Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНА ҺӘМ СӘНГАТЬ РАБОТНИКЛАРЫНА МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР БИРҮ, ОРДЕННАР ҺӘМ МЕДАЛЬЛӘР БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘҮ
СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән совет театр сәнгатен үстерүдәге күренекле хезмәтләре өчен Г. К а м а л исе мендәгеТатар дәүләт академия театры Ленин ордены, Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур драма театры Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
Татар сәнгатен һәм әдәбиятын үстерүдәге күренекле хезмәтләре өчен һәм Москвада узган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы уңае белән СССР Верховный Советы Президиумы сәнгать һәм әдәбият работникларыннан 230 кешене орденнар һәм медальләр белән бүләкләде.
Ленин ордены белән язучы Гомәр Born и р о в һәм Нәкый Исәнбәт, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Хөсәен У разиков, Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур драма театры артисты Н. И. Я куш ен ко бүләкләнде.
27 кеше Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 80 кеше Почет билгесе ордены белән бүләкләнде. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүчеләр арасында язучылардан Габдрахман Әпсәләм о в, Салих Батта л, Гариф Гобәй, Әхмәт Ерикәй, Гази К а ш ш а ф, С и б- гат Хәким, Афзал Шамов бар.
Почет билгесе ордены белән язучы Нури Арсланов, Ян В и н е ц к и й, Мария Ел изарова.Ә мирхан Еники, Тихон Журавлев, Бруно 3 ер- нит, Р и з а Ишморат, Мәхмүт Максуд, Шәйхи Маннур, Хәсән X ә й- р и, Гали Халит, Фатих X ө с н и, X ә- м и т Яр м и бүләкләнде. «Аеруча х е з- мәт күрсәткән өч ен» медале белән бүләкләнүчеләр арасында язучылардан Константин Лебедев, Габдрах- м а н М и н с к и й, Шәрәф /М ө д ә р р и с, Зәки Н у р и, Г а з и з Иделле, Хатип Госман бар.
СССР орденнары һәм медальләре белән Татарстанның күп кенә художниклары, композиторлары, артистлары, үзешчән түгәрәк членнары бүләкләнде. Күп кенә артистларга, сәнгать работникларына, язучыларга мактаулы исемнәр бирелде.
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Хәлил Ә б ж ә лило в к а, композитор Н әҗи п Җи һ а- н о в к а, Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур драма театры артисткасы Е. Е. Жили н а г а СССР Халык артисты дигән мактаулы исем бирелде.
РСФСР Верховный Советы Президиумы 1957 елның 12 июнь Указы белән 10 кешегә РСФСРның халык артисты, 8 кешегә РСФСРның атказанган сәнгать эш- леклесе, 15 кешегә РСФСРның атказанган артисты дигән исемнәр бирде. Бу мактаулы исемнәр белән бүләкләнүчеләр арасында язучылар да бар. Язучы-артист Габдулла Шамуковка РСФСРның Халык артисты, язучы-драматург Әхмәт Фәйзигә РСФСРның атказанган сәнгать эш- леклесе дигән исемнәр бирелде.
Татарстан АССР Верховный Советы Пре-зидиумы Указы белән язучы-драматург Н ә- кый Исәнбәткә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелде.
Язучылардан РСФСР Верховный Советы Президиумының Почет Грамотасы белән Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази, Зыя Мансур һәм Атилла Расих, Татарстан Верховный Советы Президиумының Почет Грамотасы белән Ю. Ә м и- н о в, Г. А х у н о в, X. Камалов, М. Хөсәен һәм Тамара Ян иптәшләр бүләкләнде.
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ГОМУМИ ҖЫЕЛЫШЫ
Шушы елның май аенда Москвада СССР язучылары союзы правлениесенең III пленумы булып узды. Пленум «КПСС- ның XX съездыннан соң совет әдәбияты үсешенең кайбер мәсьәләләре» дигән темага Правление секретариатының докладын тыңлады. Пленумның барышы белән бөтен язучылар, шул исәптән Татарстан язучылары да кызыксынып бардылар. Пленум совет әдәбияты тарихында әһәмиятле вакыйга булды.
Татарстан язучылары өчен май ае икенче яктай да истәлекле булды: пленумнан
126
соң ук башкалабыз Москвада татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үтте. Менә шушы ике әһәмиятле вакыйганың йомгаклары турында фикер алышу өчен 27 июньдә язучылар Г. Тукай исемендәге клубка җыйналдылар. Зал язучылар һәм журна-листлар белән тулы иде. СССР язучылары союзы правлениесенең Ш-пленумы һәм татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы йомгаклары турындагы докладны язучы Г а б- драхман Әпсәләмов ясады.
— Ун көн буена Москваның һәм аның белән бергә бөтен туган илебезнең безне туктаусыз алкышлавы, татар әдәбиятының һәм сәнгатенең зур уңышларга ирешүенең нигезләре пленум карарлары яктылыгында тагы да ачык күренә,— диде ул, һәм пленумда дискуссиянең совет әдәбиятының идея сафлыгы өчен баруын, партия тарафыннан куелган бурычларны язучыларның тирән аңлап чыгыш ясауларын сөйләде. Докладчы кайбер Москва әдәбиятчыларының әсәрләрендә чагылып киткән скептицизм. нигилистик тенденцияләрнең, социалистик реализм методыннан читкә тайпылуларның пленумда каты тәнкыйтькә очравын әйтә.— Безнең чынбарлык турында берьяклы, дөрес булмаган караш белән, совет кешеләренең характерларын бозып сурәтләү белән без килешә алмыйбыз, — ди Г. Әпсәләмов, — мондый әсәрләрдә безнең тормышның реаль картинасы бозыла, аерым өлеш бөтен итеп тасвирлана. Яшинның хикәясе, Дудинцевның романы шундый. Докладчы бу әсәрләрнең асылын Татарстан язучыларының дөрес бәяләвен әйтеп үтә. Әмма эш Дудинцев романында гына түгел, — ди Әпсәләмов, — Партиянең XX съездыннан соң совет әдәбиятында, шул исәптән татар әдәбиятында да критик башлангыч шактый көчәйде. Бу бик табигый иде. Әмма соңыннан кайбер язучылар икенче чиккә ташландылар: начар күренешләрне беренче планга чыгарып сурәтли башладылар һәм шуны тормыш дөреслеген сурәтләү дип аңладылар. Бу исә чынбарлыкны бозып күрсәтү иде. Докладчы шушы уңай белән язучыларның бер җыелышында тәнкыйтьче И. Нуруллинның шагыйрь Сибгат Хәкимгә туган як турындагы якты, оптимистик шигырьләренә чын күңелдәйлек хисе җитмәүдә гаепләп, шагыйрьгә икенче төрлерәк язарга киңәш бирүен әйтеп уза. Г. Әпсәләмов Ә. Еникинең «иҗат хөрлеге:» турында сөйләгән чыгышын да нык тәнкыйть итте.— Әмма бездә андый чыгышлар күп булмады, — ди ул. Татар әдәбияты һәм сәнгате дөрес юлдан үсә. Де-када татар әдәбиятының уңышларын ныгытты, шул ук вакытта декадада безнең кимчелекләр дә күренде. Татарстан язучылары республикабызның нефтьчеләре каршында зур бурычлылар. Колхоз авылындагы хезмәт поэзиясен сурәтләүдә беркадәр уңышлар күренсә дә эшчеләр, бигрәк тә нефтьчеләр турында бик аз языла.
Декадада татар поэзиясенең солдат җан- лылыгы, патриотик рухлы булуы макталды. Әмма бездә әле художество ягыннан йомшак булган әсәрләр дә күп басыла. Докладчы шагыйрьләрнең тар, интим хисләр белән ныграк мавыгып, чорыбызның зур, актуаль мәсьәләләрен йомшак күтәрүләрен тәнкыйть итә: — Әгәр дә соңгы бер-ике ел эчендә басылган шигырьләргә карап рес-публикабызның уй-хисләре, теләкләре турында белергә теләсәк, бик авыр хәлдә калырга туры килер иде, — ди ул. Әпсәләмов Фатих Хөснинең «Чыбыркы», М. Кә- римовның «Фаҗигале сабак» хикәяләрен тормышны өстән чагылдырган өчен тәнкыйть итә. — Драматурглар алдында да зур бурычлар тора,— ди ул. Декадада тамашачылар элек язылган пьесаларны алкышлап карадылар. Хәзерге тематикага театрларның репертуары бик ярлы.
Докладчы язучыларны тирән идеяле, коммунистик партиялелек идеяләре белән сугарылган яңа әсәрләр тудырырга чакыра.
Докладтан соң фикер алышу башланды. Беренче булып Г. Гобәй чыкты. Декада вакытында балалар әдәбиятын тикшерү канәгатьләнерлек оештырылмавын әйткәннән соң, ул болай диде:
— Татарстан язучылар союзы да, ВЛКСМ Өлкә Комитеты да балалар әдәбияты белән бик аз кызыксыналар, аның белән җитәрлек шөгыльләнмиләр. Язучылар союзы правлениесенең балалар өчен язылган әсәрләр басыла торган «Пионер» журналын дүрт елга бер тапкыр да тикшергәне юк. Мондый игътибарсызлыкка якын арада чик куелсын, балалар әдәбиятына җитди игътибар бирелсен иде.
Балалар әдәбиятының бүгенге торышы турында А. Әхмәт тә борчылып сөйләде:
— Гадәттә бездә балалар әдәбияты турында докладларда берничә сүз генә әйтеп үтелә, — диде ул. — Декадага хәзерлек барышында да аңа игътибар аз булды, балалар әдәбиятында эшләүче авторларның әсәрләре рус теленә аз тәрҗемә ителде. Москвада аларны ныклап тикшерү булма-ды. Балалар өчен язылган пьесалар театрларыбыз сәхнәләрендә куелмый.
Шагыйрь Салих Баттал үзенең чыгышында балалар әдәбияты буенча Г. Гобәй белән А. Әхмәт фикерен яклады, аннары ул сатира мәсьәләсенә тукталды. Ләкин С. Баттал нәрсә сөйлисен алдан уйлап бетермәгән булса кирәк, залда уты-ручыларда аның сөйләгәне буталчыграк тәэсир калдырды. Соңыннан чыгып сөйләүчеләр С. Батталның бу чыгышын тәнкыйтьләделәр.
Сүз тәнкыйтьче Г. Халитка бирелә:
— Моңарчы бездә әдәби тәнкыйтьне бәяләп җиткермәү, аның уңышларын күрергә теләмәү сизелә иде, — ди ул. — Декадада аның җитлеккәнлеге күренде. Бу өлкәдә зур кимчелекләр дә бар әле. СССР язучылар союзы правлеииесендә ныклап тикшерү нәтиҗәсендә безнең тәнкыйтьтә әдәби мираска хуҗаларча карау җитмәү, иске мираска карата күп кенә мәсьәләләрдә ачыклык булмау беленде. Мәсәлән, XX йөз башындагы әдәбиятта каршылыклар, кө-рәшләр булуы-булмавына һәм башка бик мөһим мәсьәләләргә ике төрле караш бар. Аннары безнең яшь галимнәр арасында шәхес культы йогынтысыннан арынуны

берьяклы, примитив аңлау фактлары бар әле. Болар бар да бөтен язучылар җәмәгать- челегеинәң әдәби тәнкыйть белән ныклап шөгыльләнүне таләп итә.
— Без бүген декадада ирешелгәннәрне сөйләү белән генә чикләнеп калмаска, ә күбрәк алдагы бурыч һәм киләчәк эш турында уйланырга тиешбез, — диде Г. Каш- шаф. — СССР язучылар союзының III пленумы бездә әнә шуны: әдәбиятта идеялелекме һәм ил алдында торган зур пробле-малар белән дулкынланып язуны таләп итә. Безнең кайбер язучыларыбызга, шагыйрьләребезгә бу җитми әле. Биредә «Совет әдәбияты» журналының декадага багышлап чыгарылган 5 нче номерында басылган шигырьләр дөрес тәнкыйтьләнде/ Гомумән алганда һәркайсы аерым-аерым яшәргә хаклы булсалар да, барысын бергә җыеп караганда, ул шигырьләрнең бик тар темага язылган .булуы, халкыбызның бүгенге эшен һәм коммунизм өчен көрәшен чагылдырмавы күзгә ташлана.
Алда бөек бәйрәм — Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгы тора. Совет халкы аны тарихи уңышлар белән каршылый, ә без ул хакта аз язабыз.
— Башкалада татар язучыларының әсәрләренә югары бәя бирү белән бергә, — диде Г. Ахунов, үзенең чыгышында, — киләчәктә тормышны тагын да тулырак чагылдырган зур әдәбиятны үстерү турында да җитди сүз барды. Моңа ирешү өчен, барыннан да элек, тормышны өйрәнергә, тормышта актив катнашырга кирәк. Теге яки бу производствога, районга, кыска вакытлы командировкаларга барган арада өстән-өстән генә күргән-белгән мәгълүматлар белән генә бу эшне уңышлы башкарырга мөмкин түгел. Республикабыз нефтьчеләре тормышыннан әсәрләр язу максаты белән мин нефть районына күчеп китәргә, нефтьчеләр белән бергә эшләп яшәргә булдым.
Казан дәүләт педагогия институты доценты А. Сайганов үзенең чыгышында:
— Әдәби мирасны өйрәнү буенча соңгы елларда безнең тәнкыйтьчеләр игътибарга лаеклы эшләр башкардылар. Шул ук вакытта тәнкыйть әдәбиятның бүгенге торышыннан артта бара, хәзерге заман тормышыннан язылган әсәрләр турында тәнкыйтьчеләр еллар буе берни дә язмый-лар, —диде.
Аннары иптәш Сайганов мәктәпләрдә татар әдәбиятын укытуның канәгатьләнерлек булмавы, татар әдәбиятыннан сәгатьләрнең кыскаруы турында сөйләде.
Татарстан язучылар союзы правлениесе председателе Г. Бәширов, балалар әдәбияты турында сөйләп, болай диде:
— Биредә кайбер иптәшләр балалар өчен әсәрләр язучы авторлар адресына булган тәнкыйтьне теләр-теләмәс кенә кабул иттеләр. Ләкин балалар әдәбиятының бүгенге торышында җитди кимчелекләр бар, бу өлкәдә эшләүчеләрнең әсәрләрендә тормышны, балаларны тирәнтен белмәү бик нык сизелә. Балалар әдәбияты турында моңарчы безнең правление дә һич тә җитәрлек кайгыртмады. Мондый хәл белән моннан соң да килешеп торырга ярамый. Шушы елның көзеннән дә кичекмичә, безгә Москва язучылары белән берлектә, балалар әдәбияты буенча киңәшмә үткәрергә, балалар өчен югары художество әсәрләре булдыру турында чынлап торып кайгыр-тырга кирәк.
Җыелышта шулай ук Ф. Хатыйпов, Ә. Юныс, М. Садрп, Ә. Еники иптәшләр дә чыгып сөйләделәр.
Язучылар җыелышында КПСС Өлкә Комитеты секретаре иптәш С. Батыев речь белән чыкты.
Тикшерелгән мәсьәлә буенча җыелыш карар кабул итте. Әдәбиятыбыз тормышында җитди мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган бу җыелыш оешкан төстә һәм принципиаль югарылыкта үтте.
ФЕСТИВАЛЬ ЛАУРЕАТЛАРЫ
Татарстан яшьләренең беренче республика фестиваленең иҗади конкурсларында үзләренең фестивальгә багышлап язган әсәрләре белән илледән артык язучылар, шагыйрьләр, композиторлар һәм фото сөючеләр катнашты. 26 июньдә язучыларның 1укай исемендәге клубында конкурс- •*арда җиңеп чыгучыларга дипломнар һәм үләкләр тапшырылды. Иң яхшы әдәби әсәрләргә үткәрелгән конкурста беренче һпм ш *г>Л АаР Юзеев, Тамара Ян фрстрмл/ әкы*1повлар алды. Аларга лауреаты жетоннары, беренче дәрәҗә дипломнар һәм яшьләрнең Бөтендөнья фестиваленә бару өчен путевкалар тапшырылды. Иң яхшы музыкаль әсәрләргә конкурста беренче урын «Яшьлек бәйрәме» вальсына бирелде. Бу көйнең авторы композитор Рөстәм Я х и н һәм җырның авторы шагыйрь Мәхмүт Хөсәен фестиваль лауреаты жетоннары һәм беренче дәрәи\ә дипломнар белән бүләкләнделәр.
Конкурста катнашып 2—3 урынны алучыларга икенче һәм өченче дәрәҗәдәге дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр: фотоаппаратлар, сәгатьләр, мылтыклар һ. б. тапшырылды.