ОНЫТЫЛМАС ОЧРАШУ
Без Владимир Ильич тавышын беренче революция елларында, аннан соң кара реакция чорында ерактан, чит ил киртәләре аша самодержавие шартларында ишеткән булсак, Октябрь революциясеннән соң аның сүзләре пролетариат диктатурасы юлбашчысы тавышы булып яңгырадылар. Аны тыңларга ерак аралар комачаулый алмады. Ул, Ульянов-Ленин, безнең белән бергә булды, урыннарда һәр адым хәрәкәтне күзәтеп торды, иртәгесе көнебезне әйтеп торды, ялгышлыклар ясамас өчен безне һәрвакыт кисәтте. Безнең өчен Себердә Совет власте урнаштыруда катнашканда, аннан соң мин эшләгән башка урыннарда: туган шәһәрем Воронежда һәм бигрәк тә — Волга буенда, Казанда, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзегән вакытта әнә шулай булды.
Халыкларның колониаль төрмәсенең типик почмагын автономияле республика итеп үзгәртеп коруда Ленин башлап йөрүче булды. Бу турыда һәркайда: Казанда, җирле халык арасында, шәһәрдәге һәм кантоннардагы митингларда, демонстрацияләрдә зур дулкынлану белән сөйләделәр.
һәм менә яшь республика делегатлары партиянең унынчы съездына киттеләр. Республикадагы партия-совет эшләренең торышына зур игътибар биреп килгән Владимир Ильич белән очрашуны көткәндә аларны, үз-үзләреи эшләре бөтен яктан уңган кешеләрчә тоттылар дип, әйтеп булмас иде. Гражданнар сугышыннан соң республикада хуҗалык бик акрын аякка баса, халыкның аң-белемен үстерү, яңа культура учаклары төзү эшләре кантоннарда гыиа түгел, Казанның үзендә дә бик шәптән түгел иде. '
Мин съезд залында буш сәхнәгә якынрак урнашып, патша-буржуа- зия вакытында, күзгә күренмәсә дә, яшерен матбугат аша Ильич, Тулин, Н. Ленин имзасы белән, ә кайчакта бөтенләй исемсез генә һәрвакыт безнең яныбызда, күңелебездә булган кешене дулкынланып көтә башладым. Кайдадыр ишек артында звонок шалтырады, залга таушалган тужуркалар, солдат гимнастеркалары кигән кешеләр керде, һәм тиздән анда инә төшәрлек тә урын калмады. Түшәмдә анда-санда кызарып кына борынгы люстралар кабынды, кызыл комач белән уралган колонналарның кабарынкы бизәкләре ачыграк күренә башлады.
— Ленин!—диде минем янда утырган иптәш, минем иңбашыма төртеп, һәм без аягүрә торып бастык.
Әйе, бу ул иде. Киң җилкәле, тәбәнәк буйлы; бәрән тиресе якалы ' пальто һәм колакчын бүрек кигәнгә, ул фабрика эшчесенә охшый иде. Ул бүреген кесәсенә тыкты, аннан пальтосын тиз генә салып, аны урындык артына куйды һәм кызыл сукно ябылган өстәл янына килеп утыр-
II «Московский литератор» газетасының быел 19 апрельдә чыккан саныннан алынды. >
61
ды да башын күтәрде, күршесенең сөйләвен тыңлый-тыңлый залны күзәтте. Аның киң маңгайлы, соргылт сакал үскән йөзендә, бераз кысыла төшкән коңгырт-кара күзләрендә дә, елмаю сизелеп торган иреннәрендә дә кайнар фикернең җитезлеге балкый иде.
Ул алдында яткан кәгазь өемен актара-актара, кулы белән капшап карандаш алды, ләкин карашын бездән, залда утыручылардан алмады, залдагыларның да күзләре аңа текәлгән иде. Бу — илнең төрле почмак-ларыннан җыйналган делегатларның үз юлбашчылары белән сүзсез, ләкин бик күп мәгънә аңлата торган сөйләшүләре иде. Арттагы рәтләрдә утырган делегатларга борылып карагач, мин аларның йөзләрендә борчылу билгеләре түгел, коридорларда моннан бер минут алда кайнаган бәхәсләрдән дулкынлану түгел, ә үзләренә, үз көчләренә, алдагы көнгә, үзләре артында торган миллионнарның якты киләчәгенә иыклы ышану күрдем. Сүзсез сөйләшүнең искиткеч мәгънәле булуы әнә шунда иде.
Көчле алкышлар зал стеналарын тетрәтердәй, люстра утларын сүндерердәй яңгырады. Кул чабулар урындыклар дөбердәве белән бергә кушылды: анда, сәхнәдәгеләр һәм түбәндә, залдагылар — барысы да аягүрә бастылар һәм дәртләнеп кул чаптылар.
Владимир Ильич чыгыш ясаучылар өстәле яныннан үтеп, сәхнәнең кырыена ук килде, тәртипкә чакыргандай, искәрмә кәгазе тоткан кулын алга сузды, ләкин кул чабулар туктамады... Без якыннардай- да якын, кадерлеләрдән дә кадерле, сөеклеләрдән дә сөекле кеше белән очрашуның бәхетле минутларын озаккарак сузарга теләдек. Ильич сәгатенә карап алды һәм шелтәле елмаеп башын чайкап куйды. Кул чабулар тынды, ләкин залда урындыклар дөбердәгән тавышлар ишетелә иде әле. Ленин сүз башлады:
'— Россия Коммунистлар партиясенең унынчы съездын ачык дип белдерергә рөхсәт итегез, иптәшләр!—диде.
Аның «р» авазын үзенчәрәк әйтеп, тамак төбеннәнрәк чыккан, ләкин көчле яңгыраган тавышында мин, элек меңләгән кешеле җыелышларда чыгыш ясаучы эшче блузасы кигән ораторларга хас нәрсәне ишеттем. Аның һәрбер сүзе аңлаешлы, гади иде.
— Өч ел ярым буена дәвам иткән искиткеч авыр көрәштә, — дип дәвам итте Ильич, — без үз җиребезне дошман гаскәрләреннән чистартуга ирештек!.. Моны без яулап алдык!..
һәм горур елмаюдан соң аның гаҗәп үткен күзләрендә икенче нәрсә — кырыс җитдилек чагылды. Ул партия алдында торган хуҗалык планнарына гына түгел, Советлар республикасында сыйныфлар арасындагы мөнәсәбәтләрнең төп нигезенә кагылган бурычлар турында, сугыштан соң тыныч тормышка күчү бурычлары турында сөйли башлады...
Утырыш арасында бер тәнәфестә президиум утырган сәхнә янындагы бүлмәдә казанлыларның Ленин белән онытылмас очрашуы булды.
Сталин доклады һәм Сәфәров чыгышы буенча съезд тарафыннан милли мәсьәләләр комиссиясенә кертелгән Казан делегатларының кайберләре Ленинны чолгап алдылар, һәм минем биредә ишеткән беренче сүз казанлыларның аңа мөрәҗәгать итеп: Владимир Ильичның революцион эше казанлылар арасында башлануына безнең шәһәрдә бик горурланалар, һәм илдә иң карт университетларның берсе — безнең университетка Ленин кебек студенты белән горурланмаска мөмкинме соң, дигән сүзләре булды.
Владимир Ильич кулын селтәп куйды һәм Казан университеты Ло-бачевский, Бутлеров, Зинин кебек күренекле галимнәр белән горурланырга тиеш, диде.
— Ә инде студент Ульяновка килсәк, аны юридик факультетка ке- pen укый башлаганнан соң берничә айдан ук... теге, ни бит... — Ильич кулы белән һавада этеп җибәрү хәрәкәте ясады.—Аның башына сук-, тылар да, кулга алдылар!—диде.
— Безнең университетның даны да әнә шунда инде, — диделәр Казан делегатлары. — Әйе, әйе... Нәкъ менә сез, патша суды хөкеменең мәрхәмәтсез катылыгына карамастан, студентларны самодержавиегә каршы күтәрдегез...
— Ә беләсезме, дуслар,—диде Ильич, тавышын күтәрә төшеп,— әйдәгез, хәзерге заман өчен кирәкле нәрсәләр турында сөйләшик...
Ләкин аның тирәсендәгеләр тукталмадылар, һәм кемдер шулай ук Казан университетында укыган Лев Толстойны искә алды. Ильич бөтенләй яшь егетләрчә, җәһәт кенә:
— Алай булгач, әйдәгез, Казанның данлы пекарен дә искә алыйк!— дип өстәде..
— Әйе, әйе, Горький!—дип кычкырды делегатлардан берәү.
— Менә, менә! — диде Ильич. — Сүз уңаенда әйтегез әле, безнең татар әдәбияты белән эш ничек тора? Әлеге... ни атлы соң... Мулла улы... Пушкин, Лермонтов әсәрләрен үз туган теленә тәрҗемә иткән... Габдулла, Габдулла...
Мин:
— Тукаев! — дип әйтеп куйдым.
— Шагыйрьнең эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр бармы соң?..
Мии кечкенә куен дәфтәре белән карандашны кесәмә яшерә-яшерә берничә яшь татар язучыларының исемен әйттем.
— Димәк, базда дары бетмәгән әле! — диде Ильич, елмаеп.— Ә сездә журналистика, газета эше ничек тора?
Владимир Ильич газета тиражы турында, анда милли интеллигенциянең ничек катнашуы, хәтта полиграфик база турында берничә сорау бирде, һәм кинәт:
— Ә сез татар телен беләсезме? — дип сорады.
Башта бездә губерна профсоветы председателе, соңыннан хезмәт халык комиссары булып эшләгән бер иптәш, минем җавапны бүлдереп, болай диде:
— Беләсезме, Владимир Ильич, казанлылар үткәй ел ук гомуми редакция астында татар һәм рус телендә бер газета чыгарырга карар бирделәр. — Ул кулы белән минем якка күрсәтте. — Аны рус теле буенча редактор итеп, һәм Казанның яшь бер журналистын...
— Шәфигуллинны,— дип әйтеп куйдым мин.
— Әйе, Шәфигуллинны — татар теле буенча редактор итеп куйдылар.
Владимир Ильич безне хуплап баш селекте, тик шулай да рус басмасы редакторына татар телен белү начар булмас иде, дип куйды. Ләкин, минем уңайсызлануымны күреп, һичбер елмаюсыз җитди итеп, үзләренең туган телләрендә сөйләшүче барлык совет кешеләренә һичшиксез белергә кирәк булган бердәм һәм гомуми тел — безнең партиябез теле барлыгын, аны белү — һәр милләт редакторларының изге бурычы икәнлеген әйтте.
Съездның уналтынчы марттагы соңгы утырышында Владимир Ильич йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Аида ул халыкара буржуаз сатлык матбугатның дөньяда пролетариат диктатурасы беренче урнашкан илнең авторитетын төшерергә маташуыннан ачы итеп көлде.
Эшчеләр белән крестьяннар арасындагы союзны ныгыту өчен партиянең бөтен көчләрен тупларга чакырып, ул речен, партия шушы съездда тыгыз тупланып, бөтен дөньяга әһәмияте булырлык тарихи җиңүләргә барыр, дигән ышаныч белән тәмамлады.
Аның бу сүзләренә кушылып залда халыкара эшчеләр гимны яңгырады. Барлык кеше, гаскәриләрчә аягүрә басып, аңа, кешелек тарихында беренче социализм иленә нигез салучыга, күзләрен алмыйча карап тордылар.