Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРДӘМЛЕК ТЕМАСЫ

(В. Бредель романнарына карата) — Безнең Бредель! Эш сөючән, тырыш немец хезмәт ияләре язучы Вилли Бредельне һәрвакыт менә шулай үз итеп, якын күреп телгә алалар, һәм бу табигый. Чөнки В. Бредель — әдәбият эшчәнлегенең беренче адымыннан ук, үз иҗатын пролетариат көрәшенең аерылмас кисәге итеп караган немец язучыларының берсе. Эшчеләр сыйныфының түбәнге катлау мохитында үсеп тәрбияләнгән Бредель үз талантын, һич икеләнүсез, иҗтимагый тормышны революцион юл белән үзгәртеп коруга багышлады. Вилли Бредель 1901 елның 2 маенда Гамбургта эшче гаиләсендә дөньяга ңилә. Булачак язучы өчен Г амбург — немец пролетариаты алып барган авангард сугышлар шәһәре — чын мәгънәсе белән сыйнфый көрәшкә өйрәнү, чыныгу мәктәбе була. Биредә, ирек һәм мөстәкыйльлек кадерен белгән эшчеләр арасында, Бредельнең дөньяга карашы формалаша. Биредә ул Германия Коммунистлар партиясе сафына керә. Марксизм-ленинизм тәгълиматын тырышып өйрәнү аңар тарихи хәрәкәт законнарын танып белергә ярдәм итә, капитализм коллыгыннан азат булу юлын күрсәтә. Идея ягыннан үсәргә этәреш бирү белән беррәттән, Гамбург яшь Бредельгә революцион көрәш күнегүләрен алырга да ярдәм итә. Эрнест Тельман, Август Лютгенс, Фитэ Шульце, Эдгар Андрэ кебек революция баһадирларын биргән Гамбург пролетариаты Бредельдә батырлык, чыдамлылык, коллыкка каршы тирән нәфрәт тәрбияли. Гамбургта алган сыйнфый көрәш сабаклары нәтиҗәсендә, Бредель үзенең гади токарьдан революцион язучы булып әверелү юлында очраган барлык сынауларны җиңеп чыкты. Шул ук сыйнфый көрәш мәктәбе аның эстетик карашларын билгеләде, формалаштырды. Бредель өчен матур әдәбият — хезмәт ияләрен капитал богауларыннан азат итүгә хезмәт итүче революцион көрәш коралы. Мондый әдәбият марксизм-ленинизм идеяләре белән, сугарылган булырга, тормышны революцион үзгәрештә, хәрәкәттә сурәтләргә тиеш. Аның өчен эстетик матурлык — ул хезмәт ияләренең хакы, бәхете өчен революцион көрәш. Әдәбиятның үзәк мәйданына чорның яңа герое — иске тормышны үзгәртеп корырга чакырылган революцион пролетариат күтәрелергә тиеш. Бредель әдәбиятта коммунистлар образын тудыруны сәнгатьнең — сыйнфый бәрелешләр утында дөньяга килгән сәнгатьнең иң мөһим бурычларыннан берсе итеп саный. Чөнки эшчеләр сыйныфының алдынгы, прогрессив омтылышлары бөтен тулылыгы белән, барыннан да элек, Коммунистлар партиясе эш- чәнлегендә чагыла. Нәкъ менә шуңа күрә дә, Бредельне иң кызыксындырган образ— эшче коммунист образы, социализм идеалын 114 гәүдәләндерүче образ, киң халык массаларына якын һәм аңлаешлы образ. Бредель язучы позициясенең ачык һәм коммунистик партияле булуы ягында. Гамьсез объективлык аңар ят нәрсә. Әдәбиятка көрәш коралы итеп карау Бредельнең тормыш фактларын өйрәнү алымына юнәлеш бирү белән генә чикләнми, бәлки язучының материалны әдәби формага салу рәвешенә дә турыдан-туры йогынты ясый. Барыннан да элек, Бредель тарафыннан Веймар республикасы чорында иҗат ителгән образлар үзләрендәге уңай сыйфатларның зур концентрациясе белән игътибарга лаеклы. һәрвакыт көннең иң актуаль мәсьәләләренә тавыш бирергә күнеккән Бредель пролетариатка һәр яктан өлгергән көрәшчеләр үрнәген бирергә омтылды. Язучының «Машиналар төзү заводы Н һәм К», «Розенгоф урамы», «Хосусый милекне яклаучы параграф» кебек романнарында инде бу омтылыш тормышка ашты. Яңа гына политик көрәшкә тартылган эшчеләр Мельмстер, Ольферс, Лисхен Гебберт образларында нәкъ менә үзләренә кирәкле геройларны таптылар. Бу образларның әһәмияте шунда ки, алар эшчеләр сыйныфына бик әһәмиятле хәкыйкатьне — фашизмны һәм реакциянең башка көчләрен җиңәр өчен хезмәт ияләренең бердәм фронтын оештырырга кирәк дигән хәкыйкатьне сызып күрсәттеләр. Коммунистлар партиясе җитәкчелеген тәэмин иткәндә, бердәм фронт эшчеләр сыйныфының гомуми позициясен бермә-бер ныгытачак — менә шушы идея авторның Веймар республикасы чорында язылган романнарының һәркайсында үзәк урынны алды. Дөрес, язучының беренче романнары сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан әле җитәрлек камиллеккә ирешмәделәр. Эш шунда ки, типик күренешләрне образлар аркылы чагылдырганда, Бредель үзенең игътибарын күп очракларда күренешнең социаль асылын ачу белән чикләде. Нәтиҗәдә аның күпчелек образлары тиешенчә индивидуал ьләштерелмәделәр. Мондый хәл еш кына образны теге яки бу идеянең сөземтәсенә, хосусый үзенчәлекләрдән мәхрүм ителгән абстракт җыелмага әйләндерү юлына китерде. Коммунистлар партиясенең нигезле марксистик тәнкыйтен тирән рәхмәт хисе белән кабул итеп, Бредель үзенең барлык тырышлыгын әдәби осталыкка ирешүгә юнәлтте. Уңай нәтиҗәләр үзләрен адым саен сиздерә бардылар. «Розенгоф урамы» «Машиналар төзү заводы- Н һәм К» романыннан бер адым алга китеш булса, «Хосусый милекне яклаучы параграф» инде һәр ике романны да идея-художество ягыннан узып китте. Язучы бу романында инде укучыны коры сөйләү, информацияләү белән түгел, бәлки әдәби сурәтләү юлы белән ышандыра. 'Моннан исә романның үзәк темасы — эшчеләр сыйныфының берлеге мәсьәләсе бермәбер отышка иреште. «Хосусый милекне яклаучы параграф» романында Вилли Бредель капитал, фашизм, реформист-профбюрократия һөҗүменә каршы көрәштә хезмәт ияләренең бердәм фронты барлыкка килү процессын күрсәтә. Роман геройлары — кер юучы хатынкызлар автор тарафыннан реаль тормыш шартлары эчендә, аңлы революцион көрәш юлына акрынлап аяк басу, үсү процессында сурәтләнәләр. Билгеле, эксплуатация белән кыерсытылган, изелгән эшче хатынкызлар аңына революцион йогынты ясау, аларны идея ягыннан тәрбияләү җиңел генә хәл ителми. Бу — дәвамлы, катлаулы эш. Мондый эшне башкарырга керешкән һәркем үзенең масса белән мөнәсәбәтен дөрес билгеләргә, кешеләргә йогынты ясый белергә, ышандыру, тәрбияләү юлы белән аларны үз артыннан ияртә алырга тиеш. Лисхен Гебберт — романның төп персонажы менә шушындый катлаулы проблемаларны чишәргә чакырылган. 115? Ул, газаплы тормышның шәфкатьсез мәктәбен үтү нигезендә, акрынлап, абына-сөртено үз сыйныфы эченә юл тапкан, һәм ниһаять, Коммунистлар партиясе сафына аяк баскан немец эшче кызларының берсе. Язучы үзенең игътибарын, барыннан да элек, персонажның төп характер сызыкларына — аның рухи дөньясын чагылдыруга юнәлткән. Элекке романнарының геройлары (Мельмстер, Ольферс) әсәрдәге вакыйгаларның башлану чорында ук инде көрәшкә тәмам өлгереп җиткән кешеләр булып күз алдына басалар иде. Лисхен Геббертның типик характер сызыклары исә динамикада, хәрәкәттә, эзлекле үсештә бирелгәннәр. Тормыш казанында, вакыйгалар эчендә кайнаган Лисхен Гебберт адым саен сыйнфый көрәш тәҗрибәсенә байый, икеләнүләрдән котыла, хаталардан арына. Китап ахырында инде ул кер юу йортының хуҗаларына үз таләпләрен ачык- тан-ачык белдерә, бу таләпләрне забастовка юлы белән уңай нәтиҗәгә ирешкәнгә кадәр якларга карар иткән коллектив башында тора һәм аңа җитәкчелек итә. В. Бредельнең иҗади үсешен күрсәтә торган тагын бер факт — язучының гомумилекне индивидуальләштерү аркылы бирүдә алга табан бер адым ясавыннан гыйбарәт. Лисхен Гебберт образы өстендә эшләгәндә В. Бредель үзенең төп игътибарын әлеге персонажның иҗтимагый кыйммәткә ия булган төп сыйфатларын сынландыруга юнәлткән булуын югарыда телгә алган идек. Ләкин бу хәл образның конкретлыгын югалтуга китермәгән. .Лисхен Гебберт — ул үзенә генә хас . булган билгеләр буенча башкалар- ; дан аерып алырлык конкрет шәхес. Персонажның болай аерымлануы- 2 на язучы әлеге образга ниндидер өстәмә бизәкләр — башкалардан аерып алу өчен генә китерелгән һәм шуңа күрә дә образның төп сыйфатларына сыеша алмаучы ят бизәкләр тагу юлы белән ирешми. .Язучының тоткан юлы башкача. Автор геройның хәрәкәте, үзүзен 8* тотышы, аны эштә сынау аша образны индивидуальләштерүгә ирешә. Әйтергә кирәк, бу принцип Германия җирлегендә туган пролетар сәнгатьнең яңа бер адымын, аның таушалмаган әдәби чаралар белән баетылуын күрсәтә торган факт. Мәгълүм булганча, элегрәк немец әдәбиятында образларны характерлау, индивидуальләштерү башлыча диалог нигезендә тормышка ашырыла иде. И. Р. Бехернең «Банкир сугыш Кырыйда» романы, А. Абушның «Фабрика капкасы янында бәрелеш» әсәре — моңа ачык дәлил. Исемләнгән әсәрләр диалог һәм йөгерек информация — кеше характерларын ачуда бердәнбер чарага әйләндерелгәннәр. Билгеле, мондый очракта тормыштагы кебек җанлы, индивидуаль үзенчәлекләргә ия булган образлар тудыру эше бермә-бер читенләшә. Күп очракларда исә әсәрнең идеясе, тенденциясе, көнкүреш, Яшәеш, индивидуаль күренеш төсендә түгел, бәлки башлыча логик төшенчәләр формасында тәгъбир ителәләр. Образларны индивидуальләштерү чараларының җитлекмәгән булуы шулай ук Клаус Нейкранцның «Веддинг баррикадалары», Ганс Мархвицаның «Эссен шәһәрен штурмлау», Карл Грюнбергныц «Ялкын эчендәге Рур» романнарында да үзләрен сиздереп торалар. Дөрес, «Эссен шәһәрен штурмлау». «Ялкын эчендәге Рур» образлы фикер йөртү өлкәсендә яңа сыйфатлар барлыкка килүен хәбәр иттеләр. Ул сыйфатлар геройларны эштә күрсәтү, көрәштә сынау аркылы сыйланды рудан гыйбарәт булды. Әлеге романнарның һәркайсында геройларны менә шушы принцип — геройлар нәрсә эшлиләр, һәм ничек эшлиләр принцибы нигезендә характерлаучы эпизодлар аз түгел. Ләкин башка чаралар арасында бу принципның тоткан урыны әле бик чикләнгән иде. Геройларны индивидуальләштерүнең төп эстетик- принцибы буларак, ул пролетар әдәбиятында үзенә хокукны соңрак ал/ды. Бредель иҗаты 116 исә шушы юлда характерлы борылыш пункты булып тора. Әлбәттә, Б редел ь дә бу принципны үз иҗатында куллануга җиңел генә ирешә алмады. Язучының беренче романнарындагы геройларның хәрәкәт, эш ысуллары күбрәк сәхнә артында калды, укучыга исә алар башлыча читтә, сәхнә артында башкарылган эш нәтиҗәләрен гомуми формада хәбәр итү өчен генә килеп чыктылар. «Машиналар төзү заводы»ндагы Аренфельд, Блекманн, Менцель; «Розенгоф урамы»ндагы Карл Поль, Гойбергер, Ремптер образларының гаять тиз, һичнинди каршылыксыз ясалган эволюциясе әнә шул кимчелекнең күңелсез чагылуы иде. Билгеле, Германия Коммунистлар партиясе сәнгать кадрларын идеяхудожество ягыннан даими үстерергә омтылган хәлдә, аерым әсәрләрнең кимчелекләрен зур кайгыртканлык белән иптәшләрчә тәнкыйть итте, язучыларны натурализмга бирелүдән кисәтте, күренешләрнең төп мәгънәсен җиңелләштереп, өстән-өстән генә чагылдырырга омтылудан сакланырга өндәде. Коммунистлар партиясе органы «Роте фане» («Кызыл байрак») газетасында (1931, 31 январь) без түбәндәге юлларны укыйбыз: «Үзара революцион тәнкыйть нигезендә шуны икърар итәргә кирәк: революцион хәрәкәт үзенең әдәбияттагы чагылуына караганда тормышта күп мәртәбәләр тирәнрәк, катлаулырак». Аннары, «Машиналар төзү заводы», «Эссен шәһәрен штурмлау» әсәрләренең кимчелегенә тукталып, газета болай дәвам итә: «Сурәтләү урынына күбрәк коры сөйләү куллану нәтиҗәсендә бу әсәрләрнең авторлары күренешләрнең социаль һәм психологик асылына тирәнтен үтеп кермиләр, бәлки күп вакыт фактларның тышкы билгеләрен барлау белән чикләнәләр». («Роте Фане», 31 январь, 1931). Әйтергә кирәк, Бредель үзенең кимчелекләрен күрсәткән марксистик тәнкыйтьне кабул итте. «Хосусый милекне яклаучы параграф» романында инде ул беренче романнарындагы кимчелекләрдән арынды. Бу әсәрдә сурәтләнгән геройлар турыдан-туры укучы күз алдында эш итәләр. Персонажлар эшенең соңгы нәтиҗәсе түгел, бәлки эшнең үзе, аның барышы; төссез йөгерек информация түгел, бәлки әдәби сурәтләү — авторның игътибар үзәгендә хәзер менә шулар тора. Нәтиҗәдә Лисхен Гебберт характерының төп билгеләре ачык, хис итәрлек конкрет сыйлану алалар. Тагын шунысы куанычлы: язучы осталыгының шактый дәрәҗәдә камилләшүе бер Лисхен Гебберт образын сурәтләүдә генә чагылмый. Башка образлар да нигездә отышлы чыкканнар. Б редел ьнең әдәби осталыгы үсүен, ныгуын билгеләүче факторлардан тагын берсе — геройларның тышкы кыяфәтләрен — портретларын сурәтләүдән гыйбарәт. Язучы үзенең беренче ике романында типиклаштыруның бу чарасына бик аз игътибар итә иде. Автор ул романнарда — геройның портретын бирү өчен бер яки ике йөгрек штрих белән генә чикләнде. Билгеле, мондый саранлык геройларны бөтен конкретлыклары белән тере кеше итеп күз алдына китерүне читенләштерде. «Хосусый милекне яклаучы параграф» романында инде портретлар үзләренең җанлы булулары белән игътибарны җәлеп итәләр һәм башка әдәби чаралар белән беррәттән образның хис итәрлек индивидуаль конкретлыгын арттырырга булышалар. Бредель геройларының тышкы кыяфәтләрен биргәндә бер бөтенне тәшкил итүче барлык билгеләрне санап чыгуга омтылмый. Бредель өчен тышкы сын — ул геройның характерын конкретлаштыручы өстәмә деталь. Шушы караштан чыгып, язучы образларны типиклаштыру өчен бу детальдән файдаланганда, иң элек, герой сыйфатындагы төп сызыкны билгеләп үтә. Бары тик шуннан соң гына, герой вакыйгага тартыла барган саен, төп сыйфатлар башка деталь 117 ләр хисабына тулыландырыла баралар. Бу алыммын, уңай ягы шунда: ул хикәяләү темпына җегәрлек кертә, укучыны барлык детальләрне берьюлы кабул итү йөгеннән азат итә. Тагын, бигрәк тә, шунысы әһәмиятле: хәрәкәттә, динамикада эшләнгән портретлар персонаж характеры белән органик кушылалар һәм аларны типиклаштыруның эффектлы чарасына әйләнәләр. Роман үзенең сюжет һәм композициясе белән дә элекке әсәрләрдән отышлы рәвештә аерылып тора. Мәгълүм ки, М. Горький сюжет турында болай дип язган иде: сюжет ул «...теге яки бу характерның, типның үсү, формалашу тарихы». Бу билгеләмәдән чыга торган нәтиҗә шул: әдәби сурәтләү процессында язучының игътибар үзәгендә вакыйгалар агышы түгел, бәлки герой үзе, аның башкалар белән үзара мөнәсәбәте торырга тиеш. Чөнки вакыйгалар асылда кеше ’характеры тарафыннан тудырылалар, характер исә үз чиратында тормыш, көнкүреш, хезмәт шартлары мохитында азыкландырыла һәм вакыйгалар барышында — хәрәкәттә, эшчәнлектә ачыла. Димәк, сюжетны хәрәкәткә китерүче төп фактор — ул конкрет кеше характеры. Характер никадәрле тирән, масштаблы булса, сюжет ситуациясе шулкадәр үк киеренке һәм җе- гәрлекле булырга тиеш. «Хосусый милекне яклаучы параграф» романында сюжетны хәрәкәткә китерүче төп көч — кеше характеры. Ул сюжетны билгели һәм сюжетның эзлекле агышында ачыла. Бу хәл язучыга образларны үсештә күрсәтергә мөмкинлек бирә, хикәяләү күләмлелек ала, сурәтләү тирәнәя. Ләкин кайчак сюжет белән характер арасындагы үзара бәйләнеш көтмәгәндә бозылып китә, сюжет төзелеше характерга җавап бирми башлый: ул аның өчен я бик тар, яисә аңа тормыштагыча дөрес чагылырга мөмкинлек бирми. Мондый хәлнең кире нәтиҗәләре үзләрен көттереп тормыйлар: шунда ук тормышны җиңелләштереп күрсәтү хасыйл була, конфликт киеренкелеге йомшара, персонажлар үзләренең. реаль хосусыятьләрен югалталар. Гельминг образы моңа ачык мисал. Язучы тарафыннан бу образ зур характер, булдыклы коммунист итеп уйланылган, ләкин бер генә ситуациядә дә бу сыйфатлар җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтелмиләр. Сәбәп шул: герой катнашкан сюжет ситуацияләре характерга тәңгәл килмиләр. Бредель өчен композиция — ул әсәрне тәртипкә салучы ниндидер тышкы технология түгел, бәлки чынбарлык күренешләрен типлаштыру бурычын эченә алган эстетик чара. Романда ул кешеләр арасындагы үзара бәйләнешләрне ачуга, күренешләр, вакыйгалар мөнәсәбәтен күрсәтергә хезмәт итә. Әгәр дә авторның элеккеге романнарында аерым сюжет ситуацияләре арасындагы берлек, үзара бәйләнеш еш кына бозылган булса. «Хосусый милекне яклаучы пара- граф»та инде бу кимчелек нигездә бетерелгән. Биредә бер бөтеннең кисәкләре бер-берләренә нык бәйләнгәннәр. Нәтиҗәдә фашизмга каршы бердәм фронт төзү темасы— әсәрнең үзәк темасы — китапның башыннан ахырынача кызыл җеп булып сузыла. «— Фашизмга һәм аның башкисәрләренә, явыз үтерүчеләренә каршы көрәш фронты! Миллионлаган эшчеләр, хезмәткәрләр, урта катлау массаларына тагын да якынрак килегез! ...Никадәрле көчлерәк булсак, фашизмны шулкадәр тизрәк юк итәрбез...» Китапны тәмамлаучы бу сүзләр укучы аңына гомуми йомгак булып кереп утыралар. Чөнки аларны кабул итүгә автор укучыны әсәрнең бөтен агышында, сюжетның эзлекле хәрәкәтендә адым саен әзер ■ ләде. Әлбәттә, әйтелгәннәрдән чыгып. роман үзенең композициясе ягыннан инде тәмам камиллеккә ирешкән дигән нәтиҗә ясау дөрес булмас иде. Чыннан да, бу өлкәдә әле авторның төгәлләнмәгән эшләре аз түгел. Әле һаман да язучы үз фи керләрен тәгъбир итәр өчен мөмкин булган бердәнбер кыска юл сайлый алмый. Сурәтләүне кирәкмәгән эпизодлар белән тутыру, берничә охшаш эпизодны бер синтетик күренеш белән алыштыра белү сәләтенең җитлекмәгән булуы — мондый характердагы композиция кимчелекләре романда әле үзләрен еш кына сиздерәләр. Шулай да Вилли Бредель, кирәк сюжет коруда булсын, кирәк композиция өлкәсендә булсын «Хосусый милекне яклаучы параграф» романында ачык сизелерлек камиллеккә ирешә. Әдәби форма өлкәсендәге бу уңыш үз чиратында әсәрнең идея эчтәлеген ачык итеп, отышлы итеп бирүгә китерә. Романның төп темасы — эшчеләр сыйныфының бердәм фронтын төзү мәсьәләсе — хәзер инде риторик чакыру түгел, бәлки тере, җанлы образлар белән беркетелгән сәнгать факты. Аңарда ышандыру көче бар, эмоциональ тәэсир итү сыйфаты бар. Тырыш хезмәт, тынгысыз уйланулар бәрабәренә ирешелгән бу уңай сыйфатлар Бредельнең алдагы иҗатында яңа детальләр, алымнар хисабына тагын да баетылды. Язучы акрынлап, ләкин эзлекле рәвештә идея-художество осталыгын үзләштерү юнәлешендә бер баскычтан икенче баскычка күтәрелде. «Сынаулар» (1935), «Синең билгесез абыең» (1937) кебек романнар язучының шушы юлда яулап алган күренекле казанышлары булып торалар. «Туганнар һәм танышлар» трилогиясенең соңгысы булган «Оныклар» (1954) романы үзенең идея тирәнлеге, форма камиллеге ягыннан авторның яңа уңышы. Электәге романнарда даими күтәрелгән тема— эшчеләр сыйныфының бердәм фронтын төзү темасы бу әсәрдә чын мәгънәдә сугышчан бурыч булып әверелгән. Мәгълүм ки, эшчеләр сыйныфының хәрәкәт бердәмлеген практик тормышка ашыру проблемасы хәзерге чорда — немец җәмгыяте үсешенең бүгенге чорында, Германия язмышын хәл итүче мәсьәләгә әйләнде. Политик һәм экономик яктан икегә бүленгән бүгенге Германия киләчәктә ничек булачак? Бу мәсьәләне демократия, социализм Германиясе файдасына хәл итү нәкъ менә немец хезмәт ияләренең бер дәм хәрәкәт фронтын төзүгә бәйле. Шуңа күрә дә, бүген Германия җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә торган иң кискен мәсьәлә: — Хезмәт ияләренең хәрәкәт бердәмлеге! Бу бердәмлек Германияне тынычлык юлы белән берләштерүгә тоткарлык итүче көчләргә, яңа сугыш утын кабызырга әзерләнүче милитаристларның куркынычлы эшләренә каршы куелырга тиеш. Менә шушы хакыйкатьне киң катлау немец хезмәт ияләре аңына җиткерү өстендә, милләтнең прогрессив көчләре белән беррәттән, бүген Бредель романнарында сурәтләнгән геройлар да актив эшлиләр. Бредель әсәрләренең әһәмияте моның белән генә дә чикләнми. Вилли Бредель — социалистик реализм методы нигезендә иҗат итүче язучы. Бу методны күп еллар буенча буржуаз язучылар тәнкыйть итеп киләләр. Соңгы елларда исә дошман авазына халык демократиясе илләрендәге кайбер тәнкыйтьчеләр кушыла башлады. Мәсәлән, Польша, Венгрия, Чехословакия халык республикаларында шундый тавышлар ишетелеп китте. Мондый шартларда В. Бредельнең иҗат үсеше — социалистик реализм методының язучыга чикләнмәгән мөмкинлекләр ачуын немец әдәбияты җирлегендә тагын бер мәртәбә раслый һәм бу методка каршы кизәнүләрне кире кага.