БАЛАЛАРНЫҢ ЯРАТКАН ЯЗУЧЫСЫ
Гариф Гобәйгә 50 яшь тулу уңае белән
Гариф Гобәй — үзенең бөтен гоме-рен, бөтен иҗатын балаларга ба-гышлаган язучы.
Балаларның сөекле язучысы Г. Го-бәйнең тормыш юлы катлаулы. Аның хәзерге яшьләргә, балаларга сабак алырлык, үрнәк булырлыкяк- лары күп.
Менә иске Казанның эшчеләр бис-тәсе. Аның иске, кечкенә өйләрдән, алачыклардан торган караңгы, пычрак, тар урамнарының берсендә Шакир абзыйның алачыгы. Ул бер бүлмәле. Шушында зур семья яши. Шакир абзыйның мастерскойсыман җире дә шушында. Анда арканнар, баулар, чыпталар, агач төберләре, щетка саплары һәм чүп-чар, тузан тулган. Шакир абзый семьясының олысы-кечесе кибетче заказын үтиләр. Аягына агач табанлы юкә башмак кигән кечкенә гәүдәле, ябык йөзле малай бер керә, бер чыга. Ул аркан да ишкәли, тегендә-монда да йөгергәли. Әтисе аңа еш кына:
— Мөхәммәтгариф, бар, бауларны, матыларны кибетчегә илтеп кайт!..
— Мөхәммәтгариф, идәнне себереп ал!..
— Мөхәммәтгариф...—дип, әле- дәи-әле, бәләкәй малайның исемен телгә ала.
Шакир абзыйның хатыны да әнә шул аркан, бау йоннары, тузаннары эчендә яши һәм эшли. Ә авыр эштән килгән акча әнә шул Мөхәммәтгарифның аягына кигән агач башмаклар алудан артмый. Тамак та ачлы-туклы гына була. Шуңа күрә дә Мөхәммәтгарифның 12 туганыннан унысы үлемгә дучар була. Билгеле, Советлар власте бул- маса, бу ике малай да сасы, тар алачыкта авыр хезмәт корбаны булырлар иде.
Бөек Октябрь эшче-кустарь Шакир абзый һәм аның улы Мөхәммәт-гарифлар кебек миллионнарны үлем-нән алып калды, аларга чын тормыш бирде...
Элекке Мөхәммәтгариф хәзер Га-рифка әйләнә. Ул комсомол тәрбиясе алып үсә, уку мөмкинлегенә ирешә, Татрабфакиы тәмам итә. Ә соңыннан инде югары белем алу бәхетенә дә ирешә... Гариф Гобәй партия сафында тәрбияләнгән ком- мунист-язучы, танылган язучыга әйләнә.
92
Шушы елның август аенда Гариф Гобәй иптәшкә 50 яшь, балалар өчен яза башлавына 25 ел тулды. Күбебезнеке кебек үк, аның да беренче әсәрләре шигъри юллар белән башланып китә. Бистә драма түгә-рәгендә «режиссер» булып эшләгән вакытта скетчлар, пьесалар да язга- лый. Ләкин, үзе әйтмешли, ул — ба-лалар өчен хикәя жанрын 1934 нче елны таба. Әнә шул еллардан соң Гариф балалар өчен күп кенә хикәяләр, повестьлар яза. Ул иҗат иткән оригиналь әсәрләр 40 табактан арта. Гобәй хәзерге рус совет язучыларыиың һәм чит ил классикларының күп кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте. Ул тәрҗемә иткән китапларның күләме 80 табакка тула.
Татар укучыларын рус язучыла- рының иң яхшы әсәрләре белән үз ана телләрендә таныштыруда актив катнашу, һичшиксез, мактаулы. Әдәби тәрҗемә эше язучының әдәби осталыгын үстерүгә, телен баетуга да ярдәм итә. «Полк улы» (В. Катаев), «Чын кеше» (Б. Полевой), «Намуслы яшьлек» (А. Первенцев), «Путивльдән Карпатка кадәр» (Ковпак), шулай ук М. Твен әсәрләрен һәм гарәп әкиятләрен тәрҗемә итеп, бастырып чыгарды. Алар уңышлы тәрҗемә саналалар. Болар белән язучы үзенең әйбәт тәрҗемәче икәнлеген дә танытты.
Язучының беренче хикәясе «Корыч канатлар» 1934 нче елны басылып чыга. Шул ук елны авыл балала р ы н ы ң кол хоз п р о из водствос ы н - дагы эшләрен, колхоз дошманнарын фаш итүдә олыларга ярдәмнәрен күрсәткән «Каланча» повестен бирә. Шуннан соң инде ул ел саен (5 ел буе) балаларга берәр китап бүләк итеп тора. Болар арасында укучы балалар егерме ел буе яратып укып килә торган зур күләмле «Маякчы кызы» повесте да бар. Бу по-весть автор иҗатының үсешен һәм аның инде үз стиле, үз тавышы булган, өлгергән язучы икәнлеген күрсәтте. «Маякчы кызы» әсәрендә Гобәй гражданнар сугышы елларында бик күпләргә үрнәк булырлык кыю эш күрсәткән маякчы кызы Ильсөяр образын бирде. Китапханә киштәләренә күз салсаң, бу әсәрнең тышлыгы тузып, битләре теткәләнеп беткәнлеген күрәсең. «Маякчы кызы» рус теленә дә тәрҗемә ителде, һәм хәзер ул рус балаларының да яратып укый торган китабы булып әверелде.
«Маякчы кызы»н биргәннән соң язучының иҗатында озакка сузылган пауза булып алды. Бу иҗат тынлыгының гафу ителерлек сәбәп-ләре дә юк түгел иде. Бердән, бу елларда Бөек Ватан сугышы булса, икенчедән, бу чорда коммунист- язучы Гариф Гобәй күп кенә җаваплы партия эшләрен алып барды. Хәер, ул бөтен иҗат юлын җәмәгать эше белән бергә үтте. Фабком секретаре да, парткоАм бюросы члены да, избач та булып эшләде ул; стена һәм район газеталары да чыгарды, колхоз авылларында чәчүдә һәм ашлык хәзерләүдә дә актив катнашты, ә инде сугыш елларында татар радиокомитетының җаваплы ра-ботнигы —председателе вазыйфасын үтәде. Соңыннан язучылар аны союз-ның председателе итеп сайладылар. Күп еллар буе ул балалар әдәбияты секциясенең җитәкчесе булып та эш-ләде.
Билгеле, үзенә тапшырылган эшне коммунистларга хас булганча төгәл, намуслы үтәп килгән кешенең иҗат эшләре бу чорда икенче планга кала килде...
Ниһаять, Гариф Гобәй укучыларның теләген үтәде. Тормышта кайнап йөрүнең, колхоз кешеләре белән бергә яшәүнең җимеше өлгерде. Моннан нәкъ тугыз ел элек Гобәй балалар әдәбияты секциясенә газетага төргән калын бер кулъязма белән килде. Әсәр кызу бәхәс тудырды. Бу үзе генә дә аның кызыклы булачагы турында сөйли иде. Әсәрен ул кат-кат төзәтте, тулыландырды, һәм 1948 нче елны Таткнигоиз- дат «Замана балалары» повестен басып чыгарды. Бу әсәрне дә укучылар зур шатлык белән каршы ал-дылар. Повестьта Бөек Ватан сугышы елларында авыл балаларының героик эшләре сурәтләнә. Повестьның төп герое Хәлим — уйчан, акыллы, сизгер, дәртле, кыю малай. Язучы аны балаларга хас беркат
93
лы итеп, кайвакыт гүзәл эш эшлим дип зур гыпа хаталар да ясый торган итеп, җанлы кеше итеп бирә алган. Хәлим үзенең нык характерлы булуы, үз өстенә алган эшне төгәл үтәргә яратуы, үз илен сөя белүе белән дә үрнәк булып тора. Повестьта Хәлимнән башка да истә калырлык балалар һәм олы колхозчы образлары да бар.
Гариф Гобәй иптәш иҗаты өчен зур күләмле әсәрләр язу характерлы. Ара-тирә кыска хикәяләр язгалый икән, бу аның фәкать зур күләмле әсәрләр язганда тәнәфес ясавы гына. 1955 нче елны ул «Маратның язмышы» исемле яңа повестен тәмамлады. 1956 нчы елны бу повесть аерым китап булып басылып та чыкты. Балалар үзләренең сөекле язу- чыларының әсәрен күптән көтәләр иде инде, һәм алар «Маратның яз- мышы»н да рәхәтләнеп укыйлар. Бу әсәрнең яшь буынны тәрбия итүдәге роле гаять зур. Анда совет ке-шеләренең авыр шартларда бер-бер- се белән дуслыгы, бер-берсенә ярдәме, туганнарча мөнәсәбәте җанлы образларда, бигрәк тә укытучы Гөлсем, каты сугыш елларында ятим калган Марат, шулай ук авыл балалары образлары аша матур чагыл- дырыла.
Әсәрдә совет кешеләренең Ленин шәһәрен явыз дошманнан саклап ка-луда күрсәткән батырлыклары да һәм авыр сугыш елларында тылның фидакарь эше дә күрсәтелә.
Гариф иптәш Гобәй үзенең био-графиясендә: «...Мине, ачы нужа эчендә хокуксыз яшәүче, үлемгә хөкем ителгән эшче-кустарь баласын Бөек Октябрь социалистик революциясе коткарып калды. Мине Ленин партиясе чын кеше итте, язучы итеп тәрбияләде. Мин коммунистлар партиясенә тугай анама, туган атама булган кебек үк бурычлы...» ди.
Коммунист язучы бу изге бурычны үти. Бөек Октябрьның 40 еллыгын ул яңа зур әсәр белән каршы алды. Бу — «Без үскәндә» исемле яңа повесть. Кайберләребез аның бу яңа әсәре белән таныш. Повестьта язучы Бистә эшчеләре һәм аларның балаларының элекке газаплы тормышларын һәм эшчеләрнең якты, ирекле тормыш өчен булган көрәшләрен сурәтли. Бу әсәр, темасы һәм язылышы ягыннан да, язучының башка әсәрләреннән уңай ягы белән аерылып тора. Татар совет балалар әдәбияты Октябрьга хәтле авыр, газаплы тормышны чагылдырган оригиналь әсәр белән баеды.
Гариф Гобәй иҗатында күбебезгә үрнәк булырлык яклар шулар: ул әсәрләрен нинди яшьтәге балалар өчен язганын, нинди укучыга адрес-ланганын яхшы белеп яза. Бу — ба-лалар язучысы өчен бик кирәкле мо-мент. Балаларның яшь аерымлыкларын һәм шуннан килеп чыккан үзенчәлекләрен, интересларын, аңлау дәрәҗәләрен белеп эш итү ул — әсәр-нең уңышы өчен бик мөһим. Гариф балаларның психологияләрен өйрәнеп, белеп яза. Бу яктан ул, минемчә, Гайдардан өйрәнә. Чыннан да. балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч, җиңел, образлы итеп язуда безнең хикәячеләргә Гайдардан бик нык өйрәнергә кирәк.
Безнең балалар өчен язылган барлык жанрдагы әсәрләребезиең күбесе артыгы белән җитди йөзле була, авыр укыла. Без әсәрләребездә балалар и ы ел м а йтыр л ык, көлдерерлек ситуацияләр, вакыйгалар бирергә бик саранланабыз. С. Маршак, А. Барто, С. Михалков, А. Гайдар, Г. Тукайларның яратып укыла торган әсәрләрендә никадәр юмор барлыгын беләбез бит. Менә бу яктан да Гариф Гобәйнең уңышлы эш итә белүен телгә алып китмичә булмый. «Замана балалары», «Маратның язмышы», шулай ук соңгы «Без үскәндә» повестенда укучыны рәхәтләнеп елмайта, хәтта көлдерә (монсы азрак) торган эпизодлар, образлар бар.
Инде балалар язучысының 51 яшькә чыккан елында һәм юбилеен- дә без аның иҗатында булган кайбер кимчелекләр турында әйтмичә үтә алмыйбыз.
Гариф иптәш күптән инде профес-сиональ язучы. Бәс, шулай булгач, безнең аннан балалар әдәбияты өчен тагын да яхшырак, тагын да матуррак, күңеллерәк әсәрләр бирер һәм алармы бик үк озакка сузмасын иде диясебез килә. Югыйсә,
7—8 еллык паузалар безнең заман һәм «замана балалары» өчен күбрәк шул... Аннары Гобәй иптәшнең иҗат балансында, югарыда күргәнебезчә, тәрҗемә табаклары оригиналлардан шактый күп. Бу цифрлар киресенчәрәк булса, билгеле, күңеллерәк булыр иде.
Худож н и к и ы ң иҗаты н д а буяулар белән оста эш итә белү, аларны урынлы куллану никадәрле әһәмиятле булса, язучының иҗатында тел, сүз байлыгы һәм алар белән командалык итә белү дә шулкадәр зур урын тота. Балалар өчен язучыга бу моментның тагын да кискенрәк торганлыгы безгә мәгълүм.
Гариф Гобәй әсәрләрендә авыр аңлаешлы җөмләләр, артык абзацлар, урынсыз кулланылган сүзләр, кабатлаулар очрый. Әсәрне кызык- лырак, мавыктыргычрак итим дип, кайвакыт тормышта булмый торган, кеше ышанмаслык ситуацияләр җи- бәргәли. Бу моментлар бигрәк тә «Маратның язмышы» һәм хәтта «Замана балалары»нда да очраш- тыргалый. Аннары язучы әдәби тел нормаларына кермәгән, үз якларында гына сөйләнә торган сүзләр (аларны оригинальлек дип булмый, әлбәттә,) кулланырга ярата.
Гариф Гобәйнең татар совет балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәте бик зур һәм хөкүмәтебез аның бу хезмәтенә тиешле бәяне бирде. Язучы ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
«Акрын барсаң, ерак китәрсең» дигән мәкаль булса да, ул иҗат ке-шеләренә, язучыларга карата бик үк дөрес булмастыр. Яшь буын өчен дистәгә якын зур-зур әсәрләр биргән Гобәй иптәш әле тагын сан ягыннан кимендә шул кадәр, ә сыйфат ягыннан, һичшиксез, күп өстен торган әсәрләр бирер дип ышанабыз.