Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ИКЕ ТОМЛЫГЫ


Драматург Мирхәйдәр Фәйзинең быел басылып чыккан ике томлыгы, барыннан да элек, әүвәлге басмаларга караганда тулырак булуы белән аерыла. Анда язучының моңа кадәр укучыларга билгеле булмаган «Тәкъдирнең шаяруы», «Ярты алма» (1 том) һәм «Адашкан күңел» (2 том) пьесалары, егерменче еллар башында бер кат басылып та, хәзер онытыла язган әсәрләре, автор тарафыннан еллар буена җыелып, эшкәртелгән халык җырлары һәм язучының көндәлек дәфтәрләреннән шактый зур өзекләрнең кертелүен хупларга гына кирәк. Әсәрләр хронологик эзлеклелек белән урнаштырылган.
Беренче томда урнаштырылган «Яшьләр алдатмыйлар» пьесасы — язучының җитлеккән беренче әсәр-ләреннән. Аның белән бер үк вакытта диярлек М. Фәйзи «Бизәнү» (яшьлек дусы Габдулла Әмиров белән бергәләп) һәм «Ватылган көзге янында» исемле берәр пәрдәле мәзәк пьесаларын яза («Бизәнү» 1912 елда басылган, ә «Ватылган көзге янында » н ы ң кул ъяз м асы әдипнең архивында саклана). Соңгы ике әсәрдә, дөньяда яшәү мәгънәсен эчүчелектән, хатын өстеннән хатын тотудан, азгынлыктан табучы татар байлары камчылана. Әмма кире образлар тулы канлы булып күз алдына басмыйлар әле. «Ватылган көзге янында» комедиясендә хезмәт иясе вәкилләре чагыла. «Би- зәнү»дә мисал итеп алырлык уңай персонаж юк. Ә менә «Яшьләр алдатмыйлар» пьесасы коллизиянең үрелеше, характерларның чагылышы ягыннан нык камилләшкән әсәр ул. Мондагы геройлар, реаль каршылыкларны — шул чорның искелек тарафдарлары белән яңага омтылучыларының кискен тартышын шактый тулы чагылдыра. Мөгаллим Шакирның фәхеш Гали хәз-рәт өстеннән тантана итүен, дин баш-лыгының халык фикере алдында калтырап калуын тормышчан де-тальләрдә, көлкеле ситуацияләрдә тасвирлавы — яшь драматургның
113

114
беренче казанышы, каләменең де-мократик юнәлештә үткерләнә баруын раслаучы адым.
1913 елның январь азагында язып тәмамланган һәм 1914 елны аерым китап булып басылып чыккан дүрт пәрдәле «Кызганыч» драмасы исә М. Фәйзинең җәдитче либераль байларны рәхимсез тәнкыйтьләвең, сыйныфлар арасындагы кискен каршылыкны чагылдыра алуын күрсәтте.
М. Фәйзи, реалист язучы буларак, шул чордагы семья мәсьәләләрендә килеп чыккан фаҗигале хәлләрнең төп сәбәбе кешеләр арасындагы нормаль мөнәсәбәтләрне җимерүче капитал көчендә булуын раслауга ирешә.
«Кызганыч»та Заһит белән Гәү-һәрнең мәхәббәте, киләчәккә булган идеаллары сыйнфый тигезсезлек киртәләренә бәрелеп чәлпәрәмә килә. Ә шул ук 1913 елда язылган «Тәкъдирнең шаяруы» исемле өч пәрдәлек драмасында М. Фәйзи бу мәсьәләгә икенче тарафтан якын килеп карый. Үзенә тиң тирәлектән өйләнгән яшь сәүдәгәр Гыйсмәт белән аның хатыны Мөршидә арасындагы мөнәсәбәтне күрсәткәннән соң, бер фикер туа: буржуаз семья нык була алмый, чөнки мәхәббәт һәм семья корбаннарының төп чыганагы — кешелекнең саф мөнәсәбәтләрен пычрата, буа торган буржуаз законнар һәм тәртипләр.
«Авыл бәйрәме» исемле музыкаль пьесасын М. Фәйзи 1913 елның көзендә язып тәмамлый. Моннан алдагы әсәрләрендә сәүдәгәр, мулла образлары белән янәшә ара-тирә күренгәләп үткән хезмәт ияләре вәкилләренең образлары урынына язучы «Авыл бәйрәме»ндә авыл яшьләренең бөтен бер галереясын, бирде. Икенчедән, сәхнәдә уенны киңәйтте: авыл, урам күренешләрен күрсәтүгә, җирле колоритны арттыруга борылыш ясады. Өченчедән, татар театры дөньясына җыр, бию һәм музыка алып керде. Шуңа күрә дә, хаклы рәвештә, «Авыл бәйрәме» пьесасы атаклы «Галиябану» драмасын язу юлында мөһим бер этап булып санала ала.
Әсәрдә, яшьләр белән картлар тартышы аша, томаналык белән мәгърифәт идеяләре көрәше сурәтләнә; ул чорның актуаль проблемаларыннан берсе — халыкны агарту, хатын-кызларга тигез хокук даулау куела. Бу идеяләр Иосыф, Бәхтияр, Шәйхи кебек яшьләрнең һәм Шәф- кыйҗамал, Шәгъбан кебек картларның җанлы образлары аркылы гәүдәләндерелә. «Авыл бәйрәме» — Г. Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» белән аваздаш әсәр.
Мирхәйдәр Фәйзинең халык авыз иҗатына мәхәббәте чиксез зур булган. Ул еллар буе җырлар җыйнаган, аларны үзенчә классификацияләгән. Беренче томның 171—243 битләрендәге җырларны ул «Ил җырлары» дигән исем астына туплаган. Халык поэзиясен язучы «әдәбиятыбызның нигезе, күңелебезнең кәгъбәсе» дип атаган, аның үрнәкләрен җыюны «әдәби-иҗтимагый мәсьәләләр белән шөгыльләнүчеләргә булышлык итү» дип таныган. Бу мәсьәләдә М. Фәйзигә Г. Тукайның гаять зур йогынтысы булу бәхәссез. Халык авыз иҗатының бетмәс-төкәнмәс чыганагыннан рухи җим алу аның иҗат колачын киңәйтә, сәләтен үстерә һәм ныгыта, халык көченә ышанычын арттыра, демократик идеяләрне торган саен калкурак гәүдәләндерүгә булыша. «Галияба- ну» драмасын һәм аннан соңгы күп әсәрләрен тудырганда, М. Фәйзи халык күңеленең җәүһәрләрен бик оста куллана. Аның байтак пьесаларында энҗе бөртекләредәй сибелгән, шул ук вакытта һәркайсы конкрет әсәрнең идея эчтәлегенә, сюжет үрелешенә состав өлеше булып береккән дистәләрчә җыр, йөзләрчә әйтем һәм мәкальне күрергә мөмкин. М. Фәйзи — әдәби әсәрләрдә файдаланганда халык җырларының * чын яңгырашын тирән саклый белә торган каләм остасы ул.
«Галиябану» драмасы — авторның иң зур казанышы, Г. Ибраһи- мов сүзләре белән әйткәндә, «драмалар галәмендә яңа мәктәп ача» 1 торган иҗат шедевры. Чын-
1 Мирхәйдәр Фәйзи. «Галиябану». Казан, 1922 ел, Галимҗан Ибраһимов язган сүз башы, 4 бит.

нан да, ул әсәр татар драматургиясен яңа баскычка күтәрде, татар милли операсының яралгыларын тернәкләндереп җибәрде.
Драма тәүге мәртәбә Оренбургта 1917 елда иске стиль белән 19 мартта уйнала. 40 ел буена ул сәхнәдән төшми. Драмадагы тормыш дөреслеге шулчаклы зур, аны хәтта эксплуататорларны гаепләү акты итеп, агитация максатларында файдалану очраклары да күп була. Мәсәлән, «Атака» журналының 1931 елгы 5—6 санында Астрахань татар дәүләт театры спектакле турында өлешчә түбәндәгеләр әйтелә: «Пьесаны уйнарга башлау алдыннан бер пролог иттереп авыл избир- комының утырышы күрсәтелә. Утырышта Исмәгыйль дигән кулакны хокуктан мәхрүм итү мәсьәләсе карала... Шушы утырышта Галиябану да була. Ул хәзер трактористка, активистка... Исмәгыйльне хокуктан мәхрүм итәргә кирәк, дип бик каты сөйли, революциягә кадәр Исмәгыйльнең ярлы батракларны ничек изүен күрсәтер өчен факт иттереп Хәлил вакыйгасын сөйләргә керешә. Шуннан әкрен генә пәрдә ачылып, «Галиябану» пьесасы уйнала башлый. Пәрдә араларында... иске тормыш белән яңа тормыш арасындагы аермалар чагыштырыла».
1917 елның декабре һәм 1918 елның январь аенда ул «Урал суы буенда» исемле әсәрен иҗат итә. Бу пьеса геройларының эшчәнлегендә характерлы бер* як бар: алар инде яңа власть шартларында яшиләр һәм буржуаз дөнья мөнәсәбәтләре урнаштырган киртәләрне ватып узалар. Бай кызы Зифа гадел тормышка омтыла, хәләл көч белән көн күрүче эшчән егет Әхмәт белән уртак тел таба. Бу пьеса хезмәткә дан җырлавы, крестьян хуҗалыкларын кооперативлаштыру * зарурлыгын раслап, шул юлда кайбер яралгыларны күрсәтүе белән игътибарга лаек.
1917 ел башында М. Фәйзи шулай ук «Бикәкә», 1918 елда «Чүмеш баш» һәм «Ярты алма» шикелле бер һәм ике пәрдәле пьесаларын яза. Болардан беренчесенең кулъязмасы сакланмаган. «Чүмеш баш» — иске авылның аулак өенә мандолина алып килү аркасында туган аңлашылмаучылыкка корылган мәзәк күренеш. Ә «Ярты алма» пьесасы борынгы дини хикәяләр җыентыгы «Бакырган»дагы шул ук исемдәге бер хикәя сюжетына корып язылган. Әсәр дини реакцион моральгә капма-каршы фикерне раслый: чын хакыйкать, вөҗдан һәм намус дин сөременә төренмәгән кешелек мөнәсәбәтләрендә генә була ала.
«Ак калфак» пьесасы көтүче Ба-кыйның морза кызы Хәмдиягә булган мәхәббәтенең канлы хәнҗәр белән чикләнүен сурәтли. Бакыйның: «Бөтен тигезсезлекләремне белә торып сөям» дип раславы М. Фәйзи иҗатында вакыт-вакыт үзен нык сиздергән бер карашның — мәхәббәт тормышта иң зур стимул, иң көчле фактор дип исәпләүнең бу елларда да күренеп китүен дәлилли. Әмма бу драмасында автор «Урал суы буенда» һәм «Асылъяр» пьесала- рындагыга караганда үз-үзе белән ныграк бәхәсләшә, мәхәббәтне билгеле бер дәвернең иҗтимагый мөнәсәбәтләре җыелмасы булган кешедән аерып карау белән үзе үк килешеп җитми. Финал — мәхәббәт сыйнфый аермаларны оныттыра дигән карашның иллюзия икәнлеген ачык күрсәтә. Пьесада бик көчле эпизодлар, Хәсән карт һәм Бакый образлары аша җәбер-золым дөньясына каршы юнәлдерелгән протест бар. Тулаем алганда, драма дворяннар властеның кыргыйлыгын, кешелеккә дошманлыгын тасвирлавы белән әһәмиятле, ул социалистик чынбарлыгыбызның гүзәллеген ныграк тоярга булыша.
1923 елда М. Фәйзи Татарстан мәгариф халык комиссариаты та-рафыннан оештырылган конкурска «Адашкан күңел» (1922, июнь — 1923, январь) һәм «Кызыл йолдыз» (1921, ноябрь — 1923, апрель) пьесалары белән катнаша, премия ала.
«Адашкан күңел» пьесасы да бе-ренче карашка драматургның аннан алда булган берничә пьесасына охшый кебек. Биредә дә шәһәр бае кызы — Мавия белән крестьян егете Саматның мәхәббәт газаплары, ниһаять, кавышулары сурәтләнә. Бай-
45
так бәхәсле, ышандыру көче аз булган моментлар бар монда.
«Адашкан күңел» драмасының кыйммәте «капиталның бөтен тарихы — көчләү һәм талау, кан һәм пычрак тарихы» (Ленин) икәнлекне булдыра алганча күрсәтергә омтылуда.
«Кызыл йолдыз»ныМ. Фәйзи 1923 елның апрелендә язып тәмамлый. Шул уңайдан ул көндәлегенә: «ре- волюциониыйрак булган бу әсәремне үзем белгәнчә, яратканча яздым. Табигый хәлне сакларга тырыштым. Чын күңелемнән бер бүләгем бу», — дигән сүзләрне теркәгән. Шул тор-мышның эчендә үзе кайнап иҗат ит-кәнгә күрә дә, бу әсәр отышлы булып җитлеккән. Ул — тематик яктан Г. Ибраһимовның «Яңа кешеләр», М. Гафуриның «Кызыл йолдыз» драмалары белән аһәңдәш пьеса, гражданнар сугышы чынбарлыгына багышланган әсәр. Пьесада күмәк хезмәтнең матур башлангычы — өмәләр дә үзәк урында тора. Азат хезмәт темасы ирекле мәхәббәт проблемасы (Гатау — Гөлйөзем ли-ниясе) белән аерылгысыз береккән.
М. Фәйзи бу пьесасында тормышка инде аек сыйнфый көрәш пози-циясеннән торып каравын исбатлады, үзенең марксистик-ленинчыл теория белән торган саен ныграк кораллана баруын, дөньяга коммунистик карашның иҗат эшендә гаять зур роль уйнавын дәлилләде.
Укучы икенче томдагы «Кәкре каен» (1923) һәм «Коммунага!» (1925) исемле бер пәрдәле агитацион пьесаларны да яңалык итеп укый.
Сайланма әсәрләрнең икенче то-мында шулай ук М. Фәйзинең хи-кәяләре, күп санлы шигырьләре бар. Алар, аның гүзәл драматург булуы белән бергә, тезмә һәм чәчмә әсәрләр тудыру остасы икәнлеген дә күрсәтәләр. Язучының көндәлек дәфтәреннән алып урнаштырылган өзекләр зур художникның тормыш юлын җентекләп өйрәнү мөмкинлеген киңәйтеп кенә калмыйлар, бәлки тәрбияви чара да булып торалар. Ул язмаларда сынаулар белән тулы авыр юл үткән язучының демократ әдиптән материалист художник, совет чорының күренекле каләм остасы булып җитешүенең гыйбрәтле мисаллары бар. М. Фәйзинең туганнарыннан берсе — Сәгыйть ага Фәй- зуллин тарафыннан язылган кереш сүзне, көндәлекләрдән өзекләрне укучылар җылы кабул иттеләр.
К. БИКМОРЗИН