Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТНЫҢ ЗУР КАЗАНЫШЫ


«Леоновта русның киләчәктәге зур, бик зур язучысын күрергә була»,— дип язган иде А. М. Горький 1927 елда. Шул вакыттан соң узган утыз ел эчендә бу сүзләрнең дөреслеге тормышта расланды. Л. Леонов иҗаты совет әдәбиятының зур җиңүләреннән берсе булып әверелде һәм бик хаклы рәвештә аның алтын хәзинәсенә керде.
Леонид Максимович Леонов зур иҗат юлы үтте. Бу иҗат юлы тигез генә бармады, ул бик каршылыклы юллар аша узды. Бер урында таптанып торырга яратмаган, эзлә- нүчән художник ара-тирә ялгышлар да җибәргәләде. Ләкин бу ялгышлар аның иҗатының сәламәт, нык нигезен какшата алмадылар, чөнки ул, чын күңелдән бирелеп, социалистик үзгәрешләр эпохасын аңларга һәм шуны үзенең әсәрләрендә ча-гылдырырга омтылды.
Язучының «Барсуки» (1924 ел) дигән беренче зур романында авылдагы киеренке сыйнфый көрәш, про-летариатның оештыручылык көче һәм хосуси милекчелек стихиясен җиңеп чыгуы сурәтләнде. «Соть», «Скутаревский», «Океанга юл» дигән романнарында ил тормышындагы һәм кешеләр аңындагы кискен үзгәрешләр, яңалыкка таба борылыш моментлары тасвир ителде. Бу әсәрләрендә язучы социалистик җәмгыятьтә барлыкка килгән яңа кеше характерының мораль матурлыгын, мораль өстенлеген җырлады.
Үзенең бөтен иҗат дәверендә Леонов иске дөньяга, хосусый милекчелеккә, буржуаз индивидуализмга каршы кискен көрәш алып бара. Мещанлыкка, Окуровларга һәм Карамазовларга каршы Горький алып барган көрәшнең дәвамы ул. Үзләрендә искелек калдыкларын саклап калган кешеләр Леонов иҗатында һәрвакыт мораль яктан гарипләр, авыру акыллы кешеләр итеп биреләләр. Мораль гариплекне һәм индивидуалистик акылның түбәнгә тә- гәрәвен оста итеп тасвирларга Лео-нов Достоевскийдан өйрәнде. Леонов Достоевский мирасының көчле* якларын үз иҗатларында уңышлы файдалана белгән аз санлы язучы-ларның берсе булып исәпләнә.
Бөек Ватан сугышы елларында Леонов үзенең язучылык талантын Ватанның бәйсезлегеи һәм намусын саклап калу өчен барган көрәшкә бирде. Бик күп публицистик мәка-ләләрдән тыш, ул сугыш елларында үзенең «Нашествие» дигән иң яхшы пьесасын һәм «Великошумскины алу» исемле повестен язды.
Тормышны куе буяулар, бер- берсенә тыгыз бәйләнгән катлаулы вакыйгалар аша, тәэсирле итеп тас-вирлау — Лоеиовның иҗат манера-сындагы төп сыйфат менә шул. Леонов психологик анализның зур остасы булып исәпләнә. Кешеләрдәге эчке кичерешләрне ул, гадәттә, зу- райтылган формада, күтәренке итеп күрсәтә. Кешеләр эшчәилегендәге, идеологиядәге һәм тормышның барлык өлкәләрендәге каршылыкларны
95
һәм кискен көрәшне Леонов аеруча зур осталык һәм үткенлек белән бирә белә. Леонов әсәрләренең теле— җанлы халык сөйләм теленең төрле-төрле формалары белән баетылган, зур тәэсир көченә ия булган, гаять дәрәҗәдә образлы тел. Леонов иҗатындагы барлык шушы яхшы сыйфатлар аның «Рус урманы» дигән соңгы романында аеруча ачык күренәләр. Бу әсәр совет әдәбиятының зур казанышы булып тора. 1957 елда аңа бик хаклы рәвештә Ленин премиясе бирелде.
«Рус урманы» үзенең эчтәлеге белән дә, художество формасы белән дә катлаулы һәм күпкырлы әсәр. Язучы романны гади, ләкин шул ук вакытта күп мәгънәле, авторга күп нәрсәне йөкли торган исем белән атаган. Бу исем әсәрнең эчтәлеге белән тулысынча аклана. Рус урманы — әсәрнең төп герое. Аның төп герой икәне әсәрдәге һәр вакыйгада сизелеп тора, ул әсәрнең барлык геройлары белән бергә аралашып яши.
Роман битләреннән Россия ур-маннарының поэтик образы күз алдына килеп баса. Язучы безне, әйтерсең, урман патшалыгына алып ■керә дә аның матурлыкларын күрсәтеп йөри. Леонов әсәрендәге урман дөньясы — ул халык ышануларының һәм әкиятләренең дөньясы, рус табигатенең тыйнак, ләкин бай матурлыгы дөньясы. Шуның белән бергә, ул — туктаусыз хезмәт, киеренке көрәш дөньясы. Леонов әсәрендәге урман геройларга күңел ачу урыны, алариың үзара мөнәсәбәтләренә матур бер пейзаж фоны гына булып хезмәт итми, ул алар эшчәнлегенең һәм көрәшенең киң мәйданы сыйфатында килеп баса; ул кешеләрдә тирән кичерешләр, фикерләр көрәше китереп чыгара.
Леонов үзенең романында дәүләт әһәмиятле җитди проблема куйган. Урман — илебезнең төп милли байлыкларыннан берсе ул. Урман илдәге мәйданның өчтән бер өлешен алып тора һәм ил тормышында гаять зур роль уйный. Ләкин урман хуҗалыгы әле бездә иң артта калган хуҗалыкларның берсе булып килә. Бүгенге көнгә кадәр урман хуҗалыгында хәл ителмәгән мәсьә-ләләр, җиңелмәгән кыенлыклар бар. «Рус урманымның авторы кыю рә-вештә тормышның эченә бәреп керә. Урманчылык эшенең асылына төшеп, ул андагы авыру урыннарны эзләп тапкан һәхм кан саркып торган яраларны ачып күрсәткән. Роман сюжетының төп сызыгы итеп урман белгече профессор Вихров белән аның фәндәге даими дошманы профессор Грацианский арасында булган үткен конфликт алына. Шушы конфликтны ачу процессында, автор укучыларны урманчылык эшендәге төрле карашлар һәм хәл ителмәгән мәсьәләләр белән таныштыра.
Үзенең уңай карашларын язучы әсәрнең төп герое-профессор Вихров авызыннан әйттерә. Вихровның ур-манчылык эше теориясен аңлатуга багышланган лекциясе турында язылган битләрне романның идея һәм художество эчтәлегенең иң югары ноктасы дип атарга мөмкин. Вих-ровның лекциясе гражданлык пафосы белән сугарылган. Вихров урман байлыкларын акыллы һәм планлы төстә файдалану өчен көрәш алып барырга, урманны кырылып бетүдән саклап калырга чакыра. Аның фәнни карашларының төп нигезе — менә шул.
Ләкин романда алынган урман темасы урман байлыкларын дөрес файдалану проблемасына гына кайтып калмый. Леонов күтәргән урман темасы, аерым конкрет проблема рамкаларыннан читкә чыгып, социаль-философик гомумиләштерү төсен ала.
Леонов романында урман — Ва-танның, Россиянең, аның барлык табигый һәм рухи байлыкларының, мохтаҗлыкларының, теләкләренең гомуми гәүдәләнеше ул. Урманга карата кайгыртучан мөнәсәбәт бул-дыру өчен Вихров алып барган көрәш Ватан файдасына күрсәтелгән зур эш итеп бирелә. Урман темасы аша Леонов ялган һәм чын патриотизм проблемасын чишә. Ул Ватан өчен файдалы, актив мәхәббәт идеясен яклый. Шундый файдалы, иҗади патриотизмның үрнәген автор Иван Вихров характерында ачып бирә.
96
Ләкин рус урманы темасының идея-фнлософик эчтәлеге моның белән генә дә чикләнми. Леоновтагы урман мәңге тере, хәрәкәттә, үсештә булган тормышның, символы рәвешендә күз алдына килеп баса, ул туктаусыз алга баруны, киләчәкне аңлата. Шуңа күрә Вихров эшчәнле- ге, аның рус урманнары өчен көрәше тормышның алга таба мәңгелек хәрәкәте, киләчәге хакына, киләчәкнең шытып килгән үсентеләре хакына көрәше, шулар өчен хезмәт күрсәтүе мәгънәсендә аңлашыла.
Вихров образы — авторның иҗа- ди зур уңышы. Идея-философик эч-тәлеге белән шундый бай булган бу характерда рус галиме тибы бирелгән.
Леонов үз героеның характерын күп яклап ача. Ул, беренчедән, аның бай рухи тормышын, аның дөньяга карашын һәм идея интересларын ачып бирә. Болар аның идея дошманнары белән булган үткен бәхәсләрдә, дуслары һәм фикердәшләре белән булган тирән философик әңгәмәләрдә ачылалар. Икенчедән, автор укучыны геройның эчке кичерешләре дөньясына алып керә. Ул Вихровның катлаулы, уңышсызлык- ка очраган семья тормышы белән таныштыра. Ләкин Вихровтагы төп нигез — аның хезмәте, эше, ул шул эше өчен көрәшә, шул максат өчен яши. Бу эш аңа рухи көч бирә, авырлыкларны, семья кайгыларын җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Вихров урманнар утырта, алар- ны тәрбияләп үстерә, фәндә яңа ачышлар ясый һәм шулар турында бер-бер артлы фәнни китаплар язып бастыра. Ул үз-үзен аямыйча туктаусыз хезмәт итә. һәм аның шушы . хезмәте романда зур иҗади яну, илһам эше итеп бирелә. Ур-манчылык эшенең ваклыклары түгел, ә аның чын шигъри матурлыгы күз алдына килеп баса романда.
Иван Вихров — үзенчәлекле, ин-дивидуаль билгеләре ачык бирелгән, гаять кызыклы образ. Бу образның үзенчәлекле ягы шунда: автор аның Ватанга, халыкка, прогресска булган хезмәтен көндәлек бер эш, тыйнак батырлык, гадәти бер хезмәт итеп күрсәтә. Романның герое фәндә әллә ни зур ачышлар да ясамый; ул үз-үзенә шау-шулы дан да, хезмәте өчен тизрәк рәхмәт сүзе ишетүне дә эзләми. Аның батырлыгы үзенең авыр эшен көне-төне, ару- талуны белми башкарып барудан гыйбарәт; аның геройлыгы — теләсә нинди шартларда да үз эшенә хыянәт итмәүдә. Шуның хакына ул хәтта шәхси бәхеттән дә ваз кичә. Вих-ров ул фәннең гади эшчесе, аның хезмәтчесе. Тормышта ул үзен тыйнак, гади тота; хәтта аның тышкы кыяфәте дә геройларга охшамаган: ул — аксак, килбәтсез гәүдәле, гади йөзле. Тормыштан ул үзе өчен күп нәрсә таләп итми. Тормыш авырлыкларын офтанмыйча кичерә, начар шартларда һәм ярлы яши. Леонов үзенең героеның тыйнаклыгын шул чиккә җиткерә, кайчакны Вихров — ахмак, көлке, ә урыны белән хәтта кызганыч булып күренә башлый. Бу урында автор арттырып җибәргән, художество тактын сакламаган диясе килә.
Вихровка капма-каршы образ итеп Грацианский алынган’ Грацианский- ның фәндә бернинди өлеше юк, ул үз хезмәтләрен үзе тудырмаган. Ул үзенә данны Вихровка каршы явыз чыгышлары ярдәмендә яулап алган.
Грацианский үзенең эчке табигате белән — мещан карашлы, үз инте-ресларыннан, шәхси уңайлыклардан башка тормыштагы бернәрсә белән дә кызыксынмаучы эгоистик җанлы кеше. Ул — хәзерге заман индивидуалист типларның яңа бер күренеше; безнең тормышка үтеп кереп, тамырларын җәяргә омтылган мещан типларының бер вәкиле ул. Бу ялган галим образында аерым бер төркем кешеләр фаш ителә. Карьерачылык, принципсызлык, шәхси максатлар өчен намуслы кешеләрнең эшләренә аяк чалу — Грациан- скийлар үзләре белән менә шулар- ны алып киләләр. Бу сыйфатларның барысын да Леонов үз героенда бер фокуска җыеп күрсәтә.
Безнең тормыш шартларында хә-зерге заман мещаны, үзенең чын табигатен яшереп, маска астына ка-чарга, ялганнарга, яхшы кеше бу

лып кыланырга мәҗбүр. Грацианский бу сәнгатьне бик яхшы үзләштерә. Рус урманнарының язмышы белән бөтенләй кызыксынмаса да, ул урманчылык эшендәге иң авторитетлы белгечләрнең берсе булуга ирешә. Тирән акыллы кеше, галим булып күренү өчен, ул хәтта маңгай чәчен кырдыра — янәсе, маңгае киң, акыллы баш! Шушы кечкенә генә детальдә, фокустагы кебек, Граци- анскийның бөтен характеры чагыла; аңардагы барлык нәрсә — ялган, фальшь, ул үзенең бөтен күңел көчен үзен бөек кеше итеп күрсәтүгә сарыф итә.
Грацианский тормыштагы үзенең җылы урынын бик тырышып саклый. Совет җәмгыяте шартларына бөтенләй чит кеше булуына карамастан, бу шартларга бик уңайлы җайлаша һәм алардан үзенә файда чыгара. Шуның белән бергә, ул үзенең түбән теләкләрен һәрвакыт зур сүзләр, совет кешеләренә кадерле булган карашлар астына яшерә — бу яктан Грацианский җәмгыять өчен аеруча куркынычлы дошман.
Шулай да, гәрчә Грацианский безнең бүгенге тормышка тамырларын җәйгән булса да, ул баштанаяк кичәге, үткән көн кешесе, буржуаз- вхворяи Россиясенең кешесе. Автор Грацианский образын үткән, караңгы заман белән бәйләп бирә. Граци- анскийның эчке табигате элекке аристократик салоннарда буталып йөргән вакытлардан калган бик күп сыйфатларны үзенә берләштергән. Ул гына да түгел, аңарда патша охранкасына хезмәт күрсәтеп йөрүенең дә ачык эзләре сакланып калган. Иске дөнья, буржуа җәмгыяте Грацианскийны әле һаман да үз кешесе итеп санавында дәвам итә. — Менә шуның өчен дә инде чит ил разведкасы аның белән элемтәгә керергә тырыша, аны үзенең агенты итәргә омтылыш ясый.
Грацианский әсәрдә иске дөньяның вәкаләтле илчесе сыйфатында, эксплуататорлар классы тудырган барлык рухи гариплекләрнең, түбән теләкләрнең ялланган ялчысы сый-фатында күз алдына килеп баса. Грацианский тибы тирән философик гомумиләштерүләр ясарга мөнкии- лек бирә. Каршылыксыз гына тарих мәйданыннан китәргә теләмәгән, тормышның алга баруына аяк чалырга тырышкан үткән заман көчләренең бер гәүдәләнеше ул. Леоновның бу герое халык канаты астына яшеренеп, аның икмәген ашап кына калмый — ул үзе дә һөҗүм итә.
Бу — хәрәкәт итүчән, тормышны җимерүче, аның алга таба баруына түзеп тора алмаучы явыз дошман. Грацианскийның гомер буена Вих- ровны эзәрлекләве очраклы түгел. Тормышны төзүче, эшчән Вихровны Грацианский бөтен табигате беләи дошман күрә һәм ул тудырган барлык нәрсәне, ул яклаган һәр фикерне җимерергә, пычратырга тырыша.
Тормышны күрә алмаучы бу ке-шенең агулы угы бер Вихровка каршы гына юнәлми. Ул үзенең агуы белән әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәне агуларга омтыла. Грациан- скийиың шушы җимергеч эшен бөтен тирәнлегендә күрсәтү өчен, автор киң күләмдә сатира алымнарын куллана.
Вихров белән Граицианский ара-сындагы конфликт әсәрнең төп сюжет һәм идея сызыгын тәшкил итә. Ләкин романның эчтәлеге бу ике төп геройның үзара бәрелешенә генә кайтып калмый. «Рус урманы» романының композициясе һәм идеясе бик киң.
Роман битләреннән халыкның үт-кәндәге тормыш картинасы да, Ок-тябрь алды елларындагы революцион көрәш тә, буржуаз — аристократик стройның власть башыннан тәгәрәп төшүе, социалистик бишьеллыклар да һәм, ниһаять, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары да киң панорама булып күз алдына килеп баса. Социаль-тарихи вакыйгаларны үз эченә алган бу материал романдагы төп конфликтның чикләрен күпкә киңәйтә һәм аның әһәмиятен зур бер социаль күренеш ноктасына җиткерә. Вихров белән Грацианский арасындагы бәрелеш тормыш белән үлем, халык хезмәте белән буржуазия варварлыгы арасындагы көрәш формасын ала.
7. ,с. ә.- № 7.
97

98
Романның төп идеясендә мәңге үсештә булган тормышны яклау ту-рындагы, Ватан интереслары, изге традицияләр хакына иске дөнья көчләренә каршы, прогресска һәм тормышка аяк чалучыларга каршы көрәшү турындагы фикер ята. Бу кара көчләрне бер Грацианский гына алып килми. Индивидуалист Грацианский белән эсесчы Вальтер Киттель арасында ниндидер эчке бәйләнеш барлыгын сизәсең. Леоновта бу ике кеше бер үк коточкыч, караңгы күренешнең ике төрдәге вәкиле итеп күрсәтелә.
Автор үзенең романында яшь буын вәкилләренә дә зур урын бирә. Болар — Вихровның кызы Поля, аның дусы Варя Чернецова, Вихровның тәрбиягә алган улы Сергей. Бу геройлар аша автор романда икенче бер җитди проблеманы хәл итә. Бу проблема, безнең җәмгыять шартларында, аталар белән балалар арасындагы бәйләнеш, традицияләр турындагы мәсьәлә. Леонов, тормышны алга этәрү, халык интереслары өчен, аның традицияләрен саклап калу өчен көрәш бер генә минутка да тукталмый, дигән фикерен үткәрә. Поля, Сережа һәм алар- ның яшьтәшләре, — Ватанга һәм прогресска хезмәт итү эстафетасын картлар кулыннан үз кулларына алучы яңа яшь көчләр алар.
Яшьләрне тасвирлаганда, Леонов аларның, бигрәк тә Поля белән Сер-гейның саф күңелле, гадел җанлы булуларына басым ясый. Алардагы бу сафлык яшьлек нәтиҗәсе генә түгел, бу аларның иске дөнья бозыклыклары белән, хосуси милекчелек дөньясының агуы белән агуланмаган булуларының нәтиҗәсе. Романдагы яшь геройлар иске дөнья белән килешмәүчәнлек, аңа дошманлык рухында тәрбияләнәләр. Романның буеннан-буена алар тор-мышка җиңел карау кимчелеклә-реннән, романтик тәэсирләрдән котыла баралар.
Романның беренче битләрендә әле Поля белән Сережа тормыштагы вакыйгаларны дөрес аңлаудан бик ерак торалар, чын дошманны, чын явызлыкны аңлый алмыйча апты-рыйлар. Шуңа күрә аларның тәнкыйть угы күп очракта тиешле якка юнәлтелми. Поля үзендәге бөтен ачуны әтисенә юнәлтә, аны иске дөньяның бер вәкиле дип уйлап, аңардан ваз кичә, аны дошман күрә. Сережа үзенең бөтен яшьлек дәртен үткән заманның культурасы өстеннән көлүгә, тар-мар иттерүгә сарыф итә. Яшь геройларның характерлары ныгый барган саен, алар чын дошманны күрергә һәм аерып алырга өйрәнәләр. Алардагы иске дөньяга карата булган аңсыз дошманлык аңлы рәвештәге граж-данлык хисенә әверелә. Соңыннан алар индивидуалистик Грацианский- ның пычрак җанлы кеше икәнен аңлап алалар.
Шулай да Поля һәм Сережа ха-рактерлары — «Рус урманы» рома-нының иң йомшак эшләнгән урыннары булып исәпләнәләр. Бу турыда авторга тәнкыйтьчеләр һәм укучылар күрсәтеп үткәннәр иде инде. Бу претензияләрнең күбесе бик хаклы әйтелде. Бу образларда автор үзенең тормыштан алган тирән күзәтүләрен туплаган. Ләкин шушы күзәтүләрне ул чын итеп, ышандырырлык итеп күрсәтә алмаган. Поля һәм Сережаның психологик йөзләрен ачып бирүдә бик күп шартлы, ясалма уйдырмалар күренә.
Романда иллегә якын персонаж бар, һәм аларның һәрберсе үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия. Дөрес, аларның күпчелеге романда ярдәмче рольне генә уйный. Мәсәлән, провокатор Селезнов, жандарм полковнигы Чандвецкий һәм карьерачы Чередилов роман битләрендә Гра- цианскийның чын йөзен ачыклаучы образлар буларак кына күренәләр. Шулай ук без Вихровны яклаучы, аның фикердәшләрен дә күрә алабыз. Болар — Крайнов, русның карт галиме Туляков, Вихровның кыз туганы Таиска, Вихровның шәкерте, коммуиист-галим Осьмн- нов.
«Рус урманы» романы Леонов ка-ләменең кыюлыгын, үзенчәлекле булуын күрсәтә. Романда алынган проблемаларны чишүдә, образларны тулы канлы итеп бирүдә автор яңа,

үзенә генә хас художество формалары куллана. Дөрес, роман гади укучыга аңлау өчен шактый авыр. Ләкин бу авырлык романның тирән эчтәлекле, катлаулы идея-фи- лософик проблемаларны үз эченә алган булуына бәйләнгән.
Гомумән алганда, «Рус урманы» романы үзенең бөтенлеге, эчтәлек һәм форма берлеге ягыннан нык эшләнгән әсәр. Бу — чын мәгьнәсен- дә сәнгать әсәре, авторның зур иҗат уңышы.
Леоновка Ленин премиясе бирелү халыкның бу әсәрне яратып каршы алуын күрсәтә, һәм хәзер тагын А. М. Горькийның сүзләрен искә төшереп үтәсе килә: «Ул, Леонов, бик талантлы, бөтен гомеренә талантлы, һәм зур эшләр эшләргә талантлы». «Рус урманы» — талантлы язучының шундый «зур эшләр»еннән берсе.