Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘРКЕМГӘ ДӘ КИРӘКЛЕ КИТАП


Партиянең XX нче съездыннан соң татар культурасының үсешендә аеруча күтәренкелек сизелә. Бу культураның милли формасы булган татар теле һәм аны фәнни өйрәнү өлкәсендә дә соңгы еллар зур уңышлар белән билгеләнделәр. Берничә төрле сүзлек чыгу, татар теле тарихы, диалектологиясе һәм орфоэпиясе буенча язылган хезмәтләр, синтаксис һәм стилистик мәсьәләләре, күп кенә материаллар моңа мисал була ала.
Бу әсәрләрнең татар теле белемен үстерүдәге әһәмиятләре турында үз вакытында күрсәтеп үтелгән иде инде.
1957 нче елда Татарстан дәүләт пәшрияте бастырып чыгарган «Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре» дигән китап (төзүчеләр: Л. Җәләй, Ы. Борһанова, Л. Мәхмү- товалар) әнә шундый мөһим әсәрләр-нең берсе.
Матур тышлы, яхшы кәгазьгә ба-сылып, тема һәм материалның шактый киң булуына карамастан, пөхтә һәм җыйнак басылган бу әсәр үзенең тышкы күренеше белән үк дикъкатьне җәлеп итә. Эчтәлеге белән исә, Ш. Рамазановиың «Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы (лексика һәм фразеология)»III дигән бөтенләй башка, теоретик юнәлештәге кечкенә мәкаләсен искә алмаганда, татар теле белеме өлкәсендә фразеологиядән фәпни-практик нигездә язылган бердәнбер һәм беренче әсәр булып тора.
Фразеологик берәмлекләр, әйтем һәм мәкаләләр йөз һәм мең еллар бу- еича халык аңында эшкәртелә килгәнгә, сүзгә саран, ләкин мәгънәгә бай була. Алар татар халкының озак гасырлар дәвамындагы тормыш тәҗрибәсендә
III Ш. Рамазанов. «Татар теле буенча очерклар», 1954, Татгосиздат, 93—133 битләр.
барлыкка килгән тапкырлыгын, акыллы һәм тирән фикерләрен үзләрендә теркәгәннәр дә, гүя, эсселек һәм басым көче белән күмер алмазга әйләнгәндәй, кысан сүз калыбында кристаллашканнар. Шуңа күрә дә алар гади сүз агымы эчендә төссез пыяла ватыклары арасындагы энҗе бөртекләре кебек ялтырап торалар.
Китап телебезнең иң җанлы һәм кыйммәтле өлешен тәшкил иткән әнә шул энҗе бөртекләренең алты мең- ләбен үз эченә алган, аларны системалы рәвештә бер җиргә туплап, җыеп биргән. Хәтта шуның өчен генә дә аны үз ана телен сөюче һәркемгә дә кирәк китап диясе килә.
Укучы һәм укытучылар, студент һәм гыйльми хезмәткәрләр, журналист һәм тәрҗемәчеләр өчен китапның мөһимлеген сөйләп торасы да юк. Язучылар, аерата, яңа яза башлаган әдип һәм шагыйрьләр өчен китаптагы мәкаль һәм әйтемнәр иҗат процессында кулланыр өчен әзер материал гына булмыйча, бәлки аз әйтеп күпне аңлату техникасын үзләштерү үрнәкләре булып та хезмәт итәчәкләр.
Китап ике бүлектән тора. Беренче «Мәгънәдәш фразеологик берәмлек-ләр» дигән бүлек тематик бүлекчәләргә салынып төзелгән. Мондый тәртип китаптан файдаланучылар өчен мәгънәдәш фразеологик берәмлекләрне бер семантик оядан табып алуда зур уңайлык тудыра. Мәсәлән, « Булды кл ы л ы к, булды кс ы з л ык турында» бүлекчәсендә ике йөзләп,
Z^)n Es~b ff 17 а Й " В f я 1 U <V 'ЪУЧь/й
120
«Эш, тырышлык һәм ялкаулык ту-рында» бүлекчәсендә исә 170 тән ар-тыграк фразеологик берәмлекләр би-релгән. Бу соңгылар эчендә без «Кем эшләми, шул ашамый» дигән мәкаль белән бергә аңа мәгънәдәш «Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәмәс» дигән мәкальне дә күрәбез, һәр ике мәкаль бер мәгънәне бирә. Семантик яктан, фикер ягыннан, алар бер-беренә тиң. Ләкин мәгънә төсмере бирү ягыннан соңгысы береичесеннән шак-тый аерыла. Андагы төп фикер ялкауга карата ирония белән катлауланган һәм беренче мәкальдәгегә караганда көчлерәк һәм образлырак әйтелгән. Әдәби әсәрләрдә моның әһәмияте зур һәм ул типиклаштыру чарасы булып хезмәт итә ала.
Бер тематик бүлекчәдә мәгънәдәш фразеологик берәмлекләр, мәкаль һәм әйтемнәр белән бергә аларның төрле вариантлары да бирелгән. Бу, өстән караганда, кабатлану кебек күренсә дә, аның фәнни әһәмияте бик зур. Бер үк фразеологик берәмлек, мәкаль яки әйтемнең грамматик вариантлары аңның, фикернең бер үк тел материалы аркылы ничек реаль- лаша алуын күрсәтә, һәм шуның белән кеше аңының материальлашу формаларын өйрәнүгә ярдәм итә. Фән, аерата тел белеме өчен бу бик мөһим. Ләкин бу вариантларның бирелүендә кимчелек тә юк түгел. Мәсәлән, 152 биттә «Кем эшләми, шул ашамый» дигән мәкальнең иң күп таралган һәм, әйтергә кирәк, иң нык эшкәртелгән «Эшләмәгән ашамас» дигән варианты төшеп калган. 121 биттә «Көзге катык, көмеш кашык — кызым белән киявемә; язгы катык, ярык кашык — улым белән киленемә» дигән мәкальнең дә шомарак, эшкәртелгәнрәк һәм күбрәк кулланыла торган «Көзге катык, көмеш кашык — киявем белән кызыма; язгы катык, ярык кашык — киленем белән улыма» дигән варианты китерелмәгән. «Юкә өзсәң, каеш түләрсең» (43 биткә), «Аягың ләпелдәсә, авызың чәпелдәр» (152 биткә), «Сәнәктән көрәк булган» (91 биткә), «Килешкәне кибеттә», «Яхшыдан яман туса, име булмас; яманнан яхшы туса, тиңе булмас» (144 биткә) дигән вариантлар да төшеп калганнар.
Мондый мисалларны күпләп китерергә була.
Җирле диалектлардан алынган фразеологик берәмлекләр, мәкаль һәм әйтемнәр, төзүчеләрнең үз әйтүләре буенча, әдәби тел нормаларына яраклаштырып бирелгән. Моңа кар. шы килеп булмый, әлбәттә. Аларга адреслар куеп, кайсы диалект яки сөйләштә кулланылуын күрсәтү дә бик урынлы. Ләкин эшкәртелгән вариант белән беррәттәи җәя эчендә, әхлак сыйдырган урыннарда, аның диалекталь вариантлары да бирелеп барылган булса, китапның әһәмияте тагын да арта төшәр иде. Бу укытучылар өчен ана теле дәресен үткәндә әдәби телне диалектизмнардан аерып күрсәтә торган әзер материал була алса, язучылар өчен үз әсәрләрендә аерым диалект вәкилләренең телен типиклаштыру чарасы, телчеләр өчен исә фәнни тик-шеренү объекты да була алыр иде.
Китапның икенче — аерым сүзләргә нигезләнеп ясалган фразеологик берәмлекләр бүлегендә, беренче бү-лектәге материал алфавит тәртибендә, ягъни фразеологик берәмлекләр кайсы сүзгә башлануына карап ур-наштырылган. Мондый тәртипнең дә фәини-практик әһәмияте зур. Бер яктан, бу мәгълүм берәмлекне табып алу өчен уңай, икенче яктан, ул бер үк сүзнең ничә төрле фразеологик берәмлекләр составына керә алуын күрсәтеп тора.
Кыскасы, китапның төзелеш прин-циплары бик яхшы уйланган.
Татар әдәби теленнән, кайбер язу-чыларның әсәрләреннән аерым бе-рәмлекләр, мәкаль һәм әйтемнәргә китерелгән мисаллар әдәби тел белән гомуми халык теле арасындагы бәй-ләнешне, язучылар — тел осталары тарафыннан мәкаль һәм әйтемнәрнең ничек кулланылуы һәм ничек үсте-релүләрен, кайбер очракта исә, яңа әйтемнәрнең тудырылуларын күрсәтә. Ләкин бу мөһим эш китапта тиешле фәнни эшкәртелү дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган. Татар әдәбияты шактый бай әдәбият. Китапта китерелгән фразеологик берәмлек, мәкаль һәм әйтемнәрнең күбесенә әдәбияттан мисал табарга була. Хәлбуки, төзүчеләр бу мөһим эшне башла-
121
ганнар да ахырынача алып барма-ганнар. Бу беренчедән. Икенчедән, нәшрият мисалларга төзүчеләр куйган адресны, ягъни нинди әсәрнең кайсы битеннән алынган күрсәтмәләрне китапны басмага әзерләгәндә төшереп калдырган. Шуңа күрә дә бер мисалның дөреслеген тикшерергә теләсәң, теге яки бу язучының томнарча әсәрләрен башыннан ахырынача укып чыгарга туры киләчәк. Практикада моның мөмкин булмаганы билгеле. Шуның белән бергә, адресларның төшерелүе китапның гыйльми дәрәҗәсен дә төшерә.
Адреслы мисаллар төзүчеләрне озын контекстлардан да коткарган булыр иде, материалны тыгызларга, күбәйтергә мөмкинлек бирер иде. Мәсәлән, 9 биттә «башы ике түгел» дигән фразеологик берәмлеккә «Га-лиулла шунда ук сизеп алды: дисәтник аны су юлы өстендәге ташландык забойны рәтләргә җибәрмәкче икән. Юк инде, Галиулла анда бармас, аның башы ике түгел». (И. Гази.) дигән мисалда, адресы күрсәтелгәндә, соңгы җөмләнең үзе генә дә бик җиткән. Мондый кыскартылырга тиеш мисаллар һәр биттә диярлек бар.
Китап җирле сөйләшләрне өйрәнү буенча күп еллардан бирле үткәрелеп килә торган экспедицияләрнең материалларына нигезләнгән. Бу, һичшиксез, әсәрнең кыйммәтен арт-тыра, аның хәзерге көндә халык сөй-ләшә торган җирле тел белән нык бәйләнгән булуын күрсәтә. Бу — яхшы. Ләкин лексика һәм фразеология өлкәсенә караган әсәр өчен бу гына җитми. Мәгълүм ки, лексиканың фразеология өлеше — ул телнең тарихи үсеш җимеше. Шуңа күрә дә бу материалны тарихи юнәлештә алу — тел фактларына карата тарихи принципны дөрес куллану булачак. Әсәрдә моңа омтылу булса да, ул әле башлангыч хәлдә генә: берәр мәртәбә «йосыф-Зөләйха» белән Мөхәммәдьяр шигыренә мөрәҗәгать итү белән чикләнелгән.
Безнең борынгы әдәбият фразеоло-гиягә бик бай. Аны өйрәнү безгә хә-зерге телебездәге фразеологик берәм-лекләр, мәкаль һәм әйтемнәрнең үсү тарихын ачарга ярдәм итәчәк. Мәсәлән, 1369—1370 елда язылган «Җәм- җәмә Солтан» дастанының быел табылган кулъязмасында «һәркем ир- сә иә игәр, ургай аны» дигән шигъри юл бар. Аз гына игътибар белән караганда, моның хәзерге формасы «Ни чәчсәң, шуны урырсың» икәнен аңлау читен түгел.
Икенче мисал. 42 биттә «Хайван дисәң — йоны юк; адәм дисәң — юне юк» дигән мәкальнең хәтта хәзерге көндә дә кулланыла торган «Адәм дисәң — коны юк; хайван дисәң — йоны юк» дигән вариантын төзүчеләр төшереп калдырганнар. Мондагы «кон» сүзе бик борыннан, ургун-ени- сей язмалары чорыннан килә торган сүз. Куй (сарык) сүзенең борынгы формасы койын, коин, кой (хәзерге татарча куй-сарык) булып, тикшерелә торган мисалда ул кон формасында сакланган. Димәк, «Адәм дисәң — коны юк» мәкале башлап «адәм ди-сәң— сарыгы юк» дигән мәгънәдә кулланылган. Хайван асраучылык белән көн күрә торган җәмгыятьтә «кон»ы, ягъни сарыгы булмаган ярлы кешенең кешегә саналмавы бик табигый. Шуның белән бергә бу мәкаль мәгълүм тарихи шартларда, безнең бабаларыбыз әле хайван асраучылык белән шөгыльләнгән чорда барлыкка килеп, шул дәверне чагылдырган булып чыга. Ул дәвер үтеп, татарлар хайван асраучылык белән шөгыльләнми башлагач, әкрен, әкрен «кон» сүзенең мәгънәсе дә үзгәргән. Мишәрләрдә «консыз» ямьсез, иләмсез урынына кулланыла. Кыскасы «кой» сүзенең саклануы мәкальнең чама белән булса да кайчан барлыкка килүен, аның соңгы варианты нинди семантик үзгәрүләргә очраганын аныкларга ярдәм итә. Шуңа күрә дә, мәсьәләгә гыйльми һәм тарихи принцип күзлегеннән караганда, мәкальләрнең, әйтем һәм фразеологик берәмлекләрнең борынгы вариантларын төшереп калдыру белән берничек тә килешеп булмый.
Югарыдагыларны искә алып, ки-тапны мөмкин кадәр тизрәк икенче басма өчен әзерләргә кирәк. Тарихи юнәлештә алганда материалның кү-бәюеннән куркырга ярамый. Кире-сенчә, ул китапның кыйммәтен генә арттырачак. Бер томга сыймаса ике-
122
эч том итеп тә чыгарырга була. Татар теленең фразеология байлыгы китапта китерелгән шул алты мең берәмлек мәкаль һәм әйтемнәр белән бетә икән дип уйлау хата булыр иде. Китапка аларның күп өлеше әле кер. ми калган. Әнә шул ардан көндәлек сөйләшүдә кулланыла торган кайбер әйтем һәм мәкальләрне искә төшереп карыйк: Тел ташны ярыр. Сөйли бел- мәсәң, елый бел. Кул ярасы уңалыр, тел ярасы уңалмас. Өйрәнгән яу сугышта батыр. Ябага тайны хурлама. язга чыккач ат булыр. Ил төкерсә, күл булыр. Ыспай туңмас, калтырар. Эт — эткә, эт койрыкка. Этнең койрыгын кем киссә, шул яхшы. Җеп нәзек җиреннән өзелә. Урманга утын ташымыйлар. Алган бер языклы, алдырган мең языклы. Хуҗа мең саклый, карак бер саклый. Өйдәге хәбәрне күршеңнән сора. Димче диңгез кичәр. Ат күрмәгән ат күрсә, чаба- чаба үтерер; тун күрмәгән тун күрсә, кага-кага бетерер. Ат азгыны тайга иярә. Берлек барда, терлек бар. Җилдән килгән, җилгә китәр, ахырын да харап итәр. Ашы ашаган, яше яшәгән. Бер аягы гүрдә, бер аягы җирдә. Хәерчегә җил каршы. Өрә белмәгән эт үз өстенә бүре китерә. Чәйнең чынаягы өч, артыгы хәзинәгә көч. Самоварның шатлыгы күмер, адәмнең шатлыгы гомер. Ала каргага дус булсаң, урының чүплектә булыр. Этнең күңеле бер сөяк. Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый. Тавык бер тәүлек кытласа да, бер генә күкәй сала. Ике бармак арасына ит усми. Ят кулында яла бар, яласаң да бәла бар. Ятка ялынганчы, яныңа карман. Үз үтерми, ят ярлыкамый. Үзем дигәч, ирен дә ябыша. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар. Ышанма дустыңа, ут ягар куышыңа. Тилегә тәңре дә ирексез. Сугалмаган зур күтәрә. Ит күрмәгәнгә үпкә дә тансык. Бәдәнәсенә күрә бизмәне. Ялкауның бәхете үлә. Ачтан казан астырма, туңганга ут яктырма. Симезлек хайванга яхшы, йөгергәнгә түгел, боерганга. Чирлене чебен тешли. Дөньяны җил бозар, адәмне сүз бозар. Чит илнең карчыгасын, җирле чыпчык та талый. Әз аш тәмле була Күпне көткән аздан коры кала. Май чүлмәге тышыннан билгеле. Аты олы, кабыргасы коры. Балта чапканчы, кискә ял итә. Ат ау. наган җирдә төк кала. Уйламый эшләсәң, авырмый үләрсең. Сукырның теләгәне ике күз. Тел тәкъдиргә тибрәнә. Уеннан уймак чыга. Илле адәм арасында тиле адәм кайгырыр. Эт өрә, бүре йөри. Аттан ала да туа, кола да туа. Ишәк түшәк кадерен белмәс. Үрдәк бирсәң, каз алырсың. Алма агачыннан ерак төшми. Ашашка, урыны башка. Аяк урынына тояк. Сыер дуласа, аттай ямап. Тилегә акыл бирсәң, атың җиккән булсын. Юаштан юан чыгар. Иясенә яраса, койрыгы кабыргасында булсын. Туйдай соң дөмбергә. Сугыштан соң батыр күбәя. Бал тәмле дип, бармак йотмыйлар. Иртә кычкырган күкенең башы ярыла. Күрше тавыгы каз кебек, йомыркасы баш кебек. Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче. Казанда булса, чүмечкә чыгар. Икене куып, берсез калган. Диңгез баштан болгана. Баткан тайганнан көлгән. йомырка тавыкны өйрәтми. Кешегә баз казыма, үзең төшәрсең. Тәртә кыйнап, ат бармас. Аягына сыер басмаган. Ашыккан ашка пешәр. Көчең барда эшлә, тешең барда тешлә. Тазы бар, кырчыны юк кебек китапка керми калган мәкальләрне йөзләп санарга була.
Китапны төзүчеләр татар теленең тарихи фразеологиясен, бәлки, аерым китап итеп чыгарырлар. Болай иткәндә дә аны хәзерге фразеологиягә бәйләми мөмкин түгел. Тарихи юнәлештә алуның хикмәте дә шунда.
Икенче басманың керешендә фра-зеологик берәмлек, мәкаль һәм әй-темнәр хакында төшенчә бирелеп, фразеологиянең чыганаклары күрсә-телсә, ягъни, кыскача булса да фра-зеология теориясе биреп кителсә, яхшы булыр иде.
Икенче басманы әзерләгәндә һәр елда чыгып барган календарьлар, ре-волюциягәчә һәм аннан соңгы дәвер-дәге вакытлы матбугат, төрле уку китаплары һәм аерым җыентыкларда теркәлеп барган фразеологияне күздән кичерү дә файдалы булачак.