АКТИВИСТ" КЕШЕЛӘРЕ
ФЕРМА КЫЗЫ САИМӘ
Саимә, җидееллык мәктәпне тәмамлагач, кырчылыкта эшләде: чүп утады, болында печән җыйды, ындырда көшел чистартты, бәрәңге алды. Колхозчылар һәр эштә аның тырышлыгына сокландылар. Ул, кеше ял итәргә туктагач та, әле тегендә, әле монда йөгерә, берсенә капчык күтәрешә, икенчесенә арбага төяп килгән көшелне бушатыша, тәртипсез ташланган көрәк, себерке, соскы кебек әйберләрне урынлы итеп җыйнап куя. Тирә-күрше апалар үзләренең балаларын тиргәгәндә, аларга Саимәне үрнәк итеп китерәләр: — Әнә, синең кебек Саимә, кечкенә генә үзе, 300 хезмәт көне эшләгән, 40 пот иген алган, әллә никадәр яшелчә, бәрәңге алган... — диләр. Көзен, яңгырлы көннәрнең берсендә, бригадир Саимәгә эшкә — сыер абзары стеналарын сыларга әйтте. Саимә карышып тормады. Иртәгесен, таң беленә башлау белән, фермага юнәлде. Яңгыр туктаган иде инде. Гөбнә елгасы Зөягә килеп кушылган яктан — көнчыгыштан, алсуланып кояш чыгып килә. Төнге салкын җир өстен азрак чираткан. Көпчәк эзләренә, чокыр-чакырларга җыйналган су читләрендә нечкә пыяла көпшәләргә охшашлы боз энәләре иртәнге кояш нурларында әллә ничә төскә кереп балкый. Саимә авыл янында аерым бер шәһәрчек булып урнашкан ферма каралтыларына килеп җитте. Фермада сыер савучылар белән бозау караучылардан башка кеше юк иде әле. Абзар стенасын сыларга әйтелгән хатын-кызлар килеп җитмәгәннәр. Саимә, алар килеп җиткәнче йөреп килим дип, абзарлар буйлап китеп барды. Шулай йөри торгач, ул бер ишекне ачып эчкә карады. Анда яшь бозаулар абзары иде. Ишек янындагы аранга ябылган ике кечкенә бозауның берсе, мөгрәп, танавын аңа таба сузды. Саимә абзар эченә керде, бозауның башыннан сыйпады. Бозау шуны гына көткән кебек, «вәәх» дип кычкырды да. арткы аякларын сикертеп чабып китте... Ул шулай бозау белән булышканда, абзарга сыер савучы Нурзифа апа килеп керде. — «Бүдәнә» бозаулары, — диде ул, исәнләшкәннән соң, аларга сөт эчерәэчерә, — игезәкне китергән ие. Ике атналык кына әле алар. — Ай, Нурзифа апа, кара әле, бигрәк матурлар!—диде Саимә, соклануын яшерә алмыйча, кулларын чабып. Нурзифа апа елмайган килеш берникадәр дәшми торды. Аннары аның түгәрәк йөзе кинәт җитдиләнде. — Саимә сеңелем, — диде ул, коңгырт кара күзләрен аңа текәп,— карапкарап торам да, мал-туарны бик яратасың, ахры. Мөдир бозау караучылар кирәк дигән ие. Әйдә, безгә эшкә киләсеңме? Саимә ни әйтергә дә белмәде. Чөнки ул үзен фермада эшләрлек бу- .лып үсеп җитмәгән, әле бик яшь дип уйлый иде. Ә мал-туарны яратуга килгәндә, анысы^инде дөрес, кечкенәдән үк сыер яныннан да, кәҗә, сарык, хәтта песи баласы яныннан да тыныч кына узып китә алмады, — я аларга иркәләп дәшеп китә, я сыйпап уза, я ипи кыерчыгы каптыра иде. Саимә азрак уйланып торды да риза булды... Кичен ул барынча киенеп-ясанып клубка чыкты. Клубта ул көнне авылда атна саен була торган күңел ачу кичәсе иде. Анда Саимә бергә укыган дус кызы Зәйтүнә белән барды. Күрше кызы Зәйтүнә Саимә кебек колхоз эшенә чыгып, үзенең «дәрәҗәсен» төшереп йөрмәде. Ул ел буе өйдә ятты. Аннары Норлатка, урта мәктәпкә 8 иче класска барып‘ укып карады. Ике-өч атна укыганнан сон авылга кайтты, хәзер ул урамда, аулак өйләрдә күбрәк күренә башлады. Укуы турында тирәнгәрәк кереп сорашкан кешеләргә: — Норлатта квартир юк, шуңа күрә быелга укымаска булдым. Киләсе елга Казанга барам. Рус мәктәбенә керәм,— дип жавап бирә иде... Саимә аңа Нурзифа апа тәкъдиме турында әйтте, фермага кереп эшләүгә ничек каравын сорады. — Әй, кит аннан, юкны сөйләмә, — диде Зәйтүнә, Саимәнең теләген белгәч, — егетләр дә әйләнеп карамый бит ул ферма кызларына. Көн дә? төн дә тизәк-тирес арасында. Аида керә күрмә, Саимә. Лутче берәр ак чалы эшкә кер. яхшылап киенерсең. Әнә Норлатта питомникка эшчеләр кирәк, диләр... Аннан соң инде өч ел үтте. Саимә карап үстергән күп кенә бозаулар сыер булып житештеләр. Ул хәзер инде сыер саву, алариы тәрбияләү эшен дә яратып өлгерде. Сыер савучылардан берәрсе авырса, яки анда- монда китеп барса, Саимәне һәркем бик теләп үз урынына калдыра иде. Теләсә кемгә сыерларны ышанып калдырырга да ярамый бит. Аларны үз вакытында ашатырга, эчертергә кирәк. Сыерларның үз холыклары бар. Берсе ашаганда рәхәтләнеп саудыра, икенчесе, ашап бетермичә саусаң, сөтен аз бирә; берсе силосны яратып ашый, икенчесе нзеп биргәнне артыграк күрә. Ә Саимәгә ышанып калдырсаң да була, ул сыер савучы әйтеп калдырган сүздән чыкмый, барысын да яратып эшли. Ферма мөдире дә моны белә, күптәннән инде аны сынап йөри иде. Көннәрдән бер көнне ул Саимәгә сыер савучы булырга тәкъдим ясады. Колхозда сыерлар күбәйгән иде. Яна сыер савучылар кирәк булды. Саимә бу тәкъдимгә каршы килмәде. Үзе тәрбияләп үстергән бозаулар арасыннан аңа 14 буаз башмак беркетелде. Башмаклардан төзелгәп икенче группаны шәһәрдә яшәп кайткан Зәйтүнәгә бирделәр. Зәйтүнә өченче ел авылдан киткән иде. Ул шәһәрдә абыйсының балаларын карап торган. Аннары Меховой техникумына керергә уйлаган да имтихан бирә алмаган. Әлбәттә, Зәйтүнә үзе Саимәгә бу турыда алай сөйләмәде. «Абыйлар белән ачуланыштык. Торыр урын калмады. Техникумнан тулай торак бирмәделәр», — диде. Зәйтүнәнең әнисе кызының Казанда ничек «укуы» турында, ул үзе кайтып җиткәнче үк, Саимәләргә йомышка кергәч^ сөйләгән иде инде: — Үстердем баланы — киендердем, кешедән кнм булмасын дидем, яшьтән ватылмасын дип эш эшләтмәдем, — дигән иде ул, Саимәнең хезмәт көненә алган капчык-капчык ашлыкларын, премиягә бирелгән кашемир күлмәклеген күргәч,-—ә хәзер үсеп җиткәч, ярты тиенлек т<> рәхәт күрсәтәсе юк. йөри шунда. Кеше кебек эшкә урнашса иде, калага китеп. Ятты шунда бала карап. Кайтарам, алла боерса, йөрмәсен җан көеге булып, эшләсен!.. Менә инде Зәйтүнә дә колхозда. Әнисе, председатель белән сөйләшеп аны фермага эшкә урнаштырды... 61 Саимә, сыер савучы булгач, тагын тырышыбрак эшли башлады. Олырак сыер савучы апаларның киңәше буенча башмакларны ояларга кертеп саудырырга күнектерде, аларның җиленнәрен массажлады, һәрберсе өчен аерым рацион төзеде. Эштән буш вакытларында брошюралар, терлекчелек турындагы китаплар актарды, зоотехника курслары өчен язылган дәреслекне кат-кат укып чыкты, алдынгы сыер савучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнде. Дәреслектә ул беренче бозаулаган сыерлар турында язылган бүлекне аеруча җентекләп укыды. Анда беренче бозаулаган сыерлар сөтне җитлеккән сыерлардан алына торганга караганда 35—40 процентка кимрәк бирүе турында әйтелгән иде. Моны укыгач, Саимәнең күңеле төшеп китте. Димәк, ул үзенең сыерларыннан сөтне башкалардан ким алачак. Ә бит аның эше башкалардан ким түгел, киресенчә, Саимә башкалардан күбрәк эшли. Өенә дә ул ашарга да, йокларга гына кайта... Иртәгесен ул озак еллар буена сыер савучы булып эшләүче, колхозда үз эшенең остасы булып саналган Ахметова Нурзи- фа белән сөйләште. — Шулай инде ул,—диде Нурзифа апа, Саимәне тынычландырырга тырышып, — беренче бозаулаган сыердан күпне өмет итеп булмый. Кайгырма, аларга бит план да башка сыерларга караганда яртысы гына. Киләсе елларда күбрәк алырсың! Саимәнең быел ук башкалардан калышасы килми иде. Бу — узган елның көзендә булды. Менә кар яуды. Иң киеренке вакыт килеп житте. Җәй айларында сыерлар тәүлек буена диярлек көтүлектә йөри торганнар иде. Фермада эшләү чагыштырмача җиңелрәк иде. Ә хәзер үзеңә тәүлек буена диярлек фермада булырга туры килә, һәр сыерның бозаулаганын көтәсең, бозауларын тәрбиялисең, сыерларны вакытында савасың, шулай ук аларга вакытында изеп бирәсең, силос, комбикорма яки печән саласың... Берничә көн инде буран котыра. Җил электр чыбыкларында үзенең эчпошыргыч шомлы көен уйный, багана башларындагы изолятор эчләренә, бүрәнә ярыкларына кереп сызгыра, кешеләрнең күзләренә кар бәрә. Җил юри Гөбнә үзәнлегендәге бөтен карны Тапай авылына себереп китерә диярсең: абзар ишек төпләре, силос базлары иртән, кичен кар белән тулып тора. Буранның очы-кырые булмас шикелле... Бүген, көндәге кебек, сыер савучылар караңгыдан ук җыелдылар. Иш янына куш дигәндәй, абзарларда электр да янмый иде. Төнлә җил чыбыкны өзгән — ток килми. Ферма мөдире Нәгыйм сыер савучыларның унысына да фонарьлар өләшеп чыкты. Алар силос базын кардан чистартырга керештеләр. Аннары тыгыз булып кысылган, салкында берникадәр ката төшкән силосны сәнәкләр белән ваклап ала-ала, зур корзиннәргә тутырдылар. Ул корзиннәрне бау белән сөйрәп югарыга күтәрделәр. Буран һаман котыра, җил вак кар бөртекләрен авырттырырлык итеп биткә бәрә. Күз ачарлык та түгел. Ашарларына салгач, сыерларны саву башланды. Абзар эче яңа сауган сөт исе. белән тулды. Саимә, чиләгендәге сөтен бидонга бушатып ки- лешли, сыерларга ашарга салынган утлыклар артыннан узды. Ул кинәт тукталып калды, чөнки рәттән берничә утлыкка силос" салынмаган иде. Саимә каршындагы сыер теләр-теләмәс кенә салам чемченә. Үзе, зарлангандай, моңсу итеп Саимәгә карый. Монда Зәйтүнә сыерлары — димәк, ул рационны бозган, димәк, ул бу буранлы көннәрдә бөтенләй силос ташырга чыкмаган, гел салам белән печән генә ашаткан. Бу бит... аның сыерлары 3—4 көн буена көйгә ике кило печән дә, биш-алты кило салам ашап торган дигән сүз... 62 Саимә сыерларын савып бетереп, сөтен сепараторга тапшыргач, Зәйтүнәне күрен сөйләште. — Терлекнең теле юк бит инде аның, Зәйтүнә, — диде ул аңа, бу эшнең ярамаганлыгын аңлатырга тырышып, — сорап ашый белми бит ул. Салам ашап ничек торсын ди алар. Печән дә бик әз бит. Нигә силос бирмисең? Барыбыз да бит буран дип, кыен дип тормыйбыз! — Колхоз сыерлары дип, кул-аягымны өшетеп, гарип булып калыр хәлем юк әле, — диде аңа каршы Зәйтүнә зәһәрле тавыш белән, — бар әйт мөдиренә» Зәйтүнә, диген, сыерларны ашатмыйча ачтан үтерә диген, тәлинкә тотарга оста бит син. һәм ул кырт борылып читкә китеп барды. Саимә аның бу сүзләренә бик нык үпкәләде, ләкин күргәнен мөдиргә дә, зоотехникка да әйтмәде. Яңадан абзарга юнәлде. Үз сыерлары өчен ташып куелган силостан бүлеп, Зәйтүнә сыерларына да өлеш чыгарды. Аларның алларына салып чыкты. Бу вакытта инде абзарда беркем дә юк иде. Сыер савучылар абзарны җыештырып ял итәргә таралышканнар... Зәйтүнә иртәгесен силос ташырга чыкты. Ләкин кичкә аның тагын бер намуссызлыгы беленде. Җитәрлек ашатмаганга, яхшылап тәрбияләмәгәнгә, аның сыерлары сөтне бик нык киметкән иде. Ул, башкалардан кимрәк сөт алуын яшерергә тырышып, сауган сөтенә су кушкан булып чыкты. Ә аны бик тиз белделәр. Бу хәбәр шул ук көнне колхоз идарәсенә дә барып җитте. Зәйтүнәне фермадан алдылар... Әллә инде Саимә үзенә беркетелгән сыерларны кечкенә бозау вакытыннан ук яхшылап ашатып, тәрбияләп үстергәнгә, әллә аларны бозаулаганчы ук саудырырга өйрәтеп, җиленнәрен күнектергәнгә — ул беренче генә бозаулаган бу сыерлардан яңа елга кадәр үк сөтне башкалардан ким саумады. Яңа ел башында ул башка сыер савучылар белән беррәт- тән һәр сыердан ике мең өч йөз килограмм сөт саварга йөкләмә алды. «Көнен-төнен тырышырмын, — дип уйлады ул эченнән генә, — җәй көне дә үзем үлән җыеп ашатырмын, башкалардан калышмам. Аннары безнең колхозда узган ел һәр сыердан ике мең килограмм сөт савып алынган икән, ул бит әле сөт савып алуның чиге түгел. Әнә безнең колхоздагы кебек үк холмогор нәселле сыерлар «Путь к коммунизму» колхозында һәм башка алдынгы колхозларда дүртәр мең, аннан да артыграк килограмм сөт бирәләр. Шул ук сыерлар беренче бозаулагач ук ни өчен ике мең ярым литр сөт бирмәсеннәр икән, яхшылап тәрбияләсәң...». Сыерлар фермасындагы кызыл почмак бүлмәсе. Бер як стенада терлекләрдән продукция алу буенча социалистик ярышта җиңеп чыгуы өчен «Активист» колхозына районнан бирелгән күчмә Кызыл байрак бөтен буена кадакланып куелган. Аның белән рәттән күчмә вымпел — алтын укалар һәм чуклар белән бизәлгән өчпочмаклы кызыл комач эленгән. Аннан астарак бер бит кәгазь ябыштырылган. Анда үзенә беркетелгән һәр сыердан сөт алу буенча югары күрсәткечләргә ирешкәне, райондагы барлык сыер савучылар арасында Бөек Октябрь социалистик революциясенең кырык еллыгы хөрмәтенә социалистик ярышка алдынгы урынны яулап алуы өчен бу вымпелның Гатауллина Саимәгә бирелүе турында район Советы башкарма комитеты һәм КПСС райкомы карары язылган. Икенче як стенада — «Активист» колхозындагы мөгезле эре терлек фермасының Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә катнашуы турында грамоталар. Бер грамота янында медаль дә бар. Бүген монда өченче кварталда эшләгән эшкә, гомумән, бирелгән планның үтәлешенә йомгак ясау өчен терлекчеләр җыелган. 63 Партия оешмасы секретаре Садыйков сүзне колхоз председателе Салих Хәииповка бирә. Председатель «Активист» колхозчыларының, уныш- лары турында сөйли. Дәүләт йөкләмәләре барлык төр продукция җитештерү буенча арттырып үтәлгән. 100 га җиргә узган ел 136 центнер сөт туры килгән булса, быел өч квартал эчендә 160 центнер сөт җитештерелгән. Аннары ул үз хезмәтләренә намус эше дип караучы аерым сыер савучыларны санап китә. — Гатауллина Саимә, — ди ул. тавышын берникадәр күтәрә төшеп,— бездә иң яшь сыер савучыларның берсе. Аның бу эштә стажы күп түгел әле. Бер ел да юк. Шулай да ул иң күтәренке йөкләмә алган иде. Саимә барыбыз алдында да Октябрьның 40 еллыгы көненә һәр сыердан ике мең ярым килограмм сөт савып алырга сүз бирде. Терлекчеләр тып-тыи утыралар. Барысының күзләре председательгә текәлгән. Хәнипов, сүзеннән тукталып, аларга күз йөртеп чыкты. Әнә иң артта Саимә утыра. Ул үзе аска караган, йөзе кып-кызыл. Председатель аңа карап сүзен дәвам итте: — Котлыйбыз сине, Саимә, ике мең алты йөз егерме килограмм сөт савып алып, сүзеңне беренче октябрьда ук үтәдең. Уңыш телибез сиңа... ФЕРМАДА Сыерлар фермасында мин Нәгыймне очрата алмадым. Анда иртәнге эш беткән иде. Сыер савучылар, сыерларын көтүгә озатканнан соң, өйләренә киткәннәр. Ферма өендә каравылчы Ярулла абзый гына иде. — Иптәш мөдир өенә, тамак ялгарга кайтып китте,—диде ул, үзенең биредә хуҗа булып калуын белдереп, бик рәсми кыяфәт белән, — озак тормас, килер. Ни йомыш белән кирәк булды? — Эш белән. Сөйләшәсе бар иде. Ярулла абзый «һм» диде дә кровать астыннан кечерәк кенә сандык тартып чыгарды. Сандыкның борынгы, чүлмәк кадәрле зур йозагын ачып, аннан патефон пластинкалары алды. Аларны өстәл янына алып килде. Патефонны бора-бора миңа таба әйләнеп карады һәм, ишек төбендә һаман да басып торуымны күреп, әйтеп куйды: — Утырыгыз, иптәш кем, әнә урындык! Мин мич янындагы терәксез урындыкка барып утырдым. Патефонның нәрсәседер бозык булып чыкты —җырламады. Ярулла абзый патефонга мәсхәрәле карап кулын селтәде дә миңа каршы кроватька килеп утырды. Миннән шырпы сорап алды, кесәсеннән «Прибой» чыгарды. — Безнең иптәш Уразов молодец ул, — дип сөйләп китте Ярулла абзый. — Сезнең аны сораудан әйтәм әле. Кеше булган кешедә мең кешенең эше бар, дигәндәй, аның янына кешеләр күп килә. Район җиреннән, Казаннан килгән иптәшләр МТФга кермичә китмиләр. Бары да Уразов белән Гатауллина янына киләләр. Беркөн килеп, мине дә алар белән фотокарточкага төшереп киттеләр. Мин үзем дә монда төшеп калганнардан түгел. Бөтен ферма минем җаваплылыкта. Иптәш председатель Хәнипов үзе мине «Комиссар по МТФ» дип йөртә. Ә ул кемнең кем икәнен белә инде. Уразовны да Хәнипов иптәш ферма мөдире итеп күтәрде. Иптәш Уразов армиядән кайткач, башта строительный бригадта эшләде, абзарлар салдылар. Шунда эшләп коммунист булды. — Армиядән кайчан кайтты соң ул?—дип сорадым мин, Ярулла абзый сүзеннән туктаган арада. — Ике-өч еллап булыр... Ул нигәдер мич авызына иелеп карады. Аннан зур гына көрән песине аягыннан сөйрәп чыгарды. Аны тез өстепә куеп сыйпарга кереште. — Песи мичкә кергән. Димәк, иртәгә салкын булачак, — кырау төшә, непременно! Иптәш Хәниповны кисәтеп куясы булыр, — диде, песине иркәли-иркәли, каршы сүз әйтә алмаслык катгый тавыш белән. 6'1 Шулай да мин песинең мичкә керүе белән табигать арасында бәйләнеш барлыгына шикләнүемне белдердем. — Песи белә ул. Алай димә син. Например, менә, пекарнида эшләгәндә, директор үзе миннән пагуданы сорый торган иде. «Иртәгә көн ничек була, суыкмы, җылымы?» — дип. Мәче мичкә керсә или сул колак кычытса, көн салкын була. Бер мәртәбә дә алданганым юк. Кешеләргә алдан ук әйтеп куям мин андый чакта. Иртәгесен әбизәтелни мин дигәнчә 1 була. Радио да дөрес әйтә әйтүен, әмма ләкин, минем колак та ялганламый! Ишек ачылды, өйгә егерме алты, егерме җиде яшьләрендәге бер ир кеше килеп керде. Бу — ферма мөдире Нәгыйм иде: өстенә кояшта янып уңган гимнастерка кигән, җиңнәрен сызганган, кырысрак кыяфәтле, таракка буйсынмый торган сары чәчле. Без күрештек. — Иптәш Уразов, — диде Ярулла абзый, без исемнәребезне әйтеп күрешкәннән соң, — иртәгә салкын буласы, төнгә кырдагы бәрәңгеләрнең өстенә яхшылап салам капларга кирәк! — Кем әйтә, әллә колагыңмы? — диде Нәгыйм, бераз елмая төшеп. — Ышанмыйсың син, иптәш Уразов, әнә, песи яңадай мичкә кереп бара. Песи мичкә кердеме, иртәгә салкын буласын көт тә тор. Әйтсәм әйтим инде, иптәш Уразов, яратмыйсың син мине. Бергә эшли торган кешеләр лә без. Бер коллективныкы. — Ярулла абзыйның үпкәләве йөзенә чыккан иде. — Пекарнида эшләгән вакытта начальниклар болай түгел иде. Мине бик ярата торганнар иде. Директорны әйткән дә юк инде аны. Ә беркөнне район исполкумының план бүлеге мөдире үзе минем янга килде дә, сез, иптәш Тимершин, ди, бөтен районны, ди, икмәк белән тәэмин итүдә зур роль уйныйсыз, ди. Гәрчә, ди, район өчен, ди, сез, ди, бик кирәкле кеше булсагыз да, ди... Нәгыйм аның сүзен бүлдерде: — Син кем булып эшләдең соң анда? — дип сорап куйды. — Утын яручы булып. Нигә? — Әллә берәр начальник-мазар булгансың микән дигән идем мин. — Нинди кеше син, иптәш Уразов. Мин сиңа по душам, ә син шаяртасың. Мин бит сиңа тегеннән-моннан ишеткәнне түгел, баштан үткәнне... — Ярар, ярар, иптәш Тимершин, ышанам. Дөрес әйтәсең. Бәрәңгеләр турында Салих абыйга әйтермен. Кырау да төшүе мөмкин. Салкыннар башланыр вакыт җитте инде. Нәгыйм кесәсеннән икегә бөкләнгән дәфтәр чыгарды, аны өстәлгә куйды. Ярулла абзыйга карап, яңадан сүзен башлады: — Карале, иптәш Тимершин, сиңа минем, правление исеменнән, бер йомыш бар иде, — диде ул, ә үзе, Ярулла абзый сизмәгәндә генә миңа борылып, күзен кысып куйды. — Абзардан тирес чыгаручы малайларны чыгып өйрәткәләсәң иде. Эшнең рәтен белеп бетермиләр. Ярулла абзый сүзсез генә риза булды. — Ярулла агайга подход кирәк аңа, — дип дәвам итте сүзен Нәгыйм, ул чыгып киткәч, — әйтеп кара син аңа: бар әле Ярулла абзый, малайларга булыш әле, дип — аягын да атламас, «өйрәт, куз-колак бул» — дисәң, ни кушсаң да үти. Үзен җаваплы итеп күрсәтәсе килә аның. Гадәте шундый. Ул минем белән генә түгел, сыер савучы кызлар беләи дә, тирес түгүче малайлар белән дә иптәш фәлән, иптәш төгән дип кенә сөйләшә. Башыннан үткәннәрне сөйләгәндә генә үз кешеләрчә җәелеп китә. Шундый сәеррәк кеше инде ул. Әмма, колхоз әйбере өчен җаны фида инде. Әнә бит бәрәңгеләр салкында өшемәсеннәр, ди... Без стена буена куелган озын скамьяга утырыштык. Мин, Нәгыймнең үзе турында сөйләвен теләп, сораулар бирә башладым. Ләкин ул бу мәсьәләдә сүзгә бик саран булып чыкты, һәр сорауга бер-ике сүз белән биргән җавапларыннан мин шуны белдем: Нәгыйм 1929 елны туган, җидееллык мәктәпне тәмамлаган, сугыштан соң колхозчылар көтүен көткән. 5. ,с. Ә.“ № 1. 65 Армиядән кайткач: «Хезмәт көненә икмәкне бик аз бирәләр, акчасы да тиенләп кенә, налог түләргә дә җитми», — дип, иптәшләренә ияргән дә колхоздан киткән. Ике елга якын Казандагы заводларның берсендә эшләгән. Сецлесе кияүгә китеп, әнисе ялгыз гына калганнан соң, колхозга кайткан. Ул елны хезмәт көненә икешәр килограммнан икмәк, берәр сум акча, шактый яшелчә, бәрәңге, бал һәм терлекчелек продуктлары бүленгән, өстәвенә колхозчылар һәр тармак буенча да өстәмә түләү тәртибендә шактый әйберләр алганнар. — Алайса колхозга кайтуыңа үкенмисең? — дип сорадым мин, аның үз турында күбрәк сөйләвен теләп. Нәгыйм башта: «Победа» маркалы сәгатенә карап алды. — Мин заводта эшләгәндә, әллә никадәр тырыштым, сәгать алыйм дип — булмады, — дип сөйләп китте ул аннары, — столовойда ашыйм, квартирга түлим — акча җитенкерәми. Ә бу сәгатьне монда премиягә бирделәр... Безнең фермада кул сәгате булмаган бер генә дә сыер савучы юк. Элек егетләр ферма кызларына әйләнеп тә карамыйлар иде. Хәзер ферма кызлары иң уңган кызлардан санала. Клубта, кичәдә алардан да әйбәт киенгән кызларны күрмәссең, бары да сәгатьле, өсләрендә күбесенең— кәшемир күлмәк, йон күлмәк, плюш пинжәк, аякларында — биек үкчәле мехлы ботинка яисә резина итек. Эшләгән эшнең кадере бар хәзер. Әнә быел терлекчеләргә өстәмә түләү тәртибендә генә 18 бозау, 8 центнер сарык ите, 36 килограмм йон, 4 мең литр сөт, күп кенә акча, күлмәклекләр, башка кыйммәтле бүләкләр бирелә. Шуңа күрә сыер савучылар савылган сөтләрен көннекен-көнгә граммына кадәр табельгә теркәттереп баралар. Элек «минеке түгел, колхозныкы», — дип, «хезмәт көне ниемә ул, тавык та чүпләми бит аны», — дип уйлый торган колхозчылар бар иде. Яшереи-батырын түгел, мин үзем шулай уйлый идем. Сугыштан соң икмәккә ялланып көтү көттем—хезмәт көне кирәкми иде, тияре юк иде. Армиядән кайткач та шулай уйладым... Хезмәт көненең бәясе зур хәзер. Киләсе елга тагың да кыйммәтрәк булачак. Бер ел эчендә генә дә терлекчелек буенча уртача дүрт сумга үсте. Нәгыйм өстәл өстендә яткан дәфтәрен кулына алды, аны актара башлады, язылмаган битен ачып, кесәсеннән бармак буе гына карандаш чыгарды. Нәрсә языйм икән, дигәнсыманрак азрак уйланып торды да үз фамилиясен язып куйды. — Хезмәт көненең бәясе үсү, — дидем мин, — гомуми үсешкә бәйледер инде ул? — Әлбәттә,—дип башлады ул сүзен, ләкин шул вакыт Ярулла абый килеп керде. — Иптәш Уразов, — диде Ярулла абзый, — яшелчәдән чөгендер яфраклары китерделәр, кая урнаштырыйк? — Үзем чыгам, — диде аңа каршы Нәгыйм һәм миңа карап өстәде: — Бәлки, сез соравыгызга җавапны кызыл почмактагы стендтан табарсыз, — ул миңа кулы белән күрше бүлмәне күрсәтте, — мин озак тормам... Мин кызыл почмакка кердем. Бүлмә пөхтә итеп җыештырылган, тәрәзәләргә челтәр пәрдәләр эленгән, өстәлдә — газета-журналлар. Тәрәзә яныиа барып, тышка күз салдым. Тәрәзә шифер белән ябылган типовой сыер абзарына карап тора. Абзарга асылма юллар кергән. Аның ике ягында ике биек башня — силос башнялары, уртадарак ярым башня — таштан мәңгелек итеп салынганнар. Абзарның да нигезе таш. Уң якта, күршедә тагын бер яңа абзар. Аның түбәсе калай, ул әле ябылып та бетмәгән. Ул абзар белән рәттән су этәргеч башня төзелеп ята, димәк, абзарларга автомат су эчергечләр куелган... Бүлмәдә, ике тәрәзә арасында, уртада — плакат. Плакатка өстенә ак халат кигән сыер савучы кыз рәсеме төшерелгән. Сыер савучы кыз бер кулы белән сыер абзары фонында тезелеп киткән бидоннарга күрсәтеп 66 тора. Ә плакат астына: «Быел һәр сыердан 2300 килограмм сөт савып алуга ирешик», — дип язылган. Әнә уң як стенада стенд. Аның өстенә кызыл комачка ак белән язып: «Җан башына ит, сөт, ман җитештерү буенча якын елларда А1\Шны узып китик!» — дигән лозунг эленгән. Мин өстәл янына утырдым. Бая Нәгыйм әйткән сүзләрне язып алдым. Тирән мәгънәле сүзләр булып күренде алар миңа. Нәгыйм бит кешеләрдә туган яңа дәрт, яңа омтылыш турында сөйләде, кешеләрнең яңаруы турында сөйләде. Кайбер колхозчыларга колхоз «минеке түгел»гә әверелгән булган. Ә хәзер гади сыер савучы колхоз сөтен үзенеке итеп карый, граммына кадәр исәпли. Хезмәт көненең бәясе үсү дә кешеләрдәге әнә шул үсешкә бәйле түгелме соң! Колхозчы хезмәтенең нәтиҗәсе үскән саен хезмәт көненең бәясе дә үсә бит. Алар бер-берсен үстерәләр. Хезмәт көненең бәясе никадәр кыйммәт булса, колхозчы шулкадәр үз хезмәтенең нәтиҗәле булуына омтыла. Бу — гади хәкыйкать. Әйе, 65' хәкыйкать гади, бик гади. Менә шуңа күрә, гади булганга күрә, күп вакытта аның турында уйлап җиткерми торганнар да иде. КПСС Үзәк Комитетының тарихи сентябрь Пленумы карарларына чаклы авыл хуҗалыгында материаль кызыксындыру принцибын бөтенләй онытканнар иде. Авыл хуҗалыгын үстерү турындагы партия Үзәк Комитеты карарлары колхозчы рухына юл күрсәтте. Әнә шул гади хакыйкатьнең нәтиҗәләре стендта гади генә саннар белән күрсәтелгән. «Активист» колхозында чәчәргә яраклы барлык җирләр — 1552 гектар, болынлыклар 200 гектарга якын. Авылда 201 хуҗалык бар, ә эшкә яраклы кешеләр — 392. Колхоздагы төп средстволар 1940 елда бары 342 мең сумлык булган. Ә 1956 елда миллион ярымнан артып киткән. Щул вакыт эчендә җитештерелә торган продукциядән акчалата доход алу дүрт мәртәбәгә якын үскән. Быел колхоз сыерлар фермасыннан һәм дуңгызчылыктан гына да 500 мең сум доход алырга планлаштырган. Сөт алу инде хәзер үк еллык планга якынлашкан, ә алда әле башланмаган өч ай бар, дуңгыз ите җитештерү буенча инде план үтәлгән. Димәк, алардан доход 500 мең сумнан артып китә. Узган ел барлык доход 701 мең сум булган, ә терлекчелектән, гомумән, 434 мең сум алганнар. 1957 ел ахырына бутар- макның үзеннән генә дә доход алты йөз мең сумнан артып китә. Димәк, быел аяк терәп әйтергә була: колхоз миллионер булачак! Әйе, «Активист» кебек чагыштырмача зур булмаган колхоз өчен миллионер булу зур җиңү ул. Сентябрь Пленумыннан, ягъни 1953 елдан соң, дүрт ел эчеп дә сөт һәм ит җитештерү ике ярым тапкырга үскән. Ә алтынчы бишьеллык ахырына бу үсеш 5 мәртәбәдән артып китәчәк. Менә бит, бу стендта күрсәтелгән саннар гади генә үзләре: һәр ел турысына ит буенча да, сөт буенча да, бүтән продуктлар җитештерү буенча да гади генә саннар язып куелган. Ә ул саннарны анализлап карасаң, аларның тирән мәгънәсенә төшенәсең. Авыл хуҗалыгына карата партия карарларының мәгънәсе, шул карарлар белән рухланган колхоз кешеләренең иҗади омтылышы, намуслы хезмәтнең гүзәл җимеше сурәтләнгән бу гади саннарда. Колхозчыларның партия чакыруына сүз белән генә түгел, эш белән биргән җавапларын белдерә алар. Мондый үсеш бөтен Союз буенча бара! Кайсы гына колхозга, совхозга килмә, бу үсеш һичшиксез күренәчәк. Дөрес, күп кенә колхозларда темп мондый ук түгел, ә бит шактый колхозларда ул артыграк та. Партиянең җанбашына терлекчелек продуктлары җитештерүдә якын елларда Америка Кушма штатларын куып җитү буенча куйган бурычы әпо шушы реаль җирлеккә нигезләнә дә бит. Колхоз авылы кешеләрен, аларның сәләтен, иҗади омтылышларын, гомумән, артель хуҗалыгын белмәгән кешеләрнең генә бу бурычның тормышка ашуына шикләнүләре мөмкин. «Ил төкерсә, күл булыр» дигәннәр бабайлар. Халыкның дәрте, иҗади 67 Охмтылышы бер үзәккә, бер максатка тупланса, ул ни генә тудырмаска мөмкин. Ә халыкның омтылышын туплый алырлык көч бездә бар, ул көч Коммунистлар партиясе!.. Стенада 100 га җиргә туры килә торган терлек саны буенча да, һәр центнер продукциянең үзкыйммәте, һәр сыердан алына торган сөтнең күләме, бер центнер продукция җитештерүгә тотылган хезмәт көне буенча да үсеш ачык күренә иде. Хәер, бер центнер продукция җитештерү өчен тотылган хезмәт көне саны һәм ул продукциянең үзкыйммәте — үсми, киресенчә, елдап-ел кими бара. Үсеш нәкъ менә аның кими баруында күренә. Мәсәлән, бер центнер орлык җитештерүгә 1955 елда 3,6 хезмәт көне тотылган, ә 1956 елда — 2,15; бәрәңге, сөт җитештерү өчен тотылган хезмәт көннәре дә бер ел эчендә шактый кимегән. Ә мөгезле эре терлек ите, сарык ите, дуңгыз ите җитештерүдә ул шактый гына түгел, күп кимегән: бер ел эчендә ике мәртәбә! Бу үсеш, дөресрәге, продукция җитештерүгә киткән хезмәт көиепен елданел кими баруы, «Активист» колхозчыларының тырыш хезмәтләрен генә түгел, авыр көч сорый торган эшләрне механизацияләүнең дә файдасын күрсәтәләр: басуларны тракторлар эшкәртә, ашлыкны комбайннар урып-җыя, силос турау, тамыразыкларны юу кебек эшләрне машина башкара, абзарда — автомат су эчергечләр, асылма юллар, азык парлагычлар һәм башкалар — барысы да хезмәтне җиңеләйтәләр, хезмәт көненең бәясен күтәрәләр, җитештерелә торган продукциянең үзкыйммәтен арзанайталар... Ачык калган ишектән Нәгыймнең нәрсәдәндер көлгән тавышы ишетелде. Ярулла абзыйдан көлә торгандыр әле, дип уйлап алдьнм мин. Менә ул үзе дә күренде. — Ярулла абзыйның песие, — диде ул, һаман көлә-көлә,— өйгә керсәм, мичтән чыгып килә. Тычкан ияләшкән икән җәй буе ягылмаган мичкә. Иртәгә суык була, имеш, песи мичкә кергән, ха-ха-ха. Ул көлә-көлә шулай сөйләнде дә өстәл янына барып утырды. Мин стенд янына эленгән, сыерлардан сөт алуның айлык күләмен күрсәтә торган диаграмманы карарга керештем. Аны инде күптән кадаклап куйганнар, кәгазе саргаеп беткән. Диаграммадагы дәрәҗә сызыклары, 1954 елдан башлап, уртача бер сыердан һәр айда алынган сөтнең күләмен күрсәтәләр. Диаграмманы иң беренче сызган елны соңгы еллардагы үсешне алдан күреп җиткермәгәннәр — айлык савып алынган сөт 300 литрдан да узар дип исәпләмәгәннәр. Чыннан да, 1954 елда иң югары нокта 200 литрдан әллә ни артык түгел. Ә узган ел һәм быел, бигрәк тә быелгы җәй көпе югары нокта янында язып куелган сан 300 литрдан гына түгел, 400 дән дә артып киткән. Дәрәҗә сызыгы диаграмма кәгазен дүртпочмаклап әйләндереп алган рамкадан да өскәрәк күтәрелгән... Ул көнне без Нәгыйм белән озак сөйләшеп утырдык. Нәгыйм миңа колхоз хәлләре, аның председателе Хәнипов турында аеруча мавыгып сөйләде... «Активист» сугышка кадәр үк районда гына түгел, республика күләмендә алдынгы колхозларның берсе булган. 1940 елда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә дә катнашкан. Сугышның беренче елларында да әле колхозның дәрәҗәсе сакланган. Элекке председатель фронтка киткәч, Курамшин фамилияле бер кешене китереп председатель итеп куйганнар. Курамшин «җитәкчелегендә» моңа кадәр үк инде шулай ук районда алдынгы исәпләнелгән «Кызыл урманчы» колхозы иң артта сөйрәлүче хуҗалыкларның берсе булып әверелгән була. «Активист» колхозында бер ел чамасы гына эшли ул. Шулай да колхоз танымаслык булып үзгәрә. Курамшин колхоз кирәген түгел, күбрәк үз кирәген, дус-ишләрс кирәген кайгырта, кунакка йөрергә ярата. Колхозчыларның эшкә күңеле сүрелә. 68 Бик табигый, колхоз ул елны язгы чәчүне дә, урып-җыюны да үз вакытында башкарып чыга алмый. Хезмәт көненә дә ашлык бөтенләй диярлек тими. Менә ШУЛ Курамшиинан соң ел саен, ике елга бер председатель алмашыну китә. Колхоз гел бер урында таптана. Мондый «эстафета*, председатель булып Хәнипов Салих сайланганчы, 1953 елга кадәр дәвач итә. Сентябрь Пленумы күрсәткән максатны Хәнипов ачык итеп күз ал 1ына китергән һәм ул максатны тормышка ашыру өчен көрәшкә колхозчыларны да туплый белгән. Ул барлык югалтуларга, колхоз малын әрәм- шәрәм итүгә, эш вакытында бәйрәм итеп, эчеп-тузып йөрүләргә чик куйган. — Безнең колхозда, — диде Нәгыйм, — хәзер егетләр түгел, картраклар да, исерек килеш. Салих абыйга күренергә кыймыйлар. Хәтта бәйрәм көннәрдә^дә. Салих абый үзе дә эчми, бүтәннәр эчкәнне күрсә дә... Үткән ел «Газ-51» шоферы Акъегет авылына комбайнчыга икмәк илткән иде. Комбайнчы исерткәнче сыйлаган моны. Машинасын чак-чак кына алып кайтып җиткерде. Аяк өстендә дә басып тора алмый, теле бәйләнә. Салих абый ул көнне аңа бер сүз әйтмәде. Ә иртәгесен... шундый итеп мунча керткән тегене, хәзер эчсә, өеннән беркая да чыкмый, машинада булса, бөтенләй эчми, тәүбә иткән... Нәгыйм сүзеннән тукталды, берникадәр уйланып торды. Өстәлдән «Чаян» журналы алып, рәсемнәренә күз салмый гына аны актарып чых- гы. Аннары, «ялыктырмадыммы икән» дигәндәй, миңа карап алды да председатель турында сүзен дәвам итте: — Кайчан гына ял итәдер ул Хәнипов абый, эш вакытында һәрвакыт кырда, фермаларда була, колхозчылар ял иткәндә — правлениедә. Колхозчының берәр йомышы булса, ул председательне эзләп йөрми. Эш урынында гына хәл итә. Председатель һәрвакыт колхозчылар янында... Колхозчылар да аны хөрмәт итәләр... Менә мин сезгә узган елгы бер вакыйганы сөйлим. Безнең Салих абый райком члены, район Советы депутаты. Райкомнан аңа әйткәннәр, ни дигәннәр, сине «Көчле ирек» колхозына җибәрәбез, аны «Активист* кебек итеп күтәрергә синең кебек яхшы председатель кирәк, дигәннәр. Салих абзый риза булган, гомуми җыелышка гариза язган. Җыелышка райкомның беренче секретаре үзе килгән иде. Хәнипов- ның китәсен ишеткәч, халык шаулашырга тотынды. Бер кеше кул күтәрми. Өч тапкыр тавышка куйдылар. Аннары ирләр: «Дөрес түгел бу», диеп, җыелышны ташлап чыгып киттеләр. Хатын-кызлар елаша башлады. Шулай итеп, Хәнипов абый «Активист»та калды... ПРЕДСЕДАТЕЛЬНЕҢ ЭШ КӨНЕ Таң атты. Гөбнә аръягындагы тау битләрен каплап алган туйра урманы өстенә иртәнге кояшның ал нурлары кунды. Авыл эче кинәт капка һәм кое сиртмәсе шыгырдавы, сыер мөгрәүләре, каз-үрдәк бакылдавы белән тулды. Бер кавым шау-шудан соң авыл яңадан тынды. Көн нәкъ гадәттәгечә башланды. Гадәттәгечә көтү кудылар, гадәттәгечә көнчыгыштан кояш күренде. Колхозчылар гадәттәгечә үз хуҗалык- ларындагы эшне тиз-тиз тәмамладылар да колхоз эшенә юнәлделәр. Җәтмәле озын колгаларын, чиләкләрен күтәреп, суга аркылы салынган бүрәнә өстеннән чыккандагы кебек, аяк бармакларын гына җиргә тидереп, югары очтан балыкчы Әхмәтша кайтып керде. Бары да көндәгечә. Шул ук вакытта көндәгечә дә түгел. Чөнки һәр көн иртә, кич кабатланса да, һәр көн иртән кояш чыкса да, тормышта вакыйгалар һәр көн бер-берсен кабатламыйлар. Бүген яңа эшләр эшләнә, бүген кешеләрдә яңа кичерешләр, яна омтылышлар, яна фикерләр туа, иртәгесе көндә эшләнәсе эшләргә планнары барлыкка килә, кичәге эш 69 ләргә йомгак ясала, кыскасы, бүгенге көй гадәттәгечә туса да, кичәге көн түгел инде ул, иртәгесе көн бүгенге көн булмаячак... Менә председатель Хәнипов та гадәттәгечә фермадан колхоз көтүен озатып калды. Аннары амбар тирәләрен әйләнеп чыкты, үтеп барышлый, каравылчы Ярулла абзыйга нәрсәдер әйтте. Тегесе шунда ук каланчадагы чанның теленә асылган һәм бер очы жирдә аунап яткан бауны стенага беркетелгән алкага ныгытып бәйләп куйды. Хәнипов Ярулла абзыйның бауны бәйләвен сүзсез генә күзәтеп торды, сарай эчендә тәртәләрен югары күтәртеп куелган насос янына үтте, мичкәнең авызын ачып, андагы суны барлады. Аннан соң — Ярулла абзыйның башка гаебе булмаганга әллә кәефсезләнепме, әллә кәефе килепме — аңа таба карап алды да шулай ук сүзсез генә китеп барды. Ярулла абзый аның артыннан башын чайкап калды: — Булыр икән бу кадәр тынгысыз кеше!.. Хәнипов, правлениегә кергәч, өстәл өстендәге кәгазьләрне тәртипле итеп бер якка өеп куйды, кечкенә кенәгәсен чыгарып, кичәге числоны язды һәм аның янына 1300 санын, ягъни барлык сыерлардан кичә алынган сөтне теркәде. Берникадәр вакыт тәрәзәдән урамга карап торды. Урамда бәрәңге төягән машина шаулап узып китте. «Молодцы, төяп тә өлгергәннәр. Бүген бер бишалты рейс ясый алсалар, бәрәңге тапшыру төгәлләнер иде». Хәнипов телефон трубкасын алды. Шул вакыт урамдагы громкоговорительдән диктор, республика газетасына күзәтү башланачагын белдереп, татарча сөйләргә кереште. Председатель трубканы яңадан куйды. Әйе, сәгать сигезенче генә бит әле, районда эш көне башланмаган. Кичә ике сәгатьләп шалтыратты. Банкны алалмады. Колхозчыларга айлык хезмәт көненә түләргә акча кирәк. Эшләр дә бетеп килә инде. Урып-жыю чоры өчен һәр хезмәт көненә өчәр сумнан өстәмә түләүгә дә кырык мең- -ләп кирәк булыр... Председатель бухгалтер бүлмәсен жыештырып йөрүче дежурныйны чакырды. Ул кырлардан, фермалардан йөреп кайту өчен «Газ-69» шоферын чакырып китермәкче иде. Ләкин кире уйлады. Чөнки шофер кичә йөк машинасында эшләгән, хәзерләүләр пунктына бәрәңге ташыган иде. Төнге бердә генә кайтты. «Ял итсен, әйдә, жәяү генә әйләнеп кайтырмын»— дип, дежурныйны председатель үз эшен эшләргә жибәрде... Сентябрь урталары булуга карамастан, көннәр бик матур тора. Яфракларны селкетерлек тә жил исми. Агачлар әле жәйге матур кыяфәтләрен югалтырга өлгермәгәннәр. Саргайганнары бөтенләй күренми диярлек. Чөнки, әлегә кадәр кырау төшкәне юк. Быелгы көзнең шундый сабырлыгы кешеләрнең күңелләрен күтәрә. Эшләнәсе эшләр үз вакытында башкарылалар. Үткән елгы кебек пычрак ярасы түгел. Яңгыры да бит аның июнь яңгыры кебек. Менә төнлә белән аз гына явып киткән, ә иртән ялтырап кояш чыкты. Сабан туйлары алдыннан явып китә торган шифалы яңгыр диярсең. Әйтерсең, алдан бирелгән заказ буенча: төнлә яусын да иртән кояш чыксын — кыр эшләрен эшләрлек булсын! Ә кырда эшләр күп булмаса да бар әле. Бәрәңгенең соңгы катын аласы бар, ужымга ашлама кертергә кирәк. Алар беттеме, келәттә орлыкка салынган бодайны чистарту, терлек абзарларын ремонтлап бетерү эшләре бар. Әнә клубның нигезе черегән — аңа таштан нигез салырга, аның өчен тау актарып, таш чыгарырга, аны ташып куярга кирәк. Эш күп, колхозда эш бетеп торамы соң! Хәнипов трактор сукалаган жир өстеннән туп-туры бәрәңге чүпләүчеләр янына китте. Трактор бәрәңгесе алынган жир участогында тоташ озынчык ясап түгел, ә дуга ясап, бер уңайга гына әйләнә. Җирне болай сукалаганда, 70 жир куенында качып калган бәрәңгеләр өскә чыга. Бәрәңгене бер тапкыр алу белән генә чикләнсәң, күп кенә байлык, җир астында калып, черер ндс. Хәнипов байлыкны җилгә очыра торганнардан түгел. Ул һәр тиеннең кадерен белә. Бернинди югалтуга юл куймый. Моның өчен аны яраталар да, яратып та бетермиләр. Әнә ул хәзер дә, барган уңайга, чүпләүчеләрдән калган бәрәңгеләрне җыйнап бара. Аларны эзләп йөреп чүпли. Плащ итәге тулгач, сукаланган җирнең кырыеиарак, чүпләүчеләргә күренерлек урынгарак илтеп куя. Бәлки, бу председатель өчен килешмидер, аның өчен бу «ваклыктыр?» Юк, алай түгел. Әнә бит чүпләүче кыз әйткәнне көтми, йөгереп килеп, председатель җыйнап куйган бәрәңгеләрне чиләгенә салып китә. Аңа, әлбәттә, оят. Председатель үзе ешың артыннан калган бәрәңгене чүпләп йөрсен, имеш. Ул үз гаебен үзе аңлады инде. Аңа кисәтеп торасы да юк хәзер. Ә тегесенә, аргы як буйда- гысына әйтмичә булмый. Әллә биле бөгелмиме аның, күбрәк аяк өстендә йөри. Чүпләгәне күренми. Кем соң әле ул?.. Аякларында — озын балтырлы күн итек, кулында — перчатка, кулы туфракка буялудан курка торгандыр... Ә теге Зәйтүнә бит ул, фермада эшләгән кыз. — Бик начар чүплисең, Зәйтүнә, — диде председатель, аның янына килеп җиткәч, учындагы берәңгеләрне кызның чиләгенә сала-сала, — калдырасың. Синең арттан яңадан җыярга кирәк. Зәйтүнә аңламаган кыяфәт белән, киерелеп, председательгә карады, озак итеп сөйләргә, җавабын әйтергә ниятен белдереп, чиләген җиргә куйды, иске күн перчаткасын салып, битенә төшкән чәчен косынкасы астына этте. Ләкин Хәнипов аның җавабын көтеп тормады, үз юлына китте. Кыз аның артыннан озак карап торды, аннары теләр-теләмәс кенә иелде, бер бәрәңге алып чиләгенә салды, икенчесен аягы белән күмеп куйды.... Арырак зур-зур күчләргә өелгән бәрәңгене машинага төниләр иде. Җилле генә пке егет олы-олы капчыкларга салынган бәрәңгене җиңел генә күтәреп алалар да, селтәнеп, машина ящигына куялар, ә хатын-кызлар бәрәңгене чүпләп капчыкларга тутыралар. — Эшләр уң булсын!—диде Хәнипов, бәрәңге тутыручылар янына килеп җиткәч, һәм төяүче егетләргә карап өстәде: — Бүген биш рейс ясасагыз, дәүләт йөкләмәсен үтибез бит, егетләр. Эш сездә тора! — Кайтышлый ашлама апкайтмалы булмаса, ясыйбыз, — диде егетләрнең берсе. — Ашлама төяп бик озак уза. * — Анысы да кирәк, егетләр. Быел уңышны җыеп алдык алуын. Көн бүген генә түгел бит. Председатель чәчелеп яткан ике-өч бәрәңгене күчкә алып салды һәм кыр өстенә һәрьяклап күз йөртеп чыкты да, якында гына, калдык вак бәрәңгеләрне фермага, сыерларга ашарга ташыганчы күмеп тору өчен әзерләнгән баз янында ут ягу белән мәшгуль булган ике егеткә таба китеп барды. Тегеләре, үз эшләре белән булышын, яннарына килеп җиткән председательне күрмәделәр. Көл өстенә бер кочак бәрәңге сабагы салганнар, тирә-юньнәре янган шырпы белән, кәгазь кисәкләре, салам-со- лам белән чүпләнгән. Икесе дә иелгәннәр, тырышып-тырышып, дөрләп кию алмый торган утка өрәләр. — Әллә бәрәңге белән сыйларга исәбегез бармы, егетләр?—диде председатель, аларның җан-фәрман тырышуларын бераз карап торганнан соң. Шул вакыт аның бүген әле иртән ашамаганлыгы исенә төште. Хатыны авырып киткән, балалар, мәктәпкә киткәнче, иртәнрәк торып үзләренә үзләре әзерлиләр. Әтиләре чыгып киткәндә, алар йоклап калганнар иде әле. Егетләр капыл сикереп тордылар. Аларның берсе икенче бригада" бригадиры Хуҗин, икенчесе клуб мөдире иде. 71 — Кабызып кына җибәрдек шул әле! Салих абый, — диде клуб мөдире Рим, уңайсызланып кына, көлгә һәм туфракка буялган кулы белән тирләгән битен сөртә-сөртә, — озакламый пешеп җитәр иде дә, кабынып китми, пигәдер. — Егет кешегә, тем более, клуб мөдиренә болай йөрү килешмәс, — председатель көлеп Римның туфракка, көлгә буялган битенә ымлады, — бар, битеңне Гөбнәдә юып кил. Юл уңаенда ком базына да сугыл. Анда бер машина тора. Панауныкымы икән, Арслан авылыныкымы. Кеше көченнән файдаланырга яраталар. Үзләренең баз ачу уйларында да юк. Анда чиста комны туфрак белән бутап бетермәсеннәр. Кирәк урыны куп әле аның. Тагын яңа баз ачарлык булмасын. Әйт, төягән хәтлесе белән китеп барсыннар! Аннары ул бригадирга борылды. — Зәйтүнәне мондагы кызларның берсе белән алыштыр. Үз кешеләреңне белеп бетермисең. Анда ул, биленә таянып, карап торуын гына белә. Кеше арасындарак эшләтергә кирәк аны, өйрәнсен. — Әйе шул, — диде бригадир һәм аласы әйбере булмаса да, түш кесәсенә тыгылды, аннан автомат ручка сөйрәп чыгарды, бик эшлекле кыяфәт белән кыр сумкасын ачты, ручкасын шунда кыстырды. «Инде кабызып җибәргәч кенә, бүлдерделәр бит» дигәндәй, пыскып янган бәрәңге сабагы өеменә карап куйды. Җилкәсенә аскан сумкасын аркасынарак шудырды да, олы яшьтәге кешеләрчә салмак кына атлап, китеп барды... Кырда ут ягып, көл эчендә пешерелгән бәрәңгегә ни җитә! Пештеме, пештеме дип түземсезләнеп әледән-әле таяк белән утлы күмерләрне актарасың. Бармакларны пешерә-пешерә, кайнар бәрәңгенең аскы ягын пешеп җитмәгән ягын өскә, ут ягына әйләндерәсең. Ә пешеп җиткәч!.. Аның бигрәк тә көйгәнрәге тәмле, иркен кырдагы хуш исле саф һаваның, шәфкатьле җирананың бөтен шифасын, бөтен дәвасын үзенә җыйган диярсең! Авылда, киң табигать кочагында яшәп, җәй, көз көннәрендә төннәрен болында, су буенда ат ашатып үскән, яки кышын, урманда билдән кар ерып, агач кискән кешеләр арасында саф һавада учак ягып пешерелгән бәрәңгенең тәмен белмәгәннәр бармы икән! Хәнипов та аның тәмен белә. Бәрәңге ала башлаганнан бирле, колхозчылар янына килгән саен, кыр уртасында яккан учакның хәлен белмичә китми... Егетләр киткәч, ул тирә-юньдә чәчелеп яткан саламнарны җыйды да кабынып китә алмыйча пыскып яткан бәрәңге сабагы астына тыгып куйды. Җиңелчә генә җил исте, саламга ялкын йөгерде. Тегеләр, артыграк тырышып, утка кабынып китәргә комачаулаганнар гына икән. Яңадан җнл исеп китте. Төтен бөтерелеп алды, үзенә карап торганга ризасызлык белдергәндәй, Хәниповка сырышты. Хәнипов, күзенә төтен кергәнгә, аяк өстенә торып басты. Гөбнә ягына әйләнеп карады. Елганың аргы ягында әлеге машина һаман тора иде. Римнең әйткәнен колакларына да элмиләр булса кирәк, машинага ком төяүләрен дәвам итәләр. Хәнипов үзе елгага таба юнәлде. Эченнән генә ул Римга ачуланып куйды, шуларны да тыңлата алмый. Үзе урта белемле, армиядә йөреп кайткан. Кырысрак сөйләшә белергә дә вакыт инде аңа. Хәер, үз эшендә сынатмый. Клуб тирәсендә менә дигән актив оештырды. Клубка кирәк-яракларны үзләре генә башкаралар, рамнар ясыйлар, урындыклар, өстәлләр төзәтәләр, расход тотылмый. Ә рәсем ясаучылар түгәрәге! Алдынгы колхозчыларның портретларын ясарга тырышып карыйлар, «Колхоз чаяны» чыгаралар, плакатлар эшлиләр, бер рәсемнәре «Чаян» журналында да чыккан иде әле. Шуның өстәвенә Рим колхозда да эшли. Менә бит иртән үк килгән, кичә казый башлаган базны тәмамларга да өлгергән. Агитатор шулай булсын ул, колхозчылар арасында эше белән дә үрнәк күрсәтсен! Председательнең үзс килгәнен күрепме, ком төяүчеләр көрәкләрен машина ящигына аттылар. Шофер кабинага кереп утырды, арадан берсе, 72 рычаг әйләндереп, машинаны кабызырга кереште. Председатель елганың бу ягыннан аларга бармак янады һәм ярдан су янына төшеп китте. Мон- Да — Гөбнәнең тирән җире. Су өсте көзге кебек ялтырап тора, тып-тын, агым сизелми. Яр астында кыр өстендәге шау-шу ишетелми, тегендәрәк, саерак җирдә, тал тирәкләре артында үрдәкләр генә бакылдаша. Яз көннәрендә, ярларыннан чыгып, әллә кайларга жәелә торган Гөб- нә суы хәзер азайган. Хәзер ул бик тар, күп урыннарында басма салып та чыгарлык. Узган яз көне ташу аеруча көчле булды — кыш көне кар бик күп яуган иде — күршедәге Ленин исемендәге колхозның да, «Активистының да электр станцияләрен җимерде, күперләрне алып китте. Аннары шул ягы да бар бу ташуның: көзен сукалап калдырылган җирләрнең өстәге ашланган, эшкәртелгән өлешен, үсемлекләр өчен кирәкле җимне, туфракны үзе белән алып китә. Бу җирдә Гөбиә ташуы бөтен яктан зарарлы. Хәтта җирдә ләм дә калдырмый. Агым тиз. Үткән ел Хәнипов су баса торган җирләрдә Мальцев методын сынап карарга уйлады. Моның турында агроном Габбас белән дә киңәште. Су астында кала торган бер участок төрәнсез сабан белән сөрелде. Хәнипов уенча, болай эшләгәндә, икенче яктан да файда булачак иде. Төрәнсез сабан белән тирән итеп сөрелгән җирдә шактый бушлык барлыкка килә һәм ул бушлык ләмне дә үзенә суырып, тотып калырга тиеш. Ике яктан файда: җимле туфрак та урыныннан кузгалмый, өстәвенә ул судан ләм дә суырып кала. Әпә бит аның файдасы күзгә күренеп тора: быел, гомумән, бәрәңге уңышы аз булды, һәр җирдә гектардан 50—60 центнердан артык түгел, ә бу участоктан 90—100 центнерлап алынды... Хәнипов плащын салып куйды, җиңнәрен сызганды. — Әйе, бу метод үзенең уңай ягын күрсәтте, — дип уйлады ул, Гөб- нәгә агып төшә торган салкын чишмә суында битен, кулын юганда,— быел бер дә икеләнмичә, зуррак масштабта кулланганда да шәп буласы... Председатель беренче, икенче, өченче бригадаларның бәрәңге алучылары янында булды, бригадирларга кирәкле күрсәтмәләрне бирде, һәр бригадада эшнең барышы белән танышты. Хәнипов, башка колхоз председательләре кебек, бригадирларны көн саен правлениегә чакырып, наряд бирүне кирәксез эш дип уйлый, көн саен наряд бирү бригадирларның инициативаларын чикләү дигән карашта тора. Ул ун көннән ун көнгә аларның отчетларын гына тыңлый. Ә кирәкле күрсәтмәләрне эш урынында бирә. Кырда булмасын, фермада, ындырда булмасын, колхозчылар янында ул көнгә ике мәртәбәдән дә ким булмый. Кайсы колхозчының кичә яки бүген кайда эшләгәненә кадәр Хәнипов белеп тора. Барлык бригадаларда бәрәңге алу төгәлләнгән иде инде. Алынган бәрәңгене машиналарга төяп дәүләткә озаталар, орлыкка дигәнен базларга урнаштыралар, вакларын сыер, сарык фермаларына ташыйлар. Өченче бригада участогында ул атка атланган агроном Садыйковиы очратты. Садыйков, председательне күргәч, җитез генә сикереп төште дә, атын йөгәненнән әйдәп, аңа каршы килде. — Яиа гына уҗым ашлаучылар янында булдым, — диде ул, Хәнипов белән исәнләшкәннән соң, — ашлама җир өстендә ята. Яңгыр фәлән явып, әрәм булмасын дим. Тизрәк тәмамлыйсы иде ул эшне. — Ярар, иртәгә һәр бригададан тагын өчәр ат билгеләрбез. Бригадирлар белән сөйләшермен, — диде председатель, агроном атының авызлыгын чишеп. — Дуңгызлар фермасыннан әйләнеп кайтмыйсыңмы минем белән. — Машинаң кайда соң? — Әйдә, җәяү генә, атыңны Гөбнә буена тышаулап җибәр, беркая китмәс!.. Дуңгызлар фермасы бечән Хәнипов чыи-чынлап горурлана иде. Горурланмаслык та түгел, бик аз вакыт эчендә бу ферма иң зур доход бирә’ 73 торган тармакларның берсе булып әверелде. Үткән ел, ел ахырына йөз гектар җиргә 10,6 центнер дуңгыз ите җитештерелгән булса, быел тугыз айга — 23 центнер, һәр ана дуңгыздан 22 шәр бала алынды. Дәүләткә колхоз быел барлыгы 800 баш дуңгыз озатачак. Дуңгызлардан быел 250 мең сумнан артык доход алына. Ә бит бу колхозда гомер-гомергә дуңгызның ии икәнен дә белмәгән татарлар яши. «Активист»та дуңгызчылык белән аерым бер бригада шөгыльләнә — комплекслы дуңгызчылык бригадасы. Бу бригада дуңгызларга кирәкле азыкны үзе җитештерә — аңа җир бүлеп бирелгән, якындагы Күгәй урманыннан имән чикләвеге җыя, дуңгызларны карый, симертә... Дуңгыз фермасын Хәнипов «ит җитештерә торган фабрика» дип атый. Чыннан да, абзарлар цехларны хәтерләтә. Бер аранда яңа гына туган дуңгыз балалары, икенчесендә инде үсә төшкәннәре — алары инде үзбаш ашатыла — ә туплавыкларда һәм көтүдә — симертелә торганнары. Ферма тирәсендәге тау битләрендә, Гөбнә үзәнлекләрендә көтү-көтү дуңгызлар утлап йөри... Председатель белән агроном абзардан чыгып, киртә белән әйләндереп алынган туплавык кырыенда туктадылар. — Ничек уйлыйсың, Габбас, — диде Хәнипов, туплавыкта, алларына салган имән чикләвеген ашый-ашый, мыркылдап йөрүче дуңгызларга ымлап, — өч көн эчендә һәрберсен кимендә дүртәр килога арттырып булырмы? — Тагын унбиш-егерме көн симертсәк, доходы да күбрәк булыр иде дә бит... Ничек соң, үлчәп карамадылармы әле? — Үлчәделәр. Кайсы 75, кайсы 80 кило килә. Уртача 80 нән түбәнрәк шул әле. Их, бу абзарлар мәсьәләсе! Нишләп кенә караргадыр? Өч-дүрт көн эчендә 150—200 баш дуңгызны хәзерләүләр пунктына озатмасак, бүтәннәрен ябарга да урын юк. Яңгырлар башландымы, ачык һавада калачаклар. Анда инде көтмә син аларның симерүен. Ә сиксән килодан ким булсалар, алмыйлар. Акчабыз да бар, эш көчләребез дә бар, төзү материалы, агач, цемент кайдан алырга? Мин узган ел Саратов өлкәсендә кайбер колхозларда булдым, анда дуңгызлар өчен дә, бозаулар өчен дә араннар тимердән эшләнгән. Гомерлек. Ә бездә җитештермиләр шундый әйберләрне. Совнархоз колхозлар турында аз уйлый әле. Әнә бит, цемент юклыктан, су этәргеч башня төзелеп бетми. Су юкка күрә, бер елдай бирле сыерлар өчен автомат су эчергечләр файдаланылмый. Цементы булса, бу дуңгызларга яңа абзарлар җитештермәгән булыр идекмени. Ташы бар бит бездә. Теләгән кадәр чыгар. — Ә, бәлки, обкомга мөрәҗәгать итеп карарга кирәктер!—диде агроном. — Үзең беләсең, былтыр совешаниегә баргач, обком секретареның үзенә кердем. Татсоюз председателенә язу язып бирде. Ә цементын ярты елдан соң гына ала алдык. Беренче чиратта «Путь к коммунизму» колхозы кебек даны бөтен республикага таралган колхозларга бирәләр шул. Аларга күпме сорыйлар, шулкадәр бирәләр. Безнең ише гадирәк колхозлар — ал ардан калганын гына, әгәр дә әле калса. Янәсе, андыйлар данлыклы колхозлар... Әнә Чувашиядәге Коротков, Ленин исемендәге колхоз председателе, безнең бөтен районга китә торган кадәрле ашлама кайтарта, диләр. Аларда иген ник уңмасын. Хәнипов колхозларга да, бригадирларга да һәрвакыт «Путь к коммунизму» һәм Чувашиядәге Ленин исемендәге колхозларны үрнәк итеп китерә, җыелышларда ул колхозларны куып җитәргә өнди; ә аларда- гы мөмкинлекләрнең зур булуын, менә монда агрономга әйткән сүзләрне эченнән генә уйлап йөри иде. Алардан азрак көнләшә дә иде ул. Колхозда җир чагыштырмача күп түгел. Елдан-ел күбәя барган терлекләрне тукландыру өчен, алардан продукт алуны үстерү өчен азык күп кирәк. Ә җирне, уңышны җыеп алганнан соң, ялга калдырсаң, 74 терлекләргә җитәрлек азык хәзерләп булмас иде. Шуңа күрә чәчүле парны киң кулланырга туры килә. Аның өчен ашлама, фосфор, азот күп кирәк. Ә ашламаны бик чамалы бирәләр. Алай да әле быел, корылык булуга карамастан, уңыш уртача 11 центнердан да ким булмады... Садыйков, нигездә, Хәнипов әйткән сүзләр белән риза иде... Хәнипов правлениегә кайтты. Ул үз бүлмәсенә кергәндә, анда Рим телефоннан сөйләшеп тора иде. Ул Хәниповны күргәч, трубкага «хәзер бер генә минутка» дип, сөйләшүеннән туктады да микрофонны учы белән каплады. — Салих абый, Арслановодан Кайбыч механигы шалтырата. Безнең авылга кино күрсәтергә килмәкче. Чакырыйкмы? «Ленин 1918 елда» дигән фильм. — Нигә миннән сорап торасың, киләләр икән чакыр, — диде Хәнипов, плащын элгечкә элә-элә. — Чакыруын чакырам да. Алар әйбәт тә күрсәтәләр, картинасы да яхшы. Тик менә... үзебезнең районныкылар да килүләре мөмкин. Па- науда кичә, өченче көн — ике көн рәттән куйганнар. Аларның шулай инде, бер картинаны да яхшылап күрсәткәннәре юк, әле туксан тугыз мәртәбә лента өзелә, әле двигателе туктый. Кайбычиыкыи чакырсаң, отдел культурадан орышалар. — Үзебезнекеләр шалтыратса, клуб бүген буш түгел, иртәгә килерсез, диярсең. Кайбычныкыларны чакыр. Отделдан андый-мондый сүз әйтсәләр, миңа әйт. Мин алар белән үзем сөйләшермен. Авылларга белер-белмәс механикларны чыгармасыннар... Хәнипов үз урынына утырды. Район үзәгенә шалтыратты. Банк управляющие 40 меңне бирергә булды. Ләкин аңа бик җиңел генә риза булмады ул. Колхозчыларның хәлен бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә, хәтта азрак «мескенләнергә» дә туры килде. Кискенрәк тә сөйләшеп карады: счетта 200 мең сумың булсын, колхозчыларга аванс бирергә кулыңда акчаң булмасын, имеш. Аларга бит сүз биргән. Колхозчылар алдында биргән вәгъдәңне үтәми кара син... Ниһаять, «бу бәйләнчек председательдән» котылырга теләп ахры, управляющий риза булды. Аннары Хәнипов, райпотребсоюз председателе белән сөйләште. Станциядә бер ай элек алып кайтылган комбикорма ята. Дөрес, комбикорм аны станциягә бушату белән «Активист» теләнә-теләнә үзенә тиешледән артыграк — 20 тонна алуга иреште. Менә Хәнипов кичә күреп кайтты — комбикорма һаман бушаткан җирдә ята бирә. Өстенә дә капламаганнар. Райондагы бүтән колхозлар әллә акчаларын жәлләп, әллә мохтаҗлыклары булмаганга, әле дә булса үзләренә тиешле комбикорманы алып кайтмаганнар. Хәнипов комбикорманың әрәм булуын, череп ятуын, тагын бер айдан бернигә ярамаслык хәлгә киләчәген сөйләде. Райпотребсоюз председателе мондый дәлилләргә каршы килә алмады, тагын 20 тонна җибәрергә риза булды. Хәниповның күңеле күтәрелеп китте, бухгалтерны чакырып, иртә- гәгә кадәр ведомостьларны төзеп бетерергә, иртәгә иртән район үзәгенә, банкка барырга әзерләнергә кушты. Бухгалтер чыгып киткәч, председатель газеталар кую өчен махсус урнаштырылган өстәл янына барды, И. С. Хрущевның Ленинградта авыл хуҗалыгы работниклары алдында ясаган тарихи рече басылып чыккан «Правда» газетасын эзләп алды. Кесәсеннән кечкенә кенәгәсен чыгарды, кара савытындагы караны барлады да ручкасына яңа каләм киертте. Хәнипов киләсе атнада район Советы сессиясендә ясаячак чыгышын әзерләргә кереште. Чиста кәгазь алды һәм күптән уйлап куйган беренче җөмләне язды: «Терлекчелек продуктлары җитештерүдә Америка Кушма штатларын куып җитү буенча партиябез Үзәк Комитетының чакыруы безнең 1957 артель членнарында зур рухлану тудырды. Без үз мөмкинлекләребезне исәнләп карагач, шундый нәтиҗәгә килдек: йөз гектар җиргә җитештерелә торган сөтнең күләме буенча без быел ук Американы куып җитә алачакбыз, дидек. Ә ит җитештерү буенча — киләсе елга. Безнең исәпләр реаль булып чыкты...» Хәнипов «Правда»дан астына кызыл карандаш белән сызып куелган урынны эзләп тапты. Анда җан башына ит, сөт җитештерүдә Американы куып җитү буенча бездә һәр йөз гектар җиргә җитештерелергә тиешле терлекчелек продуктларының күләме күрсәтелгән иде: ит буенча — 42 центнер, ә сөт—141 центнер. Аннары язылганын укып чыкты. Чыгышының дәвамын матуррак сүзләр белән төзәргә теләп, бераз вакыт уйланып торды. Аннан соң, колхозчыларның тырыш хезмәт нәтиҗәләрен күрсәтә торган конкрет саннардан да матуррак сүзләрне барыбер табып булмас, дип, ручкасын яңадан кулына алды. «1957 иче елның тугыз ае эчендә,—дип дәвам итте ул, — «Активист» колхозы һәр йөз гектар җиргә 160 центнер сөт җитештерде. Бу — узган елның шушы вакытына җитештерелгәнгә караганда 32 процентка артыграк. Ел ахырына кадәр тагын җиде-сигез центнер сөт алачакбыз. Колхозчылар хәзер терлекчелекнең нинди төрен һәм никадәр үстерү кирәклеген үзләре планлаштыралар., һәм алар алтынчы бишеллык ахырына «Активист» колхозындагы һәр йөз гектар җиргә 316 центнер сөт, 90 центнер ит җитештерергә йөкләмә алдылар һәм без сүзебездә торачакбыз...» Хәнипов папирос кабызды, бүлмә буйлап йөреп килде дә диванга утырды. «Әйе, сүзебездә торачакбыз, максатка ирешербез, — дип уйлады председатель. — Ә тагын нәрсә турында сөйләргә? — Ул папиросын тирән итеп суырды һәм күзләрен йомды.—Тагын нәрсә турында сөйләргә?» Сөйләр сүзләр күп: киләчәккә юл күрсәткән партия Үзәк Комитеты карарлары турында, Коммунистлар партиясенең, Совет хөкүмәтенең авыл кешеләренә карата даими кайгыртучаилык күрсәтүе турында, Гатауллина Саимә, Ахметова, Кобучева, Уразовлар кебек гади колхозчыларның тырыш хезмәте турында... Ә җитешсезлекләр... Дуңгызлар фермасындагы, сарыклар фермасындагы биналар, яшелчәдән уңыш алу — канәгатьләнерлекме, аларны читләтеп үтеп буламы. Электр станциясен ташу алып китте, яңа станция салырга керешмәгән, абзарлар кечкенә движок биргән ток белән генә яктыртыла. Клубның нигезе черек. Күп колхозчылар искергән, «хан заманында» салынган өйләрдә торалар. Максималь доход алу өчен барлык мөмкинлекләр файдаланылмый. Шушы көнгә кадәр каз-үрдәк үрчетүгә игътибар иткән юк. Ә колхоз елга буенда; үзәнлектә — күлләр... Аларны да әйтергә кирәк!.. ...Инде кич тә булды. Көтү кайтты. Авылда яңадан шау-шу башланды. Бөтен ферма мәйданы чиләк чылтыраулары, сыер, бозау мөгерәүләре, хатын-кызларның сыерларга эндәшкән иркәле авазлары белән тулды. Колхозда эш көне тәмамланды. Кояш та, гадәттәгечә, горизонтка кереп чумды. Гадәттәгечә, абзар эчләрендә электр лампалары кабынды, чиләккә аккан сөтнең тигез ритмлы тавышы ишетелде... Председательнең эш көне бетмәгән иде әле. Инде төн уртасы җитеп килә иде. Клубтан кино карап кайтучы колхозчылар правлениснсң урамга яктылык атып торган тәрәзәләреннән председательнең үз бүлмәсендә өстәл янында, маңгаен сул уч төбенә терәгән килеш, язып утыруын күрделәр...