Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУРЫ ГАЗЗӘ


«Суд залыннан» циклыннан
Шәһәр судында да туган авылым Искә төшеп мине алҗытты, Белә идем сабырлыгы белән Даны чыккан Газзә карчыкны.
Кара гына тәбәнәк бер карчык... Тугыз бала баккан тол калып. Сугыш бетсә, ачлык куа килгән, Кайда ул ял итү тукталып.
Туры Газзә диләр иде аны, Кем үз зарын аңа түкмәде. Әмма бер дә җене сөйми иде Гайбәтне һәм юк-бар үпкәне.
Көн тудымы, үзенең мәшәкате, Борчулары тора табылып: Яшь-җилкенчәк сөртенсә дә кинәт, Егылса да ялгыш абынып, Аңа килде.
Сабак укы, тиргә, Үгетлә дә, юат, иренмә.
Судья да бул, дәшкәч, күршеңнең син Көе китеп барган өендә.
Кем тормышын көйгә салмады ул, Ирнең хәтта азып-тузганы Тәүбә итте Газзә каршысында, Юк, икенче судка узмады...
Яратмыйлар иде судлашырга, Тавыш купса авыл очында, Әткәй шунда җиңнән тартып куя: Кузгаласы булма, очынма.
Агайларның сөйләгәнен беләм, Кашый-кашый ияк асларын: «Бу дөньяда мин төрлесен күрдем, Судка, энем, аяк басмадым...»
Кайбер эшне, бер дә уйнап әйтмим, Күңел ачу өчен язмадым, Хәл итәргә туры, берәгәйле Бер сүзе дә җитә Газзәнең.
5. .с. Ә.‘ № 9.
65

66
«ЦАРЬ-БАБА»
Таза, чибәр, урта яшьләрдә дә Уйнап торган күзле апаны Судья залда күреп алу белән «Царь-баба» дип кенә атады.
«Царь-баба»га тормыш уен гына, Белә микән күңел төшүне?
Ул гомерендә җиде иргә җиткән, Алыштырган җиде кешене.
һәр эшнең үз осталары була, Бу өлкәдә ул дан казанган.
Соңгы ирен сугыш елларында Ташлап киткән... киткән Казаннан.
Яши судта әле бик күп ирләр Белми йөргән кызык законнар; Алай бер дә аптырама, әйтик, Кача-нитә калса хатыннар, Өч ел буе хәбәре юк икән — Суд исәпли инде үлгәнгә... «Царь-баба»ны менә ничә тапкыр «Җирләгәннәр»... Тере ул бәндә.
Кайткан теге иске ире белән Өзәргә дип ике араны, Сабрын җуйган шома соры күзләр Яна көтеп судның карарын. Судьяга ул каты үпкәләгән: Нигә шулай иртә «үтергән», Әйтерсең лә, аны «үлгән» дигән Шул шомлы сүз монда китергән.
Үлемнән ул курка, үләме соң, Ул яңадан ашыга загска.
Тагын кемнең башын әйләндерер, Тагын кемне салыр сагышка?
МӘСКӘҮДӘГЕ БЕР ТЫКРЫКТА...
77. Сидоренкога
Мәскәүдәге бер тыкрыкта,
Гомергә сусап тынлыкка, яши танышым.
Тар бүлмә. Өч урындыкка
Күз төшә... кайгырмыйк юкка, башы сау булсын.
Ни дә юктыр кешелекле,
Бүтәннәргә кечелекле дуслыкка тиң, әй.
Күптән инде миңа хәтле
Юл салган монда хөрмәтле Серафим Элляй.
5* 67
Килә шигырьләре белән, Кояшы, җилләре белән
Жароков Таир. Шауласын дип Казахстан, Хезмәттә дан казанышкан халкына шагыйрь.
Кулларда безнең кәсәләр Исәнлеккә чәкәшәләр шулай кайчакта,
Сугышларда татарлар дип, Бигрәк инде хәтәрләр дип, кызып алсак та,
Милли тойгылар кемнең дә Күңелен борчымый, күңелдә кер юк тузандай,
Бу бүлмәдә үзен гүя Чабаксарда кебек тоя Петр Хузангай.
Яраттык без бу тыкрыкны, Җырлар киң дөньяга чыкты шушы бүлмәдән.
Булышлык сорап дәшкәндә Элек-электән Мәскәүдә дуслар меңләгән.
СЫЗЛАНА КАЙЧАКТА КҮҢЕЛ
Сызлана кайчакта күңел, Белмим нәрсә булганын. Тик спи генә юатасың Иңгә салып кулларың.
Юатасың, бөтен дөньям Арчыла болытл ардан, Кадерлерәк берни дә юк Миңа шул минутлардан.
Бернәрсә дә алыштырмый Гомернең шул сәгатен... Мине тагын күккә ашыра Синең зур мәхәббәтең.
ҺАҖИРӘ
Шау серкәдә утырганда Арышы кырның, Кайчандыр бу ярым белән Син таныштырдың, Син бәхетле иттең безне, Һаҗирә, Һаҗирә,
Үтә үз гомерең синең
Кай җирдә, Кай жирдә?
68
Балалар да үсен җитте, Арттык санга без.
Мәхәббәтебез бик тигез,
Сине сагынабыз,
Син бәхетле иттең безне,
Һаҗирә, Һаҗирә,
Үтә үз гомерең синең Кай җирдә. Кай җирдә?
Кавыштырдың... Инде күңел
Онытырмы шуны?
Эх, беләсе килә дә соң
Үз тормышыңны.
Син бәхетле иттең безне,
Һаҗирә, Һаҗирә,
Үтә үз гомерең синең Кай җирдә, Kaii җирдә?
ҖИЛ ИСМИ ЯФРАК СЕЛКЕНМИ.<
Соң сине ничек беләсең?
Вәгъдәң гел кичектерәсең Елмаеп куясың да, Елмаеп куясың да...
Еракка сузылма, диләр,
Син иртә кызынма, диләр, Чыкмаган кояшыңа, Чыкмаган кояшыңа.
Бер чыгар кояш, бер күренер, Күңел ышана, бу күңел
Көтүдән туктармыни, Көтүдән туктармыни?
Кем дә кермәсен арага,
Ялгыз ут сүнә далада,
Без ялгыз утлармыни, Без ялгыз утлармыни?
Җил исми яфрак селкенми, Күңелләр юкка җилкенми, Үзең дә сизәсеңдер, Үзең дә сизәсеңдер.
Яраткан ярлар үкенми,
Саф мәхәббәтләре үлми,
Үзең дә сөйләрсең бер, Үзең дә сөйләрсең бер.