләүчеләргә ничектер кимсетеп карау туа башлады. Ләкин бу дөрес түгел бит. Безнең илдә бер генә югары уку йорты да ябылмады, киресенчә, аларның саны арта гына бара. Ел саен анда йөз меңнәрчә яшьләр укырга керәләр. Укырга, белемгә омтылу — ул бик күркәм сыйфат. Нигә ул гүзәл сыйфатны безнең яшьләрдә үтерергә? Бөтен дөньяны шаккатырган җирнең ясалма иярченнәрен укымаган кешеләр булдырдылармыни? Мөхәммәтшин иптәш хикәясенең телен дә ныклап чистартсын иде. «Знамы, жәлке, чихут, плутник» кебек сүзләр белән телие чүпләү кирәк түгел. Бер үк темага багышланган бу өч хикәя арасында, минемчә, иң тормышчаны һәм иң ышандыра торганы — Рафик Файзов хикәясе. Автор унынчы классны тәмамлаганнан соң паровозда кочегар булып эшләүче бер егет турында яза. Әйтергә кирәк, паровозга үзе утырмаган кеше бу хикәяне яза алмас иде. «йомшак кына гөжләп алга тәгәрәгән вагоннарда утырганда, шушы вагоннарны тартып баручы паровоз бу кадәр дөбердидер, рельслар өстеннән юл кырыендагы чокырга сикерергә теләгәндәй як-якка чайкаладыр, кол аклар н ы тонды р ы р л ык итеп үкерәдер, дип башыма да китерми идем», — ди хикәянең герое Илдар. Ул арып хәлдән тая, күңелендә үкенү, әрнү, паровоздан, юк, паровоздан гына түгел, туган шәһәреннән дә качып китү теләге туа. «Эштән кайтканда, — ди ул, — каршы очраган чибәр кызлар мине читләтеп узарга тырышалар. Аларның минем мазутка буялып ялтырап торган комбинезоныма төбәлгән күзләрендә матур күлмәкләре өчен чын- чыинан курку чагыла». Әйбәт күзәтү бит бу! Автор ашыкмыйча гына геройның шушы авырлыкларны берсе артыннан берсен җиңеп, эшеннән тәм табып эшли башлавына кадәр хикәяне алып бара. Хикәяне укып бетергәч, бу егетнең инде киләчәктә әйбәт машинист буласына да, тимер юлчы-инжепер буласына да ышанасың. Менә мондый хикәяләрнең яшьләрне тәрбия итүдә дә рольләре зур. Бу хикәя уңае белән яшь язучы өчен нинди булса да бер профессияне үзләштерү һава кебек кирәк икәнен әйтәсем килә. Чөнки һәрбер профес- 96 сиядә иҗади башлангыч була. Ә ул иҗади башлангычны фәкать шул профессия кешеләре генә күрә алалар. Ә инде шул иҗади башлангыч язучы каләме белән әдәбиятка кертелсә, чын тормышчан гүзәл әсәр туа. Мондый әсәрләр, талантлы язылсалар, гадәттә укучыга яңа бер дөнья ачалар. Язучының әсәрендә, бигрәк тә зур күләмле проза, драма әсәрләрендә, бик күп төрле профессия кешеләре катнаша. Язучы, әлбәттә, аларның һәммәсенең дә һөнәрен үзләштерә алмый. Әмма бер-ике профессияне белсә, башка профессияләргә аның кулында ачкыч була. Гадәттә яшь язучыларның беренче әсәрләрендә тормыш сулышы көчле була. Чөнки алар тормыштан киләләр. Икенче, өченче әсәрләре инде төссезләнә, тормыштан ераклаша. Ни өчен? Чөнки алар Казанга, Матбугат йортына җыелган булалар. Профессиональлеккә күчкән булалар. Яшь язучылар өчен вакытсыз профессиональ язучы эшенә күчү һәлакәт ул. Бер һөнәрне дә ныклап белмичә торып, теләсә нинди темага ябышу- чан яшь язучыларның бик аяныч хәлләргә калулары көн кебек ачык. Моны мисаллар белән дә ныгытып була. Яшь язучы Мәгъсүм Латыйфуллинның хикәяләре газета-журнал битләрендә еш кына күренгәли. Нинди генә темага язмый ул. Ләкин бу иптәш бер һөнәрне дә ныклап белми булса кирәк. Шуның өстеиә ул үз эшенә шулкадәр җавапсыз карый, аның язмаларын укыгач шаккатасың. Мисал өчен аның уйдырмалар белән тулы «Табылган талант» хикәясен яки «Көмеш саплы хәнҗәр» исемле тарихиреволюциои темага язылган хикәясен алырга була. Бу соңгы хикәясенә автор Мулланур Вахитовны керткән. Вахитов — тарихи шәхес. Аның турында теләсә нәрсә һәм теләсә ничек язып булмый. Ләкин Латыйфуллин моның белән исәпләшми. Менә Казан тирәсендә сугыш бара. Мулланур Вахитов отряды белән чигенә. Шәмси бабай алар- ны көймәсе белән күл аръягына чыгарып җибәрә. Әйтик, шундый вакыйга булган да, булсын да ди. — Рәхмәт барысы, өчен дә, курык- магыз, без озакламый корыч ташкын булып кире кайтырбыз»,—ди Мулланур Шәмси бабайга. Бу сүзләрнең. Мулланур Вахитовныкы булуына һич тә ышанасы килми. Ул башка- чарак, ягымлырак итеп әйтер иде. Мин Мулланур Вахитовның малайга хәнҗәр бирүенә дә, малайның шул хәнҗәрне атып, ат өстендәге ак офицерны үтерүенә дә ышана алмыйм. Ясалма бу. Менә автор Казан Кремле өчен барган сугышларны тасвир итә: «Йосыф бер минутка туктап артына борылды һәм ябырылып килүче революционерларга нәрсәдер кычкырды. Тик дошман пулясы аны шунда ук аяктан екты. Юк, Йосыф абый яңадан аягүрә басып, байрагын югары күтәрде һәм билендәге бомбасын алып Кремль капкасына таба ыргытты... Соңгы бәрелеш, соңгы сугыш! Байрак тагыи төпсез упкынга чумгандай аска төште!» Бу иң хәтәр литературщина үрнәге. Бөтен хикәя шул стильдә язылган. Тарихи-революциои темага язучы иптәшнең революционерлар төшенчәсен аңламавы башка сыймый. Казан Кремлен, үзегезгә мәгълүм, революционерлар түгел, революцион эшчеләр, солдатлар яулап алдылар. Шундый ук литературщина Фәсих Хисмәтуллииның «Күзләр» исемле нәсерендә дә сизелә. Ул Мисыр турында яза. Ләкин аның нәсерендә Мисыр юк. Автор газеталарда күренгән бер хәбәрне генә алган. Бәлки, хәтерли торгансыздыр, газеталарда бер гарәп егетенең сәламәт күзен чокып алып инглиз солдатының яралы күзе урынына утыртулары турында язганнар иде. Менә шушы хәбәр нәсер итеп бирелгән. Аерма тик шунда, Хисмәтуллин солдатны балага әверелдергән. Ул болай яза: «Аиың мәктәпкә йөри башлавына ел тула. Китап-дәфтәрләр аныц күңел күзендә якты йолдызлар булып, тулган ай булып балкыдылар. Бу балкышның нурлары аныц рухи халәтенә генә сыя алмый, иң кара төннәрдән дә кара күзләре аша үтеп, матди дөньяга матурлык сибәләр, 7. .с. ә.- № г җыр булып, сабый шатлыгының гимны булып һәр иртәдә бөтен өйне J яңгыраталар». Тормышны белмичә, әдәбияттан - алып язылган матур, әмма буш сүзләр тезмәсе бу. Башка берни түгел. Очерклар турында бер-ике сүз. Безнең очерклар я бик коры, я бик чуар бизәкле булалар. Менә Э. Касыймовиың «Ямьле Ка- : ма буйлары» дигән очеркы. Павел Ефремович дигән бер карт балаларга революция еллары турында сөйли: «Ул заманда, ди карт, Чистай зур гына шәһәр иде. Шәһәрдә сәүдәгәрләр белән алпавытлар хакимлек, итәләр иде. Ярлы халык, эшчеләр әйтеп бетергесез авыр шартларда яши иде». Очерк баштан ахырынача әнә шул тел, шул алым белән язылган. Сез бу очерк түгел, мәкалә диярсез. Әйе, бу мәкалә. Менә шундый мәкалә-очерк- лар бездә күбәеп бара. Ә бит очеркның үзәгендә җанлы кеше тора. Павел Ефремович бу очеркны үзе укыса, хәтере калыр иде. Бигрәк мескен иткәнсез, дияр иде. Укучы да рәнҗи. Аның күңелендә хөрмәтле картка ярату тумады, ул яхшы кешене j күрми калды. М. Хөсиимәрдәнованың «Актаныш кызы» исемле очеркы — җырчы Әлфия Афзалова турында сөйли. Бу очеркта язучы өчен бик отышлы урын бар, ләкин ул очеркның урта бер җирендә башка бер күренешләр арасында югалып калган. Бу отышлы момент — Әлфиянең авылларда әле беренче тапкыр җырлап йөргәндә, иптәшләре белән килешә алмыйча, үз авылына кайтып китүе. Әлфиянең авылда рәтләп торыр урыны да юк, акчасы да юк, киләчәге дә билгесез. Җитмәсә, беренче мәхәббәтенең җимерелү куркынычы да туган. Шуларга да карамастан, ул | кайтып китә. Өлгереп килгән арыш басуы буйлап елый-елый кайта ул. Тәҗрибәле очеркист очеркын нәкъ менә шуннан башлап китәр иде. Монда драматизм да, кешенең характеры да, ихтыяры да, кичерешләре дә күренә. Ә укучыны нәкъ менә шушы нәрсә кызыксындыра да. Шуннан соң ул Әлфиянең элекке тормышы турында искә төшерүләрен дә кызыксынып укыр иде. Автор исә шундый мөмкинлектән качып, бо- ларны үз исеменнән тыныч кына сөйләп чыга. Аннары тел мәсьәләсе. Хикәядәге кебек очеркта да, мәсәлән, болай язарга ярамый: «Әлфиянең нәни йөрәге чиксез протест белдерә иде... Әлфиянең йөрәгендә вулкандай көчле ачу кузгалды. Алар яшьләр иде, алар кайнар иде, усал сүзләр әй* тештеләр. Юлга дип җыелган кадерле сумнар хәрәкәткә килде» һ. б. Мәсәлән, мин сумнарның хәрәкәткә килүен берничек тә аңламадым. Яшь язучылар өчен очерк язуның уңай ягы шунда, очерк аларга тормышны, җанлы кешеләрне өйрәнергә мөмкинлек бирә, аның булачак әсәрләренә материал әзерли. Шуның өчен очерк язучы яшьләрне ике куллап каршы алырга кирәк. Университет студенты Шәех Зәбировның «Комсомол ялкыны» исемле әдәби сценариен бик кызыксынып укыдым. Ул безнең көннәр өчен бик мөһим теманы — җәмәгать тәртипләрен бозучы хулиганнарга каршы комсомолецларның батыр көрәшен күрсәтә. Сценарийда кытыршылыклар, очыочка бәйләнмәгән урыннар очрый, теле дә эшләнмәгән. Шулай да бу әсәр игътибарга лаеклы. Ул безнең әдәбиятыбызда бик артта калган жанрны — әдәби сценарий жанрын кузгатып җибәрә. йомгак итеп шуны әйтәсе килә: безнең әдәбиятыбызның киләчәге, кайбер скептиклар карашымча, караңгы түгел. Әдәбиятка халык арасыннан яңадан-яңа талантлы яшьләр килә. Алар төрле өлкәләрдән, төрле темаларны күтәреп киләләр. Әлбәттә, аларның саны, язган әсәрләренең сыйфаты халыкны канәгатьләндерерлек түгел әле. Ләкин ул яшь язучыларга күңел күзе белән караганда, аларны көчне кызганмый бөтен коллектив белән үстергәндә, очкан чакта аларның канатларына көч биргәндә—якын киләчәктә алар укучыларга бик күп яхшы әсәрләр бүләк итәчәкләр. Моңа мин чын күңелемнән ышанам.