Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ

ЯНКА КУПАЛА
(1882—1942)
Атаклы белорусе язучысы Янка Купа- ланыц тууына 75 ел тулды.
Янка Купала — хәзерге белорусе әдәбиятын тудыруда, аңа нигез салуда актив катнашкан, бай тормыш тәҗрибәсе үткән, үзенең бөтен тормышын халык бәхете өчен көрәшкә багышлаган язучыларның берсе. Аның иҗаты беренче рус революциясе елларында ук башланып, совет чынбарлыгында чәчәк атты.
Янка Купала (Иван Доминкович Луце- вич) 1882 елны Минскидан ерак булмаган бер хуторда, крестьян семьясында туа. Кечкенә Иван әтисе җилкәсенә төшкән тормыш авырлыгын, крестьяннарның ре- месленникларның ярлы көнкүрешләрен күреп үсә. Ул кечкенәдән үк бөтен күңеле белән белемгә омтыла. Көндез хуҗалыкта эшләсә, төннәрен учак яки чыра яктысында кулына эләккән китапларны укый. Янка Купала «тормыш университетын» помещик җирендә крестьян булып һәм вино заводларында кара эшче булып эшләп үтә.
Янка Купала беренче шигырьләрен 1903 елларда яза башлый. Шагыйрьлек таланты аңарда бик тиз ачыла. Ул күп укый һәм күп яза. 200—300 юл язган көннәре дә була.
1905 ел революциясен ул вино заводында кара эшче булып каршылый. Шушы ук елны аның шигырьләре газета битләрендә күренә башлый. Әмма революцион рухлы шигырьләрен бастыру яшь шагыйрьгә җиңел булмый. Аның байтак шигырьләре басылмый кала.
1908 елны Петербургта беренче җыентыгы басылып чыга. Китап чыгу белән үк конфисковать ителә. Бу елларда инде Янка Купала халыкның күренекле шагыйре булып таныла.
Аның халыкчан шигырьләренә үз вакытында М. Горький да игътибар итә.
Белоруссиянең хезмәт ияләре Янка Купала шигырьләрендә үзләренең тормышлары сурәтләнгәнне, кайгы-хәсрәтләрен, өметләрен күрәләр. Шагыйрь аларның кайгыларын гына җырлап калмый, якты һәм бәхетле тормыш өчен көрәшкә дә чакыра. Янка Купала белорусе поэзиясен эчтәлек белән генә түгел, форма ягыннан да баег- ты. Ул Белорусе халык иҗатындагы байлыкны актив кулланды, халык иҗатындагы сурәтләү чараларын мул файдаланды. Ул вакытта кайбер шагыйрьләр шигырьләрен белорусе халкына ят булган поляк силлабик шигыре йогынтысында иҗат итәләр. Янка Купала һәм Якуб Колае, халык иҗатына таянып, силлабо-тоник шигырь кулланалар.
Янка Купала шагыйрь булып кына түгел, драматург булып та таныла. Купала- ның пьесалары белорусе милли театрын тудыруда зур роль уйныйлар.
Совет чорында Янка Купаланың таланты тулысынча ачылып китә. Кайгы җырын җырлаучы шагыйрь, тулы тавыш белән, бәхет турында җырлый башлый. Янка Купала халыкны яңа җәмгыять төзергә чакыра, белорусе буржуаз милләтчеләренә каршы аяусыз көрәшә”
Янка Купала зур дәрт белән иҗат итә. Ул колхоз кырларында колхозчылар белән таныша, завод-фабрикаларда була, илдәге тормыш белән актив танышып бара. Аның тормышны өйрәнү нәтиҗәсе буларак туган, авылдагы тирән үзгәрешләрне чагылдырган «Оресса .елгасы өс-тендә» исемле поэмасы белорусе совет әдәбиятының үсешендә күренекле урын тота.
30—40 елларда ул үзенең иң яхшы шигырь китапларын яза («Төзелешкә җыр»— 1936, «Орденлы Белоруссиягә» — 4937, «Бөтен йөрәктән»— 1940). «Борисов» һәм «Оресса елгасы өстендә» исемле поэмалары, «Улы», «Алеся», «Тракторчы кыз җыры», «Очучы һәм малай», «Кунаклар» кебек шигырьләре аның шагыйрьлек данын тагын да арттыралар.
Хисләрнең ялкынлы, фикернең тирән булуы, совет патриотизмы Янка Купала шигырьләрен күп миллионлы совет укучысына кадерле, якын итте.
Янка Купаланың патриотизмы, Бөек Ватан сугышы елларында, аеруча нык күренде. Сугышның беренче айларында ук ул фашистларга нәфрәт тулы ялкынлы мәкаләләр язып чыга. «Правда», «Известия» һәм фронт, партизан газеталарында аның
L

публицистик — лирик шигырьләре басыла. Янка Купаланың фашистларга каршы көрәшкә чакыру авазы бөтен Белоруссия җирендә яңгырый. Аның шигырьләрен партизаннар урмандагы учак яктысында кычкырып укыйлар, листовка формасында коймаларга ябыштыралар. Сугышның иң авыр көннәрендә дә Купала совет халкының җиңүенә тирән ышана, шул җиңү ту-рында җырлый, көрәшкә чакыра.
Янка Купала 1942 елның 28 июнендә үлде.
Янка Купаланың хезмәтенә совет хөкүмәте югары бәя бирде. 1925 елны аңа Белоруссиянең халык шагыйре исеме бирелде. 1939 елны ул Ленин ордены белән бүләкләнде. Белоруссия ССР һәм Украина ССР Фәннәр Академиясе Янка Купаланы действительный член итеп сайлады. 1919 елны Минскида Янка Куп алага һәйкәл ачылды.
Янка Купаланың бай мирасы күп милләтле совет әдәбиятының алтын фондына керде.

125
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНА ҺӘМ СӘНГАТЬ РАБОТНИКЛАРЫНА МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР БИРҮ, ОРДЕННАР ҺӘМ МЕДАЛЬЛӘР БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘҮ
СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән совет театр сәнгатен үстерүдәге күренекле хезмәтләре өчен Г. К а м а л исе мендәгеТатар дәүләт академия театры Ленин ордены, Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур драма театры Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
Татар сәнгатен һәм әдәбиятын үстерүдәге күренекле хезмәтләре өчен һәм Москвада узган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы уңае белән СССР Верховный Советы Президиумы сәнгать һәм әдәбият работникларыннан 230 кешене орденнар һәм медальләр белән бүләкләде.
Ленин ордены белән язучы Гомәр Born и р о в һәм Нәкый Исәнбәт, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Хөсәен У разиков, Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур драма театры артисты Н. И. Я куш ен ко бүләкләнде.
27 кеше Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 80 кеше Почет билгесе ордены белән бүләкләнде. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүчеләр арасында язучылардан Габдрахман Әпсәләм о в, Салих Батта л, Гариф Гобәй, Әхмәт Ерикәй, Гази К а ш ш а ф, С и б- гат Хәким, Афзал Шамов бар.
Почет билгесе ордены белән язучы Нури Арсланов, Ян В и н е ц к и й, Мария Ел изарова.Ә мирхан Еники, Тихон Журавлев, Бруно 3 ер- нит, Р и з а Ишморат, Мәхмүт Максуд, Шәйхи Маннур, Хәсән X ә й- р и, Гали Халит, Фатих X ө с н и, X ә- м и т Яр м и бүләкләнде. «Аеруча х е з- мәт күрсәткән өч ен» медале белән бүләкләнүчеләр арасында язучылардан Константин Лебедев, Габдрах- м а н М и н с к и й, Шәрәф /М ө д ә р р и с, Зәки Н у р и, Г а з и з Иделле, Хатип