Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ИҖАТ ДӘРТЕ БЕЛӘН?


Ниһаять, без яңадан Казанда!
Бик күп айлар хәзерләнеп, шактый ук дулкынланып, зарыгып көтеп алган ун көн узып та китте. Баргандагы кебек үк дулкынланып, әмма хәзер инде әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең зурлыгына, аның көченә, әдип һәм шагыйрьләребезнең иҗат сәләтенә тагын да ныграк ышанган хәлдә яңа көч, яңа иҗат дәрте белән илһамланып, яңадан үзебезнең Иделебез буена кайттык. Башкаланың зур аудиторияларында, эшче клубларында, ял һәм культура паркында яңгыраган алкышлар әле хәзер дә колак төбендә. Безнең шагыйрьләребез Мәскәү халкы белән көн саен диярлек очрашып тордылар, әдәби кичәләр, төрле чыгышлар оештырдылар. Иң куанычлы ягы, күңелне күтәрә торган ягы шул булды. Мәскәүлеләр безне — Татарстан кунакларын һәр очрашуда, һәр җирдә якты чырай, киң күңел белән дусларча бик җылы каршы алдылар. Без уздырган әдәби кичәләрдә, дусларча очрашуларда, нәкъ безнең театрларыбыз куйган спектакльләрдәге кебек үк бер генә урын да буш калмый, бер генә тамашачы да, кичәгә килгән бер генә кеше дә ваемсыз, гамьсез салкын канлылык саклый алмый иде.
Әмма татар әдәбиятының ун көнгә сузылган шушы бәйрәмендә, кырык елга бер генә килгән шушындый җаваплы сынау көннәрендә язучылар өчен иң әһәмиятлесе һәм иң көтелгәне — Мәскәү язучылары белән бергәләп, бер өстәл янына җыелышып яңа әсәрләребез турында фикер алышу булды.
Без Мәскәүгә соңгы вакытта язылып тәмамланган әсәрләребезнең барысын да алып бара алмадык (мәсәлән: Г. Әпсәләмовиың эшчеләр тормышыннан алып язылган яңа, зур романы, А. Расихның яңа әсәре, III. Маннурның «Җир-әнкәнең сылу кызы» һ. б.), кайбер китапларның тәрҗемәләре, кызганычка каршы, өлгереп җитмәде, «йөгебез» шактый ук салмак иде. Без Мәскәү язучылары һәм тәнкыйтьчеләре игътибарына яңа әсәрләребездән егермегә якын китап тәкъдим итә алдык. Бу фикер алышуларга һәм бәхәсләргә йөзгә якын язучы — әдәбиятчы катнашты.
Бер атнага сузылган шушы фикер алышуларның сөземтәсе нинди? Бу бәхәс һәм сүз көрәштерүләрдән нинди нәтиҗә чыгарырга мөмкин?
Бу фикер алышулар вакытында әдәбиятыбызның йолдызлары — әдә-биятыбызны әнә шул югарылыкка күтәрүгә күп көч салган, көчле талантын иҗади эшкә кушкан зур әдип һәм шагыйрьләребез тагын да яктырак ялтырый башладылар. «Татар поэзиясе антологиясе»нең дөньяга чыгуы бер татар әдәбияты өчен генә түгел, бәлки гомумән бөтен

әдәбият һәм культура дөньясында игътибарга лаеклы зур бер вакыйга икәнлеге расланды.
Тагын бер уртак нәтиҗә: татар совет поэзиясе, шулай ук аның прозасы әдәби традицияләрне, реализм нигезендә, уңышлы рәвештә үстерә һәм алга өнди барып, күп милләтле совет әдәбияты эчендә, тугандаш халыкларның талантлы әдәбияты сафында ' бик хаклы рәвештә күренекле урында тора. Татар шагыйре Муса Җәлилнең үлем куркынычы астында шундый соклангыч, патриотик хисләргә шундый бай поэтик энҗеләр тезеп калдыруы, соңыннан мактаулы Советлар Союзы Герое исеме, әле күптән генә түгел Ленин премиясе белән бүләкләнүе очраклы бер хәл түгел. Хәзерге әдәбият та, иң соңгы вакытта язылган әсәрләр дә бу революцион традициянең һәм бай әдәби мирасның хәзерге көндә талантлы кешеләр кулында булуын раслыйлар. Безнең әсәрләре- безнең күбесенә карата ДАәскәү язучылары бик яхшы фикерләр әйттеләр.
Әгәр дә без, алкышлардан башларыбыз әйләнеп, җитди тәнкыйть сүзләренә игътибар итмәгән булсак, бик зур ялгышлык һәм дорфалык эшләгән булыр идек. Юк, без Мәскәүдә алкышлар гына ишетмәдек. Мәскәү язучылары безгә дусларча туп-туры итеп кимчелекләребезне дә әйттеләр.
Дөрес, без балалар әдәбиятының бик нык аксавын үзебез дә белә, балалар өчен чын мәгънәсендә яхшы әсәрләр булмавы өчен борчылып бу кимчелекне бетерү өчен кайбер чаралар да күрә идек. Әмма Язучылар союзында рус балалар әдәбиятының танылган язучылары Мусатов һәм башка иптәшләрнең чыгышы безгә балалар әдәбиятының артка калу сәбәпләрен тирәнрәк аңларга, аның сәбәпләре без уйлаганга караганда җитдирәк булуын төшенергә ярдәм итте.
Безнең балалар өчен язылган күп кенә әсәрләребездә ясалмалылык •бик көчле, алар күбесенчә тормышның үзеннән, реаль чынбарлыктан алынган вакыйга һәм хәлләргә нигезләнмәгәннәр, халыкның үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, шушы нигезгә салып язылмаганнар. Чын тормыш вакыйгасы урынына төрле ясалма ситуацияләр, «четрекле», «маҗаралы» сыман нәрсәләр ярдәме белән боргычлап ясалган киеренкелекләр — безнең кайбер язучыларыбыз менә нәрсәләр белән мавыктылар.
Кызганычка каршы, башка әдәбиятлар моннан дистәләрчә еллар элек чирләп уздырган шушы авырудан без әле хәзер дә савыга алмыйбыз.
Балалар әдәбиятының күтәрелеп китә алмавына тагын бер сәбәп итеп, зуррак тәҗрибәле өлкән язучыларның бу эшкә катнашмаулары, балалар өчен язуны берничә балалар язучысы өстенә йөкләп шуның белән тынычланып калуны әйттеләр. Монысы да бик дөрес.
һәрхәлдә бу турыда бик нык уйланасы, балалар әдәбиятындагы бу зур җитешсезлекне бетереп, яхшы әсәрләр иҗат итү юлында күп төрле чаралар күрәсе бар.
Безнең әдәбиятыбыз турында, аның соңгы вакытта иҗат ителгән күренекле әсәрләре турында барган бу тирән эчтәлекле һәм файдалы әңгәмә безгә—татар язучыларына күп нәрсә бирде.
Без үзебезнең көчебезгә тагын да ныграк ышанып кайттык, һичшиксез, татар совет язучылары, башка тугандаш халыкларның язучылары белән кулга-кул тотынышып, татар совет әдәбиятын тагын да югарырак баскычка күтәрерләр!