Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКЫН ДУС, АКЫЛЛЫ КИҢӘШЧЕ

Атаклы драматург Кәрим Тинчурин әсәрләре халык күңелендә нык саклана. Халкыбызның сөекле композиторы Салих Сәйдәшев тарафыннан музыкага салынган «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», «Казан сөлгесе», «Ил» кебек зур ышандыру көченә ия булган әсәрләре хәзерге көндә дә тамашачыларның мәхәббәтен казаналар.

Ләкин Кәрим Тинчурин — драматург кына түгел иде. Аның иҗади эшчәнлеге күпкырлы булды, ул сәләтле артист та, талантлы режиссер да иде.

Кәрим ага характерындагы иң үзенчәлекле сыйфат — гадилек иде. Ул артист буларак та, режиссер буларак та гади иде. Бәлки, шуңа күрә ул язган әсәрләр, ул тудырган образлар, ул куйган спектакльләр укучы һәм тамашачы күңеленә шундый ятышлыдыр, шуңа күрә алар тормышчандыр. Кәрим ага үзенең әсәрләрен язганда, аерым геройга кирәкле булган детальләрне, образга хас булган сыйфатларны конкрет тормыштан, конкрет кешеләрдән ала иде. Ул образларны иҗат иткәндә һәрвакыт кем дә булса конкрет бер кешене күз алдында тотты. Еш кына шулай була иде: аның янына кайчакта таныш кеше, кайчакта таныш булмаган чит бер кеше йомыш белән килә. Кәрим ага аны тыңлый. Кинәт ул, онытылып, сикереп тора да, йомыш белән килгән әлеге кешедән теге яки бу характерен яңадан кабатлавын үтенә. Әгәр дә ул ясаган хәрәкәт уйланган образга ятышлы икән, Кәрим ага бик куана, шул ук хәрәкәтне кабатлый; әгәр дә бу кеше бик ошап китсә, Кәрим ага аңа роль бирә, театрда репетиция ясарга күндерә иде.

Кәрим ага белән мин беренче мәртәбә 1923 елда очраштым. Ул вакытта мин унҗиде яшьтә генә идем әле. Татар театры техникумында укыган чагым. Беркөнне, дәресләр беткәч, кайтырга дип класстан чыктык һәм, коридорда үтеп барышлык, мине Кәрим ага туктатты:

— Сез Әдһәм Кайбицкийның сәңелесе түгелме? — дип сорады ул, сынаулы караш ташлап.

Минем абый ул вакытта Островский урамына урнашкан татар театрының директоры иде.

Көләч йөзле Кәрим ага бик ягымлы итеп, үз кешеләрчә сөйләп китте, үзенең татар театрында баш режиссер булып эшләвен әйтте.

— Мин сезгә бер роль бирмәкче идем, — диде ул, сүзен дәвам иттереп, — башкара алырсызмы икән?

Кечкенәдән үк артистка булырга, сәхнәдә уйнарга хыялланган кешегә — миңа бик зур шатлык иде бу.

Шушы очрашудан соң аның белән бик күп еллар бергә эшләдек, ничә спектакльләрдә аның катнашында яки аның җитәкчелегендә уйнарга туры килде. Әмма беренче очрашкандагы аның мөлаем, көләч йөзен, ягымлы сүзләрен оныта алмыйм. Минем хәтердә аның образы нәкъ беренче очрашкандагы кебек ягымлы, көләч йөзле, үз итүчән җылы карашлы булып калган.

«Сүнгән йолдызлар» музыкаль драмасында без бергә уйнадык. Кәрим ага Мәгъзүм ролен, ә мин Сәрвәр ролен башкардым. Бу драманы язганда ук Кәрим ага Мәгъзүм образын үз характерына ятышлы итеп тудырган. Шуңа күрә, бер караганда, аңа бу образны сәхнәдә уйнау күп көч сорамагандыр кебек. Ләкин һич тә шулай булмады. Ул Мәгъзүм образы өстендә бик күп тырышып эшләде. Образны бөтенләй башка күзлектән, сәхнәдә уйнау таләпләреннән чыгып өйрәнде. Мәгъзүм белән мөнәсәбәттәге партнерларны искә алды, ул партнерларның характер үзенчәлекләренә бәйләнештәге детальләр белән образны баетты, Мәгъзүм образын башкалардан аерып карамады, бер бөтеннең өлешчә кисәге итеп эшкәртте, үстерде.

Кәрим ага профессиональ җырчы түгел иде. Ләкин аның тавышы, зур диапазонда булмаса да, бик моңлы, хискә бай һәм тыңлаучыларга нык тәэсир итә иде.

Мәгъзүм белән Сәрвәр дуэтындагы:

«Мин сине, мин сине, Сәрвәрҗан, сөям», — дигән сүзләрне ул шундый йомшак итеп, шундый матур итеп җырлый торган иде, аның кебек һичкем әйтә алмас төсле. Аның тавышы әле дә күңелдә яңгырап тора. Спектакль вакытында шул дуэт барганда, халык тынсыз кала, залда утыручылар арасында тегендә дә, монда да сулкылдаган тавышлар гына ишетелә иде. Мәгъзүм ролен Кәрим ага гаҗәп бер көч, осталык белән башкарды. Аның йомшак, моңлы тавышы, искиткеч самими хәрәкәтләре дөньяга гарип булып туган, кимсетелгән Мәгъзүмнең характерын бөтен барлыгы белән ачып бирә торган иде. Бөкре Мәгъзүмнең авылдагы иң чибәр кызны сөюе, бер караганда, гаҗәп, башка сыймаслык нәрсә кебек тоела. Ләкин Тинчурин уйнавында тамашачы аның чыннан да шушы чибәр кыз Сәрвәргә тиң булуына ышана, олы җанлы, тирән кичерә белә торган, бай хисле кеше булуына чын күңелдән ышана. Хәтта аның үзенә Сәрвәрдән өстенрәк итеп кабул итә. Беренче пәрдәдә Сәрвәрнең сөеп йөргән үзе кебек үк чибәр егете бар. Ләкин ул фаҗигале рәвештә үлә. Сәрвәр шашыр хәлгә җитеп хәсрәтләнә. Ләкин шушы моментта да тамашачы күңеле Сәрвәрне кызганмый, тамашачы чын мәхәббәт белән сөя белгән Мәгъзүм ягында, ул Мәгъзүмгә теләктәшлек белдерә; әлә гына да түгел, хәтта бөкре Мәгъзүмнең чибәр Сәрвәр белән кавышуын тели. Чөнки ул Кәрим Тинчурин уйнавында Мәгъзүмнең Сәрвәргә лаеклы булуына ышана. Кәрим ага сәхнәдә Мәгъзүм ролен уйнаганда бөтен күңеле белән шушы образ яшәгән атмосферага күчә, ул кичергәнне кичерә, хәтта үзенең артист булуын да оныта торган иде. Бервакыт, 1925 елда, шундый хәл булды. «Сүнгән йолдызлар» спектаклен куябыз. Менә ахыргы пәрдә. Егете үлү хәсрәтеннән акылдан шашкан Сәрвәрне яшен сугып үтерә. Сәрвәрне бөтен җаны-тәне белән сөеп йөргән бөкре МәгъзүһМ, бу хәлне күреп, үз-үзен агачка аса. Шушы вакытта Кәрим ага бөтенләй онытып китеп, агачка эленгән бауга билендәге чылбырын эләктерми кала һәм муенындагы бау аны буа башлый.

Мин — Сәрвәр — «үле» идем инде. Идәндә ятам. Кәрим аганың ыңгырашкан тавышына күземне ачып җибәрсәм, ул чын-чынлап асылынып тора. Мин сикереп тордым, пәрдәне ябарга ишарә ясадым һәм бик тиз Кәрим агага ярдәмгә ташландым. Башка артистлар да килеп җиттеләр һәм бергәләшеп «үз-үзен аскан гашыйк Мәгъзүмне» коткардык. Спектакль беткәч, Кәрим ага бер җилкәсен сикертеп алды да: «Ну эффект булды, җәмәгать», — дип, рәхәтләнеп бер көлеп җибәрде. Айдаров Ситдикъ аңа каршы:

— Ярый әле Сәрвәр күреп өлгерде, шулай асылынып калган булсаң, булган иде эффект, — диде.

Барыбыз да көлештек.

«Зәңгәр шәл» спектаклен Зур драма театрында уйндык. Бу спектакльдә Кәрим ага Булат ролен башкарды. Мәйсәрә ролендә мин уйнадым. Беренче составта Айдаров белән Кушловская бу рольләрне башкарганнар иде. Монысында без уйнадык. Ләкин Кәрим аганың тавышы Булат образы өчен ятышлы түгел иде. Булатка драматик тавыш кирәк. Ә Тинчуринның — лирик тенор иде. Шуңа күрә ул бу рольне башкарудан баш тартты, аны тулысынча Айдарова тапшырды.

Беркөнне «Зәңгәр шәл»гә репетициядән кайтып киләбез (безнең квартиралар бер йортта иде). Кәрим ага спектакльдә балалар ролендә уйнарга кеше юклыкка зарланып кайтты. Шулай сөйләшеп кайтканда, ул, кинәт, бакча коймасына менгән бер кыз баланы күреп, тукталып калды, миңа кайта торырга кушты. Бу кызчыкның уйнавында, хәрәкәтләрендә ул үзенә кирәкле ниндидер детальне күргән булса кирәк, югыйсә тукталмас иде. Ул көнне кичен тагын репетиция булды. Мин репетициягә килгәндә, Кәрим ага әлеге кызга һәм аның белән килгән ике яшь малайга сәхнәдә ни эшләргә кирәклеген өйрәтә башлаган иде инде...

1926 елда, Москва, Оренбург шәһәрләренә гастрольгә барганда, Кәрим Тинчурин — үзе уйный торган рольләрне Айдаровка тапшырды. Шуннан башлап ул актерлыгын ташлады, башлыча режиссерлык эшен гына алып барды. Режиссер буларак, Кәрим Тинчурин һәрвакыт артисттан моңа кадәр булганнарны кабатламауны, яңа образ тудыруны таләп итте. Моңа ирешүдә артистларга барлык ярдәмне күрсәтергә әзер торды. Аның бөтен режиссерлык эшчәнлеге шул максатка юнәлдерелгән иде. Кәрим ага артистларга үзләренә ятышлы образларны табарга зур сизгерлек белән булыша торган иде. Аның сәхнә формасын, һәр образга хас булган үзенчәлекләрне күреп алуда һәм аларны аңлатуда осталыгы зур иде.

«Ил» пьесасына мин башта Зифабануның иптәш кызы ролен башкардым. Фатыйма ханым Ильская — Зифабану ролендә иде. Режиссер Тинчурин миңа Зифабану ролен башкарырга тәкъдим итте:

— Зифабануга сез характерыгыз белән якын, ул роль сезгә бик килә,— диде.

Мин бу зур рольдә Фатыйма ханымнан узып уйнауны яхшысынмадым. Ләкин ул сүзендә нык торды.

— Бу пьесаны язганда ук Зифабануны сезнең кебегрәк итеп күз алдыма китергән идем. Сезгә бик ятышлы икән ул. Хәзер менә чын Зифабануның үзен таптым,— дип сөйләп китте...

Кәрим Тинчурин бервакытта да бер урында таптанмады, эшләгән эшләренә канәгатьләнеп, тынычланып калмады. Ул эзләнә иде, яңа образлар тудырырга, яңа әсәрләр иҗат итәргә омтыла иде. Элек язган әсәрләре өстендә дә кат-кат эшли торган иде. Чын мәгънәсендә иҗат кешесе, артистларның якын дусты, акыллы киңәшчесе иде ул.

1935 елның җәендә, Москвадагы татар опера студиясендә укуын тәмамлау алдыннан, Кәрим ага үзендә зур фикер тууын белдерде. «Зәңгәр шәл» әсәрен музыкасына салу, аны опера либреттосы итеп эшләргә исәбе барлыгы турында яшь җырчылар, музыкантлар белән киңәште. Без барыбыз да аның бу фикерен хуплап каршы алдык, зур иҗади уңышлар теләдек. Без ул вакытта Кәрим аганың квартирасына җыелдык. Анда 3. Солтанов, С. Айдаров, Н. Арапова, С. Сәйдәшев, И. Әүхәдиев, З. Тинчурина һәм башка иптәшләр бар иде... Ләкин Кәрим ага бу фикерен тормышка ашырырга өлгермәде...

Кәрим Тинчуринның киң колачлы, зур дәртле иҗади эшчәнлеге сокландыргыч һәм гыйбрәтле. Бу талантлы сәнгать остасының иҗат мирасы татар культурасы үсешендә үзенә лаеклы югары урынны алып тора. Аның әсәрләре бүгенге көндә дә сәхнәдән төшми, укучылар аларны яратып укыйлар.