Логотип Казан Утлары
Истәлек

ЯЗНЫ КАРШЫЛАГАНДА

Е. Ф. ЛЕОНТЬЕВА


1917 елның май аеннан КПСС члены.
Истәлек
Без җиде бала идек. Бу зур семьяны туендыручы бер кеше — әти генә иде. Балаларның ачлы-туклы, ялангач, киемсез үсүләренә әни бик кайгырды, шуңа күрә ул әти эшләгән заводка эшкә урнашырга булды. Билгеле, аның бернинди дә һөнәре юк иде, ул заводта төрле вак-төяк эшләр башкарды. Миңа да укуны ташларга туры килде, унөч яшемә кадәр өйдә энеләремне һәм сеңелләремне карадым.
Ләкин безнең тормыш әни эшкә кергәч тә яхшырмады, яхшы кием күрмәдек, ипигә туймадык, салкын фатирда яшәдек. Менә безнең семьяны зур кайгы басты: үз гомерендә күпне күргән әни үпкә авыруыннан үлеп китте.
Әни үлгәч, безнең тормыш тагын да авырайды. 1910 нчы елны мин Алафузов фабрикасына (хәзерге җитен комбинаты) эшкә урнаштым. Алафузов фабрикасында да башка фабрикалардагы шикелле эш авыр, эшчеләр өчен хезмәт шартлары начар иде.
Минем шикелле әле буйга да җитеп бетмәгән яшь кызлар фабрикада таңнан алып караңгы төнгә кадәр эшләделәр. Анда мин ай буе эшләп 50 тиен хезмәт хакы ала идем. Бу акча үземә тукланыр өчен дә җитми иде. Шулай итеп, минем балачагым шатлыклы булмады, фәкыйрьлектә күңелсез үтте. Минем кебекләр бик күбәү иде ул вакытта.
1914 елны мин ярым хәрби заводка эшкә урнаштым. Биредә дә шул Алафузов фабрикасындагы кебек авыр иде.
Кадровый эшчеләр белән бергә эшләү минем аңымны яктыртты, политик яктан үсәргә ярдәм итте, сыйнфый көрәш белән бәйләнешле вакыйгаларны аңлый башладым.
Без, эшчеләр, патша самодержавиесен бәреп төшерү хәбәрен 1917 елның февраль революциясен шатлык белән каршы алдык.
Безнең завод җитәкчелеге февраль революциясе көннәрендә дә хәрби булып калды, аның башында генерал Лукницкий торды. Ул, Романовлар династиясенә башы-аягы белән бирелгән бер кеше булып, губернатор Боярский, Казан гарнизонының баш командующие Саидецкий белән бик дус иде.
1917 елда мартның икенче яртысында Казанга РСДРП (б) Үзәк Комитеты вәкиле В. А. Тихомирнов килде. 26 мартта В. Тихомирнов җитәкчелегендә Казан комитеты төзелде. Бу вакытта безнең заводта да партия ячейкасын оештыру эше алып барылды. Казан большевиклар комитеты эшчеләр арасында политик эш алып бару өчен Казан универ-


ситетыннан заводка большевик-студентлар җибәреп торды. Большевик- студентларны цех эшчеләре бик яраттылар, алар агитация һәм пропаганда эшен турыдан-туры цехларда, эш урыннарында алып бардылар. Алар эшчеләр арасында большевиклар партиясе һәм аның бурычлары, Советлар турында төрле политик беседалар үткәрделәр, митинглар оештырдылар һәм анда речьләр белән чыгыш ясадылар. Митингларга халык күп җыела иде. Мин завод территориясендә булган һәрбер митингта катнашырга тырыштым. Минем шикелле яшьләр митингка күп килә торганнар иде.
Бу митингларда еш кына меньшевиклар большевикларга каршы чыга торганнар иде. Мине^м хәтеремдә бигрәк тә Рясенцев һәм Шергов фамилияле меньшевиклар калган. Аларның чыгышында төрле вәгъдәләр белән яшьләрне үз якларына тартып алырга тырышу сизелә иде. Без меньшевикларны, шулай ук Шергов белән Рясенцевны заводка кертмәскә булдык. Бервакытны меньшевик Рясенцев заводтагы митингка катнашу өчен, катнашу өчен генә түгел, трибунадан сөйләү өчен крестьян киеменә киенеп килгән. (Бу чакта безнең заводта шәһәр тирәсендәге Сухая река, Караваево, Кадышево авылы крестьяннары да эшлиләр иде). Вахтер Рясенцевне, крестьян дип уйлап, заводка җибәргән. Завод эшчеләре аны трибуна янына басу белән танып алалар һәм аны трибунадан куып төшерәләр. Шуннан соң. ул, крестьян киеме киеп, Алафузов фабрикасына китә. Анда да шундый хәлгә очрый, аннан да куып җибәрәләр.
АҮитпнгларда большевиклар чыгышын эшчеләр алкышлап кабул итәләр иде. Бездәге митингка: Ежов, Карпов, Шейнкмаи иптәшләр дә киләләр иде. Эшчеләр бигрәк тә Яков Семенович Шейнкман чыгышыч ярата торганнар иде. Яков Семенович чыгыш ясаганда бернинди меньшевик та, бернинди эсер да аңардан өстенлек ала алмый, ул үз максатына ирешә торган иде. Ул меньшевикларга көчле отпор бирә, аларны халык алдында фаш итә, дөреслекне әйтә иде.
Шулай ук завком члены Гайсин бик оста сөйли торган иде (революция дошманнары Гайсинны пычкы белән урталай кисеп, җәзалап үтерделәр). Эшчеләр арасында Сергей Рудов, Аввакум Гонченко иптәшләр еш кына чыгыш ясый иделәр.
Апрель конференциясеннән соң безнең заводта большевиклар пар-тиясенең ячейкасы төзелде. 1917 елның маенда мин барлык хезмәт ияләре өчен иң кадерле булган исемне — Ленин исемен ишеттем. Аныц турында безгә бик җылы сүзләр сөйләделәр һәм мин коммунистлар партиясе сафына кердем. Бу минем тормышымда иң онытылмаслык көн булып калды.
Апрель конференциясеннән соң Казан шәһәренең большевиклар оешмасы киң катлау халык массасы арасында эшне киң җәелдереп җибәрде. Бу эштә Казан большевиклар комитеты органы «Рабочий» газетасы зур роль уйнады. Завод партия ячейкасы заводка «Рабочий» газетасының яңа номерларын китерү һәм аларны эшчеләр арасында тарату эшен миңа йөкләде. Башта завод администрациясе бу турыда бернәрсә белмәсә дә, соңыннан минем бер «юан» бер «нечкә» булып йөрүемнән газеталар алып килүемне сизделәр. Мине күзәтә башладылар. Билгеле, әгәр мин меньшевиклар газетасын китерсәм, минем артымнан бернинди күзәтү булмас иде. Мин газеталар алып килүемне дәвам иттем. Эшче хатын-кызлар миңа ярдәм итәләр иде. Миңа ярдәм иткән иптәшләр әкренләп хатын-кызлар активы булып оешты, алар Район Советы эшендә дә зур активлык күрсәттеләр.
Февраль революциясеннән соң безнең заводта завком сайланды. Аныц беренче составына эшчеләр интереслары өчен армый-талмый көрәшүче, партияле һәм партиясез инициативалы иптәшләр керделәр. Аида Деру-

61
нов, Рудов, Гонченко кебек актив большевиклар белән беррәттән мин дә •сайландым.
Завком, асылда, завод белән идарә итү эшен үз кулына алды һәм, февраль революциясеннән соң, завод начальнигы генерал Лукницкийга эшчеләрнең бөтен таләбен куеп торды. Генерал Лукницкий һәм аның якыннары меньшевикларга таянып эш иттеләр. Меньшевиклар һәм эсерлар «ватанны саклау исеменә» эшчеләрне «чиктән тыш» таләпләрдән баш тартуга чакыра иделәр. Ләкин эшчеләр алар артыннан бармыйча, большевиклар йогынтысы астында, үзләренең революцион көрәшләрен көчәйтә һәм киңәйтә бардылар.
Май аенда «Бетсен сугыш!» «Бөтен власть Советларга!» дигән боль-шевистик лозунглар күтәреп, Казан пролетариаты Беренче май демон-страциясенә чыкты. Демонстрациягә хәзерлекне заводта партия ячейкасы алып барды. «Варшавянка», «Смело, товарищи, в ногу» кебек революцион җырлар өйрәндек. Демонстрациядә катнашучы барлык кешеләрне җыр текстлары белән тәэмин иттек, һәрбер колонна группасына башлап җырлаучы билгеләнде. Яшьләр группасында башлап- җырлаучы итеп мине билгеләделәр. Яшь чакта мин әйбәт кенә җырлый идем, иптәшләр яраталар иде.
Безнең завод эшчеләре алафузовчылар белән бергә демонстрациягә зур оешканлык белән чыктылар. Колонналарны Кызыл байраклар бизәде, сафлардагы бәйрәмчә киенгән эшчеләр, яшьләр, хатын-кызлар күтәренке тавыш белән җырлап бардылар. Бу көнне мин беркайчан да онытасым юк. Барлык кызлар да кызыл яулыклардан иделәр. Демонстрация кып-кызыл мәк чәчәкләре белән тулы бик зур бакчаны хәтерләтә иде. Демонстрация Кремль янындагы «Беренче май» мәйданына килеп җитте. Анда Казан буржуйлары һәм сәүдәгәрләр дә бар иде. Алар, «мескеннәр», корсакларын киереп, «Безне озак ачлык газаплады» җырын суздылар. Без аларның үзләреннән генә түгел, җырларыннан да көлдек: «Әйе, аларны ачлык газаплады», шуңа күрә алар «шешенгәннәр» дә.
Беренче Май демонстрациясендә татар эшчесе рус пролетариаты белән бергә катнашты, бер байракны күтәреп барды, ул байрак — Кызыл байрак иде...
Гомуми кораллы күтәрелешкә хәзерләнү башланды, шәһәрнең бөтен предприятиеләрендә һәм шулай ук безнең районда да Кызыл гвардия отрядлары оештырылды, район күләмендә безнең завод отряды иң зур отрядлардан саналды. Бу отрядка күп кенә яшьләр һәм олы яшьтәге эшчеләр язылдылар. Безнең заводта хатын-кызлардан Кызыл гвардия сафына беренчеләрдән булып мин дә язылдым.
Безнең отряд винтовкалар — пулеметлар, туплар һ. б. белән корал- лаидырылды. Ләкин корал табу җиңел эш түгел иде, шулай да без аларны таптык, революция яклы частьләрдән, артиллерия складларыннан алдык. Отрядны коралландыруда завод эшчесе Анатолий Иванович Назаров күп эшләде. Безнең өч тубыбыз да бар иде. Отрядтагы өч тупның берсе — хәзерге «25 Октябрь» урамына, икенчесе — безнең райондагы хәзерге культура сарае янына, өченчесе — Ягодный бистәсендәге иске базар урынына көпшәләрен Кремльгә таба төбәп куелдылар. Тупчылар итеп карт эшчеләр Дмитрий Беркутов һәм Николай Антонов билгеләнде. Бу көннәрдә безнең отрядта большевиклар еш булдылар. Алар эшчеләр белән үткәргән беседаларында социалистик революциянең, кораллы восстаниенең бурычларын аңлаттылар. Кораллы восстаниегә хәзерлек барганда Я. С. Шейнкман да килде, речьләр белән чыкты.
Кызыл гвардиячеләр төннәрен дә өйләренә кайтмыйлар иде. Хәрби частьлардан килгән революцион солдатлар ярдәмендә алар сугыш эшен өйрәнделәр. Завод отряды командиры итеп Иван Борисович Понедельно билгеләнде. Аның сугышчан ярдәмчесе Владимир Кайманов иде.

Без, кызлар, врач Хохряков җитәкчелегендә яраланучыларга беренче ярдәм күрсәтү эшенә өйрәндек.
24 октябрьга каршы төндә элеккеге Офицерлар урамый (хәзерге 25 Октябрь урамы) Кызыл гвардиячеләр һәм революцион солдатлар бүрәнәләр белән баррикадаладылар, чөнки 25 Октябрьның иртәсендә безнең заводка юнкерлар броневиклар белән атака ясый дигән хәбәр бар иде.
Революцион частьлар инде кораллы восстаниегә хәзер иделәр. Хәрби частьларда хезмәт иткән большевик Якуб Чанышев, Н. Ежов, II. Ершов, М. Зайцев иптәшләр кораллы восстание көннәрендә завод эшчеләре белән тыгыз элемтәдә тордылар.
24 октябрьда барлык фабрикаларда һәм заводларда гудок тавышлары яцгырады. Аңа туптан, пулеметлардан, винтовкалардан аткан тавышлар кушылды. Кораллы восстание башланды. Кораллы восстание барганда большевиклар комитеты бөтен оператив эшләрне тиз һәм сугыш урыннарында хәл итте. Отрядның һәрбер сугышчысы революция әчеп тормышын .бирергә әзер иде.
164, 194, 95, 240 полклар белән берлектә безнең отряд Кремльгә штурм башлады. Солдатлар да, рус һәм татар эшчеләре дә юнкерларга каршы үз-үзләрен аямыйча сугыштылар.
26 Октябрьның иртәсендә Казан Кремле өстендә Кызыл байрак балкыды.
Көрәш дәвам итә иде әле.
Революция дошманнары яшеренделәр һәм почмаклардан ерткычларча төрле явызлыклар эшли башладылар. Алар Казан шәһәре тирәсендәге авылларга качтылар, монастырьларга яшеренделәр.
Унсигезенче елның язында Раиф монастырена качкан бандитларны тар-мар итү өчен ике чекист һәм биш кызыл гвардеец җибәрелде. Революция солдатлары монастырьга якынлашканда чиркәүдә чаң сугыла. Бу яшеренгән бандитларга сигнал була. Күрше авыллардан да кулаклар сәнәкләр күтәреп килеп җитәләр. Кызыл гвардеецларны җидесен дә сәнәкләр белән чәнчеп үтерәләр һәм учакта яндыралар, һәлак булучылар арасында Алафузов фабрикасы эшчесе, танылган большевик Иван Гладилов та була.
Мәрхүмнәрнең гәүдәсен алу өчен Раифка берничә кызыл гвардеец һәм хәрби вәкилләр белән мин дә бардым.
Матур яз көне иде. Чыршы урманы әллә нинди хуш исләргә күмелеп утыра, "сирень чәчәк ата, кошлар сайраша. Язның шундый матур көнендә без революция эше өчен, халык бәхете өчен корбан булган якын дусларыбызны күмдек. Ләкин аларның изге омтылышлары, бөек эшләре югалмады, үлмәде. Менә, быел, зур корбаннар биреп яулап алынган бәхетле тормышта яшәүче халкыбыз кырыгынчы язны каршылый. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә илебез мәңгелек яз иле булып әверелде.
Язып алучы К. Латыйпо