Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮПЛӘРНЕҢ БЕРСЕ

Н. КОЗЛОВА

Яда гына эшләнеп беткәй «Украина» теплоходы беренче рейска чыгып китте. Европа ярлары буйлап сәяхәткә юл алды. Аның бортында совет туристлары—эшче ударниклар иде. Теплоход Гамбург, Лондон, Генуя һәм Истамбул шәһәрләре аша Советлар Союзына кайтырга тиеш.
Теплоходтагы 340 пассажир арасында кем генә юк — анда Советлар Союзының бөтен почмакларыннан җыйналган металлистлар да, шахтерлар да, тукучылар да, тегүчеләр дә бар. Алар—утны-суны кичкән, илдә революция ясаган, гражданнар сугышында җиңеп чыккан һәм социализм төзү эшенә керешкән эшче сыйныфының алдынгы вәкилләре, беренче бишьеллык планны тормышка ашыручы данлы батырлар.
Бик кыен иде ул елларда, шул ук вакытта бу еллар моңа кадәр күрелмәгән героика, фидакарьлек белән дә тулы иде. Илебездә экономик өзеклекне бетереп, киләчәккә гигант сикереш ясау еллары иде ул. Тугай җирнең йөзе үзгәрә бара иде, ялангач Урал далаларында Магнитстрой төзелеп ята, шаулап торган Днепр бусагаларында куәтле Днепрогэс калкый. Кая барма, һәр җирдә халык телендә яңа төзелешләр турындагы сүзләрне ишетергә мөмкин.
‘ Эшче-ударниклар утырып бара торган нык, таза итеп эшләнгән бу «Украина» теплоходы да совет кешеләре тарафыннан эшләнгән. Аңа чит илдән килгән бер генә дә гайка кертелмәгән, материалы да үзебезнеке, ясалуы да үзебездә — Ленинградта. Бу теплоход илебездәге индустриаль үсешне күрсәтә торган үзе бер әсбап, һәр портта немецлар, инглизләр, итальяннар, теплоходны күрергә кергәч, ышаныр-ышанмас судноның металлдан коелган як-якларын тотып-тотып карыйлар. Әйе, бу теплоход техниканың барлык хәзерге таләпләренә ятышлы итеп төзелгән иде. һәм ул таралып та китмәде, батмады да, гәрчә ул елны Атлантик океаны гадәттән тыш ярсулы, ачулы иде. Ә бу турыда буржуаз газеталар алдан ук пәйгамбәрлек итеп кисәтеп язган булдылар, «совет теплоходы беренче океан дулкыны бәрелү белән таралып китәчәк» диделәр. Ә «Украина» теплоходы үзенең горур кыяфәте белән үк халыкара буржуазиянең җыен юк-бар ялганнарын, гайбәтләрен челпәрәмә китерде, азатлык һәм бәхет илендәге халыкларның якты киләчәккә иҗади омтылышларының символы булып гәүдәләнде.
Совет туристлары өчен бу юл үткәнгә, кичәге көнгә — капиталистик дөньяга сәяхәт иде. Бу дөньяны алар бик яхшы таныдылар, андагы әшәкелекне, хәерчелекне бик тиз күрделәр: 1931 ел— капиталистик Европа өчен чиктән ашкан кризис елы иде...
Гамбург порты. Ике йөз километрга сузылган гаять зур причал ли- неясеиә океан суднолары тезелгән. Аларда үлек чыккан кебек тып-тын, трубалары брезентка төрелгән. Күтәргеч краннар, бер телем икмәк сорап кулларын сузган теләнчеләрне хәтерләтеп, тынып калганнар. Завод тру-
64
баларында да төтен күренми — шып-шыр. Әгәр берәр морҗадан төтен чыга икән, димәк, ул завод Советлар Союзы заказын үти. Портта уры- ны-урыны белән җанлылык бар — анда да Советлар Союзы өчен эшләнгән станоклар, төрле җиһазлар төялә.
Кризис көнбатыш Европа илләрен аяктан екты, эшчеләр сыйныфына ачлык, ялангачлык, эшсезлек алып килде. Социаль каршылыклар кис-кенләште. Совет туристлары буржуаз кварталларда зур-зур йортлар янында корсакларын киереп йөрүче бай әфәнделәрне дә, йонлач әнчекләрен иярткән кыйммәтле чүпрәккә төренгән дамаларны да күрделәр. Ә эшче кварталларда хәерчелек күзгә ташлана иде. Урамнар тар, кечкенә йортларда иртән дә, кич тә караңгы — кояш төшми. Төн җиткәч турыдан-туры тротуарда, күпер асларында ятып йоклаучы йортсыз-җир- сезләр дә күп.
Лондонда — иң зур колониаль державаның башкаласында—эшчеләр җирне казып землянкалар ясыйлар, ташланган корабльләрдә торалар. 1931 елның 1 августында Лондонда эшсезләр 2 миллион 703 мең кеше исәпләнгән. Шул арның 21 проценты гына страховать ителеп, пособие алырга хокуклы иде. Советлар Союзыннан килгән сәяхәтчеләр, бик начар киенгән, хәлдән тайган кешеләрнең уч төбенә шырпы тартмасы салып, кулын сузып торуларын күреп, гаҗәпләнәләр. Англия властьлары хәер сорауны тыялар. Ә теләнүченең сузылган кулында шырпы тартмасы ята икән — анда инде эш башка. Бу инде, янәсе, хезмәт — шырпы сату!
«Украина» теплоходындагы күп кенә пассажирлар революциягә кадәр үк, капитализм чорында ук заводларда һәм фабрикаларда эшли башлаган иде. Арада революцион хәрәкәткә актив катнашучылар да бар. Казан җитен комбинаты тукучысы Агриппина Михайловна Бакри- на — «Украина» теплоходында Европа аша сәяхәткә катнашучылардан карт буын эшчеләрнең берсе. Очкынланып торган коңгырт-кара күзле кырык алты яшьлек бу хатын чит дөньяның бөтен яклары белән кызыксына, капиталистик тормыш картиналарын туган илдәге яңа тормыш белән чагыштыра. Беренче рус революциясе чорында ук сыйнфый каршылыкның, көрәшнең мәгънәсен аңлаган Бакрина Көнбатыш илләрдә күргәннәрен дөрес бәяли.
Экскурсантлар үз һөнәрләренә якын предприятиеләрдә булалар, алардагы техника һәм технологик процесс белән танышалар. Агриппина Михайловна туку фабрикалары белән күбрәк кызыксына. Аңа Англиядәге фабрикаларда хезмәтне механикалаштыру ошый. Әйе, техника өлкәсендә күп эшләргә кирәк иде әле безгә ул вакытта, Европа илләрен һәм Американы куып җитәргә кирәк иде. Ләкин яхшы җиһазландырыл- ган Англия предприятиеләре тулы колач белән эшләмиләр — кризис. Эшчеләрнең иртәгесе көне Лондон урамнарын каплаган куе томан кебек караңгы иде.
Бу капиталистик дөньядагы хәерчелек, ялангачлык картиналарын күреп пассажирлар социалистик тормышның өстенлегенә тагын бер кат ышаналар. Бу дөнья Агриппина Михайловнага үзенең тормышка аяк басу елларын хәтеренә төшерә. Әлбәттә, ул вакытта Бакрина хәзерге кебек квалификацияле тукучы түгел. Аңа бик күп кимсенүләр, җәберләнүләр кичерергә туры килә.
Казаннан ерак түгел генә урнашкан Лаеш өязенең Көек авылы. Мужиклар гаять ярлы яши. «Артык тамак»лар, туган гаиләсен ташлап, эш эзләргә калага китәләр. Унөч яшьлек яшьүсмер Груня да Казанга килеп бер байга асрау булып керә, ә ике елдан соң ул, 1901 елда Ала- фузов фабрикасының тәрәшләү-талку складына эшкә алына. Биредә эшләү ул вакытта сәламәтлек өчен гаять зарарлы була. Эшләгәндә тузан өермә кебек булып күтәрелә, күзләрне яшьләндерә, тамакка тыгыла.

Берникадәр вакыт анда эшләгәннән соң, Груня җиңелрәк, акчалырак эшкә өйрәнә.
Унҗиденче яшендә аның язмышында зур үзгәреш була. Ул эшче бер егет — Яков Кузьмич Бакрин белән таныша. Алар бер-берсен яратышалар, өйләнешәләр.
Яков эрләү цехында станокларны майлап йөрүче булып эшли. Эшләп алган хезмәт хакы көчкә-көчкә бер тамак туйдырырга җитә. Өйләнгәч ул тукучы һөнәрен үзләштерү өчен тырыша башлый, һәм теләгенә ирешә. Хәзер инде ул хезмәт хакын артыграк — көненә 12 сәгать эшләп, аена җиде сум ала. Ул хатынын да туку цехына тартырга тели. Ләкин Гру- няга анда эш булмый. Елның ел буе «запаста» торып үткәрә. Ә мондый запастагылар анда йөзгә якын кеше була. Алар һәркөнне иртән фабрикага килеп берәрсе авырып китеп станоклар бушаганны көтәләр. Берәр эшче авырып китеп, запас эшчегә станок бушаса да, ул озак эшли алмый. Чөнки озак авыру кесәгә бик суга, авырып калган көннәр өчен бер тиен дә түләнми.
Фабрикада 10—12 яшьлек балалар да бик күп эшлиләр. Балалар хезмәте берничә тапкыр арзан, ә үзләре олылар кебек үк көн озын эшлиләр.
Иң кыен, иң авыр эшләрне татар эшчеләре башкаралар — алар юеш, гаять пычрак цехларда җеп эрләү машиналарын куялар. Эрләү цехында черек исе, сасы ис аңкып тора. Әлбәттә, Груня өчен биредә тәрәшләү складына караганда җиңелрәк була, әмма, монда да тузан тончыгып үләрлек. Хуҗалар вентиляция ясау кебек «мәшәкать»кә акча кызганалар, станоклар арасындагы баудан үреп ясалган рәшәткәләрдә, каешларда бармак калынлыгы тузан утырган. Әгәр станоктан шүре ычкынып китеп тәрәзәне ватса, хуҗа өчен зарар, начальство дау күтәрә, штраф сала. Ә бу ычкынып киткән шүреләрнең тукучыларны гарипләндерүен санап бетергесез. Гарипләндеңме, эштән куалар. Соң нишлисең — «алла шулай язган», әйдә түз генә, билеңне бөк, «язмыштан узмыш юк»!..
Агриппина Михайловна Лондоннан кузгалып киткәч, теплоход палу-басында, очсыз-кырыйсыз океан киңлегенә күзләрен текәгән килеш, әнә шуларны хәтерләп, уйланып бара.
— Әйе, безнең техника инглизләрнекеннән арттарак әле,—ди ул үз-үзенә.—Булса соң, куып җитәрбез, барыбер куып җитәрбез, хәтта узып та китәрбез. Менә безнең белән куышып карарсыз, инглиз Алафу- зовлары!
Аның күзләре очкынланып китә һәм ул үзенең юлдашы яшь Ленинград тегүчесенә Казан җитен комбинатындагы үзгәрешләр турында сөйләп китә. Күптән түгел генә комбинатның җеп эрләү фабрикасы өчен зур яңа корпус төзелеп бетте. Цехлар яңа машиналар, яңа станоклар белән җиһазландырыла. Вентиляция хәзер үрнәк төстә. Цехларда һава саф, элеккеге кебек тузанны күрмәссең.
— Үзең уйлап кара, иптәшкәй,—ди ул, кызга мөрәҗәгать итеп,— кешелек хокуклары өчен, хезмәт кешесе иркен суласын өчен, нинди авырлыклар кичерелде, никадәр гүзәл кешеләр корбан булды. Син яшь, казак камчыларының ничек сызгыруын ишетмәдең...
Бакринаның йөзе җитдиләнә. Ул тагын уйлана башлый.
Ә бит монда, Көнбатыш Европада ул көрәш әле дә дәвам итә. Совет туристларын гади халык кайнар теләктәшлек белдереп каршы ала. Аларда җылы караш, үз итү, якын итү сизелеп тора. Бу бит үзе көрәшне күрсәтә; безгә яхшы^карашта икән, димәк, алар хуҗаларга, миллионерларга нәфрәт саклыйлар. Әнә бит бер инглиз эшчесе теплоход кузгалыр алдыннан совет туристларын сәламләп ике кулын югарыга күтәрде дә дусларча исәнләшүне аңлатты. Полициянең күзәтеп торуына да исе китмәде. Ә Гамбургта! Комсомолецлар ничек каршыладылар,
5. вс. ә.- № 7.
65

66
«Рот фронт!» пы ничек бердәм кычкырдылар. Аларны онытып буламыни?
Бомстрит чиркәвендә Лондонда яшәүче совет кешеләре белән очрашу да дулкынландыргыч була. 1907 елда анда, шушы очрашу үткәрелгән бинада Партиянең Бишенче Съездында пролетариат юлбашчысы Б. И. Ленин А. М. Горький белән әңгәмәдә «Ана» романына карата уңай бәя биргән... Бу очрашуга инглиз иптәшләр дә килә. Саубуллашу вакытында революцион пролетариат гимны — «Интернационал» яңгырый. Ул ике телдә, рус һәм инглиз телендә, җырлана. Бу бердәм хорга Кззан тукучысы Агриппина Бакрина тавышы да кушыла.
1905 елның январе. Алафузов заводының гудоклары ул көнне иртәдән үк, туздырылган умарта кортының тонык жуылдавын хәтерләтеп, үкерә, аның тавышы Бишбалта, Ягодный, Кәҗә бистәләрендә генә калмыйча. Казанка елгасы буйларына, үзәнлекләргә, урманнарга тарала. Патша кушуы буенча 9 январьда эшчеләрне гаепсезгә ату, «Канлы якшәмбе» вакыйгалары турында хәбәр Казанга да килеп җиткән. Бөтен Россиядә моңа җавап итеп җәелеп киткән революцион күтәрелешкә Казан эшчеләре дә кушылган. Казанда беренчеләрдән булып Алафузов фабрика һәм заводларында эшләүче эшчеләр забастовка игълан иткәннәр.
Эш ташлаучыларның күбесендә листовка. Аларны РСДРПның Казан комитеты бастырып тараткан. Эшчеләрнең әле шактый өлеше листовка башында басылган «Бөтен дөнья пролетарийлары, берләшегез!» лозунгысын беренче тапкыр ишетә. Бу листовка әлегә бары тик экономик таләпләр генә куя:
«Без, Алафузов фабрикаларының, заводларының эшчеләре һәм эшче хатын-кызлары — диелгән була листовкада, — ачлы-туклы яшибез, коточкыч начар гигиеник шартларда торабыз, мастерскойларда түзеп булмаслык сасы ис, вентиляцияләр' юк,— хәзер без соңгы чиккә җиттек һәм забастовка игълан иттек».
Аннары, эшчеләр сигез сәгатьлек эш көне, хезмәт хакын 50 процентка арттыру, штрафларны бетерү, хатыннарга йөкле вакытта бала туар алдыннан 6 атна, бала тугач 6 атна ял бирү, бу вакытта аларның хезмәт хакы саклану, яшьүсмерләр өчен 6 сәгатьлек эш көне, эшчеләр белән яхшы мөгамәләдә булу таләпләрен куялар.
Листовка түбәндәгечә тәмамлана:
«Без шуны белдерәбез — инде түземлегебез чиктән ашты, кимсетелүгә һәм изүгә моннан ары түзәрлек хәлебез калмады; без дә шулай ук кешеләр һәм безнең белән кешеләрчә мөгамәләдә булуны таләп итәбез.»
Революциянең беренче чорында әле күп кенә эшчеләр хезмәт шартларын яхшырту турында хуҗа белән бәхәсләшүнең югары даирәләргә бәйләнеше юк дип уйлыйлар. Ләкин алар тиздән патша самодержавиесенең чын йөзен ачык күрсәткән сабак алалар. Эш ташлаган эшчеләр өстенә атлы полиция ташлана, камчылар белән кыйнау башлана. Берничә кеше кулга алынып төрмәгә ябыла.
Стихияле төстә башланган көрәш үскәннән-үсә, киңәйгәннән-кинәя, политик характер ала. Бу көрәш хуҗаларга гына түгел патша хөкүмәтенә каршы көрәш булып әверелә. Бу көннәрдә бик күпләр аңлы революцион көрәш юлына аяк басалар, эшчеләрдә политик аң уяна, алар самодержавиенең черек нигезләрен ачык күрә башлыйлар.
Ягодный бистәсе урамнарында бу көннәрдә зур кара шәлгә төренгән яшь кенә бер хатынны күрергә була. Хатын әле афиша витриналары, әле полиция* будкасы янында тукталып тора. Аннан ашыга-ашыга
5* 67
ары китә, будка стенасында кечкенә генә ак кәгазь ябышып кала. Бу — яшертен басылган листовка.
Листовканы ябыштыручы — егерме яшьлек эшче хатын Груня Бакрина. Ул бик сак һәм кыю хәрәкәт итә. Курку белми торган хатын була, иптәшләре аны бик тиз яратып өлгерәләр. Ул әлләни грамоталы да түгел, политик программаның нечкәлекләрен дә анлап бетермш Әмма, үзенең тыйнак хәрәкәтенең эшчеләр сыйныфын азат итү өчен юнәлгәнен, бөтен йөрәге бёлән тоя. «Бетсен самодержавие!», «Бөтен дөнья пролетарийлары, берләшегез!» лозунглары аның өчен бик якын, изге сүзләр булып әверелә.
Груняиы революцион эшкә Яков Бакрин тарта. Яшькә ул Групяга караганда'берникадәр олырак була. Күп кенә вакыт Яков үзенең эшләре турында хатынына белгертми йөри. Көннәрдән бер көнне ул, үзара гәпләшеп утырганда, хатынына әйтеп куя:
— Беләсеңме, Груня,—ди,-—мин бит аллага ышанмыйм.
Груняның моңа әлләни исе китми. Яраткан ире шулай хәл иткән икән, ул шулай булырга да тиеш дип кары-й. Әкренләп Груня иренең аллага гына түгел, патшага да, хуҗаларга да ышанмавын белә. Яков та тора-бара. хатынының ышанычлы иптәш, булуына төшенә. Үзенең эшләре белән аны күбрәк таныштыра башлый. Аларның фатиры яшерен җыелышлар, политик түгәрәкләр утырышы урынына әверелә.
Бакриннарның яшьлеге шаулы революцион вакыйгалар белән уза. Хәзер, инде олыгайгач, Агриппина Михайловна — ул көннәрне, Идел өстендә көймәләрдә үткәрелгән беренче маевкаларны, большевик ораторларның, Свердловның, Лозовскийның чыгышларын, Алафузов заводындагы меңнәрчә эшчеләр катнашкан 9 январда һәлак булган эшчеләр истәлегенә җыйналган митингны ачык хәтерли.
1905 елның 19 октябренда, Воскресенская урамында демонстрациягә чыккан эшчеләргә полиция тарафыннан ут ачылганнан соң, шуңа җавап төсендә җәелеп киткән революцион күтәрелеш нәтиҗәсендә, Казанда власть халык кулына күчә. Бу кыска вакытлы азатлык көннәре дә Бакрина хәтерендә ачык саклана. Эшчеләр хокукын, эшчеләрнең омтылышларын халык милициясе саклый. Бу милиция ополчениеләре эшчеләрдән һәм революцион студентлардан оеша. Алафузов эшчеләре үз предприятиеләре тирәсендәге полицияне коралсызландыралар, урамнарда баррикадалар коралар.
Ләкин тиздән патша хөкүмәте җәелгәннән-җәелә бара торган революцион хәрәкәткә каршы ныклы һөҗүмгә күчә. Күп кенә большевик җитәкчеләр төрмәгә ташлана.
Реакция еллары Бакриннар семьясы өчен дә кара көннәр алып килә. 1908 елның ноябрендә алар фатирына жандармнар басып керә. Фатирның үзендә берни дә табылмый, ә баздан бер төргәк яшерен листовка, тыелган китаплар килеп чыга. Бу эштә гаепләнеп Яков Кузьмич һәм тагын күршедә торучы ике эшче кулга алына. Яков Кузьмич ике елга Архангельск губернасына сөрелә. Агриппина Михайловна өч бала белән үзе генә кала. Иптәшләренә рәхмәт, аны ташламыйлар, бу кыен вакытта аңа ярдәм кулын сузалар, эшчеләр таләбе белән ул эштә калдырыла...
Сөргеннән кайткан Яков Кузьмич фабрикага эшкә алынмый. Шуның өстенә Агриппина Михайловна да, фабрикадагы эшчеләр белән ире арасында бәйләнеш урнаштырмасын дип, эштән куыла.
Алар Екатеринбург шәһәренә китәләр, анда туку фабрикасына урнашалар. Монда да шул ук җимерек бина, хезмәт шартлары Алафузов фабрикасына караганда да начаррак. Эшчеләр еш кына эш ташлыйлар. Чираттагы бер забастовка вакытында фабрикага ут каба. Бәлки, хуҗалар үзләре ут төрткәндер, чөнки алар берни югалтмыйлар — фабрика
68
страховать ителгән. Ә фабрикадагы эшчеләр көчкә үлемнән котылалар, ишекләр бикле була, тәрәзәләрне ватып чыгалар.
Яков Кузьмич яңадан кулга алына. Азат ителгәннән соң алар Казанга кайталар. Хуҗа тәлинкәсен ялаучы мастер ирле-хатынлы «забастовщика арны эшкә алырга каршы килә. Ләкин таныш-белешләр, эшчеләр ярдәмендә Бакриннар яңадан станок янына басалар.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында Алафузов фабрикасы хәрби заказларны үти. Эшчеләрнең яшәү шартлары елдан-ел начарлана бара, тәмам чигенә җитә. Моннан да начар тормышның булуы мөмкин түгел! Халык нидер көтә. Озакламый үзгәреш булырга тиеш! Ниһаять, бу көн дә килеп җитә. Патша бәреп төшерелә. Россиядә буржуаз-демократик революция җиңеп чыга.
Елга арты предприятиеләрендә Кызыл гвардия отрядлары оеша башлагач, Яков Кузьмич Бакрин беренчеләрдән булып отрядка языла. Хатынын һәм балаларын (ул вакытта инде аларның биш балалары була) туганнары янына, Көек авылына озата. Агриппина Михайловна Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңеп чыгу хәбәрен авылда ишетә. 1918 елның җәендә ул аклар кулыннан үлемнән чак-чак кына котылып кала. Казан инде ул вакытта чехлардан азат ителгән була. Ә Лаеш өязендә әлегә аклар үзләрен хуҗа итеп сизәләр, авыл большевикларын, совет яклы кешеләрне аталар, җәзалыйлар. Агриппина Михай- ловнаның ике энесе чехлар тарафыннан атып үтерелә. Офицер Агриппина Михайловнаны алып килергә куша.
Моны ишетү белән ул коелып төшә. Калтыранган куллары белән башына ак яулык бәйли, җилкәсенә жакетын сала. Ул өеннән үлемгә дип чыгып китә. Кызыл гвардеец хатынын нәрсәгә чакырсыннар инде?. Әлбәттә, атарга...
Л1енә офицер наган тоткан кулын күтәрә. Төзи. Шул вакыт көтмәгәндә бер сакаллы крестьян арага керә.
— Ваше благородие! Бер генә сүз әйтим әле?..
Тпрә-якта башларын түбән игән авылдашлары тора. Көтмәгәндә килеп чыккан бу яклаучы сүзен дәвам итә:
— Күптән түгел генә бит ул биредә... Балалары аның бик кечкенә. Гаебе дә юктыр аның, юкка харап булмасын инде...
Ак офицер өчен, әлбәттә, кеше гомере бер тиен дә тормый. Тик бу юлы аңа әллә көрәк сакаллы картның үзенә каршы сүз әйтергә батырчылык итүеме тәэсир ясый, ул берникадәр икеләнеп тора да наганын кабурына тыгып куя.
— Ну, тай моннан, — ди офицер, теш арасыннан сызгыру катыш тавыш чыгарып.
Агриппина агарынган йөзен читкә бора. Бер сүз дә дәшмәстән кайтып китә. Өенә кайтып җиткәнче ул офицерның бүренеке кебек усал карашын сизеп бара.
Озакламый Көек авылы да дошманнардан азат ителә. Агриппина Михайловна балаларын алып Казанга кайта.
Гражданнар сугышы елларында Бакрина эшче-крестьян властена мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итү өчен җаны-тәне белән тырышып эшли. Ул эшләгән фабрика хәзер Алафузовныкы, хуҗаныкы түгел, Советныкы, дәүләтнеке, халыкның үзенеке. Ул хатын-кызлар бүлеге делегаты буларак зур җәмәгать эшләре алып бара, фронттагы кызылармеецлар өчен җылы киемнәр, кәгазь-карандашлар һәм башка төрле кирәк-яраклар җыюны оештыра, тимгелле тиф авыруына каршы көрәштә актив катнаша. Бу көннәрдә кайбер өйләрдә бөтен семьялары белән авырыйлар. Өйдән-өйгә йөрергә кирәк була.
Бакрина иртән дә, кичен дә, көндезен дә — гел аяк өстендә, һәркай- да ул үзен җаваплы итеп сизә, авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулын суза...

1905 елгы революцион вакыйгаларга катнашкан, өч революцияне үз башыннан кичергән гади һәм тыйнак тукучы хатын — коммунист Агриппина Михайловна Бакрина халык хуҗалыгын торгызу елларында зур энергияле җәмәгать эшлеклесе, иң актив эшче хатын-кызларның берсе булып үсә. Алдынгы эш үрнәкләре күрсәтүе өчен аңа бик еш премияләр бирәләр. 1931 елда «Украина» теплоходында сәяхәткә катнашуы — аңа бирелгән премияләрнең берсе була.
Ул завкомда эшләмәсен, ашханә мөдире булмасын, үзен һәр эштә кайгыртучан, олы җанлы кеше итеп күрсәтә. Аны башкалар ихтирам итәләр, олылыйлар. Ул партиянең Өлкә һәм шәһәр комитетына бюро члены итеп сайлана, сугыш елларында коммуналь хуҗалык мөдире булып эшли, ә соңгы елларда, җитен комбинатында инструктор'буларак, яңа гына туку цехына килгән яшь кызларны һөнәргә өйрәтә.
Хәзер инде ул олыгайган, чәчләренә чал кергән. Озак еллар буе армый-талмый эшләгән Агриппина ^Михайловна Бакринаны 1956 елның язында Ленин орденлы җитен комбинаты коллективы зурлап пенсиягә озатты. Пионерлар аңа бик күп чәчәк букетлары китерделәр.
Беренче рус революциясенә 50 ел тулу уңае белән Агриппина Михайловна Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
Илебез халыкларына мәңгелек бәхетле тормыш яулап алу өчен барган тарихи көрәш вакыйгаларын үз күзе белән күргән, һәм 'шул көрәшкә үзенең дә азмы-күпме өлешен кертә алган бик күп мактаулы кешеләрнең берсе — Агриппина Михайловна Бакринаның тормыш юлы — бөтен тырышлыгын халык өчен биргән гади көрәшченең, чын-чынлап совет кешесенең тормышы ул.

70