ФӘТХИ БУРНАШ
(1898—1946) нәгатьсезләнә бара һәм 1915 елда аны ташлап чыга. Ф. Бурнаш шушы белеме белән генә чикләнеп калмый, үзлегеннән укуын дәвам итә. Нәтиҗәдә, 1916 елда учительский школа өчен имтихан тота. Ф. Бурнаш, өйдән ярдәм килмәгәнлектән, Мөхәммәдиядә укыган вакытта ук төрле-төрле эшләр башкарып йөри. Яшәү өчен эш эзләгәндә, ул «Сәйяр» труппасы белән очраша һәм сәхнәгә куела торган пьесаларның рольләрен күчерү эшенә алына. Шулай итеп, Ф. Бурнаш театрга якыная, драматургия белән кызыксына бара. «Сәйяр» труппасының җитәкчесе Г. Карцев һәм артист-драматург К. Тинчурин тәкъдиме белән Ф. Бурнаш үзе дә пьесалар тәрҗемә итә башлый. 1914 елда С. А. Най- деновның «Ванюшин балалары» пьесасы тәрҗемә ителә һәм, русчадан файдаланып, «Гарәп кызы Ләйлә (Зөбәйдә)» исемле сәхнә әсәре языла. Атаклы драматург, шагыйрь, публицист Фәтхи Бурнаш 1898 елның 13 январенда хәзерге Чувашстанның Чкалов районы Бикшик авылында туган. Бурнашныц әтисе Закир шул авылда мулла булып торган һәм 1907 елда муллалыгын ташлаган. Моннан соң. ун баладан торган зур гаиләне тәрбияләү авыр булса да, Закир ага яшьләргә белем бирергә тырышкан. Шуның өчен ул өлкән улларында, 1907 елда Фәтхелисламны да Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсенә биргән. Фәтхи мәдрәсәдә җиде ел укый. Ләкин ул торган саен мәдрәсәнең тәртипләре, укытуы белән каШушы ук вакытта Ф. Бурнаш оригиналь сәхнә әсәрләре яза башлый. Шулар арасында талау сугышларына каршы моментларны эченә алган «Язмыш» (1914), «Сукбай», («Явызлар корбаны») (1915), «Саташкан кыз» (1915) пьесалары төрле сәхнәләрдә куелып үтәләр. Бу елларда Ф. Бурнашныц шигырь язу өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре матбугатта күренә башлый. Ул 1915 еллардан башлап «Ак юл», «Аң» журналларында үзенең шигырьләрен, поэмаларын бастыра. Бу әсәрләрдә 16—17 яшьлек Бурнаш шигъри сәләт күрсәтсә дә, иҗатынып 83 : эчтәлеге бик каршылыклы була, күбрәк ерак үткәнне сурәтләү белән мавыга, үз чорының хәлләреннән читтә йөри. Аларда шагыйрьнең үз темасы, үз тавышы сизелми әле, ул башлыча бу елларда әдәбиятта шактый гына зур урын алган романтик-легенда р сюжетлар тирәсеннән үтә алмын («Айсылу», «Габделмән» поэмалары). Ф. Бурнаш—татар әдәбиятында драматург, шагыйрь, публицист буларак танылган язучы. Аның 25 елдан артыграк дәвам иткән иҗатында бер момент күзгә ташлана: Бур- нашшагыйрь, Бурнаш-драматург һәм тәнкыйтьчедән поэзиясенең эчтәлеге һәм стиле белән кайвакыт артта калып бара. Бу бигрәк тә аның революциягә кадәрге поэзиясендә һәм 20 иче елларның соңгы яртысына карый. Шуның белән бергә гражданнар сугышы чорында, шулай ук 30 нчы елларда Ф. Бурнаш эчтәлек һәм поэтик осталык ягыннан бик матур шигырьләр яза. Революциягә кадәр иҗатында Ф. Бурнаш зур үсеш кичерә, ул өч-дүрт ел эчендә талантлы драматург һәм шагыйрь булып таныла. 1917 елда язылган «Таһир-Зөһ- рә» трагедиясе һәм «Яшь йөрәкләр» драмасы белән Ф. Бурнаш исеме киң күләм укучы һәм тамашачылар арасында мәшһүр була. «Таһир-Зөһрә» әсәренең чыганаклары һәм язылу тарихы турында автор трагедиянең 1920 елгы беренче басмасына язган сүз башында болай ди: «Халык әдәбиятына мәхәббәтемнән, гәрчә башка шәрык милләтләре әдәбиятыннан үзләштерелгән булса да... һәрбер татар карчыгының телендә ядланган мисрагълары белән һәм мөәллиф ҺӘАМ халык тарафыннан үзенеке итеп кабул ителгән шушы «Таһир-3өһрә»не эшләргә, сәхнәләштерергә уйлаган идем. 1917 елның башларында керешелеп, 18 елның башында тәмам булган һәм шул вакытларда Кариев тарафыннан Казан сәхнәсенә куелган иде». Таһир һәм Зөһрә мәхәббәте татар телендә беренче мәртәбә XV йөздә шагыйрь Саяди тарафыннан «Бабахан дастаны» исемле поэмада сурәтләнгән. Шушы әсәр нигезендә Әх- б* мәт Уразаев-Курмаши 1876 елда үзенең «Таһир илә Зөһрә»сен язган. «ТаһирЗөһрә» татарлар арасында киң таралган һәм «йосыф-Зөләйха» поэмасы кебек үк халыкның бик яратып укый торган әсәренә әйләнгән. Ф. Бурнаш, Курмаши әсәре нигезендә яңа образлар һәм вакыйгалар иҗат итеп, сәхнә әсәре яза. Ф. Бурнаш хезмәтенең беренче варианты язмалары арасында Курмаши әсәренең сакланып калган булуы да бу бәйләнешне ачык күрсәтә. Бу дастанның озак яшәве һәм шулай ук яшь драматург Ф. Бурнаш трагедиясенең тамашачы каршында зур уңышын бары тик аның темасы белән генә аңлату дөрес булмас иде. Ф. Бурнаш бу әсәрен көчле драматизмга нигезләгән. Аның геройлары берсеннән-берсе авыррак хәлләргә куелалар, шуларны җиңеп чыгарга тиеш булалар. Менә шул каршылыкларны җиңгән өчен, үзләренең кешелекләрен, мәхәббәт, вәгъдәләрен саклап калу көрәшендә батырлык, тапкырлык күрсәткән өчен дә алар үзләрен яраттыралар. Драматург дастандагы вакыйгалар белән генә чикләнеп калмый, ул әсәрнең идеясе таләп иткәнчә, яңа вакыйгалар һәм образлар өсти. Автор әсәренең эчтәлегенә ятышлы форманы да уңышлы куллана. Тирән мә хәббәт, ялкынлы хисләрне белдерү өчен ул барлык диалогларны шигырь белән яза. Бу оста язылган шигырьләр аңа аеруча тәэсирле, эмоциональ яктан көчле моментларын аерым монологларда бирергә мөмкинлек ача. «Таһир-Зөһрә» трагедиясенең эчтәлеге халык телендә таралган дастан эчтәлегеннән күп аерылмый. Трагедиядә саф, турылыклы мәхәббәткә дан җырлана, автор мәхәббәт хисенең бөеклеге, көчлелеге турында халык күңелендә гасырлар буе яшәп килгән моңлы легенданы сәхнәгә күтәрә. Бу теманы алу шагыйрьнең нигезсез фантазиясе нәтиҗәсе түгел. Халык иҗатының, бигрәк тә җырларының, күпчелеге матур, көчле мәхәббәткә багышланган булуы да бу мотивларның тормышчан икәнен күрсәтеп тора. Таһир беләп Зөһрә җырларда җырланыр матур мәхәббәт белән янып, бер-берсенә 84 турылыкка кайнар вәгъдәләр бирәләр. Тормыш бу вәгъдәләрнең ныклыгын каты сынау аша үткәрә. Ләкин кимсетүләр дә, берсеннән-берсе авыр булган җәзалар да бу яшьләрне биргән вәгъдәләреннән баш тартырга мәҗбүр итә алмый. Алар икесе дә бу көрәштә зур батырлык, кыюлык күрсәтеп, матурлыкларына тиң батырлык белән, кешелексезлеге аркасында матур хисләрне аңламас дәрәҗәгә җиткән хан, ханчалардаи өстен чыгалар. Таһир, Зөһрә көрәштә һәлак булалар. Алар мәхәббәтләре, вәгъдәләре өчен үлемгә баралар, алар бу һәлакәтне аерым яшәүдән, вәгъдәгә хыянәт итүдән өстен күрәләр. Драматург, хисләрне, вакыйгаларны куертып тасвирлавы белән, мәхәббәт романтикасының көчле яңгыравына ирешә, халыкның үзенеке булып әверелгән сөю җырлары дастанын югары осталык белән эшләнгән сәхнә сәнгатенә әйләндерә. «Таһир-Зөһрә» әсәре беренче тапкыр 1920 елда басылып чыга, һәм автор аңа 30 нчы еллар соңында яңадан кайта. Ул әсәрне эчтәлеге ягыннан тирәнәйтә торган уңышлы өстәмәләр ясый, аерым драматик моментларны көчәйтеп, трагедиянең тагы да уңышлырак вариантын эшләп чыга. Хәзерге вакытта сәхнәгә дә, басмага да менә шушы төзәтелгән вариант алына. Ф. Бурнашның революция алдыннан язган «Яшь йөрәкләр» драмасы (1917) халык арасында киң танылган әсәрләрнең берсе. Ул, «Галиябану» драмасы кебек, хезмәт ияләре тормышын киң күрсәткән сәхнә әсәрләре туа башлаган чор җимеше булып, Октябрьга чаклы татар драматургиясенең реализм һәм халыкчанлык юлында үсүенең бер әһәмиятле күренеше иде. «Яшь йөрәк- ләр»дә элеккеге татар авылын киң тасвирлау җирлегендә төрле сыйнфый катлау вәкилләренең характерлы типлары, бигрәк тә яшьләре сәхнәгә чыга. Төп вакыйга Сәрби белән Хәйретдин мөнәсәбәтләре, аларның мәхәббәте тирәсенә тупланган, алар- ныц бәхетенә бай малае Галимҗан каршы куелган. Димәк, төп конфликт та менә шушы тирәдә оешкан. Галимҗан. Сәрбине Хәйретдин бурлактан тартып алырга сүз бирә, ул: «Мин бөтен малымнан язырмын, губернаторга чаклы җитәрмен, йөргән юлыма алтын сибәрмен, ә Сәрбине... туганнан бирле туйганчы ипи күрмәгән Хәйретдингә бирмәм», дип иптәшләре алдында ант итә. Ләкин Хәйретдин авылда чакта ул үзенең теләгенә ирешә алмый, бары тик авылның хезмәт иясе яшьләре сугышка киткәч кенә, анда да көчләүурлау юлы белән генә кызны өеннән алып чыга ала. Бу драма халык тормышын, татар авылына хас булган гадәтләр, уеннар, андагы кешеләрнең уй-хыял- ларын тулы күрсәтүе белән дә әһәмиятле. Шулай ук анда беренче империалистик сугыш чорында, революция алдындагы елларда авылдагы иҗтимагый мөнәсәбәтләр дә шактый гына тирән сурәтләнгән. Шуның белән бергә бу драмада әле Ф. Бурнашның сәхнә образлары иҗат итүдә һәм әсәрнең сюжетын эшләүдә тәҗрибәсенең җитмәве күзгә бәрелә. Вакыйга барышында, нигездә, өч исем — Сәрби, Хәйретдин, Галимҗан еш кабатлана. Шуңа карамастан, алар тирән характер буларак эшләнеп җитмәгәннәр. Әгәр чын тормыштагы хәлләр белән чагыштырып карарга мөмкин булса (ә бу бик кирәк нәрсә), бу яшьләрнең тормышында шактый гына зур, хәтта авыр хәлләр булып ала. Берәүләре сугышка китә, икенчеләре (Сәрби) сөйгәннәрен сагынып яшәргә, билгесез язмыш алдында кайгырырга мәҗбүр ителә. Бу хәлләргә төшкән кешеләр уйланмыйча гына яши алмый. Ә сәхнә әсәрендә бу уйлар, бу кичерешләр шактый гына куертылып күрсәтелгәндә дә зыян итми бит. Чөнки бу төр әсәрләрдә болай да тормышның гади бер күренеше, көндәлек күренеше алынмыйча, кискен вакыйгалар, бәрелешләр белән барган бер өзеге сурәтләнә. «Яшь йөрәк- ләр»дә озын-озын сөйләшүләр, җиңел генә җиңүләр, очраклы рәвештә кызны коткару кебек моментлар да шактый күп. 19 яшьлек язучының беренче чор иҗаты менә шушы драмалар, берничә поэма, шигырьләр белән тәмамлана. Бу әсәрләр татар әдәбиятына 85 үзенчәлекле, эрудицияле, күп нәрсәләр вәгъдә итүче яшь талантның килүен белдереп, демократик культура вәкилләре тарафыннан яратып каршы алыналар. Октябрь революциясе көннәрен Ф. Бурнаш Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә укытучы булып каршылый. Хезмәт ияләре өчен туган ирекле тормыш Ф. Бурнашның да күп яклы талантын ачып җибәрә. Бу кайнар көннәрдә Ф. Бурнаш иҗат эше белән беррәттән, күп кенә газеталар, журналларны оештыручы, урындагы партия һәм совет оешмалары үткәрә торган культура-политик чараларны тормышка ашыруда актив катнашучы була, бер-бер артлы ялкынлы мәкаләләр белән чыга. Идел буенда гражданнар сугышы барган чорда Ф. Бурнаш зур политик чыныгу ала. Ул 1918 елда Сембер шәһәрендә «Көн» газетасының редакторы итеп билгеләнә һәм үзенә хас тырышлык белән эшкә тотына. Ләкин аңа озак эшләргә туры килми. Июль урталарында Сембер шәһәре көтмәгәндә аклар тарафыннан алына. Ф. Бурнаш башта Самарага, аннан Уфага кача. Ләкин совет властен, Кызыл Армияне яклап, акларга каршы аяусыз көрәшкә чакырып язган газетаның редакторын Уфада тиз таныйлар. Аклар Ф. Бурнашны кулга алалар һәм Уфа төрмәсенә ташлыйлар. Шул вакытта Уфада булган Г. Кариев белән берничә иптәше аны коткарырга йөрсәләр дә, теләкләренә ирешә алмыйлар. Бераздан, Уфага кызыл гаскәр якынлаша башлагач, аклар төрмәдәге зур төркем совет-партия работникларын үлем вагоннарына төяп, заложник сыйфатында Себергә озаталар. Бу кешеләрнең язмышы куркыныч астында кала, чөнки заложникны юк ] кына сылтау белән дә үтереп ташларга мөмкин. Юлда барганда, Бурнаш кыю карар кабул итә. Ул, эчке киемнәрдән генә булуга карамастан, көзге салкын бер төндә зур тизлек белән бара торган вагоннан сикереп төшеп кала. Шушы тәвәкәллек аны үлемнән коткара. Шуннан соң Ф. Бурнаш яңадан Уфа ягына кайта, ышанычлы иптәшләре ярдәмендә Бөгелмә шәһәре тирәсендә Кызыл Армия ягына чыга. Язучының архивында Бишенче Армия политбүлегенең аңарга биргән документы сакланган. Документта Ф. Бурнашның яңадан Сембер шәһәренә эшкә җибәрелүе турында әйтелгән. Моннан соң Ф. Бурнашның киң иҗат һәм оештыру-җитәкчелек эш- чәнлеге башланып китә. Ул Сембер шәһәрендә «Таң» газетасын чыгаруны оештыра, үзе аның редакторы итеп билгеләнә. Шушы чорда Ф. Бурнаш тормышында зур вакыйга була. Ул 1918 елның көзендә коммунистлар партиясенә теләктәш булып керә, 1919 елның башында әгъза итеп алына. Бераздан ул Казанга күчерелә һәм биредә «Кызыл Армия» һәм «Татарстан» газеталарының редакторы булып эшли, «Безнең юл», «Чаян» журналларын оештыручы һәм җитәкләүчеләрнең берсе буларак эш алып бара. Бу чорда Ф. Бурнашның поэтик иҗаты да үсеп китә. Ул көн таләп иткән мәсьәләләргә үз вакытында җавап биреп барырга омтыла. Бу шигырьләр актуальлекләре белән аерылып торалар. Алар ачык, аңлаешлы, шул ук вакытта әдәби яктан матур эшләнгәннәр. Боларда күбрәк гражданнар сугышы вакыйгалары, шушы көрәштә катнашучыларның батырлыгы, аларның уйлары-хыяллары чагылган. Бу яктан шагыйрьнең 1920 елда чыгарган җыентыгының эчтәлеге аеруча әһәмиятле. Бу китапта күпчелек әсәрләр гражданнар сугышы героикасы белән сугарылган. Шагыйрь сугышчы яшь егетнең барлык авырлыкларны җиңеп, илгә биргән антына турылыклы булып калуын, сөйгән кызы янына җиңүче булып кайтуын, аларның кичерешләрен җырлый, илне азат итү өчен көрәшнең матурлыгын, бөеклеген данлый. Шагыйрьнең ул еллардагы лирик героеның рухын менә шундый юллардан ачык күреп була: Саф мәхәббәтем катында һәммә нәрсә бил бөгә, Тик анардан да бөегрәк Шул бәхетсез ил генә... 86 Ил генә тик шул гына Яшь күңелемә күмерен сала. Шул мөкатдәс ил өчен Сыкрап күңел күркем кала. Ф. Бурнашныц «Колчак-Деникин зарлары» исемле сатирик поэмасы, 1924 елның январенда язылган «Ленин» һәм «Авыр тынлык» исемле Ленинга багышланган әсәрләре һәм актуаль темаларны чагылдырган башка бик күп матур шигырьләре бар. 30 пчы елларда Ф. Бурнашныц «Ленин — партия», «Мин калдырдым пар казанын», «Ватан» һ. б. кебек совет чынбарлыгына, партиянең, Ленинның бөек эшләренә дан ✓кырлаган югары пафослы әсәрләре басылып чыга. Бу шигырьләрдә Ф. Бурнашныц үзенчәлекле һәм көчле поэтик тавышы ишетелә, гражданлык поэзиясенең күренекле үрнәкләре бирелә. Шулар белән бергә, Ф. Бурнаш поэзиясендә революцион чынбарлыктан азыкланмаган, узган көннәр, ерак илләрне тасвирлаган, шулай ук милли чикләнгәнлек элементлары булган поэмалары да бар. «Бохара» поэмасының безгә билгеле, басылып чыккан өлешендә иске заман, үткән хәлләрне сурәтләү белән чикләнү сизелә. Бу әсәрләрдә шагыйрьнең революциягә кадәр язылган һәм аерым-аерым басылып, 1918 елда «Шәрык гөлләре» исеме белән бергә җыелып чыккан поэмаларының стиле, мотивлары яңгырап китә. Ләкин Ф. Бурнашныц иҗатындагы төп мотив, төп пафос монда түгел. (Шагыйрьнең кайбер артык кайнар башлы тәнкыйтьчеләре, аны бик тырышып әнә шул поэмалары аша гына, анда да тенденциоз рәвештә кара буяуларны теләгәнчә куерта төшеп, бәяләргә омтылалар иде.) Ф. Бурнашныц гражданнар сугышы чорыннан башлап язган шигырьләре дә, зур талант һәм принципиаль караш белән язылган публицистикасы, ниһаять, аның драматургиясе татар совет әдәбиятының баганалы юлыннан бара иде. Ф. Бурнаш революциядән соңгы чорда татар совет драматургиясен үстерүгә зур көч куйды. Ул барлыгы егерме пьеса, опера өчен дүрт либретто («Таһир-Зөһрә», «Лачыннар», «Яшь йөрәкләр», «Шатлык») яза. Шуларпың иң зур күпчелеге совет чорында язылып, сәхнәдә куела һәм басылып чыга. Болар арасында «Хөсәен Мирза» (1918—19), «Камали карт» (1924—25), «Адашкан кыз» (1925—26), «Хатирә апа» (1929), «Авыл яшьләре» («Урам кызы») (1929), «Тукучы Әсма» (1932), «Лачыннар» (1932), «Ялгыз Ярулла» (1939—40) һ. б. әсәрләре бар. «Хөсәен Мирза» әсәренең беренче исеме «һиҗрәт» (күченү) булып, аның бер өлеше 1918—19 елларда ук сәхнәгә куела башлый һәм Казанда тулы килеш «Җирсезләр» исеме белән бара. Шуны да әйтергә кирәк: безнең ул еллардагы әдәбиятта һиҗрәт эчтәлегенә язылган әсәрләр дә туа. Мәсәлән, К. Тин- чуринның «Тутый кош» (1918) комедиясендә тарих чүплегенә ташланган кешеләрнең Кызыл Армиядән качып, күчеп (һиҗрәт итеп) котылырга омтылып та көлкегә калулары сурәтләнә. «Хөсәен Мирза» Ф. Бурнашның кискен, катлаулы сюжетлы әсәрләренең берсе. Бу драма тамашачыны алпавытлар хөкем иткән чордагы вакыйгалар эченә алып керә. Беренче пәрдәдә үк көчле драматик конфликт башланып, пәрдәдән пәрдәгә көрәшнең киеренкелеге үсә бара. Беренче пәрдәдә ике алпавыт арасындагы яхшы мөнәсәбәт билгесе итеп бүләк бирешү күренеше бар. Күрше бояры бүләк өчен кол крестьян Мусаны биреп, шуңа Хөсәен Мирзадан эт ала. Мирза тагы үзенең биш кешесен өсти. Бу пәрдәдә балаларыннан аерылып читкә сатыла торган картның һәм яшь кыз Гайшәнең кичерешләре аеруча тәэсирле. Крепостнойлык чорындагы бу фаҗигалы күренешләр язучының оста каләме белән тама ш ачы алды н да җа н л а п д ы р ы- лып, тирән йогынты ясыйлар. Әсәрдә кол крестьяннарның каршылыгы үсүе, өстен сыйныфларның ерткычлыгы, бозыклыгы ышандырырлык итеп сурәтләнгән. Шуның өчен дә бу әсәр үткәндәге изүчеләр строена каршы нәфрәт тәрбияләү көчен саю- 87 лый. «Хөсәен Мирза» драмасы Ф. Бурнашның драматург буларак үсә баруын күрсәтү ягыннан да әһәмиятле. Бу бигрәк тә аның сюжет төзү осталыгында, Хөсәен Мирза, Муса, Сара, Иргали кебек калку, үзенчәлекле сәхнә образлары иҗат . итә алуында, чорга хас идеяләрне персонажлар язмышы, тормыштан алынган вакыйгалар аша сурәтли белүендә ачык күренә. Шулай да әсәрдәге Сара—Муса мәхәббәте, аларның мөнәсәбәтләре ышандырып җиткерми, биредә ясалмалык сизелеп тора. Ф. Бурнашның 20 нче елларда язган сәхнә әсәрләре арасында иң әһәмиятлесе, һичшиксез, «Камали карт» комедиясе иде. Бу әсәр революциядән соңгы татар авылында барган үзгәрешләрне, кешеләр аңындагы эволюцияне, искелек белән яңалыкның кискен бәрелешен тирән чагылдыра. Автор шул чорның кешеләрен, аларның уй-хыялларын, омтылышларын күрсәтү өчен уңышлы сюжет, типик ситуация сайлый. Вакыйга урта хәлле Камали карт гаиләсендә булган хәлләрне чагылдыруга нигезләнгән. Тамашачы алдында, автор әйткәнчә, мөтагассип (фанатик), кире, надан, үзсүзле Камали карт, аның ике хатыны, ике улы, ике кызы. Камали карт һәм аның хатыннары искелекне, иске татар тормышына хас булган күренешләрне чагылдырса, аларның балалары авылга совет власте алып килгән яңару, яктылыкка, белемгә омтылуны, ирекле тормыш төзергә омтылышны гәүдәләндерә. Камали карт ничек кенә тырышмасын, ничек кенә яңалыкка каршы көрәшмәсен, барыбер җиңелә. Аның балалары, комсомолга язылып, аңа карата бер «мәрхәмәтсезлек» эшләсәләр, никахсыз-мулласыз кызыл туйлар ясап бөтенләй «аяктан егалар». Бу Г. Камалның «Беренче театр» комедиясендәге Хәмзә байны хәтерләтә; ул да бит шулай көлкегә кала. Ләкин Ф. Бурнаш пьесасында Камали карт бөтенләй башка шартларда, башка хәлләрдә күренә, һәм ул яңаның кыю һөҗүме нәтиҗәсендә бөтенләй җиңелә. «Камали карт» пьесасында - драматик һәм комик ситуацияләр бик оста рәвештә бер- берсенә бәйләнеп киләләр. Камали картның ике хатыны арасындагы мөнәсәбәтләр һәм Камалиныц пәрдәдән пәрдәгә җиңелә баруын күрсәткән эпизодлар чыннан да көлке тудыра. Бу яктан караганда әсәрнең жанры эчтәлекне ачарга бик яхшы хезмәт итә. «Камали карт» 20 нче еллар уртасындагы татар авылы тормышын күрсәткән иң күренекле сәхнә әсәре. Ул чыннан да типик образларны эченә алган, типик конфликтны чагылдырган, новаторларча язылган пьеса. Бу әсәр сәхнәгә куелу уңае белән язылган рецензияләрдә һәм соңыннан ясалган тикшерүләрдә шактый югары бәя алды. Ф. Бурнашның моннан соң язган күп кенә сәхнә әсәрләре дә авыл халкының тормышын чагылдыруга, авылда барган үзгәрешләрне күрсәтүгә багышланды. Аның «Хатирә апа», «Авыл яшьләре», «Хат», «Ялгыз Ярулла» пьесаларында татар крестьяннарының яңа тормышка, белемгә, яктылыкка бару юллары җанландырыла. Язучының «Тукучы Әсма» драмасында исә беренче бишьеллык чорындагы эшчеләр сыйныфы вәкилләре сәхнәгә күтәрелде. Ул, шушы темага язылган башка әсәрләрдән артык аерылып тормаса да, язучының тормыш вакыйгаларын киңрәк сурәтләргә омтылуының бер билгесе буларак уңай күренеш иде. Шуның белән бергә гражданнар сугышы вакыйгалары да Ф. Бурнаш драматургиясендә үзенең матур чагылышын тапты. Бу темага язылган «Лачыннар», Казанда революция көннәреннән алынган «Таң» (1934) аеруча «Адашкан кыз» әсәрләрендә совет халкының героик үткәне гәүдәләнде. «Адашкан кыз» драмасының исеменә караганда төп вакыйга яшьлән ятим калып, бер бай тәрбиясендә үскән Хәдичә язмышы тирәсендә оешкан кебек күренә. Хәдичә әсәрнең башыннан ахырына кадәр килә торган образ. Аның башта совет эшчесе Латифка гашыйк булып, соңрак, шәһәргә аклар кергәч, бай кушуы буенча икенче кешегә кияүгә бирелүе, адашу 88 тарихы шактый эзлекле күрсәтелә. Ләкин әсәрнең темасы, вакыйгалары киңрәк. Биредә революциягә турылыклы булып калган Латиф, Хәмит образлары, ачы телле крестьян Җамалетдин һәм башка алдынгы кешеләр бирелә. Боларпың язмышы, эше тамашачының игътибар үзәгендә тора. Әсәрдә шәһәргә басып кергән дошманнарның котырынып күңел ачулары, кешелеген югалткан ак офицерларның дуамал кыланышлары, алар ягына чыккан Шига кебек кешеләрнең чирканыч эшләре— болар барысы да шул чорны шактый тулы күз алдына китерергә ярдәм итәләр, бу типларга карата нәфрәт тудыралар. Шушы ике лагерьның көрәше аерым образлар аша күрсәтелеп, көчле генә бер конфликт барлыкка килгән. Шушы көрәш ялкынында кайберәүләр тагы да чыныгып китсә, икенчеләре я шәхси бәхет артыннан куып, я эчтән дошманлык саклап килү аркасында уңаен туры китереп дошман ягына атылган хыянәтче булып чыгалар. Ф. Бурнаш гражданнар сугышы вакыйгаларына, ул еллардагы совет власте өчен барган кайнар көрәш тарихының романтикасына «Лачыннар» әсәрендә зур урын бирде. «Лачыннар» пьесасы Беренче укчы татар бригадасының Урта Азия республикаларында үткән сугышчан юлын яктырта. Югары пафос белән язылган бу драмасы нигезендә автор соңрак опера өчен либретто да язды. Ф. Бурнаш, иҗат эшчәнлеге белән беррәттән, әдәбият-сәнгать оешмаларында җитәкчелек эшләрен дә алып бара. Ул 1927—28 елларда Татар дәүләт академия театрында директор була. Директор буларак театрдагы иҗат эшен оештыру белән бергә, ул яңа эчтәлекле репертуар өчен көрәш алып бара, язучыларны эшкә тарта. Шушы елларда басылган күп санлы мәкаләләрендә аның татар театр сәнгатен үстерү юлында куелган тырышлыгы ачык чагылган. Соңрак ул Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият бүлегендә редактор булып эшләде, язучыларга зур иҗади ярдәм күрсәтте. Ф. Бурнашның күп мәсьәләләрне яктырткан публицистикасы аерым өйрәнүгә лаеклы. Аның исәпкә алынган өч йөзгә якын мәкаләсе билгеле. Аларда гражданнар сугышыннан алып 40 нчы елларга кадәр булган чордагы татар әдәбияты, драматургиясе, театры, сәнгатенең үсеше өчен ялкынлы көрәш алып барган Ф. Бурнашның иҗади һәм иҗтимагый йөзе ачык гәүдәләнә. Ф. Бурнаш иске мирасны саклау һәм өйрәнү өчен, социалистик культураны реализм юлыннан үстерү өчен эзлекле көрәш алып бара. Ул «Әдәбият турында түгел» (1926 ел) мәкаләсендә имажинизмга каршы чыга. Ф. Әмирхан иҗатын төрле бозулардан яклап мәкалә яза, Г. Тукай турында тикшеренүләр алып бара һәм совет чорында аның беренче зур җыентыгын төзеп, ике әһәмиятле сүз башы белән матбугатка чыгара, шагыйрьнең үлеменә 10 ел тулганда апа багышлап «Көрәш җырлары» (1923) җыентыгы бастыра. 30 нчы елларда да Ф. Бурнашның классик әдәбиятка багышланган күп санлы мәкаләләре чыга. Ф. Бурнаш күп кенә тәрҗемәләр дә биргән язучы. Ул Н. Островский- ның «Корыч ничек чыныкты» әсәренең беренче китабыннан бер өлешен һәм икенче китабын, Н. Некрасов. М. Лермонтов шигырьләрен, А. Толстойның «Зәңгәр шәһәрләр», М. Горькийның «Ана», И. Тургеневның «Аталар һәм балалар», Л. Толстойның «Хаҗи /Морат» романнарын, М. Горький хикәяләрен, А. Пушкинның бер томлыгының яртысын һәм «Евгений Онегин» исемле шигырь белән язылган зур күләмле романын тәрҗемә итә. Бурнашның бу хезмәтендә А. Пушкинның иҗатын тирән белүе дә, рус шигыренең үзенчәлеген саклап татарчага тәрҗемә итү осталыгы да, зур шигъри таланты да ачык күренде. 30 нчы елларның соңгы яртысында Татарстан дәүләт нәшриятында җаваплы эш башкару белән бергә, Ф. Бурнаш иҗатын үстерүгә зур әһәмият бирде. Бу чорда ул күп кенә тәрҗемәләр бирә, яңа шигырьләр, либреттолар иҗат итә, үзенең иң яхшы сәхнә әсәрләренең бер томлы гын матбугатка әзерли, кайбер пьесаларын бик нык үзгәртеп яңа вариантларын яза («Таһир-Зөһрә» һ. б.). Шул ук вакытта ул яңа пьеса язар өчен Бондюг эшчеләре тормышын өйрәнә. Язучының архивында шушы тема буенча җыелган шактый күп материал саклана. Драматургның безгә билгеле соңгы әсәре «Ялгыз Ярулла» комедиясе була. Ф. Бурнашның бу комедиясендә аеруча күзгә ташланган нәрсә — ул аның теле. Драматург татар телендәге үткен, образлы сүзләрне, фразеологик әйләнмәләрне бик урынлы куллана, җанлы диалог төзүгә ирешә. Ярулла белән Габдерүш диалогларында бу осталык бигрәк тә ачык күренә. Әсәрнең икенче уңышлы ягы шунда: вакыйганың үзәгенә ике комик характер куелып, аларның характерына хас ситуацияләр алынган. Чыннан да: бөтен авыл халкы күмәк хуҗалыкның өстенлекләрен күреп, бергәләп эшләп, уңышларга ирешкән бер вакытта, бары өч кенә кеше колхоздан читтә калган. Комедия туу өчен биредә шартлар җитәрлек. Бөтен искелекне, чүп-чарны юлыннан алып ташлап, ярларга сыймыйча яңалык ташкыны килә. Менә ике-өч кеше шул ташкынга каршы йөзәргә маташа башлый. Шушы булмас эшкә тотынган кешеләрнең көлкегә калачагы көн кебек ачык нәрсә. Ярулла белән Габдерүш тә, ничек кенә тырышмасыннар, соңыннан барыбер шушы олы юлга килеп төшәләр. Халыктан аерылып яшәү мөмкин түгел, бу я көлке, я фаҗига гына тудыра ала. Комедиянең актуаль эчтәлеге әнә шунда. Ф. Бурнашның катлаулы, күпкырлы иҗаты тирән өйрәнүне көтә. Вакытында ясалган дөрес тәнкыйтьләрне искә алып, урынсыз һәм еш кына группачылык көрәше шаукымы белән бирелгән ялгыш бәяләрдән арындырып, бөтен эшчәнлеген (драматург, шагыйрь, публицист, җитәкче буларак) бергә өйрәнергә кирәк. Шул вакытта гына Ф. Бурнаш укучы алдында бөтен тулылыгы белән килеп басар. Шушы эшләр белән беррәттән, дөресрәге шуңа кадәр, язучының әсәрләрен укучыга җиткерү чараларын күрергә кирәк. Күптән инде аның пьесаларын һәм шигырьләрен эченә алган ике томлыгын чыгарырга мөмкин иде. Талантлы язучыбызның 60 еллыгын билгелеп үткәндә, без бу эшнең ашыгыч башкарылачагына ышанып калабыз. Ф. Бурнаш — татар совет культурасы тарихында якты сәхифәләр калдырган талант. Аның эше һәм исеме халык күңелендә озак сакланачак.