Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНДРЕ ТИММЕРМАНС БЕЛӘН ОЧРАШУ


Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре совет укучысына яхшы таныш. «Моабит дәфтәрләре»иең берсен саклап калучы һәм совет илчелегенә тапшыручы бельгияле Андре Тиммерманс- ныц исеме дә укучыларга танылып бара.
Андре Тиммерманс яшьләр һәм студентларның VI нчы Бөтендөнья фестивале көннәрендә, Язучылар союзының чакыруын кабул итеп, Москвага килде. Күп кенә рус язучылары белән һәм шагыйрьнен семьясы белән очрашуда ерактан килгән дус Муса Җәлилнең фашистлар төрмәсендәге тормышы турында истәлекләр сөй-ләде.
Татар язучыларыннан бер төркем — Го- мәр Бәширов, Гази Кашшаф һәм Зәки Нури — Москвага Андре янына бардылар.һәм бельгияле дуска бүләкләр һәм татар халкының кайнар сәламен тапшырдылар. Татар язучылары Андре Тиммерманска Моабит дәфтәрен саклап калуы өчен татар халкы, язучылар җәмәгатьчелеге исеменнән рәхмәт белдерделәр.
Советлар Союзыннан китәр алдыннан Андре Тиммерманс хөрмәтенә кичә үткәрелде. Бу кичәдә шагыйрьнең семьясы, руе һәм татар язучылары катнашты. Председательлек итүче шагыйрь Сергей Смирнов һәм Андре Тиммерманс чыгышлар ясадылар.
Андре Тиммерманс татар язучыларының делегациясе белән бик җылы саубуллашып: «Киләсе килүдә Казанда булырга тырышырмын, һичшиксез анда булырмын», — диде.
ШАГЫЙРЬЛӘР
Шагыйрьләр секциясе соңгы вакытта яшь каләмнәр иҗатына игътибарны арттырды. Ике яшь шагыйрь—Р. Әхмәтҗанов һәм К- Латыйповның шигырьләрен тикшерүдә бу ачык күренде. Тикшерү яхшы оештырылган иде. Яшь шагыйрьләрнең иҗаты турында сөйләгәндә секция членнары бик күп кенә тирән мәгънәгә ия булган фикерләр әйттеләр.
Кави Латыйпов шигырьләре турында сөйләгәндә, С. Баттал, Г. Хуҗи яшь шагыйрьнең кыска язуын һәм шул ук вакытта фәлсәфи мәгънә бирергә омтылуын уңай факт дип таныдылар. Яшь шагыйрьнең совет дуслыгы турындагы, кешегә игътибар турындагы шигырьләре афоризм кебек яц-
СЕКЦИЯСЕНДӘ
гырый, — диде Г. Хуҗи. Тикшерү вакытында К- Латынповны шигырьләрен тормышка тирән кереп иҗат итми, бик аз яза, үз тавышын табу юлында ныклап эшләми, дигән фикерләр дә булды. X. Туфан яшь авторга балалар өчен дә шигырьләр язарга киңәш бирде
Р. Әхмәтҗановныц күп кенә шигырьләре секция членнарында уңай фикер калдырды. Яшь автор үз тавышын табу өчен күп эзләнә, үз өстендә эшләүне туктатмый. Шуңа күрә дә аның шигырьләрендә поэтик фикер үрнәкләрен еш табарга була. Ләкин яшь шагыйрь тынычланмаска, масаймаска тиеш,—дип әйттеләр.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНА ЧЛЕН ИТЕП АЛУ
М. Гайнуллин тәнкыйть өлкәсендә инде күптән эшләп килә. Аның борынгы һәм Октябрьгача әдәбият буенча фәнни тикше-ренүләре бигрәк тә зур әһәмияткә ия булып торалар. Тәнкыйтьченең матбугаттагы чыгышлары тирән һәм фикергә бай. Күптән түгел Язучылар союзы правле- ниесе иптәш Гайнуллинны Язучылар союзына член итеп алды. Тәнкыйтьченең эш- чәнлегенә уңай бәя бирелде. Шул ук вакытта М. Гайнуллинның хәзерге заман әдәбияты белән аз кызыксынуы тәнкыйтьләнде.
Язучылар союзына член итеп яшь тән-кыйтьчеләрдән И. Нуруллин һәм Н. Гыйз- зәтуллин да кабул ителде.