Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУХТАР ӘУЕЗОВ


28 сентябрьдә атаклы казакъ совет язучысы һәм галиме Мухтар Әуезовның тууына 60 яшь, язучылык эшенә 40 ел, фәнни педагогик эшчәнлегенә 25 ел тула.
Мухтар Әуезов — карт буын казакъ совет язучыларыныц берсе. Үзенең югары худсь жестволы әсәрләре: «Абай» һәм «Абай юлы» исемле 4 томлык эпопеясе, повестьлары, хикәяләре, пьесалары белән ул казакъ совет әдәбияты тарихында гына түгел, күп милләтле совет әдәбияты тарихында күренекле урын тота. Совет укучылары аның талантлы әсәрләрен яратып укыйлар. Аеруча, бөек казакъ мәгърифәтчесе һәм шагыйре Абай Конанбаев турындагы романнар сериясе совет әдәбиятының алтын фондына керде. Киң далаларда яшәүче эш-чән казакъ халкын Абай беренче буларак бөек Пушкин, Лермонтов шигырьләре һәм поэмалары, Татьяна һәм Онегиннар белән таныштырса, Мухтар Әуезов үзенең казакъ халкы һәм аның шагыйре турындагы романы белән беренче тапкыр рус һәм башка халыкларны Абай белән, бу бөек һәм талантлы шагыйрь белән чын-чынлап таныштырды. Хәзер Абайның тормышы, иҗаты күп телдә сөйләүче совет укучыларына яхшы таныш.
«Шагыйрьнең образын тудырганда мин халкыбыз тарихында Абайның тоткан урыны, аның үз заманындагы прогрессив роле турында гына түгел, бәлки аны безнең заман белән, совет халыклары белән нинди фикерләр һәм уйлар бәйләгәнен дә уйладым,— дип яза автор үзе. — Элекке заманда яшәгән шагыйрьнең тормышы һәм эшчәнлегеннәи мин аңардан соңгы тарих өчен кыйммәтле һәм кирәкле булган нәрсәне генә сайлап алдым!»
Социалистик реализм методы, казакъ һәм рус әдәбиятының реалистик традицияләре Әуезовка зур уңыш китерә. Аның романнары, новатор әсәр буларак, казакъ совет әдәбиятының яңа битләрен ачалар.
Мухтар Әуезов казакъ халкының тормышы, тарихы, көнкүреше белән яхшы таныш. «Абай» романын язганда да ул шагыйрь турындагы материалларны озак еллар җыйный, өйрәнә. Абайны белгән кешеләр— Абайның дуслары, дошманнары белән очрашып сөйләшү дә зур гына ярдәм итә. Мухтарның бабасы Әуез Абай белән якын
ӘУЕЗОВ
дус була. Мухтар үзенең бабасыннан Абай турында күп ишетә, күп истәлекләр тыңлый. Мухтар беренче тапкыр укый башлаганда да Абайның шигырьләр җыентыгыннан башлый, Абай шигырьләрен ятлый.
Мухтар Әуезов 1897 елны Семипалатинск өлкәсе, Чыңгыз волостенда күчмә казакъ Оморхан Әуезов семьясында туа.
Мухтар 11 яшендә ятим калып, агасы Касыймбәктә тәрбияләнә. Үз чорының алдынгы фикерле бер кешесе буларак, агасы аны Семипалатинск шәһәрендәге биш класслы училищега урнаштыра. Аннары Мухтар укытучылар семинариясендә укый, 1919 елны аны тәмамлау белән Совет органнарында эшли.
1922 елда Урта Азия дәүләт университетына ирекле тыңлаучы булып керә. Шул ук елларда «Шолпан» журналында иске казакъ авылы тормышыннан алып язылган берничә хикәясе басылып чыга. Мухгар Әуезов 1928 елны Ленинград университетын, ә 1930 елны Урта Азия университетының аспирантурасын тәмамлый.
«Бу вакытта инде казакъ театрларында минем «Байбичә-тукал», «Енлик һәм Кебек» һ. б. пьесаларым бара, журналларда һәм аерым басмалар булып хикәяләрем, повестьларым чыга иде, — дип яза Әуезов үзенең иҗат юлы турында. — Әкренләп тәҗрибә тупланды, өлгереп җитү чорына да аяк атладым. Совет вузын һәм аспи-рантурасын бетергәч тә әле мин үземдә еш кына эчке бер каршылык, идея ягыннан аксау, хаталар сизә идем — бу елларда әле кайбер республикаларда бетеп җитмәгән буржуаз милләтчелек йогынтысы нәтиҗәсе иде. Үземнең иҗат юлыма борылып карап, аның әле чын мәгънәсендә башланмаганын күрә идем... һәм 1932 елдан алып, үземнең идея һәм иҗат ялгышла-рымны күздән кичереп, мин яңача — совет язучысы—драматург һәм прозаигы, казакъ әдәбияты тарихын өйрәнүче, казакъ вузларында педагог һәм лектор булып эшли башладым.
Минем тарафтан егермедән артык пьеса, күп хикәя һәм повестьлар язылып, алар Казакъстанда социализм төзелешенең төрле этапларын сурәтләүгә багышланганнар».
Хәзер Әуезов казакъ халкының йөз ел

лык тормышын эченә алган романнар сериясе өстендә эшли. «Абай» һәм «Абай юлы» — шушы сериядәге беренче романнар.
Мухтар Әуезов язучылык эше белән бер-вакытта фәнни-тикшеренү эше белән дә шөгыльләнә. Каз. ССР Фәннәр Академиясенең академигы, казакъ дәүләт университеты профессоры буларак ул казакъ әдәбияты тарихын, халык иҗатын, телен өйрәнү буенча зур эш алып бара. Ул казакъ әдәбияты буенча мәктәпләр һәм вузлар өчен дәреслекләр төзүдә актив катнаша. Әуезов, казакъ әдәбияты тарихына һәм хәзерге торышына карата язылган күп санлы мәкаләләреннән тыш, башка тугандаш халыкларның әдәбиятлары белән дә якыннан кызыксына. Ул Тукай, Г. Ибраһи- мов, Ф. Әмирханнарны яратып укый. Хәзерге татар әдәбиятын да күзәтеп бара. Үзенең мәкаләләрендә Муса Җәлил шигырьләре, К. Нәҗми, Г. Бәширов романнары турында да яза.
Мухтар Әуезовны казакъ халкы Казакъ- стан ССР Верховный Советына депутат итеп сайлады. Ул «Абай» романы өчен Сталин премиясе белән бүләкләнде.
Мухтар Әуезовның «Абай» романы татар телендә Татарстан китап нәшриятында 1957 елда басылды. Романны казакъчадан Сәрвәр Әдһәмова тәрҗемә итте.