Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТЫНМАС ЙӨРӘК


Причалларында таш пулаттай икешәр-өчәр катлы пароходлары, трамвай хәтле зур-зур ящикларны җиңел генә күтәреп баржаларга төйи торган корыч краннары, зырылдап әйләнгән конвейер-транспортерлары, төрле яктан яңгыраган гудок тавышлары белән порт көндез дә, төнлә дә бертуктаусыз гөр килеп тора, һәм шуннан бераз читтәрәк, төп фарватердан, төркем-төркем баржалар таккан куәтле буксирлар үтә. Алар һәммәсе дә матур итеп буялганнар. Биек, төз мачталары очында сизе- лер-сизелмәс кенә искән җилдә кызыл флаг җилферди, тәрәзәләрендә, мачталарындагы сигнал лампаларында, прожектор пыялаларында кояш нурлары ялтырап уйный. Очрашканда алар бер-берсен гудок кычкыртып һәм ак флаг селкеп сәламләшеп аерылалар. Кая карама — иксез-чиксез киңлек, хәрәкәт кайный һәм хезмәт симфониясе күңелле гөрелди.
Шунда ук дебаркадер янында «Алтай» баркасы тора. Аның капитаны, әле генә кичке вахтага баскан карт елгачы Кәрим абзый, бераз кысыла төшкән соргылт күзләре белән причалларга, өзлексез килеп-ки- теп торган кәрваннарга, аргы яктагы зәңгәр тауларга кадәр киң булып җәелгән елгага карап торды да, үз-үзенә сөйләнгәндәй, әйтеп куйды:
— Их Иделкәй, елга түгел, чын диңгез бит син! Үзең дә картаймыйсың син, безнең ише карт-корыга да мич башына менеп кунакларга бирмисең. Картлык та онытыла синең белән!
Аның янында рәшәткәле агач диванда папирос тартып утыручы штурман Рәшит Сәмигуллин бу сүзләрне ишетеп:
— Әйе, Кәрим абый, үзем дә шуны әйтмәкче идем әле,—диде һәм зур кәрван белән үтеп барган «Адмирал Ушаков» буксирына карады.— Аларга бигрәк тә шәп бит! Мондый теплоходта эшләүгә ни җитә!
Капитан аның ни әйткәнен аңламады, ахры, гаҗәпләнеп сорау бирде:
— Нишләп аларга гына? Безгә дә барыбер түгелмени?
Сәмигуллин тартып бетергән папирос төпчеген бармаклары белән генә сытып сүндерде, аны суга ташлады, аннары ашыкмый гына сүзен дәвам иттерде:
— Барыбер түгел шул, Кәрим абый... Күрәсезме, ничек мәһабәт бара ул! Аның һәр рейсы турында газеталарда язып, радиодан бөтен илгә хәбәр итеп торалар. Ә безнең «Алтай» рейдта тулганудан бушамый. Зур буксирда бит план бар, стимул бар. Аның командасы йөкне тизрәк илтеп җиткерү, планны үтәү өчен тырышып эшли. Шуның өчен ул акчасын да ала. Ә бездә андый мөмкинлек юк. Димәк, ул турыда баш ватып торуның кирәге дә юк.
Хәер, «Алтай» әллә ни искитәрлек зур судно түгел, еракларга да йөрми. Ул һаман шунда порт тирәсендә эшли, станцияләрдәге маневр
81

82
паровозы кебек, рейдта баржаларны бер төркемгә җыен, зур буксирлар өчен кәрваннар әзерләп куя торган бер гади баркас кына.
Сәмигуллинның сипкелле йөзендә, соры күзләрендә ризасызлык туды. Икенче ел инде ул һаман шул бер теләк — еракларга йөри торган пароходка күчү теләге белән яши. Техникумны тәмамлап, диплом алганнан бирле башка пароходка китәргә хыяллана ул. Сәмигуллпнның бу урынсыз җилкенүен Кәрим абзый белә иде һәм ул кулыннан килгән кадәр аны тынычландырырга тырышты.
— Рәшит энекәш, — диде ул Сәмигуллпнның. иңенә кулын салып,— Идел аръягында бер инәгә бер сыер — барып карасаң, шайтаным да юк, дип тикмәгә әйтмәгәннәр борынгылар, һич тә юкка хыялланып йөргәнче, үзебезнең эш турында ныклабрак уйларга кирәк... Әнә анда газетада Сталинград порты баркаслары баржаларны, кәрваннарны туктатмыйча гына китереп тагулары турында язганнар. Алар һәр буксирга 2—3 сәгать вакыт оталар. Безгә дә шуңа чынлап торып керешергә кирәк.
— Әй, Кәрим абый, кулай эш түгел лә ул. Былтыр да, шуның белән әвәрә булып, нинди бәлагә тарыганыңны оныттыңмыни? Чак кына бөтен Иделгә яманатыбыз таралмады.
Алар, бер-берсенең күзләренә карап, сүзсез калдылар һәм икесе дә узган ел булып үткән күңелсез вакыйганы хәтерләделәр. Көз җиткән, иртәнге сәгатьләрдә су читләре боз челтәре белән бизәлә башлаган чак иде. Григорий Данилович ул вакытта туган бу фикерен башлап үзе белән бергә вахтада торучы Сәмигуллинга әйтте. Озак уйлап тормыйча, алар’ аны сынап карарга да керешкәннәр иде. «Тимерне кайнар вакытта сугып калу хәерле... Идел катканчы, өлгерергә кирәк» дип, бигрәк тә Сәмигуллин үзе ашыктырган иде. Әмма, ашыккан ашка пешкән, дигәндәй, көтмәгәндә күңелсез хәл килеп чыкты. Алар китергән баржа, кинәт каты чалулап, юлда очраган кәрванга яны белән бәрелде һәм чак кына зур авария булмый калды.
Бераз дәшми торгач, Рәшит тагы сүзгә кереште:
— Кәрим абый, пигә сез шулай итәсез... Быел соңгы навигациягез бит инде. Көз җиткәч, пенсиягә чыгасыз. Шуңарчы хәвефсез-хәтәрсез түзсәгез — шул җитмәгәнмени? Беркөн килгәч, Сәрвәр түти дә сиңа шуны кисәтеп китте бит.
— Юк, Рәшит энекәш, мин андый тынычлыкны яратмыйм, сиңа да, Сәрвәр түтәң кебек, куркак булырга киңәш бирмим...
Рәшит Кәрим абзыйның бу сүзенә чын-чынлап үпкәләде.
Бераздан, кояш таулар артына иңеп барганда, беренче приказ алынды. Кәрим абзыйга аны диспетчер телдән генә тапшырды:
— Кәрим Абдулович, тиздән зур кәрван белән «Олег Кошевой» пароходы рейдтан үтеп китәргә тиеш. Сез аны туктатыгыз, кирпеч төягән баржаны үзенең кәрванына өстәп таксын. Бу операцияне үтәү өчен «Кошевой»га ике, сезгә өч сәгать вакыт бирелә...
«Алтай» аргы причалга кирпеч төягән баржа янына килеп җиткәндә, шәфәкъ баткан, караңгылык куера башлаган иде инде. Рейдта зур авыл кебек булып тезелеп торган баржалар да күзгә күренмәс булдылар. Алар- ның мачталарындагы утлар гына, караңгы күктәге йолдызлар кебек, җемелдәп балкыйлар иде. Кәрим абзый, рубка алдына чыгып, караңгыга күзен ияләштерер өчен әйләнә-тирәгә карап алды һәм бераз борчылып: «Көндез туры килмәде, — дип уйланып куйды. — Ярар инде. Аның каравы, җиле-давылы юк. Безнең өчен бигрәк тә шунысы хәерле».
Аннары ул баржаның шкиперын дәшеп алды. Караңгыда төсен-битен йөрми. Ул һаман шунда, порт тирәсендә эшли, станцияләрдәге маневр,
6* 83
төсмерләгән, кандадыр очрашкан кешегә охшаткандай булды. Якынрак килгәч, ул шкиперны ачык таныды һәм исемен әйтеп дәште:
—•. Ә-ә, Демьян Борисович, синмени бу!.. Сәламәт кенә кыймылдыйсынмы?
Әйе, бу — шул Демьян, узган көнне Кәрим абзый белән бергә чак кына авария ясамый калган шкипер иде. Икесе ике затонда кышлаганга, алариың шуннан бирле очрашканнары юк иде әле. Шкипер, баркас палубасына чыккач, куе төк баскан йөзен яктыртып, трубкасына ут кабызды һәм шунда, капитанны танып, сөйләп китте.
— Син икәнсең, әле, Кәрим Абдулович, танымый да торам... Кышын сш кына искә алгалый идем үзеңне. Теге вакыйгадан соң очрашып сөйләшергә дә туры килмәде. Ул чакта мин бар эшне бозып ташладым бугай...
— Ничек инде син?!
— Әйе, гаеп миннән булды... Син, хөрмәтле Абдулович, гафу ит инде. Ул вакытта рульне бераз ашыгыбрак, кәрванга якынайганчы ук сулга борып харап иттем. Шулай ителмәгән булса, баржаны әйтәм, өркәк ат кебек, яны белән кәрванга бәрелмәс тә иде... Гадәтләнмәгән эш бит, кем уйлаган аның шулай буласын. Шулай да тагын бер кабат маташтырып карыйбызмы әллә? Бик зур эш бит. Ярты юлда калдырырга һич тә ярамый аны.
Кәрим абзый, үз колакларына ышанмагандай, читкә борылып:
— Рәшит, ишетәсеңме, Демьян Борисович ни әйтә?!—диде һәм, аның җавап биргәнен дә көтмичә, базык гәүдәсе белән яңадай шкиперга борылды, кесәсеннән шырпы алып, аның сүнгән трубкасына ут бирде. — Бик дөрес әйтәсең, бу эшне ярты юлда калдырырга һич тә ярамый. Әмма, авыз бер пешкәч, өреп кабарга, уйлабрак карарга кирәк...
Озак сөйләнеп торырга вакыт юк иде. Ике команда да бергә җыелгач, Кәрим абзый алда торган бурычны аңлатты, соңгы күрсәтмәләрне бирде... һәммәсе дә үз урыннарына таралышкач, каяндыр караңгыдан тагын Сәмнгуллнн килеп чыкты.
— Кәрим абый, якын итеп әйтәм, ташла бу ниятеңне, ташла, — диде ул, гадәтенчә кабаланып. — Берәр бәла килеп чыкса, үкенерсең, ләкин соң булыр инде. Менә мин юләр әйткән ие диярсең... Алай кыланырга ярамый, дәүләт хәзинәсе бит ул.
Капитан аңа бернинди дә җавап бирмәде. Бинокль алды да «Кошевой» килгән якны күзәтә башлады... Әнә төн карасын үтеп, еракта беленер-беленмәс кенә ике ут күренде. Штурвал янында басып торучы рулевой Кондаков ул утларны күрү белән капитанга җиткерде:
— Кәрим Абдулович, әнә кайсыдыр килә, шул булса кирәк.
Капитан:
— Күрәм. Әйе, шул булырга охшаган... Әнә тагын утлар килеп чыкты. Алары кәрвандагы сигналлар, — диде һәм баржага команда бирде:
— Әй, Борисович, кузгалырга вакыт, якорьны күтәрә башлагыз!..
Баржадан:
— Башлыйбыз, — дип җавап бирделәр һәм шунда ук палубада аяк тавышлары һәм шпиль әйләнүе ишетелде.
Берничә минут үткәч, якоре күтәрелгән баржа кузгала башлады. «Алтай» аны корыч арканга эләктереп, причал буеннан фарватерга, теге утлар үтеп китәчәк юлга таба тартып алып китте.
Ерактан тонык кына булып күренгән утлар, ара якынайган саен, яклырак балкый бардылар һәм алар баржалар тартып килүче зур буксир пароходның мачтасындагы сигналлар булып чыктылар.
Төн караңгы булганга, пароходның исемен күрүе мөмкин түгел иде. Якынрак килеп җиткәч, капитан кыска гына гудок биреп алды да, рупордан:
— Әйтегез: нинди пароход? «Олег 1\ошевой»мы?.. — дип сорады.

Буксирдан шулай ук сузып җавап бирделәр.
— Әйе, «Кошевой»... Ни йомышыгыз бар?..
— Алайса бераз акрынайтыгыз... Ә без шул арада кәрваныгызга баржа китереп тагабыз!..
«Олег Кошевой» капитаны башта моны аңламады. Кабатлап әйткәннән соң гына шат тавыш белән җавап бирде:
— Барып чыкса, бик шәп булыр иде... Әйдәгез әле, тырышып карагыз.
Менә буксир акрынрак эшли башлады булса кирәк, ул кузгаткан дулкыннарның гүләве бераз кимеде. Ә «Алтай» «Олег Кошевой» белән янәшә бара башлады һәм һаман саен аңа якынайды.
Әмма җайлы гына килгән баржа кинәт кәрванга таба каты чалулый башлады. Кәрим абзый шкиперның былтыргы хатаны тагын кабатлавын шунда ук аңлап алды һәм үзе дә сизмәстән артык каты кычкырып:
— Борисыч, рульгә тиясе булма. Баржа үз җаена гына авышсын,— диде.
Шкипер үз ялгышын тиз аңлады ахрысы. Караңгыдан аның:
— Аңлашылды... Есть, рульгә тимәскә, — дип әйткән каушаулы җавабы ишетелде һәм баржа чалулаудан туктады.
Тагын бераздан, алар алып килгән баржаның сигналы кәрван утларына якынайгач, капитан шкиперга инде тыныч тавыш белән:
— Чалкаларыңны күрше баржага бир, яхшылап бәйлә! — дип кычкырды һәм, кулындагы рупоры белән рулевойга изәде:
— Сулгарак тот! Шуннан да якын килүнең кирәге юк.
Аның күзләре тагын баржага төбәлде. Әмма анда берни дә күренми диярлек. Сигнал утларының тонык яктысында күләгәләр күзгә чалынып китә һәм ара-тирә кемнәрнеңдер бер-берсен ашыктырып дәшүләре генә ишетелә. Ниһаять, баржадан шкиперның:
— Булды, иптәш капитан, беркеттек, бәйләдек, — дип кычкыруы ишетелде, һәм Кәрим абый җиңел сулап куйды.
Шул минутта «Олег Кошевой» капитаны да нидер әйтеп кычкырды. Ләкин капитан Абдулов аны аңламады һәм кабатлап, ачыграк итеп әйтүен сорады.
— Молодец, «Алтай» дип әйтәм... Молодец!.. Югыйсә ике-өч сәгатьне биредә чуалып үткәргән булыр идек, — чак кына дәшми торганнан соң, караңгыдан тагын кычкырды: — Танымый да торам, Кәрим Абдулович икән... Картаймас йөрәк, ялга чыкмагансың икән әле...
Абдулов аңа:
— Аңладык, аңладык... Хәерле юл, — дип җавап кайтарды да кесәсеннән кулъяулыгын алып маңгаена чыккан тир бөртекләрен сөртте һәм үз-үзенә сөйләнгәндәй әйтеп куйды: — Баржаны дөрес такмадыгыз, кире алырга куша дип торам. Ә ул әнә ни сөйли икән....
Менә «Кошевой»ның көпчәкләре тагын да җәһәт әйләнә башлады, дулкыннар гүләве яңадан көчәйде һәм, ул бәрелмәс өчен җитез генә читкә тайпылган «Алтай»ны узып, китеп барды... Бераздан, Кәрим абый артына әйләнеп караганда, «Олег Кошевой» инде байтак юл алган һәм караңгыда аның ерагая барган утлары гына җемелди иде.