Логотип Казан Утлары
Публицистика

САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР

Таткнигоиздатның матур әдәбият редакциясе XX гасыр башларында иҗат иткән язучы Закир Һадиның «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгарды.
ЗАКИР ҺАДИ

Таткнигоиздат
1957
Китапта укучыларга аз таныш булган бу язучының рәсеме, аның тормышы һәм иҗаты турында М. Гайнул- линның шактый гына күләмле мәкаләсе бирелгән. Китапка Закир Һадиның биш әсәре кертелгән: «Бәхетле кыз» (1904), «Бәхетсез кыз» (1905), «А1әгъсүм» (1906), «Яңа әсхабе кәһәф» (1908), «Җиһанша хәзрәт» (1908).
Закир Һадиның иҗаты, хәзерге совет укучысы өчен, татар халкының революциягә кадәрге караңгы тормышы белән танышу ягыннан гаять әһәмиятле. Язучы авыл кешеләренең көнкүрешен, авыл этнографиясен, төрле тормыш картиналарын яратып сурәтли. Аның һәр хикәясендә авылдагы барлык катлау вәкилләре тасвирлана, ул куштаннарның, муллаларның, мәзиннәрнең әшәкелекләрен фаш итә, күбесенчә, алар- дан көлә. 3. Һади үз әсәрләрендә ярлы халыкның авыр тормыш шартларында яшәвенә тирән борчыла, хатын-кызларның һәр төрле хокуклардан мәхрүм бу-луына каршы чыга. «Бәхетле кыз» хикәясендә шул вакыттагы хатын-кызларга үрнәк булырлык Гайшә образын тудыра. Гайшә үзенә максат куя һәм шул максат белән яши. Ул мәҗбүр ителгән тигезсез никахтан котылырга һәм үзе яратып йөргән Габбаска тормышка чыгарга тели, һәм ул төрле катлаулы вакыйгалардан соң, үз теләгенә ирешә дә. Аннан соң ул ире ярдәмендә үзе дә мөгаллимә — җәмгыятькә файдалы кеше булып җитешә.
«Бәхетсез кыз» хикәясендә татар хатын-кызларының кимсенүле тормышта яшәү-ләренең сәбәпләрен ачарга тырыша; Хәнифә исемле кызның фаҗигале язмышын сурәтләп бирү белән ул яшьләрне намуслы булырга, бозыклыктан сакланырга өнди, капитализм шартларында авылдагы надан-лыкны тәнкыйть итә.
«Яңа әсхабе кәһәф», «Мәгъсүм» хикәяләрендә дә автор шул чорның яшь буынына, үзе уйлаганча, дөрес юнәлеш бирергә тели, аларны бәхетсезлеккә, үлемгә, паразитлыкка илтә торган юлларны, шул юлдан ияртә торган реакцион көчләрне фаш итә. «Яна әсхабе кәһәф» һәм «Мәгъсүм» хикәяләрендә иске мәдрәсәдә шәкертләр тормышы һәм аларның тирән газаплары сурәтләнә. «Җиһанша хәзрәт» хикәясендә капиталистик дөньяда тумыштан кеше булып туган баланың нинди юллар белән паразитка, сорыкортка әверелүе тасвирлана. Бу хикәя — 3. Һадиның иң көчле әсәр-ләреннән берсе. Анда руха-ниларның, муллаларның әшәке йөзе, төрле юллар белән халыкны алдаулары, наданлыклары ышандырырлык итеп художество чаралары белән фаш ителә.
Бу китап киң катлау укучылар массасы өчен дә, әдәбият укытучылары өчен дә, әдәбият тарихын өйрәнүчеләр һәм аның белән кызыксынучылар өчен дә әһәмиятле.
Китапны төзүче—М. X. Гайнуллин, редакторы — Ф. Г. Гайнанова, тышлык художнигы М. В. Виноградова, күләме 188 бит, бәясе 3 сум 95 тиен.
Бөек Ватан сугышы фронтларында хәбәрсез югалган балалар язучысы Абдулла Алишның язмышы соңгы елларда шактый нык ачыкланды. А. Алишның дошман тылында Муса Җәлил белән бергә булуы, фа-шистларга каршы яшерен оешмада бергә көрәшүе билгеле булды.
Татарстан китап нәшрияты Абдулла Алишның сайланма әсәрләрен басып чыгарды. Китап А. Алишның фотосы һәм тәнкыйтьче Гази Кашшафның кереш мәкаләсе белән ачыла. «Язучы һәм көрәшче» исемле бу мәкаләдә А. Алишның тор’- мыш һәм иҗат юлы, дошман тылындагы көрәше яктыртыла, әдәбиятта тоткан роле күрсәтелә. Язучы Абдулла Әхмәтнең А. Алиш турындагы истәлеген дә укучылар кызыксынып укыячаклар.
Абдулла Алиш татар совет әдәбиятында үзенең балалар, нәниләр өчен язган әсәрләре белән танылды. Аның оста каләм бе
120
лән язылган тирән эчтәлекле, баланың аңын тормыш фәлсәфәсе, ац-белем белән баета торган әкиятләре, хикәяләре әле дә балалар-
АБДУЛЛА АЛИШ
САЙЛАНМА
ӘСӘРЛӘР
лар психологиясен тирән белү, җанлы халык телен, халык иҗатын оста файдалану, телдәге музыкальлек, лиризм аның нәниләр өчен язган әсәрләрендә күзгә ачык бәрелеп тора. Китап-та А. Алишның төрле жанрдагы әсәрләре урнаштырылган. «Әкиятләр» бүлегенә язучының егермеләп әкияте сайланган. Монда «Сертотмас үрдәк», «Нечкә бил», «Кем көчле», «Бик яхшы сабак алды ябалак» кебек табигать турындагы әкиятләре дә, «Капкорсак патша», «Староста белән шайтан», «Бозлар — явызлар» кебек кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган һәм хәзерге тормышны яктырткан әкиятләр дә бар.
А. Алиш балалар өчен хикәяләр дә язган. «Чуар тавык», «Эшче абый», «Әби-ләргә кунакка», «Утлы йо-мырка», «Кемгә кирәк, кемгә кирәкми» кебек хикәяләр балаларның аңын баеталар, тормышның нинди дә булса бер ягы белән таныштыралар. Китапта язучының балалар өчен язгаи ике пьесасы: «Сертотмас үрдәк» һәм «Йолдыз» ур-наштырылган.
Бөек Ватан сугышының авыр көннәрендә дә, тоткынлыкта да Абдулла Алиш иҗат итүеннән туктамаган, дошманга каршы нәфрәт тулы шигырьләрен язган. Абдулла Алишның бу шигырьләре аның күпкырлы талантын гына күрсәтеп калмый, бәлки Бөек Ватан сугышы чоры татар совет поэзиясендә дә әһәмиятле урын тота.
А. Алишның «Сайланма әсәрләр» җыентыгы урта һәм олы ңшьтәге мәктәп балаларына адресланган. Төзүчесе—А. Әхмәт, редакторы—X. Камалов, художниклары—П. Григорьев, И. Игламов. Бәясе — 5 сум 75 тиен.
Әхмәт Фәйзи — мул талантлы язучы. Аның поэтик таланты аерым бер жанр белән генә чикләнмәгән: ул күп жанрларда иҗат итә һәм һәр жанрда сәләтенең үзенчәлекле бер ягы ачыла. «Тукай» кебек киң полотнолы, күп планлы тарихи романның яки нәниләр өчен язган матур шигырьләрнең авторы ’ да ул, «Качкын» драмасын яки «Муса» либреттосын язучы да’ ул, лирик, сатирик яки юмористик шигырьләрнең иҗатчысы да ул. Әхмәт Фәйзигә һәр жанр, үзенчәлекләре ягыннан бер-берсеннән ерак торсалар да, якын. Тематик яктан да шулай. Бер-берсеннән ерак булган чорларны да ул тормышчан һәм ышандырырлык итеп гәүдәләндерә. Аның оста каләме белән Пугачев вакыйгалары, татар халкының үткән гасырдагы ирек өчен көрәше эпик киңлектә, җанлы образларда күз алдына баса. Тарихи ераклыктагы материалда да ул әдәбият өчен актуаль проблемаларны, халыкның тарихтагы ролен, көчен яктырта. Шагыйрьгә хәзерге тормыш, аның җанлы кешеләре тагын да якын. Ул үзе-нең шигырь, баллада, поэ-маларында совет кешеләренең батырлыгын, коммунизм өчен көрәштә яңа кеше тууын рухланып җырлый. Менә шуңа да Әхмәт Фәйзинең лирик героена тормыш турында фәлсәфи уйлану гына түгел, трибунлык, гражданлык та хас. Менә шуңа да аның шигырьләре пафослы, энергияле, көр рухлы, укучыга тәэсир итә, йөрәкне җилкетә. Әхмәт Фәйзи үзенең фәлсәфи уйлануларын тап-талган образлар белән су-рәтләми. Ул эзләнә һәм һәр шигыре диярлек поэтик бизәкләрнең яңалыгы, үзен-чәлекле булуы белән укучыны шатландыра.
Әхмәт Фәйзинең рус телендә яңа басылып чыккан шигырьләр, балладалар, поэмалар җыентыгы, язучы, ның төрле жанрдагы, куп колачлы иҗатын тулы итеп күз алдына бастырмаса да, аның поэзия өлкәсендәге эшчәнлеген шактый тулы чагылдыра. Беренче бүлеккә шагыйрьнең төрле елларда язган шигырьләре, җырлары урнаштырылган. Икенче бүлектә — поэмалар һәм балладалар («Кара таш ник дәшми», «Флейталар», «Көзге әкият» һ. б.).
Ә. Фәйзинең «Тукай Уральскида» исемле шигырь белән язылган драмасын Р. Моран тәрҗемә иткән.
АХМЕД ФАЙЗИ
СТИХИ, БАЛЛАДЫ ПОЭМЫ
Таткннгоиздат
1957
Шагыйрь әсәрләрен тәрҗемә итүдә В. Потапова, А. Ойслендер, С. Обрадович, Л. Руст, Б. Дубровин, М. Светлов, А. Миних, А. Гатов, В. Бугаевский һ. б. катнашкан.
Китапта Әхмәт Фәйзи ту-рында биографик белешмә бирелгән. Редакторы — Г. Салганик. Бәясе 3 сум 25 тиен.
Таткннгоиздат
1957
ның яратып укый торган әсәрләреннән санала. Бала-
121
Татарстан китап нәшрия-тының матур әдәбият ре-дакциясе Гариф Галеевнең хикәяләрен рус телендә китап итеп бастырып чыгарды. Тәрҗемәләрнең күбесен рус язучысы П. Евгеньев тәрҗемә иткән, шулай ук монда Ы. Чертова, К. Гор-
ГАРИФ ГАЛЕЕВ
РАССКАЗЫ
Таткнигоиздат
1957
бунов Һәм Б. Аитов тәрҗе-мәләре дә бар. Редакторы Г. Паушкнн, художнигы 3. Хөсәенов. Китапта язучының рәсеме һәм аның турында биографик белешмә бирелгән. Китапның күләме зур түгел, 98 бит, Бәясе 2 сум 15 тиен.
1925 нче елда ук яза башлаган Г. Галеев, татар укучыларына, совет авылы турындагы очерклары, хи-кәяләре һәм бер пәрдәле пьесалары белән таныш. Биредә исә аның 12 хикәясе рус укучыларына тәкъдим ителә. Бу хикәяләр 1939—1950 еллар арасында язылганнар. Алар, барысы да диярлек, авыл, колхоз темасына багышланганнар. Монда совет власте елларында үскән, үзгәргән авылны, барыннан да бигрәк аңнары үзгәргән, үскән авыл кешеләрен күрәсең. «Котылу» хикәясендә Нурулла колхозга кергәндә яшереп калган сабанын биш ел саклаганнан соң үзе үк кача-поса китереп тапшыра.
«Анализ» хикәясендә үзенең яшәү яки яшәмәү мәсьәләсен хәл итәргә тиешле авыр операция көтеп ятучы Дәүләтша образы бирелә. Ул Ватан су-гышы инвалиды, бакчачы. Аны операциядән дә бигрәк эше борчый. Тиздән яз җитә, быел ул чәчәкләр дә үстерергә, колхозның үзенең оранжереясен булдырырга план корган иде бит... Колхозга ул зур гына доход бирәчәк. Әмма моның өчен әле туфракка анализ ясап, аның сыйфатын белергә кирәк. Ә менә бу авыру — бөтен эшкә киртә булып тора.
Дәүләтша больница кой-касында килеш тә анализ турында кайгырта, авылдан туфрак китертә һәм балаларча беркатлылык белән' медсестрадан шул туфракка химик анализ ясавын сорый. Аның үтенечен канә-гатьләндерәләр, туфракка анализ ясала, билгеле, больницада түгел, авыл ху-җалыгы институты лабора-ториясендә. Туфрак чәчәк үстерү өчен яраклы булып чыга.
Хикәядә Дәүләтшага опе-рация булу һәм аның сәла-мәтләнүе бирелми. Әмма тормышка үзенең тамырларын бик тирән җибәргән шушы олы җанлы, ихтыярлы кешенең үлемне җиңеп, колхозына кайтып бакча һәм чәчәкләр үстерәчәгенә укучының аз гына да шиге калмый.
«Аларның мәхәббәте» хи-кәясендә автор бөек Ватан сугышы барган чорда фронтта очрашып бер берсен саф, олы мәхәббәт белән яратышкан егет белән кыз образын бирә. Монда аларның Туган илләре, мә-хәббәтләре, максатлары хакына үз гомерләре белән хисаплашулары тасвирлана.
Калган хикәяләрдә дә автор гади кешеләрнең гади эшләрен, аларның хезмәтләренә, тормышка булган көчле мәхәббәтләрен бирә, кешелек сыйфатларын төрле вакыйга һәм шартларда сынап күрсәтә.
Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уңае белән Шәрәф Мөдәрриснең шигырьләре һәм поэмалары рус телендә аерым китап булып басылып чыкты.
Җыентыкка Шәрәф Мө-дәрриснең төрле елларда язылган унбишләп шигырь һәм поэмасы кергән. Тәр-җемәләрнең сыйфаты уңышлы. Шагыйрь В. Гончаров тәрҗемәдә Ш. Мөдәррискә хас үзенчәлекне саклаган. Күпчелек шигырьләр оригинал кебек яңгырыйлар.
Аеруча, җыентыкка кергән сонетларның тәрҗемәләре уңышлы. Ш. Мөдәррис бу сонетларда кешедәге катлаулы хисләрне чагылдыра, үзенең тормышка, кешегә, Ватанга булган мәхәббәте турында сөйли, үз хезмәтенең халыкка файдалы булуын тели. Автор әйтергә
★ ★ ★
теләгән идея, фикер тәрҗемәдән дә бик җиңел укыла.
Китапка авторның моңа кадәр әле татар телендә ба-сылып чыкмаган «Үлемсезлек» исемле героик симфониясе кергән. Бу әсәр, Ш. Мөдәррис СССР язучылар союзы каршындагы А. М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлаганда, диплом эше буларак язылган. Аның бу хезмәтенә институтта югары бәя куела.
Ш. Мөдәрриснең «Үлем-сезлек» исемле героик сим-фониясе, чыннан да, уңышлы әсәрләреннән берсе. Биредә шагыйрь кешеләр гасырлар буе хыялланып килгән үлемсезлек проблемасы турында сөйли. Көчле романтика белән сугарылган бу әсәрдә автор үлемсез- леккә Ватан намы, халык
намы өчен батырлык аша ирешергә мөмкин дигән фи-керне әйтә. Әсәрнең сюжетына нигез итеп Бакланов ШАРАФ МУДАРРИС ВО ИМЯ ЖИЗНИ Таткнигоиздат 1957
Захар белән Рахманов Булат арасындагы сугышчан дуслык алына. Каты сугышта Булат һәм Захар полк

байрагы белән камалышта калалар. Ватанга, халыкка мәхәббәт символын дошман-нардан коткарырга кирәк. Захар байракны үзебезне- келәргә илтә китә. Ә Булат аның юлын дошманнардан капларга кала. Ләкин Захар максатына ирешә алмый, снаряд ярчыгы тиеп яралана. Яраланган килеш ул Булат юлын дошманнардан каплый, һәм тигезсез сугышта, батырлык күрсәтеп’ һәлак була. Булатка хәзер һич тә үләргә яра-мый. Ул үлсә — байрак та бетәчәк. Ул ничек кенә бул-масын — ут аша байракны совет сугышчылары янына алып чыгарга тиеш. Булат та яралана. Ул ярасы’ турында, үзенең үлеме турында кайгырмый, байракны дошманнарга бирмәс өчен соңгы көченә кадәр көрә-шә...
һәм канлы күкрәгенә байракны кыскан килеш яткан Булат гәүдәсен иптәшләре ак кар астыннан табып алалар.
Разве погибли Захар и Булат? Неправда.
Смотрите,
Два друга стоят Из бронзы и золота На пьедестале,
Два друга Навеки Бессмертными стали. Бессмертие может Гордится такими. Расвет полыхает, Как знамя, над ними!
Әсәр әнә шулай тәмамлана.
Китап ахырында Ш. Мө-дәрриснең тормышы һәм иҗади эшчәнлеге турында кыскача белешмә бирелгән.
Җыентыкның күләме 104 бит, бәясе 3 сум 10 тиен. Китап Тамара Ян редакциясендә чыккан, художник В. В. Карамышев оформле- ниесе.
Татарстан китап нәшрияты рус телендә Әнвәр Давыдовның «Ты все. что есть» дигән шигырьләр жыентыгын бастырып* чыгарды. Шигырьләр татарчадан рус теленә танылган Москва шагыйре М. Луконин редакциясендә тәрҗемә ителгән. Җыентык өч бүлектән тора, аңа алтмыштан артык шигырь һәм өч поэма кертелгән.
Китап Ватанга булган мәхәббәт турындагы шигырь белән (Я. Смеляков тәрҗемәсендә) ачыла, бу шпгырь китапның исемен дә, эчтәлеген дә билгели.
— Чтоб вытеснить тебя из сердца Нет никого и ничего.
И в шумной радости и в
горе Ты любишь сына своего.
Тебе не нужно славословье. Противна всяческая лесть... Кто там назвал тебя невестой
Ты — все, что было, все, что есть!
Мондагы шигырьләр төрле темаларга язылганнар. Шагыйрь кайсы гына теманы алмасын, аны бөтен йөрәктән тоя, кайнар хисләрдә яна, яңа образлар тудыра.
Китапның беренче бүлеге «Минем сөюем» дип аталган. Шагыйрь монда туган илгә, тормышка, кешеләргә булган көчле мәхәббәте турында яза. Икенче бүлеген- АНВЕР ДАВЫДОВ ТЫ ВСЕ, ЧТО ЕСТЬ Таткни гоиздат 1957
дә шагыйрьнең сатирик ши-гырьләре тупланган.
Җыентыкның өченче бүлеге өч поэмадан тора. Биредә «Тыныч мәхәббәт», «Ташу», «Нигә?» поэмалары бар.
«Тыныч мәхәббәт» поэмасы (В. Соколов тәрҗемәсендә) совет студентларының тормышын чагылдыра, яшьләрне тәрбияләү мәсьә-ләләрен үз эченә ала. Бу әсәрдә үз мәхәббәте һәм үз тормышы өчен генә яшәгән эгоист Хәсәнгә капма-каршы, көчле ихтыярлы Әхәт образы бирелә, тыныч мәхәббәт ләззәтенә үзенең яшьлеге белән алданган Мәдинәнең эчке кичерешләре сурәтләнә. В. Соколов поэманы тәрҗемә итүдә зур тырышлык күрсәткән, әсәр рус укучыларына яхшы аңлашылырлык итеп эшләнгән, поэма озын юллы строфалардан торса да, җиңел укыла.
Җыентыктагы «Нигә?» поэмасы рус телендә М. Луконин тәрҗемәсендә яхшы яңгырый.
«Ташу» поэмасы Сталинград шагыйре Ю. Окунев тарафыннан тәрҗемә ителгән.
Китапның беренче битендә Ә. Давыдовның рәсеме урнаштырылган. Китап ахырында Ә. Давыдов турында биографик белешмә бирелгән.
Китапның тышлыгы ху-дожник М. Виноградова тарафыннан матур гына итеп эшләнгән. Бәясе 4 сум 30 тиен.