Ш. КАМАЛ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ IV ТОМЫ
Ш. Камал әсәрләренең IV томы язучының иҗатын дөресрәк, тулырак бәяләүдә, идеологик-эстетик тәрбия бирүдә әһәмиятле роль уйнаячак. Анда язучы иҗатының органик тукымасы булган, теге яки бу әһәмиятле пдея-художество проблемасын яктырткан, әмма киң катлам укучыга яхшы мәгълүм булмаган күп кенә әсәрләр тупланган. Том үзенең эчтәлеге белән бик чуар һәм кызыклы. Ул язучы иҗатының Октябрь революциясенә кадәрге өлешен дә, революциядән соң язылган хезмәтләрен дә эченә алган; анда хикәяләр дә, очерклар да, фельетоннар да, мәкаләләр һәм рецензияләр дә± пьеса һәм роман да бар. Алар идея" тематик яктан да бик төрлеләр. Алар аша язучының иҗат гомерендә мәгърифәтчелек яки гуманистлык, демократизм яки интернационализм идеяләре белән дулкынланган булуын да, дуслык яки мәхәббәт һәм семья мәсьәләләре белән кызыксынуын да, революция һәм социалистик төзелешкә җаны-тәне белән ярдәм итәргә омтылуын да, яңа кешенең формалашуына нык игътибар итүен дә, төрле художество формалары һәм алымнары белән эш иткәнлеген дә бик ачык күрергә мөмкин.
«Булган һәм булмаган эшләр» дигән хикәясендә язучы патша само-державиесе вакытында, илдә коточкыч наданлык хөкем сөргән бер заманда мәктәпләрне яхшы укытучылар белән тәэмин итү эшенә игътибар булмавын, укытучыларга карата мөгамәләнең начарлыгын, Вәлинең шуларга карата хыялындагы уйларын" сурәтләү аша бирә. Халыкка бернинди файда китерми яшәгән Вәли үз авылларындагы мөгаллим урынына солдатлыкка китүнең мактаулы булуы турында хыяллана. Үзен халык рәхмәтен ишетүче, халык тарафыннан макталучы кеше кыяфәтендә күз алдына китереп, яшерен горурлык һәм ләззәтләнү дә кичерә. Ләкин Вәли бу уйларын эш белән исбат итәрлек кеше түгел. Ул буш куык. Язучы Вәлинең хыялларын тормышта булмаган һәм булачак та түгел, ди. Хикәянең фина-лында автор мәгариф эшенә игътибар бирелмәвен, хикәядә сурәтләнгән мөгаллимнең товарный вагонда атлар белән бергә солдатка озаты- луын әйтә һәм шул эшләргә үзенең тирән әрнүен белдерә.
«Минем танышым» дигән хикәя-сендә язучы үзен бик яхшы, бик изге итеп тотарга тырышучы берәүнең милләтче, эчкече һәм ции* булуыннан сатирик көлә.
«Нидер җитми», «Хикәядән баб» исемле хикәяләрнең дә ид^. эчтәлеге әһәмиятле, художество ягыннан бирелеше мавыктыргыч. Боларның беренчесендә Зөбәйдә образы аша ирнең тормыштагы вазифасын аңлап җитмәгән, данлы булуын өмет иткән, әмма ире турында мактау, дан йөргән очракта да күңеле белән нәрсәдәндер канәгать булмаган, нәрсәнедер һаман эзләгән эшлексез мещанка образы бирелә. «Хикәядән бер баб»та үзенең асравына кул салып, аны йөкле килеш куып чыгарган ахуннар хөкем ителә һәм сатира утында көйдерелә.
Хикәяләрнең бу томга кертелүләре, һичшиксез, мактаулы күренеш. Ләкин язучының Октябрь револю-
111
диясенә кадәрге иҗатыннан алынган әсәрләрнең нинди жанрга карагай-лыклары томда ачыкланмаган.
Октябрь революциясенә кадәр жанр мәсьәләсенең теоретик яктан эшләнмәгәнлегеннәнме яки башка сәбәпләр аркасындамы, фельетоннар гына түгел, ә хикәяләр дә, мәкаләләр дә еш кына фельетон дигән исем белән басылган булганнар. Ш. Камалда да бу бик ачык күренә. Ул «Шәкерт», «Ата», «Холера вакытында», «Депутат» кебек хикәяләрен дә; «Хатын-кыз мәктүпләре», «Әф- гале милләтә бер әмган» кебек мәкаләләрен дә фельетон дип бастырган («Вакыт» газетасының 1910 нчы ел, 643, 646, 661, 682, 653 нче номерларын, «Нур» газетасының 1905 ел, беренче номерын карагыз).
Язучының Октябрь революциясенә кадәрге әсәрләрен томга керткәндә, төзүче һәм редактор менә шушы фактны исәпкә алмаганнар, ә механик юл тотканнар. Китапның ахырында «Булган вә булмаган кешеләр», «Хикәядән бер баб», «Нидер җитми иде», «Минем таныш» кебек, хикәя икәнлекләре күзгә бәрелеп торган әсәрләргә дә фельетон дигән ярлыкны ябыштырып куйганнар. Дөрес, китапның 243 нче битендә сноска белән «фельетон» яисә «кечкенә фельетон» дип билгеләү беренче чыганаклар буенча, димәк, авторның үзе күрсәткәнчә, эшләнде, дип искәртмә ясала. Ләкин бу искәртмә кимчелекне төзәтми, ә буталчык яки ялгыш караш кына тудыра.
Ш. Камалның совет чорында ху-дожество әсәрләре иҗат итү эше «Авыл матур уйлый» исемле хикәядән, ягъни 1926 нчы елдан башланган дип карау әле дә бетмәгән. Бу томга кертелгән «Хәйри-комсомол» 1924 нче елда язылган. Бу хикәядә 7 яшьлек Хәйринең үсә барган саен ничек итеп сугышка карашының да формалаша баруы күрсәтелә. Хәйри башта сугышны сеңлесе Нәфисә белән үзенең бәргәләшүе кебек була торгандыр дип уйлый. Шунысы мөкаддәс, шушындый төрдәге сугышны да теләми ул. Менә бервакыт Хәйринең әтисе Мөхтәрне сугышка алалар. Әтисенең теләмичә китүен, йөзендәге күңелсезлекне күреп, Хәйри сугышка китү кешенең үз иркен-дәге эш түгел икән дигән нәтиҗәгә килә. Сугышка киткән кешеләр мыл-тыклар белән бер-берсен үтерешә икән дигән хәкыйкатьне таный башлый.
Тынычлыкка омтылуның кешеләрдә яшьтән үк табигый ихтыяҗ рәвешендә урнаша баруын, яшьләрнең патриотик тойгы кичереп яшәүләрендә ямь барлыгын күрсәтү ягыннан да бу хикәя әһәмиятле урын тота. Дөрес, бу идеяләрнең һәм образның бирелешендә схематизм элементлары да бар. Бу исә язучының ныклап өйрәнмәгән вакыйга-ларга нигезләнеп, кечкенә хикәядә Хәйринең 12 еллык гомерен хроно-логик тәртиптә күрсәтүгә омтылуыннан килеп чыккан. Хикәядә революцияне чагылдыру, аның иҗади характерын ачарга омтылу ягыннан язучының революциягә кадәрге дөньяга карашыннан алга китүе, үсүе күренә.
Ш. Камалның күмәк хуҗалык оештыру һәм социалистик төзелеш хәрәкәте җәелгән чорда язган әсәр-ләреннән бу томга «Адәм үсә» дигән хикәясе, «Ут» исемле драмасы, «Па-мирдан радио», «Шобага», «Бер ки-тапның уңышлы һәм уңышсыз яклары» дигән рецензияләре, «Өтер» исемле фельетоны кертелгән.
«Адәм үсә»дә Ш. Камал яңа шарт-ларда, коллективның уңай йогынты-сында, җаваплы җитәкчелек эшендә намуслы кешедә ничек итеп үз көченә ышану тәрбияләнүен, кадрлар үсүен сурәтли. Фәрхетдин авыл советы председательлегенә кандидат итеп күрсәтелгәч, үз көченә үзе ышанып бетми, икеләнү кичерә. Әмма ул намуслы, аңлы, совет эшенә җаны-тәне белән бирелгән кеше. Шушы уңай сыйфатлары аңа председательлек эшен әйбәт кенә алып барырга мөмкинлек бирә.
Фәрхетдин халык алдында отчет ясагач, яңадан да шул постына сайлана. Менә шунда инде аның күңелендә үз көченә ышанучылык туа. Хәзер инде ул председательлек постында эшләргә бернинди икеләнүсез һәм шикләнүсез, хәтта шатланып риза була.
112
Әдәбиятта форма турында эзләнүләр көчәйгән бер чорда язылган «Шобага» рецензиясендә III. Камалның форма белән эчтәлеккә һәм иҗат методына карашы чагылган. Ш. Камал бу рецензиянең бер урынында «язу формаларындагы агымнарның дулкыннары елганың үзен, табигатен үзгәртә алмый», ди. Елга сүзендә ул эчтәлекне күздә тота һәм сурәтләү формаларын эчтәлектән, вакыйгаларның характерыннан чыгып билгеләүне, эчтәлеккә өстенлек бирүне алга сөрә. Бу рецензиядә тагын «Матур әдәбиятка бәя куйганда иң башта без аның чынлык, табигыйлык ягын һәм тормыштагы хәлләрнең, вакыйгаларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле, ни дәрәҗәдә күңел төбәрлек сызыкларын ала белү ягын күздә тотабыз» дигән юллары да бар. Бу юллардан язучының натурализмга каршы чыгуы, реализмга таянуы бик ачык аңлашыла. Ш. Камалның карашынча, әсәр укучыны ышандырсын, чынлык һәм тәэсир кө-ченә ия булсын өчен язучы тормыш-тагы теләсә нинди вакыйгаларны яки хәлләрне түгел, ә әһәмиятлелә- рен, характерлыларын, ягъни типикларын сайлый белергә тиеш.
Ш. Камал «Матур туганда» ро-маныннан соң аның икенче кисәген— «Ныклы адымнар»ны язарга керешкән иде. Ләкин ул тәмамлана алмады. Бөек Ватан сугышы елларында ул «Марат» исемле хикәясен, «Без җиңәчәкбез», «Дошман бетерелергә тиеш» дигән мәкаләләрен язды. Аларда немец-фашистларына ачы нәфрәт белдерелә, илбасучыларга каршы аяусыз көрәшергә илһам- ландырыла, совет халкының җиңәчәгенә тирән ышану чагыла, тыл белән фронт бердәмлеге гәүдәләнә.
Соңгы сүз итеп шуны әйтергә кирәк. Таткнигоиздат Ш. Камал әсәрләренең IV томын чыгарып бик яхшы эшләгән. Ләкин бу эш төгәлләнмәгән әле. Язучының бик күп әсәрләре һаман аның томнарына кермичә калганнар. Менә, мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов тарафыннан «Яңа әдәбият» исемле дәреслегенә кертелгән «Картайгач» дигән хикәя томнарда юк. «Вакыт» газетасының 1912 нче ел 15 июнь номерында басылган «Саташкан» исемле хикәясе; 28 август номерында басылган «Ай яктысында» хикәясе; 1913 нче елның 29 январь номерында басылган «Өйдә көтәләр» хикәясе; менә шул ук газетада төрле елларда басылган «Кояш карап тора иде», «Гөлчәһрә», «Бәйрәмдә еламыйлар» исемле хикәяләре; «Сыбызгы Мөбарәк булсын», «Мигъ- рап» һәм башка бик күп фельетоннар («Вакыт» 1921 нче ел, 29 июнь, 8 июль номерлары) томнарда урын алырга тиешләр иде.
Укучыларга Ш. Камалның 1915— 16 еллар арасында иҗат иткән хи-кәяләренең берсе дә мәгълүм түгел. Кайбер әдәбиятчылар, Ш. Камал бу елларда хикәяләр язмаган, ә «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасын гына язган дип карыйлар. Ә менә «Вакыт» газетасының 1915 нче ел 7 октябрь номерында «Гаид кичәсендә» дигән, 1916 елның 15 сентябрь номерында «Ярар инде алайса, котлы булсын» дигән хикәяләр Ш. Камал имзасы белән басылганнар. Мондый хикәяләрнең исемлеген озайтырга мөмкин...
Ш. Камалның 1917 нче елдан алып, 1925 нче елга кадәр булган иҗат эшчәнлеге бөтенләй өйрәнелмәгән өлкә булып калуында дәвам итә. Томга кертелгән «Хәйри-комсо- мол» дигән бер хикәя генә, әлбәттә, дөрес картинаны күз алдына бастыра алмый. Әдәбият белгечләре дә үзләренең хезмәтләрендә язучының бу чордагы иҗади эшчәилеген читләтеп үтәләр яки аның коммуна төзүдә катнашуын, Чебенле коммунасында член булып торуын констатацияләү белән чикләнәләр. Ә бит язучы 1917—1925 еллар арасында иҗат эшчәнлегеи туктатмаган, хикәяләр, мәкаләләр яки фельетоннар язуын дәвам иткән һәм бик продуктив эшләгән.
Ләкин томга Ш. Камалның 1917— 1925 еллар арасында язылган мәка-ләләренең берсе дә кертелмәгән. Ә бит бу мәкаләләрдә язучының тормышка, әдәбиятның теге яки бу мәсьәләсенә карашы да, социалистик идеология өчен көрәштә катнашы да чагыла. Менә, мәсәлән, «Оренбургта татар матбугаты» ди
гән мәкаләне алып карыйк («Сабан» газетасы, 1925 нче ел, 3 январь).
«Буржуаз матбугатында.., — дип яза ул биредә, — байларның мәчетләр салдыруымы, сәфәр-сәяхәтләре- ме, мәҗлес «вә сәдакаларымы», арба вә атларымы, хәтта атларының «теле кысылу»ымы дисең — һәммәсе языла. Тик аларның эшчеләре һәм эшчеләрне ничек изүләре турында бер хәреф тә язылмый. Шулай ук ярлы крестьяннарның хәлен яхшырту турында да бер сүз дә язылмый иде. Чөнки матбугат «милли» иде, ул юан корсаклы «милләт әфәндене», «тәрәккый иттерә иде».
Бу өзектә язучының һәр милләттә ике милләт, һәр милли культурада ике культура барлыгын аңлап эшләгәнлеге күренә. «Барии өчен хәсрәт тарата» дигән фельетонда ул милләтчеләрне фаш итеп, аларның культурасын кире кага. «Өтер», «Нишләргә» һәм башка әсәрләрендә исә Гоголь, Тукай, Щедрин кебекләрнең әдәби мирасларын өйрәнүне алга сөрә.
Милли мәсьәлә турында сөйләгәндә Ш. Камал М. И. Калининның «Милләтләрнең гадәт вә традиция-ләренә бик нык игътибар итеп эш йөртергә тиеш» дигән фикерен ал-кышлый («Милләтләр һәм крестьяннар арасында эшләү»).
20 нче елларда инде Ш. Камалның марксизм-ленинизм тәгълиматларын эзлекле рәвештә өйрәнүен күрергә мөмкин («Ленин һәм крестьяннар») . Димәк, ул культура мирасын да шул яктылыкта аңларга һәм аңлатырга омтыла.
Укучылар язучының тормышын, иҗади эшчәнлеген тулырак белергә тели, аны дөрес аңларга омтыла. Таткиигоиздат Ш. Камал әсәрләренең аңлатмалар һәм библиографик белешмә белән тәэмин ителгән, билгеле бер принцип белән төзелгән тулы җыелмасын чыгару эшенә керешергә тиеш.