Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҮСЕШЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАГАН КАЙБЕР ӘДӘБИ ФАКТЛАР


Һәр халыкның да культурасы һәм әдәбияты үсеше башка бик күп ха-лыкларның үзара бәйләнешләре һәм уңай йогынтысы шартларында үсә бара һәм камилләшә. Бу ачык һәм бәхәссез мәсьәлә. XIX йөзнең икенче яртысында, XX йөз башларында татар демократик әдәбияты һәм культурасының классик югарылыкка күтәрелүендә бөек рус әдәбиятының һәм прогрессив җәмәгатьчелек фикеренең йогынтысы гаять зур һәм хәлиткеч урынны алып тора.
Татар халкының демократик поэ-зиясе һәм гомумән гуманистик эч-тәлекле әдәбиятының мәйданга ки-лүендә теге я бу күләмдә тәэсире булган башка халыклар культурасы турында да онытырга ярамый.
Еракка китмәстән, татар, башкорт халыклары арасындагы культура мөнәсәбәтләрен генә алып карыйк. Бөек Октябрь социалистик револю-циясенә кадәр башкорт халкының язма әдәбияты булмаган. Ләкин әдәбияты булган һәм башкорт халкының иң зур күпчелегенә тиз аңлашыла торган татар әдәбияты яшәп килгән. Үз вакыты өчен уртак әдәби теле, шул ике халык вәкилләренең якыннан катнашы белән бик күп әсәрләр тудырылган һәм алар бер үк дәрәҗәдә ике халыкка рух азыгы булып килгәннәр. Мәсәлән, 1899 елда башкорт мәгьри- фәтчеләреннән берсе Өмитбаев А. С. Пушкинның «Бакчасарай фонтаны» дигән гүзәл әсәрен татар теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгара. Башкортстанда туып үскән Закир Һадиның татар әдәби телендә татар, башкорт авыллары тормышыннан, аларның бай этнографияләрен кертеп язган хикәяләре һәм Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми», «Табигать балалары» дигән повестьлары Башкортстанда яшәгән татарларга гына түгел, башкортларга да көчле тәэсир иткән һәм яратып укыла торган әсәрләр булып торалар. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай, татар һәм башкорт шагыйре Мәҗит Гафури шикелле үк, Башкортстан халыкларының азатлык өчен көрәш-ләрендә, карт һәм яшь буын совет язучыларының формалашуларында да зур урын тота. Гаять тирән кичерешле башкорт җырлары һәм музыкасы, аның бай табигате, эшкә батыр егетләре һәм якты йөзле кызлары (Галимҗан Ибраһимовның «Безнең көннәр»ендә Гөлбикә, Мирсәй Әмирнең «Агыйдел»ендә Артыкбикә образлары) күренекле татар язучыларының иҗатларында да тирән мәхәббәт белән күрсәтелгәннәр.
Мәҗит Гафурига беренче иҗат адымнарында ук, ул вакытта күчмә халыкларның берсе булып яшәгән казакъ халкының тормышы, поэтик характеры зур йогынты ясый. Мәҗит Гафури үзе шул турыда 1930 елда язган тәрҗемәи хәлендә:
« Ка з а къл а р н ы ң сүзгә оста л ы кл а - ры, алардагы җыр һәм шигырьләргә булган табигый кабилият, аларның шагыйранә булган күчмә тормышлары, хатын-кызларының ачык йөзләре — һәммәсе бик матур тәэ-
87
сир калдырдылар», дип зур хөрмәт белән искә ала. «Минем тормыш юлым» дигән истәлекләрендә казакъ акыннарыннан кемнәр белән бәйләнештә булуына да күрсәтү ясый: «Бу ел (1902 нче ел турында сүз бара.—М. Г.) мине, казакъ эчендә аңлы һәм казакъның иске әдәбияты белән байтак таныш, думбрага оста булган Муса һәм Жума исемендәге ага-энеле ике казакъ яратып үзләренә мулла итеп ча-кырганнар иде. Боларда тору яхшы тәэсир калдырды... Болар белән даи- мәи әдәби нәрсәләр сөйләп, мин алардан үләң белән думбра чирттереп, көн үткәрә идек. Мин аларга татар җырларын җырлый идем» *, дип хөрмәт беләи искә ала.
Мәҗит Гафуриның нәкъ менә шу-шы елларда шигырьләр яза башлавын күздә тотсак, аның поэтик таланты формалашуда татар, башкорт җырлары рәтеннән, казакъ халкының бай авыз иҗаты йогынтысы да зур урын тотканы ачык аңлашыла.
Казакъ халкының сюжетлы җыр-ларының тәэсире Габдулла Тукайга да шактый көчле була. Ул да бик яшьләй казакъ музыкасы һәм җырлары белән таныша. 1906 елда язган «Шигырьләребез» дигән мәкаләсендә татарларда сюжетлы җырларның бик аз булуы турында сөйләп килә дә, башыннан ахырына кадәр бер фикерне сөйләп чыга торган халык җырларына мисал итеп, рус җырларын һәм казакъ үләңнәрен күрсәтә. Казакъ җырларына сокланып карый, алардагы об- разлылыкка игътибар итә.
Кави Нәҗми үзенең яшүсмер ва-кытларын казакъ һәм кыргызлар арасында үздыра, шул вакытларын искә алып ул:
«Казакъ далаларында 9 яшьлек көтүче булып йөргәндә, казакъның гаҗәеп тирән моңлы үләңнәрен тың- .лап, шулардай тәм таба торган идем...» 1 2 — дип яза.
Шундый ук көнкүреш һәм культура өлкәсендәге бәйләнеш татарлар белән әзербәйҗаннар арасында да күптәннән килә. Әзербәйҗаи халкының бөек шагыйре, зур фикер иясе Низами Ганҗәвинец иҗатэш- чәнлеге белән татар язучылары XIX йөзнең икенче яртысында ук кызыксына башлыйлар.
1 М. Гафурп, «Тормыш юлым», Татго- сиздат 1952 ел, 113—114 битләр.
2 «Безнсц юл», 1927 № 6—7.
Фатих Халиди атаклы «Ләйлә вә Мәҗнүн» әсәренең Низами Ганҗәви иҗат иткән вариантын татар теленә күчереп бастыра. XIX йөзнең ахырларында XX йөзнең башларында татар язучылары Тифлистә Әзербәйҗан төркиләре телендә чыгарылган «Шәркый рус» газетасын укып киләләр, үзләре дә язгалыйлар. Шакир Мө- хәммәдов кулъязмалары арасында аның 1904 елның 25 нче декабрен- да «Шәркый рус» газетасы идарәсенә язган бер хат саклана. Шун-нан күренгәнчә, ул Бакуда чыккан «Каспий» һәм Тифлистә чыккан «Шәркый рус» газеталары белән бәйләнештә була, үзенең язган әй-берләрен җибәреп тора.
1905 иче ел революциясе чорында бу бәйләнеш тагын да көчәя. Ул, бигрәк тә, 1906 елның апреленнән Тифлис шәһәрендә «Мулла Насрет-дин» исемле сатирик журнал чыга башлау белән конкрет төс ала. Тукай аны, беренче номерыннан башлап ук, укып бара һәм озакламый шуның үрнәгендә үзе дә 1906 елның июнендә Уральск шәһәрендә, татар культурасы тари-хында беренче буларак, «Уклар» исеме белән сатирик журнал чыгара башлый. «Яшен», «Ялт-йолт» журналлары шул «Мулла Насретдин» башлаган традицияне дәвам иттерәләр. Бу журналлар үзара бәйләнешне тор-ган саен арттыра баралар. Әзербәйҗан халкының талантлы сатирик язучыларыннан булган Мамед Ку- лыйзадә, Галиәкбәр Сабир иҗаты белән безнең язучыларыбыз шушы журналлар аркылы танышалар. Тукай «Мулла Насретдин» журналыннан алып Галиәкбәр Сабпрның «Шикаять»ен «Мулланың зары» исеме белән тәрҗемә итеп, «Яшен» журналының 2 нче санында бастыра.
Үз чиратында «Мулла Насретдин» журналы үзенең укучыларын Казан һәм башка шәһәрләрдәге татарлар арасында булган хәлләр бе
88
лән дә таныштырып бара. Ул, береть че чиратта, Казан, Оренбург, Ас- трахан һәм Томск шәһәрләрендәге реакцион руханиларның, консерватор татар байларының үсеп барган прогресс культура хәрәкәтенә комачаулык итүләрен фаш итеп тора.
Ул вакытларда «Мулла Насретдин» журналы татарлар арасында яратып укылган шикелле «Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналлары да читкә киң тарала. Сатирик журналлар гына түгел, башка демократик татар газеталары да «Мулла Насретдин» журналы кузгаткан актуаль мәсьәләләрне яклап чыгалар.
Татар прогрессив культурасына һәм әдәбиятына уңай тәэсир иткән тарихи чыганакларны искә алганда. Урта Азия классик әдәбиятын да читтә калдырып булмый. Без әлегә кадәр булган тикшеренүләребездә бу мәсьәләне берьяклырак хәл итеп килдек, күбрәк суфыйчы шагыйрьләр тәэсиренә бирелүнең борынгы татар поэзиясенә ясаган тискәре йогынтысын күрсәтү белән генә чикләнә идек.
Әгәр дә Һибәтулла Салихов, үзенең «Тәндә җаным» касыйдасын көнчыгыш суфыйчы шагыйрьләр үр-нәгендә язып, төшенкелек мотивларын җырлаган булса, шул ук чорда яшәгән Кандалый талантлы язылган, мәхәббәт кичерешләрен биргән шигырьләрен иҗат итә, шуның белән татар поэзиясендә реализмга зур булышлык ясый. Ул бу уңышында беренче буларак татар халык җырларына, халык авыз иҗатына таяна, шуның белән бергә көнчыгыш классик әдәбиятында булган мәхәббәт поэмаларыннан да өйрәнә. Шулар үрнәгендә татар халкының үз тормышыннан алып мәхәббәт поэмалары иҗат итә.
Мәгърифәтче Каюм Насыйри көн-чыгыш халыкларының гуманистик идеяле художество әсәрләре белән беренче буларак татар халкын киң күләмдә таныштыра һәм шуның белән татар әдәбиятын баету юлында эшли.
1884 иче елда Каюм Насыйри- ның «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият» («Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше») дигән китабы басылып чыга. Үз китабын ул Мисыр галиме XIV йөзләрдә яшәгән Мөхәммәт Әхмәт улы Әлхатипның «Мостатраф» исемле әсәреннән һәм Хаварзәм тел галимнәреннән XII йөз башларында язган Мөхәммәт Касыйм улы Зәмәхшәрнең «Раузыл әхъяр» атлы әсәреннән сайлап алып, иҗат иткәнен әйтә.
Каюм Насыйри, бер яктан, про-грессив рус культурасын пропаган-далауны алдына бурыч итеп куйса, икенчедән, көнчыгыш гуманистик әдәбиятның үрнәкләрен үз халкына җитештерә. «Фәвакиһел җөләса»- сының III иче битендә игенчелек турында сөйләгәндә, Н о в а и н ы н. «Мәхбүбел кылу б» («Мәхәббәтле күңел») дигән әсәреннән 17 юл күчереп урнаштыра.
«Кавагыйде китабәт» («Матур язу кагыйдәләре») дигән икенче ки-табында (1892) Каюм Насыйри Но- ваиның шул китабыннан зур гына бер өлешен бирә.
Насыйриның «Кырык вәзир», «Ка- буснамә» һәм «Җәүһирелхикәя» ки-тапларын көнчыгыш халыклары әдәбиятыннан алып татар теленә эшләп бастырып таратуы үз чоры өчен гаять әһәмиятле культура чарасы булып тора.
XIX йөзнең ахырындагы һәм XX йөзнең башларындагы татар язу- чыларының күпчелеге берничә тел белүләре үз вакыты өчен зур культура уңышы булып торган. Каюм Насыйри, Фатих Халиди, Заһир Бигиев, Габдулла Тукай, Г. Камал һәм башкалар гарәп, төрек һәм рус телен яхшы үзләштерүләре өстенә, фарси теле белән дә таныш булалар. Алар шуның аркасында рус классик язучыларыииаи Ломоносов, Пушкин, Толстой әсәрләрен оригиналларында укый алганнары кебек, төрек әдәбияты классигы Намыйк Кәмал, үзбәк әдәбияты классигы Новаи, гарәп әдәбияты классигы Әбелгалә Мәгарри, талантлы иран шагыйрьләреннән Хафиз, Сәгъди һәм башкаларның әсәрләрен дә шул язучыларның үз телләрендә тәрҗемәсез укый алганнар. Бу факт, үз чиратында, ул язучыларга үзләренең культура дәрәҗәләрен күтәрүгә дә һәм кыска вакыт эчендә үз апа
89
телләрендә оригиналь художество әсәрләре иҗат итүгә үсүләренә дә ярдәм иткән. 1905 ел революциясе Туканга дәрт, рух һәм көрәш идеясе бирә. Шул идеяне тормышка ашыруда, әдәби формаларга салып бирүдә аңа, һичшиксез, күп телләр белүе һәм башка халыкларның әдәбияты белән таныш булуы зур ярдәм итә. Ул политик-лирик шигырьләрен иҗат итүгә үрнәкне рус классик әдәбиятыннан (Пушкин, Лермонтов, Кольцовтан) алса, тирән социаль эчтәлекле иҗтимагый-пуб- листик мәкаләләрен язганда рус революцион матбугатына таяна.
Сатирик әсәрләрен тудырганда Тукай татар халкының үз җырларына ияреп, алар үрнәгендә язу белән беррәттәи, борынгы әдәби формаларга да таянып эш итә.
Тукай үзенең иң талантлы язылган сатирик пародияләреннән берсен — «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» поэмасын борынгы татар әдәбияты памятиикларыннан шагыйрь Галинең «Кисек баш» исемле, иске татар мәктәпләрендә күп укылып йөргән дастанына пародия итеп яза. Ул аның шигырь үлчәвеннән генә түгел, бәлки бөтен композициясеннән файдалана, тик аңа яңа эчтәлек сала. Иске «Кисек баш»тагы мифик образларга каршы үз чорының реаль тормышыннан алып иҗат иткән художество образлары тудырып бирә.
Тукай борынгы татар әдәбияты үрнәкләреннән генә түгел, бәлки башка халыклар язма әдәбиятыннан да файдалана. Менә Тукайның 1906 елда басылган «Дөнья бу» дигән шигыре. Ул бу шигырен көнчыгыш шагыйрьләреннән берсе* булган Кол Шәрифнең (Кашани) «Дөнья» ту-рындагы мөнаҗәтенә пародия итеп ала.
Тукайның «Мөхәммәдия»дән дигән сатирасы XV иче йөздә яшәгән төрек шагыйре Мөхәммәт Чәләби- нең татарлар арасында күп укылып йөргән атаклы «Мөхәммәдия» китабы үрнәгендә язылган. Тукайның «Ысуле кадимче» дигән сатирик әсәре дә шул «Мөхәммәдия» китабындагы бер шигырьнең төзелеш формасын хәтерләтә.
❖ ❖ ❖
Татар мәгърифәтчелек әдәбияты үсешендә башка телләрдән тәрҗемә ителгән әсәрләр зур һәм әһәмиятле урын алып торган. Каюм На- сыйри тарафыннан татарча вариантлары эшләнгән «Кырык вәзир» һәм «Әбүгалисина» хикәяләренең берничә ел эчендә сигез тапкыр басылып таралу фактлары моны ачык күрсәтә.
Габделгалләм Фәезханов 1887 елда «Тутый намә» китабын татарча бастырып чыгара. Сүз башыннан күренгәнчә, ул китап аңа кадәр дә татар халкы арасында йөргән була. Ләкин үз халкының әдәби телен һәм әдәбиятын үстерүне бурыч итеп куйган Фәезханов аның киң күпчелек өчен аңлаешлы булуын да күздә тота. Шул ук елларда Габделгалләм Фәезханов турыдап-туры гарәп теленнән дә тәрҗемә итү эшенә керешә. Ул моннан 2200 еллар чамасы элек мәшһүр һинд философы һәм язучысы Бәйдәбә тарафыннан һинд телендә иҗат ителгән, аннан фарси теленә, соңыннан гарәп теленә күчерелгән атаклы «Кәлилә вә Димнә» китабының беренче кисәген татарчага тәрҗемә итеп 1899 нчы елда Казанда бастырып чыгара. Эчтәлеге белән мәсәлләр һәм новеллалардан торган, фәлсәфи һәм тапкыр сүзләргә бай булган, гуманистик идеяләрне алга сөргән бу китапның шул елларда татар телечә тәрҗемә ителүе, шул чор татар мәгърифәтче язучыларының әдәби зәвыклары шактый алга киткәнен күрсәтә. Алар инде үз халыкларына бөтен дөнья әдәбиятының классик әсәрләреннән үрнәкләр бирә баш-лыйлар.
Көнчыгыш әдәбиятыннан татар теленә тәрҗемә итү буенча иң күп эшчәнлек күрсәтүче Фатих Халиди була. Ул календарьларында күп санда һәм системалы рәвештә әкиятләр урнаштырып бару белән бер- рәттән, көнчыгыш әдәбиятының атаклы әсәрләрен дә зур кызыксыну белән тәрҗемә итеп, шул вакытның укучыларына җиткерә. Халиди тәр-җемә өчен сайлап алган әсәрләр арасында «Әлфе ләйлә вә ләйлә»
90
һәм «Ләйлә вә Мәҗнүн» кебек бөтен дөнья күләмендә танылган әсәрләр булуы Халидннең үз халкына күрсәткән зур хезмәте турында сөйли. Барлыгы 1674 бит зурлыгында булган шул әсәрнең беренче томы 1897 нче елда, калган биш томы 1898—1899 нчы елларда басылып чыгалар.
Көнчыгыш халыкларының тормы-шы, кайбер гореф-гадәтләре белән татар халкын таныштыра башлау XVIII йөз урталарында ук күренә. 1751 нче елда язылган «Исмәгыйль сәяхәте»ннән без Исмәгыйль исемле Оренбург кешесенең Хива, Бохара, Әфганстан, һиндстан һәм Гарәбстан җирләрендә йөреп, Истанбул аркылы үз иленә кайтканын күрәбез. Та-тарлардан беренче сәяхәтнамә язучы бу кеше — һиндстанга барган 4—5 кешедән гыйбарәт бер сәүдә группасының язучысы була. Шул кеше юлда күргән һәм очратканнарын язып бара.
Исмәгыйль үзенең сәяхәтнамәсендә андагы халыкларның гореф-гадәтләре, дини җолалары турында да әйтеп уза:
«Ул җәмәгатьләрнең үләре камышта улыр. Анлар үлекләрне суга быраголар. Үзләре сыгырга табы-нырлар. Ямин итәчәк улдыкларында сыгыр койрыгын тотарлар. Янә үлекләрне, хәллерәкләрене утка ягарлар, һәрбер кеше берәр кисәк сыгыр тизәге алып барырлар. Үлекнең үзәренә өярләр вә май сибеп яндырырлар».
«Бонда бер ел калдык. Ефәк, ма-мыкның әгъла вә чук җиредер... Шикәр, дөге үзләрендә җитәр, шикәр камышы һәм шикәр гаять тә чуктыр, һәм очсыздыр. Биш ай яг- мур явар, ул сәбәптән фәрванчылык булыр, янә бер төрле һирар дигән борчак улыр, борчагын йиярлар, агачы исә бер елда беләк калынлыгы улыр, утын итеп ягарлар» (13 бит).
Исмәгыйль һиндстан халыклары арасында 1702—04 елларда була. Андагы -халыкларның көнкүрешләре, тормышлары белән таныша. Алар кулы белән җитештерелгән нәрсәләргә соклану белдерә һәм басып алучылар турында язганда, нәфрәтләнеп, аларның халыкка ачлык- ялангачлыктан башка бернәрсә дә бирмәүләрен күрсәтеп уза. Исмәгыйль катнашкан бу сәяхәтчеләргә илчелек вазыйфасын да йөкләгән булалар.
Гарәбстан халыклары турындагы кайбер мәгълүматлар Гали Чокрый- ның «Хаҗнамә»сендә һәм Шиһап Мәрҗаниның 1880 иче елда Гарәб- станда булган вакытларында язып барган «Хатирә дәфтәре»и дә би-релгән.
Дөрес, соңгы бу ике язучы үзлә-ренең язганнарыида ул җирләрдәге дини йолаларга бәйләнешле памят- ииклар турында күбрәк язалар. Ләкин шулай да айдагы халыкның көнкүрешенә һәм гореф-гадәтләренә караган урыннар юк түгел.
Үзенең истәлегендә Мәрҗани Га- рәбстандагы хатын-кызлар тормышы турында да әйтеп уза:
«Гарәп хатыннары күзләреие, бо- рыннарыны ачык калдырып өч поч-маклы кара нәрсәне йөзләренә каплап йөриләр. Ул нәрсәгә дүрт алтын, яки алтынланган көмеш тезелгән уладыр... Муеннарында өч яки дүрт кат мәрҗан яки сәдәф кеби нәрсә тезеп алганнар. Башларына бөркәнгәннәре бер бөркәнчек кебег- рәк кара төстә улып, аякларына кадәр капланган. Әмма Хадимәләрнең йөзләре вә күкрәкләре ачык вә аяклары ялангач уладыр. Бәгъзы- лары кичәләрдә һәм шигырь әйтәләр.
Янбәгьтә хатыннар, хәтта кечке-нәләре дә урамга чыкмыйлар, кешегә күренмәйләр, тавышларын ишет- термәйләр икән» (15 бит).
Мәрҗани үзенә ошаган җирләрнең тормышы, күренешләре турында шактай картиналы итеп сөйләп бирә:
«Мәдинәи Мииәүвәрә тигез урында. Таулары һәм ташлы түгел. Туфрак кызылрак, ләкин каты дәгел. һавасы хуш һәм мөлаем. Арпа һәм ясмык кеби нәрсәләрне чәчеп үстерәләр. Мәдинәдә бик фәрванлык. Хөрмәләре бик әгъла. Нан бик арзан, ит очсыз, катык ләззәтле, сөт күп... Сәнам Кафиләсенең атлары яхшы, дәваләре эре».
Күрәсез, 1880 иче елларда Мәр- җаии татарча шактый әдәби һәм
91
аңлаешлы итеп яза башлый. Элек әсәрләренең күпчелеген гарәпчә генә язып килгән һәм татарча язганиа- рында да бик күп гарәп, фарсы сүзләре катнаштырудан котыла алмаган Мәрҗаии Гарәбстанда күргәннәрен саф татар телендә язуы моны ачык күрсәтә. Бу бәлкем замана агышына буйсынуның бер факты булгандыр, Мәрҗаииның Каюм Насыйрилар яклаган һәм үстерергә омтылган татар әдәби телен танырга мәҗбүр булуын күрсәтә торгандыр дип уйлыйбыз.
1903 нче елда Риза Фәхретдинов- ның «Мәшһүр хатыннар» исеме белән зур күләмле китабы басылып чыга. Ул анда язу һөнәренә оста булган көнчыгыш хатын-кызларын аерып күрсәтә. Бигрәк тә шигырь язучыларны мактый һәм алариың шигырьләреннән үрнәкләр китереп яза. Бу китап үз чиратында 1905 ел революциясе тәэсирендә уяна башлаган татар хатын-кызлары өчен дә кайбер яклары белән уңай йогынты ясый. Укымышлы татар хатыннары шул китапны укыгач, иик безнең арадан да шагыйрәләр юк, дигән сорау куялар, һәм кулларына ка-ләм алып шигырь язып чыгалар.
«Шура» журналы үз битләрендә борынгы көнчыгыш галимнәре һәм шагыйрьләре турында системалы рә-вештә мәгълүматлар биреп бара. 1908 иче елда «Әбелгала Мәгарри» исемле аерым китап та басыла.
1910—16 иче елларда гарәп һәм иран классик шагыйрьләренең аерым әсәрләре һәм шигырьләреннән аерым үрнәкләрне тәрҗемә итү буенча күп кенә файдалы адымнар ясала.
1914 нче елда, «Шура» журналы-ның 19 нчы санында, Сәгыйть Рәми- ев «Гөлстан тәрҗемәсе хакында» дигән зур тәнкыйть мәкаләсе белән чыга. Шунда ул шул көнгә кадәр фарсычадан тәрҗемә итүдә булган җитешсезлекләрие күрсәтә, тәрҗемә эшләрен яхшырту юллары турында сөйли. Көнчыгыш классик поэзиясенең күренекле әсәрләренең үз вакыты өчен алдынгы татар укучыларына бик билгеле булганын күз алды
на китерер өчен «Шура» журна-лында басылган , түбәндәге юлларны уку да җитә:
«... Укырга-язарга белүчеләр ара-сында Шәех Сәгъди берлә Гөлстан исемене белмәгән кеше аз булса ки-рәк... Гөлстан ошбу Шәех Сәгъди хәзрәтләренең тәэлифе, дөньядагы гыйльми, әдәби телләрнең һәммәсенә диярлек тәрҗемә ителгәне мәгълүм... Бу әдәби әсәрдән безнең телебез генә мәхрүм булып, ошбу . җәһәттән телемездә бик зур бер буш урын бар иде. «Гөлстад» тәрҗемәсе исә ошбу булышлыкны тутырыр өчен дөньяга чыккан яңа әсәр булып, тәрҗемә кылучысы да фарсы теленә лазем дәрәҗәдә ашиа га- лимнәремездән Петерпавел шәһәрендә Мөхәммәт Сәет әфәнде Әхмә Җәлилдер» !, — диелә.
Иранның бөек шагыйрьләреннән Сәгъди, Хафиз, Җәлалетдии Руми, Гомәр Хәйям һәм башкаларның кыс- кача биографияләре, иҗатлары һәм шигырьләреннән үрнәкләр белән «Аң» журналы да укучыларын таныштырып бара. «Аң» журналы Хафиз иҗаты турында: «... Аның казанган шөһрәте... гомуми мәузугта- гы хисси «газәл»ләре беләндер. Аның шигырьләре «Диваны Хафиз» нам мәшһүр мәҗмугада җыелган. Хафиз чын халык шагыйре, аның шигырьләре хәзердә дә иранлылар арасында гади халык җырлары шикелле җырланып йөриләр», дип яза. «Аң» да Гали Рәхим тәрҗемәсендә китерелгән Хафиз шигырьләреннән берничә өзекне без дә күчереп узабыз:
Гүзәлемне бикарь гөлгә охшатмакчы булалар:
Чәнечкеле гөлгәме соң аның төсле булырга!
Лалә дисәң... аңаргамы булырга тиң лаләгә,
Чәчәген ул атар-атмас хәзер башлый корырга.
Татар язучылары яратып укыган иран шагыйрьләреннән тагы ’ берсе Сәгъди. Сәгъдинең күпчелек әсәрләре «Гөлстан» һәм «Бөстан» исем-нәрендәге ике китапка тупланган. «Бөстан» җыентыгына шагыйрьнең тулысы белән шигырь белән языл-
1 «Шура». 1917 ел, № 21, 491 бит.
92
ган әсәрләре кергән. «Гөлстан»ның күпчелек өлеше вак хикәяләрдән һәм мәсәлләрдән тора. Анда шигъри әсәрләр дә бар, ләкин алар күп түгел. Сәгъди каләменә үткен тел һәм сатира хас. «Аң» журналында Сәгъди шигырьләреннән дә берничә мисал китерелә.
Гомәр Хәйям шагыйрьлеге белән генә түгел, бәлки үз чорының га-лимнәреннән күренеклесе булып та таныла. Аның алгебра һәм астроно-миядән язган хезмәтләре Европа галимнәре каршында да зур игътибарга ия булып тора. Аның шигырьләре тирән эчтәлекле булулары һәм халыкчан рухта язылулары белән танылалар. Ул шигырьләренең иң күп өлешендә дөнья тормышын яратырга, аннан ямь табарга чакыра.
Татар вакытлы матбугатында, бигрәк тә, «Шура» журналында дөньядагы бик күп халыкларның тормышлары әдәбият һәм культура тарихлары белән таныштыруга зур урын бирелә. Журналда кытай һәм һинд халыклары, аларның борынгы культуралары хакында язылган ма-териаллар аеруча игътибарга лаек-лылар L
Журналда һинд һәм кытай ха-лыкларының борынгы хәлләре һәм культуралары турында сөйләү белән беррәттән, алар тормышындагы соңгы хәлләр һәм әдәбиятлары үсеше белән дә кызыксынып бару ачык күренә. Бу яктан журналда басылган «Рабиндранат Тагор — һинд шагыйре» дигән мәкалә бигрәк тә характерлы. Бу мәкаләдә «Шура» журналы күренекле һинд язучысының тулы биографиясен бирә, әсәрләренең исемен санап чыга, аның үз халкы арасында гаять популяр булуын әйтә. Талантлы һинд халкына аның әдәби теленә кимсетеп караучы, ул вакытларда һинд- станда хакимлек итүче англичан чиновникларының кешелексез мөнәсәбәтләре турында ачы иронияле сүзләрне рус газеталарыннан файдаланып бастыра: «Бу ел Нобилнең әдәбият мәкяфәте (83 мең сум) Һинд шагыйрьләреннән Тагорга бирелгәнлекне газеталарда язылды... Бу хәбәр ангелтерәне гаҗәпкә калдырды. Күп газеталар бу хәбәрне язмадылар. Эт тәрбияләү
3 «һиндлеләр, чинлеләрнед галимнәре һәм кәшфияте талияләре» дигән мәкалә. «Шура», 1908 ел, № 11.
4 «Шура», 1913 сл, 23 сан, 708 бит.
турында кызу баш мәкалә язган «Таймс» билә Нобел мәкяфәте вә Тагор хакында берничә юл язарга урын тап-мады... Инглизләр һинд шивәләрен «тел»гә билә санамыйлар. Тагор яза торган бай, эшләнгән вә нәфис бин- галь телен «коллар» теле дип ким-сетәләр. Тагорны һиндтәге инглиз мәэмурләре яхшы беләләр, ләкин олуг шагыйрь сыйфаты илә түгел, бәлки һиндтә ангелтерәгә каршы хәрәкәттә мөһим урын тотучы сыйфаты илә. Хәлбуки ул 35 елдан бирле шигырь сөйли һәм үз милләтеннән бик олуг ихтирам күрә. Ул шагыйрь, ул музыкант. Аның һәр шигыре халык җыры булып киткән.» 3 4
Менә бу кыска һәм шул ук вакытта ачык язылган җөмләләрдән һинд халкын газаплаучы, аларны кешегә дә санарга теләмәүче колонизаторларга ачы нәфрәт, халыкның талантлы улы Рабиндранат Тагорга тирән хөрмәт һәм мәхәббәт аңкып тора. Журнал һичшиксез колонизаторларга каршы «хәрәкәттә мөһим урын тотучы...» патриот һәм көрәшче шагыйрьгә теләктәшлек итә.
йомгак ясап шуны әйтергә кирәк. XIX йөзнең икенче яртысында кү-тәрелә башлаган, XX йөз башында, бигрәк тә, беренче рус революциясе дулкыннары белән җәелеп киткән татар әдәбияты, культурасының классик югарылыкка үсеп җитүендә, беренче чиратта, татар халкының үз авыз иҗатын өйрәнү хәлиткеч урынны алып тора. Революция елларында күтәрелгән азатлык идеяләрен татар әдәбиятында гәүдәләндереп бирү өчен классик рус әдәбиятыннан, прогрессив җәмәгатьчелек фикерләрен чагылдырган публицистик һәм тәнкыйть әсәрләреннән үрнәк алу, иҗади файдалану зур ярдәм итә. Шунда ук борынгы татар әдәбиятының үз традицияләренә игътибар белән карау һәм көнчыгыш гуманистик әдәбиятын тәрҗемә итү, алар үрнәгендә: ияреп

яки пародия итеп яңа әсәрләр ту-дыру— менә шулар татар әдәбия-тының үсеш юлларында торган ма-яклар булганнар. Боларның берсен генә искә алмау да тарихи чынлыкны читләтеп үтү булыр иде.
• Әдәби традицияләрнең тамыры бик ерактан һәм бик күп тармаклар аркылы килгән кебек, алар йогынтысының дәвамы да күп елларга сузыла. Без моны татар совет әдәбиятының формалашу һәм үсү тарихына күз салу белән дә күрәбез. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң күп санда революцион эчтәлекле җырлар иҗат иткән Галиәсгар Камал әсәрләренең исемнәрен искә алу да моны ачык күрсәтә. Ул контр-революцион көчләрдән көлеп язган сатираларын «Яна тәкый гаҗәп», ««Ак»ка шөкер китабы», «Бакырган китабы», «Кызыл алма китабы», «Өр-яңа Кисекбаш китабы» һәм башка исемнәрдә бастырып чыгара. Монда эш ул шигырьләрнең исемнәрендә генә тормый, бәлки иске әдәби формаларны Г. Камалның оста файдалануында, шулар ярдәмендә революцион идеяләрне уңышлы пропагандалавында иде.
Ярлы—эшнең башында, Буржуй аның карХиында Күтәрә алмый башын да, Җиңелде шул, тидыя.
Галиәсгар Камал гына түгел, ре-волюциядән соң күтәрелеп чыккан яшь язучыларның да бер өлеше борынгы әдәбиятны укып, өйрәнеп әдәбият мәйданына килеп керәләр. Бабичның «Г азазил», Такташның «Җир уллары» трагедиясен язып чыгуы — барысы да шул революция чорындагы яңа идеяләрне иске әдәби традицияләр ярдәмендә бирергә тырышуның бер күренеше булды.
Муса Җәлил үзенең беренче иҗат чорында нинди шагыйрьләрне һәм кемнәрне өйрәнүе турында:
«...Бу елларда мин борынгы иран шагыйрьләреннән Гомәр Хәйям, Сәгъди, Хафизлар һәм татар ша-гыйрьләреннән Дәрдемәидне күп укый идем. Минем шигырьләрем дә алар тәэсирендә романтик рухта язылдылар...» дип искәртеп уза.
Хәзерге татар совет әдәбияты күпмилләтле совет дәүләтенә туган-нарча берләшкән бик күп халыкларның телләренә тәрҗемә ителеп, үзенә тиешле урынны ала бара. Үз чиратында татар әдәбиятының Рос-сиядә яшәгән башка кардәш халыклар әдәбиятына тәэсире барлыгын да инкарь итеп булмый. Мәсәлән, таҗик әдәбиятына тәэсир иткән әдәбиятлар турында сөйләгәндә, таҗик академиясенең член-корреспон- денты Брагинский Тукайны, үзбәк әдәбиятына татар язучыларының күрсәткән хезмәтләре турында сөй-ләгәндә, Гафур Голәм Габдерахман Сәгъдине искә алалар. Кыргыз әдә-биятына татар мәгърифәтчеләреннән Каюм Насыйри һәм Габдулла Ту-кайның йогынтысы турында Мәдинә Богданова, казакъ совет язучыларына татар демократик әдәбиятының үрнәк булып торуы турында Мохтар Ауэзов, Мөсрепов һәм башкалар бик хаклы әйтеп һәм язып киләләр.
Культурабыз һәм әдәбиятыбыз формалашуына ярдәм иткән үзара бәйләнеш һәм мөнәсәбәтләрне җен-текләп өйрәнеп, фәнни яктырту — безнең барыбыз өчен дә зур бурыч булып тора. Бу — үз чиратында, халыкларыбыз арасында бик бо-рынгыдан килгән, совет чорында чын җирлеген тапкан халыклар дуслыгын тагы да ныгытырга ярдәм итәчәк.

94