ХИСАМ КАМАЛОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ РУС ТЕЛЕНДӘ
Үзенең тирән кичерешле уйлары, ихлас күңелдәнлеге белән тиз арада укучылар мәхәббәтен яулап алган яшь шагыйрь Хисам Камаловнын шигырьләре, рус теленә тәрҗемә ителеп, Москвада аерым китап булып чыкты L
Хисам Камалов матбугатта беренче мәртәбә моннан өч ел элек күренә башлый. Аннары аның ике җыентыгы мәйданга килә: «Яңадан сафка» (1955 ел) һәм «Чияле тау» (1956 ел). Алар турында С. Хәкимнең («Совет Татарстаны», 1955 ел, 5 март) һәм И. Ахунҗановның («Совет әдәбияты», 1956 ел, 8 сан) бик әйбәт мәкаләләре бар, — шагыйрьгә карата ул мәкаләләрдә тирән һәм урынлы фикерләр әйтелә, аның иҗатына уңай бәя бирелә. Шуңа күрә, биредә без Хисам Камаловның иҗатына махсус тукталмыйча, аның әлеге китапларыннан сайлап алынган тәрҗемәләре — рус телендә чыккан җыентыгы турында гына фикер йөр-тәбез.
Башта ук әйтергә кирәк, җыентыкка кергән тәрҗемәләрнең күбесе уңышлы һәм- төгәл. Аеруча «Алсу иртә», «Партиягә гариза», «Зәңгәр шәлең», «Авыл аша узган бу яңа юл», «Доктор җаным, аңла...», «Елама, әнкәй...» (В. Луговской тәрҗемәләре), «Җәйге яңгыр...», «Чәчәкләрне өзеп аласың да...», «Тургай» (А. Ибраһимов), «Без утырдык соң мәртәбә...», «Дустым сәламе», «Син ничектер дәшми-тынмый гына...», «Чияле тау...» (IT. Глазков), «Госпитальдә» (Ю. Полухин), «Мин тормышны мактыйм» (А. Марков), «Гомер үтә» (М. Фролов) шигырьләре бик матур һәм ачык тәрҗемә ителгән. Боларда идея һәм эчтәлек кенә түгел, образлар системасы, үзенчәлекле әйтелмәләр һәм канатлы сүзләр дә нәкъ автордагыча диярлек. Мәсәлән:
Син уятма күңелемдә тагын Егетләрнең чалгы янавын;
Төнге җилнең, ай балкыган чакта, Солыларның чәчен таравын.
1 Хисам Камалов, Алое утро, «Молодая гвардия» нәшрияты, М., 1957 ел, 56 бит.
Ты ие буди в душе воспоминанья...
Вот под точилом звякает коса, Вот ветерок ночной при свете лунном Расчесывает волосы овса.
(сСин уятма...», В. Луговской тәрҗемәсе)
Бу юллар русчада шундый матур яңгырыйлар, хәтта авторның үзенчә-лекле итеп әйтелгән «солыларның чәчен таравын...» — сүзләре дә анык бирелә алган.
Күп кенә тәрҗемәләрнең идея-эч- тәлеге генә түгел, шигырь үлчәве, ритм-ритмикасы да нәкъ оригиналда-гыча. «Туган илем...» шигыре, мәсәлән, ун — тугыз үлчәве белән язылган, тәрҗемәдә дә ул шулай:
Туган илем, сине мәңге сүнмәс Кайнар сөю белән сөям мин. Бар яшәвем синең өчен генә, Синең өчен янам, көям мин.
Горячо люблю тебя и крепко, Милая, родимая страна!
Для тебя я мыслю и страдаю, Жизнь моя тебе посвящена.
(Н. Глазков тәрҗемәсе.)
Кайбер шигырьләр бераз кыскар-тылган яки иреклерәк тәрҗемә ителгән. Әсәрнең идея-эчтәлегенә зыян килмәгәндә, бу әле ярый. Ләкин аерым урыннарда уңышсыз үзгәртүләр дә бар. «Көнләшү» шигыре, мәсәлән, тәрҗемәдә бөтенләй башка шигырь була язган, тупасланган, ямьсезләнгән (А. Марков тәрҗемәсе). «Аучы» шигырендә уңышсыз эквивалентлар кулланылган (И. Фролов тәрҗемәсе) :
Мыегына бозлар каткан була. Ауда йөреп кичен кайтканда. Зарлана ул, Нефть чыкканнан соң Бүре ләкми диеп капкынга.
На усах застыли капли пота.
Он идет, сердит, как будто пьян.
Снова неудачная охота:
Волк не попадается в капкан.
Авторның үзендә «как будто пьян» чагыштыруына туры килерлек бер сүз дә юк. һәм кирәкми дә, чөнки ачулы кеше һәрвакыт исереккә охшамый, яки исерек кеше гел ачулы булмый.
Хәтта барган начальникларына»
— Газ януын төнлә сүндер, — дип.
II зашел к начальнику домой:
— Помоги скорее мне, Степаныч, Не у дел
и я и мой Сарбай.
Факел свой
Гаси хотя бы на ночь.
Начальникны «Степаныч» дип атарга ник кирәк булгандыр. Биредә андый шаблонны кулланмаска да бу-лыр иде: начальник кеше рустан гына түгел, татардан яки башка милләттән дә булырга мөмкин ич.
«Әнигә хат» шигыре тәрҗемәсендә ана мәхәббәте «давняя любовь» дип аталган (Ю. Полухин тәрҗемәсе). Ана мәхәббәтенә карата алай дип әйтү бик үк анык түгел. Ана мәхәббәте «давняя любовь» — кайчандыр булган яки кайчандыр дәвам итеп килгән мәхәббәт ише генә түгел. Ана мәхәббәте бөтенләй башка, ул — бернинди вакыт берәмлеге белән дә үлчәнә алмый торган көчле, зур мәхәббәт.
«Акушерка Рәисә» шигырендә ав-торның бик матур итеп әйтелгән:
Синең самый җимеш бирер чагың, Ә җимешең никтер күренми, — юллары тәрҗемәдә бераз тупасрак, шигъриятсезрәк килеп чыккан:
Всё кругом плодоносит...
Так что же,
Не пора ли детей завести?
(А. Ибраһимоз тәрҗемәсе.)
«Таң алдыннан...» — гаять тирән кичерешле, үзәк өзгеч моңлы шигырь («На смерть матери» — Ю. Полухин тәрҗемәсе). Баштагы өч строфасы аның русчада да бик матур. Ләкин соңгысында оригиналга хас поэтик көч, поэтик образ инде шактый югал-ган:
Барысы миңа Үкенечкә булган... Кабереңдә инде аксыл томан, Эх, бу томанны!..
Хәтерләтте синең, шәл бөркәнеп, Мине көтеп, зарыгып торганны.
И нигде нет глаз твоих милых, И нигде нет рук твоих добрых. Лишь туман висит над могилой Серой шалью, Что ты носила.
Ләкин аерым очракларда тәрҗе-мәченең иреклерәк эш итүе шигырьнең сыйфатын төшерүгә түгел, киресенчә, берникадәр яхшыртуга китергән. Мәсәлән, «Салкын буран» шигыре болай да әйбәт, ә тәрҗемәдә ул тагын да матуррак килеп чыккан. «Рәхмәт, илем», «Туйда укылган шигырь», «Безнең җиңү язы» шигырьләре белән дә шул ук хәл (И. Фролов тәрҗемәләре).
Гомумән, кайбер вак-төяк җитеш- сезлекләре булуга карамастан, Хисам Камалов шигырьләренең тәрҗемәләре уңышлы, һәм талантлы яшь шагыйрьнең әсәрләре инде рус телендә аерым китапчык булып чыгуы үзе үк шатлыклы күренеш.