Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘКЫЙ ИСӘНБӘТ ИЖАТЫ


1914 нче елда берничә лирик шигырь белән әдәбият мәйданына чыккан Нәкый Исәнбәтнең киң колач җәеп иҗади эшкә керешүе давыллы революция елларына туры килә. Иҗатының башлангыч чорында ук Нәкый Исәнбәт зур активлык күрсәтә. Җиң сызганып яңа тормыш төзергә керешкән совет кешеләренең данлы хезмәтен сурәтләп лирик шигырьләр, сәхнә әсәрләре иҗат итә, заманның актуаль темаларына багышлап публицистик мәкаләләр, гражданнар сугышы күренешләрен чагылдырган истәлекләр, очерклар, рецензияләр, фельетоннар яза.
1925 нче елда аның «Чаң» исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Шагыйрь Гадел Кутуй бу җыентыкны «...Нәкый Исәнбәтнең революциягә каратылып язылган шигырьләр «чаңы» дип атый.
Шагыйрьнең бу җыентыкка кергән лирик шигырьләре арасында социа-листик хезмәтне данлауга багышланып язылган «Коммуна тимерлегендә» дигән шигыре (1921) аеруча зур популярлык казанды. Бөек хезмәт пафосы белән тулы әлеге шигырендә ул:
...Җир йөзендә буш табылмый берни дә, Буш бирелми, буш алынмый берни дә. Ал тимерне, сал чүкечне, балтаны! Бәр тимергә чукмарыңны!.. Бәр тагы!.. Безне бәйдән коткаручы — без генә! Безнең өстән башкаручы без генә.
Эш кенә бар җирне-күкне күкрәтә, Эш кенә бар тауны-ташны тетрәтә, Эш кенә дуслык, татулык чишмәсе; Эш кенә тик коммунаның чәчкәсе. Эш кенә көч, эш кенә ир ирлеге. Әй граждан!.. Әйдә эшкә кил бире!..
— дип күмәк эшкә, коммуна тимер-легенә чакыра. Шагыйрьнең бу шигыре заманында дәреслекләргә кертелде, сәхнәдә яңгырады. «Уракчы кыз» шигыре исә киң массага таралып, халык җырына әйләнеп китте.
Нәкый Исәнбәтнең «Яшь юксыл» газетасында гражданнар сугышы чорында реакцион көчләрнең советка каршы көрәшен сурәтләгән «Сәнәк сугышы» исемле әсәре басыла. Бу — аның игътибарга лаек әсәрләреннән берсе. Автор бу әсәрен кинохроника дип атый. Анда сәнәк сугышының характерлы эпизодлары кинолентадагы шикелле тезелеп бара.
Нәкый Исәнбәтнең публицистик әсәрләре арасында дингә каршы көрәш темасына карата язылган мәкаләләр күпчелек тәшкил итә. Аның дингә каршы темага караган әсәрләренең күләм ягыннан иң зурысы (190 бит) һәм эчтәлегенең байлыгы ягыннан иң әһәмиятлесе — «Исламның дөньяга карашлары» дигән китабы. Бу китап турында «Белем» журналында (1926, № 9, 10) шундый юллар бар:
«Бу әсәрне дингә каршы көрәш фронтында чыккан китапларның иң яхшысы, иң көчлесе һәм кулга тотып укырлык китап булу ягыннан беренчесе дип атарга ярый».
Бу китап дингә каршы пропаганда юлында зур көчкә ия булган ки-тапларның берсе иде.
Нәкый Исәнбәтнең татар әдәбияты тарихына һәм әдәбият теориясенә караган әһәмиятле мәкаләләре дә бар. Язучының дистәләрчә еллар буена татар теленең аңлатмалы сүз
Я- ЖП1
80
леген төзү буенча гыйльми эш алып баруын да әйтми үтеп булмый. ПТу- ның өстенә Н. Исәнбәт күренекле рус язучылары, дөнья классиклары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү белән дә әдәбиятыбызны баету юлында хезмәт итеп килә.
•х-
* -х-
Нәкый Исәнбәт, язучы буларак, үзенең төп игътибарын драматургиягә юнәлдерде. Зур осталык белән язылган әсәрләре белән ул халкыбызның мәхәббәтен казанды, үзен зур талантка ия булган драматург итеп танытты.
Нәкый Исәнбәтнең драма жанрына тотынуы бик табигый иде. Чөнки революциянең беренче көннәреннән үк масса арасында тәрбия эшләре алып баруда халыкка нык йогынты ясый торган һәм шуңа күрә аеруча киң кулланыла торган чараларның берсе — спектакльләр кую иде. Ул елларда сәхнә әсәрләренә ихтыяҗ аеруча зур иде. Нәкый Исәнбәтнең драма жанрына басым ясавы әнә шул ихтыяҗга җавап бирергә омтылудан иде.
1919 нчы елда ул үзенең «Сират» исемле трагедиясен яза. Әмма бу аның беренче драматик әсәре түгел. Аның беренче сәхнә әсәре — «Урнаш» 1912 нче елда ук языла. 1914 нче елны «Әмирхан хәзрәт» пьесасын яза.
1922 нче елда Нәкый Исәнбәт «һиҗрәт» исемле комедиясен тәмамлый һәм аны Башкортстанның Мәсгут кантонында һәвәскәрләрне җыеп сәхнәгә үзе куя, Гайнетдин хәзрәт ролен автор үзе уйный. Яшь язучының бу әсәре 1924 нче елда Уфада башкорт театрында куела. Әсәр Казанда да күрсәтелә. Зур талант иясе Мифтах Әпсәләмов катнашы белән тудырылган бу спектакль Казан тамашачылары кар-шында зур уңыш казана. Бу комедия яшь драматургка дан китерә.
1925 нче елда Н. Исәнбәт кешелек дөньясы тудырган культура каза- нышларыннан бөтенләй кул селтәп, шәрә ж,ирдә «өр-яңа» культура төзергә хыялланучы пролеткультчылардан әче итеп көлә торган «Культур Шәнгәрәй», 1927 нче елда нэп чорында җанланып киткән һәм күңелләрендә Совет властена карата каты ачу саклаган базар корольләрен — нэпманнарын фаш итеп «Пи- куляй Шәрәфи» исемле сатирик комедияләрен яза. һәр ике әсәр Казан һәм Уфа театрларында куела. 1929 нчы елда язылган «Портфель» комедиясе Башкорт Дәүләт Академия театры сәхнәсендә уйнала.
Шулай итеп Нәкый Исәнбәтнең сәхнә әсәрләре бер-бер артлы мәйданга килә башлый. «Спартак» трагедиясе (1931), «Биби тормышка чыга» комедиясе (1934), «Миркәй белән Айсылу» драмасы (1936), татар милли буржуазиясен көчле сатира уты белән көйдергән «Болак арты республикасы» (1939), «Хуҗа Насретдин» комедиясе, совет кешеләренең Ватан сугышындагы героик көрәшләрен тасвирлаган «Мәрьям» драмасы (1941), фольклор материалларына нигезләнгән «Җирән чәчәк» комедиясе (1942), «Түләк батыр» либреттосы (1943), «Сәхипҗамал Волжская» пьесасы (1944), «Мулланур Вахитов» драмасы (1945), «Әлфия белән Зөлфия» һәм «Галимнәр» исемле комедияләре (1946), «Гүзәл» пьесасы (1948), «Рәйхан» драмасы (1949), «Зифа» комедиясе (1953), халкыбызның сөекле герой шагыйре Муса Җәлилнең фашизмга каршы героик көрәшен тасвирлаган трагедиясе тамашачылар һәм укучылар арасында киң популярлык казанды. Бу әсәрләрне санап чыгу гына да Н. Исәнбәт иҗатының байлыгын һәм ул сурәтләгән чынбарлык күренешләренең киң колачлы, проблемаларының күп төрле булуын күрсәтә. Бо- лардан башка Нәкый Исәнбәтнең әле халыкка мәгълүм булмаган сәхнә әсәрләре дә бар. Мәсәлән: «Октябрь» исемле әсәре белән «Гайшә һәм Мөхәммәт» исемле драмасы.
Драматург, нигездә, үзенең әсәрләрен заманның көн тәртибенә куелган актуаль мәсьәләләргә багышлап яза. Ул революциянең беренче көннәреннән үк яңа тормыш төзү юлында каршылык күрсәтүче, революцион адымга комачаулык китерүче элементларны камчылый. Моның өчең
6. .С‘ ә.- № 7. 81
ул үткен сатирик алымны куллана, һәм бу жанрда гаҗәеп бер осталык күрсәтә.
Драматургның күп әсәрләре дингә каршы көрәш мәсьәләсенә ба-гышланган. Авуорның бөтен иҗаты буенча сузылып барган бу тема аның «Әмирхан хәзрәт яки указын ерткан» исемле беренче комедиясеннән үк башлана. Бу әсәр революциядән соң кулдан кулга күчерелеп тарала һәм үзешчән драма түгәрәкләре репертуарында ныклы урын ала. Икенче әсәрендә, шигырь белән язылган «Сират» исемле трагедиядә, яшь авторның дингә каршы ялкынлы протесты гаҗәеп бер көч белән яң-
■ гырый. Әсәр исламның догматик кануннары кешене нинди зур фаҗига га китерүен сөйли. Хәзрәт образы, 'типик шартларда, фанатик динчеләр өчен иң характерлы детальләр аша, укучыны ышандырырлык итеп, психологик яктай тирәи итеп сурәтләнә. Бу әсәрдә шәригатьнең бөтен кануннарына чын күңелдән ышанган һәм үз тормышында шул кануннар буенча гына яшәгән хәзрәт зур фаҗига- га очрый. Ул исламның догмаларына тугры булып трагик хаталар ясый. Нәтиҗәдә хәзрәт — хатынын- г нан, сөекле балаларыннан мәхрүм була. Драматург диннең реакцион асылын геройлары кичергән фаҗи- гаиы күрсәтү аша фаш итә.
Шул ук дингә каршы нәфрәт хисе белән сугарылган «Миркәй һәм Ай-сылу» драмасы, образларның төгәл-леге, сюжетының җыйнаклыгы, ва-кыйгаларының драматик киеренке-леге белән, тагын да көчлерәк әсәр.
Вакыйга 1891 иче елда бара. Ком- сызланганнаи-комсызлана барып, растовщиклыкиың бөтен битсезлеген үзенә туплаган байгура; аңа муенын-нан бурычка баткан, йорт-җирен закладка салып кабалага кергән авыл мужиклары; бөтен мөлкәтеннән язган, үз авылында экономик таянычын югалтып, шәһәргә эш эзләргә китүчеләр катламы; халык җилкә-сендә паразит булып, авыл байгура-сының хезмәт ияләренә күрсәткән бөтен җәберләрен аклап, аңа халык таларга фәтва бирүче, бөлгән му-жикларны фани дөнья газапларына түзәргә вәгазьләп, аларга ахирәттә җәннәт рәхәтлекләре вәгъдә итүче динчеләр төркеме... Драматург әнә шундый катлауланып беткән татар авылын гаҗәеп осталык белән җан-ландырып күз алдына бастыра, һәрбер катламның җанлы, тулы канлы типик вәкилләре бар. Әсәр, образларның төгәллеге һәм тирәнлеге, оста итеп корылган сюжеты, вакыйгаларының киеренкелеге белән укучыда чиксез зур тәэсир калдыра. Ислам дине белән агуланып, сөекле кызын шаштыру дәрәҗәсенә илтеп җиткергән, дин әһелләренә фанатикларча ышанган, һәм шуның нәтиҗәсендә чиксез тирән фаҗига кичергән Гофрай картның язмышы укучының рухын тетрәтә, әсәр шул фаҗигане тудыручы авыл байгурасы Зәмир Дәүлиеиә, дин козгыннары — Хисби ишан, Хыялетдин хәзрәт, Мөфлихун суфи, Гыйният хәлфәләргә көчле нәфрәт хисен уята.
Фольклор материалларына нигезләп язылган «Хуҗа Насретдин» ко-медиясендә дә атеистлык идеясе зур урын тота. Гаять зур осталык белән язылган бу комедия 1939 нчы елдан бирле сәхнәдән төшкәне юк. Бу әсәр халкыбызның иң яраткан сәхнә әсәр-ләреннән берсе булып китте.
Нәкый Исәнбәтнең көчле сатира уты революциянең җиңүле адымына комачаулык итәргә омтылучы, тарих тәгәрмәчен кире якка әйләндерергә азапланучы һәртөрле реакцион көч-ләргә, бигрәк тә, буржуаз милләтчеләргә юнәлтелә.
Бу тема драматургның «һиҗрәт» һәм «Болак арты республикасы» исемле комедияләрендә, шулай ук «Мулланур Вахитов» драмасында һәм башка әсәрләрендә дә чагыла. «Болак арты республикасы» баштан аяк шул темага багышланган. Бу үткен сатирик комедиядә драматург контрреволюцион милләтчеләрне аеруча зур көч белән фаш итә. Казанда Совет власте яңа гына урнашып, ныгып килгән бервакытта, һәртөрле юллар белән аны җимерүне максат итеп, татар милли буржуазиясе үзенең контрреволюцион оешмасын — «Хәрби Шураны» төзи. Бу «Хәрби Шура» оешмасы формаль яктан советлар системасында яшәсә дә, асылда татар милли буржуазиясе
82
нең контрреволюцион отряды була. «Болак арты республикасы» 1918 нче ел башында оештырыла. Шушы фактны драматург үзенең комедиясенә нигез итеп ала һәм шул материалда татар милли буржуазиясенең, шулай ук милләтче зиалылар- ның тар карьеристлыктан ерак китә алмауларын характерлы детальләр аша күрсәтеп үтә һәм авантюристлар «республикасының» җимерелеп юкка чыгуын тасвир итә.
Нәкый Исәнбәт халкыбызның атаклы кешеләре турында да күренекле әсәрләр язды. Драматургның ул әсәрләре атаклы кешеләребезнең данлы гомерләрен әдәбиятта мәңгеләштерү юлында зур әһәмияткә ия булып торалар. «Мулланур Вахитов» героик драмасы Татар дәүләт академия театрында барды һәм тамашачы каршында зур уңыш казанды. Бу әсәр Качалов исемендәге Зур драма сәхнәсендә дә куелды. «Мул-ланур Вахитов» драмасы татар дра-матургиясе үсеше тарихында күренекле урын алды.
Драматургның беренче татар ар-тисткасы турындагы «Сәхипҗамал Волжская» исемле әсәре, югары сый-фатлы драматургии әсәрләр тудыру максаты белән үткәрелгән ябык кон-курста, икенче урын алды. Ул «Совет әдәбияты» журналында басылып чыкты. Укучылар аны яратып укыдылар һәм укыйлар.
Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» исемле оптимистик трагедиясе бу циклга керә торган әсәрләре арасында аерым урын алып тора. Автор үзенең бу әсәрендә сугышчы шагыйрьнең гүзәл рухи сыйфатларын, характерының авыр көрәш нәтиҗәсендә корычтай чыныгуын, конкрет тарихи шартларда әсәрнең башыннан ахырынача эзлекле рәвештә ача бара, гади солдат төсендә фронтка киткән шагыйрьнең үлемсезлек бөеклегенә күтәрелүен бай художество чаралары белән күрсәтә. Муса Җәлилнең рухи көче һәм мораль югарылыгы фашизмның төп идеологы Розенберг белән очрашу сәхнәсендә аеруча оста бирелә. Бу күренештә совет кешесенең, гәрчә ул тоткын булса да, нацистларның философы рейхсфюрер Розенбергка караганда чиксез рухи өстенлеге зур художество көче белән тасвирлана.
«Муса Җәлил» трагедиясе «Совет әдәбияты» журналының быелгы бе-ренче һәм икенче саннарында басылды. Ул Татар дәүләт академия театры репертуарына да кертелде һәм Октябрь революциясенең кырык еллыгына багышланып куелачак.
Нәкый Исәнбәт драматургиясенә жанр күзлегеннән караганда шундый бер фикер әйтәсе килә: беренчедән, алар башлыча саф драма театры өчен язылганнар, синтетик түгелләр: икенчедән, драматургның һәрбер әсәре дип әйтерлек билгеле бер жанрга буйсына: я ул саф комедия, я саф драма, яки саф трагедия була. Аның әсәрләре арасында соңгы елларда гражданлык алып киткән, тулысымча бер жанрга да керә алмый торган «пьесалар» юк дәрәҗәсендә- Бер жанрга да керми торган андый пьесаларның сәхнәдә уңыш казанулары да сирәк була. Жанр ягыннан ачык булмагач, аларны сәхнәдә гәүдәләндерүе дә читен, театрыбызда тудырылган һәм тиз арада сәхнәдән төшә торган тонык спектакльләр, га-дәттә, әнә шундый бер жанрга да кермәгән пьесаларга нигезләнгән була. Бу пьеса жанры, бәлки, киләчәктә үзенең үткенлеген табар һәм драма әдәбиятында лаеклы жанр буларак тиешле урынын да алыр. Ләкин бүгенге көнгә әле ул үткенлеген таба алганы юк.
Нәкый Исәнбәт әсәрләренең тама-шачы каршында зур уңыш казану-ларына сәбәп булган факторларның берсе, бәлки, әнә шул жанр сафлыгына кайтып кала торгандыр.
Нәкый Исәнбәт драма жанрларының һәртөрлесеннән күренекле әсәрләр бирде. Ул көлке, үткен комедияләр, тирән дулкынландыра торган драмалар, рухны тетрәтә торган трагедияләр т(удырды. Профессиональ осталыкка ия булу ягыннан без аны татарның иң зур драматургларының берсе дисәк тә ялгышмабыз.
Нәкый Исәнбәтнең һәрбер драматик әсәре дип әйтерлек үткен конфликтка корылган, һәрбер әсәрендә фикерләр, характерлар бәрелеше күрсәтелә. Бай драматургик материал нигезендә актив хәрәкәт итүче

характерларның бәрелеше аша кызыклы спектакль туа. Кыскасы, үткен конфликт, фикерләр, характерлар бәрелеше — драма әдәбиятының җаны. Драма ансыз яши алмый. Моның шулай икәнлеген конфликтсызлык «теориясе» хөкем сөргән заманда туган бик күп драматик әсәрләрнең сәхнәгә менү белән, тамашачыны кызыксындыра алмый, үлеп юкка чыгулары бик ачык күрсәтә.
Ләкин конфликтсызлык «теориясе-нең» тискәре йогынтысы Нәкый Исәнбәткә дә кагылды. Мәсәлән: «Гүзәл» исемле әсәрендә Үзәк Коми-тетның партия оештыручысы белән завод директоры арасындагы конфликт әсәрнең беренче вариантында бик үткен итеп бирелгән иде. Ләкин әсәрне укыганнан соң, завод директорының мондый, реакцион карашлары булырга тиеш түгел, бу җитәкче кешене ялгыш күрсәтү була дип тәнкыйтьләгәч, автор аны төзәтеп китерде. һәм бу ике герой арасындагы үткен бәрелешне чагылдырган күренеш — һәр яктан бер-бере белән килешкән кешеләрнең һичкемне кызыксындырмый торган, ялкынсыз- нисез, җайлап кына бара торган эч- пошыргыч диалогы булып калды. Нәтиҗәдә, әлеге «теориягә» яраштырып, тормышны сылап-сыйпап күрсәтүгә тенденция тоткан кимче-лекләре аркасында, әсәр сәхнәдә озак яши алмады.
Нәкый Исәнбәт иҗатының баш-лангыч чорында язган әсәрләренең күпчелеген сатирик алым белән яза. Бу бик табигый. Чөнки ул үз алдына, заманның таләбеннән чыгып, реакцион көчләрне фаш итү бурычын куя. Ул, Гоголь традицияләрен файдаланып, революция үсешенә комачаулаучы элементларны фаш итә — аларны көчле сатира уты белән көйдерә. Аның сатирик комедияләренә кертелгән геройлар, шул заманның кире якларын гомумиләштереп, зур осталык белән эшләнгән һәм моңача әдәбиятта күренмәгән өр-яңа образлар.
Бу сатирик комедияләр сәнгатьчә оста эшләнүләре белән совет тама-шачылары алдында уңыш казандылар. Куелган спектакльләр мөнәсәбәте белән язылган рецензияләрдә Нәкый Исәнбәтнең бу чорда язылган комедияләренең зур талант белән язылуын, типларының оста итеп эш-ләнүен күрсәтү белән бергә, кимчелеге итеп, ул комедияләрнең бер яклы булуларын, реакцион көчләрне фаш итү белән генә чикләнеп, анда уңай типларның булмавын әйтәләр. Соңга таба автор бу тәнкыйтьне игътибарга ала һәм үзенең комедияләрендә, сатирик алым белән сурәтләнгән образлар белән беррәттән, уңай образлар да кертә башлый. Соңгы елларда язылган «Зифа» комедиясе моңа бик ачык мисал булып тора.
Соңга таба Нәкый Исәнбәт үзенең төп игътибарын совет кешеләренең уңай образларын тудыру мәсьәләсенә юнәлтә. Бу юлда ул зур эшлеклелек күрсәтә. 1941 нче елны ул совет халкының немец-фашист басып алу-чыларына каршы изге көрәшен тас-вирлаган «Мәрьям» драмасын яза (бу әсәр Ватан сугышы темасына язылган сәхнә әсәрләренең беренчесе булып сәхнәгә менде). Автор бу әсәрендә совет кешеләренә хас булган югары сыйфатларны гомумиләштерә. Ватан өчен фидакарьләрчә көрәшүче совет халкының баһадир улларын һәм кызларын гәүдәләндерә. Драманың үзәк фигурасы Мәрьям үзенең эшләнеше, психологик тирәнлеге белән совет кешеләренең уңай образларын тудыру юлындагы җитди уңыш булып тора. Без Мәрьям образында совет кешесенең дошманга ничаклы көчле нәфрәт хисе белән януын, аның күңелендә үз иленә, халкына ничаклы көчле мәхәббәт яшәвен, шул мәхәббәт хакына, һич икеләнмичә, .үлемгә баруын күрәбез. Фашистлар аны аскан вакытта да Мәрьямнең иң соңгы сүзләре Ватанга, туган җиренә, халкына, туганнарына юиәлтелеп әйтелә. Ул туган ил ягына карап:
— «Юк, минем илем бу якта. Хуш, әни! Газиз туган халкым! Күземнең соңгы нуры сиңа булсын! Соңгы сулышым синең белән тынсын», — ди.
Бу әсәр Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, үз вакытында халкыбызны патриотик кө
6*
S3

84
рәшкә күтәрү юлында күренекле роль уйнады.
Нәкый Исәнбәт «Мулланур Вахитов» драмасында, совет кешеләренең уңай образларын тудыру ягыннан, тагын да зуррак уңышларга ирешә. Ул монда зур осталык белән эшләнгән кире типларга каршы бөек идеяләр белән илһамланып, халык бәхете өчен, революция өчен фидакарь көрәшүче революция геройларын куя. Бу героик драманың төп герое Мулланур Вахитов уйлары-фикерлә- ре, хисләре-омтылышлары, кылган эшләре белән иң авыр хәлдә калганда да ихтыярын югалтмыйча, дошманның оешкан зур көченә каршы баһадирларча көрәшүе белән тамашачы күңелендә тирән мәхәббәт уята. Биредә автор, бик уңышлы рәвештә, Вахитовның героик тормышын, го-меренең иң кискен, иң катлаулы бер өлешендә — аның иң соңгы көннәрендә башыннан кичергән вакыйгалар аша күрсәтә.
...Тышкы һәм эчке дошман яшь совет илен буып ташларга омтыла. Контрреволюцион әсирләр террор һәм фетнәләр оештыралар. Интервентлар Украинага һөҗүм итә. Чехлар фетнәсе Себер, Уралдан Волга ярына килеп чыга. Монда тупланган эсерлар, меньшевиклар, буржуаз мплләтчеләр һәм бөтен контрреволюцион көчләр иң әһәмиятле стратегик пункт булган Казанны үз кулларына алырга омтылалар. Революцион Казан куркыныч астында. Шушы давыллы көннәрдә, Москва Үзәк мөселман комиссариатында ту- рыдан-туры Ленин кул астында эшләүче Мулланур Вахитов, партия Үзәк Комитетының кушуы буенча, үзе оештырган татар-башкорт батальонын алып Казанга килә һәм Казанны саклау эшен үз кулына ала. Менә шунда аның героик көрәше башланып китә.
Дошман өеренә юлбарыстай таш-ланып, тигезсез көрәштә һәлак булган баһадир матрос Әҗем һәм чиксез зур тәвәккәллек белән эссе паровоз топкасына кереп бронепоездны хәрәкәткә китерүче эшче Тимербай образлары да, үзләренең нык инди- видуальләштерелгәи һәм типик булу-лары белән, әһәмияткә лаек уңай образлар булып торалар.
Халыкларга киң хокук биргән ре-волюция татар хатыны өчен дә киң азатлык ачты. Татар хатыннарыннан җәмәгать эшлеклеләре күтәрелә башлады. Алдынгы хатын-кыз темасы драматургның «Сәхипҗамал Волжская» исемле әсәреннән башланып эзлекле рәвештә сузылып килә. Сәхипҗамалны язганнан соң ул Мәрьям, Райхаи, Гүзәл, Зифа, Гөлгенә шикелле алдынгы совет хатын- кызлары образларын иҗат итте.
Нәкый Исәнбәтнең һәрбер яңа әсәре әдәбият-сәнгать өлкәсендә зур вакыйга булып әверелә. Аның әсәре нигезендә туган спектакль бөтен тамашачыны аякка бастыра. Ул үзен драматургия законнарын бөтен нечкәлекләренә кадәр җентекләп өйрәнгән булуы, ул законнарны үзенең әсәрләрендә оста итеп куллана белүе, тормыштагы характерлы күренешләрне тамашачыны мавыктыргыч итеп гомумиләштерә белүе, яңадан- яңа типлар, катлаулы характерлар тудыру осталыгы белән татарның иң оста драматургларының берсе итеп танытты. Аның каләме белән язылган һәрбер драма әсәре актерлар дөньясында зур куаныч тудыра — ул язган катлаулы драматургии материал нигезендә сәхнә образлары тудыру юлында актер зур иҗат газаплары кичерә, һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, актерга иҗат бәхете килә. Драматург белән актерлар коллективы кушылып тудырган спектакль совет тамашачысына шатлык китерә, театрга бик сирәк йөри торган тамашачыларны да кузгата. Бер-бер артлы уйналган һәрбер спектакльдә тамашачы тулы була.
Безнең театрда шундый бер сүз йөри: «Нәкый Исәнбәтнең һәрбер яңа әсәренә ачкыч таба белергә кирәк». Әгәр дә шул ачкычны табу бәхетенә ирешсәң, һичшиксез, уңышлы спектакль туа, таба алмасаң, спектакль уңышсыз, гомерсез була. Шуңа күрә спектакльне куярга алынган режиссер, художник һәм

актерлар коллективы яңа әсәргә «ачкыч» табарга тырышалар.
Нәкый Исәнбәт каләме астыннан чыккан әсәрләрне актерлар, режис-серлар зур канәгатьләнү белән каршы алалар. Аны театрның иң зур драматургы итеп таныйлар. Аның бай эчтәлекле, үткен конфликтлы, бик нык индивидуальләштерелгән, кызыклы оригиналь образларны эченә алган әсәрләре актер һәм режиссерларны иҗатка илһамланды- ра.
Гомумән, Нәкый Исәнбәтнең дра-матургиясе, бигрәк тә аның үткен итеп язылган комедияләре, Татар дәүләт академия театрының ижат йөзен билгеләүдә төп рольне уйнады дияргә кирәк. Аның драматургиясе бик күп артистларыбызга үзләренең сәхнә талантларын җәелдерергә бай материал булып хезмәт иттеләр. Бүгенге көндә халкыбыз алдында танылган зур сәхнә осталарыбызның шактый өлеше, күбесенчә, Нәкый Исәнбәт тудырган яңадан-яңа катлаулы характерларны сәхнәдә гәүдәләндерү аша үстеләр.
Татар сәхнәсендә кыска гына вакыт эчендә күтәрелеп, үзенең сокландыргыч уены белән Казан тамашачыларының хәтеренә тирән кереп урнашкан Мифтах Әпсәләмов тудырган үрнәк образлар, нигездә, Исәнбәт әсәрләре җирлегендә барлыкка килде, «һиҗрәт» комедиясен-дәге Гайнетдин хәзрәт аңа талантының комедияле ягын бөтен тирәнлеге белән күрсәтерлек бай материал булып хезмәт итә. Бик күп комедияләрдә уңышлы образлар иҗат иткән Хәлил Әбҗәлиловның дә комедия таланты «Хуҗа Насретдин» комедиясендә ачылды.
Нәкый Исәнбәтнең драматург бу-ларак осталыгы нәрсәдә соң? Берен-чедән, ул тормышта һәркемгә таныш булган, күңелне борчый, яки куандыра торган иң характерлы нәрсәне эләктереп алып, шуны гомумиләштереп, мавыктыргыч рәвешкә кертеп күз алдына китереп бастыра. Аның әсәрләрендә художество ягыннан формалашмаган ялангач идеяләр юк. Авторның әйтергә теләгән төп фикере, идеясе әсәрдә күрсәтелгән вакыйгалардай, характерлар бәре-лешеннән нәтиҗә буларак килеп чыга. Икенчедән, яңадан-яңа психологик үзенчәлекле, бик нык индиви-дуальләштерелгән күп кырлы, җанлы характерлар тудыра белә. Аның һәрбер яңа әсәрендә яңа кешеләр, яңа характерлар. Ул иҗат иткән образлар исемнәрен алмаштырып бер әсәреннән икенче әсәренә күчеп йөрмиләр, һәрбер образ үзенчә сөйли, үзенчә хәрәкәт итә, аның үз карашы, үз максаты, үз характеры бар. Автор аларны үзе теләгән якка җитәкләп йөртми, алар табигый рәвештә үзләренчә хәрәкәт итәләр. Ул аларны авторның коры идеяләрен сөйли торган рупорларга әйләндерми, алар үз телләре белән үз башларында туган фикерләрне сөйли-ләр. һәм ул образлар бер күргәннән соң онытыла торган төссез, тонык образлар булмыйча, тамашачы күңелендә озак саклана торган булалар.