Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ПОЭЗИЯСЕ

Зурлар өчен язылган әдәбият алдында торган иң зур һәм төп бурыч, тулысы белән балалар өчен язылган әдәбият алдында да тора. Бу — кешеләрне коммунизм рухында тәрбияләү бурычы. Ләкин бу бурыч балалар әдәбияты алдына тагын да киңрәк һәм җаваплырак булып килеп баса. Чөнки балалар өчен язучы алдында зур укучылардай бөтенләй үзгә булган материал — дөньяга әле яңа гына аяк баскан, бик күп, бик күп нәрсәләрне әле күрмәгән, ишетмәгән һәм күп нәрсәгә төшенә алмаган, ләкин барысын да күрергә, белергә һәм аңларга бөтен җаны-тәне белән омтылучы, нәни укучы, һәм хәтта әле укучы да түгел, ә бары тыңлаучы бала тора. Аны әле дөнья, табигать һәм тормыш белән таныштырырга кирәк. Аңа аларның берсен дә, чак кына да бозып күрсәтергә ярамый, чөнки ул үтә көчле тәэсирләнүчән, аның эчкерсез саф күңеле үзенә бик тиз кабул итүчән һәм мәңгегә үзләш- терүчән. Кеше үзенең картлыгында күргән нәрсәсен икенче көнне үк онытырга мөмкин, ә бала чагында күргәнен ул үлгәнче онытмый. Балаларны коммунизм рухында тәрбияләү бурычының балалар әдәбияты алдында тагын да киңрәк һәм җаваплырак төс алуы шуннан килеп чыга. Шуның өстенә, бу бурыч балалар өчен язучыдан иң зур гадилек белән эш итүне таләп итә. Ләкин бу һич тә примитивлаштыру дигән сүз түгел. Әгәр дә гади тел белән аңлатып бирсәң, бала иң тирән фикерләрне дә аңлый, иң катлаулы күренешләргә дә төшенә. Балалар өчен иҗат итүче кайбер язучыларыбыз моны кайвакыт ялгыш аңлап, «балалар аңламас», дигән ялган куркудан чыгып, примитивлаштыру юлына басалар һәм уку өчен күңелсез әсәрләр тудыралар. Балага һич ошамый торган икенче нәрсә, ул—туктаусыз коры мораль уку, үгетләү һәм нәсихәтләү. Мондый «тәрбия» баланың күңелен биздерә, ачуын кабарта һәм, ниһаять, кайбер очракларда, аларда нәфрәтләнү, үчләнү һәм хәтта киресен эшләргә теләү генә тудыра. Нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнлекне, нәрсәне эшләргә, нәрсәне эшләмәскә икәнлекне аңа үз үрнәгеңдә яки бүтәннәр үрнәгендә күрсәтеп бирергә кирәк. Моны аңа иң зур ачыклык белән, төгәл һәм ышанырлык итеп, бер мәртәбә әйтү дә җитә. Балалар язучысы алдында торган бу әһәмиятле шартны да без кайбер очракларда дөрес аңлап җиткермибез. Яки без аңа туктаусыз мораль укырга тотынабыз, яки «мораль уку булмагае» дип куркып, тиешле аңлату бирүдән качабыз, коры фактны гына күрсәтеп, үзебез бер читтә торып калабыз. Балалар өчен язучы шуны да истә тотарга тиеш: нәни укучы күңеллелекне, шаянлыкны, тапкырлыкны һәм җорлыкны бик рәхәтләнеп кабул итә. Чөнки ул үзе шундый күңелле, шаян, тапкыр һәм җор. Ул уйлап чыгарырга бик оста, хыялланырга ярата һәм үзенең шул хыялына ышана. Аның бу хыялын үстерергә һәм шуны тормышка ашыруда ана ярдәм итәргә кирәк. 99 Ул батырлыкны, романтиканы һәм маҗараларны сөя. Аңа батырлык эшләү юлларын да күрсәтергә, аның романтик тойгыларын көчәйтергә дә ярдәм итәргә кирәк. Шуларның барысын да тулысыңча төшенми торып, балалар өчен уңышлы әсәр язарга мөмкин түгел. Балалар өчен шигъри әсәрләр язучы алдында бу таләпләр тагын да киңәяләр. Балалар өчен язылган шигъри әсәрләр,—ике яки дүрт юллы кечкенә шигырьме, яки берничә йөз юллы поэма һәм әкиятме, — ул гади, образлы, тигез ритмлы һәм төгәл рифмалы булырга тиеш. Әллә нинди башкатыргыч образлар, шаккатыргыч рифмалар һәм искитәргеч ритмнар белән язылган әсәрләр, кем тарафыннан гына язылган булмасыннар, балаларда мәхәббәт казана алмыйлар. Бу, аеруча, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләр өчен мәҗбүри шарт. Моның өчен мисалга бөек совет шагыйре Владимир Мая- ковскийны алырга була. Образ, ритм һәм рифма системасының кат- даулылыгы ягыннан Маяковскийдан уздырып җибәрү кая инде ул. Ә сез аның балалар өчен язган ши- 1 гырьләрен алып карагыз. Аларда сез искиткеч гадилек, тигезлек һәм төгәллек күрерсез. Ә бит Маяковский моны аңлы рәвештә шулай эшли. Ул зурлар өчен ничек һәм балалар өчен ничек язарга кирәклекне яхшы аңлый. Самуил Яковлевич Маршак балалар өчен язуның җаваплылыгына тукталып: «Балалар язучысы булудан элек чын мәгънәсендә язучы булырга кирәк, балалар өчен язу һичбер хәлдә тормышны тирән белү һәм мастерлыкны тулысынча үзләштерү кирәклегеннән азат итми», — балалар исемлән- балалар инде та- шагыйрь һәм инглиз поэзиясенең тәрҗемәчесе булуы очраклы түгел, әлбәттә. Билгеле, моннан: элек зурлар өчен язучы булып танылырга кирәк, шуннан соң гына балалар өчен яза башларга ярый, дигән нәтиҗә чыга- 7* ру кирәкми. Бу — балалар әдәбияты иҗат итүнең нинди зур җаваплы эш икәнлеген күрсәтә торган факт. Ә бездә, кызганычка каршы, балалар өчен язуны иң җиңел нәрсә дип караучы һәм, шуңа таянып, бер-бер артлы җавапсыз әсәрләрен «тудырып» һәм матбугатка чыгарып торучы авторлар аз очрамый. Без, ягъни татар совет язучылары һәхм аның оешмасы моңа кадәр балалар әдәбиятын үстерү кирәклеге турында бик күп сөйләвебезгә карамастан, балалар әдәбиятына һәм бу очракта, аның поэзия тармагына тиешенчә игътибар итеп җиткермәдек. Балалар әдәбиятын телгә алганда да балалар өчен махсус язучы дип саналган биш-алты авторның әсәрләренә генә кагылып үтелде. Ә балалар өчен бик күп шигъри әсәрләр язган К. Нәҗми, матур-матур шигырьләр һәм «Олаучы малай» кебек поэма биргән Ш. Маннурның һәм «Володя ант итә», «Молдаван хикәясе», «Костер», «Кыш бабай әкияте» һ. б. шундый әсәрләр иҗат иткән С. Хәкимнең һ. б. ш. язучыларның бу өлкәдәге иҗатларына тиешле бәя бирелгәне юк. Татар халкының сөекле шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури балалар өчен бик күп гүзәл әсәрләр иҗат иттеләр. Аларның матур бу традициясен дәвам иттереп, безнең совет шагыйрьләренең һәркай- сы диярлек балалар әдәбиятына үзләренең өлешләрен кертәләр. Һади Такташ, Бари Рәхмәт, Нәкый Исәнбәт, Муса Җәлил, Кави Нәҗми, Хәсән Туфан, Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Фәйзи, Шәйхи Маннур, Салих Бат- тал, Нур Баян, Фатих Кәрим, Са- хаб Урайский, Гали Хуҗиев, Мөхәммәт Садри, Сибгат Хәким, Нәби Дәүли, Әхмәт Юныс, Шәрәф Мөдәррис, Нур Гайсин, Галимҗан Латыйп, Җәвад Тәрҗеманов, Хәй Вахит, Әминә Бикчәнтәева, Мөхәммәт Әхмәтгалиев, Газиз Нәбиуллин, Әнәс Кари, Зәки Нури, Нури Арсланов, Әнвәр Давыдов, Мәхмүт Хөсәен, Самат Шакир, Зыя Мансур, Мөнир Мазунов, Гамил Афзал һ. б. балалар әдәбиятына үзләренең өлешләрен керткән яки бүгенге көндип белдергән иде. Совет әдәбиятының бабасы дип 1 гән Маршакиың үзенең дә өчен яза башлаудан элек, нылган сатирик, лирик 100 дә дә үз өлешләрен кертүдә дәвам итүче шагыйрьләр. Ләкин шулардай күбесенең балалар өчен язылган әсәрләрен бүгенге көндә безнең балаларыбыз укый алмыйлар. Ул әсәрләрнең күбесен китап магазиннарында гына түгел, хәтта китапханәләрдән дә табып булмый. Ә бу авторларның зурлар өчен язылган әсәрләре арасында безнең урта һәм олы яшьтәге балаларыбызга тәкъдим итеп, аерым китаплар сыйфатында басып чыгарырлык күпме гүзәл әсәрләр бар! Ә Октябрьга кадәр иҗат ителгән балалар поэзиясендә андый әсәрләр азмыни? Бу бит үзебезнең байлыгыбызга игътибарсыз һәм хуҗалыксыз караудан башка бернәрсә дә түгел. Шушы уңай белән минем бер тәкъдим кертәсем килә: без күптән түгел генә бик зур бер культуралы эш эшләдек—рус һәм татар телендә татар поэзиясе антологиясен басып чыгардык. Минемчә, безгә, балаларыбыз өчен поэзия әсәрләре юк, дип ятканчы, булган әсәрләрнең һәммәсен җентекләп өйрәнеп, араларыннан иң яхшыларын сайлап, тиешенчә редакцияләп, яхшы кәгазьдә, зур форматта, бик матур рәсемнәр белән иллюстрацияләп, сокланып кулга тотарлык һәм шатланып укырлык итеп балаларыбызга бүләк итәргә кирәк. Мин бу китапны безнең Ленин Комсомолының якындагы кырык еллыгына багышлап һәм шул срокка чыгарырга тәкъдим итәр идем. Ә ул җыентыкка безнең Октябрьга кадәрге һәм аннан соңгы балалар поэзиясенең бер 25—30 табак чамасы иң күренекле әсәрләрен тупларга мөмкин булыр иде. Безнең балалар поэзиясе әсәрләре арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган әсәрләр һәм кулга тотып укырлык зур күләмле поэмалар бик аз. Балалар өчен язылган зур күләмле шигъри әсәрләр арасында, минемчә, иң уцышлыларыннан Бари Рәхмәтнең «Ялкау, иренчәк һәм кире турында әкиятле белән «Курчак батырды саналырга тиеш. Болар балалар өчен языла торган әсәрләрнең спецификасын тулысын- ча исәпкә алып, зур осталык белән язылган әсәрләр. Намуслы хезмәткә, тырышлыкка, тугърылыкка мәхәббәт кебек бик җаваплы һәм катлаулы теманы яктыртуны бурыч итеп куйган бу әсәрләр җылы юмор белән, мавыктыргыч һәм күңелле итеп язылганнар. Бари Рәхмәт бу әсәрләрендә балаларга коры мораль укымый, ә бәлки кызыклы күренешләр аша күрсәтеп бирү юлы белән эш итә. Шулай ук Әнвәр Давыдовның «Серле бөртекләр» һәм Шәрәф Мөдәрриснең «Яшәү көче» поэмалары да балалар өчен язылган зур күләмле әсәрләрнең уңышлыларыннан саналырга тиешләр. Алар да алган темаларын гади, ләкин җанлы һәм көчле образлар белән яктырталар, мәсьәләнең эченә баланы мавыктырып алып кереп ки« тәләр һәм, шулай ук коры мораль укымыйча, балаларны тырыш хезмәткә өндиләр. Бу ике әсәрнең бер- берсенә охшаган яклары да бар: Алар икесе дә балаларга кешенең көче хезмәттә икәнен күрсәтүне максат итеп куялар һәм моны икесе дә үзенчәлекле ике юл белән хәл итәләр. Бу әсәрләрнең шулай ук кимчелекле яклары да бар. Шәрәф I Мөдәррис тә, Әнвәр Давыдов та кайбер урыннарда әйтергә теләгән фикерне тулырак һәм көчлерәк итү максаты белән җөмләне артык тыгызлатып һәм авырайтып җибәрәләр. Әнвәр Давыдов исә кайбер урында турыдан-туры прозага күчеп китә. Бу урында шулай ук Нәби Дәүли иптәшнең «Кыш бабай турында әкият» исемле әсәренә тукталырга кирәк. Әкият рәвешендә язылган бу әсәрендә ул шулай ук кеше көченең табигать көченнән өстенлеген матур һәм көчле образлар ярдәме белән раслый. Бу, шиксез, анын уңышы. «Кырлар буйлап сәяхәт» исемле поэмасында шагыйрь Әхмәт Юныс ■ балаларны авыл хуҗалыгы хезмәте, аның катлаулы процессы һәм көчле романтикасы белән таныштыруны, балаларда шул хезмәткә мәхәббәт уятуны максат итеп куя һәм бу бурычны шактый зур дәрт һәм художество чаралары белән хәл 101 итәргә омтыла. Ләкин шуны әйтергә кирәк: поэма артык озын. Андагы кирәкмәгән детальләр һәм артык гәфсиллаулар укучының игътибарын таркаталар, игътибарны җыеп алып булмый' һәм укудан күңел кайта башлый. Мәсәлән, автор Ка* зан пионерлары кунак булып киләчәк «Таң» колхозының шәһәргә якын икәнлеген әйтәсе килә. Әйе шул, ерак түгел «Таң» колхозы Казаннан, ди ул кыска гына итеп һәм, минемчә, үзенең бу максатына ирешә. Ләкин автор моның белән канәгатьләнми: Юлы да пычрак түгел, Поезд китерә аннан. Алты разъезд үтәсең, Хәзер килеп җитәсең. Якын инде авылга, Туры килә шулай да Ярты сәгать барырга «Унберенче трамвайда», — дип, аны тагын 8 юлга арттыра. Минемчә, кирәксез детальләреннән арындырып, шигъри эшләнешен тагын да яхшыртып, кыскартып һәм шомартып чыкканда, поэма безнең балалар әдәбиятында үзенә лаеклы урынны алачак. Балалар өчен соңгы вакытта язылган поэмалардан Г. Латыйп иптәшнең «Аучы малае» поэмасы кайбер яклары белән уйланырга мәҗбүр итә. Бу поэмада сүз Уссури краенда яшәүче татар малаеның чит ил шпионын тотуга сәбәпче булуы һәм аның шул юлда очраган маҗаралары турында бара. Беренчедән, бу безнең совет әдәбиятында инде күп кабатланган һәм төрле жанрда, төрле яктан яктыртылган сюжет. Икенчедән, татар малаен Уссури краенда яшәүче итеп бирү ничектер гаере табигый булып кү* , ренә. Авторга сорау бирәсе килә: ‘ ни өчен ул нәкъ менә татар малае булырга тиеш? Әгәр дә ул шул ' крайда яшәүче җирле милләт халыкларыннан берсенең баласы итеп " алынса, моннан нинди зыян килер иде? Татар язучысы бары тик татар балалары тормышыннан гына язарга тиеш дигән бернинди дә мәҗбүри канун юк бит. Балалар поэзиясенең зур күләм ле әсәрләреннән Шәйхи Маннурның «Олаучы малай», Гали Хуҗиның «Идел хикәясе» һәм «Канәфер чәчәге» исемле уңышлы поэмаларын күрсәтергә була. Алар нигездә олы яшьтәге балаларны һәм үсмер яшьләрне күздә тотып язылганнар. «Идел хикәясе» һәм «Канәфер чәчәге» кебек уңышлы поэмалар биргән Гали Хуҗиның урта яшьтәге балалар өчен язылган «Аврора» крейсерында» исемле поэмасының артык тасвирлауларга бирелеп, озын итеп язылганлыгын һәм бу озынлыкның поэманың эчтәлеген шактый сыеклатуын әйтеп үтәсе килә. Балалар өчен язылган шигъри әсәрләребезнең тематикасының гаять дәрәҗәдә төрлелегенә карамастан, алар арасында бер-берсен кабатлый торганнары да бик күп. Ба лалар өчен шигырьләр язучы аз санлы отрядыбызның иҗатында мондый хәл бөтенләй булмаска, берәү язган теманы икенче язучы күрергә һәм аны кабатламаска тиеш иде. Мәсәлән, Кыш бабай килә дә, елка тирәсендә әйләнеп уйнап йөрүче балаларга бүләкләр өләшә. Беренче кар ява да, балалар, көрәкләр тотып, ишек алдына чыгалар һәм кардан Кыш бабай ясыйлар. Нәкъ бертөсле итеп ясыйлар: күз урынына күмер куялар, борын урынына кишер куялар һәм кулына себерке тоттыралар. Ир яки кыз бала көннәрдән бер көнне шатланып йокысыннан тора да, матур итеп киенеп, сумкасына китаплар тутырып, беренче мәртәбә мәктәпкә укырга китә. Аны әнисе яки әбисе озатып кала. Пионерлар, мәктәп балалары җәйге лагерьга чыгалар. Анда чәчәкләр, җиләкләр җыялзо, су керәләр, балык тоталар һәм кыш көне «бишле» билгесенә генә уку өчен, шул лагерьлардан чыныгып кайталар. Мәктәп яшенә җитмәгән бала бер көнне балалар бакчасына китә... һ. б. һ. б. Андый мең мәртәбә кабатланган стандарт темалар кемдә генә юк?! Ә сандугачларның җылы яклардан безнең илебезне сагынып кайтулары, яз көне сыерчыкларның килүләре һәм балаларның аларга 102 оялар ясап куюлары, ул сыерчыкларның игеннәрне корткычлардан саклаулары, җиләкнең җәй көне пешүе, әтәчнең иртән торуы, чебиләрнең җим чүпләүләре турында күпме генә шигырьләр язылмады? Дөрес, бу бер темага ике язучы яза алмый дигән сүз дә яки нинди дә булса тема кемнең дә булса монополиясе дигән сүз дә түгел. Инде башка тема юк икән, шуны язасың килә икән, ахыр чиктә аны кабатларга да мөмкин. Ләкин аны яңача, үзгәчә яктыртырга кирәк. Без андый кабатлауларның кайбер үрнәкләрен Бари Рәхмәттә дә, Кави 11әҗмидә дә, Җәвад Тәрҗемәновта да күрәбез, ләкин алар моны бөтенләй яңа әсәр итеп, яңа эчтәлек белән, яңа чишелеш белән бирәләр. Бездә балаларда врачлык һөнәренә мәхәббәт уяту максаты белән язылган, «врач апа»лар шикелле, ак халат киеп, «авыру» курчагының кулын марля белән бәйләп уйнаучы һәм ахырда үзенең дә бик яхшы врач булырга теләвен белдерүче кыз турында язылган шигырьләр еш очрый. Бари Рәхмәт тә шушы ук темага яза. Ләкин ул аны бернинди коры моральгә кормыйча, гади, күңелле һәм мавыктыргыч итеп, моңарчы беркем дә язмаганча, өр-яңа әсәр итеп яза («Сара — врач» шигыре). Бари Рәхмәт гомумән татар балалар шигыренең зур остасы иде. Нинди генә теманы һәм сюжетны алса да, — ул тормышның иң катлаулы мәсьәләләрен хәл итүгә багышланган әсәрме яки иң гади бер күренешне аңлатып бирүгә багышланган әсәрме, — аны үзенчә, чын художестволы итеп коеп куя белә иде. Балалар өчен язучы күп кенә шагыйрьләребез балалар өчен ничек язарга кирәклекне аңардан өйрәнә алырлар иде. Безнең балалар поэзиясендә шулай ук әле шигырь буларак эшләнмәгән, ләкин чын шигырь сыйфатында балаларга тәкъдим ителә торган әсәрләр дә шактый урын алалар. Мин аларны шигырь-замет- калар дип исемләр идем. Мондый шигырьләр безнең балалар өчен инде бик күп уңышлы әсәрләр иҗат иткән һәм нәни укучылар тарафыннан үзләрен яраттырган кайбер шагыйрьләребезнең әсәрләрендә дә очрый. Менә Мөнир Мазуновның «Кунак көтәләр» дигән шигыре: Күрәсезме, бакчада Пешә чия, алмалар. Кояшлы саф һавада Уйныйлар кыз балалар. Уйныйлар бу нәниләр Кунак чакырган булып, Пешергәннәр мәмиләр,— Пәриләр табып корып. Мәмиләре күп төрле: Ком пәрәмәч, ком коймак, Балчыкка күмер салып. Ясаганнар өчпочмак. Өстәлләре түгәрәк, Өр-яца диваннары, Өйне җыеп куярга Бар бөтен җиһазлары. Бу хәбәрне редакцияләмичә генә урнаштырып булмый: табынны кормыйлар, ә җәяләр, әзерлиләр; өйне, шигырьдә әйтелгәнчә, җиһазлар белән җыеп куймыйлар, ә бизиләр. Шуның өстеиә. ни өчен алар- ның өстәлләренең түгәрәк икәнлеге дә, диваннарының ни өчен өр-яңа икәнлеге дә аңлашылмый, чөнки шигырь-хәбәрнең барышы өчен моның бөтенләй кирәге юк. Самат Шакирның «һәркем мактады» дигән әсәре дә шундый ук хә- бәрзаметкадан башка берни дә түгел. Бу әсәрендә автор бик төгәл рифмаларга салып, 32 юлга тутырып, Гөлгенә исемле бер кызның «чиләкләрен асып» һәм рифма хакына «тып та тып басып» суга барганлыгы һәм бәкедән «саф су алам» дигәндә, куллары таеп, бәкегә төшеп киткәнлеге һәм нәкъ шул вакыт Марат исемле бер малай туры килеп, аны бәкедән тартып чыгарганлыгы һәм моның өчен Маратны һәркемне ң м а кт а га н л ы гы турында хәбәр итә. Бик әйбәт хәбәр, әлбәттә. Ләкин, кызганычка каршы, начар шигырь! Поэзия әсәре булудан ерак торган мондый шигырь-заметкалар безнең балалар әдәбияты бакчасында, чүп үләне кебек, чын гөлләрнең, чын чәчәкләрнең үсүенә комачау 103 лыйлар, аларның урыннарын билиләр һәм аларга кирәкле дымны йотып торалар. Безгә андый чүп үләннәрен рәхимсез рәвештә йолкып торырга һәм бөтенләй бетерергә кирәк. Балалар өчен язылган бик күп шигырьләрдә без әдәби тел нормаларын тиешенчә сакламыйбыз, урынсыз кулланылган сүзләр, тулы бәяле булмаган кытыршы җөмләләр безнең балалар өчен язылган китапларда, гадәттән тыш еш очрый. Мәсәлән, Н. Гайсинның «Минем дустым» исемле шигырен алып карыйк. Минем бик матур этем бар: Йоны күксел һәм куе, Вер генә яшьлек булса да, Бүредән озын буе, — дип башлый ул үзенең бу шигырен. Ничек инде ул, йоны куе? Ә сирәк йонлы эт буламы? Ни өчен бер яшьлек кенә түгел, ә бер генә яшьлек? Этнең буе озынлык белән үлчәнәме? — беренче юлдан ук башка шундый сораулар килә башлый. Ә бу бит әдәбиятның иң нәфис жанры булган шигырь дип атала. Н. Гайсинның «Балык тоту» исемле шигырендә балык калкавычны «хәйләкәрлән» селкетә, «Кичке барлау» шигырендә «Чәчәк-гөлләрдә уйнашып, ак күбәләкләр явалар», «Офыкта кояш күмелә, кызартып көмеш төсен», «Кызыл олаулар» шигырендә «данлы басу батырлары эшне үти күп өлеш», «байлыкны җыяр өчен шаулап бара кыр эше», аның «Байрак» шигырендә баланың «түбәсеннән тамчы-тамчы кан ага», командир «шат йөздән» басып тора һ. б. һ. б. Әхмәт Ерикәй кебек зур шагыйрьнең «Безнең балалар» исемле шигырьләр җыентыгындагы .эшләнеп бетмәгән юлларны һич тә гафу итеп булмый. «Дәрья кебек зур күл бар монда», «Югары билгеләрнең ул әһәмиятен белә», «Чуклы түбәтәйне кулга алып, күбәләкләр белән ярыштым», «Шушы хакта горурланып язам шатлык җырларымның яңасын» һ. б. кебек җөмләләрне бары тик игътибарсызлык бе* ләп генә аңлатып була. Шулай ук үзенең' прозасында һәрбер сүзен зур игътибар белән чигүче һәм күпләргә үрнәк булып торучы М. Максудның «Абыйлар турында» исемле поэмасындагы җөмлә кытыршылыкларын да һич гафу итеп булмый. «Төкәнмәс сүз бара абыйлар турында», «йөзгән* нәр уң якка канмас бер көч белән», «Үткән, ди, ун егет, — батырлар батыры», «Шуннан соң барганнар нәкъ штаб янына, кинәттән дошманның йөрәген ярырга» кебек юллар күңелне бик әрнетәләр. Балалар өчен бик күп матур шигырьләр иҗат иткән һәм үзен балалар темасының остасы итеп таныткан Җәвад Тәрҗеманов әсәрләрендә дә сүз һәм җөмлә кытыршылыклары гаять дәрәҗәдә күп урын алалар. Бу, һичшиксез, шагыйрьнең генә түгел, бәлки барыбызның да, аның иҗатына тиешле игътибар бирмичә, мондый кимчелекләрне күрми килгән һәм аңа үзенең бу җитешсезлеген бетерергә ярдәм итмәгән язучыларның да гаебе. Минем ап-ак куяным бар, Уйный биеп, сикереп. Бүген менә рәсем ясыйм Аңа охшаш иттереп. Аңа охшаш иттереп рәсем ясыйм! — Бу бит балалар теле дә түгел, шулай ук олылар теле дә түгел. Кызу барган чакта менә кинәт «Ат» егыла ташка сөртенеп. Еламый ул: — Әйдә, ку мине! — дип. Чабып китә тагын җилпенеп. Еламыйча, шулай кем чабып китә, — атмы? Юк, Фәрит, әлбәттә. Ләкин шигырьнең барышы буенча, «ат» шулай эшли булып чыга. Ни өчен? Чөнки Фәритнең исеме урынында телгә алынмый. Мин балалар өчен язылган шигъри әсәрләребезнең уңышларына гомуми рәвештә генә тукталып, алар- ны конкрет рәвештә, аерым-аерым күрсәтә алмадым. Чөнки андый уңышлы әсәрләр бездә күп һәм аларны тәфсилли рәвештә санап чыгарга мөмкин түгел. Без андый әсәрләрне балалар өчен моңарчы язып килгән һәрбер шагыйрьдә күпләп таба алабыз. Алар безнең тормышыбызда булган күп төрле мәсьәләләрне — балаларны коммунизм өчен көрәш эшенә чын күңелдән бирелгәнлек, туган илгә мәхәббәт, хезмәтне сөю, батырлык һәм халыклар арасында дуслык, тугърылык һәм намуслылык рухында тәрбияләү мәсьәләләрен уңышлы хәл итәләр, кешенең рухы өчен көрәштә көчле корал булып торалар. Безгә, һичшиксез, бу коралдан тулысынча файдаланырга кирәк. Ләкин безнең алда иң зур бурыч булып, бу өлкәдәге кимчелекләребезне бетерү тора. Чөнки бу кимчелекләр безнең балалар поэзиясенең алдагы зур үсешен тоткарлый, аның сыйфатын начарлата. Бу бурычны үтәп чыгуга язучылар үзләре дә, безнең союзыбыз да, аның секцияләре дә, шулай ук нәшрият һәм матбугат работникларыбыз да тартылырга тиеш. Моның өчен безгә игътибарыбызны һәм активлыгыбызны көчәйтергә кирәк.