БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ ТӘНКЫЙТЕ ТУРЫНДА
* Балалар әдәбияты, үзенең специфик үзенчәлекләре булуга карамастан, совет әдәбиятының аерылмас бер өлеше булган кебек, балалар әдәбияты тәнкыйте дә үз алдына аерым яшәми. Олылар әдәбиятын тикшерүчеләрнең дә, кечкенәләр әдәбиятын өйрәнүчеләрнең дә материаллары бер үк — төрле яшьтәге укучылар өчен язылган әдәби әсәр-. Балалар әдәбияты тәнкыйтенең балалар китабын тикшерү ягыннан кайбер үзенчәлекләре булса да, бу үзенчәлекләр аны әдәби тәнкыйтьтән бөтенләй аерырга хокук бирмиләр. Бер үк фронтның — әдәби тәнкыйть фронтының, әдәбият тарихын өйрәнүнең аерым өлкәләре алар. Бөек рус тәнкыйтьчеләре Белинский, Чернышевский, Добролюбовларның иҗат практикасында бу хәкыйкать аеруча ачык чагыла. Алар балалар өчен язылган китапларга да әһәмият биргәннәр, нәни- ( ләр китабы турында мәкаләләр, рецензияләр язганнар, балалар әдәбиятына да халыкчанлык, тормыш чынлыгын сурәтләү таләпләрен куйганнар, балалар китабының алдынгы идеяләр белән сугарылуын яклаганнар. А. М. Горькийның искиткеч бай тәнкыйть мирасында балалар әдәбияты тәнкыйте зур урынны алып тора. Г. Тукай да үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә «сабый балаларымыз кулында моңарчыга кадәрле булган әрекмән, кычыткан вә балтырганнарны алып, алар урынына» аларның . кулларына яхшы әсәрләрдән «чәчәк бәйләмнәре тоттыру» буенча күп көрәшкән. Балалар әдәбияты әдәбиятның аерылмас бер өлеше булганга да, балалар әдәбиятын өйрәнү, балалар әдәбияты тәнкыйте әдәбият белеменең гомум торышына, үсеш дәрәҗәсенә бик нык бәйле. Әдәбият тарихы җентекләп өйрәнелгән әдәбиятларда балалар әдәбияты тәнкыйтенең дә көчле булуы очраклы күренеш түгел. Белинский, Черны- шевскийлар рус әдәби тәнкыйтен ни дәрәҗәдә үстерсәләр, балалар әдәбияты тәнкыйтен дә шундый югарылыкка күтәрделәр. А. М. Горький, тәнкыйтьче буларак, совет балалар әдәбияты теориясен, балалар әдәбиятында социалистик реализм методы теориясен нигезләүчеләрнең беренчеләреннән булды. Үткән елны Мәскәүдә булып узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында татар әдәби тәнкыйтенең уңышлары һәм кимчелекләре турында зур сөйләшү булды. Мәскәүнең танылган тәнкыйтьчеләре татар әдәби тәнкыйтенең үсүен, тәнкыйтьчеләрнең бөтенсоюз аренасына чыгарлык уңышлы әсәрләр тудыра алуларын билгеләп үттеләр. Декадада сүз нигездә тик өч китап турында гына баруын һәм күп кенә тәнкыйтьчеләрнең хезмәтләре рус теленә тәрҗемә ителмәвен дә искә алсак, әдәби тәнкыйтебезнең уңышлары тагын да күбрәк икәнлеге күренер. Тәҗрибәле тәнкыйтьчеләре- безнең, әдәбият галимнәребезне^ хезмәтләрен укучылар җылы каршы алалар. Соңгы елларда тәнкыйтькә университет, институт аспирантураларын бетергән яшьләрнең килеп 106 тору ы язучы л а рны ң иҗатл а рын җентекләбрәк өйрәнергә, тәнкыйтьтәге «күтәрелмәгән чирәмнәрне» күтәрергә мөмкинлек бирә. Г. Тукай, һ. Такташ, Ш. Камал, М. Җәлил кебек язучыларның иҗатлары икешәр, өчәр әдәбиятчы тарафыннан тикшерелүе тәнкыйтьче-әдәбиятчы кадрларның үсүе, күбәюе турында сөйләмимени?! Зурлар әдәбиятын өйрәнү буенча ирешкән уңышлар яктылыгында хәзерге балалар әдәбияты тәнкыйтенең артталыгы аеруча күзгә ташлана. Тәнкыйтьчеләрнең, әдәбият тарихчыларының кулы бик аз тигән киң мәйдан әле бу. Әдәбиятчы кадрларның күплегенә карамастан, балалар әдәбияты тарихы белән даими рәвештә шөгыльләнүче бер генә әдәбиятчы да юк. Дөрес, кайчандыр әдәбиятчы Җ. Вә- зеева татар балалар әдәбияты тарихына багышланган кандидатлык диссертациясе яклаган булган. Ләкин әлегә кадәр бу хезмәтнең дөньяга чыкканы юк. Җ. Вәзеева да укучыларга балалар әдәбияты турындагы мәкаләләре белән түгел, ә XIX—XX гасырдагы зурлар әдәбияты турындагы хезмәтләре белән таныш. Татар балалар әдәбиятының һәм фольклорының тарихы ун еллар белән генә чикләнмичә, йөз елларны эченә алуын да искә алсак, бу хәл тагын да гажәп тоела. Татар балалар әдәбиятына нигез салучыларның беренчеләреннән К. Насый- ри булды. Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Әмирхан, Н. Думави һ. б. күп язучылар К. Насыйриның гуманистик традицияләрен дәвам иттерделәр, үстерделәр, балалар әдәбиятының алтын фондына керә торган күп матур әсәрләр тудырдылар. Г. Тукай үзе төзегән «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле хрестоматиясенә сүз башында 1910 елда ук болай дип язган иде: «Әдәбиятымызныц иң гүзәл кыйтгаларын гына сайлап яки сайларга тырышып та, вә гүзәл булып та, балалар рухына килешмәслекләрен калдыра торып та, уртача вә түбәнрәк тәхриратка бөтенләй әһәмият тә бирми торып та һәм әдәбият казанымыз өстендәге зөбдәләрне генә җыя торып та, шушы «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» кебн олуг бер китап мәйданга куярга мөмкин икәнен күргәч, яшь әдәбияты мызн ы ң байлыгына вә киңлегенә хәйран иттем вә шатландым. Татарда тел юк, әдәбият юк диюче мөтәгассыйпларны (бөтен мәгънәсе иләп) кызгандым. Әйе, бездә әдәбият бар һәм дә бай әдәбият!» Соңгы 40 ел эчендә балалар әдәбияты тагы да зур уңышларга иреште. Татар совет балалар әдәбияты тарихын А. Алиш, Б. Рәхмәт, Д. Аппакова, Г. Гобәй кебек талантлы язучылардан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел, һ. Такташ, Н. Исәнбәт, К. Нәҗми, Ф. Кәрим, ЛА. Җәлил, Ш. Маннур, ЛА. Әмир, Ә. Фәйзи, А. Шамов, А. Расихларның хикәя, повесть, шигырьләрендә күпме бала тәрбияләнде һәм тәрбияләнә. Нәниләр өчен Җ. Тәржеманов, Г. Лотфи, Ә. Бикчәнтәева кебек балалар язучылары матур әсәрләр иҗат иттеләр. Балалар өчен язма матур әдәбият туганчы ук халыкның бай балалар фольклоры хәзинәсе булган. Әкиятләр, уеннар, жырлар, табышмаклар, мәкальләр баланы бишектән алып зур тормыш юлына аяк басканчы аерылмас юлдашы, өйрәтүчесе буларак озата барганнар. Бу бай мирас балаларны тәрбияләүдә әле дә зур роль уйный. Менә шушы кыйммәтле мирас — балалар фольклоры да, балалар әдәбиятының бай тарихы да әлегәчә җентекләп фәнни өйрәнелмәгән. Балалар, әдәбияты тарихына караган зур, фундаменталь хезмәтләр юк. Балалар әдәбияты тарихына яки аерым мәсьәләләренә багышланган бер генә тәнкыйть җыентыгының да булмавы бу өлкәдәге хәлнең торышын бик ачык аңлата. Бездә балалар әдәбияты тарихы гына түгел, хәтта аның хрестоматиясе дә төзелмәгән. Хәлбуки, андый дәреслек- хрестоматияләр пединститут, педучилище студентлары өчен дә, киң масса укучылар өчен дә кирәк. Сүз уңаеннан, мондый. хрестоматияләрнең Октябрьга кадәр үк уңай үр* иәкләре тууын әйтеп үтәргә кирәк. 107 Мәсәлән, Г. Тукай, Радлов хрестоматияләре. Балалар әдәбиятының күпьеллык бай тарихы бар, бу мирас белән горурлану гына аз, аны өйрәнергә дә кирәк. Үткәнне өйрәнү хәзергене дә ныграк аңларга ярдәм итә. Әгәр татар балалар әдәбиятындагы уңай традицияләрне ныклабрак өйрәнсәк, бүгенге көндә балалар өчен начар сыйфатлы әсәрләр азрак басылыр, безнең иҗат уңышларыбыз күбрәк булыр иде. Татар балалар әдәбияты тарихы моннан берничә ел элек Казан пединститутының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укытыла иде. Ни өчендер бу курс хәзер тик татар педучилищеларында гына өйрәтелә. Пединститутта да, Казан дәүләт университетында да балалар әдәбияты тарихы укытылмый, өйрәнелми. Казан филиалының тел-әдәбият һәм тарих институтында да балалар әдәбияты тарихын өйрәнүче әдәбиятчы юк. Балалар әдәбиятын өйрәнүче әдәбиятчыларны, тәнкыйтьчеләрне хәзерләүне Татарстан Мәгариф министрлыгы да, Тел-әдәбият һәм тарих институты да, Казан дәүләт университеты һәм пединституты да кайгыртмый. Балалар әдәбияты тарихы кайда булса да өйрәнелергә, кадрлары хәзерләнергә тиеш бит. Бу эш белән тиешле оешмалар җитди рәвештә шөгыльләнергә, балалар әдәбияты тарихын өйрәнү турында киңәшергә, бу мәсьәлә буенча уртак тел табарга тиешләр. Балалар әдәбияты тарихын өйрәнүнең канәгатьләнерлек булмавы турындагы фикер яңа түгел. Бу турыда 40 елларда да, 50 елларда да язылды. Әмма бу өлкәдә сизелерлек уңышлар һаман да күренми. Соңгы елларда балалар фольклоры мәсьәләләре бөтенләй өйрәнелми. Н. Исәнбәтнең «Балалар фольклоры» исемле күренекле фәнни хезмәтенең басылуына да инде унҗиде ел тулды. Бу җыентыкка авторның балалардан егерме ел буе җыйнаган бай фольклор үрнәкләре тупланган, татар балалар фольклорының үзенчәлекләре тикшерелгән фәнни мәкаләсе урнаштырылган иде. Шушы хезмәттән соң балалар фольклоры буенча чыккан аерым хезмәтләрне күрсәтеп булмый. Балалар өчен төрле илләрнең әкиятләрен басып чыгару да, нәниләр өчен уеннар тәрҗемә итү дә кирәк эш, әмма татар балалар фольклорын, аның бай жанрларын, милли үзенчәлекләрен өйрәнүне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Балалар фольклоры теориясенең җитәрлек дәрәҗәдә эшләнелмәгән булуы аерым мәкалә, рецензияләрдә дөрес булмаган, ялгыш фикерләрнең очравына да китерә, еш кына театрларда яки редакцияләрдә теге яки бу әкиятнең, әкият- пьесаның балалар өчен ярыймы, юкмы икәнлеге турында бәхәсләр уята. Бәхәс уятуы бер хәл, тик менә бәхәсне берьяклы чишеп, «педагогик яктан караганда фантастик әкиятләр балаларны тәрбияләүдә уңай роль уйнамыйлар» дигән караш белән кайбер әсәрләрне балаларга җиткерми калдыру әдәбият өчен зарардан башка нәрсә китерми. 3. Шәфигуллинның «Курчак театры яңа пьесаларга сусый» («Татарстан яшьләре», 20 январь, 1957 ел) мәкаләсендә дә менә шундый фикерләрнең тәэсире сизелә: «Узган елгы гастрольләрдә дә аның репертуары «Алдар Хәсән». «Өмет һәм аккош» исемле әкият- спектакльләрдән тора иде. Театр коллективы хәзер Әнәс Камалның «Кисекбаш » ко м е д и я се н сәх и ә гә куярга хәзерли. Кисекбаш та — фантастик образ. Шул рәвешчә, Татар курчак театры балаларга һәрвакыт дөньяда булмаган җеннәр, пәриләрне күрсәтә. Дөрес, мондый образлар зур кызыксыну тудыралар. Әмма педагогик яктан караганда нәни тамашачыларга моның кире йогынтысы да бар. Яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп, убырлы карчык килеп чыкканда, алар куркып, дерелдәп китәләр. Бу образлар алариың төшләренә керә, шикләнүне арттыра». Автор курчак театрлары репертуарында реалистик пьесаларның булмавын, жанр һәм тематик ярлылыгын бик хаклы тәнкыйть итә. 108 Әмма фантастик образларның балалар өчен кире йогынтысы турында сөйләвендә автор, безнеңчә, ялгыша. Фантастик образларның, әкиятләрнең роле турында педагогика башка- чарак аңлата. Рус педагогикасында XVIII— XIX гасырларда ук әкиятнең роле турында кызу бәхәсләр барган. Мәсәлән, педагог Толль әкиятләргә педагогикага каршы килүе өчен каршы чыккан. Тургенев исә әкиятләрнең балалар өчен кирәклеген яклаган. Бәхәс зур җанлылык белән кабынып киткән. Әкияткә каршы чыгучылар гадәттә үзләренең фикерләрен шуның белән нигезләгәннәр: янәсе, әкиятләр балаларның интеллектуаль үсешен тоткарлыйлар, куркыныч әйберләрне сурәтләп, баланы куркыталар. Октябрь революциясеннән соң шундый ук характердагы фикерләрне «сул» педагоглар яклап чыктылар. Әкиятләр балаларны фантастика дөньясына алып китеп, реаль тормыш турындагы карашларын, тормыш тәҗрибәләрен саташтыралар, куркыныч предметларны күрсәтеп, баланың психикасын бозалар, диделәр алар. Бу фикерләрнең педагогика белән бернинди алыш-биреше юк. Педагогика, киресенчә, бала тәрбияләүдә әкиятләрнең әһәмиятле роль уйнаулары турында сөйли. «Пионерская правда» газетасына 30 елларда пионерлар һәм укучылар 500 дән артык халык әкиятләре җыеп тапшыралар. Әкиятләрнең бер өлеше басылып та чыга. А. М. Горький бу әкиятләр белән танышканнан соң, редакция соравы буенча, әкиятләрнең әһәмияте турындагы фикерләре белән уртаклаша, «Әкиятләр турында» исемле мәкаләсендә әкиятләрнең аңа 6—7 яшьтә чакта тәрбияви, эстетик, аң-белем бирү ягыннан нинди зур роль уйнавы турында бик матур һәм тирән итеп сөйләп бирә. Соңгы елларда балалар әдәбияты тарихына караган нибары ике мәкалә басылды. Аның берсе А. Алишка, икенчесе М. Җәлилгә багышланган. Г. Кашшафның «Алиш — язучы һәм көрәшче» исемле мәкаләсе күренекле балалар язучысы, патриот көрәшче А. Алишның иҗатын тикшерү ягыннан да, язучының тормыш юлын өйрәнү ягыннан да әһәмиятле. Мәкаләдә Алишның балалар өчен язган әкиятләре, пьесалары, новеллалары да, зурларга багышланган хикәя, шигырьләре дә шактый тулы анализланган, көрәшче язучының фашист тылында М. Җәлил белән бергә алып барган героик көрәше дә яңа, кызыклы фактларда ачылган. Бу мәкаләнең тагы да тулылануын, Алишның балалар язучысы буларак осталыгының киңрәк яктыртылуын теләргә кала. М. Зәйнуллиииың «М. Җәлил — балалар язучысы» исемле мәкаләсенә тирәнлек, фәннилек җитми. Мәкалә күзгә бәрелеп тора торган тупас хаталар белән басылган. Мәсәлән, мәкаләдә А. Әхмәтнең халык әкиятләре сюжетына таянып язган «Үги кыз» пьесасы А. Алиш әсәре дип, Җәлилнең 1943 елны язган «Чәчәкләр» шигыре 1934 елны язылган дип, «Җиңәбез» шигыре исә 1952 (?) елны «Кечкенә иптәшләр» журналында басылган дип раслана. Бу хаталар редакция гаебе аркасында да китәргә мөмкин. Әмма мәкаләдәге хаталар болар белән генә чикләнми. Шагыйрьнең әсәрләрен анализлаганда да күп кенә дөрес булмаган карашлар, ашыгып әйтелгән фикерләр очрый. Шагыйрьнең зурлар өчен язылган шигырьләре балалар шигыре буларак тикшерелә («Үлемгә», «Ятимнәр», «Чишмә җыры»). М. Җәлилнең балалар өчен ничек язуы, Тукай, Гафури традицияләрен балалар әдәбиятында ничек дәвам итүе мәкаләдә ачылмый. М. Җәлилнең балалар өчен язган әсәрләре арасында кайбер уңышсызлары да бар. Автор шагыйрьнең иҗатын үсештә карамый, аның кимчелекләрен күрми, яхшысын да, начарын да бер үк; дәрәҗәдә мактый: «Сәхнә өчен язылган «Колхозга орлык, муллага йодрык» күренешләрендә М. Җәлил крестьянга дөрес юл күрсәтүче, мулланың хәйләсен җимерүче итеп пионер образын бирә. Шагыйрьнең мондый образлар тудыруы тормыштагы яңалык 109 ны тиз һәм дөрес тотып алуын күрсәтә». Автор «Колхозга орлык, муллага йодрык» әсәрен шагыйрьнең уңышы буларак мактый, ә чынында исә бу инсценировка Җәлилнең художество ягыннан йомшак әсәрләреннән берсе. Бу әсәрдә пионерлар авангардизмы, образны һәм чынбарлыкны сурәтләүдә схематизхм үзен нык кына сиздереп тора. Җәлил үзе дә бу әсәренә тәнкыйть күзе белән караган: «Кечкенә алласызлар» җыентыгында беренче тапкыр басылып чыкканнан соң, бу әсәрен үзенең бер җыентыгына да кертмәгән. Тәнкыйтьчегә дә шагыйрь иҗатын тикшергәндә поэтик сизгерлеген югалтмыйча, дөрес бәя бирергә омтылырга кирәк иде. Муса Җәлил — балалар өчен дә күп матур җәүһәрләр биреп калдырган, балалар әдәбиятын үстерүгә журналист буларак та, редактор буларак та, тәнкыйтьче буларак та күп көч куйган язучы. Ул ташламага ’мохтаҗ түгел. Мәкаләнең телендә дә, композициясендә дә төгәлсезлекләр күп. Балалар әдәбияты тарихын һәм фольклорын өйрәнү буенча тынлык хөкем сөрсә, хәзерге балалар әдәбиятының торышына караган тәнкыйть турында бу фикерне әйтеп булмый: ул беркадәр җанлана төште. «Совет әдәбияты» журналында, «Совет Татарстаны», «Татарстан яшьләре» газеталарында мәкаләләр, рецензияләр ешрак басыла башлады. Шулай да газета- журнал редакцияләре балалар әдәбияты белән даими кызыксынмыйлар. Балалар әдәбияты турында аратирә күренгән мәкаләләрнең дә күбесенчә нинди дә булса кампаниягә яки язучының юбилеенә бәйләнешле рәвештә басылулары шул турыда сөйләмимени? Ә «Совет мәктәбе» журналы исә мондый «гө- наһ»тан да азат: ул балалар әдәбиятының теориясенә, үзенчәлекләренә, хәзерге торышына караган мәкаләләрне бөтенләй басмый, аерым китаплар турында сирәк-мирәк рецензияләр урнаштыру белән чикләнә. Яшь тәнкыйтьче Ш. Ибәтов балалар әдәбияты турында сирәк язса да башка тәнкыйтьчеләргә караганда бу өлкәдә эзлеклерәк эшләве белән аерылып тора. Аның «Балалар әдәбияты турында кайбер фикерләр» («Совет Татарстаны», 12 июль, 1952 ел), «Тормыш фактлары һәм иҗат» («Совет әдәбияты», № 11, 1956 ел), «Чиксез хыял киңлегенә» («Татарстан яшьләре», 24 ноябрь, 1957 ел) исемле мәкаләрецепзияләре балалар әдәбияты теориясен үзләштергән, балалар әдәбиятын ярата торган яшь тәнкыйтьченең үсеп килүе турында сөйлиләр. Ш. Ибәтовка тик иҗат активлыгын гына арттырырга кирәк. X. Вахитның «Балалар пьесалары» («Совет әдәбияты», № 10, 1954), 3. Мәҗитовның «Югары таләптән читтә» («Совет Татарстаны», 8 декабрь, 1956 ел) исемле мәкаләләре балалар драматургиясендәге һәм поэзиясендәге осталык мәсьәләләрен күтәрүләре белән кызыклы һәм файдалылар. 3. Мәҗи- тов шагыйрь Г. Латыйпның «Учак янында» исемле җыентыгындагы кайбер шигырьләрен анализлап, шагыйрьне алган темасын тирәнтен уйламыйча, өстән генә чишәргә омтылуы, тормышны шигырьгә билгеле бер нормалар буенча кысрыклап сыйдырырга тырышуы өчен тәнкыйть итә. Җиңел кулдан язылган, фикер һәм поэтик алымнар ягыннан бер-берсен кабатлаган рифмалашкан тезмәләрне балалар поэзиясендә күп кенә шагыйрьләрдә очратырга мөмкин. 3. Мәҗитовның бу мәкаләсенә менә шушы күренешнең нигезләрен, сәбәпләрен ачу, мәсьәләне киң күләмдә күтәрү җитми. Әмма шуңа карамастан, мондый үткен мәкаләләрнең, рецензияләрнең күбрәк тууын теләргә кала. Балалар әдәбияты әдәби осталык турында, жанрлар үзенчәлеге, тема һәм аның поэтик гәүдәләнеше, шигъри төгәллек, традиция һәм новаторлык, милли үзенчәлекләр турында зур сөйләшүгә мохтаҗ. Ш. Ибәтов, X. Вахит, 3. Мәҗнтовларның мәкаләләре менә шундый сөйләшүгә этәрүләре, әдәби осталык мәсьәлә 110 ләре турында уйландырулары белән әйбәт. Тәнкыйтьтә кече яшьтәге балалар әдәбиятының ярлылыгы, темалар тарлыгы турында күптәннән сүз барды (Б. Рәхмәт, 3. Нури, М. Мо- нашева мәкаләләре). Тик, нигәдер, тәнкыйть кузгаткан мәсьәләләр моңа кадәр тиешле оешмаларның игътибарыннан читтә кала килделәр. Балалар китабын бизәү, иллюстрацияләү мәсьәләсе белән дә шул ук хәл. Балалар өчен яхшы китапларның да начар итеп басылулары, рәсемнәрнең килешсезкилбәтсез булулары, эчтәлеккә туры килмәүләре турында тәнкыйть күптәннән инде ачына-ачына әйтә килә. Тәнкыйтьнең дөрес булып, күп язылуы гына җитми. Күрсәтелгән кимчелекләрнең төзәлүенә дә ирешергә кирәк безгә. Балалар әдәбияты тәнкыйтенең соңгы елларда беркадәр җанлана төшүен, аерым уңышлы мәкаләләрнең күренүен билгеләү белән бергә, гомумән балалар әдәбияты тәнкыйтенең пассивлыгын, әдәбиятның алдыннан язучыларга юл күрсәтеп барасы урында, арттан сөйрәлүен әйтергә кирәк. Тәҗрибәле тәнкыйтьчеләр балалар әдәбиятының хәзерге торышы белән кызыксынмыйлар. Тик Латыйф ага Җәләй генә ара-тирә балалар китабына күз салып ала, рецензияләр язгалый. Яңа чыккан балалар китабына рецензияне яшь тәнкыйтьчеләр, укытучылар һәм тәнкыйть эшенә беренче аяк басучылар яза. Аларның күбесе балалар әдәбияты турында язуны зурлар әдәбияты турында язуга күчкәнче үзенә күрә бер трамплин, тәҗрибә мәйданы итеп карыйлар. Редакцияләр рецензияләргә җитәрлек таләпчәнлек күрсәтмиләр. Җиңел кулдан язылган җансыз рецензияләрнең еш күренүләре менә шулар белән аңлатылса кирәк. Язучылар да балалар әдәбияты турында язмыйлар. Балалар өчен иҗат итү үзенчәлекләре, язу «сер» ләре турында Ш. Маннур да, Ә. Исхак та, А. Шамов та, Н. Исәнбәт тә кызыклы, файдалы мәкаләләр яза алырлар иде. Соңгы елларда язучылардан Б. Рәхмәт, И. Гази, А. Әхмәт, 3. Нуриларның гына берничә мәкаләсен күрсәтергә мөмкин. Г. Тукай, М. Җәлилләр балалар өчен әдәби әсәрләр язудан тыш, балалар китабы турында мәкалә һәм рецензияләр дә язарга вакыт тапканнар, кирәк дип санаганнар. Безнең өлкән язучыларыбыз бу матур традицияне балалар әдәбияты тәнкыйтендә җанландырып җибәрсәләр, әдәбиятыбызның үсешенә зур ярдәм итәрләр иде. Декабрьда булып узган балалар әдәбияты киңәшмәсендә язучыларның актив катнашулары, конкрет әсәрләргә туктап, үзләренең тәнкыйть фикерләрен әйтүләре, балалар әдәбиятындагы кимчелекләрне күреп, бу турыда янып сөйләүләре' бу җанлануның башлануы турында сөйли. Тәнкыйть балалар әдәбиятының тормыш белән тыгыз бәйләнеше өчен, халык тормышының әдәбиятта киң һәм тирән чагылуы өчен, балалар әдәбиятының художестволылы- гы өчен, идея тирәнлеге, тематик һәм жанрлар байлыгы өчен җитәрлек дәрәҗәдә көрәшми. Тәнкыйтьчеләр нәни укучылар белән аралашмыйлар, аларның сорауларын, теләкләрен, яшь үзенчәлекләрен, эстетик зәвыкларын өйрәнмиләр, мәктәпләрдәге үзгәрешләрне, мәктәп тормышын белмиләр. Шуңа да мәктәп тормышын якыннан белгән тәҗрибәле укытучыларның балалар китапларына рецензияләр язуларын хуплап каршы алырга кирәк (И. Гумерова, Г. Мустафина һ. б.). Әмма укытучырецензентларда икенче бер кимчелек күзгә ташлана: алар әсәрне тик педагогик законнар таләбеннән чыгып кына тикшерүчән булалар. Аларның кайберләре балалар китабының үзенчәлеген мораль, дидактика укуда, педагогика кагыйдәләрен шигырьдә яки хикәядә иллюстрацияләүдә күрә. Әсәрдә вакыйга укучылар кагыйдәсеннән аз гына читкә чыгып тасвирландымы, геройның режимы беркадәр бозылып күрсәтелдеме, әсәрнең төп проблемасына, ситуациясенә карап торм астан, андый тәнкыйтьчеләр бөтен әсәрне сүгеп ташлыйлар. Аларга әсәрдә сурәтләнгән шук малайның расписание буенча йокларга ятмавы да, эссе 111 көнне тирләгән килеш су керүләре дә, балаларның тагын бик күп кыланышлары да, авторның балага таныш булмаган бер сүзне куллануы да ошамый. Укытучылар белән очрашуларда да язучыларга шундый характердагы тәнкыйть фикерләрен еш ишетергә туры килә. Язучылар да алариы тыңлый-тыңлый, әсәрләрендә олылар кебек җитди, әкияттәге кебек тьГңлаучаи, карышусыз ма- лайкызларны сурәтләргә омтылалар. Педагогик «шомартылган» геройлар, ясалма ситуацияләр, мораль уку Г. Лотфи, Ы. Гайсин, Г. Латыйп, Ә. Бикчәнтәева шигырьләрендә дә, Г. Бакировның повесть- хнкәяләреидә дә аз түгел. Я зу ч ы л а р н ы п е д а го ги к и л л юстр а - цияләр язуга өндәү омтылышы укы- тучы-тәрбиячеләрдә генә түгел, яшь тәнкыйтьчеләрдә дә сизелә. Менә, мәсәлән, 3. Шәфигуллинның яшь язучы Ы. Фәттахның «Тегермәндә» исемле хикәяләр җыентыгына язган рецензиясе («Татарстан яшьләре», 19 апрель, 1955 ел). Рецензиянең исемендә үк («Балачак ялгышлары») авторның тенденциясе — педагогик якка басым ясавы сизелә. Ә эчтәлегендә исә бу тенденция әдәби әсәрне анализлаудагы берьяклылык булып үсеп китә: «Хикәяләрнең төп идеясе нәни укучыларны: «Сез дә менә шулай булмагыз!»—дип кисәтүдән гыйбарәт. «Тегермәндә» исемле хикәянең төп герое Җәмил әтисе белән тегермәнгә бара. Ул анда тегермәнче Ба- тырша агайның кызы Фәридә белән дуслашып ала һәм алар, чикләвеккә баручы өлкәнрәк малайларга ияреп, урманга китәләр. Урманда бөрлегән ашап, тиен куып йөри торгач, адашалар. Бәхетләренә каршы, алар янына аудан кайтышлый геолог Зәйнуллии килеп чыга һәм Фәридә белән Җәмилне коткара. Файдалы кисәтү! «Балыкчылар» хикәясендә Вәлинең кеше балыкларын урларга җыенуы һәм, шул вакыт, Садрый бабайдан качам дип суга батуы да укучылар өчен сабак алырлык гыйбрәтле күренеш. «Велосипедлы Мөнир» хикәясендә Мөнирнең мактанчыклыгы, иптәшен алдавы, аңардан аерылуы да күңелсезлек белән тәмамлана. Моннан нәтиҗә үзеннән- үзе аңлашыла». Анализ хикәяләрнең эчтәлеген сөйләүдән гыйбарәт. Тик рецензиянең кимчелеге монда гына түгел. Автор хикәя эчтәлеген шундый итеп сөйли, хикәя тормышны образлы фикерләү аша чагылдыру чарасы булуга караганда, билгеле бер мораль кагыйдәсенә иллюстрация язу икән дигән фикер туа. Рецензент Ы. Фәттах хикәяләренең эстетик тәэсир итү көчен, художество үзенчәлекләрен ачарга омтылса, рецензия күп уңышлырак һәм файдалырак булыр иде. Г. 3 а һ и ду л л и н н ы ц « А ң л атыгыз миңа» исемле рецензиясендә дә («Татарстан яшьләре», 27 февраль, 1957 ел) шигырь тик педагогика күзлегеннән генә тикшерелә: «Шигырьнең: Кирәксезгә башламам. Битен ертмам, тапламам. Начар җирдә сакламам, Кирәкми дип ташламам. — дигән юллары балаларны гомумән җыйнаклыкка, чисталыкка өндәүче юллар булып яңгырыйлар». Без дидактикага каршы түгел, һәр әдәби әсәрнең үзенә күрә дидактикасы, һәр язучының образлы фикерләү аша әйтергә теләгән нинди дә булса идеясе бар. Без тупас, ялангач дидактикага каршы. Горький сүзләре белән әйткәндә, «безнең китап дидактик, тупас тенденциоз булырга тиеш түгел. Ул образлар теле белән сөйләргә, сәнгатьчә язылган булырга тиеш». Тәнкыйтьченең бурычы геройның бу яки теге вакыйгада үз-үзен тотышы педагогик тотанаклымы, түгелме икәнлеген, язучының нинди мораль үткәрүен билгеләү белән генә чикләнми. Әсәрдә бик матур идея, мораль үткәрелергә, әмма ул сәнгатьчә бирелмәскә мөмкин. Андый әсәрләр — шигырь-плакатлар, хи- кәя-схемалар бездә бит аз түгел. Балалар әдәбиятының үзенчәлегеннән чыгып, әсәрнең сәнгатьчә- эстетик, тәрбияви эчтәлеген ачу, дидактизм, схематизм күренешләрен тәнкыйть итү — тәнкыйтьченең бурычы. Балалар әдәбияты китапла рының художестволылыгы сәнгать һәм педагогика таләпләренең, законнарының берлеге белән билгеләнергә тиеш. Балалар әдәбияты үзенчәлеге дә бит, нигездә, менә шуның белән билгеләнә. Күп кенә рецензияләрдә әдәби әсәрне менә шул берлектә тикшерүнең җитмәвен күрергә мөмкин. Яисә әсәрне балалар китабы дип тик педагогика таләпләреннән чыгып кына тикшерәләр, яисә әсәрнең балалар өчен язылу үзенчәлекләренә бөтенләй кагылмыйча, гомуми сүзләр белән генә чикләнәләр. Мондый рецензияләрдә сүзнең нинди әсәр — зурлар әсәре турындамы, әллә балалар өчен язылган әсәр турындамы баруын белеп булмый. Менә, мәсәлән, шундый анализның бер үрнәге: «Г. Галиев, А. Әхмәт, Җ. Тәрҗеманов, С. Әдһәмова хикәяләре дә игътибарга лаеклылар... С. Сабиров, М. Хәсәнов, Л. Ихсапованың каләмнәре шома, әйтергә теләгән фикерләре тирән, вакыйганы сурәтләү көчле, иҗат тәҗрибәләре үсә баруы сизелеп тора...» 1\. Хамзин татар совет язучыларының балалар өчен язган хикәяләре турында рецензиясендә менә шундый гомуми сүзләр белән чикләнгән. («Совет Татарстаны», 4 август, 1955 ел.) Тәнкыйтьтә вакыт-вакыт зурлар өчен язылган әсәргә булган таләпне механик рәвештә балалар әдәбияты китапларына күчерү тенденциясе күренеп китә. Типиклык төшенчәсенә нигезләнгән булып, нәниләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган әсәрләрдә язучыдан социаль күренешнең асылын ачуны таләп итү менә шул турысызыклылыкның мисалы түгелмени? Л. Гаделшинның «Балалар әдәбиятына — җитди игътибар» исемле кызыклы мәкаләсендә дә («Совет Татарстаны») балалар әдәбияты табигатенең үзенчәлеген тоеп бетерә алмаудан килә торган дөрес булмаган фикерләр очрый. Автор татар балалар фольклорында киң таралган тел чәбәләндергеч, сүз уйнатуларны, аларның жанр үзенчәлеген искә алмастап тәнкыйть итә. Авторга кызыклылык, күңеллелек өчен язылган шигырьләр дә ошамый. Ә бит безнең балалар әдәбиятының зур кимчелекләреннән берсе — кызыклы, мәзәк, көлкеле шигырьләрнең аз булуы. Художестволылыкмы, әсәрнең сәнгатьчә эшләнүен тәнкыйть бик гадиләштереп аңлата. «Китап балаларга аңлаешлы ачык тел белән язылган» дигән сүзләрне күп кенә рецензияләрдә очратырга мөмкин. Әсәр телен анализлау менә шундый гомуми сүзләр белән чикләнелә. Бу рәвешчә тикшерү гадилек белән примитивлык арасындагы чикнең югалуына китерә, бигрәк тә яшь язучыларны балалар өчен примитив әсәрләр язуга этәрә. Тәнкыйть еш кына гадилек маркасы астында примитив әсәрләрне мактый, художество эшләнеше начар булган әсәрләрнең басылуына юл куя. Балаларга гади итеп язарга кирәк дигән төшенчәгә таянып, тәнкыйтьче кайвакытта чын сәнгать әсәрләрен дә тәнкыйть итә, «авторның теле матур, образлы, ләкин балаларга фәлән-фәлән сүзләр аңлашылмый»,— дип, авторны татар теленең укучыга таныш булмаган кайбер сүзләрен, кушма җөмләләрне куллануда, геройның кичерешләрен катлаулырак итеп сурәтләүдә гаепли. Барысыннан да күбрәк мондый сүзләрне үткән ел «Ялкыи» журналын тикшергәндә күренекле сүз остасы Нәкый Исәнбәткә ишетергә туры килде. Язучы, безнеңчә, дөрес юлдан бара. Ул гадилекне балалар аңы, теле дәрәҗәсенә төшеп сурәтләү дип кенә аңламый, ә балаларны ана теленең яңа төшенчәләре, фикерне әйтүнең катлаулырак формалары беләи таныштыру кирәк дип карый. Балалар әдәбияты тәнкыйте үзенең хәзерге торышы белән канәгатьләнеп, бүгенгесе беләи яшәүгә караганда киләчәк белән, киләчәккә булган зур өметләре беләи яши. Балалар әдәбияты тәнкыйтенең әдәбият һәм тормышның хәзерге сораулары югарылыгына күтәрелергә бөтен мөмкинлекләре бар