Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШӘҮ БЕЛӘН ҮЛЕМ АРАСЫНДА

ЯҢАДАН ТОТКЫНЛЫКТА’ I
Бүген төн буе яңгыр яуды. Иртә белән кук йөзе, юылып калган кебек, зәп-зәңгәр булып ачылды. Әйтерсең, җир өстенә зәңгәр түбәле бик зур чатыр корып куйганнар. Агачларда яфраклар сап-сары. Алар җил искәндә берәм-берәм өзелеп төшәләр. Кошлар төркем-төркем җыелышып очалар. Каядыр ашыгалар кебек күренә алар. Бәлки, чыннан да шулайдыр. Сугыш узган кырларда, янган урманнарда алар ашарлык нәрсә калган соң? Шул кошларның очуларын күреп, безнең күңелләр шау итеп кала. Көзнең килү хәбәре ич бу. Әйе, көз килә.
Минем күңел ярсуыннан туктамаган әле. Кичә генә бит мин, инде качтым, бу газаптан котылдым, дип уйлаган идем. Ә бүген яңадан лагерьда. Яңадан минем язмыш тормыш белән үлем арасында калды. Яшәү бик еракта, үлем бик якында иде.
Барактан ишек алдына чыктым. Ишек алды әсирләр белән шыгрым тулы. Алар барысы да кояшлы якка чыгып утырганнар. Биредә җылы, рәхәт. Кайберәүләр күлмәкләрен салып, йөзләрен чыта-чыта, «һөҗүм» алып баралар. Кайберәүләр чокырга тулып калган яңгыр суларын котелокка җыеп йөриләр. Ә кайберәүләр, йөзләрен кояшка куеп, селкенмичә, рәхәтләнеп утыралар. Әйтерсең, аларга шуннан башка бернәрсә дә кирәкми иде.
Бу лагерьда мин беренче төнемне кундым. Биредә минем танышларым юк әле. Мин лагерь буйлап йөреп киттем.
Бу — Борисово шәһәрендәге лагерь иде. Монда сугышка кадәр хәрби часть урнашкан булган, ә хәзер җимерелгән казармалар һәм туздырылган гаражлар гына калган.
Немецлар инде бу лагерьны коруда шактый зур «осталык» күрсәткәннәр: чәнечкеле тимер чыбыкларны тигез итеп утыртылган баганаларга тартып чыкканнар. Аннары, ул чыбыкларга аркылы үреп, тагын чыбыклар уздырганнар. Аркылы үрелгән чыбыкларның бер очы җиргә төртеп куелган, икенче очлары өскә таба сәнәк җәпләре кебек тырпаеп тора. Бу тимер чыбыклы койма аша кеше түгел, зуррак мәче дә үтә алмас иде. Шулай да немецлар моның белән канәгатьләнеп җитмәгәннәр булса
1 Дәвамы. Башы 6 нчы санда.
8
кирәк. Алар, бер-ике метр чигенеп, тагын бер койма ясаганнар. Шул ике койма арасында арлы-бирле сакчылар йөреп торалар.
Лагерь эченнән коймага биш метр кала казыклар утыртылган. Ал арга фанер такта кадакланган һәм: «Коймага якын килмәскә!» дип язып куелган иде. Моннан качарга мөмкинме? дигән уй тагын башка килде. Ләкин бу коймаларны күреп, уңай җавап бирергә мөмкин түгел иде.
Лагерь буйлап йөрүемне дәвам иттерәм. Лагерь үзенең алгы ягы белән шәһәр эченә кереп тора, аргы якта бушлык — уйсу җир һәм арырак тагын шәһәр урамнары башлана. Качар өчен бу як уңайлырак, ләкин бу якта койма өч рәт корылган һәм бер-берсеннән ерак түгел вышкалар куелган. Лагерьның урта бер җирендә, иске такталардан аннан-моннан гына кадаклап, сарай кебек бер нәрсә ясалган. Тәрәзәләреннән пар чыга. Бу — әсирләргә «баланда» пешерә торган урын. Кухня дип әйтерлек түгел аны. Чөнки ул бер ягы белән дә кухняга охшамый иде. Аннары мин лагерьның икенче ягында таштан салынган озын сарайлар күрдем.
Болар, әлбәттә, заманында склад булган, ә хәзер анда рус офицерлары бикләнеп тора. Бу лагерьда офицерларны солдатлардан аерып өлгергәннәр инде.
Йөрүемдә дәвам итәм. Менә койманың теге ягында янәшә казылган бик зур өч баз. Болары нигә?.. Ләкин миңа күп уйланырга туры килмәде. Койма буендагы барактан носилкалар күтәреп чыккан әсирләр күренде. Носилкаларда үлгән әсирләр ята иде.
Баскан җиремдә катып калдым. Койманың теге ягында сакта торган немец капканы ачты, һәм носилка тотып килүчеләр парлап-парлап шул капкадан чыга башладылар. Немец кул дәфтәренә нәрсәдер яза барды. Арттан тагын бер немец күренде. Ул үлекләрне илтүчеләрне саклап килә иде. Носилка күтәргән кешеләр өч базның берсенә килеп туктадылар, һәм носилкалардан берәм-берәм үлекләр базга төшеп киттеләр. Немец баз читеннән аларга озак карап торды. Аннары, үлекләрнең инде яңадан терелеп качмауларына ышанган кебек, кулын селекте. Бер әсир шунда торган мичкәдән чиләк белән апарасыман сыекча алып, үлекләр өстенә сибеп чыкты. Җил белән борынга әче хлор исе килеп бәрелде. Мин, йокыдан уянган кебек, кинәт аңыма килдем.
Минем алда әсирләрне күмәргә дип, әллә кайчан ук казып куелган каберләр иде. Тәнем буйлап боз тиеп узган шикелле булды. Башыма меңләгән энәләр белән чәнечкәлиләр кебек тоелды.
— Әллә, егет, үзеңә урын карыйсыңмы? — диде кемдер...
Мин сискәнеп киттем. Каяндыр, кешегә күренми торган җирдән, үлем үзе эндәшкән кебек булды. Тавыш килгән якка борылып карадым. Артымда гына бер әсир басып тора иде. Әлбәттә, мондый дорфа сүз өчен беркемне дә гафу итмәс идем мин. Ләкин янымда үзем шикелле үк әсир иде. Шуның өстенә аның әйткәне дөреслеккә дә бик якын иде.
— Ә сез үзегезгә миннән дә элегрәк урын алырга өлгергәнсез бугай инде, — дип, мин дә катырак әйтергә тырыштым аңа. Ләкин бу сүзләргә аның бер дә кәефе китмәде. Ул миңа тагын да якынрак килде.
— Белеп булмый, дускай, монда бөтен шәһәрне йортлары белән күм-* сәң дә урын калыр әле,—диде.
Дөрес иде аның сүзләре. Базларның киңлегенә, тирәнлегенә караганда, лагерьда ничә мең кеше булса да сыячак монда.
Бу базлар, бер караганда, мәңге туймаслык аждаһа авызлары кебек ачылып, үлекләр көтеп торгандай күренә. Күренә генә түгел, „ чыннан да шулай ул. Димәк, фашистлар безне, беребезне дә калдырмыйча, үтереп бетермәкче һәм өстебезгә хлор сибеп, шул базларга күммәкче булалар.
Бу ният әсирләр бирегә килгәнче үк, фашистлар бу җирләрне оасып алган көнне үк уйланган инде. Бу базлар шуның шаһиты иде.
9
Без, койма буенда ике әсир, үлекләрне күмеп кайтучыларга сүзсез генә карап торабыз. Носилка күтәреп килүчеләр безгә тагын да мескенрәк булып күренделәр: башлары түбән иелгән, күз карашлары җиргә текәлгән. Алар үзләре дә менә хәзер-хәзер җиргә аварлар кебек иде.
Мин яңа иптәш белән таныштым. Исеме Гриша иде аның. Барак буена тезелешеп утырган әсирләр янына килеп туктадык. Бер әсир нәрсәдер сөйли иде. Гриша таный икән аны.
— Тагын нәрсә ялганлап утырасың, картлач,—диде аңа.
— Ялганлый белмим, дускай, дөресен сөйлим,—диде теге әсир һәм бүленеп калган сүзен сөйләп китте: — Менә кояшны алып карыйк. Әлбәттә, җылылык чыганагы ул. Киләчәктә кешеләр аның җылылыгын җыеп алырга өйрәнерләр. Кояш баедымы, шул җыеп калган яктылык белән җылылыкны җир өстенә җибәрерләр, һәм тагын көн булыр.
— Димәк, җирдә кыш булмаячак,—ди бер әсир.
— Да, да, әлбәттә, шуны әйтәм ич,—ди сөйләүче.
— Шәп булыр иде,—ди тагын берәү. — Менә көз җитеп килә, нәрсә киярбез, ашавы чорт с ним, ашамый да торырга өйрәндек инде, — ди ул һәм шинель якаларын күтәреп куя.
— Бәлки, кыш җиткәнче фашистларны өреп чыгарырлар,—ди тагын бер әсир.
— Ә фашистлар үзләре киткәндә сине исән калдырырлармы соң? — - диде карт әсир. — Әнә, күрәсеңме, — дип, кулы белән без бая гына карап үткән базларны күрсәтте. Әсирләр тагын, носилкалар күтәреп, теге базларга таба мәетләр илтәләр иде. Барыбыз да, шул якка карап, тынып калдык.
УРАМДА ҮТЕРҮ
Көннәр артыннан көннер уза. Тышта инде беренче карлар күренгәли башлады. Инде кояш та бездән үзенең йөзен борды кебек. Әсирләр бараклардан чыкмыйлар. Алар бер-берсенә кысылыбрак утыралар. Ватык тәрәзәләрдән җил сызгырып керә. Баракларда һава тынчу. Ниндидер сасы нс күкрәкләрне кыса. Анда-монда ыңгырашкан авазлар ишетелә. Бу авыр сызлану тавышларына күнектек инде без.
Үлүчеләр көн саен арта бара. Ә лагерьга яңа әсирләр һаман килеп тора. Лагерь үлем конвейерына әйләнде. Алгы капкадан тере кешеләр кереп тора, ә арткы капкадан мәетләр чыгып тора. Фашизмның кеше - үтерү машинасы туктаусыз эшли.
Бер көнне безне иртүк ишек алдына куып чыгардылар. Тышта кар каетыш яңгыр ява, аяк асты пычрак, сөякләргә кадәр үтә торган салкын иде.
Барак ишеге төпләренә немец солдатлары басты. Беркемне дә эчкә кертмиләр. Барактан чыгарга теләмәгәннәрне кыйнап тышка куалар. Янәсе, немецлар, чисталык саклау теләге белән, баракларда һава алмаштырырга карар иткәннәр. Юкса, эпидемия кузгалуы мөмкин икән.
Әсирләрнең күбесенең өстендә гимнастерка гына, бик сирәгендә генә шинель иде. Аяклардагы итекләр дә тузып бара. Башта пилотка гына.
\ Инде бу меңләгән кеше бүген я иртәгә барысы үлеп бетәргә тиеш кебек иде. Ләкин кеше үлемгә тиз генә бирелми, йөрәгенең соңгы тибүенә кадәр сугыша. Без дә көчебездәй килгән кадәр үлем белән тартыштык. Сез, бәлки, ничек? дип сорарсыз.
Минем итекләрем тузды. Нишләргә? Ике такта кисәге алып, шуларга шакмаклар кактым, аннары җайлап кына аягыма бәйләдем. Боларга басып йөрергә уңайсыз булса да, аякларга су үтми иде. Мондый «универсаль» аяк киемнәрен бик күпләр кулландылар.
10
Минем шинелем юк иде. Гриша минем өскә үз шинелен яба, һәм без икәү бер шинель «киеп» йөри идек. Кайбер шаяннар безне «тәвә кошы» дип атыйлар иде. Ләкин алар үзләре дә шундый ук «тәвә кошлары» иде.
Ашау-эчү турында миңа күп язарга туры килми. Безгә көненә бер мәртәбә, ярдырмаган карабодай салып, хәтта кайнап та чыкмаган су бирәләр. Ул да кеше башына яртышар литр гына тия иде.
Бу «баланданы» без яңадан «пешерергә» керешә идек. Иң элек яр-дырмаган карабодайны җыеп алып, кабыгыннан арчыйбыз. Аннан соң төеп, яңадан үз суына салабыз, бутыйбыз һәм бик «тәмләп» кенә, ашыкмыйча ашыйбыз. Ә кайбер хәйләкәрләр, яшерен учак ягып, тагын бер мәртәбә кайнатып алырга да өлгерәләр. Бу, әлбәттә, туклану түгел, ач тамакны алдау гына иде.
Кешеләр көннәң-көн күзгә күренеп картая баралар. Битләрне сакал баса, безнең иң яшь иптәшебез дә карт бабайга охшый иде.
Мин бит әле безне бараклардан ишек алдына куып чыгардылар дигән идем. Менә көн уртасы җитеп килә инде. Без һаман ишек алдында басып торабыз әле. Ләкин тик тормыйбыз. Суык эчкә үтә. Без бер урында таптанабыз. Читтән караганда, берьюлы меңләгән кеше биеп торган кебек.
Лагерьның шәһәргә караган ягына әсирләр күбрәк җыелганнар. Вахманның нәрсәдер кычкыруына карамастан, әсирләр коймага һаман якынрак килә бирәләр. Урам якта шәһәр кешеләре, бигрәк тә хатын- кызлар, күбәйгәннән-күбәя бара. Аларның кулларында төргәкләр, кием- салым кебек әйберләр дә күренә. Немецлар, бу хәлне күреп, койма буена тагын солдатлар җибәрделәр. Үзеннән-үзе, бер дә көтмәгәндә бөтен лагерь шәһәр ягына йөз белән борылды. Әйтерсең, хәзер митинг башланырга тиеш. Кинәт шәһәр кешеләре арасыннан бер хатын:
— Улларым, сезнең арагызда Валерий Иванов дигән кеше юкмы? — дип кычкырды.
— Әтисенең исеме ничек? — диде бу яктан берәү.
— Кузьмич, Кузьмич, улым,—диде баягы хатын. Ул шактый якын килде. Безгә аның ак чәчләре ачык күренә иде.
Ләкин Валерий безнең арада юк иде. Хәтта аны белүче кеше дә та-былмады. Карт ана яшьле күзләрен сөртә-сөртә башын селкеде.
— Бәхетсезләр, мескеннәр, — диде ул.
Кинәт безнең арабыздан:
— Дуся!—дигән тавыш ишетелде. Теге яктан яшь кенә бер кыз йөгереп койма буена килә башлады, бу яктан хәлсез әсир дә аңа таба ташланды.
Немец солдаты:
— һалт! һалт! — дип кычкыра-кычкыра кызның алдына чыкты. Кыз туктамады. Ул:
— Абый, абый, Петя!—дип, бөтен көченә кычкыра-кычкыра, тимер чыбыклы коймага таба омтыла иде. Солдат аның кулыннан тотып алды һәм бар көченә артка этеп җибәрде. Кыз егылды, ләкин шунда ук сикереп торып, койма аркылы бу якка төргәк ыргытты. Әсирләр төргәкне һавадан ук тотып алдылар, һәм берничә минуттан соң лагерьга газеталарга төрелгән әйберләр, кием-салымнар ява башлады. Теге әсир тимер чыбык кырыена ук килде.
— Сеңелем, Дусенька!—диде ул, читлектәге кош кебек талпынып.
Немец солдаты аңа мылтыгын төзәде.
— Цурик, цурик! — диде немец.
Ачлыктан хәле беткән әсир тимер чыбыкка ябык кулары белән тоты- на-тотына җиргә иелеп төште. Койманың аргы ягында моны күреп торган халык берьюлы коймага таба ташланды. Вышкадан мылтык тавышы яңгырады. Кемнәрдер, авыр кычкырып, артка чигенделәр. Тик шуннан соң гына:
11
— Таралыгыз, атам! — дигән тавыш ишетелде. Ләкин кисәтү сон. иде инде. Дуся, бөтен лагерь алдында, урамда бер ялгызы, кулларын як- якка җәеп, хәрәкәтсез ята иде...
Немецлар безне ашыга-ашыга баракларга куып керттеләр, һәм шуннан соц көндез дә, төнлә дә лагерь ишек алдына чыгармас булдылар.
ҖЫРЛАНГАН ҖЫР ОНЫТЫЛМЫЙ
Мин иптәшем Гриша белән баракның икенче катындагы бер бүлмәгә урнаштым. Ничектер без шушы аз гына вакыт эчендә бик дуслар булып киттек. Хәер, язмыш безнең барыбызны да аерылгысыз дуслар итте. Нәрсә бүләсебез бар соң безнең? Бәхетсезлекнеме? Ул безнең барыбызның да бер төрле һәм бик күп иде. Безнең арада бары тик урын өчен генә «низаг» була торган иде. Чөнки баракларда урын шулкадәр тар иде, торып киткән кеше урынын шул минутта ук югалта, кире үз урынына кайтып утырьпш дисә, инде ул күршеләренә бәйләнергә тиеш була. Ләкин барыбер урын тапмый, һәм мескен әсир каядыр барып яңа урын эзләргә яки тагын берәүнең торып китүен «чамалап торырга» тиеш була иде.
Безне күпме тентенделәр! Инде безнең кесәләребездә кыйммәтле берәр әйбер түгел, төймә дә калмады диярлек иде. Ләкин юк. Безнең кай- берләребездә әле кул сәгатьләре дә, кесә сәгатьләре дә бар иде. Немецлар исә шул сәгатьләрне җыярга «ауга» чыгалар. Алар әледән-әле тентү ясап торалар. Ләкин теләкләренә бик сирәк ирешәләр. Без әйберләребезне яшерә белергә өйрәнгән идек инде.
Шулай без тыныч кына сөйләшеп утырабыз, һәркем үз белгәнен, үз күргәнен сөйли. Шунысы кызык, кем нәрсә генә сөйләмәсен, үзенең хи-кәясенә берәр кызыклы вакыйга куша, һәм аның сөйләгәненнән көлүчеләр булмаса, үзе рәхәтләнеп көлә.
Шул рәвешчә, сүз артыннан сүз чыгып тора. Вакыт әкрен генә уза иде.
Бүген лагерьда яңа хәбәр таралды. Кемдер, бик белгән кеше кебек, безнең лагерьга фронттан немец солдатларының килүен сөйләгән. Алар лагерьда сакчылык хезмәтен үтәячәкләр һәм шул ук вакытта ял да итәчәкләр, имеш. Ә иске вахманиар сугышка җибәреләчәк икән. Бу хәбәр бөтен лагерьда фронт хәлләре турында төрле-төрле сүзләр сөйләнүгә сәбәп булды.
Без Гриша белән обмотка сүтеп утыра идек. Обмоткадан бик яхшы, таза җеп чыга. Мин обмотканы тотып торам, ә Гриша җепне йомгакка урый, авыз эченнән генә ниндидер көй җырлый, җеп уралу уңаена гәүдәсе белән әле бер якка, әле икенче якка авышып тора. Кемдер почмактан:
— Җырласаң, кычкырып җырла, җырламасаң, мәче кебек мырылдама, — дип кисәтте.
Гриша аңа әйләнеп карады. Билгеле, хәзер бәхәс кабынып китәргә мөмкин иде, ләкин кинәт ишектән яшь кенә бер немец солдаты килеп керде. Моны без беренче мәртәбә күрә идек. Йөзенә беренче карау белән үк, аның фронттан икәнлеге күренеп тора иде. Битләре җилдә янып каралган. Киеме шактый кыршылган. Бу инде сугыш утларында «өтелеп» чыккан солдат иде. Солдат ишекне үз артыннан нык итеп япты.
— Здраствуй, туварш! —диде. Немец авызыннан без беренче мәртәбә диярлек рус сүзләрен ишеттек. Билгеле, бу әлифбадан өйрәнгән сүзләр түгел, бу сүзләрне ул сугышның үзеннән алып килгән иде.
— Здравствуй, товарищ,—дидек без дә. Солдатның йөзе яктырып китте, берничә минут сүзсез торды. Аннары, безгә якын килеп, Гришага нәрсәдер әйтте. Мин дә, Гриша да аның әйткәнен аңламадык. Ул арада аны башка әсирләр дә урап алдылар.
12
Әлбәттә, немец солдатының безнең белән сөйләшәсе килә иде. Кесәсеннән бер пачка сигарет алып безгә сузды, һәм үзе, дә шуннан берне алып, безнең белән тарта башлады. Солдат яңадан Гришага борылды.
— Ду, твои мальчик имеет? — диде аңа.
Гриша, ике бармагын күрсәтте һәм:
— Ә синең үз балаларың бармы? — дип сорады. Немец бик тиз аңлады.
— Я некс мальчик и мет,—диде ул.
Без ирексез көлеп җибәрдек. Солдат ишекне ачып карады да сүзен дәвам иттерде. Бу юлы инде ул куллары белән ишарә итеп сөйли иде.
— Фюрер некс хорош. Доешланд капут, — диде ул.
Бу сүзләр безнең өчен кинәт атылган яшен кебек булды. Бу нәрсә? Провакацияме? Әллә чынлап сөйләшүме? Без бер-беребезгә карашып алдык. Бүлмәгә тынычлык урнашты. Немец, бу хәлне күреп, үзе дә аптырашка калды. Үзенең «ашыкканлыгын» ул сизде булса кирәк.
— Гут, гут, маен камрадо,— дип урындыкка утырды. Бераз уйланып торгач, күкрәк кесәсеннән кечкенә генә авыз гармоне чыгарды да аны бер-ике мәртәбә һавада сикертеп алды. Аннары гармоньны авызына куеп, әкрен генә уйный башлады. Гаҗәп иде бу. Немец уйнаган көй «Все выше и выше» дигән чын рус көе — очучылар маршы иде. Без нәрсә уйларга да белмәдек. Кинәт гармонь бер генә секундка тынып калды, немец шунда ук аягүрә басты ҺӘхМ бүлмәдә «Интернационал» яңгырап китте. Без дә аягүрә бастык.
Без бер-беребезне сүзсез аңладык. Безнең алда Германия коммунисты басып тора иде. Немец безнең шигебезне таратты. Хәзер инде аның белән курыкмыйча сөйләшергә мөмкин иде. Ләкин немец гармоней ипләп кенә кесәсенә салып куйды, барыбызга да тагын бер карап чыкты да:
— Альзо, ауфвиедерзеен, тувариш,— дип чыгып та китте. Аның артыннан ишек ябылып калды. Бу очрашу бары ярты сәгать баргандыр. Ләкин бу немец безгә бик якын дус кебек булып калды. Шул көннән алып без ул солдатны күпме көтсәк тә, тагын күрә алмадык. Кем иде ул? — белмәдек.
Ул яшь немец әле дә күз алдымда тора. Ә безнең ул очрашуга күпме вакыт узган инде? Җырланган җыр онытылмый, диләр. Дөрес икән ул!
«ТИТАН»НЫҢ ҮЛЕМЕ
Без яшәгән лагерьга беркем дә читтән кертелми, беркем дә чыгарылмый. Ләкин лагерьда хәбәрләр һаман туып тора, һәр көнне иртән фронттагы хәлләр турында сугышчылар үзләре шулкадәр сөйлиләр иде микән?
Бүген бер кызык хәбәр ишеттек. Кемдер әйткән, имеш, озакламый рождество бәйрәме булачак, дигән. Немецлар шул изге бәйрәм хөрмәтенә әсирләргә ак икмәк, итле аш, тәмәке бирәчәкләр, имеш. Шунысы кызык, кичкә кадәр бу хәбәр әллә ничә төрле вариантка кереп бетте. Барысын бергә санап әйткәндә, немецлар безгә рождество көнендә уналты төрле ашамлык бирәчәкләр икән. Шулар арасында мармелад, шоколад кебек әйберләр дә бар икән.
Гриша, мондый хәбәрләрне ишеткәч, рәхәтләнеп көлә.
— Ну, уйлап табалар да соң, —ди иде ул. Бу юлы да әлеге хәбәрне ишеткәч, көлмичә калмады: — Ләкин бер әйбер керми калган әле. Камчыны онытканнар, анысы инде хак! —диде. Аннары бер дә исе китмәгәндәй:— Карарбыз, күрербез, — дип өстәп куйды. Аның болай салкын сөйләшүе минем ачуымны китерә. Әйтерсең, аның бер нәрсәгә дә исе китми, хәтта беркайчан да ашыйсы да килми кебек иде.
— Ну, син, Гриша, таш икәнсең,—дим мин аңа.— Нәрсә генә әйтсәң дә, ышанмыйсың син...
13
— Их, малай, таш булып булса, бик яхшы булыр иде. Салкын да үтмәс иде, ачлык та йөдәтмәс иде. Немец, кулы белән суккан саен, йодрыгын авызына кабар иде, — ди.
Гриша эшсез торырга яратмый. Күлмәгендәге төймәләрен тагып бетерде инде ул, тишек-тошыгын ямады. Ә хәзер иске чүпрәкләрдән бияләйләр тегеп утыра иде.
Кеше бер-берсеи кайгы да белә, диләр. Бу дөрес. Ләкин кеше бер- берсе белән бәхәсләшмичә дуслаша алмый дип тә әйтер идем мин. Бәхәстә хаклык туа, диләр. Бәхәстә шулай ук дуслык та туа. Бәхәс вакытында кеше бер-берсе каршында йөрәген ача. Шул вакытта ике булачак дуслар бер-берсеи сыныйлар. Гриша белән мин дә шундый сынауга керергә тели идем. Тик минем омтылуым бушка чыга барды. Гриша һаман салкын канлы булып кала бирде. Ул күп сөйләргә яратмый. Сөйләүче кешене дә тыңламый кебек. Шулай да кай ягы беләндер ул миңа якын иде. Мин лагерь ишек алдына чыгып озаграк йөри калсам, ул:
— Кая йөрисең син, әллә кино карап кайттыңмы?—дип ачулана торган иде. Аның бу сүзләрендә мин үземә карата җылылык, якынлык сизә идем.
Шуны әйтергә кирәк, лагерьда әсирләр, икешәр-өчәр кеше бергә кушылып, дуслар төркеме булып яши иде. Нәрсә тапсалар да бергә бүләләр. Бер-беренә ярдәм итешәләр. Болай яшәүне язмыш үзе китереп чыгарды. Бу авыр тормышта икенче төрле яшәргә мөмкин дә түгел иде.
Гришаның, «карарбыз, күрербез» дигән көне килеп җитте. Искечә 25 декабрь көне иде бу.
Мин йокыдан уянганда Гриша снаряд савытыннан ясаган котелогын таш кисәге белән кырып утыра иде.
— Син нәрсә, тычкан кебек шытыр-шытыр кырып утырасың?—дидем мин аңа.
— Бүген рождество, иптәш, тор, югыйсә мармелад алырга кичегербез, — дип көлде ул. Ә көн уртасында безнең лагерьда менә нәрсә булды.
Кемдер:
— Егетләр, ишек алдына чыгыгыз, кызык бар,—дип кычкырды. Үзе шунда ук күздән югалды.
— Чыннан да, нәрсә бар икән? — диде Гриша. Без тышка, ишек алдына чыктык. Анда бик зур ат басып тора иде. Ат янында өч-дүрт немец солдаты үзара сөйләшә-сөйләшә көлешеп торалар. Озак та үтмәде, ат янына әсирләр җыела башлады. Без дә шунда киттек. Ат бик ябык иде, кабыргалары кибеп беткән мичкә кыршаулары кебек беленеп тора. Ионнары үрә баскан, үзе дер-дер калтырый. Атның бер алгы аягы буыныннан өзелгән. Ул өч аягында чак-чак басып тора. Башын түбән салган, күзләрен яртылаш йомган. Аңа карау белән йөрәк әрнеп китә. Ирексездән аңа ниндидер җылы сүз әйтәсе, башыннан сыйпыйсы килә иде. Шунда кемдер:
— Артиллерист, күренеп тора, — диде.
Дөрес иде бу. Ат фронтта яраланган. Немецлар аны тотып алып лагерьга китергәннәр.
Немец солдатларының берсе кулындагы зур пычагын һавада ялтыратып алды.
— Кем биредә хайван суя ала, кем оста? — диде.
Гриша миңа иелә төшеп:
— Рождествога бүләк, немецлар безне ат ите белән сыйламакчылар, /Менә сиңа изге бәйрәм!—дип пышылдады.
Әйе, немецлар рождествоны әсирләр өчен дә билгеләп үтәргә теләгәннәр булса кирәк. Янәсе, күрсеннәр руслар: Гитлер йомшак күңелле, дошманнарын да кызгана ул.
14
Баягы пычак тоткан немец ат суярга теләүче «һәвәскәр»не һаман көтә иде әле. Ләкин андый «һәвәскәр» күренми иде. Киресенчә, кайберәүләр ат яныннан читкә китә башладылар.
Немец тагын нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачты. Нәкъ шул вакыт бараклар ягыннан кемдер:
— Туктагыз, туктагыз!—дип, көч-хәл белән йөгерә-йөгерә бирегә килә башлады. Без дә, пычак тоткан немец та аңа карап тынып калдык. Атны суярга алынмакчы ахры бу, дип уйладык.
Немец:
— Гут, гут,— дип тә куйды һәм әсир килеп җитүгә, аңа ялтыр йөзле пычагын сузды. Әсир пычакны алмады. Ул, пычак сузган кулны читкә эте$п, ат янына килеп туктады, атны муеныннан кочаклап, башыннан сыйпый башлады.
— «Титан», «Титаным» минем, — диде. — Син дә әсир булдыңмыни? Менә мин дә биредә бит...
Ат таныш тавышны ишетү белән колакларын торгызды, башын аз гына күтәрә төште. Күзләрен ачты. Артиллерист үзенең сугыштагы дусты белән очрашты.
Әсир солдат атны һаман иркәли. Ә ат аның кесәләрен исни, җилкәсенә башын куеп ала.
— Юк шул, җаным, юк. Биредә икмәк бирмиләр,—диде әсир солдат, иптәше каршында гафу үтенгән кебек, ат белән сөйләшеп. Кайчандыр бу солдат, үзенең паегын өзеп, атка икмәк биргән. Хайван хәзер дә шуны көтә иде.
Немец солдаты әсирне читкә этеп җибәрде. Әсир чак егылмыйча калды. Ул яңадан «Титанга» таба омтылды. Башка немецлар да аңа каршы төштеләр.
— Век! Век! — дигән тавышлар ишетелде. Ат, башын борып, үзенең элекке хуҗасына карап тора иде.
— Суймагыз, суймагыз! Ул безнең кебек үк әсир ич,—дип кычкырды әсир солдат. Нәкъ шул вакыт мылтык тавышы яңгырады. «Титан» башта сискәнеп куйды. Аннары, бөтен көче белән талпынып, арткы аякларына басты һәм, шашкан кеше көлгән кебек, борын тишекләрен калтыратып кешнәп җибәрде дә гөрселдәп җиргә ауды. Күкрәгеннән кызыл тасма булып кан бәреп чыкты һәм җир буйлап сузылып китте.
«Титан» тагын бер кабат кинәт калтыранып куйды, аякларын сузып җибәрде, күзләрен зур итеп ачты. Бу аның соңгы сулышы иде. Мин аның кара, зур күзләрендә күктә әкрен генә йөзгән болытларны күрдем.
ЯҢА ДУС
Инде кыш килеп җитте. 1941 нче елның кышы үзенең беренче көннәреннән үк әсирләргә куркыныч алып килде. Дөрес, кар күп түгел иде әле. Анда-санда ялангач җир тәне күренеп тора. Бер караганда җир өстенә ертылып беткән ак җәймә ябылган кебек иде. Әллә үзем туңгангамы, җир дә туңып сыкрана төсле тоела иде миңа.
Кыш әсирләрнең хәлен тагын да кыенлаштырды. Ачлык янына тагын рәхимсез салкынлык килеп кушылды. Үлем безгә таба тагын бер адым атлады.
Баракларда салкын. Таш идәннәргә яланаяк бассаң, табанны көйдереп ала. Әсир, нинди генә чүпрәк кисәге тапса да, шуны я аягына урый, я аркасына салып куя. Кайбер иптәшләр каяндыр сүс бау табып, шуннан аякларына чабаталар үреп киделәр. Ә минем хәлем тагын да начаррак иде.
Минем бит әле һаман шинелем юк. Җылы көннәрдә түзәрлек иде әле. Ә хәзер нишләргә? Дөрес, дустым Гриша бер капчык кисәгеннән миңа җылы күкрәкчә тегеп биргән иде. Ләкин аның белән генә кая барасың?
15
Менә хәзер мин баракта «урын» саклап утырам. Гриша «базарга» чыгып китте.
Сез, бәлки, нинди базар ул тагын? дип сорарсыз. Әйе, безнең лагерьда «базар» бар иде. Көн уртасында әсирләр лагерь ишек алдына чыгалар һәм, бергә җыелып, арлы-бирле йөри башлыйлар. Кулларында чүпрәк кисәкләре, пилотка, обмотка, гимнастерка, төймәләр һәм башка вак- төяк әйберләр була. Әсирләр шул әйберләрне бер-берсеиеке белән алмаштыралар. Моны русча «махнем» диләр иде. Кайбер көннәрдә бу «базарга» сәгатьләр дә чыккалый. Ә соңгы вакытларда шинель, чалбар кебек зур әйберләр күренгәли башлады. Болары үлгән әсирләрнең киемнәре иде.
Гриша әнә шунда чыгып киткән иде. Мин аңа шулкадәр ияләштем, ул озаграк кайтмый торса, миңа моңсу була башлый. Мин аны юксынам, як-ягыма каранам, күзләрем аны эзли башлый.
Салкын миңа. Тез башларымны авызым янына ук китереп, башымны түбән иеп утырам. Үз сулышым белән үземне җылытырга тырышам. Бу минутларда мин яшәү турында уйламыйм. Миңа калса, бу минутта үлем яшәүгә караганда җиңелрәк булыр шикелле тоела. Шуннан соң мин тагын ниндидер авыр уйларга биреләм, әкрен генә шулай онытылып китәм. Кинәт өстемә ниндидер бер җылы әйбер килеп төшә. Төшә дә ул мине йомшак болыт кебек үз эченә ала, мин җылынып, эреп китәм. Миңа рәхәт, рәхәт булып кала.
Кинәт:
— Я, җитәр, егет, ун ел йокламаган шикедле, йокыны бүсәсең генә,— ди Гриша һәм өстемә япкан шинельне тартып җибәрә.
Мин күзләремне ачам. Гриша көлә. Аның янында тагын бер иптәш утырып тора. Мин аптырап калам.
— Таныш бул, минем якташ Лазарев Никита, — ди Гриша. Мин кулымны сузам. Күрешәбез. Ләкин мине бер нәрсә кызыксындыра. Өстемә ябынган шинельне мин Гришаныкы дип уйлаган идем. Гришаның шинеле үз өстендә. Әлбәттә, минем шатлыгымны аңлады ул, җилкәмә сугып алды: — Әйдә, саулыкка киеп йөр, татарченок, —диде.
Лазарев Никита никтер борчылган кебек иде. Мин аңа озак карап тордым. Бу әсир, әле утыз биш яшьләрендә генә булуына карамастан, шактый карт, бик кызганыч булып күренә иде. Яңаклары эчкә батып кергән, йөзен кызгылт сакал баскан. Муены озынаеп калган. Шинель астыннан иңбаш сөякләре төртеп тора иде. Ләкин аның соры күзләре ниндидер көч белән яналар. Мин, Никитаның йөзенә карап, кайчандыр бик матур, чибәр егет булгандыр бу, дип уйладым.
Ул арада Лазарев Никита да мине җитәрлек күрде булса кирәк:
— Күптәнме биредә җәфа чигәсең?—дип сорады.
Сөйләшеп киттек. Сүз ахырында мин шуны белдем: Лазарев Никита Москвада сәгать заводында эшләгән. Шуннан фронтка киткән. Сугышта мина шартлавыннан контузия алып, дошман кулына эләккән. Лагерьда үзенең агасын очраткан. Ләкин алар бергә озак яши алмаганнар.
Никитаның агасы, эч авыруы белән ике атна буена интегеп, кичә үлгән. Бүген «базарда» ул якташы Гришаны күргән. Гриша аны үзе белән ияртеп безнең баракка алып килгән.
Лазарев Никитага мин дә үз чиратымда үзем турында сөйләдем. Шулай итеп, без таныштык, һәм яңа дусыбыз Никита Лазарев безнең белән яши башлады...
Кич булып килә иде инде.
Мин Гришадан:
— Вакыт күпме икән хәзер?—дип сорадым.
Гриша:
— Әллә кызың янына барасың бармы? — дип елмайды. Ләкин нигәдер ул бу юлы электәге шикелле сәгатенә карамады. Гадәттә ул кул
16
сәгатен шинеленә ямау кебек итеп салынган кесәдә йөртә иде. Шуның белән тентү вакытында сәгатен саклап кала иде. Мин һаман Гришаның җавабын көттем.
— Я, әйт инде, сәгать ничә?
Гриша:
— Ябыштың бит сагыз кебек,—диде, аннары елмаеп: — Сәгать, малай, синең өстә, — дип әйтеп куйды.
Аңлашылды. Гриша сәгатен «базарда» шинельгә алмаштырып кайткан икән, менә шул шинель минем өстә иде.
— Рәхмәт,—дидем мин дустыма, — рәхмәт, Гриша, онытмам.
Мин аңа тагын нәрсәдер әйтмәкче идем, кинәт Никита:
— Вакытны белергә теләсәң, иптәш...— дип, бинт белән бәйләнгән беләген чишә башлады. Бинты шактый ук канга буялган иде.
Без, авызларыбызны ачып, аңа карап калдык.
Бинтның бер өлеше сүтелеп бетте, аннан уч төбе хәтле мамык кисәге килеп чыкты. Никита мамыкны әкрен генә алды.
Без шактый зур яра күрербез дип уйлаган идек. Безнең исебез китте. Яра түгел, беләккә кул сәгате бәйләп куелган иде. Сәгать тек-тек итеп йөреп тора иде.
— Вакыт биш тулып килә,—диде Никита, сәгатенә карап, һәм яңадан бинтны беләгенә урарга тотынды. Берничә минуттан соң Никитаның кулы яңадан «яралыга» әйләнде.
— Мин сәгать остасы. Миңа сәгать йөрәгем шикелле кирәк. Сәгатьсез бер генә минут та яши алмыйм мин,—диде Никита.
— Мастеровой икәнсең,—дидем мин аңа.
— А что? Конечно... — диде Никита һәм кызгылт сакалын сыпырып куйды. Гриша да, мин дә көлеп җибәрдек. Яңа дусыбыз бик күңелле кешегә охшый иде.
НЕМЕЦ ЧАБАТА КИЯМЕ?
Бер көнне безнең лагерьга ике йөк салам китерделәр. Бу безгә немецларның «шәфкате» иде.
Ике йөк салам, әлбәттә, шундый зур лагерьга күп түгел. Шулай да без аны баракларга кертеп, астыбызга түшәдек. Ничектер барак яктырып киткән кебек булды. Саламнан баракка кыр исе таралды. Инде ничә айлар буена йомшак урын күрмәгән, арып, йончып беткән әсирләр салам өстенә ятып йоклый да башладылар.
Ләкин эш болай гына булып калмады. Рус кешесе — тормыш остасы. Кирәк чакта ул бер дә көтелмәгән нәрсәләр ясап ташлый. Салам белән дә шулай булды.
Ниндидер бер әсир бер көн эчендә саламнан бик пөхтә, тирән эчле чабата үреп, аягына киеп тә өлгергән иде. һәм тагын яңаларын үрә башлаган. Шуның өстенә ул:
— Аякларым май кебек җылынып йөри,—дип әйтә икән.
Бу хәбәр бик тиз таралып өлгерде, һәм икенче, өченче көнне идәнгә җәйгән салам һәркемнең «хосусый милкенә» әйләнде, һәркем диярлек (шул исәптән мин дә) саламны күбрәк алып калырга тырыша иде.
Берничә көннән соң инде идәндә саламның әсәре дә калмады. Салам баш асларына җыелып алынды.
Тагын берничә көннән безнең барыбызның да аякларында чабата иде. Чыннан да аяклар җылынып китте. Ә тышта инде салкын кыш иде.
Лагерь тирәсендә безне саклап торучы солдатлар, рус кышын сүгә- сүгә, арлы-бирле йөриләр. Шунда алар безнең аяклардагы чабаталарны күреп алганнар һәм кызыкканнар булса кирәк. Кызыгырсың, үзәгеңә салкын үтә башласа...

Тагын берничә көннән соң лагерьга берничә солдат килеп керде. Кулларында кәгазьгә төргән икмәк кисәкләре дә бар иде.
Без гаҗәпләнә калдык. Нишләмәкче була икән болар? Кайбер иптәшләр эшне сизеп тә алдылар.
— Егетләр, безнең товарны алучылар килә,—дип хәбәр бирделәр.
Чыннан да шулай булды. Немецлар туп-туры баракка килеп керделәр, як-якларына карана-карана, чабата үрүчеләр янына уздылар. Озак та үтмәде, немец солдатлары итек өстеннән салам чабаталарны киеп карый башладылар. Берсе хәтта:
— Гут, гут, гут, — дип мактап та алды.
Чабата үрүче әсир тагын берничә пар чабата чыгарып, немецларга сузды.
Солдатлар куанышып куйдылар. Чөнки товарны сайлап, аякка чаклап алырга да мөмкин иде. Моны күреп торган башка әсирләр дә үзләренең товарларын күрсәтә башладылар.
Немецлар һәрберсенә берәр пар чабата алдылар. Тик бу юлы бушлай түгел иде инде. Чабата хуҗаларына берәр кисәк катып беткән икмәк һәм берәр сигарет бирделәр.
Дөрес, хуҗалар бу бәяне азсындылар. Шулай да чабата бушка китмәде. Тик бер әсир генә:
— Әйберне сата белмисез, барыгызга да күрсәтмәскә иде. Бәлки, кыйммәтрәк түләрләр иде,—дип, үзенең ризасызлыгын белдерде. Ләкин эш узган иде инде.
Икенче көнне тагын да салкынрак булды. Әнә, лагерь коймасы буенда ике немец солдаты арлы-бирле йөреп торалар. Башларына юрган ураганнар, шинель өстеннән тун кигәннәр. Аякларында, итек өстеннән, без үргән чабаталар.
Бер әсир, аларга карап:
— Карачкы дисәң, карачкы түгел, кеше дисәң, кеше түгел, — дип сөйләнеп куйды.
— Кыш нишләтә? — диде тагын берәү.— Немецка да чабата кидерә...
— Тукта әле, немецның бик күп күрәселәре бар алда, — диде кемдер.
Ә тышта җил һаман сызгыра, буран көчәя бара иде.
ТАГЫН БЕР ТӨН
Лагерьда тормыш үз агымы белән ага бирә. Күрәсең, кеше үлем белән янәшә торырга күнегеп җитә. Алай гына да түгел, ул үзенең авыр язмышы белән дуслаша башлый кебек. Ләкин өстән караганда гына шулай кебек ул. йөрәк бер генә минутка да үзен оныттырырга ирек бирми. Әсирлек хурлыгы күңелгә торган саен тирәнрәк яра ясый бара.
Соңгы көннәрдә немецлар белән безнең арада «низаг» булганы юк диярлек. Немецлар лагерьда иртә белән генә бер килеп күренәләр дә күздән югалалар. Хәер, аларга безнең янда «эш» тә юк. Безнең «язмыш» өчен тыныч иде алар. Хәзер инде безне кыйнау да кирәк түгел. Фашистлар коммунистларны да эзләмиләр, тентү дә ясамыйлар. Аларның бөтен теләге — безне тимер чыбыклы коймалар артыннан чыгармау. Фашист безне ач үлемгә бирде, һәм үлем безне берәм-берәм кырып килә иде. Лагерь янындагы теге өч базның берсе үлекләр белән тулды инде. Бер көнне ул базны күмдерделәр. Бу эш көн буена барды. Кичкә таба кабер өстенә ап-ак кар ятты. Хәзер инде аның урыны да беленми иде. Меңләгән кешенең яшь гомере җиргә күмелде.
Кемнәр анда? Аларның исемнәре беркая да язылмаган. Бәлки, кайчан да булса шул кабердә яткан берәр кешенең анасы бу турыдан узар. Бәлки, ул шунда туктап торыр. Ләкин үз баласын шул кабердә ята дип уйламас. Бу меңләгән яшь кешеләр «билгесез» югалдылар.
2. .с. ә.- № 7.
17

18
Лагерьда көн бик £>креи уза. Төн тагын да озаграк сузыла. Нинди генә әкиятләр сөйләнеп бетми, нинди генә хәлләр искә алынмый, ә таң әле һаман беленми. Әйтерсең, кояш инде бүтән бер дә чыкмаска баткан.
Лагерьда фронт хәлләре турында сөйләшүләр тукталмый. Берәрсе шул хакта сүз башлау белән, әсирләр хәзер үк җыелыша башлыйлар.
Туган ил бер генә минутка да онытылмый. Нәрсә булыр? Кем кемне җиңәр? Бу сорау һаман күңелдә яши. Көн узган саен, ул сорау безне тагын да кискенрәк уйлата иде.
Әлбәттә, немецлар каршында без инде җиңелгәннәр булып саналабыз. Ләкин сугышта җиңеп чыгучының исеме билгесез әле. Руслармы, немецлармы? Фашистлармы? Коммунистлармы? Кайвакыт бу уйланулар безне бик тирән борчый. Соңгы атналарда лагерьга яңа әсирләр бөтенләй килми башлады. Фронттагы хәлләр турында безнең, бер генә сүз дә ишеткәнебез юк. Ә немецлар бу турыда бик сакланып сөйлиләр иде. Тагын бер атнадан «Москау капут» ди иде алар. Ләкин андый атналар күп узды инде. Ә Москва һаман исән. Немецларның болай сөйләнүе үзләрен үк фаш итә. Чөнки, алар сөйләгәнчә булса, Россия инде немец итеге астында ятарга тиеш иде.
Тора-бара кайбер немец солдатлары «Москваны алу — ботка ашау түгел ул» дип тә ычкындыра башладылар. Ә беркөнне мондый нәрсә булды:
Лагерьга уннан артык яңа әсир китерелде. Безнең өчен болар көтеп алынган кунаклар иде. Ләкин, кызганычка каршы, алар күптән әсир булганнар икән инде. Моңарчы Борисово станциясендә эшләгәннәр. Безгә алар фронт турында, әлбәттә, яңа хәбәр әйтә алмаслар кебек иде. Ләкин бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләделәр. Шуларның кайберләре әле дә исемдә калган.
Лагерьга китерелгән яңа әсирләр арасында безнең баракта торучыларның якташлары да табылды. Алар безнең янга урнаштылар. Шуларның берсе белән без якынрак танышырга булдык. Панченко фамилияле украинлы иде ул.
Гриша бераз украинча сөйли белә иде.
— Кажи, що будемо робити?—дип, Гриша яңа иптәш белән сүзгә кереште. Панченко, аз гына елмая төшеп:
— Сездән күпме тырышсагыз да украинлы чыкмас иде, — диде.
— Әтиең рус булгач, конечно,—диде Гриша. Хәзер инде төсе җитди иде аның.
— Парень, — диде ул, — утыр әле, сөйлә әле, дөньяда ниләр бар? Хәлләр ничегрәк тора? Немецлар әллә чыннан да җиңәргә уйлыйлармы?
— Ашыкмасыннар әле,— диде Панченко һәм безнең янгарак килеп утырды, ләкин сөйләргә ашыкмады. Әлбәттә, аның иң элек безнең белән танышасы килә иде. Никита моны аңлап алып:
— Шикләнмә, биредә чит кеше юк,— диде.
— Аңа калса, без дә синең кем икәнлегеңне белмибез бит әле...— дидем мин.
— Шул шул,—диде Панченко.— Теләсә кемгә ышанып булмый хәзер. Адымыңны карап атларга кирәк...
Панченко тынып калды. Аның болай диюе безне тагын да кызыксындыра төште. Ул нәрсәдер белә, ләкин ачык сөйләргә курка шикелле иде. Тик кичен, кешеләр ятып, барак тынып калгач кына, ул пышылдап сүзгә кереште:
— Немецларның эше хөрти, егетләр. Алар инде «Москва капут» димиләр. Киресенчә, бервакытны безнең бер иптәш бер немецтан: «һер вахман, Москау капут?»—дип сораган иде. Ә немец аңа, кизәнеп, мылтык көпшәсе белән берне тондырып алды. Безнең иптәш йөзен дә чытмады. Ул әле мактана төшеп:
2* 19
— Алай булгач, Москваны төшегездә дә күрмәссез, — диде. Немец, әлбәттә, бу сүзләрне аңламады. Ләкин без фронтта фашистларның хәле начар икәнен белеп калдык... — Сөйләүче беразга тукталып торды. Аннары яткан җиреннән торып утырды да:
— Сез нәрсә, йоклыйсызмы әллә?—дип сорады.
— Сөйлә, сөйлә,—дидек без берьюлы барыбыз да.
Панченко тагын сөйләп китте:
— Элек немецлар,—диде ул, — эшелон-эшелон икмәк озаталар иде, безнең икмәкне, билгеле. Ә менә хәзер үлекләр озата башладылар.
— Үлекләр?—дип сорадым мин.
— Әйе, үлекләр! Әле берничә көн генә элек шундый хәл булды: бер вагонның тәгәрмәче шартлаган. Аны депога алып керделәр. Шунысы кызык, вагон ишегенә: «Муле» дип язылган иде. Немецча он дигән сүз. Бер иптәшебез кеше күрмәгән арада шуннан ои чәлдермәкче булган икән, вагон ишеген ачып караса, эчтә аркылы-торкылы салынган үле немец солдатларын күргән. Менә нинди хәлләр бар дөньяда, егетләр...
Панченко тагын тынып калды.
— Я, я, сөйлә,—дидек без. Чөнки Панченконың сөйләвенә караганда, тагын да кызыграк хәлләр булыр төсле иде.
— Шул, — диде Панченко, — безнең кыш немецны яратып җиткерми. Катырып үтерә. Аннары бер көнне мондый бер хәлне күрдек: станциягә тагы бер эшелон килеп туктады. Монысында үлекләр түгел иде. Испания солдатлары төялгән, сугышка баралар иде. 'Франко үзенең дусты Гитлерга ярдәм итмәкче булган, күрәсең. Ләкин бер атнадан соң без ул испан солдатларын тагын күрдек. Бу юлы фронттан кире кайтып киләләр иде.
— Ничек алай кире кайталар? — диде Гриша.
— Шулай, кире кайталар. Кораллары алынган. Куллары богауланган. Сугышырга теләмәгәннәр, димәк. Әлбәттә, фашистлар аларны хөрмә үскән Испаниягә—туган илләренә озатмыйлар, төрмәгә алып баралар иде. Күрәсең, Гитлер армиясе һаман сирәгәя бара. Хәзер ул чит милләтләрдән дә армия туплый. Менә тагын ниләр бар дөньяда, егетләр...
Панченко тәмам кызды. Пышылдап сөйләүне ул күптән оныткан, инде ул шикләнми иде.
Шул арада безнең янга башка әсирләр дә җыелып тыңлый башладылар.
Панченко сүзен дәвам иттерде:
— Ә беләсезме, егетләр, Орша станциясе аша һәр көнне яралы немец солдатларын төягән поездлар узып кына тора. Безнекеләр, ай-һай, пешерәләр үзләрен...
— Шулай кирәк аларга? — диде кемдер безнең арадан.
Икенче берәү:
— Бүлдермә кеше сөйләгәндә,—дип кычкырып куйды.
Панченко сүзен бүлде.
Аның сөйләгәннәреннән безгә рәхәт булып китте. Мондый хәбәргә сусаган идек без. Инде боегып барган күңел җилкенеп куйды, йөрәк канатланып киткәндәй булды.
ЯЗУЛЫ СӘГАТЬ
Панченко безнең янда калды. Инде без дүрт иптәш бергә яши башладык. Гриша безнең төркемне «интернациональная бригада» дип атый торган иде.
Бер көнне безнең баракка нке немец килеп керде. Бу юлы ни өчендер алар бик усал күренмиләр иде. Бер немец:
20
— Вер һир урмахер?— дип сорады.
Немец сүзләрен кемдер тәрҗемә итте. Бу турыдан-туры безнең Никита Лазаревка — сәгать остасына кагыла иде. Ләкин Никита үзен белгертергә ашыкмады.Бер немец солдаты кесәсеннән өч кул сәгате чыгарды. Аңлашылганча, бу сәгатьләр йөрми иде. Немец аларны төзәттерергә тели иде булса кирәк.
Икенче немец:
— Руски некс специалист, — дип, үзенең борчылуын белдерергә маташты.
Никита түзмәде, сәгатьләр тотып торган немец янына килеп, бер сәгатьне алып карый башлады. Оста кулында сәгать бик тиз ачылып китте. Никита сәгатьне бер-ике мәртәбә колагына куеп тыңлап карады. Аннары башка сәгатьләрне дә алып карап чыкты. Немец, Никитага карап, аның сүзен көтә иде.
— Вас, гут? — диде ул.
— Никс гут, — диде Никита, һәм немецча белгән бер әсир аркылы өч сәгатьтән бер яхшы сәгать җыеп була дип аңлатты. Немец башын селкеп куйды. Кесәсеннән тагын берничә сәгать чыгарды.
— Җыйган икән, шайтан, — диде Никита һәм сәгатьләрне карарга кереште.
— Бу сәгатьләр кайчандыр минем кулдан үткәннәр, — диде ул.
Никитаның йөзенә уйчан, сәер бер төс чыкты. Әлбәттә, шул сәгатьләргә карап, үз заводын, Москваны, дус-ишләрен исенә төшерә иде ул.
— Кем уйлаган?.. — дип, тагын нәрсәдер әйтмәкче иде ул, ләкин тавышы кинәт өзелде, Никита бик дулкынлана иде булса кирәк. Шулай да үзен җуймады ул.
— Боларын да карармын, — дип, немецка куллары белән ишарә итеп аңлатты.
Немец:
— Фил брод, сигарет,—дип, Никитага эш хакы турында әйтеп аңлатырга тырышты.
— Гут, гут,— диде Никита. — Үзебезнең завод сәгатьләре — вот что, югыйсә кулыма да алмас идем, — диде.
Немецлар чыгып киттеләр. Сәгать остасы эшкә утырды.
— Борчылмагыз,—диде ул безгә. — Бу сәгатьләрдән рәт чыга, фрицка берсе, икесе үзебезгә, — дип көлеп җибәрде.
Никита кечкенә генә кесә тартмасын ачып алдына куйды. Аннан шундый ук кечкенә генә чүкеч алды һәм шул чүкеч белән баш бармагының тырнагына сугып карады. Аннары сәгатьләрне тезеп куйды. Әле берсенә, ике икенчесенә карап алды. Мин аның йөзенә күз төшердем. Никита яшәреп киткән кебек иде. Гармоньчы да озак уйнамый торгач шулай кулына гармонь алса, шатланып китә торгандыр. Чөнки һәр эшнең остасы үз эшеннән тәм таба, шул эш белән ләззәтләнә. Шул хисне тик үзе генә аңлый ала. Никита да шундый хис кичерде булса кирәк. Чөнки ул оста, аның куллары эш сагынган иде.
Лагерьда күп төрле осталар бар. Бу меңләгән әсирләр арасында теләсә нинди һөнәр кешесен табарга мөмкин. Бу сәгать осталары, бу тимерчеләр, бу игенчеләр, бу инженерлар, врачлар, балта осталары әле дөньяга күпме байлык, күпме матурлык иҗат итәрләр иде. Ләкин сугыш барысының да кулларыннан эшләрен тартып алды һәм аларны тимер чыбыклы лагерьга китереп япты. Кешелек дөньясы иртәгә туарга тиешле бәхеттән аерылды. Моңа бары тик, бары тик фашизм гына гаепле иде.
Никитаның кечкенә генә тимер чүкече бөтен лагерьны кузгатып җибәрде кебек. Әйтерсең, кешеләр шул чүкечнең тавышын гына көтеп торганнар. Чүкеч тавышы ишетелү белән әсирләр уянып киттеләр кебек.
21
Инде берничә көннән соң баракларда агач кисәкләреннән шахмат фи-гуралары ясаучыларны, калайдан савыт-саба ясаучыларны, тимер ки-сәкләреннән пычак ясаучыларны да күрергә мөмкин иде. Хәтта бездән ерак түгел бер почмакта яшь кенә бер әсир рәсем ясый башлады.
Ул узган елны гына художество мәктәбен тәмамлаган булган. Аның рәсем ясавы мине кызыксындырды. Мин аның янына килеп, чүгәләп утырдым. Кечкенә генә кәгазь кисәгенә бер хатын рәсеме төшерелгән. Художник шул рәсемгә бирелеп карап тора иде.
— Бу кем? — дидем мин аңа.
— Әни,—диде әсир.
Рәсемдәге шактый ук яшь чырайлы хатын безгә ягымлы күзләре белән карап тора иде.
— Үзенә бик охшаган ул. Мин аны натурага карап та болай төшерә алмас идем... — диде художник.
Мин моңа ышандым. Тоткынлыкта бала үзенең анасын һәр минут саен сагына. Ана күз алдыннан китми. Сагыну ул кешене моңландыра да, рухландыра да.
Без икебез дә уйга калдык. Баракның икенче почмагыннан ниндидер тимергә суккан тавыш ишетелеп тора. Кемдер нәрсәдер ясый иде. Әйтерсең, ул шул тимерне чыңгылдатып: «Тормыш, кил безнең янга», дип әйтә кебек иде.
Мин кире үз төркемемә кайттым. Гриша белән Панченко лагерь ишек алдына чыгып киткәннәр. Ә Никита бер сәгатьне төзәтеп тә өлгергән иде инде.
— Тыңлап кара әле, дускай, — диде ул миңа.
Сәгатьне колагыма куйдым. Сәгать бик әйбәт йөри иде.
— Шәп, — дидем.
— То-то, — диде Никита, янәсе, син минем белән шаярма, бу абзац мастер була, дип әйткән кебек иде ул.
Без ни өчендер бер-беребезгә карашып көлешеп куйдык.
Никита тагын сәгатьләрне кулына җыеп алды, йөзе кинәт каралып китте.
— Менә, — диде ул, бер сәгатьне күрсәтеп, — укып кара — нәрсә язылган?
Мин сәгатьне алдым. Сәгатьнең аскы капкачына бик матур хәрефләр белән:
«Укытучыбыз һәм дустыбыз Василиса Родионовнага укучыларын- нан» дип язылган иде.
Күз алдыма чәчләре ап-ак булып агарган карт бер укытучы килеп басты. Гүя мин аны кайчандыр күргәнмен һәм ул минем башымнан сыйпаган.
— Да... — дидем мин. Башка сүз таба алмадым.
— Да шул,—диде Никита, — менә кемнәр ул фрицлар. Кеше талап баерга телиләр. Кеше үтерүчеләр... — Никита уйга калып торды, аннары каядыр еракка карап:
— Беләсе иде: кайда икән ул укытучы, Василиса Родионовна? — диде. Әйтерсең, ул аны шушы минутта ук күреп, сәгатьне кайтарып бирергә тели де. — Үтергәннәрдер мескен хатынны, — диде Никита, авыр көрсенеп. — Юк, бу сәгатьне фриц инде яңадан күрмәс. Моның урынына үземнекен бирермен. Хәер, аңа анысы да тиеш түгел дә, әйдә алсын, кадалып китсен. Ә бу сәгатьне саклыйм әле. Белеп булмый, бәлки, үз хуҗасы очрар. Бәлки, балаларын күреп, шуларга тапшырырмын. Тик менә үзебез исән калсак иде.
Никитаның шундый олы җанлылыгы мине тирән дулкынландырды. Мин аңа шул минутта бөтен йөрәгем белән ышандым. Бары шул бер момент миңа Никитаның бөтен барлыгын ачты. Ул миңа инде бик күптәнге таныш, хәтта балачакта бергә уйнап үтскән иптәшем кебек якын тоелды.
22
РУС ҖЫРЫ
Соңгы атналарда лагерьга ниндидер бер эчпошыргыч тынлык урнашты кебек. Моның, әлбәттә, сәбәбе юк түгел иде.
Салкын кыш болан да ачлыктан биртелгән әсирләрне бөтенләй аяктан екты. Тышта кешеләр күренми диярлек. Әсирләр барысы да баракларда җыелышып утыралар. Күңелләр төшенке, фронт хакында бер генә төрле дә ул-бу ишетелми. Ә немец солдатлары төялгән машиналар урамнарны шаулатып көне-төне узып торалар. Алар һаман үтеп торалар һәм каядыр Россия җиренә кереп югала баралар. Сугыш аларны йотып кына тора, күрәсең. Бер уйласаң, инде Россиядә немец булмаган бер генә карыш та җир калмагандыр кебек.
Безнең ачуыбыз килә иде.
Шунда кайбер иптәшләр:
— Әйдә барсыннар, тик менә кайтулары ипчек булыр икән?—ди иде. Шушы сүзгә җан эреп китә, әйтерсең, кара төндә адашкан вакытта кайдадыр ут янып киткән кебек була. Дошманнарны җиңү өмете яңадан әсирнең йөрәгенә килеп керә һәм күңелне җилкендереп куя.
Дөресен генә әйткәндә, бу юаиу иде. Ләкин бу юануның нигезе бар. Наполеон да, үзенең өерен җыеп, Москвага кергән. Хәтта Кремль стеналары буена басып, рус каласының ничек януын карап торган. Ә соңыннан Россиядән көчкә качып котылган.
Гитлерны да шундый хурлыклы язмыш көтә. Ләкин кайчан? Менә бу сорауга җавап бирүче юк иде әле. Әнә шушы билгесезлек эчне пошыра, күңелне талый.
Рус кешесе мондый чакта барыбер башын түбән салмый. Ул эч пошканда рәхәтләнеп җырлап җибәрә. Белмим, җирдә яшәүче кайсы милләт шулкадәр җырны ярата икән? Теләсә нинди хәлдә, теләсә генә нинди вакытта да җырлый ул. Ач булса да, ялангач булса да җырлый, һәм аның нинди матур җырлары бар! Рус кешесе җырлаганда тыңлаучының күз алдына Себер кырларының чиксез киңлеге, Урал урманнарының шаулавы, елгаларның агышы, кар түбәле тауларның горурлыгы килеп баса. Син ул җырларда туган йортыңны күрәсең, сөйгән ярыңны очраткан кебек буласың һәм, кайгыңны онытып, шул җырларга үзең дә ирексез кушылып җырлыйсың. Нинди генә җырлар ишетмәдем мин ул чакларда! Җырлар, җырлар, ярый әле сез бар дөньяда! Җырсыз яшәүнең матурлыгы нәрсәдә булыр иде икән? Бәлки, безнең матурлык дигән сүзебез дә шул җырлардыр.
Менә хәзер дә баракта кемнәрдер сузып җырлыйлар. Алар туктау белән икенче почмакта яңа җыр башлана, һәм көн буена өзлексез җыр моңы агып тора. Ул моң бер ташкын кебек шаулап күтәрелеп китә, бер иртә белән әкрен генә аккан чишмә тавышы кебек ишетелә.
Җыр тыңлаган саен, иреккә чыгасы килә. Тимер чыбыклы коймаларны кош булып очып үтәсе килә.
Без дүрт иптәш җыр тыңлап утырабыз. Хәтта тик тормас Гриша да уйга калган. Ә Никита авыз эченнән генә үзе җырлый. Панченко тәмам авызын ачып таңга калган. Ә мин, үземне онытып, шул җыр моңына ияреп, Идел буйларында йөрим кебек.
Җыр тынып калды. Панченко кинәт йокыдан уянган кебек селкенеп куйды.
— Гарна писня, як украиньска, — диде ул.
— Шулай инде, — диде Гриша, — һәр кош үз сазын мактый.
Панченко һич көтмәгәндә бөтен тавышы белән «Реве та стогне Дгппр широкш» дигән җырны җырлап җибәрде. Барактагылар барысы да безнең якка карап тора башладылар. Панченконың тавышы көчле һәм матур иде. Озак та үтмәде, җырчыга башка украиннар да кушылдылар.
23
Моны күреп, Панченконың күзләре шатлык белән янып китте. Гүя ул: «Тыңлагыз, начармыни украин җыры!» дп иде.
Ләкин җыр ярты юлда өзелде. Кемдер баракка кереп кулы белән кискен ишарә ясады. Әсирләр: «Нәрсә булды?» дип, берьюлы тынып калдылар.
Чыннан да нәрсә булды соң?
«АЗАТ ИТҮЧЕНЕҢ» ПОРТРЕТЫ
Без, ашыгып, ишек алдына чыктык. Анда безнең барак стенасына зур бер плакат эленгән иде. Плакатка Гитлер портреты төшерелгән һәм астына «Гитлер — азат итүче» дип русча сүзләр язылган иде.
Плакат каршына инде бер төркем әсирләр җыелып та өлгергән. Мин дә килдем.
Фашистлар үзләренең фюрерларын русларга танытырга телиләр. Монысы аңлашыла. Ләкин ни өчен Гитлер — азат итүче? Нәрсәдән азат итте ул? Бусы һич аңлашылмый иде.
Безнең алда бу плакат көлкеле карикатурага әйләнде. Үзениән-үзе бер сорау туа: без үз илебездә азат идек. Безне нәрсәдән азат итәргә мөмкин соң? Күрәсең, бу сорауны кемдер бездән дә элегрәк исенә төшергән һәм, башкалар җавап эзләп азапланмасыннар дип, плакат астына зур хәрефләр белән: «Икмәктәй, иректән, туган илдән» дип өстәп язып куйган.
— Менә монысы безнеңчә, ичмасам, — ди бер әсир. — Яхшылап ка-дакларга кирәк, җил кубарып алмасын.
— Дөрес, — ди икенче берәү.
Мин шунда теге яшь художникны күрдем. Ул алгарак чыгып:
— Шәп төшергәннәр үзен. Гитлерның үзенә охшаган бит, — диде.
— Ә син каян беләсең?
— һе, «Крокодил» журналында Борис Ефимовның рәсемнәре моннан бер дә ким булмый иде,—диде художник һәм сөйләп китте: — Карагыз, мыегы да шундый ук, чәче дә маңгаена төшеп тора, күзләре дә нәкъ үзенеке. Тик биредә буяулары гына матуррак. Ләкин немец художнигы үзенең фюрерын яратмый булса кирәк...
Художникның бу сүзләре гаҗәпләндерде безне.
— Монысын инде арттырасың, егет,—диде Гриша, сүзгә кушылып.
Художник:
—Менә хәзер аңларсың, — дип тагын сөйләп китте: — һәрбер рәсемдә, — диде ул, — идея булырга тиеш. Ә биредә нинди идея чагыла? Күрәсеңме, Гитлер камыш урындыкка тотынып тора. Ә камыш — чыдамлы материал түгел, тиз сына. Бусы бер дәлил. Икенчесе менә мондый: ни өчен Гитлер урындыкка утырмаган, басып тора? Урындыгы нигә буш? Чөнки бу рәсемне ясаган художник уйлаган: барыбер бу урындыкка син утырмассың, дигән.
— Идея-мидеяң нәрсә икәнен белмим, ләкин сүзең дөрескә охшый,— диде бер карт әсир. — Тик шулай да митингны ябарга вакыт,—дип, капка ягына таба башы белән ымлап күрсәтте.
Капкадан лагерьга немец солдатлары кереп килә иде.
Без таралыштык.
Плакат тагын берничә көн эленеп торды. Немец солдатлары аның белән кызыксынмадылар. Плакат астына язылган рус сүзләрен алар танымыйлар да, аңламыйлар да иде. Тик немец тәрҗемәчесе килгәч кенә, плакат юкка чыкты. Шунысы кызык, лагерьда моның өчен «тавыш» чыгармадылар. Билгеле, бу безне кызганудан түгел, немецлар иң элек үзләрен кызгандылар. Әгәр плакат шул сүзләр белән фюрер кулына ба
24
рып эләксә, Гитлер лагерь комендантын тотып иң биек агачка астырган булыр иде. Солдатларын сугышка куган булыр иде.
Шулай да немецлар моны онытмадылар. Бер көнне алар бик күбәүләп лагерьга кереп, барыбызны да бараклардан куып чыгардылар. Чыкканда һәр әсиргә камчы белән яки бил каешының тимер башы белән сугып тордылар. Инде яңадан баракка куып керткәндә дә шуны у*к эшләделәр. Ул көнне башлары тишелгән, битләренә кара эзләр төшкән әсирләр байтак иде.
Бу безнең өчен яңалык түгел иде.
Кичкырын Панченко көлә-көлә болай диде:
— Хәйлә кордым бит, малай, немец минем башка сукмакчы иде., иелеп өлгердем. Немец минем арт якка шап берне...
— Авырттымы соң? — дип сорадьһм мин.
— Әлбәттә, авыртты, ләкин баш түгел, арт як, — диде Панченко.
АЛТЫ АЯКЛЫ ФАШИСТ
Инде ничә ай буена мунча кергәнебез юк. Бу турыда «культуралы Германия» командованиесе уйлап та карамый. Тәннәребез керләнде. Лагерьда кул юарга да су табып булмый. Шуны күрә торып, лагерь коменданты оятсыз рәвештә безне «культурасызлар» ди иде. Кем культурасыз булганлыгы безгә, әлбәттә, билгеле. Без шундый авыр шартларда да кул-башларыбызны кар белән булса да юа идек. Без чиста йөрергә тырышып карадык. Ләкин бәхетсезлек үзенекен итте. Лагерьны бет басты. Баракның идәннәрендә дә, стеналарында да бет өере үрмәли иде. Күлмәк-чалбарларга сырышканнарын әйтәсе дә юк. Бервакыт бер әсир гимнастеркасын салып идән уртасына куйды:
— Карагыз, фокус күрсәтәм, хәзер күлмәк үзе йөри башлый, — диде.
һәм чыннан да күлмәк җанлы нәрсә кебек селкенә башлады. Күлмәкне шулай «алты аяклы фашист» йөртә иде. Язарга уңайсыз булса да, мин бу хакта әйтмичә кала алмыйм. Фашизм безне беттән талатып үтерергә дә кереште. Әлбәттә, немецлар бет белән бергә авыру киләчәген дә бик яхшы беләләр, һәм алар шуны телиләр дә иде. Бу хәлне икенче төрле аңлатырга мөмкин түгел! Кешелек дөньясы бары шуның өчен генә дә фашизмның йөзенә төкерергә хаклы.
«Алты аяклы фашистка» утырып лагерьга тиф эпидемиясе килеп керде. Авыру, күзгә күренеп, әсирләр арасында тарала башлады. Үлүчеләрнең саны тагын да артты. Бу куркыныч безнең өчен- җирдә иң соңгысы иде. Безнең баш турыбызда үлем үзенең соңгы карарын укыды. Без, һичшиксез, үлемгә хөкем ителгән идек, һәркем бүген булмаса иртәгә, иртәгә булмаса берсекөнгә үзенең соңгы сәгатен көтеп йөри башлады.
Кайбер иптәшләрне сагыш үз кочагына алды. Алар тагын да боега төштеләр, кайгыра башладылар.
— Фронтта да, бәлки, үләр идек, монда да исән калып булмас, — дип, «баланда» алудан да баш тарта торган булдылар һәм, тиф килеп җиткәнче үк, шешенеп үлә башладылар. Бу фетнәдән кешеләрне коткарырга ашыгыч ярдәм кирәк иде.
Ләкин бу ярдәмне безгә кем бирсен? Борисово шәһәрендә яшәүче гражданнар безнең авыр хәлне ишеткәннәр һәм, лагерь комендантына килеп, әсирләргә ярдәм күрсәтергә үтенеп сораганнар.
Ләкин комендант рөхсәт итмәгән. Хәтта гражданнар үзләренең соңгы азыкларын китереп, авыру әсирләргә тапшыруны үтенгәннәр. Ләкин комендант рөхсәт итмәгән. Шуннан соң да фашист үзен гаепсез дип әйтә алырмы?
25
Мин, бераз читкәрәк тайпылып, бер нәрсәне искә төшереп узмакчы булам.
Моннан күп еллар элек Нюренбергта фашист башлыкларына суд булды. Аларның күбесе тиешле җәзаны алдылар, һәм аларның кабахәт исемнәре дә телдән төште. Ләкин әле фашизм өстендә кара тап ята. Кешеләргә күрсәткән газаплары өчен фашизм тагын йөз ел узгач та гаепле булып саналырга тиеш. Бу җинаять мәңге юылмас. Миннән соң яшәгән токымнар, нәселләр бу үчне алырлар, мин сезгә ышанам, яшь кешеләр!
КАРАНТИН
Инде кыш уртасы җитеп килә иде. Көннәр озыная, башлады. Кояш югарырак күтәрелә бара. Төш вакытында тәрәзә төпләре җылынып китә.
Әсирләр шул тәрәзәләр буена җыелышып утыралар. Кояш яктысында аларның йөзләре сап-сары, кибеп беткән яфракка охшый. Нечкәреп калган кан тамырлары ап-ачык беленә. Сакал-мыеклары керпе инәләре кебек тырпаеп тора. Чикә сөякләре бит тиресен тишеп чыгар кебек. Бу кешеләр каны суырылып беткән мумияне хәтерләтә иде.*
Чыннан да, әгәр әсирне үлгәч шул көенчә саклап булса, аны мең елдан соң күргән кеше дә аның нинди газаплар аша узганын күз алдына китерә алыр иде. Кеше ачлыктан гына, кайгыдан гына болай ябыкмый. Кешене бары хурлыклы тоткынлык кына шушы мумия хәленә китерә.
Фашизм үзенең җинаятен үлек әсир белән бергә җир астына яшерә барды. Кабер өстен беленмәслек итеп җир белән тигезләде. Ләкин тарих күзе барысын да күрде. Ул үзенең китабына җинаятьченең исемен акка кара белән теркәп калдырды. Тарих сүзе онытылмас!..
Бүген безнең барактан тагын унлап кешене алып чыктылар. Бу аларның соңгы юлы иде.
Тиф авыруы һаман көчәя бара. Хәзер инде бер генә баракта да бу йогышлы авыру белән җәфаланмаган кеше юк. Лагерь ишек алдында, ачык һавада кинәт егылып үлүчеләрне мин аз күрмәдем. Алар кайвакыт шунда икешәр көн ята иде. Бу үлем дөньясыннан инде беркем дә исән чыгарга уйламый иде.
Болай җәфалануның авырлыгын мин сүз белән генә әйтеп бирә алмыйм. Моны үзеңә кичерергә кирәк. Ләкин бу кичерешне үз гомерендә беркем дә күрмәсен! Мин шуны телим сезгә, кешеләр!
Лагерь коменданты тиф авыруының инде меңләгән әсирне кабергә алып китүе турында бик яхшы белә иде. ҺӘхМ ул «ашыгыч чаралар» күрә башлады.
Бер көнне лагерь капкалары тирәсендә балта, чүкеч тоткан немецлар күренде. Алар капкаларны яңадан ныгыттылар. Яңадан коймаларга тимер чыбык тартып чыктылар.
Моңа безнең исебез китмәгән иде. Ләкин соңга таба менә нәрсә булды:
Немецлар тимер чыбыклы койма аша озын агач тагараклар сузып куйдылар. Тагараклар янына кереп йөрер өчен ишек калдырдылар. Читтән караганда бу зур тимер читлеккә охшый иде.
— Бу нәрсә икән? — дип уйлаштык без. Җавап бирүче тиз генә табылмады. Ләкин кичкә таба барысы да аңлашылды.
Лагерь капкасы өстенә һәр почмак саен «карантин» дип такталар язып куелды. Алар каберлектәге зур тәреләргә охшап тора иде.
Шул көннән соң безнең лагерьга су да, баланда өчен китерелгән шалкан һәм чөгендер дә бары шул тагараклар буенча гына бирелә башлады. Лагерьга һичкем керми, һичкем чыкмый. Биредән бары кабергә генә юл калды.
26
«БУ КАЙСЫ ГАСЫР?»
Безнең хәл тагын да начарланды. Беренче очрашкан чакларда күңелле генә күренгән Панченко ничектер бик уйчанланып калды. Никита үзенең «сәгать мастерскоен» япты.
— Хәзер инде теге фрицлар кермәсләр, — дип, сәгатьләрен барысын бергә төреп кесәсенә салды. Аннары, нәрсәдер исенә төшкән кебек, төенчекне кесәсеннән кире алып, сүтеп җибәрде.
— Сезгә бүләгем булсын, — диде ул һәм Панченкога да, Гришага да. миңа да берәр кул сәгате бирде. Үлеп калсам, искә алырсыз. Фриц сораса, «Ул үлде. Сәгатьләрне аллага күрсәтергә алып китте», дип әйтерсез, — диде.
Хәзер инде немецлар безгә тимер койма аша гына карап торалар. Без дә карыйбыз. Без бу яктан фашистка ләгънәтләр яудырабыз. Ләкин башына мөгезле каска кигән газраилгә ләгънәт сүзе үтәме соң? Ул тел белмәгән ниндидер бер кыргый хайван кебек койма буенда йөри. Аның күз карашларында бары тик явызлык кына чагыла.
Ләкин ул үзе дә курка. Әйтерсең, шул тимер чыбыклы койма астыннан ниндидер бер кул сузылыр да тотып алыр кебек тоела аңа. Чөнки фашист үзенең җинаятен үзе күреп тора. Ә җинаятьчене җир үз өстендә озак йөртми. Фашист әле безнең каршыда тере булса да, гаделлек алдында үлек иде инде ул. Тарих аңа инде шушы соңгы хөкемен чыгарган иде.
Тагын көннәр узды. Кояш тагын да җылыта төште. Инде барак түбәләренә төркем-төркем чыпчыклар кунып, үзара нәрсәдер сөйләшкән кебек, чыркылдаша башладылар. Инде яз ерак түгел иде. Мин барак тәрәзәсеннән еракка-еракка карыйм. Офык читенә сыек кына томан җәелә. Шул томан эчендә башлары киселгән наратлар тып-тын басып торалар. Ә тагын да арырак аксыл болытлар кар тауларына охшыйлар.
Шулай карый торгач, ул болытлар аша бик матур юл күренә кебек, һәм шул юлдан каядыр китәсе килә. Бу җирдән югаласы килә. Ләкин баракта авыруларның ыңгырашуы уйларны кинәт туздырып җибәрә. Канатланган хыял талпынудан туктап кала. Тагын моңсу, тагын авыр булып китә.
Соңгы көннәрдә Гриша үзен бик начар сизә башлады. Ул инде берничә көннән бирле башы авыртуыннан зарлана иде. Ә бүген иртә белән йөзе аның әллә ничек аксылланып киткән. Бит уртасы кызарган, иреннәре бер-берсенә ябышып көйгән иде.
— Син авырыйсың бугай? — дидем мин аңа.
— Да, парень, әллә ничек, эсселәп торам, чикә төпләрем авырта,— диде Гриша хәлсез генә тавыш белән.
— Салкын тигән сиңа, шул гына, — ди аңа Никита. — Синең кебек арслан да авырып торса, безгә капут дияргә генә кала, — ди.
Гриша чыннан да зур гәүдәле, эре сөякле, киң җилкәле кеше. Ул, барыбызга караганда ябыграк булса да, көчлерәк күренә иде.
Никитаның нигә алай әйтүен аңлыйм мин. Гришаны шулай дип юатырга тели иде ул.
— Әлбәттә, — дим мин дә.
— Үзем дә шулай дип уйлыйм, узар дип уйлыйм,— ди Гриша. Ул да, бәлки, безне борчырга теләмәгәндер. Ләкин аңарда тиф иде.
Төш чагында «баланда» алып кердек. Гришага бирмәделәр. Чөнки «баланда» чиратта торган кешегә генә бирелә иде.
Өчебез дә Гришага үз өлешебездән карабодай суы салып бирдек.
— Ашап кара әле, Гришук, — диде Панченко, аңа кашык белән баланда сузып. — Бүген, парень, баландага май салганнар, бульон кебек бик әйбәт аш булган...
27
— Юк, бармый, әче, — диде Гриша һәм яңадан башын Панченконың беләгенә салды.
Бер-беребезнең күзләренә караштык. Сөйләшүнең артык мәгънәсе юк иде. Үлем безнең дустыбызга да килеп җиткән. Ләкин Гриша яшь, көчле һәм үлемгә бирешмәс кебек. Аның сулышы да әле тыныч һәм башкалар кебек саташмый да иде.
Ләкин без ялгышканбыз. Бу Гришаның соңгы көне булган.
Без авыру янында бик озак утырдык. Мин, чүпрәккә кар җыеп, Гришаның маңгаена куеп торам. Кар берничә минуттан эреп бетә. Панченко тагын кар китерә. Шулай алмаш-тилмәш авыруны карыйбыз.
Кпчкырын Гриша саташа башлады. Ул кемнәрнеңдер исемнәрен әйтә, алар белән сөйләшә, аннары көлеп җибәрә яки кычкырып елый башлый.
Никита аны тынычландырырга тырыша:
— Я, җитәр, Гришук. Ярамый алай, төн җитте инде, йомарга вакыт, — ди.
Гриша аңламый. Ул:
— Янабыз, янабыз! —дип кычкыра. Урыныннан сикереп торырга маташа. Без аны өчәүләп кулларыннан, аякларыннан тотып торабыз. Таң алдында Гриша тынычланды. Башына куйган юеш чүпрәкне алырга кушты. Аннары вакытны сорады. Без аңа әйттек.
— Бүген нинди көн?—диде тагын Гриша.
— Җомга, — дидем мин.
— Җомга... — дип кабатлады безнең дус. — Ә кайсы гасыр, беләсезме?— диде. Безгә бик гаҗәпләнеп карады. Әйтерсең, ул дөньяда белгән барлык нәрсәләрен оныткан иде.
— 1942 нче ел, егерменче гасыр, — диде Панченко.
Гриша:
— Шулаймы? — дип, нәрсәдер уйлаган кебек күзләрен йомды һәм йоклап китте.
Без тынычландык. Иптәшебезне уртага алып, аның янына яттык.
Кинәт мин ниндидер тавышка уянып киттем. Инде таң аткан иде. Гришаның йөзенә карадым. Ул хәрәкәтсез, ничектер бик сәер булып ята. Тиз генә иптәшләремне уятым. Никита Гришаның маңгаена кулын куйды да, кинәт куркынып, кире алды.
— Салкын, — диде. — Гришук, Гришук, — дип Гришаны йокыдан уятмакчы булды. Гриша уянмады. Ул бөтен гәүдәсе белән такта кебек катып калган иде.
— Үлгән, — диде Никита. — Гриша үлгән...
Без ни әйтергә дә белмәдек. Телдә сүз югалды, тыннар кысылды.
Ә Гриша, нәрсәгәдер исе киткән кебек, күзләрен зур ачып, еракка- еракка карап ята. Гүя ул кемнедер көтә иде.
БОЛАЙ ЯТАРГА ЯРАМЫЙ
Гришаның үлеме безнең күңелләрне тирән яралады. Без инде дүрт иптәш, бер ана балалары кебек, бер-беребезгә ияләшкән идек. Бу авыр язмышта дусны югалту безнең өчен никадәр авыр икәнен, укучым, яхшы аңлыйсыңдыр. Тоткынлыкта бу үлем икеләтә авыр була. Биредә кешенең исеме дә юкка чыга, кабере дә беленми кала. Әйтерсең, ул кеше җирдә яшәмәгән. Ә Гришаны анасы фронтка озатканда улының болай юкка чыгачагын күз алдына китерү түгел, хәтта уйларга да теләмәгәндер.
Сугышта улы үлгән анага хәбәр килә. Ул хәбәрдә баласы кайда кү-мелгәнлеге ачык язылган була. Әлбәттә, ана өчен бу гомерлек кайгы. Ана елый, баласының үлгәнен белеп елый. Ә баласын хәбәрсез югалткан ана нишләргә тиеш?
28
Ул ана баласын һаман көтеп яши. Мепә-менә кайтып керер дип өметләнә. Ананы йөрәк сызлавы картайта, ул саргая, чәчләре агарып кала. Бервакыт ул шул кайгыдан авырый башлый, аннары аяктан егылып. урынга ята.
Бервакыт сугыш бетәр. Күп аналар үзләренең улларын яңадан күрерләр. Ә Гришаның анасы инде улын күрә алмас. Ләкин ул аны үлгән дип уйламас. Ул һаман баласын өзелеп көтәр, һәм ана соңгы мәртәбә күзләрен йомар алдыннан да ишеккә таба карар.
— Кайтмадымы? — дип сорар.
— Юк, кайтмады, — диярләр аңа.
Ана күзләрендә өмет нурлары әкрен генә сүнәр. Соңгы яшь тамчысьи иң соңгы яшь тамчысы, күз керфекләрендә дерелдәп ялтырар.
— Улымны, бәгырь кисәгемне күрми үләм ич, — дип, ана үлгәндә дә баласын сагыныр. Бәхетсез ана!
АҮин хәзер шул турыда уйлап утырам. Минем дә елыйсым килә. Күз-ләрдән яшь чыкмый. Бәлки, шуңадыр, йөрәгемдә бер авыр таш утыра кебек. Ул таш сулыш юлында тора һәм тынымны кыса кебек.
Без берничә көн инде бер-беребез белән рәтләп сөйләшкәнебез юк. Панченко һаман авыз эченнән генә жырлый. Аннары туктый да, шул жырны үзе тыңлаган кебек, башын бер якка салып тора. Шуннан сон,- котелогына кадак белән төрле сырлар төшерә башлый. Аның котелогына карап, хуҗаның кем икәнен, кайсы елда, кайда туганын белергә мөмкин. Чөнки Панченко боларны инде котелок йөзенә язып-сырлап бетергән иде. Хәтта котелокның бер ягына сөйгән кызының исеме дә язылган. Ләкин ул моның белән генә канәгать түгел, ахры. Эче пошкан саен, шул котелокны бизәргә керешә. Я берәр чәчәк ясый, я нинди дә булса кош рәсеме төшереп куя. Ул котелок музейдагы борынгы заман кешеләренең рәсем белән язылган хатларына охшый иде һәм, бу котелокка карап, әсирнең тормыш дәфтәрен укырга мөмкин кебек иде.
Бүген исә Панченко котелок йөзенең бер почмагына Гришаның исемен язып куйды һәм матур гына итеп тәре рәсеме төшерде. Бу — Гришаның үлүе турындагы билге иде. Аннары ул, кесәсеннән кечкенә генә көзге ватыгы чыгарып, үзен карый башлады. Сакал-мыекларын сыпырып куйды.
‘ — Менә шулай өйгә кайтып керәсе иде. Валлаһи, танымаслар иде....
— Танымау гына түгел, куып чыгарырлар иде,— дидем мин.
— Пожалуй, так, — дип, Панченко елмаеп куйды. Шуннан соң бу сүзләр ниндидер бер онытылган эшне исенә төшергәндәй, уйга калды.
— Нишләргә соң? — диде ул. — Неужели безгә дә үләргә туры килер?
Бу сүзләр минем эчемне пошырып, болай да ярсып торган күңелне кузгаттылар.
Чыннан да, нишләргә? Тимер чыбык белән кат-кат уралган лагерьда нишләргә мөмкин? Гришаның үлеме безнең көчебезне, рухыбызны алып китте кебек. Бу дөрес түгел, әлбәттә. Безне инде ачлык, кайгы һәм тиф куркынычы шулай җәзалап, үлемгә якынлаштыра бара. Без үлемне күреп торабыз. Ләкин аңардан кача алмыйбыз. Үлем елан кебек һаман якынрак шуыша.
Никита иртән үк, баракларда бераз йөреп кайтам дип, чыгып киткән иде. Ул кичкырыи гына кайтып керде.
— Я, сөйлә, ниләр ишеттең? Фронттан берәр яңалык юкмы?—диде Панченко.
— Бигрәк кызык кеше икән син, — диде Никита, — ишек алдына чыгып кергән саен миннән яңалык сорыйсың. Мин бит радиоалгыч түгел.
Никита безнең янга ук килеп чүгәләде:
— Шулай да бер нәрсә таптым, — диде.
Без аңа карадык.
29
— Мин, егетләр сезнең яннан китәм,—диде Никита.
— Китәсең, кая?
— Африкага.
Панченко:
— Шаярма әле,—дип, сүзгә керешмәкче иде, Никита бүлдерде аны:
— Китәм, үлекләр күмәргә китәм...
Без ышанмадык. Ләкин дөрес иде бу.
Никита лагерь ишек алдында йөргәндә бер танышын очраткан. Ул инде лагерьга килгән көннән бирле үлекләр җыештырып йөри икән. Алар үзләре егермеләп кеше икән һәм аерым баракта, бер бүлмәдә торалар икән. Лагерь коменданты аларга икешәр өлеш баланда бирергә кушкан. Шуның өстенә алар үлекләрнең киемнәрен алып, әсирләргә сәгатькә һәм башка әйберләргә алыштыралар икән. Ә ул сәгатьләрне лагерьдан каберлеккә чыга торган капка янында торучы поляк солдатына бирәләр дә, ул аларга икмәк, тәмәке китерә икән. Бу солдат русча да бик яхшы сөйли икән.
Каберлек капкасы янында поляк солдаты торганын без инде белә идек. Ләкин әсирләр белән аның алыш-биреш итүен без беренче мәртәбә ишеттек.
Кызыклы хәбәр иде бу.
Панченко нигәдер борчыла калды, иреннәрен тешләп куйды. Сизүемчә, ачуланырга җыена иде ул.
Никита да моны сизде.
— Тукта әле, ашыкма, тыңлап тор,—диде Панченкога.
— Тыңласаң, тыңламасаң да аңлашыла... Бездән сәгатьләреңне кире алмакчы буласың. Кайтарырга мөмкин, — дип, Панченко сәгатен чишә башлады.
— Вот дикарь, — диде Никита, — мәсьәлә аңлашыла дип маташма — аңлашылса, син авызыңны йомып, тик кенә утырыр идең.
Панченко, ачулы күзләре белән Никитага карап.
— Я, тагын нәрсә әйтмәкче буласың! — диде.
Никита тавышын әкренәйтә төште һәм, як-ягына каранып:
— Болай ятарга ярамый. Качарга кирәк,—диде.
— Менә монысы сүз, — дип Панченко селкенеп куйды. Мин дә йокымнан уянган кебек булып киттем.
Соңгы айларда бу турыда безнең бөтенләй уйлаганыбыз юк иде. Күрәсең, тимер чыбыклы коймалар, «карантин» дип язылган такталар күңелләребездәге качу уен бөтенләй сүндергәннәр иде. Менә ул уй тагын уянды һәм үзе белән йөрәкләргә көч алып килде кебек.
— Ә ничек качабыз соң?—дип сорадым мин.
— Анысы турында соңыннан, — диде Никита һәм вак-төяк әйберләрен җыештыра башлады.
— Димәк, бездән аерыласың?.. — диде Панченко. Хәзер инде ул баягы ачулы Панченко түгел иде. Ул, дустыбызның болай ташлап китүен сүзсез генә, йөрәгендә генә кичерергә теләп булса кирәк, башын түбән иде.
Миңа да бу авыр иде. Миндә көнләшү туды. Никита хәзер үк качып, тоткынлыктан котылыр кебек тоелды. Мин ирексез:
— Ә без, без нишлибез соң? — дидем. Күзләремә яшь тулды. Минем Никитадан да, Панченкодаи да аерыласым килми иде.
Никита бераз уйланып торды. Безне кызгана иде ул. Күз карашыннан сизелеп тора иде.
Никита:
— Вакыт җиткәч, килермен, көтегез, — дип, ишеккә таба атлады. Аннары кире борылып, безнең янга килде дә шыпырт кына:
— Хәзерләнә торыгыз. Сездән башка мин беркая да атламыйм, — дип, кулларыбызны кысты.
30
Без ышандык та, ышанмадык та. Чөнки без Никитаның, әйткәннәрен- нән юньләп берни дә аңламаган идек.
Панченко:
— Дүртәү идек, ә хәзер икәү генә калдык, — дип, миңа якынрак елышып утырды. ЛҮин аны тынычландырырга тырыштым:
— Алдамас, яхшы кеше ул Никита, — дидем.
— Күрербез, — диде Панченко һәм яңадан сырлы котелогын кулына алды.
ҮЛӘРГӘ ҺӘМ ТЕРЕЛЕРГӘ
Берничә көннән соң без Никитаны очраттык. Безне күрү белән ул ачулана башлады:
— Сез нәрсә, әллә миннән качып йөрисезме? Эзлим, эзлим, юк... — диде.
— Әллә безне күмәргә җыенасызмы? — дидем мин аңа.
— Әйе, әйе, каян белдең, күмәргә җыенам шул,— дип, Никита минем җилкәмә сугып алды.
— Тере килешме? — диде Панченко.
— Туктагыз әле, сез әллә төшегездә күрдегезме? Мин үзем дә сезгә нәкъ шуны әйтмәкче идем бит, — диде Никита.
— Үлек җыештыручыдан нәрсә көтәсең инде, — дип, Панченко тагын кыза башлаган иде, Никита сүзгә кереште:
— Теләсәгез дә, теләмәсәгез дә, сезгә үләргә кирәк булыр, дусларым. — диде һәм каберлек капкасына ымлап күрсәтте.
Никитаның бу сүзендә ниндидер мәгънә бар иде. Ләкин без төшенми идек әле.
Никита һаман кинаяләп сөйли, ә үзе безне үртәгән кебек көлә иде.
— Син чынлап сөйлә, — дидем мин аңа.
— Балдалар! Сезнең белән качарга да куркыныч. Чынлап сөйләп торам ич!—диде Никита.
— Ах, вон что! —диде Панченко, шатланып. — Аңлашыла, үләргә дә терелергә!
— Конечно, — диде Никита.
— Кайчан?—дип сорады тагын Панченко.
Никита:
— Вакыты җиткәч әйтермен, — дип, китәргә ашыга башлады. Аны носилка тоткан бер әсир көтеп тора иде.
Панченко каберлеккә таба карады.
— Әнә безнең юл шуннан, — диде.
Хәзер миңа да аңлашылды. Никита безне үлекләр белән бергә каберлеккә алып чыгарга җыена иде. һәм без, төн җиткәч, кабердән чыгып качарга тиеш идек. Чөнки каберлекне урап алган тимер чыбыкны узуы авыр түгел. Анда төнлә белән сакчылар да тормый иде.
Лагерьдан качар өчен бу, әлбәттә, бердәнбер юл иде. Ләкин куркыныч та иде бу. Безгә берничә сәгать үлекләр белән бергә, кабердә ятарга кирәк.
Минем тоткыннар тормышыннан күп китаплар укыганым бар. Ләкин болай качу турында укырга туры килсә дә, моңа ышанмаган булыр идем мин. Кеше уйлый алырлык фантазиядән күп өстен иде бу.
— Коточкыч бит,—дидем мин Панченкога.
— Да, неужели? — диде иптәшем. — Син кабердән куркасың, юкка. Соң без хәзер дә кабердә ятабыз ич. Аерма бары шунда гына — без тере әле.
Панченко:
— Ни булса да булыр, мин риза, — дип, миңа туп-туры карады. Гүя ул мине шул карашы белән сынарга тели иде.
31
— Син ничек уйлыйсын, соң?—диде ул соңыннан.
— Мин сезнең белән, — дидем мин, һәм без сүзсез генә үз барагыбызга таба атладык. Безнең уйлар инде тизрәк качу турында иде.
УПКЫН АЛДЫНДА
Бүген төшемдә Гришаны күрдем. Ул минем кулларымнан тотып алган да ниндидер сазга тарта, имеш. Тарткан саен, үзе аска төшә бара һәм мине дә шунда өстери.
— Әйдә, әйдә, — ди, имеш.— Саз төбендә зур шәһәр бар, безне анда көтәләр,—ди, имеш.
Мин:
— Кирәкми, кирәкми!—дип, бар тавышым белән кычкырып җибәрдем һәм уянып та киттем. Минем кулларым калтырый, йөрәгем дөп-дөп тибә иде.
Панченко минем тавышка сискәнеп уянган булса кирәк. Миңа, исе китеп, туп-туры карап тора иде.
— Нәрсә, албасты будымы әллә? — диде.
Мин төшемне яңадан хәтерләргә тырыштым. Ләкин, сөйләргә курыктым. Ярыйла Панченко ул төшне яхшыга юраса, әгәр начарга юрап куйса, миңа бик авыр булыр — дип уйладым мин.
Көн уртасында нигәдер минем аяк табаннарым һәм кул очларым кыза башлады. Мондый сизем миндә беркайчан да булганы юк иде.
Шинелем якасын күтәреп, идәнгә яттым. Кичкә таба башым чатнап авырта башлады. Аяк һәм кулларымдагы эсселек бергә кушылып, тәнем ут кебек яна башлады. Авызыма ниндидер әче тәм чыкты. Иреннәрем бер-берсенә ябышып калды. Баракта кеше түзмәслек эсседер кебек. Шинелем кызган калай кебек тәнемне пешерә.
Икенче көнне иртә белән Панченко Никитаны эзләп китте. Озак та үтмәде, ашыгып, Никита да килеп җитте.
Ул туп-туры миңа карап тора. Инде йөземә карап та минем хәлне аңлый иде ул. Шулай да ышанмаган кебек:
— Карыйк әле, туганкай,—дип, гимнастеркамны ачып, тәнемне карады. Бераз карап торгач, башын селкеп куйды. Панченкога пышылдап кына нәрсәдер әйтте. Мин аның сүзен ишетмәсәм дә, аңладым: миндә тиф башланган иде.
— Кызганыч, — диде Никита һәм ни өчендер гимнастерка якасын арлы-бирле тарткалый башлады. — Ә бит иртәгә юлга чыгасы иде, дускай, — диде ул, миңа иелеп. Димәк, иртәгә качарга. Бу хәбәр миңа көч кертеп җибәргәндәй булды.
— Эш нәрсәдә соң? —дидем мин,— иртәгә икән, иртәгә... Мин әзер,— дип, башымны күтәреп, терсәкләремә таяндым.
— Бик шәп,—диде Никита. — Молодец, дускай. Бирешмә. Исән-сау котылсак, без сине берәр авылга урнаштырып, авыруың узганчы көтеп торырбыз. Ә аннан соң — үзебезнекеләргә! — дип, бармакларын шартлатып куйды. Миңа да күңелле булып китте.
Безнең лагерьда ике барак тиф белән авыручылар өчен билгеләнгән иде. Ул бараклардан каберлек капкасына юл якын, авыруларны да, үлекләрне дә иң элек шунда кертәләр иде.
Мине дә Панченко белән Никита көч-хәлгә җитәкләп шунда алып киттеләр.
— Баракка җиткәч, ярты юлны үткән булабыз, — диде Никита, мине рухландырырга тырышып. Мин каберлеккә таба карадым. Анда инде бары бер генә баз калган иде.
— Аякларың ярыйсы бара әле, — диде Панченко, — болай булгач, иртәгә без... — Панченко тынып калды. Мөгаен, алдашырга теләми иде ул. Чөнки мин, көч хәл белән генә атлап бара идем.
32
Баракта таш идән өстендә авырулар ыңгырашып яталар. Кайберләре инде хәрәкәтсез калганнар. Дустыбыз Гришага охшый иде алар.
— Үлгәннәр икән, — дип уйладым мин. Шул минутта миңа куркыныч булып китте. Әйтерсең, мин дә менә хәзер-хәзер ятармын да үлеп китәрмен кебек иде. Шул минутта бөтен тормышымны күз алдыма китердем. Хәтеремә кызым килде. Гүя ул бишегенә аягүрә баскан да миңа карап тора иде. /Мин шулкадәр аз яшәдем әле, ә хәзер инде мине үлем көтә. Үлеме дә нинди үлем бит! Хурлыклы үлем! Әсирлектә, дошман каршында. Сугышып түгел, ачлыктан, авырудай. Мондый үлемне кеше төшендә дә күрмәсен иде. Мин үлсәм, дөньяда минем өчен иң кадерле кешем соңгы минутымда мине күрми кала инде, дип уйладым мин. Шунда ук күңелемә тагын бер уй килде: болай җәфаланып үлгән атаны күргән бала гомер буе кайгырыр. Юк, ул минем бу үлемемне күрмәсен. Ул мине мәңге тере итеп хәтерендә сакласын. Бу минем иң соңгы тынычлануым иде. /Минем тормышым упкын алдына килеп тукталды.
АЕРЫЛЫШУ
Тагын көн узды. Барак тәрәзәләренә кара төн пәрдәсе капланды, һавада бер генә йолдыз да күренми.
/Минем хәлем минут саен авырлаша бара. Тәнемдә эсселек арта. Башыма зур чүкеч белән өзлексез сугып торалар кебек. Колак төбендә тимер чыңы кебек ниндидер тавыш яңгырый.
Панченко минем яныма килгәләп-киткәләп тора. Су белән минем башымны чылата.
— Түз, түз, туганкай, тагын бик аз гына көтәсе калды. Без инде бар нәрсәне хәзерләп куйдык. Озакламыйча сине үлекләр бүлмәсенә күчерербез. Кара, тыныңны чыгара күрмә. «Үл!» — ди.
Бу «үл!» дигән сүз мине калтыратып җибәрде. «Әгәр чыннан да үлеп китсәм...» дип уйладым мин. Шулай да бу куркыныч уйны беркемгә дә белдерергә теләмәдем. Иптәшләрнең .күңеленә шик салу булыр иде. Киресенчә:
— Аңлыйм, борчылма, Никита,—дип, дустымны тынычландырырга тырыштым мин. Үзем мөмкин кадәр көчемне җыеп, авыруымны җиңелрәк итеп күрсәтергә маташам. Хәтта, бернәрсә дә булмаган кебек, елмаеп та карадым. Ләкин бу ясалма елмаю Никитаның хисен кузгатмады. Әлбәттә, минем хәлнең кискенлеген бик яхшы күрә иде ул.
Никита китеп барды. Төн тагын караңгылана төште. Барак эче төпсез кара баз кебек булып калды. Без шул баз төбендә яртылаш үлек булып ыңгырашып ятабыз.
Урыныма торып утырдым. Кулларымны як-якка сузып карадым. Көч бар иде әле миндә.
Озак та үтмәде, Никита белән Панченко килеп җиттеләр. Алар инде пышылдап кына сөйләшәләр иде.
— Я, вакыт җитте,— диде Никита. Бу сүзләр яшен кебек аңым аша тәнемә, сөякләремә үтеп керделәр. Вакыт җитте, качарга вакыт җитте! Мин шатланып куйдым. Бәлки, бер сәгатьтән соң инде без иректә булырбыз.
— Тор, — диде Панченко, үзе минем кулларымнан тотып алды. Ул мине күтәреп торгызмакчы була иде.
— Юк, үзем торам, — дидем мин һәм, бөтен көчемне җыеп, аякларыма бастым. Басуым булды, шунда ук кире егылдым. Аяк табаннарымны меңләгән энәләр чәнчеп җәрәхәтлиләр кебек иде. Башым муенымда зырылдап әйләнә башлады кебек.
Бу хәлдә бер адым да атларга мөмкин түгел иде. Әгәр мин шушы хәлемдә иптәшләрем белән ерак юлга чыксам, үземне дә, дусларымны да

һәлакәткә дучар итәр идем. Минем белән бергә тагын ике кеше харап булыр иде. Дусларның ышанычы белән мин шаярырга тиеш түгел. Үз хәлеңне белә торып, дуслар җилкәсенә язмышыңны ташлау — дусларыңны яратмау иде ул.
Озак уйлашырга вакыт юк. Минутлар исәпле. Мин иң соңгы сүзне әйтергә тиеш идем.
— Миннән булмый, иптәшләр, — дидем мин.
— Ничек булмасын? Юләр. Без сине җитәкләп алып барабыз, — диде Панченко һәм, яңадан мине урынымнан кузгатмакчы булып, баш астыма кулын тыкты.
Мин аны этәреп җибәрдем.
— Кит, кит! — дидем.
Мин аларга үз хәлемне аңлатып торуны инде кирәк санамадым. Алар үзләре күрәләр иде.
Никита маңгаема кулын куеп карый.
— Бөтенләй температурасы юк, — ди.
— Просто, конфетләнә, — ди Панченко. Мин аңлап торам. Алар үз-ләренчә мине ничек тә урынымнан кузгатырга телиләр иде.
Сизәм, дуслар мине ташлап китәргә теләмиләр. Ләкин миңа икеләнеп торырга соң иде инде. Мин үземне үләрмен дип уйладым. Иптәшләрем исән-сау котылсыннар, минем турыда кемгәдер әйтерләр. Кемдер ул хәбәрне тагын кемгәдер сөйләр, һәм шулай авыздан-авызга, колактан-ко- лакка йөри торгач, минем хәлем турындагы хәбәр туган якларыма барып җитәр. Мин дөньядан билгесез югалмам. Мин, үз исемемне дусларыма биреп, яшәүгә кайтырмын кебек. Бары шуны гына телим. Бу аерылышу авыр булса да, котылгысыз иде.
— Нәрсә көтеп торасыз? Китегез, мин качмыйм...
— Неужели аерылабыз, — диде Никита миңа, иелә төшеп. Шул чакны мин аның битеннән маңгаема бер салкын тамчы тамып калганын сиздем. Моңа минем ачуым килде. Ләкин бу — дустымның миңа карата соңгы мәхәббәте иде. Бала кебек кычкырып елыйсым килде. Иреннәрем калтырый башлады. Ләкин мин үземне кулга алырга тиеш идем.
— Зинһар өчен дип әйтәм, китегез, тыныч калдырыгыз мине. Аңлый-сызмы, качарга теләмим мин, — дип, ахыр көчемне җыеп талпындым. — Соңгы сүзем шул, исән-сау үзебезнекеләргә кайтып җитегез, миннән сәлам әйтегез... — дидем мин... Шуннан соң инде бернәрсә дә хәтерләмим. Мин каты йоклап киткән кебек булдым. Кемнеңдер кулы кулларымны озак тотып торды. Кемдер шинелемне рәтләп өстемә япты. Миңа рәхәт- рәхәт булып китте кебек. Әйтерсең, мине ниндидер бер көч, үзенең йомшак канатына салып еракка, еракка очыртып бара кебек иде.
Күзләремне ачтым. Тирә-якта ниндидер озын-озын буйлы кешеләр сузылып яталар. Аларның куллары неп-нечкә, муеннары бау кебек кенә, башлары зур. Борыннары пычак сырты кебек үткен кырлы. "Битләре эчкә баткан. Мин аларның берсен дә танымыйм.
Кемнәрдер ниндидер телдә нәрсәдер сөйлиләр. Мин аңламыйм. Бу нинди җир? дип гаҗәпләнеп карыйм, хәтеремә бернәрсә дә килми.
Әле бит мин яңа гына өйдә идем. Кызым белән урамда уйнап йөрдем. Ә хәзер мин әллә нинди җирдә ятам. Бернәрсә дә аңламыйм.
Тагын уйлыйм. Тукта әле, мин бит авырый идем, әйе, әйе авырый идем. Димәк, мин хәзер саташып ятам. Болар, бары минем күземә генә күренә. Тагын күзләремне йомам. Тагын онытылырга телим. Кинәт кемдер:
— Ну, егет, каты яттың, үләрсең дип уйлаган идем,—диде.
Мин торып утырдым, аңа борылып карадым.
— Сез кем? Мин сезне танымыйм, — дидем.
3-5
3. „с. ә.- № 7.

34
— Авырудан соц гел шулай була ул, дускай, — диде теге кеше. Аннан соц ул нәрсәдер уйлап алып:
— Без синец белән теге баракта очрашкан идек. Исендәме, мин рәсем ясап утырганда, син минем яныма килеп карап тордыц,—диде.
— Тукта әле, без кая соц? — дип сорадым мин.
— Без лагерьда, пленда, — диде минем күршем.
Шул сүзләрне аның әйтүе булды, мин болытлардан җиргә егылып төшкән кебек сискәнеп киттем. Аңыма кайттым һәм барысын да аңладым. Мин бары өнемне төш дип, ә төшемне өн дип кенә белгәнмен икән. Үзем дә сизмәстән:
— Бу чынмы? — дип сорадым.
Егет эндәшмәде, һәм әйтергә дә кирәкми иде инде. Шул минутта дусларым Панченко белән Никита исемә төште. Миңа әйтеп бетермәслек авыр, бик авыр булып китте. Ирексездән башым түбән иелде. Никиталар инде иректәдер. Ә мин калдым. Ичмасам, үлә дә алмадым. Үлем мине кызганмаган, ул мине тагын хурлыклы газап тырнакларына ташлап киткән. Их син, мәрхәмәтсез үлем!
Дусларымны инде очрата алмадым. Алар киткәннәр иде.
Менә хәзер бу юлларны язып утырганда, мин аларны исемә төшерәм. Бәлки, кайчан да булса мин дусларым белән очрашырмын. Их, шулай булсын иде!
ЯЗГЫ ТАМЧЫЛАР ҖЫРЫ
Мин инде терелеп киләм. Берничә көннән бирле аякларыма басып йөри башладым. Җирдә инде күп еллар йөргән кеше булсам да, тиф авыруыннан соң миңа яңадан йөрергә өйрәнергә туры килде. Бу шактый кыен эш булып чыкты. Авыру һәм ачлык мине тәмам хәлсезләндергән иде. Бер-ике адым атлагач та, миңа я утырырга, яки кая да булса таянып торырга туры килә. Мондый вакытта миңа теге яшь художник булыша торган иде. Аның белән мин шунда якыннан танышып киттем.
Яңа танышымның исеме Владимир Жарков икән. Сугыш башланган елны Киевта, художество институтының соңгы курсында укыган һәм анда диплом эшен бетереп килә торган булган. Институтны тәмам иткәч, академиягә китәргә уйлаган.
Бу урында мин бераз читкә алып тагын шуны әйтергә тиешмен:
Билгеле булганча, сугыш 1941 елда башланды. Нәкъ шушы елда Россиядә инде совет чорында туып үскән егетләр институтларны бетереп чыгарга тиешләр иде. Бу совет заманында туган иң беренче буынның тормышка килүе иде.
Ләкин тормыш ишеген ачар алдыннан гына сугыш аларны окопларга чакырды. Мин әсирләр арасында бик күп яшь инженерларны очраттым. Алар совет җирендә үскән иң беренче чәчәкләр иде. Ул беренче чәчәкләргә әле ачылып җитмичә үк сугыш утларында көяргә туры килде. Минемчә, сугышта кешелек дөньясының мәңге кире кайтарып ала алмаслык югалткан нәрсәсе — әнә шул яшь кешеләр. Бу материалның (әгәр шулай әйтергә яраса) бәясен акча белән дә, алтын белән дә билгеләргә мөмкин түгел. Бу — кешелекнең иң гүзәл җәүһәре. Ул югалтуны бары йөрәкнең тирән сызлануы белән генә үлчәргә мөмкин...
Яңа танышымның биографиясе бик кыска иде әле. Аңа бары — 24 яшь. Ул әле дөньяны бик аз күргән. Бу газаплы тормыш аңа тагын да авыррак, тагын да кыенрак булып тоела. Аңа мыек әле яңа гына сызылып чыгып килә. Ә үзе шактый карт булып күренә иде. Шулай да Владимир төскә бик матур иде. Кызларныкы кебек озын, кара керфекле. Яәчләре куе, бөдрә, маңгае түгәрәк. Бик чибәр украин кызына ох
з* 35
шый иде ул. Күрәсең, анасы ягына тарткандыр, дип уйлый идем мин. Чыннан да шулай булса кирәк. Чөнки Владимирның кечкенә генә альбомындагы хатынның рәсеме, беренче карау белән үк, Владимирны хәтерләтә иде. һәм шул рәсемне күргән кеше «бу синең анаң» ди иде. Бу сүзләргә Владимир шатлана, күңелле генә елмая, рәсемгә үзе дә гаҗәпләнгән кебек озак-озак карап тора. Күрәсең, бала анасын өзелеп сагына иде.
Бүген без Владимир белән ишек алдына чыктык. Тышта инде яз иде. Көн алтынга буялган кебек ялтырап тора. Күк зәп-зәңгәр. Аның гөмбәзе тагы да югарырак күтәрелгән кебек. Дөнья тагын да зурайган, җир өсте тагын да киңәйгән кебек күренә.
Без кояшка күзләребезне кысып карыйбыз. Битләрдә жылы нур уйный. Бөтен тән рәхәтлек тоя. Күкрәкләргә яз һавасы гөрләп тула. Минут саен көч арта кебек.
Тирә-яктагы кар челтәрләнеп калган инде. Урыны-урыны белән жир сырты чыккан. Жир инде кышкы йокыдан уяныр алдында иде.
Без, үз-үзебезне онытып, яңа гына башланган язның матурлыгына сокланып торабыз. Барак түбәләренә тезелешеп асылган көмеш кебек сөңгеләрдән тып-тып итеп тамчылар тама. Алар ашыгып-ашыгып тамалар.
Кайвакыт шул көмеш сөңгеләр, кинәт өзелеп, җиргә төшәләр. Төшәләр дә, энҗе валчыклары кебек, чылтырап сибелеп китәләр. Шул әнисе валчыкларында меңләгән аллы-гөлле нурлар ялтырый. Тамчылар тезелешеп тамганда түбәдән җиргә кадәр сузып куйган җәүһәрләр тезмәсенә охшыйлар. Тик мондый гүзәл җәүһәрләр матур кызлар муенында буламы икән!
Владимир һаман күккә карый. Авыз эченнән нәрсәдер сөйләнә. Маңгаена кулын куеп, офык ягына карап тора. Аннары бармаклары белән дүрт почмак ясый да шуның аркылы зәңгәр киңлекне күзәтә.
— Их, — ди ул, — буяулар булсын иде. Менә шул зәңгәр күкне, офык буендагы кояш нурларын, әнә шул наратларны барысын бергә җыеп киндергә төшерәсе иде. Яз! Күпме, күпме төс...
Әлбәттә, художникның күзе күбрәк һәм яхшырак күрә. Мин күкне һәрвакыт зәңгәр дип кенә йөри идем. Ә Владимир әйтә:
— Күктә, — ди, — кояш спектры ничә төрле булса, — шул хәтле төс бар, — ди. — Әнә, кояш чыгышы ягына кара, анда күкнең төсе нинди? Инде кояш баешына күз сал, анда ничек?..
Чыннан да мин, җентекләп карый торгач, күк йөзендә кызгылт, саргылт, яшькелт төсләрне күрә башладым. Кара, әлегә кадәр нинди матурлыкны күрми йөргәнмен!
Җирдәге бар нәрсә дә әле безнең өчен үзенең бөтен серле матурлыкларын ачып бетерми. Аны белер өчен җирне, тормышны гомер буе өйрәнергә кирәк. Ә гомерең йөз елдан артса да, табигатьнең барлык матурлыгын белеп булыр идеме икән?
Әнә тамчылар тама. Әгәр моны композитор күреп торса, ул, һичшиксез, шул тамчылар тавышында яз җырын ишетер иде. Әгәр биюче — язгы җил искәндә, каеннарның иелеп-иелеп китүләрен карап торса, моны бер гүзәл биюгә охшатыр иде.
Яз үзенең тамчылары белән җырлап килә. Үзенең гүзәл буяулары белән җирне бизәп килә. Үзенең йомшак җиле белән тереклекне йокыдан уятып килә....
Владимир белән без шул турыда озак сөйләштек. Бәлки, бу хисләрне безгә яз алып килгәндер. Чөнки без кыш буе сасы баракларда туңып, язны беркайчан да булмаганча сагынган идек.
Ләкин бу яз безнең гомерләребездә беренче мәртәбә авыр һәм моңсу яз иде. Ул безгә тимер койма аша гына карый. Яз безнең яннан, безне
36
читләтеп узып бара. Кайдадыр ташкын гөрли, кайдадыр тургайлар сайрый, кайдадыр азат кешеләр язны туган якларында каршылыйлар. Ә без читтә. Без шул шаулап торган яз диңгезендә, кара атауда яшибез кебек. Бар тирә-як гөрли. Дулкыннар кага, ә безнең атау тып-тын. Тик әнә шул тамып торган тамчылар гына безгә яз җырын җырлыйлар иде.
Барак буйларында әсирләр кояшта җылынып утыралар. Әле көз көне бу лагерь ишек алдында күпме кеше бар иде. Хәзер алар бик аз калганнар. Мин әйтер идем, әгәр безнең лагерьда башта ун мең кеше булса, хәзер аларның саны ике меңгә дә җитми торгандыр. Чөнки моннан өч ай гына элек шыгрым тулып торган барак бүлмәләре бөтенләй бушап калган иде. Ә лагерь артындагы өч базның инде өчесе дә җир белән тигезләнеп килә иде.
Озакламас, шул каберләр өстенә ямь-яшел булып үлән чыгар, һәр иртәдә шул үләннәрнең кыякларыннан кабер өстенә салкын чык тамчылары төшәр...
Владимир белән без барлык баракларны йөреп чыктык. Ләкин иске танышларның күбесен очратмадык. Теге, саламнан бик оста чабата үрүче егет тә юк иде. Кайчандыр агачтан бик матур шахмат фигуралары ясаган кеше дә күренми. Калай кисәкләреннән безгә аш савытлары ясап биргән карт калайчының да инде калын тавышы ишетелми иде.
Баракларда инде тиф белән авыручылар юк. Урында ятучылар авырудан соң тора алмыйлар иде әле.
Эпидемия вакыты узды.
Без тагын ишек алдына чыктык. Тышта ниндидер җанлылык башланган иде. Әсирләр, капка янына җыелышып, нәрсәдер карап торалар. Без дә шунда киттек.
Капканың аргы ягында немец солдатлары ашыга-ашыга көзен үк кагып куйган такталарны каерып маташалар. «Карантин» дип язылган такталар алып ташланган иде инде.
Кемдер:
— Карантин бетте, — дип кычкырып куйды.
Әлбәттә, моңардан безгә шатлык аз иде. Ләкин өч ай буена бикләнеп торган капканың ачылуы безгә ниндидер бер өмет бирә иде кебек. Шул капкадан безнең янга тормыш килеп керер шикелле иде.
Бу хәбәр лагерьга тиз таралды. Әсирләр төнлә дә үзара кызу-кызу сөйләшәләр. Барыннан бигрәк безне фронттагы хәлләр кызыктыра иде. Кемдер, немецларның Москва янында тар-мар ителүе турында каяндыр ишетеп өлгергән. Монысы безнең өчен бу көннәрдә иң шатлыклы хәбәр булды. Күңелләр ниндидер бер җылылык белән тулды. Әйтерсең, безне иртәгә, таң атканда, менә шушы үлем атавыннан дусларыбыз килеп коткарыр кебек иде.
Владимир миңа якын ук сыешып ятты. Без бер шинельне аска җәйдек, берсен өстебезгә яптык. Безнең коры сөяккә калган гәүдәләребез бер шинель астына да сыя иде.
Мин яңа дусымны кочаклап алдым. Ул кечкенә генә бала кебек иде. Кем уйлаган: бервакыт язмыш менә шулай еракларда туып үскән ике кешене бер шинель астына кертеп йоклатыр дип? Кем уйлаган?
Владимир бик тиз йокыга китте. Ә мин һаман уйланып ятам әле. Күз алдымда язгы тамчылар тамып тора. Белсәң иде, бу язгы тамчылар нәрсә турында җырлыйлар икән?
Икенче көнне иртә белән:
— Ауфштейн!—дигән сүз безне йокыдан уятты.
Безнең өч ай буена инде ул сүзне ишеткәнебез юк иде. Ә бүген шул сүз, колакларга һәм җанга ят сүз, яңадан кабатланды. Карантин бетте, ләкин газап калды.
37
Икенче кисек
ХУШ, ТУГАН ИЛ
Утырдым вагон читенә, Киттем Герман иленә. Герман иле — яшел үлән,
* Әллә кайтам, әллә үләм.
Бу җырны мин бала чагымда ук ишеткән идем. Бу җырны кем дә булса җырлаганда, күз алдыма бер солдат килеп баса иде. Әнә ул вагон читенә аякларын салындырып утырган да ерак илгә китеп бара. Белмим, нигәдер ул солдат карт шикелле тоела иде миңа. Аның битен сакал-мыек баскан, битләре җыерчыкланган, күзләре моңлы иде ул солдатның.
Ә бүген минем үземә дә шул солдат шикелле булырга туры килде. Мин дә менә хәзер, шул мескен солдат кебек вагонга утырып, Германиягә китеп барам. Дөресе, китеп бармыйм, мине алып китәләр.
Герман җире — яшел үлән, Әллә кайтам, әллә үләм.
Әйе, әллә кайтам, әллә үләм...
Безне алда нинди көннәр көтә? — Күз алдына китерү мөмкин түгел. Дошман безне үз иленә, коллыкка алып бара. Хәзер мин дустым Гришаны хәтерлим. Ул, мескен, үлгән чагында: «Бу кайсы гасыр?» дип сораган иде. Бу сорауның ни өчен бирелгәнен аңлыйм мин. Гриша, мөгаен, әле егерменче гасырда да кеше коллыкта газаплана, дип уйлагандыр. Әй- терең бармы, егерменче гасырда коллык! Гриша моның белән үзенең соңгы сулышында изүчеләргә, фашистларга җан ачуын белдерергә теләгәндер. Әйе, дустымның соравы аңлашыла хәзер миңа.
Поезд бара. Вагоннар чайкалып-чайкалып китә. Бе$ вагон ярыкларыннан соңгы мәртәбә туган илебезгә карыйбыз. Юл читләрендә зифа буйлы чыршылар безгә башларын иеп калалар. Гүя алар:
— Хушыгыз, газиз балакайлар, — дигән кебек, безне озаталар иде.
һәр вагонда илле кеше. Вагонда караңгы. Тәрәзәләр такта белән ка-дакланган. Ишекләр бикле. Әйтерсең, без дүрт почмаклы зур тартмага салынган. Моны табут дияргә дә мөмкин иде. Чөнки безнең белән бергә, һәрберебезнең баш турысында үлем дә бара. Ул бездән беркайда да калышмый.
Поезд туктаган саен вагоннардан нкешәр-өчәр үлгән әсир алынып тора. Безнең вагоннан да өч кешене өстерәп алдылар инде. Бер иптәш әле үлеп җитмәгән, ләкин хәрәкәтсез иде, әкрен ыңгырашкай тавышы гына ишетелә иде. Немец солдаты аңа тукталып карап торды да кулын селкеде.
— Капут, — диде ул һәм вагон ишеген шалтыратып ябып куйды.
Поезд тагын кузгалып китте. Вагонда тынлык. Нәрсә сөйләргә? Тел сүз тапмый. Кеше акылына сыймаслык бу вәхшилек каршында кем булса да телсез калыр иде.
Без Владимир белән янәшә ятабыз. Без, лагерьда дусларыбызны югалткан ике ятим, бер-беребезне инде якын дус итә башладык.
Поезд барган саен, туган ил ерагая, йөрәк сыкрый. Мөмкин булса, ул, күкрәктән чыгып, җиргә сикереп төшеп калыр иде. Туган җир! Анда безнең газиз анабыз, сөйгән ярыбыз. Анда безнең бала чагыбыз, узганыбыз һәм киләчәгебез. Барысы да, барысы да кала ич! Ничек янмасын йөрәк!
Ике көн барганнан соң без Вилыпос шәһәренә килеп җиттек. Безне, вагоннардай төшереп, сафка тезделәр. Санап чыктылар һәм, машиналарга төяп, шәһәргә алып киттеләр.
38
Машиналар таш коймалы зур бер йортка керделәр. Без бинага карау белән үк, моның нинди йорт икәнлеген белеп алдык. Өч-дүрт катлы, вак- вак тәрәзәле таш төрмә иде ул. Бу төрмә ни өчендер Вильнюс елгасының ярына ук салынган. Су төрмәнең бер як стенасына кагылып ага иде. Шул сәбәпле иртә-кич бүлмәләр томан белән тула, соңыннан стеналардан тамчы-тамчы су тама башлый. Шул тамчылардан идән лачма су була. Инде көннәр шактый җылынып торса да, без төрмәдә, бу юеш бүлмәләрдә калтырый идек. Тик көн уртасында гына төрмә эче бераз җылынып китә. Ә кичкырын бүлмәләрне тагын куе томан баса. Хәтта бер-беребезне күреп тә булмый торган иде.
Безнең бүлмәләргә немецлар бары тик иртә белән генә кереп чыгалар, саныйлар да көн буена күренмиләр иде.
Безне нишләтергә уйлыйлар алар? Безне шул сорау борчый, ләкин беркем дә дөресен әйтә алмый. Бу билгесезлек эчне пошыра. Күңел җавап эзли. Ул вакытта безнең дөнья белән бәйләнеш булмагаилыктан, бик күп хәлләр безгә ишетелми кала иде.
Хәзер мин ул көннәрне исемә төшерсәм һәм үземә билгеле булган фактларны уйлап карасам, ул вакыттагы хәлләр бик ачык аңлашыла.
Эш менә нәрсәдә:
Немецлар Россияне яшен тизлеге белән басып алырга уйлаганнар иде. Солдатларның әйтүенә караганда, Гитлер ике атна эчендә Москвага чәй эчәргә килергә тиеш булган, имеш. Андый хыялый атналар күптән узды инде. Гитлер армиясен Москва яныннан кире кагып җибәргәннәр икән ул вакытта.
Немецлар чигенә. Шуңа алар әсирләрне фронт сызыгыннан алып китәргә ашыктылар. Бу — бер. Икенчедән, сугыш Германиядән һаман миллионлап солдат сорый. Германиянең үз тылында эш куллары сәгать саен кими бара. Димәк, әсирләрне эштә файдаланырга кирәк булган. Өченче факт шулай ук әһәмиятле. Гитлер үзенең хуҗаларына — капитал магнатларына бу сугыштан Россия исәбенә миллионлаган табыш бирергә ышандырган һәм шуның беренче авансы итеп ул рус әсирләрен байларга коллыкка бүләк итәргә ашыккан. Моның белән Гитлер Германия халкына: «Без җиңәбез, менә карагыз, бездә күпме әсир бар»,—дип мактанырга теләгән.
Без, үзебезнең язмышка карап, фронт хәлләрен белә башладык. Немец безне үз тылына таба күчерә икән, димәк, юкка түгел бу. Немец армиясен куып киләләр дигән сүз.
Без әле Борисово шәһәрендәге лагерьда торганда рус самолетларын бик сирәк ишетә идек. Ә хәзер фронт яныннан шактый ерак китүебезгә карамастан, Вильнюс өстендә һәр төнне рус бомбалары шартлый башлады. Димәк, фронт бирегә таба килә. Немец армиясе артка тәгәри. Без шулай төрмәдән торып һәрбер тавышны, һәрбер хәрәкәтне аңларга өйрәндек.
КАЛАЙ КИСӘГЕ
Без Вильнюс төрмәсендә нәкъ бер ай тордык. Биредә безне яңадан исәпкә алдылар. Яңа карточкалар тутырдылар һәм һәрбер әсиргә калайга баскан номер тактылар.
Владимир бу соры калай кисәген төрлечә әйләндереп-әйләндереп карады, аннары бармаклары белән кысып бөгәргә маташты. Калай көчсез бармакларга гына бирешмәде. Ул шактый нык һәм сизелерлек авыр иде.
— Бездә мондый биркаларны хайваннарга тагалар иде,— диде бер әсир һәм калай кисәген әле бер кулына, әле икенче кулына күчереп, һавада уйната башлады. Әйтерсең, ул калай аның кулларын пешерә, һәм әсир аны суытырга тели иде.
Владимирның төсе каралып китте.
39
— Хәзер инде анабыз яратып кушкан исемнәребез бетте, безне менә шушы калай белән генә санап йөртерләр, — диде.
Миңа да шулай ук авыр иде. Мин, бәлки, бу калай кисәге турында тагын да кискенрәк әйтә алган булыр идем. Ләкин яшь кешенең болай да бик иртә яраланган йөрәген борчырга теләмәдем.
— Нишлисең инде, Володя, дидем, язмыш шундый. Туган илләргә кайта алмасак, бәлки, менә шушы номер баскан калай кисәге безнең хакта сөйләр. Туганнарыбыз шуңа карап безнең язмышны аңларлар. Алар безне беркайчан да хыянәтчеләр димәсләр. Бу калай кисәге безнең пакьлегебезгә шаһит булып торыр...
Володя, күзләрен зур ачып, минем йөземә карады. Күрәсең, мин аның каршында ниндидер бер сер ачтым булса кирәк. Мин моны сиздем.
— Тормышта менә нинди буяулар да бар, энекәш, — дидем мин аңа. — Бу төсләрне дә күрә белергә кирәк.
Мин яшь кешене үземчә бераз дөнья хәлләре белән таныштырырга уйладым.
— Син зәңгәр күктә әллә ничә төрле төс таныйсың. Ләкин тормышта хәрәкәт дигән бер нәрсә бар. Аның төсе юк. Хәрәкәтнең сәбәбе бар. Хәрәкәт ансыз тумый. Сиңа да, миңа да шул сәбәпне аңлый белергә кирәк...
Сүзләрем бик галим кешенекенә охшап китте бугай, мин шунда туктап калдым һәм:
— Минем бабай шулай әйтә торган иде, — дидем.
Володя елмаеп куйды.
— Әйдәгез, дуслар булабыз, — диде ул миңа.
— Без болай да дуслар ич, — дидем мин.
— Юк, алай гына түгел, куллар алышып...
Мин ирексез көлеп җибәрдем. Минем алдымда, әйтерсең, таякка ат- -ланып чаба торган бер малай басып тора иде.
— Володя, син бит инде зур кеше, аңлый торгансыңдыр, язмыш безнең кулларны күптән бер-берсенә кушты инде.
Володя нәкъ балаларча оялгансыман башын иеп тора иде. Кызгандым мин аны.
— Ярый. Мә...— дидем. Володяга кулымны суздым. Володя миңа кулын бирде дә күкрәгемә үк килеп сыенды, шунда мин аны үз туганым кебек хис иттем. Шундый нечкә күңелле, шундый сизгер җанлы кешене нигә, язмыш, бирегә китердең? дип уйладым мин.
Берничә көннән соң безне яңадан эшелонга утырттылар. Юлга икешәр кипкән балык һәм икешәр йөз грамм икмәк бирделәр. Бу безнең туган илдә соңгы станциябез иде. Поезд безне Германиягә алып китте.
ят ИЛ
Биш көннән соң поезд каядыр килеп тукталды. Юк, ул туктамады, поезд дөньяның бер читенә килеп терәлде кебек. Без шушы биш көн, биш төн эчендә әллә кая, ерак, бик ерак киткән идек. Без монда кояш та башка төследер, җир дә башка, хәтта агачлар да безнең яктагы шикелле түгелдер дип уйлаган идек.
Менә вагон ишекләре ачылып китте. Кинәт саф һава күңелләрне кытыклап җибәрде. Кояш нурлары күзләрне чагылдырды. Инде апрель чәчәк аткан. Тирә-якта каштан агачлары ап-ак ефәк кием кигән кызлар кебек күренәләр. Җир өсте ямь-яшел. Еракта таулар, таулар...
Германия нинди матур ил икән! Биредә кеше йомшак күңелле, җыр яр ату чан һәм иркен йөрәкле булып гомер итәдер, дип әйтәсе килә иде. Биредә шул гүзәл табигать эчендә фашистлар да яши дип ышанасы килми иде.
40
Ләкин безне вагоннардан каршылаучылар нәкъ шулар булдылар. Алар, төркем-төркем җыелышып, вагоннар каршына басканнар. Кулларында автоматлар. Яннарында бозау кадәрле овчарка этләре, канлы күзләре белән безгә карап торалар. Ә тагын да чнттәрәк граждански киемле ирләр һәм чнбәр-чибәр хатын-кызлар күренә. Алар, күрәсең, чын рус кешесен күрергә килгәннәр һәм хәзер шатлыкларын эчләренә җыя алмыйча көлешәләр, безнең кайберләребезгә бармаклары белән төртеп күрсәтәләр.
Мин тагын шуны күрдем: безне вагоннардан санап чыгаручылар без әлегә кадәр күргән немецларга охшамыйлар иде. Алар ап-ак йөзлеләр, барысының да өс-башы пөхтә, барысының да аякларында ялтыравыклы итекләр, өсләреннән хушбуй исе аңкып тора.
Билгеле, болар немец капиталистларының балалары. Аларны үз әтиләре янында калдырганнар. Сугышта үлүе мөмкин ич. Ә биредә ышык., рәхәт. Дары исе дә юк. Пулялар да сызгырмый. Ә коралсыз әсир белән сугышуы авыр түгел. Миңа, ни өчендер, сугышта йөргән гади немец солдаты боларга караганда яхшырактыр дигән уй килде.
Безне өчәр-өчәр итеп сафка тезделәр. Без әле лагерьда немец сол-датларының кайбер сүзләрен аз гына булса да аңлый идек. Ә болар әллә ничек сөйләшәләр. Әйтерсең, колак төбендә чебен көтүе чыжылдап оча.
Колоннаның алдына машина чыкты. Як-якка немец солдатлары басты. Колоннаның артына озын чылбырга бәйләгән этләр ияртеп тагын бер төркем сакчылар килде. Колонна кузгалды.
Без алмагачлар тезелгән юл буйлап киттек. Менә ямь-яшел бакча эчендә утырган бик матур авыл аша узабыз. Немецлар, тәрәзәләрдән тыгылып, оясыннан башын сузган попугайлар кебек, безгә тыннарын да алмыйча карап торалар.
Авыл уртасына җитәрәк, каяндыр бер төркем немец малайлары йөгерешеп чыктылар. Алар, нәрсәдер кычкыра-кычкыра, безгә таш кисәкләре ата башладылар.
— Ух, немчура, — диде Владимир һәм ачудан төкереп куйды. Ул. шулай ярсуын басарга тели иде.
Кинәт өстебезгә яңгыр ява башлаган кебек булды. Без югарыга карадык. Өстән, биек йортның тәрәзәләреннән безнең башларыбызга юынтык сулар түгәләр иде.
— Үзләре биектә яшәсәләр дә, җаннары түбән икән, —диде кемдер.
Әйе, аларның җаннары түбән иде. Алар безне мыскыл итеп, үзләренең шул түбән җаннарын тынычландырырга телиләр. Ләкин без үзебезне өстенрәк итеп сиздек.
Дошман котырына икән, димәк, аның хәле мөшкел. Дөресен генә әйткәндә, без Германия җиренә үзебез белән немец армиясенең җиңелүе хәбәрен алып килдек. Немецлар шатланалар, ләкин ялгышалар иде алар.
Авылны чыгу белән безнең алда тагын озын юл ачылды. Бу юл, елан кебек, тау битеннән үрелә-үрелә югарыга таба бара. Инде бераздан соң безнең колонна шул юлдан таулар арасына кереп китте.
Безгә бу илдә бар нәрсә дә ят иде. Хәтта кошларның сайравы да ничектер күңелгә ят булып ишетелә. Бәлки, бу кайгыдан шулай тоелгандыр. Ләкин миңа ул вакытта шулай булып сизелде.
Инде төш авышып бара. Немецлар безне ашыктыралар. Күрәсең, барасы юл ерак әле. Артта этләр өргән тавышлар ишетелеп китә. Арып артта калучыларга сакчылар овчаркаларны өстерәләр иде.
Владимир арды. Адымнарын бик авыр ала башлады. Мин булышырга теләп, аны култыклап алмакчы булган идем, ул:
— Кирәкми, үзем барам,—дип кулымны этеп җибәрде. — Син әллә- мине арды дип беләсеңме?. Синнән калышмам, курыкма...—диде.
41
Тирә-якта ташлы таулар. Шул тауларның сыртларында биек наратлар үсеп утыра. Алар әкрен генә әле бер якка, әле икенче якка иеләләр. Юл югары менгән саен, һава салкыная бара, агачлар сирәгәя.
Менә алда баручылар ни өчендер баш киемнәрен сала башладылар. Нәрсә булды? дип уйладым мин. һәм шул турыга җиткәч үзем дә пилоткамны салдым.
Без барган юлның уң ягында бик зур чуен тәре, кара кием кигән титан кебек, ташлар һәм наратлар арасында бер ялгызы басып тора иде.
Тәренең уртасына:
Биредә 1914—1918 елларда үлгән рус әсирләре күмелгән-
дип язылган иде.
Бөтен тәнем буйлап салкын боз йөгерде. Колонна тып-тын булып калды. Адымнар әкренәйде. Башлар ирексез түбән иелде.
Менә хәзер генә без үзебезнең кая барганлыгыбызны белдек. Безне немецлар каберлеккә куып баралар. Бу чуен тәре шул каберлекнең капкасы алдында безне каршылап тора иде кебек.
«РОТ ФРОНТ!»
Юл сулга борылды. Колонна тау сырты буйлап әйләнә-әйләнә китте. Бераздан соң без инде тау башына менеп җиттек. Алдыбызда киң кыр ачылды. Без анда рәт-рәт итеп салынган карсак кына, озын бараклар күрдек. Алар биредән тезеп куйган тимер тартмаларга охшыйлар. Без аларны ерактан ук таныдык. Бу лагерь иде.
Бу урын тау башында булса да чокыр кебек убырылып тора. Ул әнә шул тимер тартмалар белән тулган базны хәтерләтә. Базның тирәсендә кәкре-бөкре наратлар үсә, тагын да арырак ялангач тау сыртлары гына күренә.
Күктә кургаш төсле авыр болытлар йөзә. Алар безнең башларыбызга тиеп китәр кебек түбәннән генә очалар. Безнең күңелләр боек, йөрәкләр авырсынып тибә. Кая карасаң да, бар нәрсә дә ят биредә.
Без килеп җиткәндә лагерь капкасы ачык иде инде. Капка өстендә авыр канатларын җәеп, чуеннан койган козгын тора. Ул тырнакларын тырпайткан, авызын ачкан, күзләрен акайтып безгә карый. Козгын түгәрәк шар өстенә кунган. Шул түгәрәк шар уртасына фашист свастикасы ясалган. Свастика дүрт башлы еланга охшый иде.
Бала чагымда минем бик куркыныч әкиятләр ишеткәнем бар.
Хәзер менә лагерьга кергәндә дә күңелдә шул әкиятләрне тыңлагандагы кебек бер шом кузгалды. Бу козгынлы капкадан узганда мин үземне аждаһалар йортына кергәндәй хис иттем.
Күңелгә бер генә уй килде. Биредән кире кайту юк. Без шунда, шушы убырлар йортында бетәрбез инде дип кенә әйтергә мөмкин иде.
Лагерь өч кат тимер чыбыклы койма белән уралган. Койма араларына түгәрәк-түгәрәк итеп тагын чәнечкеле тимер чыбык чорналган. Баганалар таш. йөз метр саен койма буена үлгән кеше башы, шуның астына ике кул сөяге ясап, рәсемле такталар эленгән. Койма чыбыклары электр тогы астында! дигән белдерү иде бу.
Без инде немец солдатларын беркадәр белә идек. Алар арасында бик усаллары да һәм әле кешелеген югалтмаганнары да бар иде.
Ләкин бу лагерьдагы сакчыларны күргәч, без ирексез башларыбызны селкеп куйдык. Биредәге немецлар сайлап алынган кебек барысы да буйга зур, таза, муеннары катлы-катлы юан иде. Аларның чалбарлары
42
да тәннәренә сырышып, тартылып тора. Дөресен генә әйткәндә, алар йөк атларына охшыйлар иде.
Алар бар да кара мундир кигәннәр. Фуражкалары киң түбәле, козыреклары очланып алга чыккай. Маңгайларында үлек башлы значок, җиңнәрендә көмеш ука белән «СС» дигән хәрефләр чигелгән.
Алар пистолетларын итек балтырларына тыгып йөриләр. Кулларында таяк яки камчы.
Без шул немецларга карап кына да биредә үзебезнең язмышның ничек буласын ачык аңладык. Безне монда тагы да авыррак газаплар көтә иде.
Володя миннән бер генә адым да калмый. Аның күзләре зур булып ачылган. Иөзе агарынган. Хәзер инде мин аның йөзендә ирләрдә генә була торган сызыклар күрә башладым. Бу авыр кичерешләр яшь кешенең матур йөзенә үзләренең мәңге бетмәс эзләрен язалар иде. Хәтта аның куе, кара бөдрә чәчләре арасыннан кайвакыт көмеш төслеләре дә ялтырап китә. Тормышның әле ямен күрергә дә өлгермәгән яшь кеше күзгә күренеп картая иде.
Володя бер сүз дә эндәшми. Ә мин нәрсә әйтим? Киләчәк — төн кебек кара. Ичмасам, шул кара төндә бер генә ут чаткысы да ялтырамый!
Арабыздан берәү:
— Германия! —дип әйтеп куйды. Бу сүздә кайгы да, сагыш та, нәфрәт тә — барысы да бергә җыелган. Бу сүзне әйтүче кеше бары шуңа күрә генә, инде артык түзә алмыйча, йөрәк утын тышка чыгарды.
Безне баракларга кертеп тутырдылар. Бу бараклар бик озын иде. Алар берничә блокка бүленгән. Шушы һәр блокка йөзәр кеше урнашты. Блокларга өчәр катлы тимер койкалар куелган. Койкалар шәрә. Хәтта кайберләрендә такталар да юк иде. Бараклар салкын. Тимер стеналардан салкын бәреп тора. Идәннәр таш, тәрәзәләр кечкенә, һәм алар да төрмәдәге шикелле рәшәткәле иде.
Кемдер, бу хәлне күреп:
— Читлек эчендә читлек,— дип куйды.
Әйе, без, нәкъ читлеккә ябылган кебек, бөтен дөньядан, тормыштан аерылган идек.
Баракта бер генә минут та торасы килми. Салкын сөякләргә үтә.
Без Володя белән тышка чыктык. Анда инде башка әсирләр дә барак буйларына чүгәләп утырганнар. Монда җылырак иде. Таулар өстеннән язгы җил исеп куя. Җил үзе белән ак каштаннар исен алып килә. Хәзер бар җирдә дә язгы табигать чәчәк ата, җирне чәчәкләргә бизи. Ә җирдә канлы сугыш бара. Меңләгән кешеләр сугыш тәгәрмәче астында изелеп сытылалар. Меңләгән әсирләр биредә, яз чәчәкләр атканда, үгзләренең соңгы сәгатьләрен көтәләр.
— Нишлисең син, кешелек, нишлисең?—дип, бөтен дөньяга иң ачы аваз белән кычкырасы килә.
— Тукта, тукта, сугыш!—диясе килә. Ләкин бу таулар арасында безнең тавышны кем ишетер? Юк, ишетелмәс. Ташлар гына яңгырар да, аваз кире кайтыр.
Володя белән лагерь буйлап киттек. Лагерь зур иде. Монда әле буш бараклар яңадан-яңа тоткыннар көтеп торалар. Руслардан без монда беренче килүчеләр идек.
Лагерь берничә бүлеккә бүленеп, тимер чыбыклы койкалар белән аерылган. Бер бүлеккә поляк әсирләре, икенчесенә французлар ябылган.
Безнең бүлек француз әсирләре белән янәшә булып чыкты. Без койма янына килеп туктадык. Бирегә дә безнең иптәшләр җыелганнар иде инде. Без бу якта, французлар теге якта. Без бер-беребезнең күзләренә карашып торабыз.
43
Французлар нәрсәдер әйтәләр. Без аңламыйбыз. Алар да русча белмиләр. Ләкин без бер-беребезнең йөрәкләрен аңлыйбыз.
Французлар:
— Москва!—диләр.
Без:
— Париж!—дибез, һәм шул ике сүз — ике башкала исеме — безгә күп нәрсәләрне аңлата кебек.
Бер яшь кенә, кара тутлы француз әсире алгарак чыкты, тимер чыбыклы койма янына ук килде дә уң кулын йодрыклап күтәрде. Бу «Рот фронт» дигән сүз иде. Без Германия коммунистларының бу исәнләшү салютын туган илдә үк белә идек инде.
Кинәт бу яктан берьюлы йөзләгән кеше шул салютны кабатлады һәм «Рот фронт» дигән сүз яңгырап китте. Французлар ягында да бу сүз берничә мәртәбә ишетелде.
Бу безнең француз уллары белән беренче мәртәбә танышуыбыз иде. Кара болыт артыннан кинәт күренгән кояш кебек шатлык булды бу безгә. Без ят илдә дусларыбызны таптык. Алардаи туганнарча иң беренче сәламне алдык.
Бу көнне мин гомерем буе онытмам, һәм әле дә шул яшь француз солдаты минем күз алдымда тора. Ул әле дә кулын күтәргән килеш:
— «Рот фронт!» — дип әйтә кебек.
Чит илдә беренче көн шул солдат сәламе белән башланды. Бу озак күрешмәгән дусларның кавышуы кебек кайнар булды.
СТЕНАГА ЯЗЫЛГАН ТАРИХ
Караңгы иде әле. Барак тәрәзәләреннән яңа гына таң беленеп килә. Безне уяттылар. Хәер, без инде үзебез дә күптән йокламый ята идек.
Баракка немецлар керделәр. Кулларында кесә фонарьлары яна. Немецлар ашыга-ашыга койкаларны карап чыктылар. Торырга өлгермәгән әсирләрне таяк белән төрткәләп торгыздылар. Барыбызны да сафка тезделәр, санап чыктылар. Аннары һәр блоктан икешәр кешене ияртеп, үзләре белән алып киттеләр.
Бераздан соң ул кешеләр калай баклар белән кайнар су алып кайттылар.
Китерүчеләрнең берсе:
— Савытларыгызны китерегез, чәй бирәбез, — дип кычкырып хәбәр итте.
Кинәт бөтен барак гөр килә башлады. Кружкалар, котелоклар шылтырады. һәркем тизрәк чәй алырга ашыга иде. Чөнки инде ничә атналар буена безнең кайнар аш түгел, бер генә тамчы кайнар су да эчкәнебез юк иде.
Володя белән мин дә тиз генә торып чиратка бастык. Без калай бактан яртышар литр су алдык. Ләкин ул суынып бара иде инде. Аңардан ниндидер үлән исе килә. Сизелер-сизелмәс кенә сахарин тәме дә бар кебек.
Володя чәйне эчеп карады да:
— Әллә баллы, әллә тозлы, бернәрсә аңлап булмый, — диде. — Их, бездәге чәйне бер генә йотым эчәсе иде...
— Син әле шул яшеңнән үк чәй тәмен беләсеңме? —дидем мин аңа.
— Белмәскә, шикәр салып җибәрсәң, ай-һай тәмле була, — диде Володя?
Әлбәттә, Володяны чәйдән бигрәк шикәр кызыктыра иде. Шикәре булса, чәй тәмле була дип уйлый күрәсең ул.
Мин эчтән генә: балакай, дип көлеп куйдым...
44
Чәй тәмсез булса да, без аны берьюлы эчеп бетердек.
— Шулай, дуслар, эчәкләрне юдык, — дип, карт кына бер әсир сүзгә кереште. — Безнең доктор да әйтә торган иде, аш алдыннан чәй эчәргә кирәк, ди торган иде. Аппетит ачыла, ди иде. Бәлки, фрицлар безне кунак итәргә уйлыйлардыр. Как ни как, ерак илдән килдек ич...
— Кунак итәрләр... Ләкин нәрсә белән? — диде кемдер аңа каршы..
Сүз, әлбәттә, озакка сузыласы иде. Шул вакыт баракта тагын немецлар күренде. Алар арасында бу юлы барысыннан да озынрак, колга кебек нечкә буйлы бер офицер да бар иде. Аның башы читән казыгына элеп куйган чүлмәк кебек, йөзе сипкелле, кашлары сары, күзләре кечкенә, яшькелт-зәңгәр. Бу күзләр ак керфек арасыннан пыяла төймә кебек ялтырыйлар. Офицер лагерьның коменданты иде.
Ул солдатларга нәрсә турындадыр кычкырып сөйләде. Солдатлар, шәм кебек басып, үзләренең башлыкларын тыңлап тордылар һәм бар да, үкчәләрен үкчәгә сугып, аңа честь бирделәр.
— Яволь, яволь! — дигән тавышлар ишетелде.
Барыбызны да ишек алдына чыгарып тезделәр. Комендант строй буйлап узды. Ул үзенең яшькелт күзләре белән һәркемнең йөзенә карап үтә. Кайберәүләр алдында озак тукталып тора. Аңа текәлеп карый һәм ни өчендер, һичбер сәбәпсез әсирнең битенә перчатка белән суга. Суга да:
— Дисциплина! Дисциплина!—дип кычкыра. Соңыннан үзе ыржаеп көлә.
Анннары ул үз янына тәрҗемәчене чакырып алды. Аңа нәрсәдер әйтте.
Тәрҗемәче шактый карт немец иде. Бәлки, ул кайчан да булса рус телен яхшы ук белгәндер, ә хәзер сүз саен туктала һәм иреннәрен бик озак сүзсез генә селкетеп тора иде.
Без көчкә-көчкә шуны аңладык:
Лагерьда йокыдан тору иртәнге 5 тә башлана. Кич сәгать 8 дән соң беркемгә дә тышта йөрергә рөхсәт ителми. Немец солдатына каршы әйтү тыела. Солдат нәрсә кушса да үтәргә. Тыңламаучыларга беренче тапкыр 10 камчы бирелә. Икенче юлы 10 елга төрмәгә хөкем ителә. Төнлә ут күренгән баракларга сакчылар пулеметтан искәртмичә атачаклар...
Аңлашылганча, бу лагерьның көн режимы иде. Тәрҗемәче бары иртәнге һәм кичке сәгатьләр турында гына сөйләде. Ә көн буе нишләргә таеш соң без? Монысын соңыннан белдек. Бу турыда мин сөйләрмен әле.
Тәрҗемәче сүзен бетерде, кесәсеннән кызгылт яулыгын чыгарып, борынын сөртте. Күрәсең, русча сөйләве авыр иде аңа.
Комендант тагын ниндидер команда бирде. Солдатлар әсирләрне берәм-берәм стройдан чыгарып, тенти башладылар.
Кесәләребездә булган барлык вак-төяк әйберләрне, карандаш, кәгазь кисәкләрен, хәтта төймәләрне дә җыеп алдылар. Кайбер әсирләрнең пи-лоткаларында йолдызлары калган иде. Немецлар иң элек шул йолдызларны бик пөхтәләп кесәләренә сала бардылар. Бәлки, алар соңыннан:
— Менә без ничек сугыштык, менә карагыз, без русларның башларыннан йолдызларын йолкып алдык, — дип мактанырга уйлыйлардыр.
Тентү бетте. Безне яңадан баракларга куып керттеләр. Бу юлы инде тәрҗемәче кирәк булмады. Безнең баш өстебездә камчылар һәм таяклар чыжлады. Ә комендант бик эре кыяфәт белән безгә карап тора. Күрәсең, шуңардан ләззәт таба иде ул.
Бу һичбер сәбәпсез кыйнау немецларга нигә кирәк иде соң? Без белә идек: Москва янында фашистларның тешләре коелды. Алар шуның үчен бездән алалар. Безнең тәннәребез камчы эзеннән авыртса да, ватаныбызның батырлыгы өчен җаннарыбыз шатлана иде. Шул уй безгә газапларга түзәргә көч бирә иде.
45
Тышта шыбырдап яңгыр ява башлады. Эре-эре тамчылар баракның калай түбәсенә килеп бәреләләр. Тәрәзәдән карасаң, андагы соры таулар күңелгә авыр моң салалар. Дөресен әйткәндә, без Германиянең кайсы җирендә икәнебезне дә белми идек. Безнең өчен җир кайдадыр түбәндә, ә без бер билгесез планетада яшибез кебек иде.
Без Володя белән югары катка урнаштык. Шулай бервакыт Володя стенага карап ятканда, шунда нәрсәдер күреп, сикереп торды. Стенага якын ук килеп, бик җентекләп карый башлады.
— Кара әле, Николай, — диде ул, стенага бармагы белән төртеп.
Акшар буявы астыннан беленер-беленмәс кенә хәрефләр күренә иде. Володя сакланып кына стенаның буявын сөртеп алды. Күз алдыбызга чын русча язылган сүзләр килеп чыкты. Хәрефләрнең кайберләре инде бетеп бара иде. Володя аларны тырнагы белән төзәтеп чыкты һәм без:
«Биредә яшәде һәм газап чикте Кириллов Иван, Тамбовтан, 1914— 1918 ел» дип язылган сүзләрне укыдык. Гаҗәп нәрсә иде бу.
Володя түзмәде:
— Кем Тамбовтан? — Бире кил,—дип кычкырып җибәрде.
Тамбов кешесе тиз табылды. Ул безнең янга килеп тә җитте.
Володя аны югары катка чакырды.
— Әнә, туганкай, укып кара, бу синең бабаң түгелме? — диде.
Тамбов кешесе язуны укып чыкты.
— Бабам түгел, ләкин якташ, — диде әсир һәм башыннан пилоткасын сыпырып төшерде. Әйтерсең, ул якташының үле гәүдәсе янына килеп баскан иде...
Белмим, Кириллов Иван биредән туган иленә кайта алганмы? Әллә ул кичә без күргән чуен тәре астында ятамы? Ләкин аның исеме менә шушы тау башындагы барак стенасында ничә еллар инде сакланган. Биредә беренче империалистик сугыш елларында рус әсирләре газап чиккәннәр.
Стенага язылган язу — шуның истәлеге. Ул язу бу лагерьның авыр тарихы иде.
Володя:
— Димәк, безнең бабайлар яшәгән йорт икән бу,—дип, шинель якаларын күтәреп, койкага сузылып ятты. Ул шинель эчендә кечкенә генә бала кебек иде.
Бу балага әле ананың йомшак куллары кирәк. Әле аны иркәләргә, назларга кирәк. Ә ул менә биредә коры такта өстендә ята. Килсен иде ана, күрсен иде баласын. Дошманнарга йөрәк нәфрәтен әйтер өчен әле кеше телендә булмаган көчле сүзне, бәлки, ул гына, бары ул гына табар иде. Күңелемә минем шундый уйлар килде.
КҮП КӨННӘРНЕҢ БЕРСЕ
Тагын таң атты. Тагын көн туды. Нәкъ иртәнге сәгать биштә тагын ят сүз ишетелде:
— Руски, авштейн, авштейн!
Тагын кайнар су китерелде. Кружкалар, котелоклар, калай савытлар шылтырады. Әсирләр тагын үлән исе аңкып торган яртышар литр су алдылар. Бу юлы инде без суны бары татып кына карадык. Ул кичәге кебек үк тәмсез һәм әллә нинди күңел болгаткыч даруны хәтерләтә иде.
Чәй белән бергә безгә 180-шәр грамм икмәк тә бирделәр. Икмәк дигәнем — чөгендер һәм аз гына онга агач чүбе кушып пешергән бер нәрсә иде. Таш кебек авыр һәм каты ул. Аның тәме әчеле-төчеле, чәйнәгәндә теш араларында шытыр-шытыр итә.
Кемдер:
— Егетләр, икмәк түгел бу, брод! — диде.
46
— «Брод» немецчә икмәк дигән сүз, — диде икенче бер әсир.
— Икмәк булса, иигә таш кебек соң ул,— диде беренчесе.
— Анысын, энем, син немецтан сора...
— Немецлар үзләре дә шуны ашыйлармы икән?—диде тагын кемдер.
— Алар үзләре бездән алган икмәкне ашыйлар. Ә безгә таш бирәләр...
— Ярый әле, егетләр, — диде безнец күршебез,— 180-шәр грамм гына бирәләр. Күбрәк бирсәләр, моны ашап үзец ташка әйләнер идеи, чын әгәр... Монысын все-таки искә алганнар,— диде ул һәм авызындагы чәйнәлгән икмәкне лач итеп идәнгә төкерде.
Шуныц белән «икмәк» турындагы сүз тәмам булды.
Владимир чәйне бөтенләй эчмәде. Ул тиз генә параша янына барып юынып килде. Аннары шинель итәге белән битен сөртте. Тәмам нечкәреп, сөяккә генә калган бармаклары белән чәчләрен артка таба сыпырып җибәрде һәм шул чакны учында чәч бөртекләрен күреп аптырап калды.
— Чәчләрем дә коела инде, — диде һәм тагын башын сыпыра башлады. Бармаклары тиеп киткән саен, чәчләре күбрәк коела иде аның.
— Тифтан соң шулай була ул, менә яңалары тагын да матуррак булып үсәр әле, — дидем мин аңа.
— Тагын да матурракмы? — дип гаҗәпләнде Володя. — Юк инде, көтмим...
Ул тынып калды. Учындагы чәч бөртекләрен берәм-берәм идәнгә койды. һәм авыр гына сулап:
— Кем уйлаган, кем уйлаган? — дип көрсенеп куйды.
Мин аңлыйм: Володя «ят ил җиренә чәчем коелыр дип кем уйлаган?» димәкче иде.
Мин аны тагын да кызгана төштем. Украина бакчаларында үскән яшь егет көзге чәчәк кебек күз алдымда сулып бара иде. Ә биредә андый чәчәкләр күпме! һәм барысы да шулай, шушы тимер тартмада, кояш күрмичә, шатлык белмичә, шиңеп бетәрләрме? Моңа җавап юк. Тик йөрәк кенә, йөрәк кенә әрни.
Безне тагын тышка куып чыгардылар. Мин «куып чыгардылар» дим. Чөнки чыннан да шулай иде. Немецлар, әллә безне тел аңламыйлар дипме, әллә тагын да явызрак булып күренергә теләпме, барлык уйларын йодрык һәм камчы белән генә аңлатырга тырышалар иде.
Менә алар хәзер дә ишеккә якын торган әсирләрне төрткәләп-сукка- лап тышка куа башладылар. Ә кайберләре барак эчендә бөтен көчләре белән.
— Век, век, руски! —дип кычкыралар.
Безне тагын стройга тезделәр. Санап чыктылар. Лагерь коменданты тагын строй буйлап узды. Аның аякларында ялтыравыклы итекләр. Атлаган саен тимер шпорлары чыңлап китә. Бу аңа, бәлки, бик искиткеч шәп булып тоеладыр. Ләкин читтән караганда ул мундир киертелгән маникенга охшый. Хәтта аның куллары да, аяклары да пружинага утыртылган шикелле, һәм аның атлавы да, кулларын йөртүе дә шул пружиналар көче белән генә эшләнә кебек. Менә-менә пружина сүтелеп бетәр дә маникен кинәт хәрәкәтсез туктап калыр кебек.
Комендант бүген ни өчендер шат иде. Битенә кызыл төс йөгергән, күзләре тагын да кысыла төшкән. Авызы җәелгән. Үзенең бу төсе белән ул бездә җирәнү уята, аның йөзенә карыйсы да килми.
Без гомумән шатланган немецны яратмый торган идек. Чөнки немец шатланганда, фронтта дошман җиңүгә ирешкән һәм шуңа рәхәтләнеп көлә кебек тоела иде. Киресенчә, әгәр ул ачулы булса, кәефе кырылган булса, хәтта ул усалланып явызлык күрсәтсә дә, без эчтәй генә ниндидер шатлык кичерә идек.
47
— Безнекеләр сабакларын укыталар боларның,—дип эшне үзебезнең файдага юрый торган идек.
Комендант күпме генә җитез офицер булып күренергә тырышса да, барлык кыяфәте аның беркайчан да сугышта гына түгел, хәтта стройда да йөрмәгәнлеген әйтеп тора иде.
Безне бер кечкенә генә бина янына алып килделәр һәм берәм-берәм шунда кертә башладылар. Бераздан соң мин дә, Володя да шул бинада идек инде.
Биредә мин иң элек идән уртасына ныгытып куелган зур фотоаппарат күрдем. Бер немец мине, җилкәмнән тотып, шул аппарат каршына бастырды. Кулларыма китап зурлыгындагы кара такта тоттырды, һәм шуңа акбур белән минем номерымны язып куйды. Икенче немец мине рәсемгә төшереп алды. Шуннан соң мине фотоаппаратка яным белән бастырдылар һәм тагын төшереп алдылар. Минем арттан килгән башкалар белән дә шул ук эш кабатланды.
Аннары мине өстәл янына чакырдылар. Өстәл тирәсендә бик симез немецлар утыра иде. Бер читтә тәрҗемәче.
Араларындагы бер немец ни өчендер миңа бик озак карап торды. Күзлекләрен бер салды, бер киде. Юан, кыска бармаклары белән яшел тышлы папкага суккалап алды. Аннары башын арткарак салып, иреннәрен ялап куйды.
Озакка тартылган бу пауза эчемне пошыра башлады. Немец минем йөзгә карап нәрсәдер уйлый иде кебек. Белмим, немец минем турыда нәрсә уйлагандыр. Ләкин ул минем уйларымны белсә, әлбәттә, минем муеныма бүген үк бау салыр иде.
Шулай күзгә-күз карашып торганнан соң, немец эшкә кереште. Өстәл өстендә өелеп торган карточкаларның берсен кул астына алды һәм бу юлы инде минем өскә ташланырга хәзерләнгән эт кебек:
— Наме? — дип өреп куйды.
Тәрҗемәче:
— Фамилияң ничек?—диде.
Бу шактый зур карточкага әсирнең туган ягы, яше, өйләнгәнме, өй-ләнмәгәнме, кайсы частьта хезмәт иткәнлеге, аллага ышанамы, ышанмыймы һәм тагы бик күп башка сораулар куелган иде.
Немец барысына да җавап алып яза барды. Шуннан соң карточка янәшә өстәлгә бирелде. Биредә карт кына немец минем җиңнәремне сызгандырды һәм үзе кулларымнан тотып ун бармагымны да буяулы «мендәргә» бастырды. Аннары ул алдында яткан баягы карточкага минем бармакларымны яңадан китереп куйдырды. Карточкада ун кара тап калды. Бу минем бармакларымның эзләре иде. Әгәр миңа бу ят илдә үләргә туры килсә, кем дә булса, шул бармак эзләренә карап, минем дөньяда ничек гомер итүем турында, бәлки, начар сүз әйтмәс. Әгәр ул кешенең намусы бетмәгән булса, ул мине кызганыр. Ләкин немецка бу эзләр башка теләк өчен кирәк иде. Ул немец миннән курка һәм ми- 1 нем рәсемем белән генә канәгатьләнми, бармак эзләрен дә документка терки. Янәсе, кара, качсаң, без сине тотарбыз, безгә каршы атарга таш алсаң, бармак эзләреңә карап белербез. Без көчлеләр!—димәкче не- Г мец. Ә минемчә, бу бармак эзләре төшерелгән карточка иң элек фашистның көчсезлегеи күрсәтә торган документ иде.
Аңлашыла, әгәр каракларның, кеше үтерүчеләрнең бармак эзләрен < кәгазьгә төшереп куялар икән, һәм бу — криминалистикада беркадәр акланган эш булса, иң элек шушы өстәл тирәсендә утыручы немецларның I һәм ал арның башлыгы Гитлерның бармак эзләре карточкага төшерелергә тиеш иде. Чөнки алар караклар да, кеше үтерүчеләр дә. Ә без рус I әсирләре—саф намуслы кешеләр. Гестапоның безгә карата булган бу пычрак эше безнең вөҗданыбызны түбән какты. Без сүзсез, ләкин кү
48
ңелдән моңа тирән нәфрәтебезне белдердек. Бу камчысыз җан кыйнау кемне генә нәфрәт утында яндырмады икән?..
— Гут,— диде карт немец һәм минем карточкамны бер читкә алып куйды. Бу өстәлгә инде минем арттан Володя килеп тора иде.
Без яңадан ишек алдына чыктык.
— Шулай итеп, безнең сурәтләрне гестапо истәлеккә алып калды,— диде кемдер. — Хәзер алар безнең исемнәрне дә тимер тартмаларда гына сакларлар инде...
— Ярар, эч пошырма әле, болай да күңелсез... — диде аңа Володя.
Сүзләр тынды.
Бу әле безнең өчен көтелмәгән хәл иде. Әсирлек хурлыгыннан болай да яраланып беткән йөрәктә, хәзер рәсемгә төшерелеп, ун бармак эзен кәгазьгә басып калдыргач, бу хурлык ачысы тагын да артты. Әйтерсең, без инде гомергә шулай әсир булып калырбыз кебек иде.
Безне яңадан икенче бер бина янына алып килделәр. Бу бинаның морҗасыннан кара төтен чыгып тора иде.
— Кухня, — диде безнең бер иптәшебез.
Әйе, бу «кухня» иде. Безгә биредә яртышар литр «баланда» бирделәр. Бу аш дип аталырга тиешле нәрсә аз гына кәбестә яфрагыннан, шалканнан һәм каралып беткән бәрәңге кисәкләреннән тора иде. Тозы бөтенләй юк диярлек. Тәме мичкәдә бик озак сасып яткан юынтык исен хәтерләтә.
Немецлар безнең арада күренмәделәр. Алар төшке ашка киткәннәр иде булса кирәк.
Безнең котелоклар бик тиз бушады. Ләкин тамак һаман ач калды.
— Вот, — диде бер иптәш, кашыгы белән котелок читенә сугып, — бар иде вакытлар, мин сиңа әйтим, хатын өстәлгә аш чыгарып куя, бүлмәгә хуш ис таралып китә, утыр, җаныем, ди, тамагың ачыккандыр, ди...
Сөйләүче туктап калды, кашыгы белән тагын котелогына сугып алды. Гүя ул чыннан да хатыны салган ашны ашарга җыена иде.
— Я шуннан соң? — ди Володя. Күрәсең, аш турында сөйләшкәнне бик тыңлыйсы килә иде аның.
— Шуннан соңмы? Шуннан соң, энем, мин сиңа әйтим, кашыкны кулга ипләп кенә аласың да, авыз тутырып икмәк кабып ашый башлыйсың, ашыйсың бер тәлинкә, ашыйсың икене...
Аш турында сүз барыбызга да ошап китте, һәркем теге иптәш сөйләгәндә үзен туган өендә кебек хис итә иде.
— Вот шуннан соң мин сиңа әйтим,— ди сөйләүче,— ашны ашап бетерүең була, өстәлгә кыздырылган ит килеп утыра. Бәрәңге белән, суган белән, әлбәттә. Анысын да сыптырып саласың. Ә хатын һаман кыстый. Аша, аша, җаныем, ди, мин сиңа әйтим...
Әсир иреннәрен ялап куйды һәм, бераз тынып торгач:
— Бар иде вакытлар... — дип сүзен бетерде.
Ләкин баракта сүз туктамады. Тагын кемдер сүзгә кереште. Безгә аның йөзе күренми, тавышы гына ишетелә иде.
— Ә ничек сезнеңчә, дөньяда иң тәмле аш нәрсә? — дип сорады ул.
Бер минутка барак тып-тын булып калды.
Чыннан да, дөньяда иң тәмле аш нәрсә? Мин үзем дә уйга калдым. Бигрәк тә ач вакытта иң тәмле ашны белүе бик кыен. Ач кешегә нәрсә тәмле түгел?
Володя, елмаеп, минем күзләремә карый. Ул, әлбәттә, бу сорауга тик мине генә җавап бирә ала дип уйлый.
Ләкин башыма бер генә исем дә килми. Миңа калса, хәзер иң тәмле нәрсә — икмәк иде.
Ә бер әсир әйтә:
4. .C, Ә.- № 7. 49
— Иң тәмле аш, ул егетләр, беләсегез килсә, — ди, — украина чумары. Менә, ичмасам, аш, йодрык-йодрык камыр калҗалары...
— Таптың аш, — ди аңа каршы икенче берәү. — Вот синең Себер пилмәннәрен ашаганың булса, әйтер идең, ичмасам, аш диеп. Борычлап, серкә салып җибәрсәң, искиткеч аш була...
Мин дә, бу сүзләрне тыңлый торгач, ирексез шул йогынтыга бирелеп киттем, һәркем үзенең белгән тәмле ашын мактый һәм сөйләгәндә тәмам күз алдына китереп, матур итеп сөйли. Бусы ничектер бераз күңелне күтәреп җибәрә иде.
Ә Володя, беләкләренә башын куеп, кара күзләрен елтыратып, тыңлап ята. Бәлки, ул бу минутта үзен анасы янында кебек хис итә торгандыр. Бәлки, анасы аның алдына кызарып пешкән бик тәмле пироглар куйгандыр да: «Аша, улым, аша»,—дип әйтәдер. Бәлки, Володя шуны исенә төшереп елмаядыр.
Сүз кинәт өзелде.
Тагын немец командасы ишетелде.
Без тышка, лагерь ишек алдына чыктык. Безне тагын нишләтерләр инде?
Немецлар безне ике төркемгә бүлделәр. Бер төркемне лагерьның бер ягына алып киттеләр. Икенче төркем икенче якка юнәлде. Без Володя белән икенче төркемгә эләктек. Безне ташлар өелгән бер урынга китереп туктаттылар һәм һәрберебезгә берәр таш алырга куштылар. Без, җилкәләребезгә ташлар күтәреп, яңадан сафка тезелдек. Немецлар як- якка басып:
— Марш, марш!—дип кычкыра башладылар. Кузгалдык. Ярты юлда үзебезнең бая бүленеп алынган иптәшләребезне очраттык. Алар да, .безнең шикелле үк җилкәләренә ташлар күтәреп, бу якка таба киләләр иде-
Ташларны лагерьның бу ягына китереп ташладык һәм яңадан килгән урыныбызга юнәлдек. Ярты юлда тагын иптәшләребезне очраттык. Алар да бу якка таба киләләр иде.
Безгә тагын ташлар күтәрттеләр һәм яңадан сафка тезеп алып киттеләр.
Без кичкә кадәр лагерь ишек алдында арлы-бирле таш күтәреп йөрдек. Ләкин таш өеме һич кимеми иде. Чөнки без китергән ташларны иптәшләребез икенче якка алып китә, алар китергән ташларны без ала идек. Болай иткәндә бу таш өеме мең елда да бетәсе түгел иде.
Без арыдык. Инде кайбер әсирләр юлда егылып кала башладылар. Немецлар алар янына тукталып, бөтен тавышларына кычкыралар. Итекләре белән төртәләр. Әгәр кем дә булса иптәшенә ярдәм итәргә теләп, тукталып калса, аңа да камчы эләгә.
Бу, әлбәттә, безне мыскыл итү иде. һичбер кирәге булмаган бу эш фашистларга бары тик безне кыйнар өчен сылтау эзләү генә иде.
Без бер-беребез белән сөйләшер хәлдә түгел идек инде.
Фашистлар провокация юлы белән безне үлем тартышына чакыралар. Әгәр берәребез каршы күтәрелсә, алар пистолетларын итек балтырларында әзер тоталар. Фашистлар кан телиләр иде.
Кич булды. Без баракларга кереп, коры койкаларга яттык. Ләкин бу ял, озакка бармады. Баракка тагын немецлар килеп керделәр. Барыбызны да койкалардан куып төшерделәр. Аннары яңадан койкаларга ятарга команда бирделәр. Күпләр хәлсез, койкаларына тиз генә менеп ята алмыйлар. Ә немецлар, шуны гына көткән кебек, шул хәлсез әсирләргә таяк белән сугалар. Әсир идәнгә егыла, авызыннан ак күбек килә башлый. Фашист, тынычланып, аның яныннан китә.
Лагерь өстенә мыштым гына төн үрмәли. Баракка кечкенә тәрәзәләрдән караңгылык тула башлый һәм, озак та үтми, барак эче дөм караңгы булып кала.
50
Без тын ятабыз. Бу тынлыкны бер генә сүз белән дә бозасы килми. Шул тынлыкта гына сулыш алырга мөмкин кебек.
Мин беләм, хәзер һәркем үз язмышын уйлый. Уйлары белән туган ягына кайта, караңгыда ул уйлар бик якты булып күренәләр.
Ишетәм: кемдер сулкылдап-сулкылдап елый. Кемдер авыр ыңгыраша.
Володя миңа сыенып яткан. Бер кулын минем өскә куйган. Ләкин йокламый, кинәт-кинәт дерт итеп сискәнеп китә.
Менә кайдадыр еракта-еракта бомбалар гөрселдәгән тавышлар ишетелә. Володя башын күтәреп тыңлый. Лагерьда сирена улый башлый. Улый гына түгел, яраланган бүре кебек, кая барырга белмичә акыра, елый. Бер тыңлаганда шыңшый, җиргә ятып, үз канын үзе ялый кебек.
— Киләләр, киләләр, — ди кемдер.
Самолетлар тагын якынрак гөрләшәләр, һәм кайдадыр бомбалар шартлаган тавышлар ишетелеп куя. Җир дерелдәп китә. Безгә барыбер. Ул бомбалар безнең барак өстенә төшсә дә, безгә барыбер. Бәлки, алай яхшырак булыр. Ичмасам, иртәгә тагын газаплы көнне күрергә туры килмәс. Их, чыннан да шулай булсын иде, я иртәгә җиргә бәхетле көн тусын иде.
Сирена улавыннан туктый. Самолетлар гөрләве ераклаша бара. Лагерьда тынлык. Тик койма буйларында сакчы белән овчарка эте генә арлы-бирле йөреп торалар.
ГЕРМАНИЯ, ШУШЫМЫ СИНЕҢ ДАНЫҢ?
Бер ай узды инде. Германиядә җәй башланып килә. Көннәр җылытып җибәрде. Ләкин без язны күрмәдек. Безнең лагерь тирәсендә шул ук соры таулар, шул ук наратлар күренә. Әйтерсең, биредә һава һаман бер төрле булып тора. Безгә бары кояш кына елмаеп карый. Ул гына безнең хәлебезне белә кебек, безне җылыта, иркәли кебек.
Безне һәркөнне таулар буена таш чыгарырга алып баралар. Ә кичен без үзебез ваткан шул таш кисәкләрен җилкәләребезгә күтәреп, лагерьга алып кайтабыз. Биредән аларны машиналарга төяп каядыр озаталар.
Күп әсирләрнең куллары яргаланып бетте. Беләкләр 'шешеп чыкты.
Бу урында шуны да әйтергә тиешмен: безгә Германиядә сабын бирмиләр иде. Кулларыбызны ком белән ышкып юа идек. Бу — яралы кулларны тагын да авырттыра, шештерә иде.
Володя, миңа карап:
— Син бик ябыктың, — ди. Ә миңа исә Володя миннән дә ябыграк төсле күренә иде.
Безнең өстебездәге киемнәр ертылып төште. Ямарга энә, җеп юк. Хәер, өзгәләнеп беткән киемне инде ямарлык та түгел иде.
Фронттагы хәлләр турында бер хәбәр дә ишетелгәне юк. Монысы безне барыннан да ныграк борчый иде.
Бер көнне безне эшкә алып чыкмадылар. Гадәттәгечә, иртән үк безнең янга немецлар керделәр. Кулларында чәч элу машиналары һәм кайчылар бар иде.
Без: «Тагын нәрсә була икән?» — дип, бер-беребезгә караша башладык. Ләкин беркем бернәрсә белми иде әле.
Немецлар чәч ала белгән кешеләрне чакырдылар. Парикмахерлар тиз табылды һәм бераздан соң бөтен баракларда чәч алу, сакал кыру башланды.
Бу хәл лагерьга җанлылык кертеп җибәрде. Нәрсәдер, бер зур эщ көтелә кебек иде.
Бер әсир моның сәбәбен белергә тырышып карады.
, 51 '
_ Юкка түгел бу, егетләр, — диде. — Мөгаен, безнекеләр немецларга йота биргәннәрдер.
— Ә, бәлки, сугыш беткәндер,—ди икенче берәү.
— Юк, анысы булмас, безнекеләр әле фашистны акылга утырталардыр... Вот что!
— Да, бу, пожалуй, дөрестер, — ди Володя. Үзе миңа карый. Минем инде чәч алынган, сакал кырылган. Мөгаен, мин дустыма бик сәер булып күренәмендер. Чәчләрне алгач, без тагын да ябыграк кебек булып калдык. Күп кенә «картлач» булып күренгән кешеләр машинкадан соц япь-яшь егетләр булып киттеләр.
Немецларның бу «кайгыртулары» турында бик күп фикерләр булды. Тик кичкә таба гына барысы да ачыкланды.
Чәчләр алынып беткәч, безне яңадан сафка тезделәр. Күлмәкләрне салырга куштылар. Комендант белән берничә немец строй буйлап йөри башладылар, һәрбер әсир янына тукталып, аны җентекләп карап чыгалар. Әгәр әсирнең башында берничә чәч бөртеге утырып калган булса, алар шунда ук ул чәчләрне, бензинка кабызып, яндырып җибәрәләр. Үзләре шаркылдап көләләр. Ә комендант:
— Руски, некс культура, — дип, әсирнең маңгаена төртеп китә. Ләкин культураның кемдә булмавы безгә билгелерәк иде.
«Тикшерү» узганнан соң безне лагерьның бер очындагы озын итеп салынган таш баракка алып килделәр һәм, бишәр кеше санап, ишектән эчкә кертә башладылар. Монда безгә барлык киемнәребезне салырга куштылар. Аннан тагын бер ишек ачылды. Шунда гына без биредә немец мунчасы барлыгын белдек. Мунча дигәннәре ни өчендер салкын иде. Шунысы сәер, биредә таз яки ләгән кебек бер генә савыт та күренми. Шулай ук душ краннары да юк.
Бер немец стенада эленеп торган браисбой көпшәсен кулына алды, икенчесе кранны ачты. Өстебезгә боз кебек салкын су килеп бәрелде. Күбебез аяктан егылды. Немец әсирләрне су көче белән таш идән буйлап куып йөртә башлады. Сөяккә генә калган кешеләр, йомычка кебек, идәндә шуышалар иде.
Безне каршы яктагы ишектән тагын бер бүлмәгә чыгардылар. Монда безне башка немецлар көтеп тора иде инде.
Биредә идән уртасына утын агачлары кебек итеп агач башмаклар өелгән. Икенче якта төрле-төрле төстәге пиджаклар, чалбарлар ята иде.
— Димәк, безне немецлар «Европа формасына» киендерергә уйлаганнар,— диде бер иптәш.
Әйе, шулай уйлаганнар, күрәсең. Безгә кеше саен берәр пар агач ката, берәр чалбар, берәр пиджак һәм берәр түбәтәйсыман баш киемнәре бирделәр.
Киенештек. Хәзер инде без-бер-беребезне танымас та булдык. Күз алдыгызга китерегез: аякларда агач ката, өстә кайсыдыр гасырда Голландия солдатлары кигән күксел зур җиз төймәле һәм арттан киң ермалы якасыз пиджак. Тар гына балаклы, капчык кебек салынып торган төпле ямь-яшел чалбар. Башта кара төстәге француз түбәтәе.
— Менә бу инде «интернационал», — диде Володя, көлеп. Мин аны әле югалттым дип тора идем. Ул янымда гына басып тора икән.
— Бу синме?—дидем мин.
— Ә бу синме? — дип, ул да гаҗәпләнеп миңа карады һәм миңа ка- рый-карый көлеп җибәрде. Мин дә, аңа карап, көлмичә түзә алмадым. Володя бу яңа киемдә цирктагы клоунга охшый иде.
Әлегә кадәр, менә шушы көнгә кадәр, без үз киемнәребез белән йөрдек. Ят илдә без башкалардан иң элек шул рус киеме белән аерылып тора идек. Безгә кем генә читтән караса да, «әнә руслар» дип әйтә иде.
52
Бу сүз күңелгә горурлык бирә, һәм без үзебезне бу җирдә чит кешеләр икәнебезне рәхәтләнеп хис итә идек.
Ә хәзер без кемнәр? Кемгә охшыйбыз? Безне шушы төрле төстәге киемнәрдә күргән кеше безнең милләтебезне һичничек тә аера алмас иде.
Ә безнең «әллә кемнәр» буласыбыз килми иде. Дөрес, безнең үз ки-емнәребез өзгәләнеп бетте. Ләкин ул безнең үз киемнәребез иде, туган ил турында соңгы истәлек иде ул. Без ул киемнәрдә сугыш утлары аша уздык. Аларга тир һәм дары исләре сеңгән. Фәкать шушы киемнәр генә безне әлегә кадәр үлемнән саклап килде кебек. Ул киемнәргә тагылган йолдызлы төймәләр генә дә безнең өчен ни тора иде! Ә хәзер безнең шул киемнәребезне салдырып алдылар. Солдат өчен иң авыр сәгать иде бу.
Көчләп кидергән бу «яңа» кием безне моңарчы планетада яшәмәгән яңа бер җан ияләренә охшата. Бу киемнәр арасында иң гаҗәбе, хәтта әйтер идем, — иң кабахәте — агач башмаклар иде. Без, ул башмакларны кигәч, җирдән аерылып калдык кебек. Аяклар басып торган туфракны сизми, бер генә адым атладыңмы, егылып китәрсең кебек.
Башмаклар каен агачыннан машинада уелып ясалган. Барысы да бер төрле, бер зурлыкта. Башлары очланып, өскә күтәрелеп тора. Аслары җәйпәк. Бер карасаң, бу агач пүләннәр кечкенә генә көймәгә охшыйлар иде.
Бәлки, шуңа күрәдер бер иптәшебез:
— Болар белән суда йөзәргә шәптер, — диде.
— Шәп булмаган кая, суга керә-керә үк төпкә китәрсең, — дип, икенче берәү башмакларын таш идәнгә суккалап алды. — Бер-берсе икешәр кило, — диде ул борчылып.
Володя башмакларны әйләндереп-әйләндереп карап чыкты.
— Я, ничегрәк соң?—дидем мин аңа.
— Икесеннән бер кочак утын чыгар иде, —диде ул елмаеп, һәм баш-макларны теләр-теләмәс кенә кия башлады. Ләкин аның аяклары кечкенә һәм шуның өстенә коры сөяккә калган. Володя башмакларны алга каратып та, артка каратып та бик җиңел кия ала иде.
Башмакларны баулар белән аякларга ныгытып бәйләдек. Хәзер инде йөрергә өйрәнергә кирәк иде. Монысы тагын да авыррак эш булып чыкты. Башмаклар беренче атлауда ук аяк сыртын кисә башладылар. Шуңа күрә тезләрне бөкмичә атларга, аяк бармаклары белән башмакны күтәреп басарга кирәк иде. Дөресен генә әйткәндә, бу — чын мәгънәсе белән агач богаулар иде. Аларны тимер богаулардан да авыррак һәм җайсызрак дисәң дә хата булмас. Шул чакта Германиянең йөзенә карап:
— Германия, шушымы синең даның?—дип кычкырасы килә иде.
— Егетләр, бу башмакларның беренче сорты да буламы икән?—диде берәү.
Билгеле, бу бер мәзәкче булгандыр. Ләкин аның сүзләрен күпләр ишетми калды. Бүлмәдә таш идәнгә баскан саен агач башмаклар тавышы гына яңгырый иде.
Бер немец кулына сары буяу һәм калайдан ясалган трафарет тотып безнең янга керде. Безне стройга тезеп куйды һәм, трафарет аша сары буяу сөртеп, безнең күкрәкләргә, аркаларыбызга, баш киемнәребезгә, хәтта чалбарларыбызга да «SU» дигән ике хәреф төшереп чыкты.' Бу «Sowjet Union», ә безнеңчә «Советлар Союзы» дигән сүз иде.
— Менә монысы ярый, — диде Володя һәм, немецтан буяу алып, хәрефләрне тагын да ачыграк итеп язып чыкты. Немец моңа гаҗәпләнеп карап торды. Бәлки, ул үзенчә бу сүзләрне җинаятьче тамгасы дип уйлагандыр. Ләкин безнең өчен ул «туган ил» дигән иң изге, иң якын сүз

иде. Бу сүзләр безнең күкрәкләрдә булганда, теләсә нинди генә киемд.) дә безнең кем икәнлегебез ерактан күренеп тора, һәркем шул ике сүзне укып, «әсирләр» дип уйлаудан да элегрәк: «Руслар» дип безнең чын, үз исемебезне белә ала. Дошман илендә бу исем безгә тагын да кадерлерәк иде.
Мин беләм, Володя да шулай уйлый.
Аның күкрәгендәге хәрефләр тагын да матуррак булып күренәләр. Володя, аларга карап, ниндидер бер зур шатлык кичерә. Йөзе яктырган, күзләре елмая. Ул хәзер бер дә авырсынмыйча, бәлки немецларның үзләреннән дә остарак итеп:
— Гут, гут, —ди.
(Дәвамы бар.)