Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ХӘСӘН ТУФАН

СИҢА
Тагын бер яз Саубуллашып китте, Ядкарь итеп чәчәкләр биреп. Син дә киттең, Төсеңне тик миңа
Гомерлек бер истәлек итеп.
Ут эчендә йөргән чакларында Җуйгандыр ул мине, — дисеңме? Юк,
Җаным белән ышыклап алып чыктым һәлакәтләр аша мин сине.
Унбиш тапкыр гизеп үттем инде Җир шарының орбитасын мин, Тик бер кайда очратмадым сине, Табалмадым, табылмадың син.
Очрашып бер тагын вокзалларда, Саубуллашып үтәсе иде, йөрәгемдә синең иреннәрнең Җылысын алып китәсе иде.
Әйт булмаса, Озак истәлеккә
Бер җылы сүз әйт сии булмаса: Бу — чиге юк озын мәңгелектә Бер генә кат яшибезласа.
ӘНВӘР ДАВЫДОВ
МӘҺАБӘТЛЕК ТУРЫНДА
Күрәсеңме, күктә ак болыт, Тора шундый чиста, пакь булып, Нурлар аның аша үткәннәр, Мәһабәт һәм көләч иткәннәр. Урыныннан да ул кузгалмый: «Бөеклегемне һич бозмам!» дип.
...Миңа карыйсың да: «Син, — дисең, — Әнә шундый була белмисең, Шулай һәрчак иң түр урында, Коенып һаман бер дан нурында, һәрвакыт саф, мәгърур булмыйсың, Үз кадереңне үзең белмисең! Омтыласың син, гел каядыр, Күбесенчә охшыйсың яңгыр Болытына син, юллар гизәсең, Көчләреңне юкка сибәсең!»
... Тукта, дустым, бүлеп сүзеңне, Күктән алып якты күзеңне, Ташла әле караш җиргә бер: Яңгыр көтеп, дымлы җилләргә Сусап торган кипкән үләннәр Буш күктәге саф ак болытка Сокланмый бит бер дә, нигәдер... Күр син: алар ерак офыкта Калкып чыккан кара болытка Куанышып, ничек узара Җилләп, шыбырдашып торалар. Килеп тамган тәүге тамчыдан Күзләренә шатлык яше чыга.
Юк, булмам мин горур ак болыт, Нигә миңа җансыз бер пакьлек! Яңгыр болыты кебек ил гизеп, йөрим көчләремне мул сибеп.
һәм мин җирдә шиксез табармын Мине иң нык сусап көткәнне, Шунда туктап озак явармын, Соңгы тамчым тамып беткәнче...

56
ГАМИЛ АФЗАЛ
★ МЫШТЫБЫЙ
Баллада
Әдәп өчен әйтми үтәмен Күршеләрнең кыяр түтәлен. Кармак сабы юнып колгадай Бер урамда үсте биш малай.
Штаб булды утын сарае, Начштаба — күрше малае. Штаб куша әзер торырга, һәр малайга батыр булырга.
Батырлыкка дуслар җилкенә, Робинзоннар монда чүп кенә. Күңел буламыни, ичмасам — Чапай кебек батыр булмасаң.
Камыр батыр булды Гайфулла, Тимер батыр булды Сәйфулла, Әхмәтвәли — батыр Д’Артаньян, Начштаба — Немо капитан.
Ә бишенче малай исемсез, Куркак җирән малай сөйкемсез, Батыр исем сорап ул елый, Ләкин аңа исем — Мыштыбый.
Су коена отряд эсседә, Талгын аккан елга өстендә, Яр буенда утыра, шыңшымый — Каравылда тора Мыштыбый.
Поход белән отряд киткәндә, Кишер, шалкан үскән түтәлгә, Усал күзләр анда юкмыни, Каравылда тора Мыштыбый.
Сулар акты, җилләр истеләр. Яшь малайлар инде үстеләр. Июль таңы аткан бер көнне Туплар атып дөнья селкенде.
Дары төтене исте җил булып, Гөл-чәчәкләр көйде көл булып.
57
Явыз фашист үткән җирләрдә Адәм каны калды күл булып.
Кем бүлешмәс Ватан язмышын Тимер өзәр егет булып та! Иптәшләре белән бергәләп Мыштыбый да китте сугышка.
Дон елгасы аша кичкәндә Бомба тиеп баткан понтоннар, Камыр батыр егылып төшкәндә, Кочаклаган аны дулкыннар...
Талгын аккан Идел ярында, Янып беткән авыл янында Кызыл йолдыз тора хәзер дә, — Тимер батыр йоклый кабердә.
Исән калып сигез ярадан, Агач аяк белән Д’Артаньян Кайтып килде август кичендә, Сыңар медаль тагып түшендә.
Биш ел йөреп, авыр сугыштан Җиңеп кайтты Немо капитан. Бер күл аккан аннан тир генә, Ордены бар, ләкин бер генә.
Кая барсак, безне ялкытып Елап йөри иде Мыштыбый;
Күкрәк тулы орден балкытып Герой булып кайтты Мыштыбый.
ИКЕ ҖЫР
ГӨЛЗИРӘК
Ботакларын түбән иеп, Яфраклары суга тиеп, Яр буенда моңая бер тирәк; Бер күргәндә иркәм, диеп, Бер күргәндә китәм, диеп Шаярту нигә кирәк,
Гөлзирәк!
Синнән матур кызлар да юк түгел, Бигрәк татлы сызлана бу күңел.
Бакчабызда кызыл миләш, Шуңа уңды безнең киңәш, Үз бәхетеннән оялды бу йөрәк; Ал да бизәк, гөл дә бизәк, Бәхет белән илне бизәп, Яшәү өчен син кирәк,
Гөлзирәк!
Синнән матур кызлар да юк түгел, Сине генә сайлады бу күңел.

ГӨЛНАРЫМ
Сандугачтай сайрап уйнадың да, Кына гөлләремә кунмадың; Гөлнарым,
Үкенечкә — ярьш булмадың.
Яулыгыңны болгап җырладың да, Йөрәкләрне телде моңнарың, Гөлнарым,
Борылмалы киткән юлларың.
Яз шатлыгы көлгән көннәрендә
Бөреләнсен алсу гөлләрең;
Гөлнарым,
Ямьле булсын инде туйларың.
Сине сагынып уйлар уйладым да Чишмә буйларыннан урадым, Гөлнарым,
Күз алдымда зифа буйларың.