Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕЛ КУЛЬТУРАСЫ ТАРИХЫННАН


(XVII—XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр буенча)
Россиядә татар теле белән кызык-сыну, аны өйрәнү, сүзлекләр төзү эше бик күптәннән — моннан берничә гасырлар элек үк башланып киткән.
Глоссарий (кечкенә сүзлек-белеш- мәләр) һәм сүзлекләрнең төзелә башлавы турындагы кайбер тарихи белешмәләр акад. П. Пекарский, акад. И. Крачковский, С. Булич, А. Можарский, М. Сухомлиновлар- ның хезмәтләрендә очрый.
Совет тел галиме-тюрколог А. Н. Кононов үзенең «Из истории отече-ственной тюркологии» 5 дигән мәка-ләсендә Сәгыйть Хәлфин төзегән русча-татарча сүзлеккә тукталып, аны русча-татарча сүзлекләрдән беренче хезмәт, дип атый.
М. Гали үзенең «Русча-татарча сүзлекләр төзүнең тарихы» 6 дигән мәкаләсендә:
«...Аерым рус сүзләренә татарча мәгънә биреп җыелган иң беренче гыйльми әсәр булып, 1769—70 елларда фәнни теләк белән Россиядә сәяхәт итеп йөрүче Г. С. Гмелин дигән кешенең Волгадагы балыкларның татарча исемнәрен җыйган әсәре хисапланырга тиеш... Ләкин тик балык исемнәре генә алынганлыктан, бу әсәрне русча-татарча сүзлекләр рәтенә кертеп хисаплап булмый», — ди.
В. Хангильдин да, «Каюм Насый- ри һәм татар лексикографиясе» 7 дигән мәкаләсендә, М. Галинең югарыда әйтелгән фикерләренә кушылып, татар лексикографиясенең тарихы әнә шул Г. С. Гмелин глосса- риеннән һәм С. Хәлфин сүзлегеннән башланып китә
5 «Ученые записки Института востоковедения АН СССР», том VI, 1953.
6 «Совет әдәбияты» журналы, № 2, 1939.
7 «Каюм Насыйри», Юбилей җыентыгы. Татгосиздат. 1948. 78—79 битләр.
дип раслый. Ләкин бу язмалар татар лексикографиясенең башлангыч материалы булып хисаплана алмыйлар, чөнки аңа кадәр әле бик күп төрле русча-татарча глоссарий-сүзлекләр төзелгән була.
Эш процессында табылган доку-ментлар татар лексикография тари-хында бөтенләй яңа картина ачты: Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсе, Ленинград китапханәләре фонды һәм архив материаллары белән танышкан вакытта, русча- татарча сүзлекләр тарихына карата хәзергәчә билгеле булмаган шактый бай сүзлек материаллары табылды.
Менә шул документларга таянып, русча-татарча сүзлекләр, глоссарийлар төзү практикасы Сәгыйть Хәл- финнән генә түгел, бәлки аннан бик күп элек, хәтта XVI—XVII гасырлардан ук башланып киткән, дип әйтә алабыз.
Патша самодержавиесе вәкилләренең рус булмаган җирле халыкларның телләрен яхшы итеп өйрәнү бурычын куюлары, һичшиксез, алар- ныц колонизаторлык политикасын киң җәелдерү теләге белән аерылгысыз бәйле. Үзләренең бу политикаларын тормышка ашыру юлында бердәнбер чара итеп алар рус бул
101
маган халыкларны христианлаштыру кирәк дип карыйлар. Самодержавие үзенең бу теләген халыкларны эзәрлекләү, көчләү, җир-судан мәхрүм итү, я булмаса, алдап, кайбер экономик җиңеллекләр бирү юллары белән тормышка ашырырга тырыша. Кайбер дәүләт эшлеклеләре руслаштыру политикасын үткәрүдә халыкны эзәрлекләмичә, бәлки грамота өйрәтү, укыту юлы белән эш күрергә дә тәкъдим итәләр.
Шушы христианлаштыру полити-касын тормышка ашыру юлында җирле татар телен өйрәнүнең практик әһәмияте килеп туа, һәм ул — русча-татарча сүзлекләр булдыруга хезмәт итә торган сәбәпләрнең бер- дәнберсе була.
XVIII йөзнең беренче яртыларында яшәгән рус галиме Г. Я. Кер көнчыгыш телләрен укыту өчен Петербургта махсус Академия ачарга тәкъдим итә, һәм шунда Россиянең көнчыгыш илләре белән политик бәйләнешендә кирәюае булган тө- рек-татар, фарсы телләрен белгән квалификацияле тәрҗемәчеләр хәзерләү мөмкин булуын күрсәтә һәм ул көнчыгыш телләреннән беренче чиратта татар теле грамматикасы һәм сүзлеген төзү кирәклеген әйтә һ
Күргәнебезчә, татар телен өйрәнүнең әһәмияте татарлар арасында христиан динен тарату бурычына гына кайтып калмый, бәлки татар теленең үзе һәм шул телнең иясе булган татар халкының аерым вәкилләре тарафыннан Россиянең Урта Азия һәм кайбер көнчыгыш илләре белән дипломатик бәйләнеш тотуында мәгълүм дәрәҗәдәге хезмәтләре күрсәтелә 8.
Бу урында әле татар телен өйрәнүнең рус хөкүмәте интересларыннан чыгып эшләнгән рәсми якларына тукталынды. Патша самодержавиесе үзенең колонизаторлык политикасын уздырганда, рус булмаган халыкларны гына түгел, бәлки русның үз хезмәт иясе массаларын да коточкыч авыр шартларга дучар итә. Шунлыктан рус булмаган халыклар, шул исәптән татарлар да, руслар белән бер сафта торып, самодержавиегә каршы көрәш
8 ... Касимов (Сүз Рус илчелегендә хезмәт итүче бер татар турында бара.) был одним из тс(4 деятелей татарского происхождения, которые в XVII и XVIII вв. оказали России большие услуги при сношениях с переднеазиатскими и даже с даря находящимся на русской службе татарам, русское правительство для сношении с правительствами мусульманских
9 С. К. Бул ич. «Очерк истории языкознания в России», т. 1. 1904 г. СПБ, 366— 367 битләр.
алып баралар. Менә шундый турыдан-туры аралашу процессында теге яки бу телне өйрәнүгә үзеннән-үзе ихтыяҗ килеп туа.
Билгеле булганча, рус һәм татар халкы арасында бик борынгыдан, хәтта болгар чорларыннан башлап, сәүдә-экономик мөнәсәбәтләре барлыкка килә, һәр ике халыкның вәкилләре үзара сату-алу эшләре белән шөгыльләнәләр. Шунлыктан ул вакыттагы кайбер рус сәүдәгәрләре арасында татар теле белән кызыксыну, аны практик яктан өйрәнү теләге туа. Менә бу күрсәтелгән сә-бәпләр инде татар телен өйрәнү эшенең рәсми булмаган ягына кайтып кала.
Хәзергәчә безгә билгеле булган беренче русча-татарча сүзлек үрнәкләре дә әнә шул рус сәүдәгәрләре тарафыннан татарлар белән аралашу максатында төзелгән булганнар.
Россия тарихының төрле чорларына карата язылган рус летопись материаллары арасында аерым рус сүзләренең татарча ничек әйтелүен күрсәткән төркем-төркем татар сүз-ләрен очратасың. Алар үзләре, гадәттә, рус хәрефләре белән язылган булып, төрле тормыш-көнкүреш тө-шенчәләренең татарча аңлатмаларын бирәләр.
1908 елда рус лингвисты Н. К. Симониның «Памятники старинной русской лексикографии по рукописям XV—XVII веков» 9 дигән зур
водчиков... Татарский язык был некоторое время языком дипломатических сношений...» В. Бартольд. «История изучения востока в Европе и России», 1925 г. Ленинград, 182 бит.
1 Известия OPflC Императорской Академии Наук, 1908, т. XIII, кн. 1, 180—184 бит.
восточноазиатскими государствами. Благо
стран располагало готовымДка
дрСит/^ере-
102
хезмәте басыла. Анда автор рус лексикографиясенең тарихына кагылышлы материаллар белән бер- рәттән. кулъязмалар арасында русча-татарча глоссарий табып алуын әйтә. Шул ук мәкаләсендә ул аны бастырып та чыгара. Академик Ф. Е. Корш бу текстка үзенең аңлатмаларын бирә, андагы славян хәрефләре белән язылган татар сүзләрен рус һәм гарәп хәрефләре белән язып чыга. Кулъязмада нибары 40 ка якын сүз һәм аерым фразалар бар. Сүзләр алфавит тәртибендә түгел, бәлки мәгънәләренә карап бер-бер артлы урнаштырылган. Глоссарий «тәңри» сүзе белән башлана. Анда фәрештә, газраил, күк. тәхет; кояш, йолдыз, ай, кар, яңгыр, хан, алпавыт, нәүкәр, кол, ата, ана, карындаш кебек сүзләрне очратырга була. Шунда ук берничә кыска диалоглар да китерелә.
— Нә киши сән? — (Что за человек еси?)
— Улу бииниң. (Князя великого).
— Улу бий кайдадыр? (Князь ве-ликий где?)
— Өзу катында. (У себя.)
— Нэ итэ-дир (Что деет?)
— Яргыладыр. (Суды судит.)
Бол ардан кала тагын 10 лы, 100 ле һәм меңле саннар урнаштырылган. Ун мең сүзе «туман» дип тәрҗемә ителгән.
Автор бу кулъязманың кайсы йөздә төзелгән булуын кисеп әйтми, бәлки XV—XVII йөзләрнең кулъязмасы сыйфатында тәкъдим итә.
Безнең уебызча, бу русча-татарча глоссарий, һәрхәлдә, безгәчә килеп җиткән татарча сүзлек материалла-рының иң борынгыларыннан берсе булса кирәк.
Русча-татарча глоссарийларның борынгыларыннан булган тагын бер чөсхәсе безгә мәгълүм. Ул Ленин-градтагы СССР Фәннәр академиясе архивында табылды. Бу сүзлек «Сборник рукописей конца XVI и начала XVIII веков» дигән кулъязма китап эченә теркәлгән. Анда күп төрле иске тарихи материаллар белән беррәттән, 88 биттән башлап, «Наука языку туркскому-татарско- му» дигән баш астында 15 ләп биттән торган кулъязма сүзлек урнаштырылган. Бу сүзлек практик зарурлыкны күздә тотып эшләгән. Ул төрле-төрле .саннарның һәм акча исемнәренең татарча тәрҗемәсеннән башлап, көнкүрештә кирәк булган күп төрле предметларның исемнәре һәм сату-алу эшендә кулланылган гыйбарәләрне үз эченә алып тора. Шул яктан караганда моны без татар һәм рус сәүдәгәрләре арасында турыдан-туры сәүдә мөнәсәбәтләрен башкару өчен төзелгән практик кулланма булгандыр дип әйтә алабыз.
Кулъязмада 300 гә якын рус сүзләре татарчага тәрҗемә ителгән. Монда сүзләр генә түгел, бәлки еш кулланыла торган аерым фразаларга да татарча аңлатмалар бирелә. Шулардай, мәсәлән, «есть принеси — син ашарга килтер, ел — ашадым, еш — аша, пей —ич, не пью — ичмәймен, сыт — ток, поди — кел, лжешь — ялганчы, ночевать — кунарга, спать — йокларга, кто есть — ким бар, поклонись — баш ур, поспешил — ашуктым», кебек сүз тезмәләрен китерергә була.
Кулъязманың артык таушалганлыгы да аның күп куллануда булып, кулдан-кулга йөрүен күрсәтә.
Архивның кулъязмалар бүлегендә эшләүче гыйльми эшчеләре бу кулъ-язманың язуы һәм аның кәгазендәге су билгеләренә (водяной знак) карап, сүзлекне XVII йөзләрнең ахырында төзелгән булырга тиеш, диләр.
Татар теле белән кызыксыну һәм аны аерым мәктәпләрдә русларга укыту эше XVIII йөздә, бигрәк тә Петр I хакимлек иткән елларда аеруча җанланып китә, һәм табигый ки, русча-татарча сүзлек үрнәкләре төзелә башлау практикасы да шул елларга туры килә.
Ләкин зур дәрт белән башланып киткән бу хәрәкәт 50 елларга таба бөтенләй диярлек туктала, һәм шактый вакытлар үткәннән соң гына, Екатерина II дәверендә ул тагыи күтәрелә һәм сүзлекләр төзү эше дә үз нәүбәтендә җанлана башлый.
Шушы тарихи фактларга һәм архивта табылган сүзлекләрнең хронологиясенә карап, XVIII йөздә
103
русча-татарча сүзлекләр төзү прак-тикасын шартлы рәвештә ике дәвергә бүлеп: 1 — Петр I хакимлек иткән елларда, 2 — Екатерина II дәверендә төзелгән русча-татарча сүзлекләр дип, өйрәнү уңайлы.
ПЕТР I ХАКИМЛЕК ИТКӘН ЕЛЛАРДА ТӨЗЕЛГӘН РУСЧА-ТАТАРЧА ГЛОССАРИЙ-СҮЗЛЕКЛӘР
XVIII йөзнең беренче яртыларында, бигрәк тә Петр I заманында, Россиядә яшәүче халыкларның тарихы, этнографиясе һәм теле белән кызыксыну эше киң җәелеп китә. Фәннәр академиясе илнең төрле як-ларына крайны өйрәнү теләге белән экспедицияләр оештыра. Шулардан берсе Г. Ф. Миллер Урал һәм Себертә барышлый, 1733 елны Казанга килә һәм Казан губернасы һәм аның тирәсендә яшәүче халыкларның телләреннән чагыштырмалы сүзлек төзеп, Дәүләт сенатына җибәрә !.
Бу сүзлек рус телендәге словник- тан башка 7 телне — татар, чирмеш ’(мари), чуваш, вотяк (удмурт), мордва, Пермь һәм Зырянь (Коми- Зырянь) телләрен үз эченә ала. Ә шулардан татар теле сүзлектә беренче урында китерелә. Сүзлектә 300 дән артык сүз алынган. Алар алфавит тәртибендә урнаштырылмаганнар. Сүзлек «ходай, шайтан, күк. булут, җил, ягмур» кебек сүзләр белән башланып китә.
Бу сүзлек акад. Миллернең экс-педиция материаллары белән бергә 1758—59 елларда беренче тапкыр немецча бастырып чыгарыла. Глос-сарийның словнигы немецча булып, татарча тәрҗемәләре дә шулай ук немец транскрипциясе белән бирелә. Бу материаллар соңыннан—1791 елда Фәннәр академиясе тарафыннан рус телендә дә бастырып чыгарыла.
1737 елда В. Н. Татищевка Оренбург крае белән идарә итү вазифа-
1 М. И. Сухомлинов. «Материалы для истории Императорской Академии Наук», т. VIII, 195—198 битләр. сы тапшырыла. Ул анда ДЗ* җирле халыкларның гореф-гадәтләре белән кызыксына һәм хәтта үзе дә татар телен өйрәнә. Аның инициативасы белән 30 елларда Самарада татар һәм калмык телләрен укыту өчен махсус мәктәп тә ачыла.
Ул татар телендәге кайбер китап-ларны русчага тәрҗемә иттерү ча-раларын да күрә. Шул вакытта ул үзенең кул астында эшләүче П. И. Рычковны тарих, география һәм лингвистика эшенә тарта һәм Рычковка Самара рус-татар-калмык мәктәбе каршында русча-татарча- калмыкча сүзлек төзү вазифасын тапшыра. Бу 1740—41 елларга туры килә. Рычков сүзлек төзү эшенә чынлап торып керешә. Үзенә булышчы итеп, җирле халык арасыннан кайбер кешеләрне җәлеп итә. Сүзлекнең татарча өлешен башкару өчен ул Мәхмүд Абдрахманов исемле ахунны чакыра.
Бу кулъязма-сүзлек Ленинградта саклана. Үзе нибары 94 биттән тора. Русча словник буенча АБВ хәреф-ләреннән 1520 сүзнең татарча тәр-җемәләре бирелгән. Монда сүзләр генә түгел, бәлки аерым фразаларның татарчага күчермәләре дә еш кына очрый. Алар гади халык теленә якын, аңлаешлы. Шуңа мисал итеп: «аптека — дару-дәрман ясый торган өй, аптекарь — дару ясаучы, полковник — мең кеше башлыгы, архитектор — сәнгатьле кеше йорт төзә торган, астроном — йолдыз гыйлемен үгрәнмәк, алебастр — сылау балчыгы, багор — ыргак тимердән ясалган, батман — борынгы үлчәү, безбожник — ходайсыз, благочестивый — изгү хөрмәтли, бурав — борау тимер, бургмистр — сәүдәгәрләр түрәсе, воевода — түрә, военачальник — чирү башлыгы, вчера — кичәгенәк, выдоблить — үтүргү белән тишмәк» кебек сүзләрне алырга була. Кулъязмада татарча сүзләр башта гарәп хәрефләре белән, соңыннан рус хәрефләре белән языла. Кызганычка каршы, зур дәрт белән башланган бу сүзлек төзү эше, ни сәбәптәндер, үзенең башлангыч дәверендә туктап кала, ул бары тик АБВ хәрефләрен генә эченә ала.
104
Бу сүзлекне төзү П. Н. Рычков- ның турыдан-туры җитәкчелеге астында алып барылганы өчен, аны без «Рычков сүзлеге» дип атый алабыз.
Оренбург краена сөргенгә җибә-релгән Семен Котельниковның улы— Матвей Котельников, җирле халык белән якыннан аралашып, татар телен яхшы үзләштерә һәм ул 1740 еллар башында «Татарские разговоры» дигән кулъязма сүзлек төзи. Бу кулъязма 71 биттән тора һәм дәфтәрнең керешендә «Писал сие письмо ученик татарского языка Матвей Котельников» дигән билге дә бар. Автор үзенең хезмәтен сүзлек итеп түгел, бәлки татар телен бераз белгән кешеләр өчен күнегү материаллары рәвешендә яза һәм шуңа күрә аерым сүзләрнең турыдан-туры та-тарча тәрҗемәсен бирүне максат итеп куймый, бәлки тулы фразаларны алып, шуны җөмлә рәвешендә тәрҗемә итә. Бу строфалар дини- рухани сүзләр белән чуарланмастан, бәлки тормыш һәм көнкүрештә очрый торган иң гади җөмләләр алынып, шулар халык сөйләү телендә тәрҗемә итеп бирелгән.
«Здравствуйте вы отроки (ребята)»— Исән булунгуз сез балалар, угланнар.
«Подите сюда вы ученики» — Ки- лүнгез мунда сез шәкертләр.
«Учите татарскому и калмыцкому языку, которое весьма изрядно и знадобно» — Үгрәнүңиз татар, калмык теленә, кайсылары иң хошдур һәм кирәкдүр.
«Учители будут Вас любить» — Остазларыңыз булурлар сезне сүй- гүче.
«Другие хвалить» — Икенчеләр мактарлар.
«Вы сами возрадуетесь» — Сез үзүңиз шад булурсузлар.
«Хотя начало и тяжело, но середка будет легко» — Ә гәрчә башта һәм авыр булса да нитәк ким уртасында булыр енгел.
’ «Конец весел» — Ахыры сүюнүч.
Шушы күрсәтелгән кереш сүзеннән соң, автор «разговор»ның 1-главасы- на күчә. I-главаны ул «Әүвәл баш» дип тәрҗемә итә.
Бу хезмәт тә, безнең уебызча, Та-тищевның инициативасы белән шул елларда Самарада ачылган татар- калмык мәктәбендә укучылар өчен дәреслек рәвешендә төзелгән булса кирәк.
Шул ук Татищев эшләгән чорларда Екатеринбург латин мәктәбендә укытучы Кириак Кондратович та җирле халыкларның телләрен өйрәнү эше белән якыннан кызыксына һәм Фәннәр академиясе белән җанлы бәйләнеш тота. Кондратович Академиягә язган хатларының берсендә русча-татарча, русча-чувашча глоссарийлар төзүе һәм аларны Академиягә тапшыру өчен Татищевка җибәрүе турында әйтә. М. И. Сухомли- новның язуынча, Кондратович армый-талмый эшли торган лексикограф булган. Ләкин, кызганычка каршы, аның бу сүзлекләре хәзергәчә табылганы юк әле.
Ленинградта, Фәннәр академиясе архив материаллары арасында, шул ук Татищев заманында төзелгән башка кулъязма сүзлекләр дә саклана. Шулардан икәвесенең авторлары билгеле, һәм кайда язылган булуы да мәгълүм, ә калган берсенең төзүчесе күрсәтелмәгән. Бу өч кулъязманың сүзләре Татищев тарафыннан җибәрелгән гомуми бер лексиконга нигезләнгән. Шуларның һәрберсендә 600 дән артык сүз урнаштырылган. Монда тормыш һәм көнкүрешнең барлык тармакларында еш очрый торган сүзләрне сайлап алырга тырышылган. Алар диии-ру- хани төшенчәләрне белдергән сүзләрдән башланып, табигать күренешләрен, вакыт төшенчәләрен, күп төрле үсемлекләр, хайваннар, кош- корт, җәнлек, балык, җиләк-җимеш,. кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен,, кардәшлек дәрәҗәләрен, иҗтима- гый-политик төшенчәләрне белдергән сүзләрне алып торалар. Кулъязма-ларның берсе Сембердә төзелгән. Аның язучысы — Сембер провинция канцеляриясенең протоколчысы Ва-силий Белоусов булган икән. Сүзлекнең эчтәлеге лексик һәм фонетик яктан урта диалект сөйләшенә тарткан. Шул ук вакытта аның үзенчәлеге дә бар. Бу бигрәк тә «йеләш- терү» фактында күзгә чагыла.
105
Икенче кулъязма-сүзлек Тоболда төзелгән һәм анда «сүзлек Татищев күрсәтүе буенча эшләнде» диелгән. Бусында Тобол провинция канце-ляриясе секретаре Федор Холоди- щевның имзасы тора. Бу Тобол сүз-легенең үзенчәлеген түбәндәге ми-саллар белән беркадәр билгеләп үтәргә була:
Лексик яктан: — коцкар (баран), козы (ягненок), тавык баласы (цыпленок), тура (город), кура (двор), моцор (рябина), муел (черемуха), бица (жена) һ. б. Фонетик үзенчәлекләрдән «ц»лаштыру — карцыга (карчыга), цицәк (чәчәк), агац (агач), цикмән (чикмән), кулунцак (колынчак), ахца (акча) Һ. б.
Урта диалект әйтелешенә нисбәттән «п» авазы урынына «б», — «д» авазы урынына «т» һәм—«т» урынына «д» авазы куллану фактлары очрый. Мәсәлән: бицан (печән), бы- цак (пычак), тенгез (диңгез), торт ((дүрт) һәм «т» авазы урынына «д»— дәрәцә (тәрәзә) кебек әдәби нормадан читкә тайпылу фактлары күзәтелә. Бу кулъязмаларның өченчесе исә — Рус-татар, чыгытай, фарсы, төрек телләреннән торган биш телле чагыштырма сүзлек. Моның тел ягыннан иң мөкәммәл өлеше татар теленә кайтып кала. Татар сүзләре фонетик һәм лексик яктан Урта диа-лектка, аның да Казан сөйләшенә туры килә. Монда урта диалектка хас — «җ»ләштерү күзгә бәрелә. Мәсәлән: җир, җиңги, җәй, җир җиләге, җәя кебек сүзләр. Шулай ук лексик яктан алганда да бу кулъязманың сүзләре калган ике сүзлек белән чагыштырганда Казан теленә якын тора.
Бу лингвистик факт сүзлекнең Ка-занда төзелгән булуын дәлилли ала. һәм бу фикерне раслаучы икенче бер факт итеп тагын шуны алырга була: сүзлек үз эченә мөселман көнчыгышы халыкларының телләрен ала. Билгеле булганча, ул вакыттагы дәүләт эшлеклеләре көнчыгыш телләрен өйрәнү өчен иң уңай урын итеп Казан шәһәрен санаганнар һәм Казан бик күп вакытларгача Россиядә көнчыгышны өйрәнүнең үзәге булып килә. Бу сүзлектәге татар, чыгытай, фарсы, төрек телләрен белүчеләр ул чагында Россиядә бары тик Казанда гына була алу мөмкинлеге һич бәхәссез. Шулай булгач, мондый күп телле чагыштырмалы сүзлек төзү эшен ул чагында Казанда гына башкару мөмкин булган. Бу кулъязмада Казан татарлары теленнән 600 дән артык сүз урнаштырылган.
ЕКАТЕРИНА II ДӘВЕРЕНДӘ ТӨЗЕЛГӘН РУСЧА-ТАТАРЧА СҮЗЛЕКЛӘР
XVIII йөзнең башларында Петр I нең эшчәнлеге белән башланып киткән көнчыгышны өйрәнү хәрәкәте шул йөзнең 50 нче елларына таба бөтенләй диярлек сүрәнләнә диелгән иде. Ә ииде XVIII йөзнең икенче яртыларында, бигрәк тә Екатерина II хакимлек иткән елларда, бу хәрәкәт кайтадан җанлана башлый.
Шул йөзнең 70 елларында Петер-бургта, үз эченә күп телләрне алган зур күләмдәге чагыштырма сүзлек төзү теләге белән Россиянең барлык провинция канцелярияләренә 286 сүздән торган стандарт словник җи-бәрелә, һәм шул сүзләрнең төрле телләрдәге тәрҗемәләрен язып җибәрү таләп ителә. Шуңа җавап йөзеннән төрле өлкәләрдә яшәүче татарларның да телләрен чагылдырган аерым глоссарийлар төзелеп, Петербургка җибәрелә башлый. Әнә шул кульязмаларның күпчелек өлеше хәзергәчә сакланып кала алган.
Шулардай кайберләре:
1. Вятка татарларының телен үз эченә алган русча-татарча сүзлек. Бу үзе 286 сүздән тора, стандарт форматта. Татарча сүзләр гарәп һәм рус хәрефләре белән язылган. Почеркы бик ачык һәм җиңел укыла. Кулъязманың ахырында «секретарь Федор Попов» дигән имза тора. Сүзләрнең русча һәм татарча өлеше бер үк каләм белән язылган. Хәрефләрне языштагы басым, сызыкларның юнәлеше, каләмнең йөреше— аның бер үк кеше тарафыннан башкарылган булуын күрсәтә. Димәк, сүзлекне төзүче — Вятка провинция канцеляриясенең секретаре Федор Попов татарча бик иркен укый-яза белгән икән.
106
Сүзлекнең татарча лексиконында диалекталь үзенчәлек бар һәм шулай ук анда борынгылык күзгә бәрелеп тора. Шулардан кайбер мисаллар: зверь — киек, хорошо — изге. добро — яхшы, град — калга, осязание — тотып бакмак, обоняние — искәмәк, лето — яй, год — ел, земля — нер, ветер — йел, һәм нҗ- тимагый-политик сүзләрдән: родины — тугдыру, власть — ирикле, воин — батыр, война — яу, лад — ки-лешү. мир — ярашу кебек сүзләр. Сүзлекнең лексикасы фонетик яктан урта диалектның Нократ сөйләшенә туры килә.
2. Себер татарлары сүзлеге. Бар-лыгы 286 сүз алынган, стандарт кәгазь форматында. Автор шул слов- никка нигезләнеп, Себер татарларының барлык диалектларын эченә алган чагыштырма сүзлек төзү бурычын куя. Ул моның өчен Себер татарлары телен Тобольск, Туринск. Омск дип биштән артык сөйләшкә бүлеп күрсәтә. Шул рәвешчә, автор словниктагы һәрбер рус сүзен үзе алган сөйләшләрнең һәрберсенә тәрҗемә итеп чыга. Сүзлек лексик яктан еш кына очрый торган төрле ялгышлыклар белән бик нык чуарланган. Бер үк сүзнең мәгънәсен төрлечә анлау аркасында, аның тәрҗемәсе дә төрлечә бирелгән. Мәсәлән: град (город), — шәһәр, тура, калга, ташкары, бурчак ягмур (?) (Монда «градны» боз дип биргән). Лень — иринчек, ялкау, якыйм, күзү кара; год — таулик, ел таулик, ел; вкус — яхшы аш, татлы, тәмле һ. б. Мондый ялгышлыклар кулъязманың, сүзлек буларак, гыйльми кыйммәтен шактый киметәләр, шулай да, бу сүзлек татар лексикография тарихы өчен бер чыганак була ала. Шул ерак үткән заманнарда ук татар телен аерым диалектларга бүлеп тикшерергә омтылып карау үзе генә дә әле уңай бер күренеш.
3. Русча, гарәпчә, фарсыча, ми-шәрчә, кыргызча, хивача, бухарача күп телле чагыштырма сүзлек. Бу кулъязма сүзлек ул чорларда Россиядә көнчыгыш телләре буенча төзелгән чагыштырма сүзлекләрнең иң мөкәммәлләреннән берсе. Ул үзе стандарт кәгазьдә, аның һәр ике битенә җәеп язылган. Иң башта русча словник, соңыннан кәгазь алты графага бүленеп, аларда сүзлеккә
алынган телләрнең исемнәре урнаш-тырылган. Сүзләрнең тәрҗемәсе гарәп хәрефе һәм рус хәрефләре белән язылган. Гарәп хәрефе белән бирелгән сүзләрнең барысын да бер үк кеше язган. Димәк, сүзлекнең авторы бу телләрне үзе яхшы белгән икән. Кулъязманың ахырында автор имзасы тора, анда; «Переводил коллежский ассессор Мендиер Бекчу- рин» — диелгән. Бекчурин Оренбург губерна канцеляриясендә эшләүче тәрҗемәчеләрнең берсе булган, И. Крачковский аны җирле мөсел-маннардан, ди. Бәлки ул үзе мишәр дә булгандыр. Чөнки ул сүзлегендә татар теле дими — мишәр теле дип аерып күрсәтә.
Ул 1780 елларда Бохарадагы рус илчелегендә хезмәт итә. Шулай ук ул 1811 елларда, 70 яшьлек карт көенчә, коллежский советник дәрәҗәсендә Хивадагы рус консуль- ствосында эшли!. Автор сүзлектә объект итеп мишәр телен ала һәм ул аны фонетик һәм лексик яктан шактый дөрес чагылдыра. Сүзлектә «ц»лаштыру бик нык күзгә ташлана. Шулардан: «Ицарга, сецаргә, кү- гарцин, кицкрик, балцык, карцига, сирцик» кебек сүзләр хәтта гарәп хәрефләре бёлән дә фонетик үзенчәлеген саклап бирелә. Монда шулай ук татарлардагы къ-гъ авазы урынына мишәр диалектына хас к-г авазлары куллану факты да чагылдырылган. Лексик яктан алганда да сүзлекнең шактый зур үзенчәлеге бар. Кулъязмада барлыгы 357 сүз, алар тормышның һәрбер тармакларына ка-рый.
Бу чагыштырма сүзлек укучыга татар теленә гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләрне турыдан- туры күреп белергә ярдәм .итә һәм шул яктан ул үзенә махсус багышланган тикшерүгә дә объект була ала.
Бу урында шул төр русча-татарча сүзлекләрнең кайберләреңә генә тук-
I И. Ю. КР 61—62 битләр.
а ч к о в с к и й. «Очерки.,.>,
107
талынды. Ләкин Ленинград архивла-рында аларның шактый күп вари-антлары саклана.
XVIII йөзнең соңгы чирегенә кара-ган һәм татар лексикография тари-хында аеруча мөһим урын алып тор-ган ике зур кулъязма хатирә бар. Берсе аның — Нижегород духовный семинариясендә рус булмаган (татар, чуваш...) халыкларның сүзлеге, икенчесе исә — Сәгыйть Хәлфин тарафыннан төзелгән русча-татарча кулъязма сүзлек. Татар теле тарихын өйрәнгәндә, бигрәк тә анын XVIII йөзләрдә лексикасының торышы һәм алга таба үсә баруын билгеләүдә аларның һәр икесе дә кыйммәтле лингвистик чыганак булып хезмәт итәләр. Шуңа да карамастан, хәзергәчә алар әле гыйльми яктан өйрәнелмәгәннәр. Шул кулъязма сүз-лекләрдән берсе — аны төзетүчесе-нең исеме белән — «Дамаскин сүзле-ге» дип атап йөртелә.
Дамаскин үзе Нижегород епархие- сында епископ булып торган. 1785 елда Екатерина II нең кушуы белән, духовный семинариядә бу сүзлекне I төзеткән. Бу кулъязма сүзлек 22 X 32 см. күләмендә. Сүзлек Екатеринага бүләк рәвешендә җибәреләсе булгач, аны бик пөхтәләп зиннәтләгәннәр, ул кызыл сахтиян күн белән тышланган, һәм алтын хәрефләр белән тышына: «Словарь татарский, чувашский, мордовский» дип язылган. Барлыгы 930 биттән гыйбарәт, һәр битенә уртача 15 ләп сүз туры килә, кулъязмада барлыгы 13 000 нән артык сүз урнаштырылган. Сүзләр бик җиңел укыла, ул чорга хас булган чуалтып язу үрнәге күзәтелми. Автор үзенең хезмәтендә тел ма-териаллары бирү белән генә чикләнми, бәлки шундагы җирле халыклар турында тарихи, этнографик белеш-мәләр дә бирә. Татарларның гомумән килеп чыгуы турында үзенең кайбер карашларын әйтү белән бергә, Арзамас һәм Нижегород крайларында җирләшкән мишәрләрнең тарихы, экономик тормышы, иҗтимагый хәл-ләре турында кызыклы гына белеш-мәләр бирә. Сүзлекнең күп кенә урыннарында аерым сүзләрнең тәр-җемәсен «мишәрчә» һәм «Казан та-тарларыча» дип аерып күрсәтә. Сүз-лекнең төзелүенә ике гасыр чамасы вакыт үткән, ләкин андагы сүзләр үзләренең сафлыкларын югалтмаган. Чөнки төзүчеләр сүзләрне гади халык теле, сөйләү теле белән тәрҗемә итәргә тырышканнар. Аерым сүзләрнең тәрҗемәсе ул замандагы иҗтимагый төзелешнең үзенчәлекләрен турыдан-туры күрсәтәләр. Сүзлекне төзүчеләр мәсәлән, «закон» сүзен «дин» дип бирсәләр, шул ук вакытта «беззаконье»ны «китапсыз» дип тәрҗемә итәләр. Алар карашыңча, закон һәм дин аерылгысыз бер төшенчә, ә инде «беззакония» — алар фикеренчә китап кушканнан читкә тайпылу дигән мәгънәгә кайтып кала.
Сүзлектә «безнаказания — сукма- епча», «жалуюсь — баш урамын» дип тәрҗемә ителгән. Монда, күргәнебезчә, ул заман иҗтимагый тәртипләренең үзенчәлеге чагыла. Гаепле дип табылган кешене ул чакта физик яктан җәзалап, суктыра торган булганнар, ә «безнаказания» — димәк, суктырмый калуны аңлата. Ә инде хаким алдына шикаять белән баручы иң элек җиргә иелеп башын орырга тиеш булган һәм шуңа күрә «жалоба» — «баш ору» (челобитне) дип тәрҗемә ителгән. «Власть» сүзе «ихтыяр» дип бирелгән. Сүзләрнең тәрҗемәсендә ялгышлыклар, төгәлсезлекләр еш кына очрый. Ләкин бу сүзлек үзенең саф татарча лексик байлыгы белән телебезнең тарихын өйрәнүдә кыйммәтле хәзинә.
Россиядә көнчыгыш телләрен, шул исәптән безнең татар телен, фәнни яктан өйрәнү кирәклеге практик та-ләпләр нәтиҗәсендә килеп туа дидек. Шуңа күрә аерым мәктәпләрдә көнчыгыш телләрен махсус фән сый-фатында өйрәнә башлыйлар.
1758 елда Казанда беренче гимназия ачыла. Аның оештыручысы һәм беренче директоры М. И. Веревкин әле шул чакта ук гимназиядә татар теле укыта башлау кирәклеген кузгата. Ләкин аның бу тәкъдиме бары тик 10 ел үткәннән соң гына тормышка ашырыла.
108
Екатерина II руслардан татар телен яхшы белүче тылмачлар хәзерләү теләге белән 1769 елда Казан губернаторына мондагы гимназия каршында татар телен өйрәнү өчен махсус класс оештыру турында указ бирә һәм татар теле укытучысы итеп адмиралтия конторасының тылмачы (тәрҗемәче) Сәгыйть Хәлфинне билгели.
Императрица татар теле укытучысы Хәлфинне һәм аның балаларын һәртөрле салымнардан азат итәргә һәм бу хезмәтне башкаруда аларга киң мөмкинлекләр тудырырга куша.
Бу инде ул чакларда татар телен өйрәнүгә никадәр әһәмиятле бер дәүләт-күләм эш итеп каралган булуына инкарь итмәслек дәлил.
Казан гимназиясендә татар теле укыту эше Хәлфиннәр кулында 60 еллар буе нәселдән нәселгә күчеп килә. Башта Сәгыйть Хәлфин үзе була. Ул анда 15 еллар буе укытканнан соң 1785 елда картлык сәбәпле отставкага чыга һәм аның урынында улы Исхак Хәлфин калып, ул 1800 елгача эшләп килә.
Хәлфиннәр арасында бу өлкәдә иң озак эшләп, күбрәк хезмәт күрсәткәне — Исхакның улы Ибраһим Хәлфин була. Ул үзе 1800 елдан башлап 28 ел буе өзлексез гимназиянең татар теле укытучысы вазыйфасын үти. Аның кайбер тарихи кулъязмаларны эшкәртеп бастыруда беркадәр фәнни хезмәтләре дә бар. Университет профессоры Хр. Д. Френның тәкъдим итүе буенча ул 1811 елда университетта да татар теле укыту-чысы итеп билгеләнә һәм соңыннан хәтта университетның адъюнкты дә-рәҗәсенә ирешә.
Хәлфиннәрнең укыту тәҗрибәләре татар теле грамматикасы кагыйдәләрен яхшы үзләштерүгә, аерым текстларны бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүгә һәм бу телдә сөйләү практикасын киң җәелдерүгә корылган була. Чынлыкта исә, алардаи укып чыгучылар арасында татар телен яхшы үзләштереп, төрле административ идарәләрдә хөкүмәтнең өметләрен аклап, уңышлы эш алып баручы хезмәткәрләрне еш кына очратырга була,—ди профессор Ко-валевский.
Казан университеты фәнни биб-лиотекасының сирәк кулъязмалар бүлегендә 1785 елда төзелгән русча- татарча оригинал кулъязма сүзлек саклана. Библиотека эшчеләре аны Сәгыйть Хәлфин сүзлеге дип йөртәләр. Ләкин бу сүзлекнең үзендә аның Хәлфин тарафыннан төзелгән булуы турында бернинди дә язма белешмә таба алмыйсың. Сүзлекнең Хәлфин тарафыннан төзелгән булуын башка чыганаклар раслый һ
Бу сүзлек үзе 2 томнан тора,. 16X20 см. зурлыгында, катыргысы кызыл сахтиян белән тышланган, ян кабыргасына төрле бизәкләр төше-релгән. Сүзлек битләренең ачыла торган читенә алтын суы йөгертел- гән, кәгазе калын, үзе яхшы сакланган, йөзендә аның ул чорга хас су билгеләре дә бар. Без кулъязманың титул битен ачабыз, анда басма хәрефләр белән бик пөхтә итеп, аның исеме: «Татарский словарь и краткая татарская грамматика обучаю-щегося при казанских гимназиях юношества татарскому языку сочи-ненный при оных же гимназиях, часть 1, в Казани 1785 года» — диелгән һәм шуннан түбәнрәк — гимназиянең ул чактагы директоры — подполковник И. Ф. Людеманның бу сүзлекне князь Потемкинга бүләк итеп бирүе турында язылган.
Кулъязманың сүзлек өлеше үзенә аерым номер белән «1» дәи башланып китә, һәр биттә 3 графа сызылган. Беренчесендә аның — русча словник, икенчесендә — рус транскрипциясендә бирелгән татарча тәрҗемәсе, ә өченчесендә исә шул ук сүзләр гарәп хәрефләре белән язылган. Сүзлекнең словнигы басмача- рак итеп, ачык язылган. Гарәп хәрефләре белән бирелгән өлеше дә шулай ук җиңел укыла. Автор татар сүзләрен язганда да еш кына гарәпчәдәге ас-өс билгеләрен куллана.
1 Ленинград китапханәләрендә бу сүзлекнең ике нөсхә күчермәсе саклана. Алар анда аерым-аерым 3 том итеп бирелгән. Шуларның берсендә Россия Фәннәр академиясе Азия музееның беренче директоры академик Хр. Д. Фрсн тарафыннан сүзлекне Сәгыйть Хәсән улы Хәлфин төзегән» дип язылган билге бар.

Сүзлекнең һәр битендә 11—12 ләп сүз урнаштырылган. I томында А—К хәрефләре алынган һәм 653 биттән тора, II томында исә Л—Я хәрефләре һәм 874 биттән гыйбарәт.
Әгәр һәр битендә аның уртача 11—12 сүз исәпләнсә, кулъязманың үзендә нибары 25 000 ләр чамасы сүз урнаштырылган булуы ачык-лана.
Татар тел культурасы тарихында Сәгыйть Хәлфии сүзлеге үзенә аерым бер урынны алып тора. Беренчедән, ул башлангыч русча-татарча кулъязма сүзлекләрнең күләм ягыннан иң зурысы һәм XVIII йөз дәвамында һәм аннан элегрәк төзелеп килгән төрле зурлыктагы кулъязма сүзлекләрнең лексикасын тулысы белән үзендә чагылдыра. Икенчедән, сүзлекнең авторы Хәлфии заманында рус, татар һәм башка көнчыгыш телләрен яхшы белгән квалификацияле лингвист-педагог булу белән үзенең бу хезмәтендә рус сүзләрен , аерым нечкәлекләре белән татарчага күчерергә тырыша. Сүзләрне тәрҗемә иткәндә рустагы сүз байлыгын татар телендә дә сакларга теләп, күп кенә сүзләрне калькалаштыру юлы белән тәрҗемә итә. Шул юл I белән татар теле өчен яңа сүзләр ясый. Шулардан кайбер мисаллар: күтәргесез — несносный, үтенге- сез — неумолимый, неупросимый, яшергесез — неутаваемый, карулашусыз — неоспарнмый, кузгалгы- сыз — неподвижный, телгә китерге- сез — непроизносимый, узгысыз — непроходимый һ. б. Ләкин, кызганычка каршы, ясалган бу яңа сүзләрне үз вакытында файдаланучы кеше булмый, алар эшләтелмичә, җансыз хәлдә кала. Бу ясалган сүзләрнең күпләрен безгә хәзерге телебездә иркенләп файдаланырга мөмкин булачак һәм алар телгә яңа бер агым булып керәчәкләр.
Тагын шул ягы да бар: автор сүз-ләрнең тәрҗемәсендә татар теленең сафлыгын сакларга тырыша. Китер-гән мисалларында халыкның җанлы сөйләү телендәге сүзләрдән файда-лана. Ул бик сирәк очракларда гына гарәп, фарсы сүзләренә мөрәҗәгать итә. Хәтта ул чакта әле саф татарча йөртелгән кайбер сүзләрнең хәзерге телебездә гарәп, фарсыдан алган сүзләр белән әйтелү фактларын очрата алабыз.
Хәлфиннең бу хезмәте XVIII йөздә төзелгән кулъязма сүзлекләрнең иң соңгысы һәм үзенең бай лексикасы белән телебезнең тарихын, аның үсә, үзгәрә бару процессын өйрәнү өчен алтын хәзинә ул.
Бу мәкаләдә башлангыч русча- татарча кулъязма сүзлекләрнең тарихы буенча кыскача күзәтү үткәрелде. Хәзер алдыбызда шундый сорау туа: татар лексикография практикасы, башлыча, кайсы телдән тәрҗемә сүзлекләр төзүгә нигезләнгән?
Сүзлекләр төзү буенча татар теленең гарәп теле белән күптәнге бәйләнеше бар. Шулай ук бездә фарсыча, татарча, төрекчә-татарча сүзлекләр барлыгы да билгеле. Казан университеты китапханәсендә моннан күп гасырлар элек төзелгән гарәпчә-төркичә (татарча) сүзлекләр саклана. Ләкин татар лексикография тарихының гомуми күренешендә бу сүзлекләр чагыштыргысыз аз, һәм алариың сүзләре күпчелек динн-рухани сүзләр белән сугарылып, халыкның җанлы сөйләү теленнән ерак тора. Без күздән кичереп үткән сүзлек материаллары исә, татар лексикографиясенең иң зур өлеше рус белән татар теле арасында төзелгән тәрҗемә сүзлекләрдән гыйбарәт булганын һәм бу сүзлекләрнең лексикасында тирән халыкчанлык рухы чагылып торганын күрсәтә. Менә шул фактларга таянып, гомумән сүзлекләр төзү практикасы бездә турыдан-туры рус теле белән бәйләнештә башланып китә дип һәм шул телнең уңай йогын-тысы астында үсә, киңәя барган дип, аермачык әйтә алабыз.
Лексикографиябезнең тарихы, бигрәк тә русча-татарча сүзлекләр төзү хәрәкәте, XIX гасырга чыкканнан соң, тагы да киңәя, үсә башлый.